Инфоурок Другое Научные работыНаучно творческая работа "Утырып уйлар уйладым" эссе

Научно творческая работа "Утырып уйлар уйладым" эссе

Скачать материал

Татарстан  Республикасы Мөслим муниципаль  районы

Тат.Бүләр урта белем бирү мәктәбе

                                     

 

 

 

 

 

Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды:

Тат.Бүләр урта мәктәбе

китапханәчесе

Исламова Силүзә Гәләй кызы

 

 

 

 

 

                                              

 

 

 

2016

“Китап укысаң белемең артыр, укымасаң белгәнең дә онытылыр” – диелә татар халык мәкалендә.Бу чыннан да шулай, чөнки күбрәк укыган саен, мин үземнең азрак белгәнемне аңлыйм.

Бар нәрсәне читкә куеп торып, китап укыйсы килгән чаклар күп була. Нәкъ тә Г.Тукайның “Китап” дигән шигырендәгечә.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -

 Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам…

Китап уку бит ул безгә рухи ләззәт, тормыш тәҗрибәсе бирә. Безнең буын китаптан, газета – журналлардан башка бер көндә яши алмый. Тормыш безнең алга берсеннән – берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш – табыш итешәсе килгәндә дә иң элек китапка мөрәҗәгать итәбез.

“Укыгыз! Яңа китаптан берәр бит укымаган бергенә көнегез дә булмасын!- дигән Константин  Паустовский.Әйе, без гомер буе укыйбыз.Чөнки китаплар безне балачактан ук урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Китаптагы вакыйгаларны укучы күңеле аша уздыра, андагы геройлар белән бергә шатлана, алар белән бергә кайгыра. Кинодан аермалы буларак китап укуның үзенчәлекле бер ягы бар, аның үзеңә ошаган урыннарын кабат – кабат укып була.

Күбрәк китап укыган саен безнең тел байлыгыбыз арта, сөйләмебез матурлана.

Безнең әби – бабайларыбыз китапны ипигә тиң күреп кадерләгәннәр, хөрмәт иткәннәр. Китап сүзе – иң хак сүз булып саналган.Ул иң кадерле урында сакланган, тузан бөртеге дә кунмаган.

Бала күңеле ак кәгазь дибез.  Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, матур әдәбият аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә яхшырак була.Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.

Рәхимсезлек, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп киткән бу заманда, ялкау, әрәмтамак һәм җиңел генә эшләмичә көн күрергә гадәтләнеп барган кешеләрне күреп үскән балаларда ничек итеп әхлаклылык тәрбияләргә? Ничек итеп бүгенге чор балаларына буыннан-буынга әби-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган күркәм булган кешелеклелек, намус, вөҗдан, гаделлек, тыйнаклык, әдәплелек кебек сыйфатларны тәрбияләргә?

  Җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренеше аеруча яшь буынга тискәре йогынты ясый. Бу юнәлештә эш алып барганда әдәбият фәне зур булышлык итә. Әдәбият сүзе үзе үк “әдәп” сүзеннән килеп чыккан. Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Безне балаларыбызның үз – үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, бер – берсе белән аралашудагы кимчелекләр, начар гадәтләргә тиз ияләшүләре һәммәбезне борчый. Укучыларның рухи – әхлакый сыйфатларын матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп кенә көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Китап уку – әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын аңлау – фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

Без мәктәпне белем йорты, дибез. Ә белем белән китап аерылгысыз. Әгәр дә яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәсәк, мәктәптә үк классикларыбызны тиешенчә өйрәтмәсәк укучыларыбыз надан калыр. Ә инде классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән балалар рухи тамырларыбызны да, тарихыбызның асылын да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән – әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Бу агымга безнең балаларыбыз бик тиз ияләшәләр. Хәзер инде балалар  буш вакытын еш кына компьютер каршында, интернетта үткәрә. Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә. Кайчандыр СССР дөньяда иң күп китап укучы ил булып саналган. Кызганыч, безнең көннәрдә китап укуга ихтыяҗ көннән-көн кими бара. Татар теле укытучылары “балалар китап укымый” дип зарлана. Кызганычка каршы, бу чыннан да, шулай. Минемчә, һәр бала, һәр уку­чы үз халкының язучыларын, шагыйрьләрен, композиторларын, рәссамнарын белеп үсәргә, алар белән горурланырга тиеш. Тәрбия бирү - укытучылар эше генә түгел, ә ата-аналарның да эше. Китапка мәхәббәт балада бәләкәй вакытта ук тәрбияләнергә тиеш. Ә хәзерге замана балаларының кулында кыйммәтле телефоннар, планшетлар.Ата – аналар да кыйммәт бәягә төрле гаджетлар алса ала, ә китапка акчасын кызгана.

Укучы да бит инде ул үзенә җиңелрәкне карый. Интернеттан әсәрнең кыскача эчтәлеген укып килә дә, мин укыдым дип утыра ул.Алар кыскача эчтәлек укып кына, әсәрнең нәрсә турында барганын да , вакыйгаларны да аңламый кала. Нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, безнең сөйләмебезнең үскән булуы, телнең лексик байлыгы белән иркен эш итә алуыбыз бик мөһим.

Мәктәп китапханәчесе буларак балалар китап укымый дигән сүз мине дә борчый. Димәк аларда ничек тә кызыксындыру уятырга кирәк. Иң беренче укучыда китап турында фикер алышуны әңгәмә рәвешендә алып баруны отышлы дип саныйм. Моның өчен мин “Миңа нинди китаплар ошый”, “Яраткан язучым”, “Китап уку өчен 17 сәбәп”, “Минем өстәл китабым” дигән темаларга әңгәмәләр оештырам. Бу очракта укучыны нәрсә кызыксындыра, нинди китаплар ошый, матур әдәбиятка карашын белеп була. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр.Башлангыч сыйныф укучысына матур рәсемле, эре хәрефле китапларны сайлап бирәм. Алар бу яшьтә бик тә кызыксынучан булалар бит.

Урта яшьтәге укучылар белән эшләгәндә аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Алар китапханәдә  сүзлекләр, белешмәләр белән эшләү турында мәгълүматлар ала.Шулай ук китапханәдәге матур әдәбиятка, яңа кайткан газета – журналларга күзәтү ясауны оештырам, китап яңалыклары белән таныштырам. Өлкән сыйныф укучылары инде үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнен тоя, үзләренә туры килгән һәнәрләр белән кызыксына башлый. Укучы һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Өлкән класс укучылар китапны мөстәкыйль сайлый өйрәнергә, китапханәче дөрес итеп тәкъдим итә белергә тиеш.Китапханәдә яңа кайткан китаплар белән таныштырып бару, китап күргәзмәләре ясау, газеталар чыгару да укучыларны китапханәгә тарта.

Хәзерге заман баласын, әлбәттә, компьютердан башка күз алдына китереп булмый. Шуның өчен дә компьютер программаларында эшләнгән төрле презентацияләр,буктрейлерлар, буклетлар,  видеолар эшләү отышлы. Презентацияләр Power Point программасында ясала. Презентацияне тулы бер китапханә дәресе өчен дә эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр укучыны активлаштыра һәм китапханә дәресләрен нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин.Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора. Төрле мультимедион дисклардан татар халкының җәүһәрләре булган җырлар тыңлатып, татар телендә мультфильмнар, татар халык әкиятләрен карап, укучылар татар мәдәнияте белән танышалар, үзләренең дә зәвыкларын, татар мәдәниятына карата кызыксынуларын арттыралар. Китапханә дәресләрендә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә,күзаллауларын үстерә.Үзем белгәннәрне укучыларга да бик теләп өйрәтәм.Бергәләп язучыларның юбилейларына, бәйрәмнәргә презентацияләр ясыйбыз.Хәзер Movie Maker программасы белән китапларга буктрейлерлар ясыйбыз.Анда эшләү укучылар өчен бик кызыклы. Алдан укучыларга китап тәкъдим итәм, бу очракта китап рәсемле булса отышлырак. Китапны укып чыгалар, бергәләп фикер алышабыз, ничек итеп китапны башкалар да кызыгып укырлык итеп план төзибез.Рәсемнәрен сканировать итәбез, текст төзибез һәм видео ясыйбыз.Китапның кыскача эчтәлеген, кызыклы урында туктатабыз. Мондый буктрейлерларны карагач укучыда бу китапны уку теләге туса, без максатыбызга ирешкән булабыз.

Мәктәбебездә язучылар белән очрашулар һәрвакыт булып тора. Безнең Мөслим районы үзе дә язучыларга, шагыйрьләргә бик бай төбәк.Мондый очрашулар балалар күңелендә бик озак саклана.Укучыларыбыз алдан ук әзерлек башлап җибәрәләр.Шигырьләрен ятлыйлар, бергәләп язучылар турында материаллар туплыйбыз, презентацияләр ясыйбыз.

Ел саен апрель аенда китапханә айлыгы игълан итәм. Иң күп китап укучыны, иң күп китап укучы классны билгелим,истәлек бүләкләре тапшырам.Айлык барышында бик күп тәрбия чаралары үткәрелә, конкурсларга йомгак ясала.

Безнең мәктәпнең бик матур бер традициясе бар.Менә берничә ел рәттән мәктәпнең Тукай премиясе тапшыру тантанасы уздырыла.Конкурска әзерлек ел буена дәвам итә. Нәтиҗәсе Тукай туган көнендә билгеләп үтелә.Бу чарада мәктәбебезнең барлык укучысы да катнаша.Укучылар үзләре язган шигырьләрен, язмаларын төрле газета –журналларга җибәрәләр.Кемнең иң кп язмасы басыла, шул җиңүче була.Шуңа күрәдер безнең Тат.Бүләр укучыларының язмалары “Көмеш кыңгырау”, “Авыл утлары” газеталарында һәрвакыт басылып тора.

Әлбәттә, барлык эшчәнлекне бер язмада гына чагылдырып бетереп булмый, ләкин безнең укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез балаларга ныклы бирем бирүдә тырышып эшли.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган  әдәбият

 

 

1.  Хуҗиахметов Ә. Н.  “Педагогика”- югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- Казан: Мәгариф, 2004.

2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Тәрбия теориясе һәм методикасы”: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.-Казан: Мәгариф, 2006.

3. Р.Фәхретдин “Тәрбияле бала” 1999



 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научно творческая работа "Утырып уйлар уйладым" эссе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 403 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.11.2016 704
    • DOCX 26.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Силуза Галаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Силуза Галаевна
    Исламова Силуза Галаевна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4674
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек