Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок География Научные работыНаучно-исследовательская работа "История села Алат"

Научно-исследовательская работа "История села Алат"

Скачать материал
библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Алат төп гомуми белем мәктәбе “

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе










Юнәлеш: Авыл булса, мин дә булам !

Тема: Алат авылының тарихы




Фәнни эшне башкарды: Алат төп гомуми белем мәктәбе

9 нче сыйныф укучысы

Төхвәтуллина Айзилә Линар кызы

Фәнни эшнең җитәкчесе: Алат төп гомуми белем мәктәбе

I категорияле география укытучысы

Хөсәенова Гузәл Рәшид кызы

Биектау районы -2019

Эчтәлек

1.Кереш...................................................................................................... 3 бит

2. 1 нче бүлек. Алат атамасы нәрсәне аңлата?.............................................4-5 бит

3. 2 нче бүлек. Алат халкы нигез салган авыллар тарихы

§1.Туган авылым- Урта Алат................................................................6 0 ....................................11-12 бит

нешле булган.121212121212бит

§ 2. Алат атамасы Бәрәзә авылы тарихында.....................................6-7 бит

§ 3.Алат атамасы Солабаш авылы тарихында .....................................7 бит

4. 3 нче бүлек. Алат атамасын алган этнотопоним һәм этногидронимнарны нугай кабилә-кавемнәре белән бәйләп карау..............................................8 бит

5.Йомгаклау............................................................................................... 9 бит

6. Файдаланылган әдәбият исемлеге........................................................ 10 бит

7.Кушымта.................................................................................................11 бит
















Кереш

Татарстан төбәгендә исемнәре гасырлар тирәнлегеннән килеп ирешкән авыл, инеш-күлләр һәм башка географик берәмлекләр шактый. Аларның мәгънәсен ачыклау тарихның серле сандыгына күз төшерергә мөмкинлек бирә. Мондый яссылыкка куеп караганда, борынгы Алат атамасы аеруча игътибарга лаек. Минем туган авылым да Урта Алат авылы.

Алат атамасы нинди мәгънәгә ия соң? Кайдан килеп чыккан бу сүз? Шушы сорауларга җавап бирү өчен, туган авылымның тарихын, анда яшәгән кешеләр турында тирәнрәк белер өчен без тикшеренү эшләре башларга уйладык.

Фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын “Алат авылының тарихы ”дип атау бер дә очраклы түгел, әлбәттә. Без моны тикшерү барышында тагын бер кат инандык, чөнки Алат авылы атамасы тарихы бик кызыклы, серле, аның эзләре бик тирәнгә яшеренгән.

Бу теманы без актуаль дип саныйбыз, чөнки без һәрберебез үзебезнең тарихны, нинди халыктан, нинди кавемнән, кайдан килеп чыкканлыгыбызны яхшы белергә тиешбез.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты – Алат атамасының кайдан килеп чыкканлыгын тикшерү. Моның өчен төрле галимнәрнең чыганаклары белән танышып, аларны чагыштыру, җирле халык белән аралашып, аларның фикерләрен тыңлау, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычыбыз итеп саныйбыз.

Бу бурычка ирешү юлында безгә төрле галимнәрнең чыганаклары, мәкаләләре белән танышырга туры килде. Марсель Әхмәтҗановның “Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы” хезмәте - шуларның берсе. Бу китапка тап булганчы, без Алат атамасы ал- возьми, ат –лошадь мәгънәсен белдерә дип уйлап йөри идек. Марсель аганың хезмәтен укыганнан соң ничек ялгышканлыгыбызны аңладык. Бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.

Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү. Эшнең структурасы: Фәнни эшебез кереш, төп өлештән тора. йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора.








Алат атамасы нәрсәне аңлата?

Урта Алат, Кече Алат, Рус Алат, Алат спирт заводы авыллары Ашыт суына килеп тоташа торган Алат елгасы буена утырганнар. Алат елгасы атамасы телдә төрле әйтелештә йөри ( Алат, Алатка Барская). Урта Алат, Кече Алат авылларының исеме күп кенә тарихи чыганакларда, шул исәптән Казан ханлыгы чоры документларында искә алына. 1602 - 1603 еллардагы мәгүлүматларны туплаган Казан өязе теркәү кенәгәсендә Алат гидронимы, Алат шәһәре, Алат юлы, Урта Алат, Олы Алат, Кече Алат авыллары еш телгә алына. Аларда йомышлы, ясак түли торган кешеләр (ясашные люди) һәм чювашлар ( ясашные чюваши – ясак түли торган татарларның сословие титулы) яшәве күрсәтелә. Урта Алат авылы һәм Алат юлы XVI йөз тарихи чыганакларында еш телгә алына.

Алат спирт заводы авылы район үзәге Биектаудан - 36, авыл җирле үзидарә узәгеннән – 2, Рус алаты (җирле үзидарә үзәге) район үзәгеннән – 33, Кече Алат исә Биектаудан – 32, авыл җирле үзидарә узәгеннән – 1, Урта Алат авылы район узәгеннән – 31, авыл җирле үзидарәсеннән 2 чакрым ераклыкта урнашкан. 1672 елның сентябре һәм 1673 елның август аена нисбәттән Алат авылында яши торган йомышлы татар Уразмамет Тлевлев исеме тарихи чыганакка кереп калган.

Тарихи чыганакларда борынгыдан кулланылган юл атамалары арасында алат юлы да әйләнештә йөргән. И.П.Ермолаевның “Казанский край во второй половине XVI – XVII вв.” дигән хезмәтендә 1567 нче елның сентябрь – 1568 нче елның август ае белән Нугай, Чюваш, Арча, Алат, Атыз, Иске Йорт юллары искә алына.

Бер өлеше Ашыт суы ярына урнашкан Алат торак пункты турындагы мәгълүматларны Н.А.Спасскийның тарихи хезмәтендә дә очрый.

Уржум сәүдә юлының сул ягына урнашкан Алат бистәсе, Алат, Кече Алат (Диривинкә), Алатбаш, Урта Алат, Корманай авыллары И.А.Изнасков хезмәтендә теркәлгән. Урта Алаттан кала алат сүзе кергән башка авылларда руслар яшәгән.

Алат атамасы нинди мәгънәгә ия соң? Кайдан килеп чыккан ул, дигән сорауга җавапны без күп төрле чыганаклардан эзләдек. Беренче чыганакта ал- возьми, ат -лошадь, яки ала- пестрая, тай — гора дигән мәгълүмат бирелә. Икенче чыганакта Алат тавын көчле су юып төшерү сәбәпле, ул ала төскә кергән дә Алатау булган, соңыннан кыскарып, Алат булып калган дигән фикерләр бар. Ә кытай чыганаклары буенча, алат дигән күп санлы халык яшәгән дип бирелә. Бу халыкның нәселе монголлар арасында, төрки кабиләләрдә сакланган. Аларның ат җигеп , җир эшкәртеп яшәгәннәре мәгълүм. Бу мәгълүмат буенча аларны болгарлар, хәзәрләр, нугайлар белән бәйләп карарга җирлек бар.1

Ахыргы мәгълүматны XX нче йөзнең беренче яртысында язылган һәм экспедиция вакытында филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов тапкан “Бәрәзә авылы тарихы” дип аталаган кулъязма чыганак та раслый. Бу документларга нигезләнеп ул “Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы” дигән хезмәтен яза.Монда: “Туктамыш хан 1380 нче еллардан соң Кара диңгез, Кырым, Төньяк Кавказ якларыннан 17 мең гаилә татарларны (Нугай олысы халкын) Идел-Җаек буйларына күчерә. XIV нче гасыр ахырында Урал буйларындагы татарлар башта Идегәй һәм соңрак аның нәселе кул астында дәүләт тоталар. Ул дәүләт, кара диңгез буйларыннан килгән Нугай олысы халкы исеменнән чыгып, Нугай Урдасы дип атала. Татарларның Кырым, Кубан, Кара диңгез, Төньяк Кавказдан килүләре топонимнарда да чагылыш тапкан. Мәсәлән: Чатыр тау, Кизләү, Әзәк, Күәм( Кубан), Алат һ.б. Алат татарлары монда XIV-XVI нчы гасырларда берничә дулкын булып килеп утырганнар. Алар үзләре утырган урынны Болгар олысы җире дип санаганнар. Галиулла Заһидуллин язмасында Алат мирзаларының Мостафа исемле ханнары булу хакында да хәбәр бар. Андый хан XV нче гасырда, олуг Мөхәммәд хан заманында яшәгән, чыгышы белән Әстерхан якларыннан була. Димәк, Алат халкы, бу урынга XV гасырның икенче яртысында гына килеп утырган. Алар Нугай Урдасы мирзаларына кардәш булган. Алат- татар кабиләсе исеме. Аларның Казаннан төньякка утыртылуы башкаланы төньяктан бертуктаусыз һөҗүм итеп торучы рус ушкуйникларыннан саклау өчен кирәк булган.”2 диелә.

И.П.Ермолаев хезмәтендәге фактлар да , Алат шәһәренә нигезне нәкъ менә нугай морзалары салган дип уйларга нигез калдыра:

1583 сентября – 1584 августа (7092).

Разрядная запись о росписи воевод на «годование» в городах Понизовья, в том

числе в Свияжске. В новом городе в Алатех головы князь Иван Бабичев да Семен Зубатой. В Алатех голова Федор Змеев.” 3

Димәк, Алат шәһәре 1583 нче-1584 нче елларда яңа шәһәр булып саналган, Алат халкы да монда XIV нче гасырның икенче яртысында килеп урнашкан. Моннан чыгып, шәһәр исеме шушы халык исеменә бәйле рәвештә, һәм XIV нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясыйбыз.












Алат халкы нигез салган авыллар тарихы

§ 1.Туган авылым- Урта Алат (Татар Алаты, Корманай)

Урта Алат авылының да килеп чыгышы бик кызыклы. Алат авылында йомышлы татар Корманай Килдербишевның җирләре була. Корманай морза бу җирләрне XVI гасыр азагы – XVII гасыр башларында биләгән.

Татар Алаты авылында яши торган Галиева Галимә апа(1918 нче елда туган) филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтҗановка Урта Алат авылы тарихына кагылышлы мондый сүзләр сөйли: (1970 нче ел) “Урта Алат авылында элек безнең бабабыз Кырманай яшәгән. Шуңа күрә авылны элек Кырманай (русча Курманаево) дип йөрткәннәр. Кырманай бабай кабере бүгенге көндә дә бар. Берәр кешенең кул-аягы яисә башка җире авыртса, шул кабергә килгәннәр дә дога кылганнар”. Галимә апа сөйләгәннәр тарихи чыганаклардагы мәгълүматларга туры килә. Казан өязенең язу кенәгәләрендә (1602-1603 нче еллар) Урта Алат авылында йомышлы татар Кырманай Килдербышев искә алына . (Ермолаев 1980, № 269) Корманай морзаның бу җирләрне XVI гасыр азагы – XVII гасыр башларында биләгәнлеге билгеле.

Алат каласы тар-мар китерелгәннән соң, исән калган морзаларның Ашыт елгасы буенда авыллар булып урнашып калулары билгеле. Безнең уйлавыбызча, Корманай бабай да шул морзаларның берсе булгандыр. Корманай морзаның кабере Татар Алаты авылы уртасына кереп калган. Аны әле бу көннәрдә дә “Корбанай бабабыз” дип, изгедән санап киләләр.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Урта Алат авылына нигез, Алат шәһәрен руслар басып алып, аннан морзалар качып китә башлагач, салына. Димәк, без атаклы алат халкының дәвамчылары!

§2. Алат атамасы Бәрәзә авылы тарихында

Казан ханлыгын 1552 нче елда яулап алынган вакытларда Алат каласы басып алучыларга каршылык күрсәткән урын булып, анда көчле сугышлар булган. Алат каласы тар-мар китерелгәч (кулъязма “Олы Бәрәзә тарихында” гы хәбәрләргә караганда4), аның халкының исән калган өлеше Ашыт елгасы буенда авыллар булып урнашып калалар. Авылларда яши торган кайбер нәселләр үзләрен алат авылыннан күчеп килгән нугайлар дип таный. Олы Бәрәзә авылында бер урам Нугай очы дип йөртелә, ә Бәрәзә авылыннан Алатка таба сузылган тауны Нугай тавы дип атыйлар.

§3. Алат атамасы Солабаш авылы тарихында

Авылларны исәпкә алган исемлекләрдә Зур Солабаш Олы Алат дип тә аталып йөртелә. Кече Солабаш кешесе Габдрахман абый түбәндәгеләрне әйткән: 1552 нче елда Явыз иван гаскәрләре Казан ханлыгын яулап алганнан соң, җирле ханлыкларны туздыра башлыйлар. Башта Күәм ханлыгын, аннан соң Алат ханлыгын буйсындыралар. Алат ханлыгы элек Бәрәзә ханлыгы янында булган. Алат ханлыгыннан берәү дә христиан диненә чыкмаган. Рус Алатына килеп урнашкан руслар аларны күченеп китәргә мәҗбүр иткәннәр. Алат халкының күбесе, Сола елгасы буена, урман эченә килеп утырган. Менә ни өчен ул Алат исеме белән аталган.Ә соңыннан Сола елгасына нисбәтле рәвештә Сулабаш булып киткән. Димәк, авыл халкы тарихи яктан руслар килеп утырганчы оешкан, Алат ханлыгы, Алат авыллары халкы белән бәйләнешле булган. Тикмәгә генә ул Олы Алат дип аталмаган.[2]

И. А. Изнасков хезмәтендә Сола суының уң ярына урнашкан Солабаш авылы искә алына, ләкин Солабаш атамасы алдыннан Олы Алат исеме куелган һәм алар бер номер белән бирелгән.5

XVIII нче гасыр мәгълүматларын эченә алган Д.А.Корсаков җыентыгында : “ Олы Алат, шулай ук Салабаш, Шулабаш, Сулы суы башланган урындагы авыл 6“,- дип күрсәтә. Монда 96 ясаклы татар, Кече Солабашта 60 ясаклы, 6 йомышлы татар яшәгән. Монда да авылларны исәпкә алган исемлекләрдә Зур Солабаш Олы Алат дип атап йөртелә.



































Алат атамасын алган этнотопоним һәм этногидронимнарны нугай кабилә-кавемнәре белән бәйләп карау.

Алат атамасы һәм этнонимы Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә шактый очрый. Тураш идарәсенә керә торган Кама, Тартас һәм Тары суының югары агымында утырган бараба татарларының бер авылы Алат исемен йөртүен тел галиме В.Радлов билгеләгән. Казахларның Кече Жузында алчин ыруы бар. Н.Аристов фикеренә караганда, бу ыру бик атаклы булган. 1718 нче елда Тобол губернаторына язган хатында Әбел-Хәир-Хан үз биләмәләрен “Алат олыслары дип атый. Казахларның өч Жузы халкы да үзләренә нигез салучы шәхесне Алач дип атыйлар. Казах риваятьләрендә кайчандыр аларның алатлар белән бер халык булуы, төньяк юнәлештә яшәве, ә соңрак алардан аерылып китүе турында сүз алып барыла. Кыргызларда да алат ыруы булган. В.Радлов аларны Бохара белән Шәрҗә арасындагы Кара Күл янында очрата. Алат этнонимы, төрлечә язылыш белән, ярым күчмә һәм күчмә үзбәкләрдә дә очрый.ТөрекманстанныңКазах районында төрекмәннәрнең ала-әли ыруын дәвам итүчеләр яши. Г.И.Карпов фикеренә караганда, ала-әлиләр урта гасыр кыпчакларыннан килеп чыккан һәм аларда алат этнонимының бер төрдәше билгеләнгән. Төрекмән гидронимиясендә Алат атамасын алган кое бар. Енисей кыргызлары тарафыннан тар-мар ителгәннән соң, алатлар Урта Азия җирләренә өч юнәлештә күчеп китәләр һәм кардәш төрки халыклар, аерым алганда, казах, кыргыз, үзбәк һәм төрекмән этногенезында катнашалар. Төрки телле алатларның Урта Азия җирләренә килеп керүе, тарихи чыганакларга караганда, безнең эраның беренче һәм икенче йөзләрендә булган. Төрки телле алатлар татар халкы этногенезында да катнашкан. Алардан истәлек булып калган Алат этнотопонимнары һәм этногидронимнары шул хакта сөйли.

Бу дәлилләрнең барысы да алат халкының чынлап та булганлыгы һәм аларның Алат атамасына нигез салучылар икәнлеге турында шик калдырмый.

















Йомгаклау

Авыл, бистә, тау, күл, һәм башка географик атамаларны җентекләп өйрәнү җирле тарихны ачыклау өчен өстәмә мәгълүмат бирәләр. Туган ягының, туган авылының үткәнен, тарихын, телен белмәгән кешенең киләчәге дә билгесез. Бу фәнни эшебезне башкарып, мин үз туган авылым турында күпме яңалык ачтым, аның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладым, Алат атамасының мәгънәсен белдем.

Эш барышында без төп максатыбызга ирештек, Алат атамасының килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладык, аның нинди мәгънә белдерүен белдек. Моның өчен төрле галимнәрнең чыганаклары белән танышып, аларны чагыштырдык, җирле халык белән аралашып, аларның фикерләрен тыңладык, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдек.

Алат шәһәре 1583 нче-1584 нче елларда яңа шәһәр булып саналган, Алат халкы да монда XIV нче гасырның икенче яртысында килеп урнашкан. Моннан чыгып, шәһәр исеме шушы халык исеменә бәйле рәвештә, һәм XIV нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясадык. Марсель Әхмәтҗановның “Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы” китабындагы “Алат халкы, бу урынга 15 гасырның икенче яртысында гына килеп утырган. Алар Нугай Урдасы мирзаларына кардәш булган. Алат- татар кабиләсе исеме” юллары Алат атамасының татар кабиләсе исеме икәнлеген дәлилли.

Урта Алат авылына нигез, Алат шәһәрен руслар басып алып, аннан морзалар качып китә башлагач, салына. Аңа нигезне Корманай исемле морза салганлыгын шушы авылда яшәүче галиева Галимә апа сөйләгән.Кече Алат авылының шушы исемне йөртүенә карамастан, анда алат халкы түгел, ә басып алу вакытыннан калган руслар яшәгәнлеге ачыкланды.

Бәрәзә тарихында тасвирланган вакыйгалар Казан артында, аерым алганда аның Арча төбәгендә булып узган катлаулы этногенетик процессларга ишарәли. Кулъязмада бик әһәмиятле факт – Казан артында нугай компоненты булуы күрсәтелә.

Тикшеренүләр барышында Дөбъяз авылы янында урнашкан Сулабаш авылы халкының да тарихи яктан руслар килеп утырганчы оешкан, Алат ханлыгында яшәгән, Алат авыллары халкы белән бәйләнешле булганлыгы, Явыз Иван басып алганнан соң Дөбъяз якларына качып китүләре ачыкланды. Тикмәгә генә ул Олы Алат дип аталмаган.

Алат атамасын алган этнотопоним һәм этногидронимнарны нугай кабилә-кавемнәре белән бәйләп караганнан соң, мондагы дәлилләрнең барысы да алат халкының чынлап та булганлыгы һәм аларның Алат атамасына нигез салучылар икәнлеге турында мәгълүм булды.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, борынгы исеме булган һәр урын, һәр авыл, һәр кала, кыскасы, безне чолгап алган мохит – безнең хәзерге һәм үткән тарихыбыз. Һәрбер кеше үз тарихын белергә тиеш!

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Ахметзянов М.И. Ногайская орда: историческое наследие татарского народа (Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы). – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 351 с. – На татар. яз.

  2. Документы по истории Казанского края из архивохранилищ Татарской АССР (вторая половина XVI — середина XVII в.) [Текст]: тексты и коммент. / Коммент. Д. А. Мустафиной] ; [Сост. И. П. Ермолаев, Д. А. Мустафина. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1990. — 204, [2] с. : ил.

  3. Два реферата. / И. А. Износков – М.: Книга по Требованию, 2011. – 66 // Читанные на IV-м Археологическом съезде в Казани в 1877 г.

I. О сохранившихся преданиях по поводу названий русских и инородческих поселений в Казанской и соседних с ней губерниях.

II. О личных инородческих именах

  1. Казанский край во второй половине XVI в.: источники и материалы / сост. Д.А.Мустафина. – Казань, 2012. – 153 с.

  2. Список населенных мест Казанского уезда с кратким их описанием / Составитель И.А. Изнасков.- Казань, 1885.

  3. Сборник материалов по истории Казанского края в 18 веке , изданный под редакцией Д.А.Корсакова // Вып.4-6.- Казань, 1908.

  4. Татар шәҗәрәләре : 1т. /Марсель Әхмәтҗанов. – Казан: татар.кит.нәшр., 2012. – 407 б.

  5. Хәтеремнән чыкмый һич тә...Гарипова Фирдәүс, Фәнни-популяр очерклар.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2003.-191 бит.

  6. Хуш авылым! – роман-эссе / дилогиянең беренче китабы / Зиннур Хөснияр.- Казан: “Идел-Пресс” нәшр., 2011.-216 б.

  7. http://komanda-k.ru/Татарстан/село-алат-алатский-тракт

















Кушымта

hello_html_m70a40c6d.jpg

XVI гасырдан калган юл Алат шәһәренең атлар йөри торган таш юлы булган.

hello_html_57db199b.jpg

XVII гасырдан калган Ашыт елгасы аркылы чыга торган күпернең калдыклары

1 http://komanda-k.ru/Татарстан/село-алат-алатский-тракт

2 Ахметзянов М.И. Ногайская орда: историческое наследие татарского народа (Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы). – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 351 с. – На татар. яз., 274-276 битләр.

3 Казанский край во второй половине XVI в.: источники и материалы / сост. Д.А.Мустафина. – Казань, 2012. – 153 с.

4 Ахметзянов М.И. Ногайская орда: историческое наследие татарского народа (Нугай урдасы: татар халкынын тарихи мирасы). – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 351 с. – На татар. яз., 274-276 битләр.

5 Список населенных мест Казанского уезда с кратким их описанием / Составитель И.А. Изнасков.- Казань, 1885.

6 Сборник материалов по истории Казанского края в 18 веке , изданный под редакцией Д.А.Корсакова // Вып.4-6.- Казань, 1908.


  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Содержание и технологии школьного географического образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «География: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Основы геополитики» профильного обучения в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс повышения квалификации «Формирование первичных компетенций использования территориального подхода как основы географического мышления с учетом ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения географии в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс повышения квалификации «Педагогика и методика преподавания географии в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.