Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Научно- исследовательская работа по творчеству Х.Миннегулова
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Научно- исследовательская работа по творчеству Х.Миннегулова

библиотека
материалов


Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Зәй муниципаль районы

1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Туган ягыбыз мәгърифәтчеләре”

hello_html_4d1e21c4.jpgЭшне башкаручы: Чекменёва Диана, 9 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчесе: Хәйретдинова Л.А.





Зур тарихлы һәр халыкның бай әдәби мирасы була. Татар халкы әнә шундыйлардан. Аның әдәбиятының гына да мең елдан артык тарихы бар.Ул үзенең шигъри юлында маяк булып нур сибеп торган Кол Гали, Мөхәммәдьяр , Тукай кебек йолдызларын биргән.Алар арасындагы шигърият дисбесенә ничәмә-ничә гәүһәрләр тезелгән. Шушы бай мирасны өйрәнеп, аны халыкка җиткерүдә бөтен көчен куеп эшләүчеләр арасыннан профессор Хатыйп Миңнегулов исемен атап китәсе килә. Әдәбиятыбызның тарихын тагын да киңәйтү, аны моңа кадәр читтә кала килгән , яисә тиешле бәя алмаган әсәрләрне өйрәнүне дәвам иттерү юлы белән тулыландыра баруны изге бурыч итеп куйган ул.Халыкның рухи эшчәнлеге казанышларын өйрәнүдә зур игътибарга лаек алты йөздән артык хезмәте бар аның. Галимнең бу хезмәтләрен бөтен татар җәмәгатьчелеге белә һәм таный; алар бүгенге көндә вузларда һәм урта мәктәпләрдә татар әдәбияты тарихын укытуда нигез хезмәтләр ролен уйныйлар.

Хатыйп Миңнегулов – татар милли рухы сакчыларыннан берсе, яклаучысы, тарихи хәтеребезне йокысыннан уятып, үткәннәр белән бүгенгене ялгап, татар зыялыларын халкыбызның бөеклегенә инандырган, хәтта чаң суккан галимнәребезнең берсе.

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы , Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Хатыйп абый Миңнегулов турында эзләнү эшемне шундый сүзләр белән башлап җибәрәсем килә.

Татарның да иң-иң затлысы сез!

Гаделлекнең олы үрнәге.

Сезне күрү, Сездән белем алу-

Ул бит безгә язмыш бүләге!

Әдәбият галиме, педагог, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 нчы елның 12 маенда Зәй районы Апач авылында дөньяга килә. Апач- хәзерге Сарман, Әлмәт, Зәй районнары чигенә урнашкан кечкенә генә авыл. (безнең күрше , 4 чакрым ераклыктагы гына авыл). Бу авылда мөселман һәм керәшен татарлары бергә бик дус , тату яшиләр. Авыл урнашкан җирнең табигате- урманлы, таулы, елгалы. Җәй көннәрендә тау битләрендә җыеп бетерә алмаслык җир җиләкләре пешә. Без күрше авылдан һәрвакыт шул Апач тауларына килеп җиләк җыеп китәбез. Авылның табигатенең бай, матур булуы нәтиҗәсендәдер, бу тирәләрдә берничә “бояр утары” булган. Татарстан нефтьчеләренең атаклы “Ромашкино” санаторие нәкъ шул утарларның берсе нигезенә корылган.

Туган җирнең табигате матур булса да, Хатыйп абыйның балачагы фәкыйрьлектә, ярым ач тормышта уза. Бу- сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар, коточкыч салым түләүләр... Ул башта әнисенә ияреп, аннан үзе генә эшкә йөри башлый. “Бер елны кул белән җиде гектарга якын җирдә урак урдык. Үзенә күрә бу район күләмендә бер рекорд иде. Шуңа күпме түләделәр дисез: бары 20 кг бодай”- дип яза ул истәлекләрендә.

Булачак галим дөньяга килгәндә, аның әти-әниләре инде колхозда эшли. Әтисе Йосыф фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә.Гайнелхәят апа бөтен тырышлыгын балаларын аякка бастыруга туплый, аларның чын мәгънәсендә кеше булып чыгулары ананың тормыш максаты изге булуын күрсәтә.Кайсы диңгез капитаны, кайсы атказанган укытучы, кайсы галим булган балалар Йосыф абый белән Гайнелхәят апаның өметләре аклаулары белән үзләрен бәхетле итеп тоялар икән, бу инде аз нәрсә түгел. Гайнелхәят апа исә үзенең балаларында сыйфатларның иң затлыларын булдырырга тырыша. Х.Миңнегулов башлангыч белемне туган авылында ала, аннан күршедәге Пидәр(Федоровка) авылы мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан җәлилче Зиннәт Хәсәновның туган авылы - Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. Хатыйп абыйга белем алу җиңел генә бирелмәгән, әлбәттә.

1957 нче елда урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлый.Өлгергәнлек аттестаты алгач, Урта Азия якларына китеп бара. Берничә ай Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә мамык җыя, Табошар шәһәрендәге уран табу һәм эшкәртү белән бәйләнешле заводта эшли.1958 нче елда, әнисе авырып китү сәбәпле, туган авылына кайта: колхозда эшли, урман кисә, клуб мөдире вазыйфаларын башкара.

Бары тик 1959 нчы елда гына Хатыйп Миңнегуловка Казанга килергә һәм университетның тарих- филология факультетына кереп, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алырга мөмкинлек туа. Аны тәмамлаганнан соң, ул Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директорыбулып эшли. Биредә ул көндезге сыйныфларда , кичке 10-11 сыйныфларда тарих, татар һәм урыс телләре укыта. Берничә авылны берләштергән “Чулпан” колхозының партоешма секретаре, район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире вазыйфаларын да башкара.

Әйе, шәхси тормыш ярыйсы гына көйләнгән: абруйлы эш, уңайлы фатир, гаилә корылган. Киләчәктә карьера шактый өметле күренә.Адәм баласына тагын ни кирәк... Ләкин Х.Миңнегуловның болардан да өстен күптәнге бер теләге була. Ул- әдәбият фәне белән шөгыльләнү.Тырыша торгач, ниһаять, гаиләсе белән ул Казанга күчеп килә.

Х. Миңнегулов хезмәт биографиясен Казан университеты белән бәйле өлешен үзе югары белем алган татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент вазифасыннан башлый. Аннары кандидатлык диссертациясе язу белән шөгыльләнә.Гыйльми хезмәтнең темасы итеп XIV йөз шагыйре Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнү билгеләнә. Татар филологиясендә әле ныклап өйрәнелмәгән бу әдипнең мирасын тикшерү ул елларда бик үк җиңелдән булмый, әлбәттә. Әйтелгән каләм иясенең “Гөлстан бит- төрки” әсәрен мәшһүр шәех Сәгъдинең оригиналы белән чагыштырма планда анализлау өчен яшь белгечкә әүвәл үзлегеннән фарсы телен дә өйрәнергә туры килә.

Тырыш хезмәтенең бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, ул 1972 нче елда “Сәйф Сараиның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре” темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

Әдәбият белгече алга таба да шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам иттерә. Аның университет нәшриятында дөнья күргән “Сәйф Сараиның тормышы һәм иҗаты” дип аталган китап – монографияләре, күп сандагы мәкаләләре шул турыда ачык сөйли.

Х.Миңнегулов тарафыннан башкарылган һәм башкарыла торган күп тармаклы гыйльми эшчәнлекнең тагын бер кызыклы һәм әһәмиятлесен билгеләп үтү урынлы булыр. Ул ерак һәм якын мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын- мәдәниятен өйрәнү, аның казанышларын барлау- туплауны аерым шөгыль итте.Финляндия, Төркия, Үзбәкстан, Казакъстан дәүләтләрендә гыйльми сәфәрләре вакытында әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат җыйнап, үзенең табышлары турында вакытлы матбугат битләрендә, радио- телевидениедән бәян итеп, киң җәмәгатьчелекне таныштырды.Әлеге юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен аңа 1998 нче елда Кол Гали исемендәге Халыкара премия бирелде.

Х.Миңнегулов киң җәмәгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек- хрестоматияләре белән дә мәгълүм. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, мәктәп, гимназия, лицей укучылары, колледж, училище студентлары Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын Х.Миңнегулов автордашлыгында язылган дәреслек- хрестоматияләр аша өйрәнәләр. Шулай ук аның урыс мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен Н.Гыймадиева белән берлектә язылган дәреслеге дә бар. Ул- мәктәп укучыларына, студентларга адресланган күпләгән программалар, методик ярдәмлекләр һәм мәкаләләр авторы да.

Хатыйп Миңнегулов галим, профессор, тарихчы дәрәҗәсенә күтәрелеп, әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерә. Казан дәүләт университетында студентларга тирән белем бирү белән беррәттән ул Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында да җигелеп эшли.

Профессор Хатыйп Миңнегуловның исеме җисеменә, асылына туры килә.”Хатыйп” (Хатиб) гарәпчәдән “ вәгазь сөйләүче”, “яхшы оратор” мәгънәләрен аңлата. Ул үзенең лекцияләрен чын хатыйбларча – ораторлык сәнгате дәрәҗәсендә укый, үтемле итеп, ардыртмыйча, талдыртмыйча тыңлаучыларның аңына сеңдерә. Чөнки аныңча көр тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү осталыгы бөтен кешегә дә бирелми. Студентлар да аны яраталар, “Хатыйп абый” дип үлеп торалар.Оста лектор һәм галим буларак, Хатыйп Миңнегулов үзенең педагогик һәм фәнни эшчәнлегендә татар әдәбияты кафедрасының элгәреге мөдире, күренекле профессор Хатыйп Госман традицияләрен уңышлы дәвам итә. Ул үзе эшләгән университетта берничә тапкыр “Иң яхшы укытучы- лектор” дигән исемгә дә лаек булган.

Аеруча басым ясап шуны әйтәсе килә: Хатыйп Миңнегулов- иң элек Урта гасыр татар әдәбияты буенча зур белгеч. Ул аның һәр үсеш баскычын – борынгы төрки дәверне дә, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын да биш бармагыдай яхшы белә.

Бу зыялы галимебез берүзе халкыбыз алга китсен өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, аларны бер генә зат башкарганлыгына ышанып бетеп тә булмый.Ул бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикшеренүче- галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм бик күп сыйфатлар белән игътибар үзәгендә торучы шәхес. Каян килә бу кадәр эшлеклелек, ныклык, максатка тугрылык? Халкыбызның асыл сыйфатларыннан, затлы нәсел- нәсебеннән. Туган авылының тарихы да монда аз роль уйнамагандыр. Туган җир, әнисе, әби- бабайлар, туганнар, укытучылар, Апачның гармун моңнары- болар һәммәсе дә галим өчен халык яшәешенең нигезе, тамырлары, чыганаклары, мифлары булып тора.Халык рухы, яшәеш тарихы аның телендә, әдәбиятында, мәдәни мирасында саклана. Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша ул халкының тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең табигате, эчке дөньясы белән тирәнтен таныша.

Хатыйп абый шундый кешелекле, белемле булып үсүенә этәргеч, көч, өмет биргән кеше дип иң беренче чиратта әнисен атый. Ул әнисен шундый җылы сүзләр белән искә ала: “ Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым- карашы безнең өчен катгый закон иде.Ул безне бик кыен елларда да ашатты, киендерде, хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте.Безнең өчен олы, абруйлы зат, рухи терәк булды.Без үсеп, зур кешеләр булганда да һәрчак аның балалары булып калдык.”

Әйе, чынлап та бу гади генә гаиләдән үз эшләренә чын күңелләрен биреп хезмәт итүче, белемле зат ияләре чыккан.Хәзерге вакытта Севастополь шәһәрендә яшәп ятучы абыйсы Миргалим- диңгез корабларын йөртүче капитан, Сарман районында апасы Гөлнур- почта начальнигы һәм туган авылда, төп йортны барлап- саклап, туганнарны җыеп, ачык йөзе белән каршы алучы- Россия Федерациясенең атказанган укытучысы- Хәнифә апа.

Хәнифә апа турында да азрак язып китәсем килә.Хәнифә апа Миңнегулова белән мин Пидәр( Федоровка) мәктәбендә бер генә ел эшләп алдым. Шул вакыт эчендә мин аның нинди олы җанлы, эшен, укучыларын, бакчасын яраткан укытучы икәнен белдем һәм хәзер дә зур хөрмәт белән искә алам. Ул һәрвакыт безгә- яшь укытучыларга үзенең файдалы киңәшләрен биреп, эшкә дәрт- дәрман өстәп, булышып торды. Ул безнең районда беренчеләрдән булып “Укытучы- методист” таныклыгына- исеменә лаек булган, 1981 нче елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән, ә 1990 нчы елда укыту һәм тәрбия эшләрендә озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа “РСФСР ның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән. Хәнифә апа Миңнегулова озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән, биолог, бөтен Зәй районына , хәтта, Татарстанга атаклы бакча үстереп дан казанган мөгаллимә ул.

Кечкенә генә Апач авылында туып- үсеп, үз туган ягының патриоты, гөлләр, матурлык дусты, чып- чын җир кызы. Менә шундый мәгърифәтле гомер шигырь- дога булып яңгырап, йөрәгеннән бәреп чыккан.Әйе, гаҗәеп шигъри ауралы һавалы, искиткеч матур табигать урынында туып-үскән, туганнары арасында нәкъ менә Хәнифә апаның шушы изге нигезгә тугры калып,ата- баба, әнкәйләрнең эзләрен, йорт- илне саклап, борынгы туфракка мәңгелек мәхәббәт белән яшәве аңлашыла. Бу бит нәкъ менә шигърилек белән бергә халыкның пакь, күркәм йолаларын үтәүнең үзе инде бу!

Хәзер инде ул лаеклы ялда, шулай да бергә укыган иптәшләре, аралашкан өлкәннәр, мәктәпне тәмамлап тормыш юлларын сайлаган һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучылары белән Хәнифә апа һаман әле бәйләнештә тора.Алар хәлләрен белешеп, кирәк чакта ярдәм сорап мөгаллимә апага мөрәҗәгать итәләр.Ул үзе дә: “Авылдашларым, укучыларым, хезмәттәшләрем мине хөрмәт итәләр, мин аларга бик зур рәхмәтле,” – дип яза.

Менә шулай ашкына-ашкына һаман да Хәнифә апа халкына, туган иленә хезмәт итә: үзенең матур шигырьләре белән укучыларын сөендерә. Үз туган ягына, туган халкына мәхәббәтен шигъри юллар белән сурәтли:

Кадерле газиз җиркәем-

Таулар, ярлар арасы.

Шул җирдә халкым көн күрә,

Хыялы- өмет- чаткы.

И, серле, назлы туган йорт,

Кендек каным тамган җир.

Ник шулкадәр кадерле син,

Туып- үскән газиз җир!

Хәнифә апа Миңнегулова иң асыл традицияләрнең дәвамчысы, күп тәҗрибә мәктәбе белән ныгытылган, яшәү, хезмәт, моң белән кушылып аккан елганың башын –изге чишмә- Әнисенең йөрәгендә күрә. Аның әнисенә багышлап, аңа мәдхия белән язылган шигырьләре дә шактый.

-Үзе якты, чиксез нурлы

Бу кемнең күзе икән?

-Нурлыдан да нурлырак

Әнкәем күзе икән!

-Үзе йомшак, назлы, җылы

Бу кемнең кулы икән?

-Ташлар эретерлек назлы

Әнкәем кулы икән!.......

-Хәлсез генә сулкылдаган

Бу кем йөрәге икән?

-Соңгы сулышына кадәр

Балам, багалмам, дип типкән

Әнкәм йөрәге икән!

Әнкәм йөрәге икән!

Без, мөгаллимә- шагыйрәнең сабакларына күңел салып, укчыларының күп булачагына ышанып, шатланып калабыз.

Әйе, гомер үтә, ләкин Хәнифә апа, Хатыйп абый кебек кешеләргә хас булган хезмәтне ярату, бер-береңә карата ихтирамлылык, кешелеклелек сыйфатлары һәрвакыт кала.

Хатыйп абый хәзерге вакытта Казанда тормыш иптәше –Рәмзия апа Садрый кызы белән тыныч кына яшәп, тормыш итеп яталар.Улы – Булат Казан төзүче- инженерлар институтын бетергән, ә кызы Гөлназ П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физкультура институтын тәмамлый. Гимнастика буенча спорт мастеры, берничә мәртәбә Казан, Татарстан, Ленинград чемпионкасы. Аларның инде үз гаиләләре, үз балалары.

Татарларда “Кылны кырыкка ярган” дигән әйтем бар, бу нәкъ Хатыйп абый, аларның гаиләсе, туганнарына туры килә дә инде, чөнки аларның барысына да тырышлык, үҗәтлек, горурлык, мөстәкыйльлек,ярдәмчеллек сыйфатлары хас.

Эшемне укытучылар белемен күтәрү институты методисты Сиринә Трофимова сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Хатыйп ага Миңнегулов – татар иленең горурлыгы , җитмеш төрле һөнәр иясе, бөтен барлыгын халкына багышлаган, үтә төгәл, кешелекле,гаҗәеп ягымлы кеше.....” Мин дә аның сүзләре белән килешәм.

Зәйдә туып, Зәй суларын эчтең,

Казаннарда – гыйлем чишмәсен,

Тәкъдир иттең түрәлекне түгел,

Ә гап-гади китап чишмәсен.

Тормышыңда сикәлтәләр булды,

Сыйпамады язмыш башлардан,

Тик яшәеш эргәләрен салдың

Син барыбер сынмас ташлардан.

Күпме буын шәкертләрен тоттың

Зиһен ачкыч белем утына.

Гамәлләрең, шәрәфәтең санап

Чыга торган түгел чутына.

Әле бит Син ата милләтпәрвәр,

Шул тарихка тибри каләмең,

Татар хакын даулап гомерлеккә

Җилфердәсен рух әләмең.

Мөдәррислек, мөхәррирлек бабың

Якут бәһасенә торырлык.

Игелекне бакый кыйблаң итеп,

Иманыңа сакла тугрылык.

Бүген әйткән җөмлә-сүзләр ихлас,

Һәм, шөбһәсез, тәңгәл мантыйкка,

Иңгә талмас канат куйсын Ходай,

Озын гомер бирсен Хатыйпка!

Равил Әмирхан.


























Кулланылган әдәбият:

  1. Хатыйп Миңнегулов турында”, Казан, 2009 нчы ел

  2. Х.Миңнегулов “Дөньяда сүземез бар”,Казан, 1999

  3. Мирас” журналы, 1999

  4. «Зәй офыклары” газеталары

  5. Хәнифә “Әнкәй йөрәге икән”, Казан, 2010
















12

Автор
Дата добавления 08.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров87
Номер материала ДБ-017765
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх