Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа: "Исемнәребез җисемебезгә туры киләме?"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Научно-исследовательская работа: "Исемнәребез җисемебезгә туры киләме?"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Мамадыш районы Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе









Мамадыш муниципаль районы гомумбелем учреждениеләре укучылары арасында үткәрелүче “Фәндә үз эзем” фәнни – эзләнү эшләре һәм проектлар конкурсына.







hello_html_m292ccdc1.gif

Гуманитар- филология номинациясе.





Эшне 8нче сыйныф укучысы

Мөбәрәкшин Булат Хәсәнҗан улы башкарды.

Фәнни җитәкче: Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы.













2011

Эчтәлек.

  1. Кереш 3-4 бит

  2. Төп өлеш. Гаҗәп түгелмени. 4-5 бит

  3. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 5 бит

  4. Исемнәрнең функциясе. 5-6 бит

  5. Борынгы исемнәр. 6-7 бит

  6. Яңа исемнәр. 8 бит

  7. Әдәби исемнәр һәм псевдонимнар . 8-9 бит

  8. Эшнең практик тикшеренү өлеше. 9-10 бит

  9. Йомгаклау.

  10. Кулланылган әдәбият. 12 бит

  11. Кушымта. 13 бит



Кереш.

Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның мәңгелек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры “Рәйхан”дагы:

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган?-

дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.

Татарларда урта гасырларда һәм XVIII-XIX йөзләрдә Рәйхан- киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле(базилик)” һәм “рәхәтлек”, “ләззәт” мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбәт исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миңсылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ.б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр.

Кеше исемнәре- күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзада Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул.

Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр- исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен(антропонимиконын) барлыкка китергән.

Татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу- бик җаваплы ,зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: “Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу- коточкыч” диелә.

Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата- ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.

Авылыбызның мулласы булып халыкка хезмәт итүче Хамис бабам мәхәлләбездә туган сабыйларның барысына да, шәригать кануннарына туры китереп, исем куша.(Кушымта № 1.) Еш кына өйдә гаиләбез белән түгәрәк өстәл артында утырганда, исем кушу тәртипләре, исемнәрнең мәгънәсе турында сүз чыга, бәхәсләшеп тә алгалыйбыз. Миндә дә бу тема белән кызыксыну барлыкка килде. Укытучым фәнни эзләнү эше белән шөгыльләнү өчен тема сайларга тәкъдим иткәч, икеләнеп тормыйча,шушы юнәлешне сайладым.

Минемчә,исем кушу, исемнәрнең мәгънәсен белү-һәр заман өчен актуаль проблема.Шушы проблемага ачыклык кертергә алынып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

-“Нәрсә соң ул исем?”- дигән сорауга җавап табарга;

-исемнәрнең җәмгыятьтәге функциясен ачыкларга;

-борынгы исемнәр нинди булган, аларга алмашка нинди заманча исемнәр килгәнлеген тикшерү;

-1950- 2000 нче елларда Кече Кирмән авыл җирлегендә нинди исемнәр популяр булганлыгы турында белешмә туплау.

Бу хезмәт исемнәребезнең барлыкка килүе һәм эволюциясен мөмкин кадәр эзлекле яктыртыр, күңелләргә хуш килә торган яхшы исем табарга булышыр дип өметләнәм.

Төп өлеш.

Гаҗәп түгелмени?

Без гадәттә исемнәрнең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз, күнеккәнчә сөйли бирәбез. Ә уйлап карасаң, аларда кызык нәрсәләр ачыла.

Кеше исемнәрен генә алып карыйк: Әхмәт, Гали, Вәли, Сания, Рәбига, Зөһрә, Марат, Вил һ.б, һ.б. лар. Болар ни аңлата? Әйтик, маңгаенда ак таплы колынга Йолдыз Кашка дигән кушамат бирәбез икән, бу әле аңлашыла, моның ап-ачык нигезе, мәгънәсе бар. Ә мин үземнең нигә Гали булуымны аңлый алмыйм. Минем Галилегемнең сәбәбе нәрсәдә соң?

Әллә исем, бер кешене икенчесеннән аерып тану өчен, ясалма рәвештә төзелгән авазлар тезмәсеме? Яки тамга кебегрәк бернәрсәме? Әйе, исемнәр- нигездә кешеләрне бер-берсеннән аеру- тану өчен хезмәт итә торган тамга. Ләкин гаҗәеп тамга... Чөнки авазлардан тезеп кенә исем ясап булмый бит. Я, кемнең шундый исем ясаганы бар?

Кайберәүләр, бәлки: “Ничек булса да барыбер түгелмени? Асия белән Нурияне, Марат белән Марсны аера алгач ,шул җиткән”,- диярләр. Әйе ,мәгълүм нәрсәләр белән канәгатьләнүчегә шуннан артыгы кирәкми... Әмма һәрнәрсәнең төбенә төшәргә, сәбәбен, нигезен эзләргә тырышкан укучы өчен мондый аңлатма гына җитми билгеле.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Мәгълүм булганча, географик исемнәр, кеше исемнәре һәм фамилияләре, кушамат һәм псевдонимнар ялгызлык исемнәр дип аталган грамматик төркемгә керә.Алар баш хәреф белән языла. Аларның каршыдашы булган уртаклык исемнәр исә юл хәрефеннән языла. Мәктәп грамматикасында без шушы орфографик хакыйкатьне үзләштерү белән чикләнәбез.

Төп аерма исә шунда: уртаклык исемнәр төрле дәрәҗәдәге гомумиләштерү функциясен, ә ялгызлык исемнәр берәмлеккә кадәр конкретлаштыру функциясен үтиләр. Башкачарак әйткәндә, ялгызлык исемнәр- бердәнбер объектның аерым үз исеме, хосусый исеме; уртаклык исемнәр- күпләгән төрдәш объектларның уртак, җыйма, гомуми исеме.

Уртаклык исемнәр телнең сүз байлыгын (лексикасын) өйрәнә торган лексикология фәнендә дә, морфологиядә дә (исем сүз төркеме), лексикографиядә дә (сүзлек төзү практикасы һәм теориясе) тикшерелә. Чөнки уртаклык исемнәр- телнең төп материалы, алардан башка тел булмас иде. Ялгызлык исемнәр исә морфологиядә юл уңаенда гына искә алынып үтелә. Чөнки алар телнең төп сүзлек составыннан бераз читтәрәк торалар.

Ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган махсус фәннәр дә бар: ономастика һәм топонимика. Бу фәннәрнең теоретик һәм практик әһәмияте зур, шунсыз алар дөньяга килмәсләр дә иде. Без биредә бары ономастика- кеше исемнәре хакындагы фәнни дисциплинаның төп төшенчәләре турында кыскача сөйләмәкче булабыз. Ономастика тел белемен башка тарихи-иҗтимагый фәннәр белән бәйли һәм шуның белән бергә аның шактый кызыклы, мавыктыргыч яклары да күп.

Исемнәрнең функциясе.

Исемнәрнең җәмгыятьтәге хезмәте шактый күптөрле һәм катлаулы. Мәсәлән, идарә, оешмаларда эш йөртү бик күп кешеләр белән бәйләнгән. Шуңа күрә исем-фамилиясез бер генә документ та булмый, бер генә карар да расланып көченә керми. Исем- фамилия һәм имза документта реаль кешенең урынбасары булып хезмәт итә. Финанс эшендә исем- фамилияләрнең төгәл документлаштырылуы аеруча әһәмияткә ия. Менә бу- исемнең социаль функциясе.

Дөнья- кеше белән, тормыш белән ямьле, диләр. Менә тагын бер кеше дөньяга киләсе. Ата-ана, аңа кирәк-яраклар хәзерләү белән бергә исем дә эзли. Кешегә исем кирәк! Аның белән (зурмы, кечкенәме- барыбер): “Әй, син!” “Әй, кызый (малай)!” дип, яки “ул”, “аңарга”, “аңардан”... дип кенә мөгамәлә итеп булмый бит!!. Кеше, җан иясе буларак, исемсез яши алса да, җәмгыятьтә исемсез яши алмый. Шуңа күрә сәяхәтчеләр иң артта калган кабиләләрдә дә кешенең исеме булуы турында язалар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки кешенең исем –фамилиясе аның чыгышын, нәсел-кабиләсен, милләтен дә күрсәтә.

Ата –ана, баласына исем кушканда, теләсә нинди очраган исемне битараф рәвештә алмый. Үзенең зәвыгы, уй һәм фикерләреннән чыгып сайлый ала, мөмкин кадәр яңгырашлырак исем эзли. Әгәр булганнары гына канәгатьләндермәсә, телдәге сүзләрдән файдаланып, яңа исемнәр төзи. Гөлгенә, Илнур- бу исемнәрдә ата-ананың баласына никадәр мәхәббәте чагыла! Ата- ана үзенең баласында, әлбәттә, яхшы сыйфатлар- матурлык, батырлык, патриотлык һ.б. күрергә тели һәм шундый мәгънәле исемнәр бирә: Илсөяр, Илбатыр, Батырҗан, Илдар.

Борынгы исемнәр.

Безнең ерак бабаларыбыз Илбилге, Илтөзәр, Илбатыр, Илхан, Тимер, Тимеркәй, Тимерҗан, Биктимер, Бикбулат, Илтуган, Айтуган, Арслан, Илбарыс, Батырхан, Айдар кебек исемнәрне ир балаларга батырлык, көчлелек, патриотлык символы итеп куша торган булганнар. Сылу, Айсылу, Гөлбикә, Туйбикә, Сөембикә кебек хатын-кыз исемнәрен чибәрлек, зифа буй символы итеп кулланганнар. Мондый исемнәр хәзер күбрәк тарихи истәлек, җыр, легенда һәм әкиятләрдә генә сакланып калган. Соңрак, болгарлар фарсы һәм гарәпләрбелән аралаша башлагач, безнең телебезгә гарәп-фарсы исемнәре килеп керә. Мәсәлән, бездәге Әхмәт исеме- гарәпчә мактаулы дигән сүз; Гали- бөек, югары; Хатип- сүз остасы, оратор; Гомәр- коручы, төзүче; Шәмсия-кояштай; Камәр- ай дигән сүзләр. Гөлчәһрә ( Гөлчирә) – фарсыча гөл йөзле, Маһруй- ай йөзле һ. б. ш. Мисаллардан күренә ки, кеше белән исемнең мәгънәсе арасында эчке(предметлы) бәйләнеш юк, бары тик ата-ананың шәхси теләкләре кебек очраклы моментлар гына чагыла. “Шәмсия”нең чынлыкта кояш кебек көләч булмавы да мөмкин бит. Шуңа күрә дә: “Бер кешенең исеме Яков икәнен белү белән генә әле мин аның турында катгый берни дә белмим”,- дигән К. Маркс.

Әүвәлге заманнарда кешенең хәтта берничә исеме булган. Бала чакта бер төрле- балалык исеме белән йөрсә, үсеп буйга җиткәч, махсус сынау, ярышлар үткәч, аңа икенче, яңа исем- ирлек, батырлык, геройлык символы буларак, ир аты бирелә торган булган. Мәсәлән, күренекле тюрколог С. Е. Малов игълан иткән кабер ташы язмаларында: “Эр эрдәм атым бар өчүн, бәңкү таш тикә бэртим”- Ир ирдәмлек исемем булган өчен, мәңге таш куя бирдем, диелә. Кайберләрендә исемнәре атап та язылган: “Ир атым- Удун”, “Ир атым- яшь Акбаш”, “Ир атым- Ирән Улуг” һ. б., һ.б. Хәзерге татар телендә сакланып калган “ир-ат булу” тәгъбире шул заманнан сакланып калган булса кирәк.

Югарыда әйтелгән йола Себердәге кайбер халыкларда хәтта 20нче йөзгә кадәр сакланган. Мәсәлән, кешенең тормышында бер вакыйга була, ул бер батырлык күрсәтә, һәм аңа инде яңа исем бирелә. Боларның берсе- төп исем, икенчесе кушамат буларак кулланыла. Тора –бара элеккеге төп исем бөтенләй онытыларга мөмкин. Мәсәлән, “Алтынчәч” легендасындагы Тугзак ананың шәхси исеме дә булгандыр, билгеле. Ләкин һәркем аны ил арасындагы мәшһүр кушаматы- данлы “тугыз улы” буенча атап йөртә. Җикмәргәннең төп үз исеме билгесез, ул да халык биргән героик кушаматы белән йөри.

Төрле халыкларның исем кушу йоласы бик сәер тоелырга мөмкин. Мәсәлән, 30 нчы елларда сөеп укылган “Ташбай” (Ә. Айдар) повестенда казах-кыргыз гадәте болайрак сурәтләнә: “Бала тугач, кендек әбисеме, башка бер өлкән хатынмы, тирмәдән чыга да тирә-якка бага һәм күзенә иң элек ни чалынса, шуның белән баланың исемен билгели. Ташбайның өлешенә төшкән көмеше таш өеме була!..” Казах мәгърифәтчесе Ибраһим Алтынсарин язмаларында берәүнең Күл, Камыш, Каскыр (Бүре), Куй һәм Пычак исемле уллары булуы теркәлгән. Исем кушуның төрле халыкларда охшаш яклары да бар, билгеле. Мәсәлән, әлеге Ташбайның татар телендә- Ташкай, Ташмөхәммәд, русчада Петр( грекча таш дигән сүз) кебек адашларын таба алабыз.

Әгәр бер гаиләдә балалар булмый, я авырып үлә икән: Тансык, Үлмәс, Җанбул, Сөембикә, Виталий ( яшәүчән дигән сүз) , Ждан, Любим, Надежда, Любовь кебек исемнәр кушыла; киресенчә, күп балалылар: Туктамыш, Артыкбикә (М. Әмирнең “Агыйдел”ендәге башкорт кызы Артыкбикә образы), Неждан, Неболюб дип тә куша торган булганнар. Әлбәттә, өстен катлаулар: Алтынбай, Хангильде (хан килде), Әмирзадә, Мирзадә, Байгильде, Дәүләтгильде, Бәхтияр, Асылбай, Геннадий (асыл, яхшы нәселле), Виктор (җиңүче) һ. б. ш. исемнәр кушарга тырышканнар.Түбән катлауларда исә Колчура, Янчура, Карабаш (кол дигән сүз), Карабай, Ходайбирде, Гаптери, Биби, Рябой кебек гадирәк исемнәр таралган. Кайбер исемнәрдә баланың ничәнче булуы да чагыла: Әхәт(1), Сания(2), Рәбига(4), Первуша, Третьяк, Шестак һ. б. ш.

Диннәрнең идеологик нигезе барысында да бер үк булганлыктан,төрле телләрдә параллель: Богдан -Теодор(Тодор) - Феодор(Федор) – Аллабирде- Тәңребирде кебек дини адаш исемнәр дә барлыкка килгән.





Яңа исемнәр.

Октябрь революциясеннән соң туган тормыш исемнәребезгә дә яңа эчтәлек алып килә: Азат, Ирек, Алмаз, Алмазия, Алсу, Бүләк, Гөлия, Нил, Вил, Гыйлемдар, Гөлшат, Дилә, Дамир, Илгиз, Йолдыз, Илсөяр, Таң, урал, Фәнил, Чәчкә, Энҗе һ.б., һ. б.

Гарәп һәм фарсы исемнәреннән нык үзләшкәннәре генә сакланып калган: Булат, Галим, Гали, Газиз, Зифа, Зөлфия, Ләйлә, Ләйсән, Ләбибә, Искәндәр, Нурия, Нәфисә,Мәҗит, Рөстәм, Рәис, Рәшит, Рауза, Сәфәр, Сәйран, Сәлим, Самат, Шәүкәт, Шәриф, Шамил, Наил, Наилә, Фәрид, Зәйтүнә, Фаиз, Әлфия, Җәлил, Җәмил, Җамал һ. б.

Әдәби исемнәр һәм псевдонимнар.

Исем-фамилияләрнең әдәби функциясенә дә бераз кагылып үтик. Иң элек әдәби псевдонимнар хакында бер –ике сүз.

XII- XIII гасырлардан башлап, культура, фән һәм әдәбият үсеше белән бәйле рәвештә аерым әдипләр, шагыйрь, галимнәр үзләренең милләте, туган җире, укыган, сәяхәт иткән, яшәгән урыннары буенча псевдонимнар ала торган булганнар: Гали-әл-Болгари, Котби, Сәяди, Шиһаб Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Гали Чокрый һ. б.

XVIII-XIX гасырларда борынгыдан килгән гарәп нисбәте формалары белән русча ов-ев формалары очраша һәм параллель кулланылалар: Хәлфин, Фәезханов, Назыйров//Насыйри, Ильясов//Ильяси, Халиди, Бигиев, Муса Акъегетзадә һ. б.

Ниһаять, ХХ гасыр башында һәм совет чорында фамилияләрне кыскарту юлы белән әдәби псевдонимнар ясау урнашып китә: Г. Камал(етдинов), Г. Тукай(ев), Һ. Такташ(ев), М. Җәлил(ев), Ф. Кәрим(ов) һ.б. Кайбер очракларда иске традицион алымнар да дәвам итә(М. Гафури, Ф. Кәрими, Җ. Вәлиди) яки традицион һәм яңа алым бергә кушыла( М. Фәйзи, К. Нәҗми) һ. б. Казанлы, Уфалы, Иделле формасындагы псевдонимнар киң кулланылыш ала алмадылар.

Әдәби жанр һәм юнәлешләрнең дә исемнәр сайлауда үз үзенчәлекләре бар. Критик реализм һәм драматургиянең мәгълүм чорларында “ярлык исемнәр” яки “рупор исемнәр”(автор карашын, фикерен турыдан-туры чагылдыра торган исемнәр) кую гадәт була. Хәзер мондый исемнәр, башлыча, балалар әдәбиятында һәм сатирада гына урын ала( Мырауҗан, Сөтбикә, Гөлия, Бибкәй, Әшнәкәй һ. б. ш.).

Г. Тукай, Ш. Бабич иҗатындагы каламбурлар да шуңа якын. Бу алым исемнәрне беркадәр үзгәртү белән капма-каршы сатирик эффект тудыруга исәп тота( “Бәянелхак” реакцион газетасын Г.Тукай “Пиянылхак”, “Тбаныл-хак” дип үзгәртсә, аның редакторы Сәйдәшевны Чәйнәшев дип атый). Хәзер бу адым кулланылмый диярлек.

Ниһаять, исем кушканда, нинди нигезләрдән чыгып эш итәргә соң? Модага иярүдән, очраклы исемнәр кушудан сакланырга, исемнең гадирәк һәм шул ук вакытта аның яхшы мәгънәле булуын күздә тотарга, кеше олыгайгач та әйтергә килешле булуына игътибар итәргә тиешле. Ата- ана кушкан исем кешене гомере буена озата бара. Тормышның бормалы озын юллары буенча үткән вакытта ,бала үз исемен әйтүдән беркайчан да оялырлык булмаска тиеш.

Димәк,һәрбер ата-ана баласына лаеклы исем кушарга ,ә бала шул исемне аклап гомер итәргә бурычлы. Исемнәр турындагы фикеремне күренекле татар язучысы Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәреннән өзек белән тәмамларга телим: “...Сәйрин Сәләхов балачактан ук кеше исеменә җитди карарга өйрәнде. Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле тоела иде. Балачакта аңа: “Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең”,- дип аңлаттылар. Сәйрин ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул - синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың.”

Эшнең практик тикшеренү өлеше.

Кешенең исеме, аларның мәгънәләре белән кызыксыну, гомумән, исемнәрнең нәрсә аңлатуы белән кызыксыну хисләре миндә күренекле татар язучысы М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрен укыгач ,тагын да ныгыды. Бу әсәрнең төп герое Сәйрин Сәләхов кеше исеме, аның изгелеге турында үз фәлсәфәсен булдырган. Дөресрәге, бу фикерләрне аңа гаиләдә сеңдергәннәр.

Мин дә, иң беренче эш итеп, үз исемемнең нинди мәгънә аңлатканын ачыкларга булдым. Шул максат белән китапханәгә юл тоттым, ә китапханәче апа миңа Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” дигән китабын тоттырды. Китапның 66 нчы битеннән Булат дигән исемнең ир бала яхшы корыч кебек нык булсын, дошманнарга бирелмәсен дигән теләктән чыгып кушылганлыгы турында белдем.Бабам белән әбием, әтием белән әнием дә бу исемне миңа нәкъ шундый теләк белән кушканнар.(Кушымта № 2) Исемемне акларга тырышам- спорт белән шөгыльләнәм, бишлегә генә укыйм, әти-әнинең уң кулы да мин.



Исемнәр белән кызыксынуым турында татар теле укытучым белән сөйләштем.(Кушымта № 4.) Ул миңа исемнәр турында шактый кызыклы мәгълүматлар бирде һәм бу кызыксынуымны тикшеренү формасында алып барырга тәкъдим итте. Юнәлеш итеп балаларга кайсы чорда нинди исемнәр күбрәк кушылуын тикшерүне алырга булдык. Балага нинди исем кушарга дигән проблема һәр заманда актуаль булган. Бүгенге көндә дә ят түгел бу проблема. Димәк, эшнең темасы актуаль.

Беренче эш итеп, исемнәр турында әдәбият белән танышырга туры килде. Г. Саттаров китабын, Ф.Фасеевның “Сезнең исемегез нәрсә аңлата?” дигән хезмәтен, “Татарстан яшьләре” газетасының 2009нчы елгы тегелмәләрен, 2004, 2005нче елда чыгарылган “Татар календарен” укып чыгарга, интернет материаллары белән танышырга туры килде.(Кушымта № 3)Эшемнең теоретик өлешен шулай формалаштырдым.

Тикшеренү эшемнең гамәли өлешен Кече Кирмән Җирле үзидарәсе сәркатибе Гәүһәрия Мансур кызы Хөснетдинова ярдәмендә башкарырга туры килде. Җирле үзидарәнең “Хуҗалык кенәгәсе” буенча материаллар табарга мөмкин икәнлеге турында әйтте ул. Элекке елларның (1950-1960) кенәгәләре сакланмаган. Тик шулай да Гәүһәрия Мансуровна бу чорда малайларга күбрәк Мансур, Илсур, Хамис, Хәлим, Кавис, Илфат, Фәргать, Равил, Рафис исемнәре кушылганлыгын әйтте. Тагын шунысы кызык: бу чорда Кече Кирмәндә 14 Хамис исеме кушылган, ә бер генә чакрым ераклыктагы Норма авылында -нибары бер генә.

Кызлар арасында бу чорда Рәшидә, Гөлсәрия, Гөлфия, Зөлфия, Римма, Мәбрүрә, Вәзилә кебек исемнәр бик популяр булган. Норма авылында гына да 1954-1956нчы елларда туган алты кызга Рәшидә исеме кушылган.

1970нче елларда туган балаларга Гөлия, Лилия, Алсу, Гөлсинә, Рифат, Раиф, Илдус, Нәкыйф, Илшат, Ришат исемнәре ешрак кушылган.

1980нче еллар тарихка Илнур, Илназ, Илнар, Илмир, Илүзә, Миләүшә, Эльмира, Эльвира, Ландыш исемнәре белән кереп калган.

1990-2000нче еллар арасында туган балалар арасында минем адаш Булатлар дүртәү теркәлгән, 1997-1999 еллар арасында дүрт Диләрә дөньяга аваз салган, өч Алсу белән дүрт Чулпан да авылдашларымның тормышын ямьләндереп үсеп киләләр.

2000нче еллардан башлап исем сайлауда милләтебезнең асылына, тарихына, динебезгә кайту көчәя бара. “Авылларда яшьләр калмау сәбәпле, балалар аз туа”,- дип, борчылуын белдерде авыл җирлеге башлыгы Хамис Гаян улы Әкбаров. Шуңа күрә бу чорны анализлаганда, авылдашларыбызның читтә яшәүче балалары үстерә торган оныкларының исемнәренә дә тукталырга мәҗбүр булдык. Соңгы ике-өч елда авылыбызда Әмир, Камилә, Әминә, Искәндәр, Айсылу исемнәре популярлашкан. Димәк, әти-әниләр балага исем сайлауның мөһим эш икәнлеген тирәнрәк уйлап эш итә башлаганнар , дигән сүз.

Йомгаклау.

Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә. Димәк, дөньяда татарлар, кеше исемнәренең саны буенча төрекләрне узып, беренче урынны тотучы халык дип, горурланып әйтә алабыз. Шунысы белән аеруча горурланам: безнең якларда заман шаукымына ияреп балаларына Трактор, Октябрина кебек мәгънәсез исемнәр кушучы булмаган. Авылдашларым мәгънәле исем йөртә. Чын мәгънәсендә исемнәре җисеменә туры килә дип әйтергә мөмкин.(Кушымта № 5) Йомгаклау сүзе итеп, галим һәм шагыйрь Гомәр Саттарның “Исемнамә” исемле шигырен китерәм:

Шаһнамә – шаһка багышлау, исемнамә – исемгә,

Шаһның да бардыр исеме, ул да мохтаҗ исемгә;

Күз алдында тотам монда мәгънәнең икесен дә,

Исеме туры килсен дим һәрдаим җисеменә.

Шаһ исеме, зат исеме, һәр адәм исем ала,

Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;

Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,

Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл ала.

Һичшиксез монда бардыр бер тирән сер, тирән тылсым:

Җисем бизидер исемне, җисемне бизи исем.

Адәмнең кылган эше исемен итсә якут,

Данын-атын чикли алмый һичбер вакыт.



























Кулланылган әдәбият.



  1. Г. Саттар-Муллиле. Татар исемнәре ни сөйли. Казан , “Раннур” нәшрияты, 2003.

  2. Ф. Фасеев. “Сезнең исемегез нәрсә аңлата?” Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

  3. М. Юныс. Тозлы җил. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

  4. Татарстан яшьләре” газетасының 2009 нчы елгы тегелмәсе.

  5. Татар календаре. 2004- 2005 нче еллар.























































К у ш ы м т а .





















Кушымта №1

hello_html_m3d7486af.jpg

Хамис бабам исем кую мәҗлесендә.





Кушымта №2

hello_html_2d9fcb29.jpg

Миңа исемне бабай кушкан.

Булат – корыч кебек нык дигәнне аңлата.













Кушымта №3

hello_html_m1d75ef56.jpg

Эзләнү эшемдә интернет материаллары белән кызыксындым.









hello_html_m75c683ad.jpg

Исемнәр белән кызыксынуым турында татар теле укытучым Илфир Рахимшович белән сөйләштем. Ул миңа исемнәр турында шактый кызыклы мәгълүматлар бирде һәм бу кызыксынуымны тикшеренү формасында алып барырга тәкъдим итте.

Кушымта №4.





hello_html_1bd555a8.jpgИсемнәребез җисемебезгә

туры киләме?



Авылдашларым мәгънәле исемнәр йөртә. Чын мәгънәсендә исемнәре җисеменә туры килә дип әйтергә мөмкин.



Кушымта № 5.

18


Краткое описание документа:

Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның мәңгелек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры “Рәйхан”дагы:

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган?-

дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.

 

Татарларда урта гасырларда һәм XVIII-XIX йөзләрдә Рәйхан- киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле(базилик)” һәм “рәхәтлек”, “ләззәт” мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбәт исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миңсылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ.б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр.

Автор
Дата добавления 03.12.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров470
Номер материала 171031
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх