Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Научная статья на тему "Философия бытия в произведениях Туфана Миннуллина"

Научная статья на тему "Философия бытия в произведениях Туфана Миннуллина"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә яшәеш фәлсәфәсе

Фәнни мәкалә

Танылган драматург, язучы, публицист , җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин әдәбият мәйданына XX гасырның 60 нчы елларында килә. Иң элек каләмен ул үткен мәкаләләр язып чарлый. “Чаян” журналында , Казан телевидениесендә эшләгән елларында ул сәхнә әсәрләре, шаян скетчлар белән беррәттән, бер повесть һәм күпсанлы кечкенә күләмле хикәя һәм юморескалар да иҗат итә.

Иҗатка мәхәббәт Т.Миңнуллинны Мәскәүдәге Югары әдәби курсларгда белем алуга этәрә. Язучы эшенә тынгысыз хезмәт дип карау Туфан Миңнуллинга әдәби осталыкны чагыштырмача җиңел үзләштерергә, мөстәкыйль иҗатка күчәргә , әдәбият өлкәсенә ныклап басарга ярдәм итә. Бүгенге көндә товар-акча мөнәсәбәтләре, фәннең, техник прогрессның алга китүе кешелек җәмгыятенә сизелерлек йогынты ясады, тормыш, яшәеш, яшәү мәгънәсе турындагы күзаллаулар, мәхәббәт, матурлык, күңел сафлыгы кебек рухи кыйммәтләрнең таркалуына, үзгәрүенә китерде. Кешелектә абсолют хакыйкатьне танып , белү, шул рәвешчә үз асылына кайту ихтыяҗы туды. Шушы шартларда Туфан Миңнуллин прозасындагы яшәү фәлсәфәсен өйрәнү актуаль булып кала бирә. Аның әсәрләре фәлсәфи, әхлакый, сәяси проблемаларны, милли үзаңның торышын, үсеш-үзгәрешен чагылдыра. Туфан Миңнуллин прозасын тикшерү бүгенге көндә кеше хасиятен күзалларга ярдәм итәчәк.

Әдәби тәнкыйтьтә Т. Миңнуллинның драматургиясен өйрәнүгә зур игътибар бирелсә дә, аның прозасына бәя бирелгән мәкаләләр, язмалар юк дәрәҗәсендә. Дөрес, язучы прозасының аерым якларына игътибар иткән Д.Ф. Заһидуллина, А.А. Шәмсутова, Ә. Закирҗанов язмалары бар. Шулай итеп, Туфан Миңнуллин прозасы моңа кадәр билгеле бер системага салынып, гомумиләштереп өйрәнелмәгән.

Кешене , аның психологиясен, яшәеш фәлсәфәсен үзәккә куеп , вакыйгаларны аң асты (коллектив аңы – Карл Юнг керткән төшенчә) призмасы аша үткәреп сурәтләгән әсәрләр рәтенә Туфан Миңнуллин прозасын кертергә мөмкин. Аның әсәрләре кешене шәхес буларак аңларга, аның уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын , тормыш позициясен үз эченә туплаган, бай һәм шул ук вакытта катлаулы күңел дөньясын бөтен тирәнлегендә ачарга омтыла. Бу уңайдан күренекле тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның язучы Т. Миңңнуллин прозасына бәяләмәсен китерергә буладыр:

XX гасырның 60 нчы елларыннан соңгы һәм бүгенге татар сәхнә әдәбиятын язучы-драматург Туфан Миңнуллин иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Менә 50 ел инде ул татар сәнгатендә яхшылык һәм явызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, бөеклек һәм түбәнлек, яшәү һәм үлем турында бәхәс алып бара. Бу вакыт аралыгында аның балалар , яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен язылган пьсаларында, хикәяләрендә, публицистик әсәрләрендә хлкыбызның гаять каршылыклы тарихы, яшәешнең милли һәм гомукешелек кыйммәтләре, кешенең асылы һәм рухи иреге, яшәү мәгънәсе кебек фәлсәфи, милли, әхлакый мәсьәләләр чагылыш тапты.”

Дөрестән дә, язучы Т.Миңнуллин үзенең әсәрләрендә бүгенге көн укучысын битараф калдырмаган һәм әле дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә. Сәхнә әдәбиятында биек үрләр яулаган әдип үзенең осталыгын проза өлкәсендә дә сынап карый һәм, әйтергә кирәк, ул шактый саллы гына уңышларга да иреште.




Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров21
Номер материала ДБ-334778
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх