Инфоурок / Другое / Тесты / Научно исследовательская работа на тему "Турай авылы тарихы һәм ономастикасы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Научно исследовательская работа на тему "Турай авылы тарихы һәм ономастикасы"

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Турай авылы тарихы һәм ономастикасы.

Мин сезне Турай авылы кешеләренең нәсел шәҗәрәсе белән, ата – бабалары белән таныштырырга телим. Шәҗәрәне филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов өйрәнгән һәм аны үзенең “Турай, Миякә арасы – бар да меңнәр баласы”дигән китабында 2010 нче елда Казан шәһәрендә бастырып чыгарган. Бу мәгълүмат шул чыганактан алынды. Ул болай дип яза: ”Янә бер көчле документ Татарстанның хәзерге Менделеев районы Турай авылы зиаратындагы кабер ташларындагы язмаларда сакланган. Ул зираттагы ике эпиграфик текст икесе дә Шәйех Дирбеш һәм Карабәк шәҗәрәләрендәге шәхесләрнең тормыш иткән вакыт һәм урыннарын күрсәтәләр. Мәсәлән, беренче таштагы текст: “Тарих мең дә туксан бердә Байсубай баба, аның углы Бийбулды, аның углы Мәсгут дөньядан үтте”. Димәк, 1091 нче елда үлгән Мәсгут Турайда яшәп үлгән, һәм хәзерге календарь исәбе белән 1680 нче елга туры килә. Шәйех Дирбеш шәҗәрәсенең Татарстан Республикасы Баулы төбәгенең Төмбарлы авылыннан табылган кулъязмасында Шәйех Дирбешнең Байсуби, Байсубиның Байбулды, Байбулды углы Байморза һ.б. күрсәтелә. Әлеге шәҗәрәнең Төмбарлыдан табылган икенче текстында Шәйех Дирбешнең сигезенче углы Байсубы, Байсубы углы Бийбулды, аның углы итеп Бийморза күрсәтелә. Димәк, әлеге тарихи шәҗәрәнең ике кулъязмасында да Шәйех Дирбешнең углы Байсубы, Байсубы углы Бийбулды, аның углы итеп Бийморза исемнәре урын ала. Бу җәһәттән Турай авылында туып үскән тел галиме Риза Газизовтан аның яшь вакытларында авыл картларыннан хәтерләп калган сүзләре дә кыйммәтледер. Риза ага (1894 – 1981) ул мәгълүматларны, без үтенеп сорагач, үз кулы белән дә язып биргән иде. Хәзер аның тулы эчтәлеген бирәбез: “Мин Турай авылы (Алабуга өязе – районы) картлары сөйләве буенча шушы Турайдан күчеп киткән крестьяннар Башкортстанда Бәләбәй өязендә авыл булып урнашып, авылга Турай исеме биргәннәр, имеш. Шул Башкортстан Тураенда да бер өлеш җирне Алабуга Турае крестьяннары җире дип таныганнар. Безнең авылның крестьяннары арасында шул җиргә хуҗа була алмабызмы икән дип уйлаучылар бар иде. Бу истәлекне бирүче Алабуга Тураенда туган Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни сотрудник булып эшләгән Риза Салах улы Газизов. 10. XI.1978 ел”. Бүгенге Менделеев төбәгендәге Турай авылы зиаратындагы икенче ташның да Шәйех Дирбеш шәҗәрәсенә катнашы бар. Ул таштагы “Тарих мең дә туксанда дирләр ирди, Турай углы Чувашай дөньядан үтте ирсә, ушуб билгене мөселманнардин дога өмид өчүн хәлали Туйсолтан куйды”. Бу таш куелган ел хәзерге исәп белән 1679 – 1680 нче еллар арасына туры килә. Бу хәбәрдән Турай авылы салынуына Шәйех Дирбешнең Турай исемле беренче улы сәбәпче булуына дәлил чыга. Турайның инде XVII гасыр башларында туганлыгын тәгаенләп була. Инде Чувашайның үлгән вакытта укымышлы абыз икәнлеге, аның хатыны Туйсолтанның остабикә саналуыннан аңларга мөмкин. Туйсолтан остабикәнең тарихи аңы югары булып, ул үзенең иренең хатирәсен мәңгеләштереп, эпитафик һәйкәл салдырып куйганыннан күренә. Кабер тирәләре ташлардан түбәсез дөрбә стеналары хасыйл булган. Ташта сакланган Чувашай шәхесе хәтере Шәйех Дирбеш шәҗәрә текстларында кертелми калуы, аның Турай авылында калып, күчеп китүчеләр хәтереннән югалуы күрсәткече булып торадыр. Шул ук вакытта Турай нәселе Татар Төмбарлысында дәвам иткән. Баулыда яшәгән Хәмзә Вахитовның мәгълүматына караганда Шәйех Дирбешнең улы Каһарман(Карман) нәселе Дим буеннан килгән. Дим буе исә, Меңнәр кабиләләре җире булып танылып, урыс чыганакларында “Мең иле” диеп танылган. Шәйех Дирбешнең нәселләре янына Ык буена XVII гасырның икенче яртысында хәзер Бәйрәкә, Туйкә, Балтач, Әгерҗе, Теләнче, Акбаш исемнәре белән мәгълүм булган авыллар нигезләп, Иж елгасы буе авылларыннан күчеп килүче татарлар күп булган. Беркадәр аларга ияреп удмуртлар да килеп утыра. Шәйех Дирбеш, чыгышы белән үзе Нугай Урдасы татарларының Меңнәр кабиләсе вәкиле булып, үзенең Иске ватаны булган Нугай Урдасындагы җиренә кайткан һәм Дим буенда яшәгән. Меңнәр кабиләсендә тиз арада ярашкан һәм аны бөтен башка Нугай Урдасыннан калган татарлар таныганнар. Юкка гына Шәйех Дирбешне Дим елгасы буйларын биләгән Мең кабиләсе башлыгы Канзәфәр(Казанфәр) би үзенең бишенче улы диеп танымаган. Без Шәйех Дирбешнең исемен Дим елгасының югары ягында Башкириянең Миякә төбәгендәге шәҗәрәләрендә дә күрәбез. Димәк, бу шәхес Канзәфәр бинең кордаш – замандашы була. Шунысы кызыклы, Миякә төбәгендә Шәйех Дирбешнең биләгән җирләрен белсәләр дә, аның нәселе тармаклары аларга мәгълүм түгел. Шәйех Дирбеш нәселенең бу зур борынгы тарихлы шәҗәрәсе, аның берничә, бер – берсенә бәйсез рәвештә сакланып килгән һәм тутырылып барылган язма текстлары белән дә расланалар. Бу материаллар авылның барлыкка килү тарихына карый. Өйрәнүләр барышында без туып үскән авылның ерак гасырлар белән бәйле тарихы чынбарлыкта бездә горурлык хисе уята. Ә табигатенә килсәк,аның искиткеч гүзәллеге,аның атамаларының тирән мәгънәле ,кызыклы булулары безне җәлеп итеп тора.Без аларның кулланышка керү тарихларын өйрәндек һәм барысын да туплап үзебезнең язмабызда чагылдырырга тырыштык. Гомумән, һәр кеше үз туган ягы,үзенең ата-бабалары тарихын белергә тиештер һәм бу бик мөһим нәрсә. Ә хәзер авылыбызның ономастикасына кагылышлы материаллар хакында сүз алып барырбыз. Топонимнарга , ягъни географик атамаларга килгәндә , минем туган авылым аңа бик бай. Җирле орфографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар: Озын күл сырты, Кара тамак сырты,Нараталык сырты, Әхмәдиша сырты, Баскыч тау,Тегермән тавы,Кызлар тавы,Пуләнкә тавы,Чәпчек тавы,Чомартау тавы, Чөмән тавы һ.б. Боларның һәркайсының үз тарихы бар. Мәсәлән: Чомартау-Чуар тау дигән сүзтезмәдән алынган. Анда төрле-төрле агачлар үсә. Көзге көннәрдә Чулман елгасыннан йөзгәндә тау бите чуар-чуар булып күренә. Баскыч тавы –ерактан караганда баскыч -баскыч кебек җәелеп тора. Кырлар, басулар: Йөрәк басуы,Чыршы бүләк басуы, Пүчинкә басуы, Галимә басуы, Җен атавы басуы,Кисенте басуы, Җанык басуы. Бу басуларның исеме үсемлекләргә,кеше исемнәренә, якын тирәдәге элеккеге булган авыллар исеме белән бәйле.Чыршы бүләк басуы- аның янындагы чокырда төз ак чыршылар үсә, халык андагы чыршылардан чалгы саплары ясыйлар. Һәм халык аны табигатьтә Аллаһү Тәгалә тарафыннан бирелгән бер бүләге дип санаган.Кисенте басуы- бу басу бик күп чокырлар белән кисеп керелгән.Йөрәк басуы – ул чокырлар белән киселеп йөрәк формасы рәвешендә җәелеп ята.Урман,агачлыклар: Уҗил урманы, Урыс урманы, Чомартау урманы,Имәнлек урманы,Имәй урманы,Әтәс чокыры әрәмәлеге. Урыс урманы – бик куе урман, ул Ык тамагы( Икское Устье)дигән урыс авылы янына кадәр сузылган. Халык элек бу урманга урыслардан куркып бик сирәк бара торган булган, атамасы да шуннан калган.Чишмә ,инеш,елга исемнәре: Арык чишмәсе, Ат чишмәсе, Куян чишмәсе,Җиһанша чишмәсе,Челтер чишмә, Гәрәй чишмәсе, Фәлимә чишмәсе, Гөлҗиһан чишмәсе, Әхмәт чишмәсе,Чүрәгәй инеше, Чөмән елгасы, Чәнәкче инеше... Без мисалга китергән бу ялгызлык атамаларының бик кечкенә бер өлеше генә. Әле аларны тирәнтен өйрәнергә һәм өйрәнергә кирәк.

Кулланылнылган әдәбият.

  1. Марсель Әхмәтҗанов. “Турай, Миякә арасы – бар да меңнәр баласы”. – Казан, 2010. – 56 б.

  2. Раиф Мәрдәнов, Ирек Һадиев. “Менделеев төбәге эпиграфик истәлекләре”. Яр Чаллы, “Мәйдан” журналы, 2006 ел, август. – 160 б.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-253086

Похожие материалы