Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа на тему

Научно-исследовательская работа на тему


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Республиканская научно-практическая конференция школьников

Им. Фатиха Карима

 Жизнь и творчество Фатиха Карима



                                                                                            

Научно - исследовательская работа

 

Фатих Кәрим поэмаларында

балалар образының бирелеше.

 



 Выполнила

Шамсутдинова Камила Ирековна

ученица 10Б класса

МБОУ «Лицей 159»

Советского района

Г.Казани.

Научный руководитель:

учитель татарского языка и литературы

Галимуллина Лилия Фаргатовна

 









Казань-2015

Республика күләмендә үткәрелгән Фатих Кәрим исемендәге укучыларның  фәнни-тикшеренү конференциясе







Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы

                                                                                            



Фәнни-тикшеренү эше


Фатих Кәрим поэмаларында

балалар образының бирелеше.

 



Эшне башкаручы:

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы Лицейның 10 нчы Б сыйныфы

укучысы Шәмсетдинова Камилә Ирек кызы

Фәнни җитәкче:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимуллина Лилия Фәргат кызы 









Казан-2015

 

ЭЧТӘЛЕК

I.Кереш

II.Төп  өлеш 

1.  Әдипнең  тормыш юлына кыскача күзәтү

2. Ф. Кәримнең “Тирән күл” поэмасы

3. “Үлем уены” поэмасы

4. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы

 III. Йомгаклау

 IV.Кулланылган  әдәбият

























КЕРЕШ

        "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта. Мин үз халкымның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәм,  үз милләтемне, әти - әниемне, әби - бабамны, туганнарымны, туган телемне яратам. Әдәбият  дәресләре бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Халык авыз иҗатын, язучылар  әсәрләрен өйрәнү, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итүне бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәм, җырлардан илһам алам. Поэзия белән кызыксынам.

 Безнең татар поэзиясе фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем мин. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып, туган илебезне якларга китә.

 Сөйләр сүзләр күпләр алар, иренмичә сөйләсәң;

 Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,

 Үлем турында уйлама, илең турында уйла,

 Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

Эзләнү- тикшеренү эшенең темасы: Фатих Кәрим поэмаларында балалар образының бирелеше.

Теманың актуальлелеге. Фатих Кәрим –татар халкының патриот- шагыйре, Бишбүләк районының горурлыгы. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Балалар образларының Фатих Кәрим иҗатында бирелешен ачыклау бик актуаль темаларның  берсе булып тора.

Тикшеренү объекты. Фатих Кәримнең тормыш юлы, гаилә хәле һәм иҗаты.

Тикшеренү предметы. Шагыйрьнең “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмалары

Тикшеренү максаты. Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү, Фатих Кәрим поэмаларында балалар образының бирелешен ачыклау.

Тикшеренү методлары. Эш барышында эзләнү, шагыйрьнең әсәрләрен уку, булган материалларны, фотоларны өйрәнү, системалаштыру, анализлау.

Төп өлеш.

