Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему "Сандугачлар кызы-Клара Булатова"

Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему "Сандугачлар кызы-Клара Булатова"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Название документа Клара Булатова.ppt

Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс, кайнанасы Маһ...
Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р Асылмалы күпер Бәлки син үзедер...
Клара Булатова белән очрашу кичәсендәге күренешләр
Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сәм...
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 28

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3
Описание слайда:

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7 Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс, кайнанасы Маһ
Описание слайда:

Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс, кайнанасы Маһинур апа белән. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы. Август,1991 ел.

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9 Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р Асылмалы күпер Бәлки син үзедер
Описание слайда:

Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р Асылмалы күпер Бәлки син үзедер Кызара инде миләшләр Кырга чыктым, юлга чыктым Кыңгырау чәчәкләре Онытма (икенче вариант) Су буенда кыяк үлән Тамчы җыры Туган як сагышлары Төштә күрдем Шушы яктан, шушы туфрактан без Шушындый тыныч төннәрдә Язлар кайтты Язлары еракта гомеремнең Язмышымда язлар булып кал

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14
Описание слайда:

№ слайда 15
Описание слайда:

№ слайда 16
Описание слайда:

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18
Описание слайда:

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 Клара Булатова белән очрашу кичәсендәге күренешләр
Описание слайда:

Клара Булатова белән очрашу кичәсендәге күренешләр

№ слайда 22
Описание слайда:

№ слайда 23 Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Описание слайда:

Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

№ слайда 24
Описание слайда:

№ слайда 25
Описание слайда:

№ слайда 26
Описание слайда:

№ слайда 27 Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сәм
Описание слайда:

Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сәмигуллина Гүзәл төзеде - 2013-

№ слайда 28 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Название документа Сандугачлар кызы- Клара Булатова1.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m2b341518.gifРеспубликакүләм фәнни-гамәли конференция

Без яшь, без сәләтле...”


Секция: татар филологиясе













Эшләде:

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Зөһрә Сәми кызы









-2015-













Эчтәлек

  1. Кереш........................................................................................3-4 б.

  2. Төп өлеш. Клара Булатова-күпкырлы талант иясе................5-16 б.

а) Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты;

б) Клара Булатова күренекле балалар шагыйре генә түгел, олы поэзия шагыйре дә;

в) Клара- халык шагыйрәсе.

г) Без барыбыз да шигырь яздык.

  1. Йомгаклау.................................................................................17-18 б.

Клара Булатованың әдәбиятта тоткан урыны

  1. Кулланылган әдәбият................................................................19б.




































Кереш

Г. Бәширов “Матур әдәбият яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышырга тиеш” – дип яза1. Матур әдәбият элек – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык, нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, тормышны күрә, бәяли белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган.

Әдәбият кешедә ләззәтләнү, соклану хисе уята, аны матурлыкка якынайта, аның халәтен матурлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрә. Әдәби әсәрләр балаларны гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера, алар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу, үз чиратында, тормышка, кешеләргә карата, хезмәт эшчәнлегендә, гомумән, һәр адымда тәрбияле булырга ярдәм итәргә тиеш. әдәбият белгече Х. Госман әйткәнчә: “Әдәбият укытканда эстетик тәрбия бирү баланың тирә - юньдәге табигатькә, кешеләр тормышына, үз йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе ачсын, үз аңында, хисләрендә матурлык үлчәвен, күркәмлек өлгесен булдырсын. Шуның белән бергә ул анда актив тойгы, ягъни шыксызлыкны бетерү, матурлык өчен көрәшү нияте булып яралсын” 2. Тәрбия өлкәсендә әдәбиятның әлеге сыйфатларын куллану бүгенге көндә мөһимлеген һич кенә дә югалтмый.

Татар халкының бай рухи культурасы тарихында татар язучысы, шагыйрә, үткен публицист, журналист, тирән фикер иясе Клара Булатова иҗаты аерым бер урын биләп тора.

Татар халкының үз Ницшелары, Кантлары, Гегельләре, Гёталары бар. Аларның үз фәлсәфи дөньясы, үз эстетик принциплары бар. Поэтик дөнья фәлсәфи тирәнлекне дә, гүзәллекне дә, хәтта ямьсезлекне дә үз эченә ала. Татарның Ницшесы күктә очмый, ул җирдә яши, аның фикерләре дә буталчык түгел, аңлаешлы, тормышчан, ул үзен кешеләрдән өстен куймый, ул гади һәм кешелекле, кояшның үзе кебек җылылык өләшә. Татарның бөек шәхесе – ул Клара Булатова. Аның тирән хисләргә, дәлилле фикерләргә бай әсәрләре гасырлар аша безнең чор укучысына юл ала.








__________________________________________________

1 Бәширов Г. Җир шарында бер генә. -“ Азат хатын”. 1990, № 2. - 7б. 2Госман Х. VII класса татар теле һәм әдәбиятын яңа программа нигезендә укыту. -“Совет мәктәбе” . 1961, №7. – 35б.



Эшемнең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Клара Булатова әсәрләрендә тәрбияви идеяләрне һәм әдәплелек өлгесе булырлык үрнәкләрне тикшерүдә. Клара Булатова әсәрләре тәрбияви чыганак булырлык көчкә ия.

Эшемнең максат һәм бурычлары:

  • Клара Булатова иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу;

  • Клара Булатовага Шагыйрә һәм олы Шәхес буларак бәя бирү;

  • татар әдәбиятында урынын билгеләү;

  • Клара Булатова күренекле балалар шагыйрәсе генә түгел, олы поэзия шагыйрәсе дә булуын ассызыклап үтү;

  • Клара Булатова иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

  • тормыштагы гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяләү;

  • дуслык һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.


































Клара Булатова -күпкырлы талант иясе.


Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты.



Клара Булатова

Минем тормыш һәм иҗат юлым икесе бергә башлангандыр, -дип искә ала

Клара Булатова. - Шигырьләрне үзем белә башлаганнан бирле чыгарам,

нәкъ шулай “чыгарам”, ә “язам” түгел. 1943 елның ачлыктан шешенеп –

интегеп утырган кышында инде хәреф танысам да, кулыма каләм алып язмый

идем әле, әмма әллә күпме такмак туглаган телем инде “чын шигырь” диярлек:

Мәрхәбәне урыныннан

Алып кына ташласы:

Паек та кайтмый, ичмасам-

Кич әллә ни ашасы,- дигән сугыш чоры балалары өчен бик тә актуаль теманы күтәргән әйберне чыгаруга, әни мәрхүм миңа шагыйрьлек язмышын юрап куйды. Ә ачуы килгәндә, ул миңа еш кына: “Юньле булсаң, юлда тумас идең, җитлекмичә туган нәрсәкәй!”-ди торган иде. Ул кадәресенә кем гаепле булгандыр, әмма сөйләүләре буенча юлда тууым хак. 18 мартта туганмын мин”.Ул елны яз бик иртә килгән. Әни яткан чана юл читендәге карлар белән сазлар кушылдыгына әверелгән тайгак измәдән көчкә-көчкә барган –барган да ауган. Әни аста калган. Шул борылышта мин дә туа башлаганмын. Туып бетерүем Сарман булнисында булган булса кирәк. Һәрхәлдә, паспортка шулай теркәлгән. Рәсмиләштереп әйткәндә, мин 18 мартта Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туганмын.”

Димәк, Клара Гариф кызы Булатова1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе математика, ә әнисе тел-әдәбият укытучысы булган, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның көзеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге көнкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.

К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Њсү юлы», «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.

1965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы — лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.

Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.

К. Булатова— 1970 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.Клара Булатова шагыйрә генә түгел,шулай ук ул публицист та,журналист та,юмор остасы да, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә.

Клара Булатова озак еллар буена Әлмәт шәһәрендә укытучы булып эшли. Шуңа күрә мәктәп темасы Клара Булатованың яңа китабында зур гына урын били. Ләкин бу- иҗат өчен азык бирүче гади бер эш кенә түгел. Мәктәп-яшь буынның киләчәк язмышын хәл итү урыны,яшь буын өчен көрәш мәйданы.Моны аңлау бүген бигрәк тә мөһим. Ул көрәштә укытучы төп фигура, үтә җаваплы вазифа башкаручы. Аның яшькенә булса да сизгер, игътибарлы, нечкә күңелле булуы аеруча зарур, аеруча мөһим. Ә инде мәктәптә шагыйрәнең эшләве – балалар өчен бик тә зур бәхет!

Клара Булатова укучылар алдына:

Исәнмесез, минем газизләрем!

Бүз егетләр, сылу кызларым.

Сез барында әле яктыртырбыз

Шигъриятнең нурлы юлларын,-дип барып керә дә:

Бу балалар белән Туган җирне

Яшәртеп була.

Бу балалар белән Туган телне

Яшәтеп була!- дигән үзәк өзгеч әрнүле өмет белән чыгып китә.

Яшь буынны югалтмау бүген татар халкы өчен бигрәк тә кирәк. Без хәзер буыннарны ялгый алырга тиешбез. Шунсыз халык гомерен озайту мөмкин түгел. Шагыйрә Клара Булатова ничә еллар инде менә шул изге вазифаны фидакарьләрчә башкарып килә. Бу эш - үзе батырлык түгелмени?! Их, бүтән шагыйрә һәм шагыйрьләребез дә кушылсыннар иде бүген яшь буынны яклау, саклау көрәшенә! Күп әсәрләренә тормыш һәм яшәү чынлыгы кушылыр иде!

    Шагыйрә балаларны акыллы, тәртипле, шәфкатьле, миһербанлы, инсафлы булып үсәргә өнди.Туган җирне яратырга чакыра.Әти — әниләрне олылауны, хөрмәт итүне таләп итә.



































Клара Булатова күренекле балалар шагыйрәсе генә түгел, олы поэзия шагыйрәсе дә.


Клара Булатова исеме шигърият яратучыларга күптәннән таныш. Үз гомерендә 20 дән артык китап чыгырган, 50 дән артык шигыре көйгә салынган шагыйрә ул бүген. К.Булатова чыгарган җыентыкларны санап китәсе килә: “Язлар алда”, “Һәрвакыт янымда”, “Җәйләр җитсә”, “Һәр язның үз җыры”,“Гел кояшка карап”,“Марс китабы”, “Печән өсте”, “Хәтер тәрәзәләре”,“Миләш кагы”,“Курка димәгез әле”, “Якты сагыш”, “Хәтер көзгесе”, “Әллә кайсын тыңласы”,“Шушы яктан, шушы туфрактан без”,”Үзеннән-үзе туа җыр”, “Әрнү”, “Яшел каләм”һ.б.

Клара Булатова шигърияткә 50-60нчы елларның башында, үз заманының ашкынулы уй-кичерешләрен, оптимистик күтәренке рухын чагылдырган Яшьлек, Мәхәббәт җырчысы буларак килеп керде. Шигырьләрендәге якты омтылыш, кайнар хис ташкыны, ихласлык- киләчәктә шагыйрә иҗатының төп поэтик эзләнүкыйбласына әверелде:

Куз ачарга төнен теләмәгән

Яшь бөреләр иртән барсы да

Гел кояшка карап,

Гел кояшка карап

Гел кояшка карап ачыла.

(“Гел кояшка карап...”)

Үз шигъриятенең дә шушы тереклек һәм яшәеш чыганагы булган кояшка карап бөтерелүен, иҗаты белән гомере буена “гел кояшка карап” барырга теләвен автор биредә бик ачык сиздереп куя.

Әмма кеше гомере, ни кызганыч, гел нурлы иртәләрдән, якты язлардан, кояшлы җәйләрдән генә тормый... Табигать үзгәрешләре, андагы ел фасыллары белән тыгыз бәйләнештә үсеп барган һәм кырык елга сузылган Клара Булатова шигърияте дә, һичшиксез, гел кояшлы язлардан гына чигелмәгән... Бу күзлектән чыгып караганда, аның иҗатында бер-берсеннән шактый аерылып торган өч үсеш этабы төсмерләнә.

1967 елда чыккан беренче мөстәкыйль китабының “Язлар алда” дип исемләнүен дә искә төшереп үтик. Ул шигырьләрдә автор язгы яшь бөреләр сыман тыелгысыз эчке бер дәрт белән, беркатлы самими ышаныч белән көн-кояшка, тормыш-яшәешкә, киләчәк бәхеткә омтыла:

Косызланып сулыйм таң һавасын.

Комсызланып, йотылып җыр тыңлыйм...

(“Комсызлык”)

Авторның үзе туып үскән төбәккә багышлап язылган шигырьләрендә дә канатлы яшьлек ашкынуы һәм изге туган җир туфрагы бербөтенгә әверелеп яши: туган якның агымсулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу, туган як таңнары кебек үк аның йөзе алсу, күкләренең зәңгәрлеге-күзләрендә, кырларының иркенлеге- күңелендә... (“Туган җиремә”).

Укытучылык хезмәте – Клара Булатова иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк темаларның берсе. Моны әдәби тәнкыйтьче, галим Равил Рахмани да ассызыклап уза. Яшьлек оптимизмы, тормышны ихлас ярату, аның киләчәгенә тирән ышану, самими кичерешләр... авторның шушы үз профессиясе-белгечлеге үзенчәлекләрен тасвирлаган шигъри юлларыннан да ташып-ургылып тора. Шагыйрә бу яраткан хезмәтенә бәхетенең югары бер чагылышы итеп карый:

Сөенечем – таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

(“Укытучы бәхете”)

Клара Булатова бәхет төшенчәсен дә үз һөнәрендә, укытучы хезмәтендә күрә:

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

(“Укытучы бәхете”)

Укытучының чын бәхете – балалар өчен төн йокламый дәрескә әзерләнеп утыру:

Алда ята дәрес планнары,

Дәфтәрләре янда өелгән...

(“Укытучы апаң йокламаган...”)

Нишләтәсең, укытучының көндәлек тормышы һәм еллык эш режимы да турыдан-туры шушы мәктәп-балалар дөньясы белән бәйле. Мәктәпнең үз чәчү вакыты һәм үз “урак өсте” бар...

Мәктәп үз әхлакый кысалары, үз фәлсәфи үлчәмнәре белән яши:

Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..

Кем булса да – Кеше булыгыз!

(“Алтынчы класстагылар”)

Клара Булатованың Казан университетында укыганда хәтта диплом эшен дә тезмәләп – шигъри юллар белән тасвирлап тапшыруы һәм, шулай итеп, укытучыларны шактый авыр хәлгә куюы да, әлбәттә, легенда гына түгел – булган хәл. Әлеге сыйфатның бик ачык булып аның поэтик фикерләве нигезенә ятуы да һич очраклы түгел, билгеле. Дөрес, биредә бу сәләтнең уңай ягы белән бергә тискәре ягын да – аның әдәби иҗатында сурәтләп язасы урында еш кына тезмәләп сөйләп чыгуга күбрәк урын бирелүен дә әйтеп китми булмый. Әмма шагыйрә, үзенең иң көчле әсәрләреннән күренгәнчә, шигъри фикерләвен логик контрастларга корып, бу йомшак ягыннан ансат кына котылу ягын таба.

Икенче этап иҗатына тукталып үтим. 1972 елда чыккан өченче китабын Клара Булатова “Җәйләр җитсә” исеме белән бастырган иде. Ел фасылларының эчке тирбәлешен хатын-кызларга һәм шагыйрьләргә хас булган зур нечкәлек белән тоеп яшәгән шагыйрәнең үз әсәрләренә һәм китапларына табигатькә бәйләп исем куюы, әлбәттә, тикмәгә түгел. Аның бу чор иҗатына караган шигырьләрендә без лирик героинябызның чын-чынлап эчке өлгерүен: хис-кичерешләренең тагын да кайнарлана һәм катлаулана төшүен, шигъри сурәтләрнең төрләнүен, фәлсәфи фикернең дә дәлиллерәк-тормышчанрак нигезгә таянып белдерелүен күрәбез.

Шагыйрәнең “рухи өлгерүе”, һичшиксез, иң элек аның мәхәббәт темасына караган шигырьләренә үтеп керә. Чөнки ел фасыллары иң элек үзләренең тышкы реаль төсмерен нәкъ менә шушы җирлектә югалта:

Арбага юллар төшмәгән,

Чанага өзелгән чак.

Күңелләр әллә нишләгән –

Ташыган, түгелгән чак...

Табигать, хискә бирелеп,

Акылын югалткан чак.

(“Кар сулары аккан чак бу...”)

Шагыйрәнең туган төбәгенә, әти-әнисенә(“Булмый алмашып”), үзенең ана булу тойгыларын үзәккә куеп язган шигырьләрендә (“Ана шатлыгы”, “Бала тудыру йортында”) дә үлчәүле фикер йөртү, хикмәтле фәлсәфи гомумиләштерүләргәкилеп юлыгабыз:

Ир-хатынга дөнья уртак, диләр,

Монда түгел ләкин уртагы...

Яз шигырьләре”ндәге рухи ашкынуларның татлы җимеше-фәлсәфи орлыклы хикмәтле әсәрләр җитешә:

Еллар миңа миһербанлы булды

Юк, зарлана алмыйм язмышка.

Яшьлек баерак, кыйммәтрәк була,

Икенче кат килсә тормышта...

Өченче этап иҗаты турында сүз әйтер вакыт җитте. “Ут чәчәк җыям алдыма” шигырендә ул болай яза:

Чыгабыз шулай тын гына,

Ашыкмый атлый гына.

Рәбигыль әүвәл” аеннан

Рәбигыль ахыр”ына.

Өченче иҗат этабы үз эченә “көз шигырьләре”н ала дип әйтә алабыз.

Ә быелгы август-безнең җәйнең

Безнең көзгә кергән күпере.

(“Август-күпер”)

Клара Булатова шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Шуның өчен дә шагыйрә матур-матур җырлар авторы буларак танылды. Җырларда туган як, мәхәббәт темасы үзәк урынны алып тора. Филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шагиев: “Төбәгебезнең асылын ачкан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әсәре өчен генә дә аны җырчы-шагыйрә дип атап булыр иде, ә аның андый әсәрләре санап бетергесез”, - ди.

Нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләр өчен Клара ханым Булатова дистә еллар дәвамында милләтебезгә генә хас иң яхшы сыйфатларны эченә сыйдырган күркәм, тыйнак, тирән эчтәлекле “Җомга” тапшыруының сценарий авторы да.

Яраткан шагыйрәбез Клара апа Булатова – нәниләр өчен чын күңелен биреп иҗат итүчеләрнең берсе. Аның поэзиясе үзенең тема төрлелеге, үзенчәлекле стиле, оригиналь юмор хисе белән аерылып тора. Бәләкәчләр өчен яза алу сәләте дә бик сирәкләр өлешенә төшкән бәхет. Сабыйның теле ачылганда ук синең сүзләреңне тәтелди, балалар бакчасында, мәктәптә синең сүзләреңне сөйли икән - шуннан да зуррак куаныч бармыни? Алар үзләре белән сине дә киләчәккә алып барачак, ләбаса! Гадилектә – бөеклек, диләр. Балалар өчен язылган әсәрләрендә Клара апаның осталыгы, таланты аеруча ярылып ята. Мин кечкенәдән Клара апаның шигырьләрен яратып укыйм. Безнең белән шигърият телендә иң табигый һәм үз булып сөйләүче шагыйрьләрнең берсе булганга, үзенчәлекле булып аерылып торганга, аның иҗаты мине үзенә җәлеп итә. Яраткан шагыйрәбезнең күп кенә шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия булуы да безнең өчен бик мөһим. “Балалар язучысы... яхшы тәрбияче яисә укытучы буларак, нинди генә тыңлаусыз булмасын, сабыйны начар гадәтләреннән арындыра алуына ихлас ышана,”- дип яза рус балалар әдәбияты белгече И.П.Мотяшов. Әлеге күренешне Клара Булатова шигырьләрендә еш күзәтергә була.

Аның педагогик һәм психологик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый.

Мин телевизордан татарча тапшырулар карарга яратам. Мин караган шундый тапшыруларның берсе – яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың иҗатына багышланган иде. К. Булатованың иҗатын олылап, бик күп матур сүзләр әйтелде безнең язучыларыбыз, галимнәребез, җырчыларыбыз, артистларыбыз тарафыннан. Алар: “ Клара Булатова - бик бәхетле кеше. Беренчедән, гаҗәеп талантка ия; икенчедән, халыкка җиткерә белә; өченчедән, халык аны ярата,” – диделәр.

Бу тапшыруны карагач, шундый нәтиҗәгә килдем: бактың исә, бу яраткан шагыйрәбез, балалар дөньясыннан китеп торган арада, олылар дөньясына да керә белә икән! Клара Булатованың иҗатын олы поэзия шагыйре буларак өйрәнү һәм шул темага фәнни эш язу теләге миндә шул вакытта туды.

Чыннан да, яраткан шагыйрәбез өлкәннәр өчен дә күп яза икән. Аның шигырьләренә күп җырлар язылган. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелгән. Аларны профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбыз бик яратып башкара. Бу җырлар конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә Клара Булатова җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрәләребезнең берсе ул.

Клара Булатова, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы бик тә популяр. Алар лирик образлар белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбәрәләр белән сугарылган.

Туган җир һәм газиз ана. Бу ике төшенчә - шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер-берсеннән аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган туфрак һәм иң кадерле кеше – ана турында язмаган шагыйрь юктыр.

Яшьлек... Табигать... Мәхәббәт... Шушы темаларны шагыйрәнең төп нигез итеп алуы гаҗәп түгел. Мәхәббәт бит кешедән дә, шагыйрьдән дә олы хис. Бу турыда кем генә язмый?

Шагыйрә халык, ил, җир хакында заман проблемалары зурлыгын тоеп фикер йөртә. Күргәнебезчә, яраткан шагыйрәбез – бүгенге чор шагыйрәсе буларак, үз иҗатында заман рухын, заман үзенчәлекләрен аерым бер осталык белән тасвирлый. Клара апа Булатованың шигырьләре эчтәлеге ягыннан гыйбрәтле. Алардагы туган җиргә, туган халкыңа, әти-әниләргә һәм якыннарыңа мәхәббәт, дуслык, намус, хезмәт сөю, батырлыкка омтылыш кебек әһәмиятле төшенчәләр бүген дә бик актуаль.

Клара апаның иҗатын яратучылар, әлбәттә инде, бер мин генә түгел. Аны Татарстан халкы, һәм башка милләт халыклары да яраталар, үзен дә, иҗатын да чиксез ихтирам итәләр. Халкыбызның мондый хөрмәтен ул үзенең киң күңелле, кешелекле шәхес булуы белән, үзенең ихлас шигырьләре, җырлары белән, чын мәгънәсендә халык шагыйрәсе булуы белән яулап алды. Клара Булатовахезмәтенә зур бәя бирелде: 2012 елның 4 нче  апрелендә Әлмәт дәүләт  муниципаль хезмәт институтының актлар залында Клара Булатова исемендәге премияне беренче тапкыр тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара Клара Булатованы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы кандидат буларак күрсәтүнең бер чагылышы дип санарга мөмкин.

Клара Булатовага – халкыбызның талантлы һәм күренекле кызына мин дә изге теләкләремне юллыйм: сәламәтлек, бәхет, озын гомер, иҗади уңышлар телим.











































Клара – халык шагыйрәсе


Чаллыда Клара апа Булатова белән очрашуларның берсендә танылган язучыбыз Айдар Хәлим: “Клара- ул чып-чын халык шагыйрәсе”,- дип әйтте... Һәм ул шулай да: Клара апаның шигырьләрен сөйләмәгән бакча баласын да, лаеклы ялдагы хезмәт ветеранын да очрату мөмкин түгел, радио һәм телевиениедән аның җырлары яңгырамаган көннәр сирәктер.

Аның Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен татар халкы шатланып каршы алды. Шагыйрәнең бүләккә тәкъдим ителгән ике томлыгын яңабаштан карап чыгарга булдым. Нинди генә темаларны ачмаган Клара апа: авыл хезмәткәрләреннән башлап, халыклар дуслыгына мәдхия җырлап, укытучы хезмәтен яклап, әниләрне зурлап, шәһәр-авыл тарихларын кертеп күпме шигырь тудырган ул...

Ә минем аның поэмалары турында сөйлисем килә. Марсель Галиев әйткәнчә, шигърияттә Бөркет булу өчен поэмалар иҗат итәргә кирәк. Клара Булатованың 2011 елда Казан Татарстан китап нәшриятында чыккан ике томлык сайланма әсәрләренең бер өлешен поэмалар тәшкил итә.

Якты сагыш” поэмасы белән ачыла бу бүлек. Ул беренче карашка гына, армиядән кайтып, гашыйк булуына карамастан, “гаилә төзергә яраксыз” саналган җырчы –артистка Сылуны калдырып, тирә-күршенең күңелен күрү йөзеннән, кодачасы белән гаилә төзеп, күршесендә үрнәк гаилә корган Сылу турында уйланып яшәүче егет турында кебек. Ә ныклап уйласаң. К. Булатова бу әсәрендә төзүчеләрнең биографияләре аша шәһәр тарихын да ачып биргән. Автор яшь шәһәрнең киләчәген күзаллаучы эшчеләр, кичке уеннар, иҗади берләшмәләр, читтән торып укып югары белемле белгечләргә әйләнү юлында никадәр тырышлык кирәклеген шигъри юллар аша бер тында сөйләп бирә кебек. “Якты сагыш”та чагылдырылган ике гаиләнең яшәү рәвеше: бер зур шәһәрнең тууы, үсеше, киләчәге турындагы мәгълүматлар дүрт юллыклар аша тезелеп кенә бара:

Чын мәхәббәтне тою бәхетенә ирешкән шәхесләр генә вак көнләшү чиреннән азат, сөйгәненең бәхетеннән көч алып яши ала,”- диясе килә поэманы укып чыккач.

Зөбәрҗәт” поэмасында К. Булатова сугыш аркасында ирсез, каената-каенанасыз, баласыз калган ятим хатын-кызларга мәдхия җырлый. Ир-егет үстереп тә сугыш аркасында ятим калган карт-карчыкларны: “Улыгыз минем ирем иде, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерергә генә өлгермәдек,”- дип, яхшылык теләү йөзеннән картларны алдап, аларның авыр тормышын үз җилкәсенә аударып, үзе өчен яшәү мәгънәсен булдырган Зөбәрҗәт образы аша, сугыш чоры толлары һәм тол булырга өлгерә дә алмаган хатын-кызларыбызга бүгенге якты матур тормышыбыз өчен рәхмәтле булырга тиешлегебезне тагы бер кат искә төшерә.

Зәмзәмбикә тирмәсе, яки Нияз мулла гөнаһы” кыйсса-риваяте аша К. Булатова хисләр-тойгылар белән генә яшәүнең нинди фаҗигагә китерергә мөмкин икәнлеген кисәтә. Сабый вакыт... Нияз һәм Зәмзәмбикәләр кинәт чыккан давылдан качып, куаклар арасында гарасат үтүен көне буе көтеп йоклап китәләр. Алдан йокысыннан уянган Нияз Зәмзәмбикәнең ялгыш ачылган изүеннән күкрәк өстендәге миңен күреп кала... Гомер буе яратып та чит ир белән яшәүче сөйгәненә Нияз ялган яла яга, сүзенең дөреслеген исбатлау йөзеннән, бала чакта күргән миң турында Зәмзәмбикәнең иренә әйтә. Хисләр белән генә яшәүче Солтангәрәй яраткан хатынын пычак кадап үтерә. Ялгышын аңлап гафу үтенергә кергән Нияз, шул ук пычак белән үз-үзен үтерә, Солтангәрәй дә шул ук пычак белән үз- үзенә кул сала. Шекспир трагедияләренә тиң әсәр туган. Бу фаҗигале сюжет аша К. Булатова Әлмәт шәһәре тирәсендәге авыллар, аларның табигате, аларның исемнәре барлыкка килү тарихын да тасвирлый.

Әлмәтлеләр җырчы кыз Клараның кадерен яхшы белә: Клара Булатова премиясе өчен үзе укыткан институтта да авыл үзешчәннәре арасында бәйгеләр бара, студентлар тарафыннан аның эшчәнлеге буенча дистәләгән фәнни эшләр языла, мәктәпләрдә К. Булатова иҗатына багышланган йөзләрчә кичәләр уздырыла. Хәер, бу кичәләр бер Әлмәт районында гына бармый, былтыр Тукай премиясенә тәкъдим ителү уңаеннан Яр Чаллыда да алты тапкыр аның үзе белән очрашулар үтте. Балалар бакчаларыннан башлап, ял итү йортларын да кертеп, мәктәп һәм вуз стеналарында К. Булатова белән очрашуларны түземсезлек белән көтеп алалар. Чаллылылар рәхмәт белән Сарман, Минзәлә, Азнакай якларына озатты үзен.

Әлмәт районының Колшәрип авылында Клара исемендәге чишмә ачылды. Һәр язны март аенда Клара чишмәсендә авыл халкы аның иҗатына багышланган очрашулар уздыра. Шулай булмый, колшәриплеләр Клараның шагыйрәгә әйләнүендә үзләренең дә өлешләре бар, дип исәпли, чөнки Колшәрип сүзе аның шигырьләрендә еш яңгырый.

Авылларны күпме күргәнем бар,

Охшаш кебек берсе-берсенә.

Охшаш кебек,

Ләкин алар менә

Колшәрипкә, җитми берсе дә.

Урманымы, Дөмәй буйларымы,

Шау чәчәкле урман артымы.

Күз иҗләмәс иркен кырларымы,-

Ни-нәрсәсе шулай тарта икән?

Нигә күңелем, еллар узган саен,

Җырлар эзләп шунда кайта икән?

Кай җирләрдә күпме йөргәнем бар,

Гизгәнем бар дөнья иркендә.

Авылларны күпме күргәнем бар-

Колшәрипкә җитми берсе дә.

Бу юлларны Тукаебызның “Кырлай” авылына мәдхиясе белән генә чагыштырырга мөмкин. Шулай булгач, авыл халкы, Әлмәт халкы, гомумән, шигъриятне яраткан республикабыз халкы Тукаебыз кызы Кларадан да Тукай бүләгенә лаек кешене күз алдына да китерә алмый.












Без барыбыз да шигырь яздык


Шигырь сөючеләр өчен Клара Булатова мәхәббәт җырчысы булса, Әлмәт районының Колшәрип халкы өчен иң беренче чиратта укытучы апа иде.

Клара апа Колшәрип авылына атлап түгел, очып килде... Нәфислеген, җиңел йөрешен күбәләккә тиңләсәк, вакыйгаларны тиз арада эләктереп алып матбугатта яктырта алу сәләтен яшен ташы очу тизлеге белән генә чагыштырып булыр иде...Авылда Клара апаның шигъри юлларын кулланып сөйләшмәгән бер генә апа да, әби дә, бабай да булмагандыр ул чорда. Алай гынамы соң, авылда шигырь язмаган берәр укучы бала калдымы икән?

Клара апаның эшкә килүе Колшәрип авылының үсешенә яңа бер этәргеч булды кебек. Колшәрип мәктәбендә авылда бердәнбер телевизор ул килгәннән соң гына пәйда булды. Махсус график буенча, мәктәпкә телевизор карарга йөри башладык. Шуннан файдаланып микән инде, әллә графикны махсус яраклаштырганнармы, телевизор караганда безне Клара апа чигү чигәргә өйрәтә иде. Ул безне 23нче февраль алдыннан, малайларыбызны котлау өче кулъяулык чигәргә өйрәтте. Ә 8 Март алдыннан телевизор карарга малайлар бара. Малайларның телесеанслары да юкка гына үтмәгәнлеген бәйрәм иртәсендә парта асларыннан табылган бүләкләр күрсәтә иде...

Авылыбызда бердәнбер телевизор булган бер чорда, Клара апа безне телестудиягә дә алып барды. Башта барыбыз да сәяхәткә әзерләндек. Әлмәт белән Печмән (Лениногорск) арасы 50 чакрым юл бит. Аннан, директорыбыз тарафыннан юлга акча табарга дигән хәбәр булды. Бервакыт Клара апа керде дә: “Директор абыегыз акча тапты, һәммәбез дә барабыз,”- ди. “ЛАЗ” автобусын тутырып ике класс укучылары кереп утырдык, Клара апа ашханәгә алып кереп ике тапкыр ашатты, чәй белән күмәч кенә түгел: беренче, икенче, өченче, әле салаты да бар. Күпләребез әле котлетны да шул баруда гына ашап караганбыздыр, авыл балалары итне чәйнәп ашарга күнеккән иде ул чорларда.

Кайту белән директорыбыз озын Әнәс абыйга шатлыктан рәхмәтләребезне әйттек, шул вакыт ул гаҗәпләнүдән тагын да озынаеп киткәндәй булды. Гади авыл укытучысы, читтән торып укучы студенткага ул кадәр акча каян килгән, шул сорауга җавапны хәзергәчә белмибез.

Бервакыт Клара апа безгә почтага барырга кушты. Барсак, җиденче, сигезенче класс укучылары исеменә Мәскәүдән посылкалар килгән. Һәр ике класс укучыларына безнең якта булмаган, шоп-шома битле калын сызым дәфтәрләре, һәр кызга икешәр метр капрон тасма, шул вакытта гына беренче кат күрдек, андый тасмаларның да дөньяда барлыгын белдек, һәр малаебызга шариклы ручка, карасыз язган ручкаларны күреп исебез китте.

Спектакль, концертлар өчен генә түгел, җәйге каникулда сабантуйларга киясе күлмәкләрне дә Клара апа үз куллары белән тегә иде безгә. Киң форматлы ике серияле кинолар чыккач, Әлмәткә алып барып, үзләренең ике бүлмәле фатирына классыбыз белән кунарга алып керә иде, бер генә тапкыр түгел бит... Әти-әниләре дә ничек безгә түзгәннәрдер, әле кинодан кайтуыбызга чиләге белән бәрәңге пешереп торалар иде. Ул тәмле майда пешкән бәрәңгенең нинди майда кыздырылуы хәзергәчә сер булып калды. Ул кадәр урын-җирнең һәммәбезгә җитү булуы (без бит класста 24 бала укыдык) әлегәчә гаҗәпләндерәмени. Клара апа алтынчыда укыганда класс җитәкчесе булып килде. Без бик үк тәртиплеләрдән дә булмаганбыздыр инде. Каникулларыбыз гына түгел, бер генә ял көнебез дә урмансыз, походларсыз үтми иде... Ул походларга ел сезоны да, табигатьнең кары-яңгыры да комачауламаган. Иң гаҗәбе- Клара апаның сөйләп теле ничек армаган. 24 “башкисәр”не язгы, җәйге, көзге, кышкы урманда да үз янында туплап йөртә алу өчен күпме көч кирәк булгандыр. Бу Колшәрип халкы истәлекләре...

Клара апа шагыйрә буларак та, халык алдындагы хезмәтләре өчен дә Тукай бүләгенә күптәннән лаек дип уйлый Әлмәт районының Колшәрип халкы...Безнең теләгебезгә барлык шигърият сөючеләр кушылыр дип өметләнеп калабыз.


































Йомгаклау


Клара Булатованың әдәбиятта тоткан урыны


Нинди генә заманнар, нинди генә шартлар туса да, шагыйрь шагыйрь булып кала. Клара апа моны үз язмышында, үз иҗатында кире каккысыз итеп раслый килә. Яңадан-яңа җыентыклары дөнья күрә. Һәр китабы дөнья күрсен өчен күпме көч-дәрман, алсыз-ялсыз тырышлык, тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кирәк.

Клара Булатованың тормышы да, иҗаты да киң колачлы. Ул өлкәннәр өчен дә менә дигән китаплар чыгара. Ә җырлары соң? Үзләре генә дә аерым җыентык булып чыкты.

Мин Клара Булатова иҗатын өйрәнгәндә, аның турында бик күп кызыклы, сокландыргыч вакыйгалар белән таныштым. Ул искиткеч кеше.Клара Булатованың тормышны һәм кешеләрне яратуы аралашкан даирәсенең гаять киң булуында да күренә: мөгаллимнәр, язучылар, сәнгать һәм матбугат әһелләре, дәүләт эшлеклеләре белән аралашкан. Татар дөньясында дистәләгән еллар буена хатын-кыз шагыйрәләр исемлегенең иң башында торган, халык күңеленең иң түрендә булган Клара Булатованы белмәгән, аның шигырьләрен укымаган кеше юктыр. Нинди генә темаларны ачмаган Клара апа: авыл хезмәткәрләре турында башлап, халыклар дуслыгына мәдхия җырлап, укытучы хезмәтен яклап,әниләрне зурлап, шәһәр – авыл тарихларын кертеп күпме шигырьләр тудырган ул...“Клара апа сүзләренә Рубис абый Зарипов язган “Туган җирем” җырын яшьүсмерләр клубының гимны итеп алырга авторлардан рөхсәт алгач, дистәләгән клуб утырышлары шушы җыр белән башланып китә торган булды”,- дип искә ала 10нчы мәктәпнең китапханәчесе Светлана апа Газизова. Клара апа төрле яшьтәге, төрле һөнәр иясе, төрле милләт халкы өчен кызыклы шагыйрә буларак, беренче очрашудан соң ук истә калган. Халыклар дуслыгын тирәнтен аңлаучы, дуслыкка мәдхия җырлаучы шагыйрә дә ул. Клара Булатова татар халкының зур ихтирамын казанган язучы.

Ни өчен Клара Булатованың исеме шулай югары бәяләнә соң? Бу сорауга җавапны, әлбәттә, Клара Булатованың  әсәрләреннән эзләргә тырыштым.

    Клара Булатованың иҗаты күпкырлы. Аның балалар өчен дә кызыклы әсәрләре бар, ул  өлкәннәр өчен дә язган, хәтта җырлары – туган ягына, туганнарына, якыннарына багышлап язган, көйгә салынган шигырьләре дә җитәрлек. Ә әсәрләренең иң матурлары, һичшиксез, аның туган ягына багышланганнары.  

   Узган гасыр кешеләренең гамен тоеп та язган Клара апа. Аның бу сыйфаты шигырьләрендә бигрәк тә ачык чагыла. Бик күп китаплары дөнья күрде, яратып укыла. Милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы, дияр идем мин аны... К. Булатованың  һәр әсәрендә кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләр психологик тирәнлек белән ачыла,  алар  үтә нечкә, уалучан-нәзберек булулары белән аерылып тора. Автор кешеләрнең җан халәтен омтылыш-хыяллары белән бик оста бәйләп чагылдыра...

...Автор мәхәббәтнең кадерен белергә, гомерләрнең бик тиз узуы турында уйланырга чакыра. Кешеләр арасында булган битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык аркасында җаннарның бик тиз җәрәхәтләнүенә әрнеп сызлана... ...Кыскасы, Клара апа Булатованың кайсы гына җыентыгын алып карасаң да, аларда халыкның үзеннән алынган детальләр, күренешләр, вакыйгалар,  гыйбарәләр... Халык педагогикасы, халык эстетикасы, халык фәлсәфәсе... Аларда язучының уйланулары, борчылулары...

      Язучы иҗаты - әле тирәнтен өйрәнелмәгән хәзинә. Әгәр дә язучының иҗаты дәреслекләрдә урын алса, мин бик шат  булыр идем. ...Безнең кебек укучылар, мәктәп, гаилә тормышы,  бүгенге тормышта актуаль проблемалар турында язган әсәрләр булганда, безнең кебек яшьләр шул әсәрләр белән танышып барганда, безнең  күңелләребезгә караңгылык, билгесезлек, явызлык урнашмас.

Сандугачлар кызы- Клара Булатова”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә түбәндәге нәтиҗәләр ясадым:

  • Клара Булатова – көчле шәхес.

  • Клара Булатова әсәрләренең әдәби кыйммәте - әсәрләрнең тәрбияви идея салынган эчтәлеккә ия булуда. Аның иҗаты буыннан-буынга күчеп укырлык, киң планда өйрәнерлек тирән иҗат.

  • Клара Булатова үзенең укучысына әсәрләре аша әхлакый кыйммәтләренең асылын аңлата.

  • Язучының фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви эчтәлеккә ия.

Фәнни эшемне безнең мәктәпнең китапханәчесе Светлана апа Газизованың

Сандугачлар кызы- Чишмәкәй...” дигән Клара Булатовага багышлаган шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Дөмәебез акты кушылып җырыгызга,

Морат тауларыбыз чүкте каршыгызга...

Аркөсләре бүген сагынып хискә чумган,

Талларыбыз күптән сагышта...

Өянкеләребез җылап чакыралар:

Сандугачлар кызы, Клара-Җан кайда?

Әле дә ишетә микән Тарлау-Кыр җырлавын?

Ә без ишетәбез бит ул җырның дәвамын...”


Клара апа, үзегезнең шигырьләрегез белән безне сөендерүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.












Кулланылган әдәбият:


  1. Асыл Моратова. Без барыбыз да шигырь яздык. - Ватаным Татарстан, №54, 27нче март, 2012.

  2. Гел кояшка карап: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—128 б. портр. 2000. Рец.: Кашапов Г. Гел алга карап.— Соц. Татарстан, 1981, 26 янв.; Бәйрәмова Ф.— Казан утлары, 1981, № 11, 184 б.

  3. Җәйләр җитсә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—112 б. 4000. Рец.: Абдуллина Р.—Казан утлары, 1973, № 8, 187—188 б.

  4. Лотфуллин Р. Гел кояшка карап.— Казан утлары, 1970, № 9, 151-153 б.

  5. Марс китабы: Нәниләр өчен шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982, 24 б.

  6. Маннур Ш. Хәерле юл телим.— Казан утлары, 1971, № 2, 184 б.

  7. "Совет Татарстаны язучылары" китабы. (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары) – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

  8. Светлана Газизова. Клара – халык шагыйрәсе. -Ватаным Татарстан, №65, 23 нче апрель, 2013.

  9. Һәр язның үз җыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—64 б. 2000.

  10. Һәрвакыт янымда; Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—72 б., 3500. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары. 1969, № 8, 187 б.

  11. Язлар алда: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—64 б.










19




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 16.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров511
Номер материала ДВ-345578
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх