Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Научные работы / Научно практическая работа на тему "Эзлэре калды тарихта"

Научно практическая работа на тему "Эзлэре калды тарихта"

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:





Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

Татар Димскәе урта гомуми белем бирү мәктәбе







Фәнни – эзләнү эше


Эзләре калды тарихта…







Эшне башкарды:

4 нче сыйныф укучысы Маннапова Ләйсән

Җитәкчесе:

укытучы Шәйсолтанова Л.Ә













Эчтәлек


  1. Кереш өлеше.

  2. Төп өлеш. Рәссамыбыз Дефак Рәхмәтинең тормыш юлы һәм иҗаты.

  3. Йогаклау. Рәссамның варислары – укучылар.



























Йолдызлар бит күктә күмәкләшеп,

Төркем – төркем яшәп киләләр,

Ә сүнгәндә менә ялгыз гына,

Берәм – берәм генә сүнәләр...

Сыңар бер йолдызның күпме якты

Биргәнлеге йолдыз иленә,

Ни өчендер, янган чакта түгел,

Үзе сүнгәч кенә беленә...


Кереш


Һәр кешенең үз язмышы, тормыш юлы була. Шушы юлны файдалы, матур итеп узу өчен Ходай биргән талант кына җитми, көн саен үз өстеңдә эшләү, тырышлык кирәк. Бары тик шул чакта гына яңа үрләр яуларга, теләгән хыялыңны тормышка ашырырга мөмкин. Андый кешеләр һәрвакытта да хөрмәткә һәм игътибарга лаек булалар. Бу фәнни – эзләнү эшендә безнең арабыздан киткән авылдашыбыз күренекле рәссам Дефак Рәхмәтинең мирасын яктыртабыз.


Авылыбыздан күп кенә рәссамнар чыга. Болар: Дефак Рахматуллин, Булат Мәрдәнов, Илшат Ишмиев. Алар хәзерге көндә районда гына түгел, ә бәлки республика күләмендә урын тапкан рәссамнар.

Шулар арасыннан мин авылдашыбыз Дефак Рәхмәтинең тормыш юлын, иҗатын кызыксынып өйрәндем.

Дефак абый 1951 нче елда, ул вакытта Баулы районына кергән Татар Димскәе авылында дөньяга килә. Адым саен тормыш аның алдына үзенең зур сынауларын хәзерләп кенә тора. Өч яшьлек вакытында ул клиник үлем кичерә. Бәрәңге ашап утырган вакытта кинәт кенә азык аның тын юлына китә. Ул тончыга, күгәреп ката. Абыйлары елап ишегалдына, инәсе фельдшерга, әбисе күршеләргә ярдәм сорап йөгерешәләр. Әткәсе генә югалып калмый, абыйны тиз генә өстәл өстенә сала да ясалма сулыш алдыра башлый, аягыннан күтәреп селеккәли. Озакламый ул тын алып җибәрә.

Кечкенә чактан ук Дефак абый кыю, җитез, кызыксынучан, тырыш булуы белән башкалардан аерылып тора. Бу сыйфатлары белән күп вакыт ул хәтта туганнарын да гаҗәпләндерә. Аңа алты яшь вакытта әткәсе, искесен сүтеп, яңа өй сала башлый. Гаилә вакытлыча таш келәткә күчә. Беркөнне, өлкәннәр барысы да эшкә киткәч, абый әбкәсе белән генә кала. Кинәт кенә, идән себерә торган җиреннән туктап, әбкәй куркып, нидер укына, өшкеренә башлый. Дефак абый уйлап та тормый: сәкедән, ашап утырган җиреннән сикереп төшә дә, аның янына йөгереп килә. Караса! Буе белән сузылып кара елан ята! Ул тиз генә почмакка сөяп куйган балтаны ала да, еланны башта урталай, аннары тагын да ваграк кисәкләргә тураклап, капчыкка сала һәм авызын яхшылап бәйләп тә куя. Бу кыюлыгына эштән кайткан өлкәннәр дә шаккаталар.

Җиде яшьлек чагында аңа тагын бер язмыш сынавы аша үтәргә туры килә. Гаилә ишле булганга күрә чәй табынын гадәттә сәке өстендә хәзерлиләр. Дефак абыйның урыны самавыр артына туры килә. Инәсе килеп утыруга, сәке аягы янтаеп китә. Абый стена белән сәке арасына төшеп тә китә, өстенә кайнап торган самавыр авып, суы шаулап түгелә. Әткәсе тиз генә аны тартып чыгарып, киемнәрен салдырып, катыкка манчый. Ашыгыч ярдәм машинасы белән район шифаханәсенә озаталар. Бөтен тәнен куыклар капласа да, яшәүгә зур омтылыш абыйның терелүен якынайта. Шифаханәдәге табиплар аның елау түгел, «эҺ» тә итмәвенә аптырыйлар.

Ун яшьләр тирәсендә Димскәй елгасында су коенганда кинәт кенә чоңгылга эләгеп, абый бата башлый: су йота, хәлсезләнә, төпкә китә. Әле дә ярый үзеннән өлкәнрәк күрше малае аны күреп калган була, тиз генә суга сикереп абыйны тартып чыгара. Ярга чыккач, җыелып, һушка китерәләр. Мондый сынаулар аны чыныктыралар, тормышны яратырга, кадерен белергә өйрәтәләр.

Дефак абый кечкенәдән үк тарих, шигърият, астрономия һәм шахмат уены белән кызыксына, рәсем ясарга ярата. Абыйлары һәм күрше малайлары белән шара сугарга, велосипедта йөрергә, чаңгыда, тимераякта шуарга да вакыт таба. Биш яшьлек чагыннан ук ул булачак һөнәрен билгели – рәссам булырга хыяллана. Туган авылы Димскәйнең искиткеч матур урында урнашуы, аның табигатенең гүзәллелеге, кешеләренең яхшы күңелле булуы бәлки аның хыялын тормышка ашыруга этәргеч биргәннәрдер. Балачагын искә алып: «Инәй мине урамга уйнарга куып чыгармаса, рәсем ясаудан аерыла алмый идем»,- ди.

Әткәсе, инәсе гади колхозчылар булсалар да, алар да үз тормышларында күпне күргән, күпне белгән кешеләр булалар. Әткәсе Гатаулла абзый Гражданнар сугышы елларында обоз йөртүче малай була, Икенче Бөтендөнья сугышында алган ярасыннан көчкә генә исән кала. Колхозда беренче булып җиләк – җимеш, яшелчә бакчасы булдыра. Ул үстергән кавын – карбызлар, алмалар турында әле дә сагынып сөйлиләр. Инәсе Гаҗилә мулла кызы буларак, күп авырлыклар кичерә: барлык туганнарын сөргенгә озату, күбесенең анда үлеп калулары, ятимлек, ике тапкыр өйләренең бөтенләй януы, үзенең дүрт баласының үлеме һәм башка газаплар. Гаилә ишле булса да, бик тату тормыш кичерә. Өлкәннәр тырыш булганга балалар да эш сөючән, тырыш, ярдәмчел булып үсәләр.

1968 нче елда Баулыда урта мәктәпне тәмамлагач, Дефак абый Ижевск шәһәрендәге педагогия институтының рәсем – графика факультетына юл ала. Казанның югары уку йортларында белем алучы үзеннән олы ике абыйсы аны үз яннарына чакыралар. Дефак абый Ижевскида бер ел укыганнан соң, Казан сәнгать училищесына күчә. Училищеда укыганда ук ул үзенең осталыгын ачып бирә: төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда актив катнаша, иң яхшы укучылардан санала. Соңгы курста укыганда кечкенәдән үк дуслашып йөргән сыйныфташы Роза апа белән тормыш корып җибәрә. Тату гаилә туган яклары Бөгелмәгә кайтып, рәссамнар остаханәсендә эшли башлый. Шул көннән башлап, алар үз төбәкләрен тагын да матурлау, бизәү эшендә җиң сызганып эшлиләр.

Дефак абыйның рәсемнәрен башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел. Яктылыкка, матурлыкка омтылу кебек хисләрнең ачык буяулар аша бирелүе игътибарны үзенә тарта. Беренче карашка гади тоелган картиналарда тирән мәгънә ята. Алар фәлсәфи яктан уйланырга, дөньяның асылына төшенергә булышалар. 1977 нче елдан башлап, аның картиналары Республика, зонакүләм, Бөтенроссия күргәзмәләрендә урын алып тора. 1989 нчы елда Уфа шәһәрендәге персональ күргәзмәсенә тәкъдим ителгән йөздән артык эше халыкны җәлеп итә һәм бары тик уңай яктан гына бәяләнә.

Безнең әби-бабайлар гомер бакый сарык асраган, тула чикмән кигән, кышын киез итекне салмаган, йон оекбаш, бияләй бәйләүне кәсеп иткән, йортның түрен киез келәм бизәгән. Дефак абый белән Роза апа татар халкының бик борынгыдан килгән шушы киез келәм туку сәнгатен торгызу өстендә дә тырышып хезмәт итәләр. Аларның “Карга боткасы” дигән искиткеч матур келәмен Мәскәүнең Көнчыгыш сәнгать музее,”Сабантуй”ларын Татарстан Дәүләт музее, “Тузганак” әсәрен Уфаның Көнчыгыш музее, ”Кубыз”ларын Казан мәдәният үзәге сатып алган.

Дөньяга ачык карашы, нык холкы аңа сәнгатьтәге, тормыштагы яңа агымнарга бирешмичә, үзенчә яшәргә ярдәм итте. Барысына да ничек өлгергәндер: рәссамнәр берлегенең Бөгелмә берлеген җитәкләү, күргәзмәләр оештыру, картиналар язу, киез-келәмнәр эшләү, тарихи эзләнүләр алып бару, китаплар язу...

Дефак абыйның иҗаты киң кырлы иде. Аның татар халкының килеп чыгышы, теле, гореф-гадәтләре, башка халыклар белән бәйләнеше турындагы күп хезмәтләре аерым китаплар булып дөнья күрделәр. 1999 елда “Канатлы елан” дигән китабы өчен аңа “Рухият” фондының Икенче премиясе тапшырылды. Татар халкының узганы турында “Атлантида балалары”, “Барлыкка килү” дигән оригиналь китаплары да киң җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте.

Ике ел элек шаулы, гөрләвекле яз аенда Дефак абый бакый дөньяга күчте. Үзе китте, аның әсәрләре, шул әсәрләргә өргән җан җылысы калды. Ул җылы хәзерге көндә башкаларны да җылыта, алар күңеленә җылы өсти.



Йомгаклау

Без, мәктәп укучылары, авылыбыздан чыккан күренекле рәссамыбызның эшен дәвам итәбез, киез келәмнәр ясыйбыз. Безнең әби-бабайлар гомер буе сарык асраган. Сарык йоныннан тула оеклар, җиләннәр, оекбаш-бияләйләр, киез итекләр һәм киез келәмнәр ясаганнар. Йон оекбаш, бияләй бәйләүме яки йортның түрен бизәп торган киез келәмме – барысына да татар кешесе иҗади караган, әйберне бизәкләр һәм төсләр белән бизәргә тырышкан. Җанын баеткан.

Киез келәмнәр ясау – борынгыдан ук килгән һөнәр. Бүгенге көндә һәрбер татар авылында, туган авылымда да, киез келәмнәрне хәтерлиләр, ә кайбер авылларда киез басучылар әле дә бар.

Мәктәбебез укучылары бүгенге көндә дә киез келәм басу серләренә өйрәнәләр. Мәсәлән, авыл мунчасы өчен киез эшләпә, мунча алды өчен киез келәм, керләр тутыру өчен кәрзин, мунча тәрәзәсе өчен чиккән пәрдә һ.б. – болар барысы да авылда кирәк һәм аларны эшләү безгә бик кызыклы. Авыл баласы кирәкмәгән әйбер ясарга ашыкмый. Шулай итеп, без гамәли-сәнгать түгәрәге аша үзебез эшләгән әйберләрнең кирәклеген тоябыз

Бу һөнәрләрне, әлбәттә, без технология дәресләрендә дә дәвам итәбез.

Авылда һәрбер яңалык бик тиз тарала. Без киез келәмнәр ясый башлагач, авыл кешеләре дә кызыксына башлады. Күп кенә әти-әниләр үзләре үк мәктәпкә сарык йоны китереп бирделәр. Һәрбер ата-ана баласының һөнәргә өйрәнүен теләп торды. Ярдәм итәргә омтылдылар.

Мин Һәм минем сыйныфташларым шушындый күренекле кешеләр белән бер авылда туып, бер мәктәптә укуыбыз белән горурланабыз, алардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз.










Эзләре калды тарихта…


Маннапова Ләйсән

Бөгелмә районы Татар Димскәе урта гомуми белем бирү мәктәбе,

4 нче сыйныф

Фәнни җитәкчесе – беренче категорияле укытучы Шәйсолтанова Л.Ә.




Районда гына түгел, ә бәлки республика күләмендә урын тапкан рәссам Дефак Рәхмәтинең мирасын өйрәнеп, эшен дәвам итеп, укучыларның һәнәргә өйрәнүе күрсәтелә. Дефак абыйның рәсемнәрен башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел. Яктылыкка, матурлыкка омтылу кебек хисләрнең ачык буяулар аша бирелүе игътибарны үзенә тарта. Беренче карашка гади тоелган картиналарда тирән мәгънә ята. Алар фәлсәфи яктан уйланырга, дөньяның асылына төшенергә булышалар. 1977 нче елдан башлап, аның картиналары Республика, зонакүләм, Бөтенроссия күргәзмәләрендә урын алып тора. 1989 нчы елда Уфа шәһәрендәге персональ күргәзмәсенә тәкъдим ителгән йөздән артык эше халыкны җәлеп итә һәм киң күләм матбугат чараларында ачык чагылыш таба, бары тик уңай яктан гына бәяләнә. Дефак абыйның иҗаты киң кырлы иде. Аның татар халкының килеп чыгышы, теле, гореф-гадәтләре, башка халыклар белән бәйләнеше турындагы күп хезмәтләре аерым китаплар булып дөнья күрделәр. 1999 елда “Канатлы елан” дигән китабы өчен аңа “Рухият” фондының Икенче премиясе тапшырылды. Татар халкының узганы турында “Атлантида балалары”, “Барлыкка килү” дигән оригиналь китаплары да киң җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте.


























Максат:


Түбәндәге сорауларга җавап табу:


1.Кем ул Дефак Рәхмәти?

2.Балачагы ничек узган?

3.Иҗаты күпкырлымы?



Бурычлар:

  1. Рәссамның биографиясен өйрәнү.

2. Нинди фәнни эшләр башкарган

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.10.2016
Раздел История
Подраздел Научные работы
Просмотров32
Номер материала ДБ-247233
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх