Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Презентации / Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему " Ул язар өчен туган"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Научно-исследовательская работа по татарской литературе на тему " Ул язар өчен туган"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Вахит Имамов.pptx

библиотека
материалов
 Вахит Имамов
Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының...
Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эш...
Мәскәүгә Муса Җәлилнең 100 еллыгын үткәререгә баргач, 2006 ел Вахит белән Гл...
 Улы Альмир, 1979 ел Айгөлне 1 нче сыйныфка озату, 1990ел
Казанда Тукай бәйрәмендә, 1980 ел Чаллыда Равил Фәйзуллин кичәсен үткәргәч,...
Вахит Имамов бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы язучыларынна...
В. Имамов 1992 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аң...
Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: “Ир канаты”, “Нәзер”, “Әфган “кыза...
Вахит Имамов — тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бө...
«Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа...
Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлагач, 1997 ел “Мәйдан” редакциясенә Туфан Ми...
Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт...
Бу дөньяда ике тапкыр яши, Бик көнләшеп карыйм Вахитка! Әҗәл белән тиңсез кө...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Презентацияне Яр Чаллы шәһәре10 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗев...
16 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  Вахит Имамов
Описание слайда:

Вахит Имамов

№ слайда 2 Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының
Описание слайда:

Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.

№ слайда 3 Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эш
Описание слайда:

Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар. Балаларында да шундый ук сыйфатлар тәрбиялиләр. Вахитка 3 яшь Өч буын: Алмир, Шәйхенур абзый, Вахит, 1996 ел

№ слайда 4 Мәскәүгә Муса Җәлилнең 100 еллыгын үткәререгә баргач, 2006 ел Вахит белән Гл
Описание слайда:

Мәскәүгә Муса Җәлилнең 100 еллыгын үткәререгә баргач, 2006 ел Вахит белән Глүзә кушылган көн, 1978 ел 1978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда улы Альмир туа. Берничә елдан кызы – Айгөл. 1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә.

№ слайда 5  Улы Альмир, 1979 ел Айгөлне 1 нче сыйныфка озату, 1990ел
Описание слайда:

Улы Альмир, 1979 ел Айгөлне 1 нче сыйныфка озату, 1990ел

№ слайда 6 Казанда Тукай бәйрәмендә, 1980 ел Чаллыда Равил Фәйзуллин кичәсен үткәргәч,
Описание слайда:

Казанда Тукай бәйрәмендә, 1980 ел Чаллыда Равил Фәйзуллин кичәсен үткәргәч, 1998 ел Бәхетле гаилә, 2012 ел

№ слайда 7 Вахит Имамов бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы язучыларынна
Описание слайда:

Вахит Имамов бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы язучыларыннан берсе. “Вахит Имамов – үз эшенең мастеры. Үз эшен безнең шәһәрне яңарту, яшәртү, игелекле, бәхетле итү өчен багышлады.Татар һәм рус язучылары өчен Вахит Имамов авторитет булып тора. Сез сәләтле язучы, тарихчы гына түгел, ә талантлы җитәкче дә. Мин сезгә уңышлар телим, яңа әсәрләрегез белән безне сөендереп торыгыз”,- диде, Вахит Имамовның юбилей кичәсендә, Васил Шәйхеразиев һәм Мэрның почетлы граматасын тапшырды.

№ слайда 8 В. Имамов 1992 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аң
Описание слайда:

В. Имамов 1992 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. В. Имамовның “Запрятанная история татар” китабы украин, казах, француз, инглиз, алман, әзербайҗан, төрек, һинд, кытай телләренә тәрҗемә ителде, китапларының гомуми тиражы бер миллион ярым данәдән дә артты. “Утлы дала” романы өчен В. Имамов быел республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

№ слайда 9 Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: “Ир канаты”, “Нәзер”, “Әфган “кыза
Описание слайда:

Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: “Ир канаты”, “Нәзер”, “Әфган “кызалаклары”, “Афганские тюльпаны”, “Татарларның Ватан сугышы”, “Запрятанная история татар”, “Сәет батыр”, “Могикан”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре”, “Тозлы яра”, “Япун татары”, “Казан дастаны”, “Казанская крепость”, “Безнең төбәк тарихы”, “Җидегән”.

№ слайда 10 Вахит Имамов — тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бө
Описание слайда:

Вахит Имамов — тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара.

№ слайда 11 «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа
Описание слайда:

«Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

№ слайда 12 Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлагач, 1997 ел “Мәйдан” редакциясенә Туфан Ми
Описание слайда:

Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлагач, 1997 ел “Мәйдан” редакциясенә Туфан Миңнуллин килгәч, 2007 ел

№ слайда 13 Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт
Описание слайда:

Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел

№ слайда 14 Бу дөньяда ике тапкыр яши, Бик көнләшеп карыйм Вахитка! Әҗәл белән тиңсез кө
Описание слайда:

Бу дөньяда ике тапкыр яши, Бик көнләшеп карыйм Вахитка! Әҗәл белән тиңсез көрәшләрдә Җиңеп чыгар, менә күрерсез! Әсәрләрең белән кочаклашып, Үзең дә бул, Имам, үлемсез! Илдар Юзеев

№ слайда 15  Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

№ слайда 16 Презентацияне Яр Чаллы шәһәре10 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗев
Описание слайда:

Презентацияне Яр Чаллы шәһәре10 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Гөлназ Радик кызы эшләде. - 2014 -

Выбранный для просмотра документ вахит имамов.docx

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

10нчы урта гомуми белем мәктәбе”










Ул язар өчен яши








Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Зөһрә Сәми кызы













-2015-











Эчтәлек

1. Кереш.. ................................................................................3 б.

2. Төп өлеш. Ул язар өчен яши................................................4 -7 б.

а) Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты;

б) Вахит Имамов- тарихчы – галим.

3. Йомгаклау.............................................................................8- 9 б.

4. Кулланылган әдәбият...............................................................10 -11 б.

































Кереш

Әдәбият - тормышыбызның көзгесе. Кайсы әдипнең китабын һәм нинди әсәрне генә кулына алмасын, укучы ирексездән шул чорда, шул дөньяда кайный башлый. Әдәбият баланы хыялланырга, фикерләргә, хәтта яшәргә дә өйрәтә. Г. Бәширов “Матур әдәбият яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышырга тиеш” – дип яза. Матур әдәбият элек – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык, нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, тормышны күрә, бәяли белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган. Әдәбият кешедә ләззәтләнү, соклану хисе уята, аны матурлыкка якынайта, аның халәтен матурлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрә. Әдәби әсәрләр балаларны гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера, алар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу, үз чиратында, тормышка, кешеләргә карата, хезмәт эшчәнлегендә, гомумән, һәр адымда тәрбияле булырга ярдәм итәргә тиеш. әдәбият белгече Х. Госман әйткәнчә: “Әдәбият укытканда эстетик тәрбия бирү баланың тирә - юньдәге табигатькә, кешеләр тормышына, үз йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе ачсын, үз аңында, хисләрендә матурлык үлчәвен, күркәмлек өлгесен булдырсын. Шуның белән бергә ул анда актив тойгы, ягъни шыксызлыкны бетерү, матурлык өчен көрәшү нияте булып яралсын”. Тәрбия өлкәсендә әдәбиятның әлеге сыйфатларын куллану бүгенге көндә мөһимлеген һич кенә дә югалтмый.

Татар халкының бай рухи культурасы тарихында татар язучысы, тарихчы, галим, журналист, тирән фикер иясе Вахит Имамов иҗаты аерым бер урын биләп тора.

Татар халкының үз Ницшелары, Кантлары, Гегельләре, Гёталары бар. Аларның үз фәлсәфи дөньясы, үз эстетик принциплары бар. Поэтик дөнья фәлсәфи тирәнлекне дә, гүзәллекне дә, хәтта ямьсезлекне дә үз эченә ала. Татарның Ницшесы күктә очмый, ул җирдә яши, аның фикерләре дә буталчык түгел, аңлаешлы, тормышчан, ул үзен кешеләрдән өстен куймый, ул гади һәм кешелекле, кояшның үзе кебек җылылык өләшә. Татарның бөек шәхесе, язучы, тарихчы, галим, журналист – ул Вахит Имамов. Аның тирән хисләргә, дәлилле фикерләргә бай әсәрләре гасырлар аша безнең чор укучысына юл ала.

Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән. Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе.

Эшемнең максат һәм бурычлары:

  • Вахит Имамов иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу;

  • язучы, тарихчы, галим, журналист буларак яктырту;

  • Вахит Имамов иҗатында милләт язмышы;

  • Вахит Имамов – тарихи романнар авторы;

  • тормыштагы гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяләү.

Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты.

Эшемнең актуальлеге - язучыларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Өйрәнү объекты һәм предметы- Вахит Имамов әсәрләре

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.










Төп өлеш

Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты


Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар. Балаларында да шундый ук сыйфатлар тәрбиялиләр.

1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.

1978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда улы Альмир туа. Берничә елдан кызы – Айгөл. 1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»-ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, «КамАЗ» типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. 1997 елның язында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән Вахит Имамов Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп раслана, ә XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, аңа Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә.

«Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

В. Имамов 1992 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. В. Имамовның “Запрятанная история татар” китабы украин, казах, француз, инглиз, алман, әзербайҗан, төрек, һинд, кытай телләренә тәрҗемә ителде, китапларының гомуми тиражы бер миллион ярым данәдән дә артты. “Утлы дала” романы өчен В. Имамов быел республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.



















Вахит Имамов- тарихчы – галим

Тарих- шундый өлкә ул, өйрәнергә

дип алынсаң, сазлык сыман,

отыры тирәнгәрәк тарта.

Вахит Имамов

Вахит Имамов үзе турында: “Мин –кабатланмый, башкалар белән чагыштырып булмый торган әдипләрнең берсе. Исбат итү өчен тик бер генә мисал. “Татарларның Ватан сугышы”, “Запрятанная история татар”, “Сәет батыр”, “Татар яугирләре”, “Пугачев явында татарлар” әсәрләренә мая туплау өчен мин 12 ел буена архивларга йөрдем,”- дип искә ала. Чыннан да, Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул.

Татар әдәбиятында тарихи романнарга таләп башкачарак. Тарихи дөреслекне сирәкләр генә белә. Бу теманы ачарга алынган язучыга катлаулы эш, ул татарның империя тарафыннан яшерелгән тарихын да кайтарырга тиеш, шул ук вакытта үз фантазиясен эшкә җигеп, яхшы әсәр дә тудырырга тиеш бит. Бу хакта тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин менә нәрсә ди: "Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм. Сәбәбе бик гади — без, галимнәр, халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бай һәм үтә дә катлаулы тарихын үзебезчә, фәнни күзлектән карап, хезмәтләребезне гади халыкка аңлашылмас дәрәҗәдә авыр фән теле белән язабыз, әдипләребез исә шул ук тарихны мавыктыргыч итеп, сәнгать теле белән киң катлам укучыларына җиткереп торалар. Ничек җиткерәләр, нинди ысуллар кулланып, фантазияләре чиктән ашмыймы, язганнары тарихи дөреслеккә туры киләме — бусы инде икенче мәсьәлә, һәм мине шул мәсьәлә кызыксындыра да". Шушы сүзләрдән соң тарихи әсәрләр язучы әдипләребезнең исемнәрен санап, иҗатлары хакында фикерен әйтә дә болай дип өсти: "Вахит Имамов әсәрләренә, теләгән очракта да, тел-теш тидерерлек түгел". Бу инде татар дөньясында гына түгел, гомумтөрки дөньяда, Рәсәйдә танылган тарихчы сүзләре.

Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.

1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Шулай да әдәби иҗатта В.Имамовка киң танылу китергән өлкә — тарихи әсәрләрдер. 1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галимнәр арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.

Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крестьян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, егәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.

Вахит Имамов татар тарихына кагылышлы образлар турында гына түгел, ә үз гаиләсенә турыдан – туры караган зат турында да онытмый Ул - коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймов турында “Тозлы яра” романын яза. Әмир Нәгыймов – партиягә дә, халыкка да ярарга тырышып яшәүче шәхес. Ул Төркәй авылында колхоз төзү эшен оештырып йөргән. Ачлыктан интегүче авылдашларына ярдәм итәсе дә килгән, шул ук вакытта большевиклар властеннан да курыккан. Аны “солтангалиевче” дип, “җиденче август карары буенча”, нахак бәла ягып, 1932 нче елда алып киткәннәр. Шуннан кайта алмаган. Әмир Нәгыймов намуслы кеше булган. Гомер буе хөкүмәт эше дип, мир өчен дип йөргән. Төрмәдән чыккач та, ана өенә кайтып җитәргә насыйп булмаган: авылга кайтышлый суеп үтерелгән. Бу вакыйганы Вахит Имамовның 2000 елның 20 ноябрендә вафат булган зур инәсе Зифа апа Нәгыймова сөйләгән. Нинди аяныч язмышлар! Минемчә, Әмир Нәгыймов образы аша шул чордагы башка сыймаслык гаделсезлекләрне, авыр тормышны күз алдына ачык китереп була.

Үткән дәверләргә яңадан кайтып, дөреслекне әдәбиятта чагылдыру-Вахит Имамовка тапшырылган төсле, чөнки ул тарихыбызда булган чынбарлыкны үз әсәрләрендә бер дә читкә тайпылмыйча тасвирлаучы язучы.

Вахит Имамов әсәрләрен тормыштан алып яза. Без мәктәптә укыган Пугачев восстаниесен Идел-Урал төбәгендә рус крестьяннарының патша самодержавиясе изүенә каршы дәррәү күтәрелүе, боларга татар-башкортларның кушылып китүе сыманрак күз алдына китерә идек. Пугачевтан кала иң олуг зат –халыкка татарча мөрәҗәгатьләр язган башкорт Салават булган дип уйлыйк идек. Ә Пугачев янәшәсендә белемле татарлар Канкаев, Усаев, Кадыйрмөхәммәтовлар булганын бары тик Вахит Имамовның “Сәет батыр” әсәрен укыгач кына белдек. Вахит Имамов бу әсәре белән тарихыбызның чынбарлыгын безгә ачып бирде. Пугачев кузгалышының төп көчен татарлар тәшкил иткән икән бит!

Вахит Имамов бик күп архивларны өйрәнгән кеше буларак, Пугачев фетнәсе хакында моңа кадәр язылган бик күп хезмәтләргә таяна, аларның ялганын ача. “Сәет батыр” әсәре безнең өчен бик кызыклы әсәр. Бу әсәрендә Вахит Имамов тарихыбызны тулы һәм гадел итеп күз алдына бастыра. Бу вакытта баш күтәреп йөрүчеләр татар халкы була, аларның үз флаглары да булган була. Татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт һ.б. халыклар дини һәм милли изүгә каршы көрәшәләр. Аларның төп максатлары- азат тормыш яулау. Татар һәм башкорт халкы йөз еллар элек бердәм-дус булган. Хәтта һәр милләтнең символлары булырдай ике каһарман- Салават белән Ханзафар да урыс патшасының бер үк зинданына бикләнгәннәр. Бу- чынбарлык, бу-тарих.

Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде.Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулылыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде,”- дип искә алды Г. Ахунов. Чыннан да бу шулай бит, үз милләтен яратып, тарихи эзләнүләр алып баручы язучыбыз булуга без бик горурбыз.

Вахит Имамовның “Татарларның Ватан сугышы” исемле тарихи китабы моны раслый. Бу китапта милләтебезнең үткәне, зур фаҗигале язмышы турында никадәрле гадел мәгълүмат алдык без. Дөньяда иң бай тарихлы халыкларның берсе булган татар милләте моңа кадәр үзенең асыл тарихын белмәгән. Безнең күзебезне Вахит Имамов үз әсәрләре аша ачты.

Вахит Имамов тарихчы-педагог та. Бай тарихи – документаль материалларга таянып һәм саф, образлы тел белән язылган тирән эчтәлекле, милләтебезнең фаҗигале язмышы тасвирланган әсәрләре безнең өчен кыйммәтле ярдәмче әсбап вазифасын үтәячәк, дип уйлыйм мин. Чынбарлыктан читкә тайпылмыйча, вакыйгаларга, шәхесләргә тарих күзлегеннән карый белүе, шул чор турында кыю һәм ышанычлы, фәлсәфи тирәнлек белән сөйләве сокландыра.

Вахит Имамов сүзнең тәмен, матурлыгын, моңын тоеп яза. Әсәрләре безнең өчен тарихи чыганак кына түгел, ә рухи хәзинә дә булып тора.

Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: “Ир канаты”, “Нәзер”, “Әфган “кызалаклары”, “Афганские тюльпаны”, “Татарларның Ватан сугышы”, “Запрятанная история татар”, “Сәет батыр”, “Могикан”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре”, “Тозлы яра”, “Япун татары”, “Казан дастаны”, “Казанская крепость”, “Безнең төбәк тарихы”, “Җидегән”. Бу әсәрләре аша Вахит Имамов ялган томанны таратты. Хәтәр фактларны өскә калкытып чыгарды. Үткән дәвергә яңадан кайтып, дөреслеккә якын итеп әдәбиятта чагылдыру- Вахит Имамов намусында. “Тарих- шундый өлкә ул, өйрәнергә дип алынсаң, сазлык сыман, отыры тирәнгәрәк тарта,”- ди Вахит Имамов һәм моның белән килешмәслек түгел...

Вахит Имамовның иҗатын яратучылар, әлбәттә инде, бер мин генә түгел. Аны Татарстанның барлык төбәкләрендә дә яраталар, үзен дә, иҗатын да чиксез ихтирам итәләр. Халкыбызның мондый хөрмәтен ул үзенең киң күңелле, кешелекле шәхес булуы белән, үзенең ихлас әсәрләре, чын мәгънәсендә халык язучысы булуы белән яулап алды. В. Имамов хезмәтенә зур бәя бирелде: аңа “Казанның меңьеллык истәлегенә” багышланган медаль тапшырылды. Шулай ук Гаяз Исхакый һәм Эдуард Касыймов исемендәге, “Утлы дала” романы өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.




















Йомгаклау


Вахит Имамов – үз-үзенә ышанган, үз кыйбласы, үз иманы булган әдип. Ак кәгазь- аның илһамлы күге дә, эзләр ярып барасы япан кыры да. Ул- язар өчен яши...

Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим! Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, архивларда утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә һәм алар кайвакыт тарихи әдәбиятта урын алган рәсми карашлардан нык кына аерылып та торалар. Ни генә булмасын, язучының әсәрләре безне уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — хәзерге көндә бу бик актуаль мәсьәлә дә. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә. Вахит Имамовның Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә лаек булуы — моның ачык мисалы.

2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Вахит Имамов — тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара.

Вахит Имамов – язмышын татар халкының милли азатлыгы өчен багышлаган, халкыбызның югалган тарихын кайтару өчен янып-көеп йөрүче фидакарь шәхес. Дистәләгән архивларда эшләп, ул милләтебезнең меңәрләп корбан булган каһарман улларының исемнәрен кабаттан халыкка кайтарды, башка тарихчыларга кыюлык һәм гаделлек сабакларын бирде. Вахит Имамов кебек милләтем дип яшәүчеләр барында татар халкы югалмас, дип ышанасы килә.

Вахит Имамов бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы язучыларыннан берсе. “Вахит Имамов – үз эшенең мастеры. Үз эшен безнең шәһәрне яңарту, яшәртү, игелекле, бәхетле итү өчен багышлады.Татар һәм рус язучылары өчен Вахит Имамов авторитет булып тора. Сез сәләтле язучы, тарихчы гына түгел, ә талантлы җитәкче дә. Мин сезгә уңышлар телим, яңа әсәрләрегез белән безне сөендереп торыгыз”,- диде, Вахит Имамовның юбилей кичәсендә, Васил Шәйхеразиев һәм Мэрның почетлы граматасын тапшырды.

В. Имамов - безнең мактанычыбыз, куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның талантына, аның тырышлыгына, аның эшчәнлегенә, туктаусыз иҗатта кайнавына сокланмый мөмкин түгел. Без шундый чорда яшибез: кеше яман эчендә яшәп, күңеле белән хаклыкны табарга тырыша. Безнең буынның да киләчәккә җиткерәсе олы сүзе бар.Чын күңелендәгесен түкми-чәчми, курыкмыйча дәфтәр битенә төшерүчеләр сирәк. В. Имамов - шундыйларның берсе. Аның әсәрләрендә вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар.Ул әсәрләр халыкны уятырга ярдәм итә.

Вахит Имамов иҗатының әхлакый кыйммәте бик зур. Ул яшь буынны тормышта дөрес яшәргә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Аның әсәрләрендә мәңгелек темалар: татар халкының тарихи үткәне, әдәп, әхлак проблемалары, явызлык һәм яхшылык, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт.Үзе дә авылдан чыккан язучы буларак, В. Имамовка авылның һәр сулышы, яшәеше, кешеләре, тарихы, гореф-гадәтләре - һәммәсе таныш. Шуңа күрә дә ул татар халкының яшәешен, тормышын авыл кешеләре аша сурәтли.

Мин Вахит Имамов иҗатын өйрәнгәндә, аның турында бик күп кызыклы, сокландыргыч вакыйгалар белән таныштым. Ул искиткеч кеше. Вахит Имамовның тормышны һәм кешеләрне яратуы аралашкан даирәсенең гаять киң булуында да күренә.  Вахит Имамов татар халкының зур ихтирамын казанган язучы.

     Ни өчен Вахит Имамовның исеме шулай югары бәяләнә соң? Бу сорауга җавапны, әлбәттә, Вахит Имамовның  әсәрләреннән эзләргә тырыштым.

  Вахит Имамовның тормышы да, иҗаты да киң колачлы. Шуның өчендер дә Вахит Имамов – татар халыкларының иң популяр, иң яраткан язучыларыннан берседер.  Вахит Имамовның  һәр әсәрендә кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләр психологик тирәнлек белән ачыла,  алар  үтә нечкә, уалучан-нәзберек булулары белән аерылып тора. Автор кешеләрнең җан халәтен омтылыш-хыяллары белән бик оста бәйләп чагылдыра...

...Автор тормышның кадерен белергә, гомерләрнең бик тиз узуы турында уйланырга чакыра. Кешеләр арасында булган көнчелек, битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык аркасында җаннарның бик тиз җәрәхәтләнүенә әрнеп сызлана... ...Кыскасы, Вахит Имамовның кайсы гына әсәрен алып карасаң да, аларда халыкның үзеннән алынган детальләр, күренешләр, вакыйгалар,  гыйбарәләр... Халык педагогикасы, халык эстетикасы, халык фәлсәфәсе... Аларда язучының уйланулары, борчылулары...

Без татарларның тарихы, татар милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга тиешбез. Бүгенге тормышта бу актуаль проблема һәм бу турыда язган әсәрләр булганда, безнең кебек яшьләр шул әсәрләр белән танышып барганда, безнең  күңелләребезгә көнчелек, караңгылык, билгесезлек, явызлык урнашмас дип уйлыйм мин.

Вахит Имамовның иҗатын өйрәнү һәм шул темага фәнни эш язу теләге миндә туды. Мин аны “Ул язар өчен яши” дип атадым. Чөнки Вахит Имамов – ил язмышы, халык язмышы турында язар өчен янып яши, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итә, үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы ул! Ул еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

Ул язар өчен яши”дигән темага әзерләнгән фәнни –тикшеренү эшемә түбәндәге нәтиҗәләр ясадым:

  • Вахит Имамов – милләтнең олуг шәхесе.

  • Вахит Имамов - күпкырлы талант иясе.

  • Вахит Имамов - татар милләте язмышы өчен борчылучы, яклаучы, кыю сүзләр әйтүче әдип. 

  • Вахит Имамов иҗаты буыннан-буынга күчеп укырлык, киң планда өйрәнерлек тирән иҗат.

  • Вахит Имамов үзенең укучысына әсәрләре аша әхлакый кыйммәтләренең асылын аңлата.

  • Язучының фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви эчтәлеккә ия.

Вахит Имамовка – халкыбызның талантлы һәм күренекле улына минем изге теләкләремне юллыйсым килә: сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телим.

Фәнни эшемне Илдар Юзеевның “Имамның халыкка пәйда булуы” дигән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Бу дөньяда ике тапкыр яши,

Бик көнләшеп карыйм Вахитка!

Әҗәл белән тиңсез көрәшләрдә

Җиңеп чыгар, менә күрерсез!

Әсәрләрең белән кочаклашып,

Үзең дә бул, Имам, үлемсез!















Файдаланылган әдәбият исемлеге:

  • Вахит Имамов. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004.

  • Вахит Имамов. Татар яугирләре. Тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003.

  • Вахит Имамов.Сәет батыр. Татарлар Пугачёв явында (тарихи роман һәм тарихи очерк). – Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1994.

  • Вахит Имамов. Яшерелгән тарих. - Яр Чаллы: ”КамАЗ” газета – китап нәшрияты, 2003.

  • Гаилә архивы фотолары.

  • Галиев М. Ул язар өчен яши.// Мәйдан, 2014.- 3 март.

  • Рәис Зарипов. Юллар әле, юллар узылмаган. //Мәйдан, 2014.- 3 март.

  • Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. – Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

  • Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. "Мәйдан" № 6, 2002 ел.

  • Факил Сафин. Киң колачлы язучы."Мәйдан" № 6, 2002 ел.

  • Фаяз Хуҗин,тарих фәннәре докторы,  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә."Мәйдан" № 6, 2002 ел.

  • Юзеев И. Имамның халыкка пәйда булуы.// Мәйдан, 2014.- 3 март.


Төп басма китаплары:

Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. – 10000 экз.

Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д.

Безнең төбәк тарихы. Публицистик мәкаләләр һәм очерклар.-Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел, 552 бит,-1000данә.

Җидегән. Повестьлар һәм тарихи бәяннар.-Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел, 512 бит, 3000 данә.

Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 180000 экз.

Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – 2-ое издание. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 220000 экз.

Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.

Казан дастаны: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 5000 д.

Казанская крепость: исторический роман / пер. с татар. Б.Хамидуллина. – Ижевск: ГУП УР Ижевская республиканская типогр., 2005. – 240 с. – 5000 экз.

Нәзер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д.

Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2001. – 192 б. – 2000 д.

Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д.

Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. –  80 б. – 170000 д.

Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000 д.

Тозлы яра: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 5000 д.

Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д.

Япун татары: роман. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2004. – 152 б. – 5000 д.


Иҗаты турында

  • Ахунов Г. Киләчәк – һәркемнең үз кулында. // Казан утлары. – 1987. – №5. – 102 б.

  • Абдуллин З. Утлы дала җилләре. // Шәһри Казан. – 2000. – 4 авг.

  • Абдуллин Зөфәр. Утлы дала җилләре.// Шәһри Казан, 2000.- 4 август.

  • Акмал Илгизәр. Алар минем җанымда.// Заман, 1995.- 7 апрель

  • Ахунов Г. Саллы прозаик килә. // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 168-170 б.

  • Ахтамзянов А. Наши симпатии на стороне героев. // Татарские новости. – 1994. – 12 апр.

  • Әминов Радик. Чаллыда әдәбият бәйрәме.// Мәдәни җомга, 2005.- 3 март.

  • Әхмәтова Гөлзада.Киләчәккә төбәлгән хәтер.// Мәдәни җомга, 2011.-26 август.

  • Вәлиев М. Тукай яшен узганда. // Казан утлары. – 1989. – № 6. – 156-166 б.

  • Вәлиев М. Каһарманнар кирәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 28-34 б.

  • Вәлиев Наил, Салихов Рим. Вахит Имамов. // Әдәби Алабуга.-АДПУн, 2005. -164-170 битләр.

  • Галиев Г. М. Ак юл сиңа, Вахит батыр! // Шәһри Казан. – 1994. – 28 июнь.

  • Гафиятов Атлас. Тарих биргән сабак. // Шәһри Казан, 1995.- 17 февраль.

  • Габдерәхим Ф. Татар тарихына сәяхәт. // Кызыл таң. – 1994. – 5 июль.

  • Гали М. Өч баһадир // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 199-204 б.

  • Гыйләҗев И. Язганында тарих җиле // Ватаным Татарстан. – 2004. – 20 март.

  • Зәкиев Мирфатыйх. Чын тарихчы китабы.// Шәһри Казан, 2005, №64.

  • Зарипов Рәис. Йөрәктәге тозлы яралар.// Ватаным Татарстан, 2004.- 18 июнь.

  • Зарипов Рәис.Утлы дала тарих сөйли.// Мәдәни җомга, 2013.-7 июнь.

  • Камалов Б. Тансык китап // Шәһри Казан. – 1991. – 5 дек.

  • Нуретдинов Закуан.Татар рухы, милли аң, тарихи хәтер нәрсә ул?- яки Чаллы шәһәрендәге очрашулардан соң туган фикерләр.// Яңарыш (Ижау), 2005, 6 февраль, 1-11 битләр.

  • Сребницкий А. Татары // Независимая газета. – 1994. – 12 апр.

  • Тарханова Гүзәлия. Өстәлемдә – тарих дастаны.// Мәйдан, 2009, №11.

  • Ханова Ләйсән. Ялган яза алмыйм.// Татарстан яшьләре, 2011, 10 сентябрь.

  • Хәсән-Кырымлы Ә. Күңелләрне тетрәндергеч китап // Шәһри Казан. – 1994. – 30 авг.

  • Хәбибуллин М. Күңелләрдә дала киңлекләре // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 185-188 б.

  • Хуҗин Фаяз. Язучының иң уңышлы әсәре. В. Имамовның “Утлы дала” китабына кереш мәкалә. // Казан,ТКН, 2012.

  • Хөснетдинова Лилия. Китапларында-милләт язмышы.// Мәйдан, 2008.- №7.

























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 16.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров192
Номер материала ДВ-345609
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх