Инфоурок / Другое / Научные работы / Научно- исследовательская работа по творчеству М.Джалиля

Научно- исследовательская работа по творчеству М.Джалиля

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Муса Җәлил- милләтебез горурлыгы”


«Баланы ана дөньяга китерә. Герой һәм шагыйрьне исә милләт үстерә. Муса Җәлил кебек уллар биргән татар милләтенә безнең күңелләрдә зур хөрмәт хисе яши. Татар милләте гасырлар буена җыелган рухи байлыгын үз улына бирде. Муса Җәлил татар милләтенең горурлыгы, милләт бөеклегенең югары дәрәҗәсе. Бөтен дөнья халыклары М. Җәлил кебек кешеләргә карап, аны тудырган һәм үстергән милләтнең акылына һәм рухи көченә бәя бирә”- дип герой шагырь турында бик гүзәл фикерләр әйтеп калдырган Башкортстанның халык шагыйре М.Кәрим.

Әйе, чынлап та, Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур.Чөнки Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәбез. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.

Муса Җәлилнең тормышы аерылгысыз рәвештә иҗаты белән бергә бәйләнгән. Аның иҗатына хас булган төп сыйфатлар – тормышны, гүзәллекне сөю, бөтен көчеңне халык хезмәтенә, ил бәхетенә багышлау – Мусаның үзенә дә хас булган. Муса Җәлилнең гомере, аның “Васыять” шигырендә әйтелгәнчә, моңлы, шул ук вакытта дәртле бер җыр иде.Бу җыр шагыйрьне хөр яшәргә һәм кыю ир булып үләргә өйрәтте.

Муса Җәлилнең чиксез бай мирасын тирәнтенрәк аңлау өчен мин аның иҗатын өйрәнү, Бөек Ватан сугышы чорларында язган шигырьләренә күз салуны үземә максат итеп куйдым.

Милли сүз сәнгатендә бай иҗади мирас калдырган Муса Җәлил шигъриятен шартлы рәвештә ике чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 20-30 нчы еллар һәм сугыш дәвере. Ә соңгысын фронт лирикасы һәм тоткынлык еллары (“Моабит дәфтәрләре”) иҗатына аерып була.

Шагыйрьнең 20-30 нчы еллар иҗатын “яшьлекнең көч сынавы” дип бәялиләр. Аның бу чор шигырьләрендә хезмәт һәм идея төп кыйммәтләр булып күтәрелә. Ирек өчен көрәшүче батыр образын үзәккә куеп, батырларча үлү үлемсезлек китерә, бәхет көрәшче булудан гыйбарәт дип исбатлый. Мәсәлән, оптимистик романтизмга хас өндәү төсендә язылган “Бәхет” исемле шигырендә үзен батыр сугышчы итеп тойган лирик герой халыкны азатлык өчен көрәшкә күтәрү хыялы белән яна, бәхетен шунда күрә.

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан»
газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый.
Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу,
алдынгы яшьләр,
язучылар арасында кайнау
М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925нче елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

М. Җәлилнең 1933-1941 нче еллар иҗатын Бөек Ватан сугышына чаклы иң җитлеккән, лирикада үлмәс әсәрләр тудырган чоры буларак бәялиләр.

1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган
«Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк
газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә
промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара, халыкның тормышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби
иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә
шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар»)
басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма
шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына
профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет
либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә
үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә
дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә.
1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера
театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары,
«Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар
совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.
1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы
секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр
советына депутат итеп сайл
ыйлар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы
постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында
каршылый.

Ил язмышы- халык язмышы дигән кебек, безнең илгә килеп җиткән бөтендөнья сугышы Муса тормышына да тирән борылышлар алып килә.Ныклап иҗат эшенә кереп чумган шагыйрь сугышның беренче көннәреннән үк ил азатлыгы өчен көрәшкә озатыла: башта курсларда укый, “Отвага” газетасында эшли, 1942 нче елда Төньяк- Көнбатыш фронтка җибәрелә.

Сугышның беренче көннәрендә язган шигырьләрендә Җәлил чакыру, өндәү белән мавыга, чын күңелдән Туган иленә бирелгәнлеген исбатларга алына. “Хуш акыллым” (1941нче ел), “Чулпанга”(1941 нче ел), “Окоптан хат”, “Тупчы анты” кебек шигырьләрендә Туган ил төшенчәсе туганнары, кадерле кешеләре образлары аша сурәтләнә. “Хуш акыллым” шигырен хатыны Әминәгә багышлап яза. Сөйгәненнән аерылу, үлемнең янәшәдә генә йөрүе, кабат күрешергә мөмкинлекләрнең чикле булуы күренә бу шигырьдә:

Ахыр чиктә синең саф сөюең

Җиңеләйтер үлем газабын.

Илемне һәм сине сөюемне

Каным белән җиргә язармын.

Чулпанга” шигырендә лирик герой үзенең кызыннан аерылуы, сагынудан газаплануы, аны сакларга омтылуы турында сөйли:

...Киттем, кызым, якты бәхтебезне

Бирмәс өчен ерткыч кулына.

Егылганда алга егылырмын,

Киртә булып дошман юлына

Окоптан хат” шигырендә лирик герой үзенең анты турында якын дусты Гази Кашшафка багышлый. “Йокламыйча җеп эрләгән” аналарның, “станокка йөрәген кушып гранаталар ясаган” кызларның , ярдәмгә ашыккан балаларның тынычлыгын саклап, ил азатлыгы өчен батырларча сугышу антның эчтәлеген тәшкил итә:

Күзләрдә яшь,беләм, алар горур

Яшәү хисе белән яшьләнгән.

Нәрсә артык җирдә илне саклап,

Тар окопта батыр яшәүдән!!!

Шул рәвешле, ил өстенә ябырылган афәтне шәхси кайгысы, фаҗигасе кебек кабул иткән Муса Җәлил. Яшәүнең төп максаты туган илне дошманнардан саклап калу рухы һәм шуның гамәлгә ашуы. Халыкны батырларча сугышырга өндәгән, әдәбиятны шул максатка буйсындырган идеология көрәшеп үлүне укучы күңеленә бердәнбер дөрес юл дип сеңдерә.

Мәсәлән, “Әйдә, җырым” шигырендә автор үлемгә мөнәсәбәтен болай дип әйтә:

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә, син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

1942 нче елны ук Волхов юнәлешендәге канлы сугышларда, чолганышта калып, яраланган шагыйрь әсирлеккә төшә. Әмма бу язмыш сынавы аның канатларын сындыра алмый: әсир килеш тә ул дошманга каршы көрәшен туктатмый, яшерен оешма төзүдә катнаша, җитәкчеләрнең берсе була.

Муса Җәлил гүзәл табигате, зур байлыгы булган, бөтен дөньяга билгеле даһиларны биргән алман җирендә кеше каны эчеп исергән фашистлар туе башлануын аңына сыйдыра алмаган.

Синме соң бу- бөек Маркс иле

Һәм давыллы Шиллер ватаны?

Тоткын итеп сиңа китерде дә

Кол” дип мине немец атады, - дип язган ул.

18 яшендә язган поэмаларның берсендә ул немец эшчеләренең көрәшенә сокланып карый. Ул Гете, Шиллер, Бетховенны олылый. Һәм шушы шагыйрь немец фашистларына әсир төшә. Әсир булган хәлдә дә, нинди генә авыр, куркыныч хәлләрдә калса да, Ватан өчен халкыбыз дошманнары- фашистлар белән аяусыз көрәшкә әзер торуын белдерә. Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгындагы, Моабит төрмәсендәге батырлыгы, үлемсез иҗаты моңа шаһит. Шул чак шагыйрьнең Моабит читлегендә йөрәгеннән әрнеп чыккан “Кичер, илем!” исемле шигырь юллары искә төшә. Җәлилнең мәңге үлмәс җырлары Идел бөркете кебек Ватаныбызга әйләнеп кайтты. Ул шигырь юллары аша безнең күңел түребезгә узды:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

Тоткынлыктагы шигырьләрен өйрәнгәндә, без әдипнең рухи халәтен күз алдына китерергә тиешбез. Сталин приказын искә төшерик. Әлеге приказ әсир төшүчеләрне, гаепләрен тикшереп тормыйча, халык дошманы итеп игълан итә. Муса Җәлил приказны яхшы белә.Шундый шартларда аның иң зур теләге ни соң? Әлбәттә, гаделсезлеккә каршы көрәшү.

Бу вакытта төрмәләрдә, лагерьларда, бер гаепләре булмаса да, дошман дип саналган күп меңнәрчә совет солдаты газап чигә. Шулай булгач, Җәлил үзен аклавы белән шул меңнәрне, йөз меңнәрне дә аклаган бит инде.Тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләрендә ул илен сөюе, Ватан өчен үләргә теләве турында яза. Ләкин хәзер романтик герой сыйфатларының вазифасы бөтенләй үзгәрә. Әсирлеккә төшкәнче романтик уңай герой социализм үстергән яңа шәхесне гәүдәләндерсә, хәзер әсир кебек кеп-кечкенә кеше дә Ватанга тугрылыклы батыр көрәшче була алуын исбат итә. Әсирлеккә төшкән зат, ил күзе белән караганда, - кечкенә кеше. Ләкин без аның, төрмә эчендә яшерен оешма төзеп, кылган батырлыкларын беләбез. Иҗатына анализ ясагач, шул кечкенә кешесен гаять дәрәҗәдәге рухи югарылыкка күтәреп, әдәбиятта үзенә һәйкәл куйды, дип әйтә алабыз. Кыскасы, лирик герой төрмә авырлыкларыннан, үлем җәзасы көтеп ятудан, сагынудан җәфа чигә. Әмма аны исеменә кара тап төшү нык борчый. Иптәшләре белән бергә фашист балтасы астына башны елмаеп куюны илгә ничек ирештерергә? Хаклы булуыңны башкаларга ничек белдерергә? Лирик герой хәсрәтенең төп сәбәбе менә шул.

Тоткынлыкта язылган шигырьләренең төп идеясе-үз хакыйкатенең яшәргә хаклы булуын раслау, үзенең һәм үзе кебек меңнәрчә совет солдатларының нахакка гаепләнүен исбат итү. Илен, милләтен, җирен сатмавын,тугры көрәшче икәнен ватандашларына җиткерү, ә иң элек шуңа якыннарыңны ышандыру. ”Тик булса иде ирек” шигырен искә төшерик:

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек,

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

Тоткынлыкта Муса Җәлилнең хакыйкатькә карашы бик нык үзгәрә. Идеологиянең ”Әсир-хыянәтче” дигән хакыйкатенә каршы нинди дәлилләр табарга? Шуңа да ул калган гомерен үзен һәм үзе кебек йөз меңнәрчә әсирләрнең нахакка гаепләнүен исбат итәргә багышлый. Муса Җәлил яклаган хакыйкать тормышның үз хакыйкате иде. Аны ул фикер көче белән дә, фактлар белән дә,хисләренең ихласлыгы белән дә исбат итте. Меңләгән гаепсез әсирләр аның хакыйкатен үз хакыйкатьләре, хисләрен үз хисләре итеп кабул иттеләр. Муса Җәлил шигырьләреннән яшәү көче алдылар.

Төрмә шартларында да сүз сәнгатенә, иманына тугрылыклы каләм иҗаттан тукталмый, сөйгән халкына йөрәк каны белән язылган “Моабит дәфтәрләрен” бүләк итә. Шагыйрьнең үз язмышы кебек үк аның әсәрләренә дә катлаулы һәм авыр юллар үтәргә туры килә. Бу дәфтәрләргә Җәлилнең төрле шартларда язылган шигырьләре туплана, шуңа да аларга тема, хис- кичереш төрлелеге хас: сугыш темасына бәйләп, мәхәббәт, туган ил, туган як темалары күтәрелә.


Әйе, Җәлил һәм көрәштәшләре күргән җәфаларны хәзер күз алдына китерү дә кыен. Фашистлар төрмәсендә Җәлил көлкеле шигырьләр, мәхәббәтнең бетмәс-төкәнмәс көче турында романтик пафос белән балладалар иҗат итә. Мондый шигырьләр әдипнең үзен һәм иптәшләрен тынычландыру, юату өчен кирәк булалар. Фашистлар төрмәсендә көлкеле шигырьләр һәм романтик балладаларны көчле рухлы, батыр кешеләр генә яза ала. Муса Җәлил шундый кеше булган.

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез мин дә яшәрмен.

Әйе, үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Аның әсәрләрен хәзер дөнья укучылары да белә. “Моабит дәфтәрләре” шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәрҗемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрьләр сирәк.

Муса Җәлил үлем көткән көннәрдә дә шигырьләрен рухланып, горурлык белән яза:

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Фашизмга каршы көрәштә үзенең гомерен корбан иткән Ватаныбызның батыр улы, күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исемен аеруча зур дулкынлану һәм горурлык белән искә алабыз. Аның образы ялкынлы патриот, сыгылмас батыр, көрәшче образы безнең күңелебездә мәңге сакланыр.
Муса Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, яшәешнең кадерен белергә, матурлыгын күрергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Җәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына, кеше һәм шагыйрьлек исемен югары тотуына сокланабыз.

Бүгенге чыгышым аның рухына дога булып барып җитсен иде. Без аның иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез. Җәлил белән бер милләттән булуыбызга чиксез горурланабыз.

Әйтче,Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Әйе, шагыйрь мәңге үлемсез.

Үлеме белән җиңде үлемне ул,

Үлемсезлек шушы түгелме?

Җирдә мәңге исән калыр өчен ,

Халкы йөрәгеңдә терелде...

Бик теләдең, Муса, азат илдә

Мәңге яшәр өчен ул булып
Бер матур җыр идең син үзең дә
Гомерең дә калды җыр булып!




Кулланылган әдәбият:

  1. Әдипләребез” , Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 нчы ел, 511-513 нче битләр;

  2. Батырлар җыры”, М. Маннурова, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980 нче ел;

  3. Муса Җәлил турында истәлекләр”, Р. Мостафин, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006 нчы ел;

  4. Муса Җәлил”, әсәрләр, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004 нче ел;

  5. М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2000нче ел;

  6. Муса Җәлил- партия солдаты”, Ш. Хамматов, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992 нче ел;

  7. Муса Җәлил, аның каләмдәшләре”, Ш.Х.Хамматов, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996 нчы ел;

  8. Сагынган минутларда”, М.Максуд, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984 нче ел;







Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-017748
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>