Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему "Туган ягыбызның Кояшы син!"

Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему "Туган ягыбызның Кояшы син!"


  • Другое

Название документа Кояш Тимбикова.pptx

Поделитесь материалом с коллегами:

Кояш Тимбикова Кояш Закир кызы Тимбикова — татар язучысы, шагыйрә, публицист...
Кояш Тимбикова Тулы исеме-Кояш Закир кызы Тимбикова Һөнәре-язучы, журналист,...
Эшемнең максат һәм бурычлары: Кояш Тимбикованың иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү;...
Биография Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Н...
1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елда...
Иҗат Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы жу...
1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның зур күләм...
“Туган ягыбызның Кояшы син!”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә тү...
Презентацияне эшләде: 10нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Надыргулов Артур...
1 из 15

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Кояш Тимбикова Кояш Закир кызы Тимбикова — татар язучысы, шагыйрә, публицист
Описание слайда:

Кояш Тимбикова Кояш Закир кызы Тимбикова — татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист.

№ слайда 2 Кояш Тимбикова Тулы исеме-Кояш Закир кызы Тимбикова Һөнәре-язучы, журналист,
Описание слайда:

Кояш Тимбикова Тулы исеме-Кояш Закир кызы Тимбикова Һөнәре-язучы, журналист, публицист Туган көне-16 ноябрь 1937 Туу җире-Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылы Милләте-татар Үлем датасы-2004 ел Үлгән җире-Казан Бүләк һәм премияләре- Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре

№ слайда 3 Эшемнең максат һәм бурычлары: Кояш Тимбикованың иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү;
Описание слайда:

Эшемнең максат һәм бурычлары: Кояш Тимбикованың иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү; тормыш һәм иҗат юлын яктырткан хезмәтләргә күзәтү ясау; әсәрләренең идея-тематикасын, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны, роле һәм әһәмиятен ачыклау; әсәрләрдәге лирик герой хисләренең чыганакларын ачыклау. тормыштагы гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяләү; дуслык һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

№ слайда 4 Биография Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Н
Описание слайда:

Биография Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

№ слайда 5 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елда
Описание слайда:

1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. Кояш Тимбикованың йөрәге 2004 елда тибүдән туктый. Кабере Чистай районы Иске Роман авылында.

№ слайда 6 Иҗат Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы жу
Описание слайда:

Иҗат Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә.

№ слайда 7 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның зур күләм
Описание слайда:

1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның зур күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 “Туган ягыбызның Кояшы син!”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә тү
Описание слайда:

“Туган ягыбызның Кояшы син!”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә түбәндәге нәтиҗәләр ясадым: Кояш Тимбикова – көчле шәхес. Кояш Тимбикова әсәрләренең әдәби кыйммәте - әсәрләрнең тәрбияви идея салынган эчтәлеккә ия булуда. Аның иҗаты буыннан-буынга күчеп укырлык, киң планда өйрәнерлек тирән иҗат. Кояш Тимбикова үзенең укучысына әсәрләре аша әхлакый кыйммәтләренең асылын аңлата. Язучының фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви эчтәлеккә ия. Фәнни эшемне Закирова  Рушания Вахит кызы ( Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңелесе) шигыренең бер өзеге белән тәмамлыйсым килә: Туган ягыбызның Кояшы син!                                              Нурларың да сибелеп ята.                                              Җылылыгың,яктылыгың өчен                                              Мең-мең рәхмәт сиңа, Кояш апа!

№ слайда 15 Презентацияне эшләде: 10нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Надыргулов Артур
Описание слайда:

Презентацияне эшләде: 10нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Надыргулов Артур Нур улы Яр Чаллы -2012-

Название документа Туган ягыбызны? Кояшы-Кояш Тимбикова.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

10нчы урта гомуми белем мәктәбе”


Секция - татар теле һәм әдәбияты


Фәнни- эзләнү эше






hello_html_m2be917dd.gif





Эшләде: 1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Зөһрә Сәми кызы









-2015-





Эчтәлек

  1. Кереш........................................................................................3-4 б.

  2. Төп өлеш. Кояш Тимбикова-язучы.

а) Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗаты.................5-6б.

б) Кояш Тимбикова әсәрләрендә образларның бирелеше....7-11б.

3. Йомгаклау...................................................................................12-14б.

4. Кулланылган әдәбият................................................................15б.




































Кереш

hello_html_186893c8.png

Г. Бәширов “Матур әдәбият яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышырга тиеш” – дип яза1. Матур әдәбият элек – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык, нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, тормышны күрә, бәяли белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган.

Әдәбият кешедә ләззәтләнү, соклану хисе уята, аны матурлыкка якынайта, аның халәтен матурлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрә. Әдәби әсәрләр балаларны гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера, алар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу, үз чиратында, тормышка, кешеләргә карата, хезмәт эшчәнлегендә, гомумән, һәр адымда тәрбияле булырга ярдәм итәргә тиеш. әдәбият белгече Х. Госман әйткәнчә:

Әдәбият укытканда эстетик тәрбия бирү баланың тирә - юньдәге табигатькә, кешеләр тормышына, үз йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе ачсын, үз аңында, хисләрендә матурлык үлчәвен, күркәмлек өлгесен булдырсын. Шуның белән бергә ул анда актив тойгы, ягъни шыксызлыкны бетерү, матурлык өчен көрәшү нияте булып яралсын” 2. Тәрбия өлкәсендә әдәбиятның әлеге сыйфатларын куллану бүгенге көндә мөһимлеген һич кенә дә югалтмый.

Татар халкының бай рухи культурасы тарихында татар язучысы, шагыйрә, үткен публицист, журналист, тирән фикер иясе Кояш Тимбикова иҗаты аерым бер урын биләп тора

Татар халкының үз Ницшелары, Кантлары, Гегельләре, Гёталары бар. Аларның үз фәлсәфи дөньясы, үз эстетик принциплары бар. Поэтик дөнья фәлсәфи тирәнлекне дә, гүзәллекне дә, хәтта ямьсезлекне дә үз эченә ала. Татарның Ницшесы күктә очмый, ул җирдә яши, аның фикерләре дә буталчык түгел, аңлаешлы, тормышчан, ул үзен кешеләрдән өстен куймый, ул гади һәм кешелекле, кояшның үзе кебек җылылык өләшә. Татарның бөек шәхесе – ул Кояш Тимбикова. Аның тирән хисләргә, дәлилле фикерләргә бай әсәрләре гасырлар аша безнең чор укучысына юл ала.

Тикшеренү эшемнең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте –Кояш Тимбикова әсәрләрендә тәрбияви идеяләрне һәм әдәплелек өлгесе булырлык үрнәкләрне тикшерүдә. Кояш Тимбикова әсәрләре тәрбияви чыганак булырлык көчкә ия. Эшемнең максат һәм бурычлары:

  • Кояш Тимбикованың иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү;

  • тормыш һәм иҗат юлын яктырткан хезмәтләргә күзәтү ясау;

  • әсәрләренең идея-тематикасын, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны, роле һәм әһәмиятен ачыклау;

  • әсәрләрдәге лирик герой хисләренең чыганакларын ачыклау.

  • тормыштагы гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяләү;

  • дуслык һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Мин үземнең иҗади эшемне түбәндәге юнәлештә алып бардым:

- Кояш Тимбикова иҗаты һәм тормыш юлы буенча материалларны китапханәдән, аның әсәрләрен уку барышында, төрле газета-журналлардагы мәкаләләрне укып һ.б. фәнни-тикшеренү эшен яздым.





























_______________________________________

1 Бәширов Г. Җир шарында бер генә. -“ Азат хатын”. 1990, № 2. - 7б. 2Госман Х. VII класса татар теле һәм әдәбиятын яңа программа нигезендә укыту. -“Совет мәктәбе” . 1961, №7. – 35б.


Кояш Тимбикованың тормыш юлы

Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954—1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959— 1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1979—1982 елларда ул — «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. 1964 елдан — КПСС члены. Кояш Тимбикова—1973 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы. К. Тимбикова 1976 елдан бирле Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.
Әтисе – Закир Тимбиков – математика укытучысы, әнисе – Сания Җаббарова (Тимбикова) – тел белгече, әдәбиятчы, икесе дә Ленин ордены белән бүләкләнгәннәр. Кояш Тимбикованың әнисе Сания Җаббарова Каргалы авылында туган, Чистайда “Нәҗип” мәдрәсәсендә укыган. Бу турыда туганнарында сакланган гаилә архивындагы фотосурәтләр әйтә (1915 ел).

Кояш Тимбикова 4 балалы гаиләдә үсә: Азат, Энҗе, Чәчәк һәм Кояш. Азат, Энҗе һәм Чәчәк – укытучылар, ә кечкенә Кояш – язучы була. Азат Закир улы Тимбиков, Бөек Ватан сугышында катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул -математика укытучысы, хатыны Бану Сафиулла кызы белән 40 елга якын Чистай районы мәктәпләрендә эшләделәр.

       Энҗе Закир кызы гомере буе Татарстанда, Саратов өлкәләрендә, Казанда укучыларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтте. Ул- хезмәт ветераны.

      Өченче кызлары- Чәчәк Тимбикова Чистай районындагы татар авылында 40 елга якын физика укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше Вахит белән бергә алар авыл халкы өчен иң кадерле, иң якын кешеләр булып торалар. Вахит Мөбәрәкшин улының кызы Рушания Вахит кызы Закирова да рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үз тарихын, нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә ул бик күп көч куя.

Ә менә кечкенә кызлары, язучы,Татарстан Республикасының Журналистлар Союзы әгъзасы, Кояш Закир кызы Тимбикова үз гаиләсе, аларның хезмәтләре, яшәешләре турында әсәрләр яза.

Кояш Тимбикова журналистика эшен сайлый.

Кояш Тимбикова әдәби мәйданга «Имтихан» хикәясе белән чыга. Бу әсәр Нәкый Исәнбәт тарафыннан югары бәяләнә.

Әсәрдә төп проблема булып: намуслык, гаделлек, кеше бәхете өчен көрәш, тормышта кешенең урыны һ.б. темалар тора. Кояш Закир кызы Тимбикова 35 ел “Азат хатын” һәм “Казан утлары” журналлары редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли. Аның кайбер әсәрләре башкорт, азербайҗан, үзбәк телләрендә басылып чыга. Шулай ук каракалпак, рус, хакас, белорус, латыш телләрендә дә языла.

Рус теленә аның әсәрләрен тормыш иптәше - Рейн Ганеев тәрҗемә итә. Рейн Ганеев тарафыннан рус теленә “Кышкы талпыну”, «Табылдык хатларның серләре», «Синең өчен» һәм башка әсәрләре тәрҗемә ителде.

Муса Җәлилнең 90 еллык юбилеена Рейн Ганеев балалар өчен язылган шигырьләрен рус теленә, ә шагыйрә Эди Огницвет аларны белорус теленә тәрҗемә итә. Шул рәвешчә, Муса Җәлилнең, Рейн Ганеев “Мин йолдызларга карыйм” дигән кереш мәкаләсе белән, Белорус балалары өчен бик матур китабы туа.

Әсәр геройлары арасында кемнәр генә юк: механизаторлар, игенчеләр, мал караучылар, студентлар, археологлар, укытучылар, төзүчеләр… Кояш Тимбикова, аларның тормышын бик оста сурәтли. Автор кеше тормышының матурлыгын, бөеклеген мактый. Ә тормышның матурлыгы – ул кеше. Бу әсәрләр, минемчә, яшь буын өчен бик кирәкле һәм файдалы. Яхшылык-начарлык, тормышның мәгънәсе, үч алу, адәм баласы бу дөньяга килгән икән, аның яшәве мәгънәле һәм нәтиҗәле булырга тиеш - болар күптәнге проблемалар. Кояш Тимбикова әсәрләрен укыгач, безнең ничектер күңелләребез яктырып китә. Без яңача фикерли башлыйбыз.

Кояш Тимбикова “Казан утлары”, “Азат хатын” журналлары редакциясендә эшләгән вакыттан ук, Татарстан һәм РСФСР язучылары, сәнгать эшлеклеләре белән бик тыгыз элемтәдә булган һәм аларга багышлап мәкаләләр язган. Язучылар да Кояш Тимбикованы бик хөрмәт итүләрен, дусларча ярдәм итәргә әзер торуларын язучыга автограф куелган китаплар бүләк итүләреннән күрәбез. Алар Кояш Тимбикованың шәхси китапханәсендә саклана. Ул китаплар түбәндәге авторларныкы: Шәүкәт Галеев, Мәдинә Маликова, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Сарьян, Энуарбек Дуйсинбиев, Нәби Дәүли, Наҗар Нәҗми, Саҗида Сөләйманова, Сара Садыйкова, Вафирә Гыйззәтуллина һ.б.













Кояш Тимбикова иҗаты

Әдәбият дәресләре балага әхлак тәҗрибәсен сеңдерү өчен иң туры юл, дип санала. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтә һәм раслый. Әдәби әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының әһәмиятен ачыклау, әхлакый караш формалаштыру, кешенең үз-үзен тотышын-тәртибен, аерым характер сыйфатларын ачып бирү мөмкинлегенә ия. Уку дәвамында бала геройның үз-үзен тотышына соклана, я нәфрәтләнә, аерым төшенчәләр- мәрхәмәтлелек, намуслылык, дөреслек, яхшылык, явызлык, игелеклелек, дуслык һ.б. белән таныша.

Бер яктан, шәхеснең әхлак ягы аның тәртибендә һәм гамәлләрендә күренә. Әдәби әсәр кешене аның эш-гамәлләрендә сурәтли, әлеге гамәлләргә автор бәясен күрсәтә. Гамәлләрнең ни дәрәҗәдә әхлаклы булуын бәяләү балаларда әхлаклылык турында гомуми төшенчә булдыруга, җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга хезмәт итә.

Икенче яктан, әдәбият һәрвакыт яхшылыкка омтыла. Явызлыкны кире кагып, ул җәмгыятьне, аерым шәхесне чистарынырга чакыра, миһербанлырак, игътибарлырак булырга өнди. Дәресләр дә бала күңелендә, аңында, тәртибендә билгеле бер максат, омтылыш һәм теләкләр системасы формалаштырырга тиеш.1 Кояш Тимбикова иҗаты әдәбиятның менә шул максатларына хезмәт итә.

Иҗат итү ул – маңгай һәм дә күңел күзең күргәнне, йөрәгең, җаның тойганны беркемне дә кабатламый, үзең генә әйтә белгәнчә шигъри сүзгә төреп әйтеп бирә алу осталыгына ия булудыр. Сүзләрдән үрелгән гаҗәеп челтәр шулкадәр матур, тылсымлы, илаһи тәэсирле булырга тиеш ки, йөз елдан соң да меңнәрне сискәндереп уятырлык, сокландырып елатырлык, назлап юатырлык, кыскасы, таң калдырырлык...




















____________________________________________________________________________________________________________________


1Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбияты укыту методикасы.: Метод. Кулланма.- Казан: Мәгариф, 2000.- 3-17б.


Тормыш мәгънәсе турында бик тә серле, тәэсирле итеп язылган әсәрләрнең авторы кем икән дигән сорау туа? Шушы сорауга җавап эзлим.

К. Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Алтмышынчы елларда Татарстан, Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.

Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һ. б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978), археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980) һәм мораль-этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну» (1981), «Ярлар биек» (1982) исемле повестьларын иҗат итә.

КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен К. Тимбиковага— «КамАЗ төзелеш ударнигы» знагы, ә БАМны төзүчеләр турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе бирелде. 1969—1985 еллар арасында К.Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты.

Кеше һәм туган ил. Бу — ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре — халкы. Туган илем! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә.

Кояш Тимбикова әсәрләрендә Чистай шәһәре, Нарат Елга, Иске Роман һәм Каргалы авыллары һ.б. искә алына. Чөнки Кояш Тимбикованың бала чагы шушы авылларда үтә, аның тормышка карашы, характеры формалаша. Шушы җирләрдә аның иң якын кешеләре яши. Кояш Тимбикова үз әсәрләренә бик күп мисалларны үз авыл кешеләре образлары аша китергән. Кояш Тимбикованың бөтен иҗаты гади кешеләргә, туганнарына багышланган.

Язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, әлбәттә, гадилек. Тәрбия үгет-нәсыйхәт өйрәтүгә генә кайтып калмый. Әсәрдә катнашкан персонажларның үз-үзләрен тотышында, эш - гамәлләрендә, сөйләшүләрендә, тәрбиялелек яисә, киресенчә, тәрбиясезлек сыйфатлары ачык чагыла. Тәрбияви фикер укучыларны тормыш белән тирәнрәк таныштыру максатыннан язылган үзенчәлекле сюжетларга салына.

Мәсәлән, эпистоляр роман «Табылдык хатлар сере» («Тайна найденных писем», тәрҗемәче – тормыш иптәше Рейн Ганеев), Кояш Тимбикованың үз туганнарына багышланган: абыйлары Тимбиковларга, Хәйруллиннар, Ислямовлар, Фәйзуллиннар, Камаловлар, Ганеевлар, авылдашларына һ.б. Әсәрдәге образлар- авыл халкы кешеләре. Бу әсәрнең төп образы- Гөлләрия. Автор аны бик зур уңышка ирешкән журналист итеп күрсәтә, ләкин тормыш авырлыклары аны түбәнгә өстери. Һәр хатны укыган саен, төп образның тормыш юлы безнең күз алдыннан үтә. Кояш Тимбикова эпистоляр жанр ярдәмендә заманча хатын – кыз язмышын тасвирлый. Язучының татар хатын-кызларының матур сыйфатлары: тыйнаклыгы, сөйкемлеге, күркәмлеге югалып баруына йөрәге әрни, борчыла.

«Кышкы талпыну» әсәрендә үзенең туган абыйсы Габдулла һәм аның хатыны турында сүз бара. Аларның мәхәббәтләре башка кешеләр өчен үрнәк булып тора. Кешеләр үз язмышларын үзләре кора. Авырлык күргән кеше генә тормышны, кешеләрне аңлый ала. Үзеңә изгелек кылган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Һәр кеше тормышта үз урынын табарга тиеш.

Кояш Тимбикова – бик күп әсәрләр авторы, ул татар театрына гашыйк. Г. Камал театрында булган яңа спктакльләрне һәрвакыт карап барган, шулай ук бик күп артистлар белән аралашкан.

Кояш Тимбикова күп кенә үз әсәрләрен әти-әнисе истәлегенә багышлый. Әнисенең эчке матурлыгын тасвирлаганда, Дәрдемәнд шигырьләреннән өзекләр куллана. Кеше кадерен белү, бала фаҗигасен тирән аңлау Кояш Тимбиковага әти-әнисеннән күчкән. Бала күңеленә миһербанлык орлыклары гаиләдә салына,- ди автор.

Язучы һәм журналист буларак Кояш Тимбикова үз әсәрләрендә татар халкының милли колоритын да тасвирлый. Татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, традицияләре язучының әсәрләрен бизи. Кояш Тимбикова бик оста укучысын әдәби дөньяга алып кереп китә.

«Сабантуйда» хикәясе авторның тормышы белән бик тыгыз бәйләнгән. Беренчедән, бу әсәрдә төп вакыйга- Сабантуй бәйрәме. Икенчедән, бу тема язучыга бик якын. Төп герой- Гөлҗиһан әби. Гөлҗиһан әби образында Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган ирләренә гомер буе тугры булып калган хатын-кыз образы тасвирланган.

Ә Сабантуй бәйрәме - татар халкының милли бәйрәме.Игенчеләр бәйрәме. Кояш Тимбикова авыл кызы, бу бәйрәм аңа аеруча якын. Әсәрләрендә дә еш кына милли бәйрәмнәр урын ала. “Сабантуйда” хикәясендә автор аеруча атлар чабышына игътибар бирә. Чөнки төп герой-Гөлҗиһан бик күп елдан соң гына яңадан Сабантуй бәйрәменә килергә үзендә көч таба. Моны аңлатып була. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ул кияүгә чыга һәм бик бәхетле тормышта бары бер атна гына яшәп кала ала. Сабантуй бәйрәме алдыннан сугыш башлана. Ул, яшь килен буларак, чабышта беренче килүче атка чигелгән тастымал бүләк итәргә тиеш була. Ләкин сугыш матур якты хисләрне бер минут эчендә юкка чыгара. Бик күп еллар үткәннән соң, ул үзенең хыялын тормышка ашырырга тели... Ат чабышлары тәмамлана... Гөлҗиһан әби күптән чигелгән тастымалын иң арттан килүче атка бүләк итә. Чөнки арттан килүче ат хуҗасы олы яшьтә була, ә Гөлҗиһан әбинең аны сөендерәсе килә. Чыгышы белән авыл кызы булганлыктан, Кояш Тимбикова авылда үткән төрле йолаларны үз әсәрләрендә бик матур тасвирлый.

Дулкын баласы” повестенда автор бәләкәй сабый язмышы аша олы бер халык-кырым татарлары фаҗигасен сурәтли. Бу бөек халыкны тугандаш халыклар хөрмәт иткән, мөмкинлек булганда ярдәм күрсәткән, үзләренә сыендырган. Әсәрдә кырым татарлары язмышы белән тыгыз бәйләнештә милләтләр дуслыгы проблемасы да күтәрелә.

Төп проблема кырым татарларының язмышы гына түгел, гомумән, халыклар язмышы, дип уйлыйм мин. Әйе, Сабирия Решидованың фаҗигале язмышы тетрәндерә, ә аның апасы Мөслимә, сугыштан бер кулсыз кайткан әтисе, әнисе язмышы бәхетлеме? Шул ук фаҗига бит. Бу гаиләгә дә туган җирендә яшәргә мөмкинлек бирмиләр. Иле, Ватаны өчен кан койган кешегә дә сан юк.

Автор шулай итеп хикәяли: бәләкәй сабый Сабрия һәм җиткән кыз Кипарис язмышы бер ноктада кисешә һәм укучы фаҗиганең зурлыгына, ни дәрәҗәдә аяусыз булуына инана, бер мизгелдә күңел актарыла, йөрәк әрнеп кысыла.

Аның әсәрләрендә кеше җирнең иң зур байлыгы, бу дөньяда кешедән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк дигән фикер үткәрелә.

Автор үзенең бу повестен әти-әнисенең якты истәлегенә багышлаган. Кеше кадерен белү, бала фаҗигасен тирән аңлау Кояш апага менә кемнәрдән күчкән икән.

Повестьның эстетик кыйммәте турында сөйләшәбез икән, иң башта аның тоташ фаҗигагә корылып та, тормышны, яшәешне раславын, ныгытуын; яшьләрне яктылыкка, хөрлеккә чакыруын ачыкларга кирәк.

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: халыклар үз язмышларын үзләре хәл итәргә, адәм баласы бу дөньяга килгән икән, аның яшәве мәгьнәле һәм нәтиҗәле булырга тиеш.

К. Тимбикова шигырьләр дә язган, аның шигырьләренә күп кенә танылган композиторлар музыка да яздылар. Кояш Тимбикова үз авылына багышлап «Авылдашлар», «Ерак чишмә» шигырьләрен язды, соңыннан алар җырга әйләнделәр. Мәсәлән, “Авылдашлар” (С. Садыйкова музыкасы), “Ерак чишмә” (Г. Сафиуллин муз.) Бу шигырьләр Иске Роман авылына багышлана.

Кояш Тимбикова үз иҗатында кешеләр характерын, әхлаклылык, битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык сыйфатлары аркасында җаннарның бик тиз җәрәхәтләнүенә әрнеп сызлана...., буыннан-буынга күчеп килә торган тәртипне бик оста чагылдыра. Ул язган повесть-романнар, хикәяләр һәм очерклар искиткеч кешелекле,  көчле  рухлы, тормышчан, халыкчан  булулары белән аерылып торалар. Әсәрләрендә күтәрелгән темалар бүгенге көн өчен аеруча актуаль.

Җаныңның ваклыгын Куркырга, өркергә

Сылтама заманга Җай бар ул һаман да.

Кояш Тимбикова шигырьләре сөю бәхетеннән шытканнар. Милләтен бәхетле итми торып, Кояш Тимбиковага чын бәхет тәтемәячәк. Бәхет, чын иҗат бәхете – милләтеңне киләчәккә илтүче шагыйрә, язучы, иҗатчы булу.



hello_html_m725c3fd.png











Йомгак

Татарстанның Чистай шәһәре һәм районы хакимияте карары нигезендә районда язучы Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия булдырылды. Танылган язучы һәм публицист К.Тимбикова исемендәге бүләк Чистай шәһәре һәм районында әдәбиятны һәм журналистиканы үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә. Ул ел саен татар яки рус телендә иҗат итүче ике җирле авторга тапшырылачак. Премиягә кандидатларны тәкъдим иткәндә теге яки бу авторның соңгы өч ел эчендә дөнья күргән китабы, республика газета-журналларында, шулай ук «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарында басылган әдәби әсәрләре һәм мәкаләләре игътибарга алына. Бүләкләү тантанасы Кояш Тимбикованың туган көнендә – 16 ноябрьдә узачак.

Моннан тыш, К.Тимбикованың якташлары районда язучының музеен да булдырырга ниятли. Шулай ук аның исемен мәңгеләштерү максатыннан мәктәпләрдә «Кояш Тимбикова укулары» үткәрү дә күздә тотыла.

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикова исемендәге премия Чистайда икенче тапкыр бирелә. 2005 елда булдырылган премия иң яхшы җирле шагыйрьләрне, язучыларны, журналистларны бүләкләү мөмкинлеге бирә.

Ике ел элек беренче лауреатлар Хәйдәр Гатин һәм Николай Нарсеев булдылар. Бу юлы исә составына ТР Язучылар союзы вәкилләре, муниципаль район җитәкчелеге һәм интеллигенциясе булган жюри сигез кандидат арасыннан лаеклы җиңүчеләрне сайлап алды, болар – “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фоат Хәсәнов һәм журналист Елена Щенникова.
Фоат Хәсәнов – күп санлы фантастик хикәяләр, шигырьләр, риваятьләр, фельетоннар, памфлетлар, тәрҗемәләр авторы. Әдәби теле бай, образлары якты аның, иҗаты да фикерләүгә, туган якка, халкына карата мәхәббәт, тарих, республиканың киләчәгенә багышланган, шуңа да жюри аның әсәрләренә битараф кала алмады. Шунысын да әйтергә кирәк, Фоат Хәсәнов әлеге премияне булдыруда һәм оештыруда башлап җибәрүчеләрнең берсе булды.

Елена Николаевна – чын мәгънәсендә профессиональ журналист. Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә эш тәҗрибәсе дә искиткеч зур. Үзенең иҗади тормышында ул йөзләгән материаллар авторы булды, аларның жанрлары да төрле: репортажлар, әңгәмәләр, корреспонденция, аналитик язмалар. Ләкин аның өчен иң төп жанр булып – очерк тора. Шәһәребезнең танылган кешеләре турында очерклары безнең “Чистай хәбәрләре” газетасында басылып торды һәм безнең күңелләребездә урын алды. Елена Щенникова Кояш Тимбикованың кече ватаны – Иске Роман авылында булулары, музейга һәм каберенә барулары турында сөйләде.


Кеше китә -җыры кала, диләр. Язылган сүзләр, кылынган гамәлләр кеше гомерен үлемсез итәргә сәләтле.

Мин Кояш Тимбикова иҗатын өйрәнгәндә, аның турында бик күп кызыклы, сокландыргыч вакыйгалар белән таныштым. Ул искиткеч кеше булган.

Кояш Тимбикованың тормышны һәм кешеләрне яратуы аралашкан даирәсенең гаять киң булуында да күренә: мөгаллимнәр, язучылар, сәнгать һәм матбугат әһелләре, дәүләт эшлеклеләре белән аралашкан.

      Кояш Тимбикова татар халкының зур ихтирамын казанган язучы.

     Ни өчен Кояш Тимбикованың исеме шулай югары бәяләнә соң? Бу сорауга җавапны, әлбәттә, Кояш Тимбикованың  әсәрләреннән эзләргә тырыштым.

   Кояш  Тимбикованың иҗаты күпкырлы. Аның балалар өчен дә кызыклы әсәрләре бар,ул  өлкәннәр өчен дә язган,хәтта җырлары – туган ягына, туганнарына, якыннарына багышлап язган, көйгә салынган шигырьләре дә җитәрлек.Аның аерым әсәрләре башкорт, әзербайҗан, үзбәк, каракалпак, казах, рус, белорус, латыш телләрендә басылган. Ул язган повесть-романнар, хикәяләр һәм очерклар искиткеч кешелекле,  көчле  рухлы, тормышчан, халыкчан  булулары белән аерылып торалар. Кая зур төзелеш – язучы шунда,юлында очраган бер генә кыенлык та аны максатыннан тайпылдырмый. Барган бер җирдә ул үзенең яңа әсәрләренең геройларын таба, аларда күргән матур сыйфатларны  үзенең укучыларына да җиткерә.

     Ә әсәрләренең иң матурлары, һичшиксез, аның туган ягына багышланганнары.  Кояш Тимбикова әсәрләрендә мәктәп, укытучыларга багышланганнары да байтак.

   Узган гасыр кешеләренең гамен тоеп язган Кояш апа. Аның бу сыйфаты әдәби әсәрләрендә бигрәк тә ачык чагыла. Бик күп китаплары дөнья күргән, яратып укылган һәм хәзер дә укыла. Милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы, дияр идем мин аны... К.Тимбикованың  һәр әсәрендә кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләр психологик тирәнлек белән ачыла,  алар  үтә нечкә, уалучан-нәзберек булулары белән аерылып тора. Автор кешеләрнең җан халәтен омтылыш-хыяллары белән бик оста бәйләп чагылдыра...

...Автор мәхәббәтнең кадерен белергә, гомерләрнең бик тиз узуы турында уйланырга чакыра. Кешеләр арасында булган битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык аркасында җаннарның бик тиз җәрәхәтләнүенә әрнеп сызлана... ...Кыскасы, Кояш Тимбикованың кайсы гына җыентыгын алып карасаң да, аларда халыкның үзеннән алынган детальләр, күренешләр, вакыйгалар,  гыйбарәләр... Халык педагогикасы, халык эстетикасы, халык фәлсәфәсе... Аларда язучының уйланулары, борчылулары...

      Язучы иҗаты - әле тирәнтен өйрәнелмәгән хәзинә. Әгәр дә язучының иҗаты дәреслекләрдә урын алса, мин бик шат  булыр идем. ...Безнең кебек укучылар, мәктәп, гаилә тормышы,  бүгенге тормышта актуаль проблемалар турында язган әсәрләр булганда, безнең кебек яшьләр шул әсәрләр белән танышып барганда, безнең  күңелләребезгә караңгылык, билгесезлек, явызлык урнашмас.

Туган ягыбызның Кояшы син!”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә түбәндәге нәтиҗәләр ясадым:

  • Кояш Тимбикова – көчле шәхес.

  • Кояш Тимбикова әсәрләренең әдәби кыйммәте - әсәрләрнең тәрбияви идея салынган эчтәлеккә ия булуда. Аның иҗаты буыннан-буынга күчеп укырлык, киң планда өйрәнерлек тирән иҗат.

  • Кояш Тимбикова үзенең укучысына әсәрләре аша әхлакый кыйммәтләренең асылын аңлата.

  • Язучының фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви эчтәлеккә ия.

Фәнни эшемне Закирова  Рушания Вахит кызы ( Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңелесе) шигыренең бер өзеге белән тәмамлыйсым килә:

Туган ягыбызның Кояшы син!

                                             Нурларың да сибелеп ята.

                                             Җылылыгың,яктылыгың өчен

                                             Мең-мең рәхмәт сиңа, Кояш апа!





hello_html_b52ae7a.png









Кулланылган әдәбият

1. Бәширов Г. Җир шарында бер генә. -“ Азат хатын”. 1990, № 2. - 7б.

2. Бәхет хакына.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—159 б. Рец.: Шакирҗанова Т. Хезмәт бәхеткә илтә.— Соц. Татарстан, 1981, 29 май; Тимбикова К. Мои герой живут рядом.— Веч. Казань, 1980, 24 сентябрь.

3. Госман Х. VII класса татар теле һәм әдәбиятын яңа программа нигезендә укыту. -“Совет мәктәбе” . 1961, №7. – 35б.

4. Зәңгәр күлмәк: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—71 б., ил. 10 000. Рец.: Мөхәммәтшин Г. Кояшлар яктырак янсын!— Соц.

Татарстан, 1970, 20 май.

5. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбияты укыту методикасы.: Метод. Кулланма.- Казан: Мәгариф, 2000.- 3-17б.

6. Исмагилова Р. Чистаем- Родной Чистополь. – ОАО ПИК «Идел-Пресс», Казань, 2009.

7. Күңелләргә күләгә төшмәсен: Хикәяләр.—Казан:Таткитнәшр.,1969.—79б.

8. Тәңкәле тау: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 176 б. Ярлар биек: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 192 б.

9.Тимбикова К. Ради счастья. – Казань: Татарское книжное издательство, 1981.

10. Тимбикова К. Зимнее искушение. – Казань: Татарское книжное издательство, 1987.

11. Тимбикова К. Тайна найденных писем. – Казань: Татарское книжное издательство, 1994.

12.Тимбикова К. Дочь волны. – Казань: Татарское книжное издательство, 1997.

13. Тимбикова К. Любовь на троих. – Казань: Татарское книжное издательство, 2003.

14. Тимбикова К. Зимние соловьи. – Казань: Татарское книжное издательство, 2007.

15. «Чистай хәбәрләре», 08.11.2007.

16. «Чистопольские известия», 13.11.2007.

17. Ярлар биек: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр.,1985.— 192б.

18. Якты йолдыз: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—64 б. 1500. Кайгы белән шатлык янәшә: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 138 б. Рец.: Камалов Б. Осталык үренә таба.— Соц. Татарстан, 1980,23 март; Шаһиев И. Агым уртасындагы язмышлар.— Казан утлары, 1981, № 3, 171—172 б.







15



Автор
Дата добавления 16.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров254
Номер материала ДВ-345626
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх