Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Научно-исследовательская работа « Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанында кыйммәтле ташлар»

Научно-исследовательская работа « Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанында кыйммәтле ташлар»

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


КАЮМ  НАСЫЙРИ ИСЕМЕНДӘГЕ XIV ТӨБӘКАРА ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ УКУЛАРЫ





Фәнни-тикшеренү эше


« Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанында кыйммәтле ташлар»


                                                                   

                                                                  Автор: Мусина Элина Альфинат кызы,

                                                                  Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми

                                                                  белем бирү мәктәбенең

                                                                  9 нчы сыйныф укучысы



                                                                 Фәнни җитәкче: Кәримова Лидия  

                                                                 Илдус кызы,

                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               







2016 нчы ел

Эчтәлек



 I. Кереш .                                                                                                                       

II . Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанында бирелгән асылташ атамалары.

1. Лөэлөэ атамасы .

    2. “Дөрр-ү мәрҗан” тезмәсе .                       


    3. Кызыл якут -дастанда кулланылу ягыннан өченче урында


4. Нәрсә ул гакык һәм ни өчен Кол Гали аны дастанында уңышлы куллана?

III. Йомгаклау                


IV. Кулланылган әдәбият                                                                                

                                     

























  1. Кереш                                                                                                  

    Урта гасырлар Шәрык шигъриятендә асылташлар зур роль уйный. Сәгъди, Фирдәүси, Низами шигырьләрендә энҗеләр, мәрҗәннәр, якутлар кебек асылташларны еш очратырга мөмкин. Кол Гали дә шул заманнарда яши һәм иҗат итә. Ул “Кыйссаи Йосыф” дастанын 1212-1233 елларда яза. Автор турында мәгълүматлар безгә бик аз, нигездә менә шул әсәрдә язылганнары гына килеп җиткән. Шуңа күрә дастанны тагын да җентекләбрәк уку һәм аның кайбер урыннарын яңача аңлату Кол Галинең кем булуын тагын да ныграк белергә мөмкинлек бирә.

Дастанда асылташлар барлыгы утыз алты тапкыр искә алына. 429,433,459,486,496,681 строфаларда йенҗү-мәрҗан 171.485,516,526,584 (ике тапкыр) строфаларда йенҗү, 360,488, 864,1004 (өч тапкыр) строфаларда гәүһәр, 518, 631, 809,846, 864 строфаларда якут, 21,171,484, 496 строфаларда дөрр-ү мәрҗән, 429, 433, 486 строфаларда гәүһәр-якут, 485, 498 дә мәрҗән, 519 да лөэлөэ- мәрҗән (энҗе-мәрҗән!), 485 тә гакык, 353 тә мөрәссәгъ таҗ, 496 строфада мөнакъкашь таҗга тап булабыз.

























II бүлек. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанында бирелгән асылташ атамалары.

Кол Гали телгә алган бу асылташларның бүгенге көндә яңгырашы ничегрәк икән?

Ачыклауны лөэлөэ атамасыннан башлыйк. “Асылташларны танып белү буенча мәгълүматлар җыентыгы” китабыннан күренгәнчә, лөэлөэ ул энҗенең гомуми исеме. Әгәр ул 2,232 граммнан (ярты мыскал) авыррак булса, дөрр-ү дип атала. Энҗенең ваграгы мәрҗән исәпләнә. Мәрҗән сүзе килеп чыгышы белән борынгы грек телендәге “маргаритес” һәм латинча “маргарита” сүзләренә килеп тоташа. Борынгы Эллада һәм Римда аны энҗе яки перламутр дип атаганнар. Гарәпләр аны “мурҗ” дип әйтә. Соңга таба ул “мәрҗән”гә әйләнеп , шул хәлендә безгә кадәр килеп җитә.

Бирүни Коръәндә хур кызлары хакында : “алар гүя якут вә мәрҗән”, дип язылуга игътибар итә. Ягъни, хур кызлары якут кебек пакь, энҗе кебек ак, имеш.

Ләкин гарәпләр вак энҗене генә түгел, янә бер асыл ташны (буссаз) мәрҗән дип атый. Моның серен ачыклау бик кыен. Энҗе белән мәрҗән (буссаз) бер-берсеннән формасы, төсе һәм бәясе (мәрҗән чагыштыргысыз дәрәҗәдә арзанрак) белән дә аерыла. Ничек кенә булмасын, “мәрҗән” сүзенең ике төрле асылташы аңлатуы бик озак дәвам итә, без моны “Кыйссаи Йосыф” дастанында да күрәбез.

Дастанда “дөрр-ү мәрҗан” тезмәсе эре һәм вак энҗеләрне, ягъни, гомумән энҗене аңлата. Мәсәлән, 171 строфада Кол Гали : ”Күкдән дөрр-ү мәрҗан, йенҗү йагди”, дип күктән вак һәм эре энҗе явуын белгертә. Моны ачыклый төшеп, өтердән соң тагын бер мәртәбә энҗе сүзен куллана. Хәзерге татар әдәби телендә бу юл “Энҗе- мәрҗән яуды җиргә яңгыр кебек”, дип тәрҗемә ителә. “Мәрҗән” сүзе бүгенге әдәби телебездә энҗене белгертмәвен истә тотсак, кызыл яңгыр яву күз алдында шактый шомлы картина тудыра.

Лөэлөэ- мәрҗән” тезмәсен вак энҗе дип аңларга кирәк. “Лөэлөэ –мәрҗандин дүзелмеш дырнакларең”, ди шагыйрь (519 строфа). Бу юлны укыгач, гүзәлкәйнең энҗедәй тырнаклы нәфис бармаклары күз алдына килә. Хәзерге татар телендә шушы җөмләнең “Энҗе- мәрҗәндәй тезелгән тырнакларың”, дип бирелүе кызыкайның тырнаклары берсе мәрҗәндәй кызыл, икенчесе энҗедәй ак – соң дәрәҗәдә сәер һәм мәзәк кыяфәттә булуы белән гаҗәпләндерә.

Кол Гали калган очракларда мәрҗән сүзен нәкъ менә хәзерге мәгънәсендә куллана. Мәсәлән , ул 485 строфада “кызил мәрҗан” дип яза. Чыннан да, энҗе кызыл булмый! 498 нче строфада Зөләйханың бизәнгечләре: “Айагындан мәрҗани хали кушар имди”, дип тасвирлана. Дөрестән дә, аяк беләзекләре энҗедән түгел, нәкъ менә мәрҗәннән ясала. Ниһаять, “йенҗү-мәрҗан” сүзтезмәсе, “гәүһәр-якут” кебек үк, асылташларның күмәклек исеме булып тора. Шагыйрь 433 строфада:

Аг вә атлас, мишк-ү ганбәр- җөмлә куйди,

Гәүһәр-якут, йөнҗү-мәрҗан буйлә куйди,-

дип яза, димәк, ул һич тә ялгызлык исеме мәрҗәнне истә тотмый.

Гәүһәр” сүзенең энҗене белдерү белән бергә, асылташларның күмәклек атамасына әйләнүен дә искәртик. Моны “күзләрендән гәүһәр кеби йәшләр акди”, дигән 360 строфа да раслый. Шәрыкта күз яшен энҗе образында тасвирлау киң таралган. Әмма аеруча тантаналы очракларда Кол Гали бу сүзләргә киңрәк мәгънә дә бирә:

Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас,

Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,

Бу нәзымның кадерен һич ахмак белмәс,-

Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди.

(1004 строфа)

Дастанда кулланылу ягыннан өченче урында кызыл якут тора. “Йакутә биңзәр сәнең йаңакларең” (518 строфа)! Шәрыкта урта гасырларда кызыл якут иң кыйммәтле һәм иң яратылган асылташларның берсе була. Фирдәүси , Руставели, Низами , Җами поэмаларының һәркайсында бит саен шуның җете кызыл ялкыны дөрли. Югарыда әйтелгәнчә, ул Коръәнгә дә килеп кергән. Шуңа күрә “Кыйссаи Йосыф”та кызыл якутка очравыбыз гаҗәп түгел. Ә менә энҗе, кызыл якут һәм мәрҗән белән бергә, Кол Галинең ниндидер гакыкны телгә алуы серле. 485 строфада:

Дөрлү-дөрлү терәкләр анда диксүн,

Бер нәчә дерәкләри инҗү улсун,

Бер нәчә дерәкләри чакык улсун,

Бер нәчә-се кызил мәрҗан улсун имди,-

диелә.

Нәрсә икән соң ул гакык?

Бирүни кыйммәтле асылташлар белән бергә халык арасында киң таралган арзанлы ташларны да тасвирлый. Алар янәшәсендә гакык әллә кайдан күзгә бәрелеп тора. Үзлеге ягыннан ул данлы асылташлардан калышмый: кварцтан каты,якуттай кызыл, яхшы эшкәртелә. Бердәнбер кимчелеге- табигатьтә күп очравы.

Гакык йөзек, беләзек, муенсалар ясауда кулланыла. Аңардан уеп мөһер ясыйлар, татар хатын-кызларының яраткан бизәнгече булган яка чылбырына да тагалар. Мәскәүдәге Дәүләт тарих музеенда XV гасыр татар морзасы хәзинәсеннән (Симферополь) казып алынган әйберләр саклана. Анда энҗе муенса белән янәшә кырык биш гакык төймәдән тезелгән муенса да бар.

Гарәпчә “гакыйк” болгарча (татарча!) “гакык”ка бик якын. Рус телендә дә “сердолик”ның синонимы булган “акик” атамасы бар. Татарча исә ике асылташка карата “ахак” атамасы кулланыла. Дөрес , бу асылташлар асылда бертуганнар – икесе дә кристаллик кварц. Тик аларның берсе катлам-катлам төзелешле, икенчесе тоташ, ярым үтә күренмәле, кызыл, кызгылт-сары, әфлисун төсендә була. Беренчесен русча “агат”, гарәпчә “йашмун”, икенчесен русча “сердолик”, гарәпчә “гакыйк” дип атыйлар.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, ахакны төрле төстәге берничә катламнан гыйбарәт каты минерал, дип таныта. Гакык исә бу сүзлектә теркәлмәгән. Моннан аңлашылганча, ахак сүзе русча “агат” , гарәпчә “йашмун” дип атала торган асылташка туры килә икән. Икенче минералны белдерер өчен шушы ук сүзне кулланганчы, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ында теркәлгән гакык сүзен саклау (русча “сердолик”, гарәпчә “гакыйк”) яхшы булыр иде.

Хәзер инде:” Кол Гали энҗе, кызыл якут һәм мәрҗән кебек затлы асылташлар янәшәсенә нигә гап-гади гакыкны куйды икән дигән сорау туа?

Күренекле немец галиме Герман Банк фикеренчә, асылташлар мөһер һәм мөһерле йөзек, дин һәм йола әйберләре, медицина кораллары, им-том, нәсел- нәсәп билгеләре, бизәнгечләр ясауда, каты матдәләрне эшкәртүдә, акчаны алыштыруда кулланыла. Кол Гали телгә алган асылташларга да без хәзер менә шушы яктан күз салыйк.

Дастанда мөһер яки мөһерле йөзекнең бөтенләй очрамавы сәер. Югыйсә. Аны телгә алырга сылтау да, сәбәп тә бар: хакимнәр, биләр, түрәләр, сәүдәгәрләр сату-алу, төрле килешүләр ясыйлар. Ләкин алар бер генә кәгазьне, бер генә битне дә үзенең шәхси яки мәмләкәт мөһерен сугып расламый, беркетми. Дөрес, Кол Галинең бу җитешесезлеген укучылар артыгы белән төзәтә. Дастанның кулдан-кулга күчеп сакланган кулъязмаларына ияләренең исемнәре күзгә бәрелерлек итеп басылган!

Асылташлар дастанда бүтән яктан бик тулы файдаланылган. Пәйгамбәргә әйләнгән Йосыфның төрмәдән котылуын, мәсәлән шагыйрь:

Каршыларга бөтен Мисыр халкы чыкты,

Йөзен күреп ул Йосыфның, ләззәт тапты,

Алтын-көмеш, энҗе –мәрҗән җиргә сипте,-

Олугъ –кечек күрер өчен йөгерер имди,

-дип тасвирлый (681 строфа). Затлы металлар һәм ташлар Йосыфны ходай тәгалә илчесе итеп күрсәткәндә дә эшкә җигелә. Йосыфның ничек итеп пәйгамбәргә әйләнүен күздән кичерик.

Җәбраил бер ап-ак энҗе алып килде,

Йотар өчен Йосыфка ул шуны бирде,

Йосыф хикмәт һәм төш юрау гыйльмен белде,-

Могҗизалы пәйгамбәр ул булды имди.

(584 строфа).

Нәсел-нәсәп билгеләре (мөрәссәгъ таҗ, мөнәкъкашь таҗ) 353 һәм 496 строфаларда очрый. Асылташларны бизәнгеч итеп файдалануга 496 строфа да мисал була ала:

Зөләйха энҗе-мәрҗәнләп чәчен үрде,

Энҗе-мәрҗән аны гаҗәп зиннәтләде,

Бизәнеп, ул шул сарайга килеп керде,-

Йөз нурыннан сарай эче балкыр имди.

Туганы белән саубуллашканда, Йосыф аңа үз хәзинәсендәге иң кыйммәтле әйбер –энҗе һәм кызыл якутлар белән бизәлгән алтын җамаяк бүләк итә (864 һәм 864 строфалар). Бу җамаякның бәясе дүрт йөз мең алтын дип билгеләнә. Бүләкнең бүгенге акчага күчерелгән кыйммәтен белү җиңел түгел. Әмма 809 строфадагы мәгълүматлар исщп-хисапны ясарга булыша кебек.

Аннан соңра йосыф аңа үгет бирде,

Бер беләзек сонып аңа,мә, ал,диде,

Ул беләзек кып-кызыл саф якут иде,-

Кыйммәте аның мең динар торыр имди.

Ул заманда алтын динар 4,23 грамм була. Шулай итеп, кызыл якут беләзекнең бәясе 4,23 килограмм алтынга бәрабәр икәнлеген беләбез!

Ниһаять, 485 (энҗе,мәрҗән һәм гакык баганалар) һәм 488 строфаларда асылташларны сарай коруда файдалану тасвирлана.

Аның өчен җофар белән бизәсеннәр,

Түшәмнәргә җәүһәр кандилләр элсеннәр.(488 строфа)

Асылташларны кандилләрдә файдалану яктылык нурларын сындырырга, таркатырга мөмкинлек бирә. Алар , оптик призма сыйфатында, салават күпере хасил итәләр.

Профессор Г.Банк асылташлар файдаланыла торган бер өлкәне, сүз сәнгатендә метафоралар куллануны “онытып” калдыра. Кол Галинең шигъри осталыгын югарыда китерелгән мисаллар яхшы раслый.

III. Йомгаклау      

Бөек шагыйрь кем булган соң?Болгар дәүләтендә ул нинди урын биләгән?”. “Кыйссаи Йосыф” китабына язган сүз башында Фазыл Фасиев ихтимал урын, вазифаларны санап чыга да аларның берсенә генә – мөдәррис дәрәҗәсенә генә туктала. Чыннан да шулаймы?

Дастандагы асылташларны тикшерү күрсәткәнчә, Кол Гали алар белән бик еш очрашмаган булса кирәк. Аның бар мәгълүматы китаби рухта яки халык авыз иҗатына гына нигезләнгән. Ул Коръәндәге асылташлары (якут – сигез тапкыр, мәрҗән- унөч тапкыр) һәм халык теленә хас йенҗү-мәрҗан, дөрр-ү мәрҗан, гәүһәр якут, лөэлөэ-мәрҗан (барысы ундүрт мәртәбә) кебек торыклы сүзтезмәләрне еш куллана. Шул ук вакыт Шәрыкта мәшһүр күп кенә кыйммәтле асылташлар- фирүзә, зөбәрҗәт, ләгыль, анар дастанда гомумән очрамый. Аның каравы, арзанлы гакык игътибардан бер дә читтә калмый.

Югарыда язылганнар Кол Галинең хан сараеннан да, сәүдәгәрләр даирәсеннән дә шактый читтә, еракта яшәвен генә расларга мөмкин. Ул китап укый, гади халык белән аралаша. Фәкыйрь бер укымышлы кеше булганлыктан, кулына төшергән бердәнбер асылташы – гакык. Бәлки, бу таш аның йөзеген бизәп торгандыр, ә бәлки, гакыктан кара савыты ясалган булгандыр – мөдәррис Кол Гали шуңа каурый каләмен мана-мана гасырлар буе яшәячәк гүзәл шигырьләрен, дастаннарын язгандыр.











  Кулланылган әдәбият:



1. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” : Казан: Татарстан китап нәш.,1983.

2. Энциклопедия драгоценных камней и минералов. Р.К.Баландин

3. Минералы и драгоценные камни. Путеводитель школьника

4. Банк Г. В мире самоцветов. Перевод с немецкого Т.Б. Здорик, И.И. Пастушенко, Л.Г. Фельдмана под редакцией А.И. Гинзбурга.
(Москва: Издательство «Мир». Редакция научно-популярной и научно-фантастической литературы, 1978)



11

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров81
Номер материала ДБ-234298
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх