Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Научные работы / Научно-исследовательская работа "Издатели Рамиевы"

Научно-исследовательская работа "Издатели Рамиевы"

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧИСТАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

ИСКЕ РОМАН УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”










hello_html_33db8c2e.gif























Эчтәлек


Кереш өлеш.............................................................3

I бүлек. Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбе....................4

II бүлек. Матбагачылык эшчәнлекләре..................8

Йомгаклау................................................................13

Әдәбият....................................................................14.
























Кереш өлеш.

Татар милли-мәдәни тарихы затлы исемнәргә бай. Бертуган Шакир(1857-1912) һәм Закир(1959-1921) Рәмиевләр иң күренекле шәхесләребездән.

Закир Рәмиев-Дәрдемәнд исеме тирән мәгънәле фәлсәфи, искиткеч нәзакәтле шигырьләре аша таныш.Күпсанлы алтын приискалары хуҗасы һәм иҗтимагый-сәяси эшлекле буларак та ул күпләргә таныш.

Ике бертуганның эш-гамәлләре, фикер-мәсләкләре милләт мәнфәгатенә хезмәт итү, татар халкының аң-мәгърифәтен киңәйтергә омтылудан гыйбарәт булган. Бу изге максатка ирешү өчен Рәмиевләр көчләрен дә, малларын да кызганмаганнар.Аларның әдәплелек һәм тыйнаклык, кешелеклелек һәм киң күңеллелекләре гаҗәеп һәм соклангыч, бу күркәм сыйфатлары һәр заман өчен дә эталон булып торырлык.

Халкыбызның могтәбәр затларыннан берсе – күренекле шагыйрь Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 150 ел тулу уңаеннан фәнни һәм әдәби-мәдәни чаралар уздырылган бу көннәрдә шагыйрьнең үзенең генә түгел, гомумән, Рәмиевләр кавеменең гыйбрәтле тарихын тирәнрәк белү теләге яңара. Әйе, алар – алтын табучылар, татар халкының интеллектуаль үсешендә зур урын тоткан атаклы хәйриячеләр-меценатлар. Алар нәшер иткән "Вакыт" газеты һәм "Шура" журналы үзләре генә дә ни тора!

Хәзер без: “Мәгълүматка ия булу- дәүләткә ия булу,”- дигән әйтемне еш ишетәбез. Элек тә ул шулай булган. Халык арасында мәгълүмат тарату өчен вакытлы матбугат чаралары уйлап чыгарылган. Матбугат исә халыкның үзаңын күтәрергә ярдәм итә.


I бүлек. Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбе.


Мәгълүм булганча, Рәмиевләр шәҗәрәсен төзү буенча эшне Ризаэтдин бине Фәхретдин башлап җибәрә. Аннан соң бу эш белән үз вакытында Казанда Исмәгыйль Рәми (1895-1969), Мәс­кәүдә Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Рәмиев (1918-1994), Оренбургта тө­бәкне өйрәнүче Мәдинә Рәхимкулова һәм үзебездә язучы Лирон Хәмидуллин шөгыльләнә.

Закир Рәмиев- Дәрдәмәнд 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасына кергән Җиргән авылында дөньяга килә. Бабаларының туган җире Татарстанның хәзерге Әлмәт районындагы Тайсуган авылы. Бабасы Габделкәрим шушы Зәй төбәгендә берникадәр вакыт мәчет имамы вазифасы да үти. Аннары Агыйдел елгасы буенда яңа төзелә башлаган Эстәрлетамак , Җиргән тарафларына китеп, шунда сәүдә эшенә керешә. 1851 елда Җиргәнгдә вафат була. Аның улы Мөхәммәдсадыйк (1828-1892) Җиргәндә сәүдә итә. 1869 елда шул ук губернаның Орск өязендә бөлгенлеккә төшкән бер рус кешесеннән алтын приискасы (кечерәк шахта) сатып ала. 1850 елда шул төбәк морзасы Әбелмөхәммәд Дашков кызы Ханифәгә өйләнә. Аларның биш баласы туган. Шулардан халык теленә кергәннәре Шакир (Мөхәммәдшакир, 1857-1912) белән Мөхәммәдзакир була. Садыйк хаҗи алар мирасына егермеләп прииска калдыра. 1917 елга кергәндә Шакир варислары белән Закир кулында да шул чама алтын шахталары теркәлгән. Гадәттә алар искергәннәрен ябып, яңа приискалар да ачканнар. Мәсәлән, Мәҗит Гафуриның “Шагыйьрнең алтын приискасында ” повестендә тасвирланган вакыйгалар шундый яңа ачылган чыганаклар җирлегендә бара. Повестьтә әйтеп үтелгән “ат башы хәтле” алтын түнтәре рәсми документларда 24.3 килолы самородок дип языла. 1896 елдан башлап ул җирдә алты прииска ачыла, Балкан исемендә зур авыл барлыка килә.

Закир Төрикиядән кайканнан соң, 1882 елның кышында Мәхүбҗамал Борнаевага өйләнә. Борнаевлар Орск шәһәренең иң эре сәүдәгәрләре. Шагыйрьнең кайнатасы Мостафа Мәскәү фабрикантлары Морозовлар белән дә эш йөрткән. Урал төбәгенең Эрбет ярминкәсендә үз кеше саналган. Рәмиевләр дә ул елларда Орскида кызыл мал (галантерея, тукыма) белән сату итәләр. Димәк, Борнаевлар белән бәйләнештә торалар.

Мәхүбҗамал(1863-1943) үз чоры өчен ярыйсы ук укыган кыз була. Соңрак ул Оренбург янәшәсендәге Каргалыда, приискаларга караган авылларда мәктәпләр ачуга һәм тотуга торудан-туры катнаша. Сеңлесе Махруй да соңрак Орск каласында махсус кызлар мәктәбе оештыра һәм шунда укыта.

Закир белән Мәхүбәнең сигез баласы туган. Менә ул балалар исемлеге: Өммегөлсем Камалова(1883-1921), Искәндәр (1886-1943), Рауза Яушева(?-1938), Зәйнәп Вәлиева (1891-1977), Гариф (1893-1971), Җәгъфәр (1895-1976), Морад (1898-1918).

Мәхүбҗамал, ире үлгәч, 1938 елга чаклы Искәндәр, аннары Зәйнәп тәрбиясендә Баймакта һәм Уфада яши. Шушында 1943 елда вафат була. Кызганычка ки , 10-15 еллап бер шәһәрәдә гомер иткән язучылардан һәм әдәбият белгечләреннән аның язмышы белән кызыксынучылар, Дәрдәмәндкә багышлап истәлекләр язып алучылар булмаган.

Кызларыннан Өммегөлсем белән Рауза үз чорының җитешле сәүдәгәрләре йортына кияүгә бирелә. Өлкәне Оренбург сәүдәгәре Гариф Камаловка, кечесе Троицкий байлары нәселеннән Мөхәммәд Вәли Яушевка. Өммегөлсем 1921 елның көзендә Оренбургта тиф авыруыннан үлә. Дүрт кызы кала. Иң кечеләре, Галия 1948 елда Ашхабадта җир тетрәү вакытында улы белән бергә һәлак була. Галия белән Кафия Искәндәр абыйлары гаиләсендә тәрбияләнәләр. Рауза 1930 елларда әнисе һәм абыйсы белән бергә Баймакта яши. Шунда 1938 елда вафат була.

Шагыйрь йортына иң күп борчу, кайгы- хәсрәт китергән балаларыннан Гариф белән Морад булгандыр, мөгаен. Гарифне Дәрдәмәнд үзе елның җәй башында Белгьиянең Льеж шәһәрендәге техник университетка илтеп урнаштыра. Шакир агасының улы Әхмәт- Мидхәт шул югары уку йортында инде 2 ел укыган була. 1914 елның августында Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, бу балалар чит илдә калалар. Рәмиевләрнең ике йорты да алар өчен бик борчыла, ләкин бернинди чара да күрә алмыйлар. Дәрдәмәнд алар язмышыннан бихәбәр рәвештә бу дөньядан китеп тә бара. Студент Рәмиевләр исә ике сугыштан да исән- аман котылалар.

Кече уллары Мародның язмышы исә тагын да аянычрак. Сөйләүләренә һәм истәлек язмаларына караганда, Морад Закир һәм Мәхүбәнең генә түгел, барлык Рәмиевләрнең диярлек иң сөекле заты булып үсә. Бик иркә була. Гражданнар сугышы башлангач унтугыз яше тулмаган Морад үз теләге беләнме, яки иптәшләренә иярепме, атаман Дутов оештырган казачий полкларның берсенә килеп эләгә. Оренбург, Орск төбәкләрендә барган каты сугышларда катнаша. Дөрес, аның гомерен дә утлы ук та, зәһәр кылыч та чикләми. Орск өязендә барган сугыш- бәрелешләр вакытында ул авырып госпитальгә эләгә, шунда тифтән үлә.

Искәндәр Рәмиев, Гермениядә җирнең казылма байлыклары белгечләрен әзерләүче югары уку йортын тәмамлап, 1914 елда иленә кайта. Бертуган Рәмиевләрнең ир балалары барысы да “Хөсәения” мәдрәсәсенең рөшди өлешен тәмамлыйлар. Шуннан соң кайсылары гимназиядә, бер ишесе реаль училищеларда белем алалар. Искәндәр, мәсәлән, Петербург гимназиясенә укырга җибәрелә. Немец телен яхшырак үзләштерү өчен анда бер немец гаиләсендә яши. Иленә кайткач Искәндәр 1914-1919 елларда үз приискаларында эшли. Оренбург төбәгендә Совет хакимияте урнашкач- дәүләт карамагындагы оешмаларга эшләргә күчә. 1925 елда аны “Башкирзолото” трестының Баймактагы бакыр рудасын һәм алтын комын эретү заводына баш белгеч итеп билгелиләр. 1938 елда икенче мәртәбә кулга алынганчы ул шул трестның төрле оешмаларында эшли. 1943 елда Томь елгасы буендагы бер лагерьдә вафат була.

Рәмиевләр варисларының беренче мәртәбә кулга алынуы 1929 елга карый. Соңрак ачыкланганча, аның төп сәбәбе- Балкан авылында җиргә күмелгән яртышар потлы ике алтын “кирпече”нең табылуы булса кирәк. Чиләбе төрмәсендә сигез- тугыз ай чамасы утыручылар Искәндәр белән Зәйнәп, аннан иң иртә котылучы Җәгъфәр була.


II бүлек. Матбагачылык эшчәнлекләре.


Милләт уянсын дисәң, аның үз матбугатын булдыру кирәк”, дигән фикер безнең татар зыялылары арасында унтугызынчы йөз башында ук барлыкка килә. Әмма патша түрәләренең колониаль сәясәте татарга үз матбугатын ачарга ирек бирми. Йөз еллык көрәш фәкать егерменче гасыр башында гына уңай хәл ителә.

Шундый көрәш агымында торучылар арасында элекке морзалар нәселеннән чыккан Рәмиев байлар да бар. Бертуган Шакир белеән Закир Рәмиевлар XІX гасырның сиксәненче елларында ук матбугат ачарга теләкләре барлыгын сиздерәләр. Закир Рәмиев Төркиядә белем өстәп йөргән вакытта ук ике бертуганның шул хакта үзара хәбәрләшүе мәгълүм. Шакирның энесенә язган хатларында китап басу эше белән кызыксынырга кирәклеге дә әйтелә. Закир исә абыйсына Төркиядә чыккан газеталарны җибәргәләп тора.

Төркиядән кайтышлый Закир, Бакчасарайга кереп, “Кырым бәге” Исмәгыйль Гаспринский белән дә очрашкан булса кирәк. Татарча газета чыгару уенда булган Исмәгыйль морза белән киләсе көздә үк Казанда бергә туры килүләре очраклы түгелдер. Исмәгыйль бәйне Казан укымышлылары һәм яшьләре белән очраштыру өчен дип, алар монда зур гына бинаны үз исәпләренә арендага алалар. Ләкин чакырылган вакытка очрашырга килүче булмый. Казан татарларын ни өчендер Кырым морзасының эш-гамәлләре кызыксындырмый. Буш залда алар дүртәү- Исмәгыйль бәй, Шакир белән Закир Рәмиевлар һәм очраклы рәвештә Казанга килеп чыккан бер Кавказлы мөселман гына кич буе гапләшеп утыралар. Шул рәвешле, киләсе елдан элекке Кырым ханнары башкаласы Бакчасарайда чыга башлаячак “Тәрҗеман” ның түәге иганәче һәм әбүнәчеләре исемлегендә фәкать Рәмиевлар фамилиясе генә теркәлә.

Соңрак алар да үз газеталарын чыгарырга талпынып карыйлар. Ләкин патша түрәләре Идел-Урал төбәге татарларына андый мөмкинлек бирүдән тыела. Галимҗан Ибраhимов, “Революция тарихына материаллар” исемле хезмәтендә (1922) шундый фактларга тукталып, түбәндәге сүзләрне китерә: “Безнең Идел-Урал буенда газета чыгару өмиде ул заманда байтак кешеләрнең башларында булган. Рәшид казый(Ибраhимов), hади Максуди, мәрхүм Шакир вә Закир Рәмиевлар, тагын әллә кемнәр ул караңгы вакытларда төрлечә исемнәр белән бер газета булдыру турында кузгалганнар. Ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән”.

1905 елгы халык күтәрелешеннән соң илдәге вәзгыять бераз үзгәрә. Россиядәге төп халыкларның берсе булган татарларга да үз телләрендә газета-журналлар нәшер итү мөмкинлеге дә тудырыла. Шушы форсаттан иң әүвәл империянең башкаласында яшәүче, патша җәнапларына сакчы хезмәтен үтәүче мөселман гаскәриләренең дин башлыгы булып торган хәрби ахун Гатаулла Баязитов файдалана. 1905 елның 2 сентябрендә аның “Нур” газетасының тәүге саны басылып чыга. (Мәгълүм “Патша манифесты” игълан итүдән бер ай чамасы алдарак. Милли телләрдә газета- журналлар нәшер итүгә рөхсәт бирүче рәсми фәрманга шул елның 24 ноябрендә кул куела.)

Газетаның беренче саны типографиядән 21 февральдә чыга. Исмәгыйль Рәмиевның “Вакытлы татар матбугаты, Оренбургта чыга. Барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйварында туктала.”

Рәмиевлар 1907 елның декабрендә “Шура” журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга. Беренче саны 1908 елның гыйвар башында дөнья күрә. “Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевлар”. Шул ук документта мөхәррире дип Ризаэтдин Фәхретдинов күрсәтелгән.

И. Рәмиевның “Вакытлы татар матбугаты” китабында “Шура” журналының 1918 елның башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә. Һәр саны зур форматта 36 битле булып, вакыт-вакыт рәсемнәр белән баетылып басылган. “Әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Татар журналлары арасында иң күренеклесе. Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды... Техник эшләнеше ягыннан да заманында һичшиксез беренче урынны тотты”, дип яза Исмәгыйль Рәмиев. Журнал беренче елында шулай ук “Кәримов, Хөсәенев вә шөрәкәсе” басмаханәсендә басыла

Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Ярулла Вәли һ.б. эшлиләр. Читтән торып алар эшендә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Ярулла Биги, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Галиәсгар Гафуров- Чыгътай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, “җәмәгать хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар”. Ул чор матбугатын тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикернечә, Рәмиевләр нәшер иткән “Вакыт” газетасы белән “Шура” журналы битләрендә бөек Тукаебызның йөзгә якын әсәре урын алган икән.

Кәримовларның басмаханәсе ярыйсы ук таушалган була. Хәрефләр еш алышынмый, арзанлы кәгазь һәм начар буяулар кулланыла. Рәмиевләр дә бу басмаханә эшеннән бик үк канәгать булмыйлар һәм үз типо-литографияләрен ачу хастәренә керешәләр. Дәрдәмәнд йорт- утарының иркен ишегалды почмагында, арттагы Вороная урамында бина сатып алына, заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. 1908 елның декабрь башында ул басмаханәдә тәүге китап- Ризаэддин хәзрәтнең “Мөхәммәд галәйһиссәлам...” хезмәте басыла. “Вакыт” белән “Шура” 1909 елның 1 гыйвареннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар. “Вакыт” басмаханәсе” мөхере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә. Басмаханә 1918 елның гыйвар ахырларына кадәр Рәмиевләр карамагында эшли. Аннары Совет дәвере матбугатын нәшер итүгә кулланыла. 1920- 1925 елларда, Ренбург Казакъ Совет автономияле республикасының башкаласы булып торганда, шул басмаханәдә кардәш казакъ халкы телендә чыккан газета- журналлар һәм китаплар басыла.

Мондый басмаханә булдыру хакында Шакир Рәмиев 1899 елда Санкт- Петербургта, Кырым морзасы Ильяс Бораганский типографиясен карап йөргән вакытта ук ниятләнгән була. Ул басмаханәдә эшләүче “Госман Нури Акчукраклы әфәнде” белән якыннан танышып китүләре дә шул елгы март көненнән башлана.

1910 елларда Оренбургта нәшер ителгән кайбер рус һәм казакъ вакытлы матбугаты да шул басмаханәдә чыккан. “Казакъ” газетасы (Оренбург, 1913-1918), казакъ телендә сигез исемдә китап та (шулар арасында казакъча беренче повесть “Көргенде бала”да ) “Вакыт” типографиясендә басыла.

Рәмиевлар милләт мәнфәгатен истә тотып эшләгән байтак кына башка гамәлләре дә бар. Әйтик, алар элекке Оренбург губернасының көнчыгыш тарафындарак урнашкан дистәләгән авылда мәчетләр төзеткән, мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар.

1906 елда Закир Рәмиев- Дәрдәмәндне Оренбург халкы Россиянең Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлый. Дөрес, Думаның бу беренче чакырылыш депутатлары озак эшләми- беренче утырышлары шул елның 27 апрелендә, соңгысы июль башында үткәрелә. Бу чакырылышта катнашкан биш йөз чамасы депутат барлыгы тугыз мәртәбә бергә җыела. Трибунадан ил башлыкларының башбаштаклыклары турында күп сөйләнә. Мәгәр, алар мөһим карарлар кабул итәргә өлгермиләр. Николай ІІнче шул елның 8 июлендә бу “тотнаксыз” депутатлар төркемен тарату, Думага яңа сайлаулар уздыру турында фәрман бирә.

1917 ел якынлаша. Шул елның февралендә оештырылган “буржуаз революция”дән соң Дәрдәмәнднең янә дәртләнеп китүе, милли хәрәкәт вакыйгаларында бик теләп катнаша башлавы күзәтелә. Ул яшәреп киткәндәй була. Казан халкы өчен җәһәннәм читендәрәк саналган ерак Оренбург, Орск каларыннан ике-өч мәртәбә милли башкалабызга килә. Шул елның июль аенда Казанда уздырылган Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае эшендә катнаша.

Дәрдәмәнд соңгы тапкыр Казанда 1919 елның гыйнвар аенда булып китә. Татар язуын камилләштерүгә багышланган конференция эшендә катнаша. Унынчы елларда ук гарәп язуын камилләштерүгә карата үз фикерен матбугатта белдергән Дәрдәмәнд бу чарадан читтә кала алмагандыр, күрәсең. Милләтнең киләчәк язмышын җиңеләйтү өчен дип байтак уң эшләр башкарган куш йөрәкле зыялы затның соңгы изге гамәле шушы буладыр....

















Йомгаклау

Басмаханә һәм бертуган Рәмиевләр нәшер иткән журнал белән газета татарга һәм аңа карындаш булган халыкларга уңышлы гына хезмәт иткән. Ул халыкларның мәдәни вә иҗтимагый үсеше өчен көрәшкән. Оештыручыларының изгениятен үтәгән. Рәмиевләрнең матбугат эшчәнлеге өстәмә керем- табыш авыл нияте белән башкарылмаганлыгын байтак замандашлары билгеләп үтә. Аларның бу эшкә керешкәндәге төп максаты милләт мәнфәгатен кайгыртуга, татар халкының үзаңын үстерүгә юнәлтелгән була. Һәм алар үз максатларына ирешәләр дә: “Вакыт” белән “Шура” татар халкы арасында гына түгел, безгә кардәш казакъ , каракалпак, үзбәк, һәм Кавказ төбәге төрки милләтләре арасында да абруйлы матбага үрнәкләренең алгы сафында була.

Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә яшәү чорында (1883-1921) Дәрдәмәнд халык мәнфәгатен күздә тоткан байтак кына җәмгыяви эшләр дә башкарган. Берничә тапкыр Оренбург шәһәр думасына сайланган. Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсенең тышкы идарәчеләре һәм иганәчеләре исемлегендә бертуган Рәмиевлар фамилиясе янәшә килә. Алар шулай ук үз төбәкләрендәге берничә хәйрия җәмгыятенә мохтаҗ укытучылар һәм шәкертләргә хәйрия кылучы җәмгыятьнең рәисе вазифасын да башкара. Хатын-кызларга ярдәм кылучы шундый оешманың башында аның кызы Зәйнәп Вәлиева тора.

1918 елның февраль урталарында Дәрдәмәнд, хатыны Мәхүбҗамал белән бергә, Оренбургтан өч йөз илле чакрымга көнчыгыштарак, Себер тарафындарак булган Орск каласына чыгып китә. Һәм инде кабат үз йортына әйләнеп кайта алмый. 1921 елның 9 октябрь көнендә тиф авыруыннан вафат була. Шул ук авырудан гомере өзелгән өлкән кызы Өммегөлсемне Оренбург шәһәрендә җирләп кайтканнан соң берничә көн үтүгә...



Әдәбият

1.Бертуган Рәмиевләр:Фәнни-биографик җыентык.-Казан, 2002.

2.Хамидуллин Л. ”Милләт уянсын дисәң...”//Казан утлары.- 2009.-№11.

3.Рәмиевләрнең “Вакыт” газетасы// Гасырлар авазы.- 1999.- №1/2.

4.Хисамов Н. Дәрдмәнд: Тормышы һәм иҗаты турында очерк// Казан утлары.-1989.-№12.

5.Хәмидуллин Л. Матбагачы Рәмиевләр// Мәгариф.-2000.-№2.























Тезис

Халкыбызның могтәбәр затларыннан берсе – күренекле шагыйрь Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 150 ел тулу уңаеннан фәнни һәм әдәби-мәдәни чаралар уздырылган бу көннәрдә шагыйрьнең үзенең генә түгел, гомумән, Рәмиевләр кавеменең гыйбрәтле тарихын тирәнрәк белү теләге яңара. Әйе, алар – алтын табучылар, татар халкының интеллектуаль үсешендә зур урын тоткан атаклы хәйриячеләр-меценатлар. Алар нәшер иткән "Вакыт" газеты һәм "Шура" журналы үзләре генә дә ни тора!

Мәгълүм булганча, Рәмиевләр шәҗәрәсен төзү буенча эшне Ризаэтдин бине Фәхретдин башлап җибәрә. Аннан соң бу эш белән үз вакытында Казанда Исмәгыйль Рәми (1895-1969), Мәс­кәүдә Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Рәмиев (1918-1994), Оренбургта тө­бәкне өйрәнүче Мәдинә Рәхимкулова һәм үзебездә язучы Лирон Хәмидуллин шөгыльләнә. 1905 елгы халык күтәрелешеннән соң илдәге вәзгыять бераз үзгәрә. Россиядәге төп халыкларның берсе булган татарларга да үз телләрендә газета-журналлар нәшер итү мөмкинлеге дә тудырыла. Шушы форсаттан иң әүвәл империянең башкаласында яшәүче, патша җәнапларына сакчы хезмәтен үтәүче мөселман гаскәриләренең дин башлыгы булып торган хәрби ахун Гатаулла Баязитов файдалана. 1905 елның 2 сентябрендә аның “Нур” газетасының тәүге саны басылып чыга. Газетаның беренче саны типографиядән 21 февральдә чыга. Исмәгыйль Рәмиевның “Вакытлы татар матбугаты, Оренбургта чыга. Барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйварында туктала.” Рәмиевлар 1907 елның декабрендә “Шура” журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга. Беренче саны 1908 елның гыйвар башында дөнья күрә. “Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевлар”. Шул ук документта мөхәррире дип Ризаэтдин Фәхретдинов күрсәтелгән. И. Рәмиевның “Вакытлы татар матбугаты” китабында “Шура” журналының 1918 елның башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә. Һәр саны зур форматта 36 битле булып, вакыт-вакыт рәсемнәр белән баетылып басылган. “Әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Татар журналлары арасында иң күренеклесе. Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды... Техник эшләнеше ягыннан да заманында һичшиксез беренче урынны тотты”, дип яза Исмәгыйль Рәмиев. Журнал беренче елында шулай ук “Кәримов, Хөсәенев вә шөрәкәсе” басмаханәсендә басыла. Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Ярулла Вәли һ.б. эшлиләр. Читтән торып алар эшендә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Ярулла Биги, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Галиәсгар Гафуров- Чыгътай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, “җәмәгать хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар”. Ул чор матбугатын тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикернечә, Рәмиевләр нәшер иткән “Вакыт” газетасы белән “Шура” журналы битләрендә бөек Тукаебызның йөзгә якын әсәре урын алган икән.Кәримовларның басмаханәсе ярыйсы ук таушалган була. Хәрефләр еш алышынмый, арзанлы кәгазь һәм начар буяулар кулланыла. Рәмиевләр дә бу басмаханә эшеннән бик үк канәгать булмыйлар һәм үз типо-литографияләрен ачу хастәренә керешәләр. Дәрдәмәнд йорт- утарының иркен ишегалды почмагында, арттагы Вороная урамында бина сатып алына, заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. “Вакыт” белән “Шура” 1909 елның 1 гыйвареннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар. “Вакыт” басмаханәсе” мөхере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә. Басмаханә 1918 елның гыйвар ахырларына кадәр Рәмиевләр карамагында эшли. Аннары Совет дәвере матбугатын нәшер итүгә кулланыла. 1920- 1925 елларда, Ренбург Казакъ Совет автономияле республикасының башкаласы булып торганда, шул басмаханәдә кардәш казакъ халкы телендә чыккан газета- журналлар һәм китаплар басыла.





















Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел История
Подраздел Научные работы
Просмотров19
Номер материала ДБ-245554
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх