Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа на тему "Тел язмышы-миллщт язмышы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Научно-исследовательская работа на тему "Тел язмышы-миллщт язмышы"

библиотека
материалов









Туган телем язмышы-милләт язмышы.




Хаҗиева А.С.,

Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчесе-Латыйпова Л.Т.












Туган телем язмышы – милләт язмышы” – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Мөслим районының Баек авылында яшим. Безнең авылыбызда татар һәм рус милләтләре бик дус яшиләр. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. Һәр елны татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыгалар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамлыйлар, төрле уку йортларында укыйлар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табалар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булалар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар.

БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыйныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала.Безнең мәктәбебез дә нәкъ шул хәлдә калды. Яңа Усы, Симәк, Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәпләре төп мәктәп итеп калдырылды. Кайсыбер авылларда мәктәпләр бөтенләй ябылды. Октябрь, Мәлләтамак, Метрәй авылында башлангыч мәктәп кенә калды. Алдагы елларда бу мәсьәлә күп кенә мәктәпләргә кагылачак. Әлеге мәктәпләргә игътибар итсәк, алар- татар мәктәпләре. Мәктәпләрне ябу татар авылларының бетүенә китерә. Чөнки кешеләр, үзләренең балалары турында уйлап, мәктәпле урыннарга күчеп китәләр я балаларын район үзәгенә җибәрәләр. Авылда яшь гаиләләр калмагач, аның тарала һәм юкка чыга баруы көн кебек ачык. Мәктәп юк икән – авыл да юк, дигән сүз.

Туган телем язмышы-милләт язмышы.Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора.Чөнки тел-халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе-зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен “иң моңлы көй-милли көй,иң матур тел-туган тел”. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше,һичшиксез,бәхетле кешедер.Андый кеше эшкә дә,гыйлемгә дә маһир була.

Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә тиешбез.Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата,тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята.Милләтнең төп күрке-тел һәм моң.Соңгы елларда туган телебезне гамәлгә куюда,укыту-өйрәнүдә беркадәр җанлану булганга мин сөенәм, шатланам.Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта да урын бирелә.

И,кадерле туган телем-татар теле!

Башка телдәй бай да түгел һәм ярлы да...

Уйлар,хисләр, сөюләрем,нәфрәтләрем,

Кайгы,хәсрәт,шатлыкларым сыйган бар да”

Туган тел-тарихның хәзинәсе, рухы ,җаны ул.Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел,барыбызга да кирәк.Әгәр туган телебезне онытсак,балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.

Тукай һәм туган тел!Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...”

Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр”әттә-әннә”дип елаганбыз.Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тибрәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын,әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез.Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч,башка телләрнең дә кирәклеген,гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.

Тукай рус телен дә бик яратып өйрәнгән,белгән,иҗатында киң файдаланган:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать,гадәт вә әхлак алмашып.”

Бүгенге көндә рус телен белү бик мөһим.Без бәләкәйдән үк рус телен бик теләп өйрәнәбез.Чөнки Пушкин,Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета.Икенчедән,татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде.Ул телләрнең икесен дә яхшы белү-безнең бурычыбыз.Мин Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәм:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел”

Иң борынгы, моңлы, газиз, матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар,шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд тә телләрне өйрәнергә,ләкин аларны бер-берсе белән бутап,телләрне пычратмаска куша:

Кил,өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”.

Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.Телләр белү олы байлык дип исәплим.Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин.Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый.Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп,шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез.Кеше ни хәтле күбрәк тел белсә,шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә.Ике кадерле тел-татар теле һәм рус теле-мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым,ике канатым.































Кулланылган әдәбият

1. Вәлиева А.М. Шатлыгым, кайгым минем...: Әдипләребез тел культурасы турында. - Казан: Мәгариф, 1998.

2. Кәримуллин Ә.К. Тел - милләтнең сакчысы.- Казан: Татар. Кит. нәшр., 1997.

3. Моратова Р. Тел язмышы - милләт язмышы. “Мәйдан” №9 2002.

4. Балалыкина Э. Телебез ни сөйләгәнне колагыбыз ишетәме?, Татарстан журналы, октябрь, 2007, 40 б.






































































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.12.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров300
Номер материала ДВ-224316
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх