Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа "Балалар фольклоры"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 224 курсов со скидкой 40%

Научно-исследовательская работа "Балалар фольклоры"

библиотека
материалов

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

Мөслим муниципаль районы




9 нчы сыйныф укучысы Ханнанова Миләүшә Насир кызының


Балалар фольклоры” темасына фәнни – эзләнү эше

( Н. Исәнбәт иҗаты буенча)



Укытучы: Галимҗанова Халидә Әзһәм кызы.


Фәнни-эзләнү эшенең максаты һәм бурычлары:


- күренекле галим, язучы, фольклорчы Н. Исәнбәтнең иҗади мирасын өйрәнү;

- укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру;

- татар халкының мәдәни-тарихи мирасын, милли-төбәк компонентларын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

- укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Татар әдәбияты күренекле исемнәргә гаять бай. Нәкый Исәнбәт исеме татар язучылары арасында иҗатының күптармаклы булуы белән дә, сәнгатьчә казанышларга байлыгы ягыннан да, озак һәм нәтиҗәле яшәве белән дә аерым бер урын били. Драматург һәм шагыйрь, балалар язучысы һәм либреттолар авторы, фольклорчы һәм телче галим, археограф һәм этнограф буларак, ул гаять зур мирас калдырды. Аның Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк бөреләнгән иҗади эшчәнлеге үзенең тамырлары белән гади халыкның өмет-теләкләренә барып тоташа, якты идеалларны раслау өчен көрәш юлына алып чыга:

Хәзер мин юлдамын-һичтөрле арганлык ирендермәс,

Хәзер мин юлдамын-һичтөрле көч юлдан чигендермәс!” - дип яза Н. Исәнбәт беренче шигырь юлларында.

Н. Исәнбәт әсәрләрендәге эчтәлек һәм форма бедәмлегенең, камиллегенең нигезе - халыкчанлык. “Уракчы кыз”, “Бормалы су” кебек җырларының чын мәгънәсендә халыкныкы булып китүе, ә күпсанлы баллада, поэмаларының һәм драматик әсәрләренең халык иҗаты җәүһәрләреннән иҗади файдаланып язылуы-әнә шуңа бер дәлил.Аның балаларга атап язылган әсәрләре, шулай ук рус һәм чит ил әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемәләре дә укучыларда даими кызыксыну уятты.

Бала чактан ук әкиятләрдә, җыр – такмазаларда, мәкаль-табышмакларда халык рухының тылсымлы көчен күрергә өйрәнгән Нәкый Исәнбәт озак еллар дәвамында фольклор материаллары җыю һәм аларны гыйльми эшкәртү эшенә зур көч куйды. Татар халык мәкальләрен туплаган һәм шәрехләгән өч томлык хезмәте өчен ул Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Гомумән, тел һәм әдәбият тарихы, аеруча фольклор буенча бу киң колачлы фәнни эшчәнлек халкыбызга, фәнебез үсешенә чын бирелгәнлек үрнәге булып тора. С. Хәким, үз вакытында Н. Исәнбәт иҗатын югары бәяләп, түбәндәгечә язган иде: ”Аның кайсы гына әсәрен укыма, һәрбер юлында фольклор рухы. Ул рух халыкның көнкүреше, гореф - гадәтләре, традицияләре эченә алып керә. Сине үз җиреңә, үз халкыңа якынайта, син кеше буларак кемлегеңне, үз урыныңны әйбәтрәк тоя башлыйсың”.

Халык иҗатына мөнәсәбәтен Н. Исәнбәт үзе болай аңлата: ”Язучы булгач, халыкның рухын белергә кирәк. Халыкның рухи байлыгы нәрсәдән гыйбарәт соң? Аның тормыш һәм гадәтләре, күңел таләпләре, табигате, акылы-фигыле нинди һәм ул аларны нинди чаралар ярдәмендә тәгъбир итә-боларны якыннан һәм чыннан белми торып, мин шул халыкның язучысы булуымның мәгънәсен аңламыйм Шуның өчен дә мин аның тел байлыгы, авыз иҗаты белән танышырга, шулар аша халкымның рухи байлыгын, дөньяга карашын, ышануларын, эчке дөньясын белергә материал эзләү өстендә эшләдем”.

Озак вакытлар фольклор җыю һәм өйрәнү язучының иҗатында киң чагылыш таба. Аның “Пескәем”, “Ябалак”, “Куянкай” циклларына караган шигырьләре, “Мырауҗан батыр”, “Елан патша”, “Һәркемнең үз эше” әкиятләре, “Тычканнар җыелышы” мәсәле һәм башка әсәрләре халык рухы белән сугарылган, аларда фольклордан килгән матур шигъри бизәкләр, алымнар һәм образлар мул кулланылган. Балалар фантазиясенә җавап бирердәй күренешләр, маҗаралы сюжет, шаян рух, традицион башлам һәм бетем – болар барысы да, шулай ук, әдип иҗатын халык әсәрләренә якын итә. “Ни өчен ни булган, яки утыз ялган”, “Куянкай”, “Мырауҗан агай хәйләсе”, “Куян маҗаралары” җыентыкларында да халык иҗаты материаллары төп урынны алып тора. Әмма аларны фольклор әсәрләре дип кенә атау объектив бәя булмас. Чөнки Н. Исәнбәт әкиятләрне, мәсәлләрне һәм шигырьләрне турыдан-туры күчереп кенә бирми, үз фантазиясе аша үткәреп, геройларны үзенчәлекле аерым сыйфатлар белән баета, шомарта. Гомумән, балаларның күп сорауларына җавап табардай җирлек булдыра.

Н. Исәнбәт – татар балалар фольклорын ныклап өйрәнгән беренче галим. Балалар фольклоры дип без, башлыча, балалар арасында киң таралган үз традицион иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен атыйбыз.

Татар халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры” төшенчәсе безнең гасырның 20 еллар ахырында гына фәнни кулланылышка кертелсә дә, халык иҗаты әсәрләренең нәниләр телендә борын-борыннан яшәп килүендә шик юк. Балалар телендәге фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслек, җыентыкларга кертү, тәрбия эшендә файдалану 19 нчы йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри, Т. Яхин, Х. Фәезхановларның уку китапларын күрсәтергә мөмкин. Фольклор әсәрләрен махсус җыю һәм бастырып чыгару эшчәнлеге XX гасыр башында колач җәя. Х. Бәдигый, М. Акчура һ.б. тарафыннан җыелган үрнәкләр шул чор матбугат битләрендә дөнья күрә. Революциягә кадәрге чорда балалар иҗатын өйрәнүне юлга салуда Г. Тукайның роле зур була. Ул балалар фольклорын үз иҗатында киң файдалануы белән нәниләр телендәге халык әдәбиятының да зур кыйммәткә ия булуын күрсәтә, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтә.

1940 еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эшенә Н. Исәнбәт ныклап тотына. Бу хакта ул үзе болай дип яза: “Балалар фольклорын җыю, тәртипкә салу бездә махсус өйрәнелмәгән, шуның өстенә, ул кече форма материаллардан торган, авыздан бөртекләп җыелган вак һәм четерекле, озак мәшәкатьле, чүпләмле эш. Шуңа күрәдерме, бу эш арткы планга куеп киленде. Балалар фольклорын җыю, чыгару эшләре буенча бездәге бу сүлпәнлектән ничек тә чыгарга кирәк иде. Педагог һәм әдәбиятчы буларак, мин дә бу хәлгә читтән сәерче булып кала алмадым”. Н. Исәнбәт балалар фольклорын аерым, фәнни юнәлештә өйрәнү эшен башлап җибәрә, беренче тапкыр әлеге фольклорны бергә туплап, төрләргә, жанрларга аерып күрсәтеп, системага салып, бастырып чыгара. Бу юнәлештә беренче хезмәтләре - “Татар халкының балалар фольклоры”, “Табышмаклар” 1941 елда дөнья күрә. Шуннан соң бер-бер артлы “Нәниләр шатлана”(1967), “Балалар дөньясы”(1970), “Отканга мәкаль, тапкырга табышмак”(1973) һ.б. китаплары басыла. Алардагы гаҗәеп дөнья, “Бала һәм табигать”, “Җырлы-сүзле йөз төрле уен” (“Балалар фольклоры”) һәм башка төрле аңарчы өйрәнелмәгән бүлекләр балаларның гына түгел, зурларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. Ул һәр юнәлештәге эшчәнлеген үз фикере һәм белеме белән баета, тормыш тәҗрибәсенә таяна – аның иҗатын тәрбияви һәм гамәли яктан чыгып бәяләгәндә, болар барысы да ачык булып күзгә ташлана. Мәсәлән, 1984 елда нәшер ителгән “Балалар фольклоры” җыентыгының ахырында Н. Исәнбәтнең “Балалар фольклоры нәрсә ул?”, “Татар балалар фольклорын җыю һәм өйрәнү мәсьәләләре”, “Балалар фольклорының тәрбияви роле һәм әһәмияте”, “Мәкальләр, табышмаклар һәм уеннар турында” кебек күләмле фәнни язмалары да урын ала. Гомумән, бу җыентык татар балалар фольклоры буенча моңа кадәр дөнья күргән дүрт җыентыкны берләштереп чыгарыла. Бу китапны кулына алган һәркемнең аның белән бик кызыксынып танышып чыгачагы шиксез, чөнки анда материалның чыганагы, ягъни кайсы төбәктән табылуы күрсәтелгән. Һәркем үз туган җиренең исемен эзли, тапса, сабый баладай шатлана һәм аны кызыксынып укый торгандыр. Шәхсән мин үзем кулыма кергән һәр җыентыктан “Мөслим” сүзен эзләдем. 1967 елда бастырылган “Нәниләр шатлана” китабының кереш сүзендә әдип материалларны кайсы төбәкләрдән җыюын күрсәткән. Бик күп районнар арасында безнең район да аталган. Әмма әсәрләр ахырында “Мөслим районы” атамасы юк. Н. Исәнбәт “...бик күп җирдә таралганнарының урыны күрсәтелмәде...” дигән искәрмә дә биргән, мөгаен, моңа шул сәбәп булгандыр. Ә менә 1984 елгы җыентыкта районыбыздан алынган “Кояшны чакырып әйтү” такмагы бирелгән. Бу балачактан күбебезгә таныш булган “Кояш чык, чык, чык! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка казанда, тәти кашык базарда,”-дип башланучы такмак. Шулкадәр зур һәм иҗатка бай Мөслим районыннан бер бөртек иҗат җимеше генә әдәбият тарихына керү мине бер дә канәгатьләндермәде, һәм мин 1993 елда әдәбият галиме. Р. Ягъфәров тарафыннан төзеп бастырылган “Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры” җыентыгына мөрәҗәгать иттем. Башка районнар белән чагыштырганда бик аз күренсә дә, 8 фольклор үрнәге урын алган бу җыентыкта. Яңа Усы, Әндереш, Ташъелга, Вәрәшбаш, Бәкәбез, Иске Сәет авылларыннан язып алынган санамыш, алдавыч, юаткыч, такмак һәм такмаза үрнәкләре белән бик кызыксынып таныштым. Арада танышлары да, шушы районда туып үссәм дә, моңа кадәр бер тапкыр да ишетелмәгәннәре дә булды. Мәсәлән, күләмнәре зур булмаган берничәсен сезгә дә җиткерәм:

 “Биек тауның башларында сабан сөрә бер карга,

Агыйделдән су апкайттым бастырыклап бер арба”. (Яңа Усы)

 “Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,

Үтеп барган бер кешегә сәлам биреп китәр бу”. (Әндереш)

 “Әттин, пәттин, Пәтмәлетдин, ансык,тансык, там пошел”. (Әндереш)

 “Аладан, боладан, песи йөри елгадан, ах, нех, каләм каш.

Каләм кашка тун тектердем, песи белән тоз гынам.

Син чыгып тор, кыз гынам”. (Бәкәбез)

 “-Мин бер нәрсә сөйлим, син һәр сүзгә “мин дә” дип бар. –Ярар. –Бардым урманга. -Мин дә. -Җыйдым чикләвек. -Мин дә .-Салдым улакка. -Мин дә. -Дуңгызлар ашый калды. -Мин дә”. (Иске Сәет)

Болар белән танышкач, мин үзебезнең авылда яшәп килүче балалар фольклоры белән кызыксынып карарга булдым. Моның өчен әби-бабайларга да, кечкенәләргә дә мөрәҗәгать иттем. Ә мине иң сөендергәне өлкәннәрнең генә түгел, бәлки балаларның да байтак кына санамышлар, такмак-такмазалар белүе булды. Авылыбызда аеруча киң таралган санамышлар:

 “-Зәйни, Зәйни, Зәйнәбем, атны кая бәйләдең?

- Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп”.

 “Әке-пәке, кыек сәке, чәүкә, чыпчык, син кал, бу-чык”.

 “Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Байлар кия төлке тун.

Төлке тунның бәясе-йөз дә кырык ике сум”.

 “Әлчи, бәлчи, әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык, син кал, бу-чык”.

 “Аладан, боладан, песи йөри колгадан.

Алдат, болдат, здоровый солдат.”

Балалар такмакларның “Иртән торып тышка чыксам..”, “Әнә килә автомобиль...”, “Әби, әби, әбәнәк...” дип башланучыларының күп төрле вариантларын беләләр. Шулай ук балалар арасында “Кызым, кая барасың?”, “Әби, кая барасың?” башламы белән бик күп әйтешләр таралган.


Балаларның шактый гына халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныш булулары бик тә сөенечле, әлбәттә. Моның никадәр зур әһәмияткә ия булуын Н. Исәнбәт сүзләре белән дәлиллисем килә: “Минем мәктәпләрдә укыткан чагым, яшь чагым,-дип искә ала ул. -Балаларга җырлар, табышмаклар, мәкальләр җыеп алып килергә кушам. Бу алар өчен ифрат кызык. Гаҗәп рәвештә ярата бит алар андый эшләрне. Туган тел әнә шуннан башлана”. Әйе, туган телебезгә игътибар кимеп, аның бетүгә таба баруы турында сүз куерткан бүгенге көндә олуг әдибебезнең бу сүзләре бик тә әһәмиятле. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар буе тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Күренекле язучы һәм тел галиме М. Мәһдиев әйткәнчә, “...Нәкый ага туплаган балалар иҗаты әсәрләре балаларга гына түгел, өлкән буын кешеләренә дә куаныч китерә...” Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Алар кешене самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Менә шушы киләчәк өчен бай мирасны туплап, Нәкый ага Исәнбәт безгә, бездән соң килер буыннарга тау кадәр хезмәт калдырды. Бүген һәр татар баласы аның язганын белсә генә, үзен чын татар дип саный ала.










Кулланылган әдәбият

  1. Бакиров М. Х. Татар фольклоры. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

  2. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.

  3. Исәнбәт Н. Нәниләр шатлана. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1967.

  4. Исәнбәт Н. Әсәрләр. 1 том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

  5. Исәнбәт Н. Өч матур сүз. “Салават күпере” китапханәсе, 2000.

  6. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1959.

  7. Минһаҗева Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты. Казан, Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003.

  8. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. (Төзүчесе Р. Ф.Ягъфаров) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993.

  9. Сөембикә” журналы. 1999, №12

  10. Ялкын ” журналы. 1994, №12















Балалар фольклоры белән без балачактан таныш булсак та, аның мәгънәсенә һәм әһәмиятенә татар әдәбияты дәресләрендә генә игътибар иттек. Шуңа да укытучым шушы тема буенча материал тупларга кушкач, мин бик теләп бу эшкә алындым. Башта темага кагылышлы материал тупладым, Н. Исәнбәтнең бу өлкәдә искиткеч зур хезмәт куюына инандым. Алда әйткәнемчә, фольклор әсәрләре белән таныша башлагач, үзебезнең җирлектәге материаллар белән кызыксыну туды. Башта районыбыздагы фольклор үрнәкләрен берничә китаптан җыйдым, ә аннан соң инде үзебезнең авылда ниндирәк материаллар бар икән , дигән уй минем үземне дә фольклор җыючы итте. Балалар фольклоры бик тиз истә кала, зиһенне үстерә, тел байлыгын арттыра дип саныйм мин. Шуңа да санамыш, алдавыч, төрле әйтешләрне балаларның күп белүе бик әйбәт күренеш. Мин бу эшне эшләү барышында үзем өчен бик күп яңа белемнәр тупладым, байтак кына мәктәп укучыларының хәтерләрендә балачак уеннарын яңарттым. Мин үземнең язмамны “Бүген һәр татар баласы аның, ягъни Н. Исәнбәтнең, язганын белсә генә, үзен чын татар дип саный ала”, дигән сүзләр белән бетергән идем. Күзәтүләрем буенча нәтиҗә ясап, мин шуны әйтә алам: без үзебезне чын мәгънәсендә татар дип саный һәм татарлыгыбыз белән горурлана алабыз.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-227720

Похожие материалы



2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"