Ф.Кәрим  заманы  өчен   дини,  укымышлы  гаиләдә  үсә.  Әтисе  Әхмәтвәли  озак еллар  мәдрәсәләрдә  белем  ала,  бай  балаларының  аш-су  әзерләүчесе  булып тамагын туйдыра.  Күп  вакыт  дөнья   гизеп  йөри.  Дингә  ихлас  ышана. Шул темага шигырьләр,  поэмалар  яза.   Үзе  гаҗәп  дәрәҗәдә   ачык  һәм  киң  күңелле  була.  Яшәп килгән   тәртипләрне  яратмый,  байлыкка  кызыкмый,  ярлылыкны  да  хуп  күрми.  Ул заманының  алдынгы  кешесе  булып  танылган,  фәлсәфи  фикер  йөртергә  яраткан. Әниләре  Гөльямал  да  аз  сүзле,  тыйнак,  уңган  хатын  булган.  Бөтен  өй  мәшәкатьләре,  йорт  эшләре  аның  җилкәсенә  төшкән.  Еш  чирләгән. Шуңа карамастан һәрвакыт  күтәренке күңеллелек  саклаган  , эшне  җырлап  кына  башкарган.  Балалары да аның  моңлы  тавышын  тыңларга  яратканнар.  Бу  гаилә  намуслы  хезмәт  белән көн күрә. “Фатих  бигрәк  тә  табигатьне,  Дим  буйларын  ярата  иде.  Таң  белән  балык  кармакларга  барыр  иде.   Көне  буе  ачлы – туклы  йөреп  тә  балыксыз  кайткан  чаклары  аз  булмады.  Бик  җитез,  теремек ,  җырыш  бала булды  ул.  Тугайларда  җиләк  җыярга,  кошлар  сайраганын  тыңларга  әвәс  иде  ул.  Бәлки,  шуңадыр  да  Дим  елгасының  үзенчәлекле  табигатенең  матурлыгы  аңа  нечкә  хисле  шигырь ләр  язарга  этәргеч  ясагандыр.  “  Бу  юлларны  әдипнең  апасы  Гобәйдә  Кәримова  яза.

     Ф. Кәримнең  поэзиягә  булган  мәхәббәте  ата-ана  нигезендә  үк  сиземләнә башлый.  Татар  әдәбиятына  якынрак булырга  омтылуы аны  Казанга тарта .  Дөрес, ул  әдәбият-сәнгатьуку йортына  тугел, бәлки,  абыйсы  тәкъдиме  буенча, җир  төзү  техникумына  укырга керә.  Һәм  менә шул  елларда  (1925-1929) ул  даими яза  башлый . Сигез  ел эчендә (1929-1937) яшь  шагыйрь  ун  китап  чыгара.

       Бөек Ватан  сугышы  чорында  аның  иҗаты  үзенең  иң  югары  ноктасына  күтәрелә  һәм  фашизмга  каршы     көрәш  җыры  булып  яңгырый.   Ф. Кәрим  үзе  теләп фронтка китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң  аны  Көнчыгыш Пруссиядә  барган    операцияләрендә катнашырга   взвод  командиры итеп  билгелиләр.  Антына  тугрылыклы  булып, «Ватаным өчен» дип,  дошманга  каршы  сугыш  кырларында  зур  батырлыклар  күрсәтә.   Сугыш дәвамында  ике тапкыр яралана,  ләкин алгы  сафтан  китми, яңадан  сугышка  омтыла, дәваланып, тагын  көрәшен  дәвам  итә.

    Сугыш  елларында  Ф. Кәрим 150  гә  якын  шигырь, 8 поэма,  2 чәчмә  әсәр,  5  пәрдәле  драма,  җырлар  иҗат  итеп  калдыра. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

Ф.Кәримнең “Тирән күл” поэмасы балалар өчен язылган һәм әкият кебек җиңел укыла торган әсәр. Шигырь белән язылган булса да, сөйләм хикәяләүгә якын. Вакыйга дошман тылында бара. Буранлы көндә Иван бабай белән унбер яшьлек улы Ваня, балта, тимер көрәк алып, бер кешегә дә күренмичә, арт урамнан гына урманга юл тоталар. Урман уртасында, дошманнар үтә торган юлда бер күл бар. Күл, борынгылар әйтүе буенча, бик тирән. Кышын бу күл өстен боз каплый, аның өстеннән фашистларның сугышка корал илтә тоган юллары үтә. Бу юл халыкка бик күп җәзалар китергән, калган актык байлыкны таларга да шушы юлдан киләләр. Бабай белән малай бу төндә дошманнар юлында “тозак коралар”: балта алып, күлнең иң кирәкле җиреннән юл булган бозның байтагын җимерәләр: /Күл булгач, шунсы җайлы/, /Бозлар өчен уңайлы:/Агып китми берсе дә,/Торалар күл өстендә/. Шик төшәрлек җирләргә хәйләкәр карт кар сибә, көрәк белән суккалап элеккечә юл итә. Бабай белән малайга бик авыр була. Шул вакыт аларның бөтен арганнарын оныттырып, юл буеннан шаулап, үкереп, бернәрсә килеп чыга. Ул да түгел, танк бабай белән улы ясаган ялган юлга килеп керә һәм гөберле бака кебек су төбенә китә.

“Тирән күл” поэмасындагы вакыйгалар качышлы уенына якын. Төп геройлары: Иван бабай һәм унбер яшьлек малае - Ваня. Аталы-уллы икесе дә бер үк исемдә. Малайның истә калдырырлык портреты да юк. Сугышка кадәр бәхетле бала була ул: Әти- әни тигезлегендә тәрбияләнгән, гөрләп торган мәктәптә укыган, пионерлар сафына керергә җыенган; яңа бүреге, яңа киез итеге булган. Ләкин бу матур тормышның ямен күреп яшәргә, пионерлар белән сборларга йөрергә, яңа киемнәрен кияргә насыйп булмаган. Бу бәхетнең барын да балаларның күз яшен суыручы явыз немец “талап” киткән, мәктәпне яндырганнар, укытучы апасын хур итеп асып үтергәннәр. Яшь балалы әнисен дә каядыр алып киткәннәр. Өйләрендә бабасы белән авыру билле әбисе генә калган. Бабасын да, үзен дә көн саен Бүре тавы артына тимер юл тазартырга алып китәләр. Фашистлар картларның һәм бала-чагаларның эшләреннән бик оста файдаланалар: /Эшләмәсәң, аталар/,/Эшләсәң, ашатмыйлар/. “Тирән күл” поэмасы әкият стилендә язылган: җиңел генә батырлык эшләнә. Балалар өчен язган бу әсәрендә Фатих Кәрим унбер яшьлек Ваняны башка балаларга үрнәк итеп куя. Әсәрдә батырлык эшләүнең рухландыру функциясе өстенлек итә. Автор фашистларның явыз эшләрен кисүдә, җиңүне якынайтуда балаларның да өлеше бар дигән фикерен җиткерә. Идеясе -шартлар никадәр авыр булса да, үзең һәм туганнарының гомере бәрабәренә совет кешесе: олымы ул, әллә бик яшьме җиңү өчен, киләчәктәге матур, тыныч тормыш өчен бар көчен куйды.

Ф.Кәримне “Үлем уены” поэмасы юмористик планда язылган, ул халыкның тапкыр, көлкеле әкиятләренә якын. Поэмада шагыйрьнең сугыш хәлләрен шаян тонда сурәтли белү сәләте ачыла, ул укучының күңелен күтәрә, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтә. Әсәр 5 иҗекле үлчәм белән язылган һәм сугышның уен түгеллеген снайпер Сөләйман мисалында сөйләүдән башлый. Сөйләм интонациясе, ритмы да җиңел, йөгерек, бала фантазиясе тизлегенә яраклашкан.

Сугышта үлем Кайчак бу үлем

Каршыңа килә, Батырларны да

Ә йоклап йөрсәң Бугазлап ташлый

Кычкырып көлә. Сугыш кырында.

Вакыйга реальлеккә якынайтылган. Немец снайперы мылтыгыннан Сөләйман үлә. Ул – бик оста, мактаулы снайпер була, төз аткан һәм өч йөз фашистны озаткан өчен орден белән дә бүләкләнгән. Ләкин нинди генә батыр булсаң да, сугыш кырында үлемнән качып булмый. Ул үлгән кичне иптәшләре бик авыр кичерә.

Үлем һәм үч алу, вакыйга, чакыру, омтылыш булып, шагыйрьнең һәр поэмасында диярлек, кабатланып бара. Үч алу бурычы бу поэмада полк улы Әхтәмгә тапшырыла. Шаян юмор стилендә фронт картиналары тасвирлана, үлем һәм кеше күңеле, уй-кичерешләре турында шактый фәлсәфи планда фикер йөртелә. Сөйләүче өченче зат булса да, ул Әхтәмнең уйларын “укып”, аның күңелен аңлап сөйли. Әхтәм – поэманың төп герое. Ул - партизан улы. Малай күптән түгел генә бу сафларга килеп кушылган. Снайперлар арасында ул иң яше. Әхтәмгә дә якын дустын югалту бик авыр була. Чөнки ул үзенең әти - әнисенең дә кайда икәнен белми. Сугыш аны иң якын кешеләреннән аерган. Яшъ булуына да карамастан, Әхтәм инде үзен зурларча тота, үзенә нинди зур эш йөкләнгәнен аңлый. Аңа инде хәзер Сөләйман абыйсы кебек куркусыз, батыр булырга, үрнәк снайпер булырга кирәк. Туган ил алдында, мойор алдында сынатырга һич ярамый. Вакыйга кабатлана: Әхтәм – фронтның алгы сызыгында. Монда һәр минут, һәр секунд шыксыз үлем сагалый. Ул тын таңда акрын гына җырлап окопка аш алып кайта. Ләкин аңа тынычлап ашарга насыйп булмый, дошман ядрәсе аның котелогын тишеп үтә. Бу инде үлем якында дигән сүз. Дошман Әхтәмгә атмакчы була. Ләкин Әхтәм хәйлә кора. Әхтәм дошман белән, яки үлем белән уен уйный. Мәкерле дошманны Әхтәмнең хәйләсе җиңә: /Тишек котелок/,/Аның ашы юк/;/Фашист гәүдәсе/,- /Аның башы юк/. Нәни солдатның йөзендә елмаю – канәгатьләнү һәм җиңү билгесе. Әмма тынычланырга ярамый: фронтта җиңү белән үлем янәшә йөри. Әхтәм – үлем юлын аралап баручы зирәк сугышчы, хәтәр язмышы белән укучы күңелен борчып торган шук, шаян малай да: /Ник елмаймасын/,/Ул бит яшь әле/,/Ул бу дөньяда/ /Бик аз яшәде, - дип, автор аны аклап та куя.

Поэма балалар такмагына ошап тора. Иң әһәмиятлесе – төп герое – бала - Әхтәм. Дошман снайперы юк дәрәрәҗәсендә. Мылтык образы да әсәрдә зур һәм иң мөһим образларның берсе булып тора. Сугышта снайпер өчен мылтык аерылгысыз тугры иптәш, уңыш китерүче, батырлык символы булып карала. “Үлем уены”ндагы үлем турында сөйләү сугыш чоры балаларын җитдиләндерә. Сугыш, үлем турында уйланырга мәҗбүр итә.Сугыш турында уйланулар белән беррәттән җыр образы да килеп керә. Сугышта җыр – кешенең аерылгысыз дусты, юлдашы. Еларга ярамаган чагында, ярдәмгә җыр килә; шатланырлык вакыйга булганда да күңелгә җыр тула:

Сугышта була торган вакыйгаларны тулырак ачу өчен поэмага повар образы да килеп керә. Хәтта повар да нәни снайперга честь бирә. Аңа киң күңеллелек хас икәнлеге вакыйгалардан аңлашыла. Сугыш кыры булуга да карамастан, поварда әле шаярту хисләре дә сакланып калган, сүнеп бетмәгән. “Үлем уены” – балаларның рухын чагылдыра торган иң матур әсәрләрнең берсе.

«Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы Фатих Кәрим иҗатында гына түгел, гомумән, сугыш чоры татар шигъриятендә күтәренке рух, киләчәккә ышаныч белән сугарылган иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Халыкның ныклыгын, фидакарьлеген, сөйкемлелеген, мәхәббәт хисенең бөтен авырлыклардан өстенлеген раслау ул вакыт өчен бик тансык иде.

Әсәрнең үзәгендә Фазыл образы. Шагыйрь бу егеттә татар сугышчысының бик матур гәүдәләнешен тапкан. Фазыл сугышка кадәр алдынгы шахтер булган, сугышта да кыю, батыр егет булып танылган. Җитмәсә, гармунчы, җырчы. Чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шүңа күрә кызлар да аңа яратып карыйлар. Госпитальдәге егетләрнең дә Фазылны үз итүләре сизелеп тора. Бу образны А. Твардовскийның “Василий Теркин” әсәренең герое белән тиң куясы килә.

Поэмада бик матур бер бизәк бар, ул –гармун. Үзе кыңгыраулы, үзе яшел, үзе матур тавышлы. Оста Фазыл сыздырып җибәргәндә, ул слодатларның күңел дөньясын тибрәтә. Егетләр түзмиләр, гармунга кушылып җырлыйлар. Йөрәкләрендә йөрткән иң кадерле хисләрен, җырга салып әйткәннәрен сизми дә калалар. Шулай итеп, җыр поэмада бик әһәмиятле хезмәт башкара. Ф.Кәрим җырның халыкчан яңгырашлы булуына нык игътибар итә. Алай гына да түгел, әсәр тукымасына табигый рәвештә халык җырларын да кертеп урнаштыра.

Йомгаклау

Фатих Кәрим – татар шигъриятенең горурлыгы.   Аның  әсәрләрен  халкыбыз  яратып укый.  Ул  гомеренең  теләсә  кайсы  чорында  да  үзенең   шагыйрь  икәнен,  халкына тугрылыклы  булырга  тиешлеген  онытмады.    Фатих Кәримнең балалар өчен язган шигырьләре әле дә яратып укыла. Алар уку һәм сөйләү өчен җиңел һәм кызыклы итеп  язылган.  Мин  аның  шигырьләрен  бик  яратып  укыйм.  Кечкенә  чагымда  әбием  миңа “Гармунчы  аю  белән  җырчы  маймыл”  әкиятен   укый  иде.  Бу  әкият   бүген  дә  минем   хәтеремдә  саклана.  Класстан  тыш  уку  дәресләрендә  без  Ф. Кәримнең  язган  әсәрләрен   кызыксынып  укыйбыз,  шигырьләрен  һәм  әкиятләрен  яттан  өйрәнәбез.  Ә инде  аның  сүзләренә  язылган  “Яз җитә”  җырын  бик яратып  башкарабыз.  Аның  батырлыгына  сокланабыз,  аның  белән  горурланабыз.

        Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.
         Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!

Фатих  Кәримнең  мирасы бүген  дә  татар  дөньясы  өчен  кирәкле ,  ул  бүген  дә халык  күңелендә  яши. Якташлары  аны  онытмый.  Туган авылы  Аетта  әдип  хөрмәтенә  һәйкәл куелган,  урта  мәктәп  аның  исемен  йөртә.    Һәр ел  саен  мәктәптә Ф. Кәрим иҗадына  багышланган  “Ф. Кәрим  укулары “ үткәрелә.





























КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

 

 1. Р. Мостафин. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем ... – “Казан утлары”,  1999, №1,172-180 бит.

 2. К. Ишукова көндәлегеннән. – “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар, 7 бит.

 3. Роза Камалетдинова. Солдат шинеле. – «Сөембикә”, №1, 2009, 36-39 бит.

  4. Фатих Кәримнең тууына 100 ел. Юбилей. – “Мәйдан”, №1, 2009, 99-105 бит.

 5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

 6. Татар язучылары порталы (Интернет-сәхифә)

7. Мәҗитов З. Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. Китәшр., 1963.

8. Кәрим Ф. Әсәрләр. Өч томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 1979- 1981.






 

 


Краткое описание документа:

        "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта. Мин үз халкымның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәм,  үз милләтемне, әти - әниемне, әби - бабамны, туганнарымны, туган телемне яратам. Әдәбият  дәресләре бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Халык авыз иҗатын, язучылар  әсәрләрен өйрәнү, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итүне бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәм, җырлардан илһам алам. Поэзия белән кызыксынам.

 Безнең татар поэзиясе фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем мин. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып, туган илебезне якларга китә.

Эзләнү- тикшеренү эшенең темасы: Фатих Кәрим поэмаларында балалар образының бирелеше.

 Теманың актуальлелеге. Фатих Кәрим –татар халкының патриот- шагыйре, Бишбүләк районының горурлыгы. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Балалар образларының Фатих Кәрим иҗатында бирелешен ачыклау бик актуаль темаларның  берсе булып тора.

Тикшеренү объекты. Фатих Кәримнең тормыш юлы, гаилә хәле һәм иҗаты.

Тикшеренү предметы. Шагыйрьнең “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмалары

Тикшеренү максаты.Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү, Фатих Кәрим поэмаларында балалар образының бирелешен ачыклау.

Тикшеренү методлары. Эш барышында эзләнү, шагыйрьнең әсәрләрен уку, булган материалларны, фотоларны өйрәнү, системалаштыру, анализлау.

                 

    Сугыш  елларында  Ф. Кәрим 150  гә  якын  шигырь, 8 поэма,  2 чәчмә  әсәр,  5  пәрдәле  драма,  җырлар  иҗат  итеп  калдыра.  Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

Ф.Кәримнең  “Тирән күл” поэмасы әкият стилендә язылган: җиңел генә батырлык эшләнә. Балалар өчен язган бу әсәрендә Фатих Кәрим унбер яшьлек Ваняны башка балаларга үрнәк итеп куя. Әсәрдә батырлык эшләүнең рухландыру функциясе өстенлек итә. Автор фашистларның явыз эшләрен кисүдә, җиңүне якынайтуда балаларның да өлеше бар дигән фикерен җиткерә. Идеясе -шартлар никадәр авыр булса да, үзең һәм туганнарының гомере бәрабәренә совет кешесе: олымы ул, әллә бик яшьме җиңү өчен, киләчәктәге матур, тыныч тормыш өчен бар көчен куйды.

               Ф.Кәримне  “Үлем уены” поэмасы юмористик планда язылган, ул халыкның тапкыр, көлкеле әкиятләренә якын. Поэмада шагыйрьнең сугыш хәлләрен шаян тонда сурәтли белү сәләте ачыла, ул укучының күңелен күтәрә, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтә.

                        Поэма балалар такмагына ошап тора. Иң әһәмиятлесе – төп герое – бала - Әхтәм. Мылтык образы да әсәрдә зур һәм иң мөһим образларның берсе булып тора. Сугышта снайпер өчен мылтык аерылгысыз тугры иптәш, уңыш китерүче, батырлык символы булып карала. “Үлем уены”ндагы үлем турында сөйләү сугыш чоры балаларын җитдиләндерә. Сугыш, үлем турында уйланырга мәҗбүр итә.Сугыш турында уйланулар белән беррәттән җыр образы да килеп керә. Сугышта җыр – кешенең аерылгысыз дусты, юлдашы.

«Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының үзәгендә Фазыл образы. Шагыйрь бу егеттә татар сугышчысының бик матур гәүдәләнешен тапкан. Фазыл сугышка кадәр алдынгы шахтер булган, сугышта да кыю, батыр егет булып танылган. Җитмәсә, гармунчы, җырчы. Чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шүңа күрә кызлар да аңа яратып карыйлар. Госпитальдәге егетләрнең дә Фазылны үз итүләре сизелеп тора. Бу образны А. Твардовскийның “Василий Теркин” әсәренең герое белән тиң куясы килә.

        Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.
         Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор
Дата добавления 24.03.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров510
Номер материала 456756
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх