Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок Другое Научные работыНаучно-исследовательская работа Минем нәсел шәҗәрәм

Научно-исследовательская работа Минем нәсел шәҗәрәм

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Кәркәвеч урта гомуми белем мәктәбе”




Тема: “Минем нәсел шәҗәрәм”










Эшне башкарды: 5 нче сыйныф укучысы

Әхмәтгалиева Зәлинә Ленар кызы

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Муллиева Эльвира Фоат кызы

























2017 нче ел



Эчтәлек

  1. Кереш…………………………………………………………………3-4

  2. Төп өлеш:

    1. Шәҗәрәңне белү ни өчен кирәк? .........................................................5

2. Минем нәсел шәҗәрәм..........................................................................6-8

  1. Йомгаклау………………………………………………………....9

  2. Кулланылган әдәбият………………………………………….…10



































Кереш

Адәм балалары, дөньяга яратылганнан бирле, үзләренең тереклек рәвешләре, яшәү мәгънәсе хакында уйланганнар. Һәр кеше өчен бер генә бирелгән гомерне ничек итеп уздыру мәсьәләсе һәр инсанны, һәр кавемне, һәр дәвер җәмгыятен борчыган. Адәм баласы нинди һәм ничек булырга тиеш? Кеше нәрсәгә омтыла? Ул үзен һәм җәмгыятьне ничек күрергә тели? Кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, кешеләрдә үз-үзләрен тотуга, өлкәннәргә буйсынуга, балаларны саклауга, илаһи затлар булып күзалланган төрле җан ияләренә, табигать күренешләренә һәм башка нәрсәләргә табынуга юнәлдерелгән билгеле бер дәрәҗәдәге инстинкт яки курку белән бәйле примитив тәрбия чаралары гамәлгә керә. Кешенең аң дәрәҗәсе үскән саен һәм тәҗрибәсе арткан саен, ул тәрбия чаралары да үскән, арткан, камилләшкән һәм билгеле бер кануннар җыелмасы рәвешенә кергән. Безнең борынгы бабаларыбыз, үз ватаннарына ислам дине килгәнче үк, ул таләп иткән әхлакый һәм рухи тәрбия кысаларында яшәгәннәр. Ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай акыл хәзинәсе, мең еллар буенча тупланып һәм камилләшеп килгән милли гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары бүгенге көн өчен дә әһәмиятен югалтмый һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Кешеләр дөньяга килгән һәм киткән, киләчәк һәм китәчәк. Алар калдырган энҗедәй кыйммәтле сүзләр һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше дәвам итә. Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”,  “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури. Моннан кала гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту фарыз. Болай эшләү өлкән буынны изге итеп тану, борынгыларга табыну, аларның яхшы эш-гамәлләре белән горурлану да булып тора. Ә бу,  үз чиратында, кешене сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй-гамәлләрне алга сөрә. Шуңа күрә һәр әби-бабай һәм ата- ана  үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш-гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт  тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларына тапшырырга тиеш.

Җиде буын әби-бабаларыбызның яшәү рәвеше, алар кылган изге гамәлләр белән кызыксыну эше безнең гаиләбездә дә бик теләп башкарыла. Минемчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы да, файдалы да. Минем әби -бабамнар кемнәр булганнар, алар ничек яшәгәннәр һәм нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәр? Шушы сорауларга җавап эзләү мине әлеге хезмәтне эшләргә этәрде. Ул түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

  1. Нәселемнең каян килеп чыкканлыгын өйрәнү.

  2. Буыннар арасындагы бәйләнешне барлау.

  3. Гаилә шәҗәрәсен булдыру.

Алдыма бурыч  куйдым: нәселебез турында мәгълүматлар туплау, аларны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау. Гаилә архивы материалларын анализлау, сораштыру, әңгәмә  алымнарыннан  файдаландым. Әлеге хезмәтне эшләгәндә, миңа әбием һәм бабамнарның хатирәләре бик нык ярдәм итте.






































Төп өлеш


  1. Шәҗәрәңне белү ни өчен кирәк?

Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.

Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – дип халык юкка гына әйтмәгән. Әйе, чынлап та , үзеннең үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмыйдыр ул. Гомумән, татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала. Кеше җирдә үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, изгелекләр эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.

Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Бу уңайдан халкыбызның “Бала-чагага ата-ананың мал биргәннән акыл биргәне артык” дигән тәгъбире бик урынлы. Чөнки мондый гамәл яшәү, һөнәр, акыллылык серләренә өйрәтү белән бергә, нәсел шәҗәрәсен саклау һәм дәвам иттерүнең дә мөһим шарты булып тора. Нәсел-ыруның кардәшлек элемтәләре турында хәбәрдар булуы милләтләр, кешеләр арасында якынаю, дуслыкны һәм аралашып яшәүне ныгыту өчен дә кирәк. Нәсел-ыру тарихын өйрәнү, ягъни үз шәҗәрәсен төзү – һәр гаиләнең изге бурычы.







2. Минем нәсел шәҗәрәм

Сүземне буыннар чылбырын тоташтыручы Мәүҗидә әбием турында сөйләүдән башлыйм. Чөнки мин үзем - кечкенәдән шушы әбиемнең үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап, өйрәнеп үскән кыз.

Ак яулыклы әбием...Тормышыбызга ямь өстәүчебез дә, яшәүнең асылына төшендерүчебез дә, гомере буена 5 вакыт намазын укып, динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап калып, калебебезгә иман нуры иңдерүчебез дә иде ул минем. Аның күңеленнән күңелем түремә иңдерелгән акыллы киңәшләр, изге догалар минем белән һәрчак янәшә атлый. Әбием көйләгән бәетләр дә хәтеремдә:

Манара әйтә:

Кардәшләрем!

Авам, авам! Тотыгыз!

Иманыгызны югалтмагыз

Бетсә дә дин йортыгыз.”

Никадәр тирән мәгънәгә ия булган әлеге юллар аша әбием мин сабый күңеленә халкыбызның үткәне турында да мәгълүмат биргән икән бит. Халкыбыз тарихындагы күп кенә вакыйгаларны да мин әбиемнең сөйләгәннәре аша күзаллыйм. Менә шундый матур иде Мәүҗидә әбиемнең күңеле. Әле хәзер дә рамазан аенда авыз ачканда, Корбан ашларында көйләп догалар укылганда минем күзләремне яшь пәрдәсе каплый. Мөгаен, әбиемнең нәни күңелемә чәчкән изгелек орлыкларының шытымыр алар. Догалар бит алар күңелне йомшарта, сафландыра. Динебезне хөрмәтләү, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәү безнең нәсел-нәсәбебездә дә буыннардан буыннарга күчә бара. Рамазан аенда әбиләрем ураза тотканда, алар белән без дә догалар укыйбыз, туганнарыбыз белән бергәләп авыз ачтырабыз, Корбан бәйрәмендә кардәшләребезгә атап корбан чалабыз. Шушы бәйрәмнәрдә әтиемнең барлык туганнары белән бергәләп җыелып утыру туганнар арасындагы бердәмлекне ныгыта.

Әле дә хәтеремдә. Миңа ул чакта алты яшьләр булгандыр. Һәрбер гаиләгә дә “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән бик матур китап өләштеләр. Тышлыгы матур чәчәкләр белән бизәлгән, эчендә дә бизәкләре бар. Тышлыкка “Сабыйларга бүләк ” дип тә язылган. Әйе, чыннан да, безгә - сабыйларга зур бүләк булды ул китап. Китапта бер гөнаһсыз сабыйларның эчкерсез саф күңелләренә энҗе бөртекләре итеп чәчәрдәй әдәп-әхлак кагыйдәләре тупланган. Иң беренче мине китапның бизәкле тышлыгы үзенә җәлеп итте, чөнки мин, әле укырга кермәгәнлектән, китапны үзем укый алмый идем. Әбиемнең намаз укып бетергәнен көтеп кенә торам. Намаз укыганнан соң, әбием: “Кызым, кил әле монда, бу матур китапны укып карыйк әле. Ниләр язганнар микән?” - дип, мине үз янына чакырып ала. Мин, әбиемнең кочагына сыенып, аның ниләр укыганын тыңлыйм. ”Йөз әдәпләре”, “Күз әдәпләре”, “Борын әдәпләре”, “Кул әдәпләре”, “Баш әдәпләре”, “Колак әдәпләре” турындагы үгет-нәсыйхәтләр миңа сәламәтлекне кече яшьтән үк үзең белеп сакларга һәм кешеләр белән аралашканда үзеңне әдәпле тотарга кирәклекне төшендерде. Яхшы хәлләр - күркәм холыклар турындагы үгет-нәсыйхәтләрне тыңлап, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, дөньяда яшәүнең мәгънәсен аңларга өйрәндем. Начар хәлләр – ямьсез холыклардан ерак торырга кирәклекне дә мин шушы үгет-нәсыйхәтләрне ишетеп аңладым. “Дини йолаларыбыз, дини бәйрәмнәребез” турындагы үгет-нәсыйхәтләр минем саф нәни күңелемне чиста, пакь, нурлы энҗе бөртекләре белән тулыландырды. Укырга кереп, хәреф таный башлагач, бу китап минем якын дустыма әйләнде. Сыйныф сәгатьләрендә ”Әхлак дәресләре” дә шушы китапка таянып үткәрелде. Яңадан нәселебез агачына, аның җимешләренә күз салам. Безнең гаиләдә дә, барлык туганнарым гаиләсендә дә яшәү рәвеше шушы китаптагы әдәп-әхлак кагыйдәләренчә барганлыгын күреп, күңелем сөенә. Яшәүнең асылын аңлап, бер-береңнең кадерен белеп, матур итеп яшәүләргә ни җитә?!

Минем әтием тумышы белән Кукмара районы Бурсык-Елга авылыннан, ә әниемнең нәселе Кукмара районы Әсән-Елга авылына барып тоташа. Әнием ягыннан әби-бабайлар Әсән-Елга авылының данлыклы мулла нәселләреннән булганнар. Өч буын әби-бабайлар бик укымышлы муллалар һәм абыстайлар булып танылганнар. Сафиулла углы Җәләлетдин, Мамадыш районы Урта Сөн авылында туып, Әсән-Елга авылына мулла итеп җибәрелгән. Тарлау авылы кызы Зәйнәп исемле әбиебез белән кавышкан. Аларның Сәлмән, Сәүбән, Хәсән, Мәгъсүм, Камил исемле уллары туган. Җәләлетдин бабай 110 яшендә вафат булган. Аның уллары Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Биш баласының икесе генә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан. Яу кырыннан исән кайткан улларының берсе минем әбиемнең әтисе Камил була. Җәләлетдин углы Камил 1925 елда дөньяга килгән. Сугыш кырыннан яраланып туган авылына кайткач, 1944 елда гаилә кора. Кукмара районы Аман-Оштарма авылы кызы Сабирага өйләнеп, дүрт балалары туа, ләкин бер уллары сабый чагында вафат була. Гомере буе Бөек Ватан сугышы ветераны, I группа инвалид булып яши. Лаеклы ялга чыкканчы, ферма җитәкчесе булып эшләгән. Әбием мәктәптә җыештыручы булып хезмәт куйган. Алар авылыбызның үрнәк гаиләсе булып яшәгәннәр. Балалары тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып, нәсел-ыру исеменә тап төшермичә гомер иткәннәр. Бүгенге көндә аларның өчесе исән-сау, кияү-киленнәре белән яшиләр, оныкларын, оныкчыкларын үстерергә булышалар. Әбием Рушания белән бабаем Рафаиль дә бик күркәм гаилә булып яшиләр. Әбием тегү цехында, ә бабаем тракторда эшләгән. Алар гел хезмәттә булганнар.

Әтием Ленар нәселенә килсәк, аның ягыннан килгән буын да мулла нәселенә барып тоташа. Әхмәтгали бабай бик укымышлы мулла була. Ул Мәүҗидә исемле кызга өйләнә. Аларның бер-бер артлы уллары, кызлары дөньяга аваз сала. Әбием белән бабам балаларына Мулләхмәт, Мулланур, Фәүзия дигән бик матур һәм мәгънәле исемнәр кушалар. Минем карт бабам Мулланур Бурсык-Елга авылында яшәгән һәм шул авылның кызы Мәрьям белән гаилә корган. Аларның сигез балалары дөньяга килгән. Ни кызганыч: ике игезәк балалары сабый чакларында ук вафат булганнар. Хәзерге көндә биш балалары исән-сау. Алар булганына канәгать булып, тырыш хезмәт белән гомер итәләр. Кәркәвеч кызы Физәлия белән гаилә корган бабам Зиннур төп йортта яши. Әби-бабаларымнан калган нигезне яңартып, һаман матурлап тору эше дә аның киңәше белән алып барыла. Берсе тракторист, икенчесе сыер савучы булып, гомер буе колхозда эшләгән әбием белән бабам хәзерге вакытта лаеклы ялда. Бүгенге көндә дә пар канатлар булып яшәүләрен дәвам итәләр. Нинди генә авыр чорда яшәсәләр дә, төшенкелеккә бирелмәгәннәр, һәрчак алга атлаганнар, батыр, горур булып калганнар алар.

Мин, Әхмәтгалиева Зәлинә Ленар кызы, бүгенге көндә тыныч, тату гаиләдә яшим. Әти-әнием арасындагы матур мөнәсәбәт гаиләбезне нурландыра, күңелебезне рәхәтлеккә күмә. Әлеге күркәм мөнәсәбәт тә – әби-бабаларыбыз бүләге. Әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергәнгә, алар үзләре дә тыныч-имин картлык кичерәләр. Аларның урыннары бүген түрдә. Нәсел-ыруыбыздагы һәммә кеше халкыбызның рухи мирасын туган тел аша үзләштерә. Бәйрәмнәрдә матур итеп табынны тутырып утырабыз да үз ана телебездә бер-беребезнең хәл-әхвәлләребезне сорашабыз, бер-беребезгә акыллы киңәшләребезне бирәбез.

Мин үземнең нәсел-нәсәбем белән чын күңелемнән горурланам. Әби-бабаларым үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп, тормышка аяк бастырганнар, сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр, үзләреннән соң һәркем сокланырлык игелекле эшләр калдырганнар Мин дә, әби-бабаларым кебек, намусымны тапламыйча, вөҗданыма хыянәт итмичә һәм нәсел шәҗәрәбезнең җепләрен өзмичә гомер итәргә тырышачакмын. Әби-бабаларымның мирасын, тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру, нәселебез шәҗәрәсенә тап төшермичә яшәү – минем алдымда торган зур бурычларның берсе.



























Йомгаклау

Адәм баласы нинди һәм ничек булырга тиеш? Кеше нәрсәгә омтыла? Ул үзен һәм җәмгыятьне ничек күрергә тели? Кешенең эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары ата-бабаларыбызның , халкыбызның бай рухи мирасын хөрмәт итүгә һәм саклауга , җан газабына дучар итә торган афәтләрне булдырмауга, гыйбрәт ала белергә өйрәнүгә хезмәт итәргә тиеш. Яман гамәлләрне гадәт итү нәсел-ыру, якын туганнар, туган-тумача арасындагы җеп-бәйләнешләрнең өзелүенә китерә. Имин тормышның нигезе итеп туган-тумача белән якын бердәмлек, нәсел-ыруда урнашкан гореф-гадәтләр буенча яшәү карала. Шуңа күрә халык: “Ата-бабалы кеше тамырлы имән”, - ди. Тамырлы имән ул – кешенең нәсел-ыруы, ата-бабасы белән горурлану хисе тудыра ала торган шәҗәрәсе булу дигән сүз. Кешенең тамырлы имән булу-булмавы үзенә, үзенең нәсел ыруындагы, туган-тумача арасындагы абруена бәйле. Бу уңайдан халкыбыз андый затларны бик зирәк сүзләр белән кисәтә: “Туганыңнан бизмә, нәселең корыр”, “Кардәшлек – кадер белү белән”. Нәсел-ыруның лаеклы дәвамчысы булган кеше ил-Ватан каршында да мәртәбәле, хөрмәткә лаек була. Нәселендә дә, иле-халкы алдында да затлы кеше булып җитлегүнең шарты – һәрвакыт аек акыллы булып, илеңне һәм халкыңны, нәсел-ыруыңны ярату, хезмәт белән гадел көн күрү.

































Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт ( Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте. Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001 ).

  2. Милли тәрбия нигезләре”( Ш.Ш.Җәләлиев, Казан, “Мәгари” нәшрияты, 2003 ).

  3. Балалар фольклоры” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984)





































Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Специалист в области охраны труда
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс повышения квалификации «Применение MS Word, Excel в финансовых расчетах»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс повышения квалификации «Правовое регулирование рекламной и PR-деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс профессиональной переподготовки «Организация технической поддержки клиентов при установке и эксплуатации информационно-коммуникационных систем»
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Репетиторы онлайн

✅ Подготовка к ЕГЭ/ГИА
✅ По школьным предметам

✅ На балансе занятий — 1

Подробнее