Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Научные работы / Научно-исследовательская работа "Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категориясе"

Научно-исследовательская работа "Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категориясе"

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категорияләре

Кереш


Россия Федерациясе территориясендә 130лап тирәсе тел кулланылышта йөри. Алар арасында һәрдаим үзара тәэсир итешү процессы бара.

Күпчелек галимнәр фикеренчә, теге яисә бу телне өйрәнү өчен туган телеңә таяну кирәк. Бары тик телдәге теге яисә бу күренешләрне үз туган телеңдәгесе белән чагыштырып өйрәнгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Телләрне чагыштырып өйрәнү турында үз вакытында бөек академик В.Виноградов та “ Тугандаш телләрне чагыштырып өйрәнү белән беррәттән төрле системалыларын да өйрәнү мөмкин һәм кирәк” дип язып калдырган. Әлеге мәсьәлә бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Теге яисә бу чит телне өйрәнгән вакытта үзеннән- үзе телне туган тел белән чагыштырып өйрәнү кирәклеге ачыклана, чөнки кеше баштан ук чит телне үз туган теле аша үткшреп кабул итәргә, аңларга тиеш була.

Татарстан Республикасында бүгенге көндә барлык уку йортларында да чит телләр укытыла. Бу уку йортларында төрле милләт вәкилләре белем ала, ә тел бары тик рус теле белән генә чагыштырылып өйрәнелә. Рус телен чит тел буларак кына өйрәнгән татар кешесенә бу, әлбәттә, кыенлыклар тудыра. Чөнки чит телне өйрәнү үз туган телеңдәге сөйләм тәҗрибәсенә таянып формалаша. Шуңа күрә татар кешесе чит телне туган теле- татар теле белән чагыштырып өйрәнсә, күпкә отышлырак булыр иде.

Әлеге хезмәттә татар теле һәм немец телләрендә род һәм сан категорияләре чагыштырылып өйрәнелә. Бу ике телдәге охшаш һәм аермалы якларны ачыклау чит телне яхшырак үзләштерүдә зур ярдәм булачак.







1.Телләрне чагыштырып өйрәнүнең әһәмияте.

Тел ике төрле- язма һәм сөйләм формасында була. Телнең бу ике формасын үзләштерү туган телне һәм чит телне өйрәнгәндә бер- берсеннән бик нык аерыла. Кешеләр туган телне балачактан ук, тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен тыңлап, шуларга охшарга омтылып, аларны кабатлап өйрәнә. Ә чит телне өйрәнү исә бөтенләй башка юллар белән бара. Язма һәм сөйләм теленә өйрәнү берьюлы башкарыла. Алман телен өйрәнүче татар кешесе аның грамматикасын белмичә, гади генә җөмләне дә тәрҗемә итә алмый. Аңа бу җөмләне грамматик яктан аңлау кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, теге яки бу телне өйрәнү өчен аның грамматикасын белү мөһим.

Чит телне өйрәнү процессында кеше бу телдәге сүзләрнең мәгънәсен үз телендәгесе аша, ягъни мәсәлән, тәрҗемә һәм чагыштыру аша аңлый. Ә ике телне чагыштыру- аларның грамматикасын чагыштыру дигән сүз. Телләрне чагыштыру аларны тирәнрәк һәм төгәлрәк өйрәнүдә зур роль уйный.

Алман һәм татар теле грамматикаларының уртак яклары белән беррәттән аермалы яклары да күп. Морфология бүлеген алсак, бу иң беренче чиратта без ике телдә дә бер үк сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, алмашлык, фигыль барлыгын күрәбез.


2.Татар һәм алман телләрендә род категориясе.

Ике телдә дә исемнәр- лексик грамматик мәгънәләре белән предметлыкны белдерә торган сүзләр.

Алман телендә барлык исемнәр дә өч родка бүленәләр: Maskulinum, Femininum, Neutrum. Аларның һәрберсенең үз артикле бар: ein, der- Maskulinum, eine, die- Femininum, ein, das- Neutrum. Күплек сандагы исемнәр бары тик die артикле белән генә кулланылалар. Еш кына исемнәрнең родын сүзләрнең мәгънәләренә яисә формаларына, күпчелек очракта суффиксларына карап белергә мөмкин. Мәсәлән, Maskulinumга караган исемнәргә күпчелек -er, -ent/-ient, -and/-ant, -eur/-ier, -or, -ling,-ig/-ich суффикслары хас һәм алар атна, ай, ел фасылларын, явым- төшемнәрне, тауларны, машина, поезд маркаларын, минерал матдәләрне, алкогольле эчемлекләрне белдерәләр. Neutrumга караган сүзләр –chen/-lein, -at,-um, -ment, --o, -eau, -en суффиксларына ия һәм бу төркемгә шәһәр, континент атамалары, телләр, хәрефләр исемнәре ноталар керә. Femininumга караган сүзләрнең күпчелеге -in, -e, -heit, -igkeit, -schaft, -ei, - anz/-enz, -itat, -ion, -ik,- ur, -ung суффикслары ярдәмендә ясала һәм алар күпчелек очракта сан исемнәрен, билгеләрне, корабль, самолет, мотоциклларны, чәчәк, агач исемнәрен белдерәләр.

Ә татар телендә, алман теленнән аермалы буларак, род категориясе юк. Әмма кешеләрнең һәм хайваннарның җенесен билгеләүнең берничә ысулы бар.

  1. Лексик юл белән, ягъни аерым сүзләр кулланып: апа- абый, әти- әни, сарык- тәкә, тавык- әтәч, үгез- сыер һ.б.

  2. Кайбер хайван һәм кош- корт атамаларын ата, ана сүзләре белән кулланып: ана каз- ата каз, ана үрдәк- ата үрдәк, ана мәче- ата мәче.

  3. Гарәп һәм борынгы төрки телләрдән кергән кеше исемнәренә -а/ -ә аффикслары ялганып: Наил- Наилә, Фәрит- Фәридә.

  4. Рус теле йогынтысы нәтиҗәсендә кайбер һөнәрне белдерүче атамалар: артист- артистка, комсомол- комсомолка.

5. Хатын- кыз һәм ир- ат фамилияләре дә аерылып тора: Гомәров- Гомәрова, Вафин- Вафина, Галиев- Галиева һ.б.


3.Татар һәм алман телләрендә сан категориясе.

Алман телендә дә, татар телендә дә исемнәр ике төрле санда- берлектә, күплектә киләләр. Сан категориясенең гомуми мәгънәсе предметларның берлеген (берлек саны), яки бердән артык булуын, билгесез күплеген (күплек саны) белдерүдән гыйбарәт.

Алман телендә күплек сан ясалуның берничә юлы бар.

  1. e, -(e)n, -er, -s суффикслары ярдәмендә: der Tisch- die Tische (өстәл- өстәлләр), der Klub- die Klubs (клуб- клублар).

  2. Умлаут белән a- ä, o- ö, u- ü : der Ofen – die Öfen (мич- мичләр).

  3. Суффиксларсыз . бары тик артикль үзгәрү юлы белән: der Orden – die Orden, der Wagen- die Wagen.

Бу чаралар берьюлы да кулланылырга мөмкин (das Buch- die Bücher). Әмма төп чара булып суффикслар тора. Алман телендә күплек сан ясалуның биш төре бар.

  1. е суффиксы белән:

а) күпчелек Maskulinumга караган исемнәр, умлаут булырга да, булмаска да мөмкин:

der Arzt (табиб) - die Ărzte,

der Schrank (шкаф)- die Schränke,

der Tisch (өстәл)- die Tische

der Brief (хат)- die Briefe.

б) чит телләрдән кергән -ar, -är, -ier, -eur, -ai, -og, -at басымлы суффиксларына ия исемнәр:

die Bibliotheker (китапханәче)- die Bibliothekare,

der Sekretär (секретарь)- die Sekretäre,

der Apparat (аппарат)- die Apparate. Кайбер сүзләр умлаут алырга мөмкин:

der Palast (cарай)- die Paläste,

der Chor (хор)- die Chöre,

der Kanal (канал)- die Kanäle.

в)Femininumга караган сүзләр (умлаут белән):

die Hand (кул)- die Hände,

die Wand (стена)- die Wände,

die Stadt(шәһәр)- die Städte.

г) Neutrumга караган бер яисә ике иҗекле сүзләр (умлаутсыз):

das Jahr- die Jahre,

das Heft- die Hefte,

das Regal- die Regale,

das Gerät- die Geräte.

Бу төркемгә шулай ук Neutrum.га караучы чит телләрдән кергән , -nis суффикслы сүзләр дә керә.

das Gefängnis (төрмә) - die Gefängnisse,

das Ereigni (вакыйга)s- die Ereignisse,

das Problem (проблема)- die Probleme,

das Telegramm (телеграмма)- die Telegramme.

  1. (е)n (умлауттан башка) суффиксы белән:

а)Femininumга караган сүзләр:

die Frage (cорау)- die Fragen,

die Tür (ишек) - die Türen.

б) чит теллшрдән кергән Femininumга караган сүзләр:

die Nation нация, милләт)- die Nationen,

die Pertei (партия, фирка.)- die Perteien,

die Universität (университет)- die Universitäten.

в) чит телләрдән кергән – or га бетүче сүзләр:

der Rektor- die Rektoren,

der Doktor- die Doktoren.

г) Maskulinumга караган исемнәр:

der Herr (әфәнде)- die Herren,

der Mensch (кеше)- die Menschen,

der Junge (малай)- die Jungen.

д) Neutrum.га караучы кайбер сүзләр:

das Auge (күз) - die Augen,

das Hemd (ир- ат күлмәге)- die Hemden,

das Ohr(колак)- die Ohren.

Чит телдән кергән Neutrum.га караучы, -a, -um га бетүче сүзләр күплек сан ясалганда әлеге кушымчаларын югалталар.

Das Drama- die Dramen,

Das Museeum- die Museen.

  1. er суффиксы һәм a,o,u, au тамыр сузыкларының умлауты белән:

а)Neutrum.га караучы күпчелек сүзләр:

das Dach (түбә)- die Dächer,

das Loch (тишек) - die Löcher.

б) Maskulinumга караган кайбер исемнәр:

der Mann (ир кеше)- die Männer,

der Mund (авыз)- die Münder.

  1. Суффикссыз, кайбер очракларда тамыр сузыкларның умлауты белән:

а) Maskulinumга, Neutrumга караган –er, -el,-en га бетүче исемнәр:

der Vater(әти)- die Väter,

der Wagen(автомобиль)- die Wagen,

der Apfel (алма)- die Ăpfel.

das Fenster( тәрәзә) - die Fenster.

б) Neutrum.га караучы -chen, -lein суффикслы һәм ge приставкалые суффикслы сүзләр:

das Mädchen (кыз бала)- die Mädchen,

das Veilchen (миләүшә чәчәк)- die Veilchen.

das Gebirge (таулар)- die Gebirge.

в) Femininumга караган 2сүз:

die Mutter (әни) – die Mütter,

die Tochter( кыз бала) - die Töchter.

  1. s суффиксы белән:

а) чит телләрдән кергән Maskulinumга, Neutrumга караган сүзләр:

der Chef(шеф) - die Chefs,

der Park (парк) - die Parks,

der Klub (клуб)- die Klubs,

das Hotel(отель)- die Hotels.

б) ялгызлык исемнәре, фамилияләр:

Die beiden Annas sitzen da. (Ике Анна да биредә утыралар.)

Kennen Sie die Müllers? (Сез Мюллерларны беләсезме?)

Татар телендәге берлек сандагы исемнәр бернинди кушымча алмыйлар. Берлек саны – нуль формада. Күплек саны –лар/-ләр кушымчалары белән тәгъбир ителә:

кеше- кешеләр,

кунак- кунаклар,

мәктәп- мәктәпләр,

бакча- бакчалар.

Борын тартыгына беткән исемнәр –нар/ -нәр кушымчасы алалар.

болын- болыннар,

көн- көннәр,

тиен- тиеннәр,

колын- колыннар

Калын сүзләргә- калын, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана. Күпчелек исемнәр ике телдә дә берлектә дә, күплектә дә кулланыла. Әмма алар арасында я күплектә, я берлектә генә кулланыла торганнары да бар.Берлек санда гына кулланыла торган кайбер исемнәр алман һәм татар телләрендә тәңгәл килә:

ит- das Fleisch

май - die Butter

тынлык- die Ruhe

мәхәббәт- die Liebe.

Алман телендә, татар теленнән аермалы буларак, бары тик күплектә генә кулланылучы исемнәр дә бар:

die Ferien (яллар, каникуллар),

die Eltern (ата- аналар),

die Leute (кешеләр).

Татар телендә ялгызлык исемнәр, гадәттә, берлек санда гына кулланылалар. Әмма кайбер очракларда кеше исемнәре һәм фамилияләре күплек санда да килергә мөмкин. Күплек кушымчасы алган ялгызлык исемнәре ниндидер уртаклык ( туганлык, яшьтәшлек, фикердәшлек, иҗади уртаклык һ.б.) нигезендә берләштерелгән кешеләр төркемен атыйлар. Мәсәлән, Такташлар чоры дигәндә- Такташ һәм аның заманында яшәгән шагыйрьләр, Санияләрне очраттым җөмләсендә- Сания һәм аның иптәш кызлары яки Сания һәм апа- сеңелләре күздә тотыла. Туганлык терминнарына кушылган күплек кушымчасы да шундый ук мәгънә белдерә. Мин әниләрдә яшим.



4.Йомгаклау.

Шулай итеп, чагыштырулар нәтиҗәсендә алман һәм татар телендәге род һәм сан категорияләрендә охшашлыклар да, аерымлыклар да барлыгы ачыкланды. Ике телдә дә исемнәр берлек һәм күплек санда булырга мөмкин , кайбер исемнәр ике телдә дә бары берлек санда гына кулланыла, күплек сан формасы суффикслар ярдәмендә ясала.Аермалы якларга килгәндә, татар телендә род категориясе юк, бары күплек санда гына кулланылучы исемнәр алман теленә генә хас.

Охшаш һәм аермалы якларны чагыштырып өйрәнү телләрне камилрәк белү өчен ярдәм итәр иде. Чөнки теге яисә бу телне өйрәнү туган тел аша башкарыла. Туган тел ярдәмендә кеше чит телнең үзенчәлекләрен өйрәнә аңлый. Шуңа күрә чит телне өйрәнү процессында туган телне читкә этәрү, игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде. Татарча фикер йөртүче кеше чит телне үз туган теле – татар теле белән чагыштырып өйрәнсә, күпкә отышлырак булыр иде.






Фәнни хезмәтнең тезислары

Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категорияләре

Зайцева Алисә

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнеп гомуми белем бирүче

12 нче урта мәктәбе»нең 10нчы а сыйныфы

Фәнни җитәкче: Галимуллина Зинфира Индусовна, татар теле һәм әдәбияты, алман теле укытучысы

Фәнни эшнең темасы: Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категорияләре

Теманың актуалҗлеге:татар һәм алман телләрен чагыштырып өйрәнү буенча хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Күпчелек эшләр татар теле һәм рус телен, яисә рус теле һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә багышланган. Татарча фикер йөртүче кешегә чит телне үз туган теле- татар теле белән чагыштырып өйрәнү күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде.

Фәнни эшнең максаты: Алман һәм татар телләрендәге род һәм сан категорияләрен чагыштыру, алар арасындагы охшашлык һәм аермалыкларны табу.

Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Татар теле һәм алман теле грамматикалары буенча булган материалны җентекләп өйрәнү, гомумиләштерү.

  2. Ике телдәге род категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

  3. Ике телдәге сан категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

  4. Алман һәм татар телләрендәге род , сан категорияләрендәге охшашлык аерымлыкларны билгеләү, нәтиҗәләр ясау.

Фәнни эш барышында әлеге тема чагылдырылган әдәбият белән танышып, кирәкле материал сайлап алынды, чагыштырулар үткәреп, алынган бөтен мәгълүматны туплап, нәтиҗәләр ясалды.

Файдалынылган әдәбият исемлеге:










Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнеп гомуми белем бирүче 12 нче урта мәктәбе»нең 10нчы а сыйныфы укучысы Зайцева Алисәнең “Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категорияләре” дип аталган фәнни эшенә рецензия



Татар һәм алман телләрендә сан һәм род категорияләре” дип аталган фәнни хезмәттә тема киң яктыртылган. Фәнни хезмәтнең эчтәлегенә карата таләпләр төгәл үтәлгән. Авторның бу өлкәдә хәбәрдар, белемле булуы күренеп тора. Хезмәтнең туган тел- татар теленә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә әһәмияте зур.

Фәнни хезмәтне башкару барышында укучы тарафыннан зур күләмле эш эшләнгән. Ул күпсанлы әдәбияттан файдаланган, үзенең мөстәкыйльлеген, татар, алман теле грамматикаларыннан яхшы хәбәрдар булуын күрсәтә алган.

Хезмәт күләм, бизәлешкә куелган таләпләргә туры китерелеп, логик эзлеклелектә, пөхтә, аңлаешлы, төгәл итеп башкарылган.

Укучының бу хезмәтен милли белем бирү учреңдениеләре өчен дәреслекләр төзегәндә кулланырга мөмкин. Әлеге материал шулай ук татар һәм алман телләрен чагыштырып өйрәнү дәресләрендә, тәрҗемә эше белән шөгыльләнүчеләргә дә файдалы булыр иде.




Фәнни җитәкче З.И.Галимуллина


12нче мәктәп директоры Р.И. Солтанов


часто сущ.

ж. р.

Всегда без умлаута

-e + Umlaut

der Monat/ die Monate, der Tag/ die Tage

der Sohn/ die Söhne, die Hand/ die Hände

часто сущ. м.р. и с.р., у сущ. ж. р. один слог и всегда умлаут

-er + Umlaut

das Kind/ die Kinder, der Mann/ die Männer

das Haus/ die Häuser

часто сущ.с.р. (с умлаут или без него), никогда не встречается у сущ. ж. р.

-s

der Park/ die Parks

das Auto/ die Autos

часто в заимствованных словах м.р. и с.р., никогда не бывает умлаута

нулевое окончание +Umlaut

der Lehrer/ die Lehrer, das Segel/ die Segel

der Vater/ die Väter

часто сущ. м.р. на –er, -el,en


















Татар һәм алман телләрендә исемнәрнең сан, род категорияләре

Зайцева Алисә

Түбән Кама шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнеп гомуми белем бирүче 12 нче урта мәктәбе»нең

10нчы сыйныфы

җит:Галимуллина.З.И.





Теманың актуальлеге:татар һәм алман телләрен чагыштырып өйрәнү буенча хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Күпчелек эшләр татар теле һәм рус телен, яисә рус теле һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә багышланган. Татарча фикер йөртүче кешегә чит телне үз туган теле- татар теле белән чагыштырып өйрәнү күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде.

Фәнни эшнең максаты: Алман һәм татар телләрендәге род һәм сан категорияләрен чагыштыру, алар арасындагы охшашлык һәм аермалыкларны табу.

Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле һәм алман теле грамматикалары буенча булган материалны җентекләп өйрәнү, гомумиләштерү.

2. Ике телдәге род категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

3.Ике телдәге сан категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

4.Алман һәм татар телләрендәге род , сан категорияләрендәге охшашлык аерымлыкларны билгеләү, нәтиҗәләр ясау.

Фәнни эш барышында әлеге тема чагылдырылган әдәбият белән танышып, кирәкле материал сайлап алынды, чагыштырулар үткәреп, алынган бөтен мәгълүматны туплап, нәтиҗәләр ясалды.









Категории числа и рода имен существительных в немецком и татарском языках

Зайцева Алиса

г Нижнекамск, МБОУ “СОШ №12”, 10кл

Рук: Галимуллина.З.И





Теманың актуальлеге:татар һәм алман телләрен чагыштырып өйрәнү буенча хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Күпчелек эшләр татар теле һәм рус телен, яисә рус теле һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә багышланган. Татарча фикер йөртүче кешегә чит телне үз туган теле- татар теле белән чагыштырып өйрәнү күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде.


Фәнни эшнең максаты: Алман һәм татар телләрендәге род һәм сан категорияләрен чагыштыру, алар арасындагы охшашлык һәм аермалыкларны табу.


Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле һәм алман теле грамматикалары буенча булган материалны җентекләп өйрәнү, гомумиләштерү.

2. Ике телдәге род категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

3.Ике телдәге сан категориясе буенча булган мәгълүматны чагыштыру.

4.Алман һәм татар телләрендәге род, сан категорияләрендәге охшашлык аерымлыкларны билгеләү, нәтиҗәләр ясау.


Фәнни эш барышында әлеге тема чагылдырылган әдәбият белән танышып, кирәкле материал сайлап алынды, чагыштырулар үткәреп, алынган бөтен мәгълүматны туплап, нәтиҗәләр ясалды.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Научные работы
Просмотров26
Номер материала ДБ-339083
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх