ХIV нче Региональара Каюм Насыйри исемендәге
яшүсмерләр
фәнни-эзләнү укулары
фәнни-эзләнү эше
Тема: “Җан” сүзенә
лингвокультурологик анализ
(номинация
«Татар теленең стиль үзенчәлекләре»)
Фәнни җитәкче:
Татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангәрәева Тәнзилә Рәхимҗан кызы.
Фәнни эшне башкаручы:
10нчы сыйныф укучысы
Галиуллина
Гүзәл Раил кызы
2016-2017 уку елы
Эчтәлек
Кереш...............................................................................................
3
Беренче бүлек.
Татар телендә җан сүзенең кулланышы........................................4
Икенче бүлек.
Җан компонентлы фразеолгизмнар һәм мәкальләр
...................6
Йомгак
.............................................................................................8
Әдәбият ............................................................................................9
Кереш
“Җан сүзенә лингвокультурологик анализ”
дип исемләнгән фәнни хезмәт өстәмә татар теле дәресләрендә даими алып барылган
эшчәнлекнең бер юнәлеше буларак, тәкъдим ителә. Татар фразеологизмнары
сүзлегендә иң актив кулланылган компонент булганга күрә, лингвокультурологик
тикшерү объекты итеп җан сүзе алынды. Фәнни эшнең актуальлеге җан
сүзенең этномәдәни җирлектә тикшерелүе белән бәйле. К.Насыйри традицияләрен
дәвам итеп, җанлы сөйләм үрнәкләре, фразеологик берәмлекләр белән раслый бару
да – эшнең актуальлеген көчәйтә.
Эшнең максаты – татар телендә җан сүзе
кулланышын лингвокультурологик җирлектә анализлау. Әлеге максаттан чыгып,
эшкә билгеләнгән бурычлар: 1. Җан сүзенең мәгънәсен ачыклау; 2. Татар
этномәдәнияте кысаларында җан сүзенең кулланышын күзәтү; 3. Өйрәнүләрне
фразеологизмнар һәм халык мәкаленнән, җирле сөйләмнән мисаллар белән раслау.
Эшнең теоретик өлеше татар лингвокультурологиясенә
караган хезмәткә [1] нигезләнде. Чыганак буларак, аңлатмалы [4], фразеологик[3]
сүзлекләр, татар мәкальләре җыентыклары[2] кулланылды.
Фәнни эш эзләнү, күзәтү, анализлау, тасвирлау,
нәтиҗәләр ясау алымнарына нигезләнеп башкарылды
Фәнни эшнең беренче бүлегендә җан
сүзенең кулланышына күзәтү ясалды. Фразеологик берәмлекләрдән һәм мәкальләрдән
мисаллар китерелде. Икенче бүлектә фәнни тикшерү-өйрәнүләр барышында тупланган
фразеологик берәмлекләрдә һәм җанлы сөйләм телендә җан компонентының
мәгънәләре һәм кулланыш үзенчәлекләре тикшерелде. Өйрәнүләргә нәтиҗәләр фәнни
эшнең йомгагында ясалды. Эш ахырында кулланылган әдәбият исемлеге урын алды.
Беренче бүлек.
Татар телендә җан
сүзенең кулланышы
Тел тыгыз рәвештә
мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра.
Лингвокультурология шуның нигезендә барлыкка килгән яңа фән. Аны лингвистиканың
мөстәкыйль юнәлеше дип санарга мөмкин. Культурология кешенең табигатькә,
җәмгыятькә, тарихка, сәнгатькә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләренә кагылышлы
аң-белемен тикшерә; тел белеме - телнең төрле модельләрендә чагылучы дөнья
сурәтен, дөньяга карашны карый, ә менә лингвокультурологиянең төп предметы -
үзара диалогта булган тел һәм мәдәният. Димәк, лингвокультурология халыкның
телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә [1: 21] .
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә җан сүзенең 10
мәгънәсе саналган [5:745]. Сүзлектәге мәгънә төрләренә өйрәнүләр нәтиҗәсендә
үзебез туплаган җан сүзе кергән фразеологик берәмлекләрне мисал итеп
китерик:
1. Дини карашлар буенча, тәнгә тереклек бирә һәм
тәннән башка да яши ала дип саналган мәгънә. 2. Кешенең эчке дөньясы:
...авылымны сөям җаным-тәнем белән ( Г.Тукай) 3. Тереклек иясе: һәр җан иясе
өчен борчылу – һәр тереклек, һәр тере булган кешеме, җанвар яки хайваннар өчен
борчылу турында сүз бара. 4. Кеше: җан әсәре дә юк – бер кеше дә юк. 5.
Иң якын, кадерле кеше: татар кешесе, тугач та, әти-әнисеннән, әби-бабайсыннан “балам-җаным”
дигән иркәләү-сөю, кадерләү сүзләре ишетеп үсә. 6. Кеше тормышы, гомер.: җан
сүзе – татар телендә кешенең җаны мәгънәсендә кулланыла. Җаны булган
әйберләр тере санала. Еш кына җанлы булу яшәү белән тәңгәлләштерелә,
яисә, киресенчә, җансыз булу – үлем мәгънәсендә йөри. Әгерҗе төбәгендәге
сөйләмнән мисаллар: җан алу – үтерү; җан бирү – үлү; җан кыю –
һәлак итү; җан алып – җан биреп тору – яшәү белән үлем
арасында тору яки ярым ач яшәү; җан саклау – тереклек итү; җаннан
бизү, җаннан тую – яшәүдән тую, өмет өзелү, үлем көтү халәте. 7. Дәрт,
рух, җанлылык. “...җаным-тәнем белән бирелеп эшләдем” дигәнне еш
ишетәбез. Татар халкы элек-электән тырыш булган, эшләрне дәртләнеп, күтәренке
рухта башкарган. Сыйфатсыз, акырын, дәртсез, җиренә җиткерми эшләнгән эшләр,
шулай эшләүчеләр хакында әкиятләрдә, мәзәкләрдә тискәре герой итеп сөйләнгән. 8.
Ямь, җәлеп итү көче: матур итеп эшләнгән кул эше яки останың ясаган әйберсе
хакында “җаны гына юк!” дип сокланып сөйлиләр. 9. Нинди дә булса эшне
оештыручы: эшне җанландырып җибәрде, җан “өрде”. 10. Нәрсәнең дә
булса рухи асылы, нигезе (җансыз предметлар турында): Әдәби әсәрнең, шигырьнең
яшәтүче җаны, конкрет бер төп идеясы булу кирәк. (Һ.Такташ).
Татар телендә җан сүзе бик күп кулланыла.
Мәгънә ягыннан ул, еш кына, күңел сүзе белән дә синоним булып килә. Кешегә хас
җанлылык сыйфатлары күңелдә туплана, дип аңлата Р.Р.Җамалетдинов[1:50]. Галим
лингвокультурологик яктан өйрәнелүче сүз берәмлекләрен “концепт” дип атый.
Аның фикеренчә, җан концепты күңел концепты кулланышы белән тәңгәл була ала.
Бу фикерне раслап, үзебез туплаганнардан түбәндәге мисалларны китерик:
Җанга сеңү – күңелгә сеңү
Җанга тию – күңелгә тию
Җан газабы – күңел газабы.
Күргәнебезчә, җан һәм күңел сүзләре бертөсле
куллана алалар. Җан һәм күңел сүзе кулланышында татар халкына хас
милли характер, милли сыйфатлар салынган . Эчкерсезлек ( кешенең күңеле матур
булырга тиеш, җан газабы кичерү хисләре), бирелгәнлек, җаваплылык (җан-тән
белән эшләү), эмоциональлек (җаным-бәгърем, җан рәхәте) чагылыш тапкан.
Җан сүзе кулланышының
лингвокультурологик табигате халык мәкальләрендә ачык чагыла. Татар халык мәкальләре
җыентыгында җан концепты кергәннәре иң күп урынны алып торуы да игътибарны
җәлеп итә. Мисаллар:
Атың чыкканчы, җаның чыксын.
Дөньяның кадерен йөргәндә белерсең,
Җанның кадерен үлгәндә белерсең.
Җаны барның каны бар.
Каны барның даны бар.
Җан канда чәчәк атар, гөл – кояшта.
Җаны барның гаме бар.
Җан гәүдәгә йөк түгел.
Җан булса, җиһан
табылыр, аш булса – казан.
Җаны барның өмете бар.
Җаны теләгән елан ите
ашаган.
Җаның тыныч булса,
бәрәңге дә май булыр.
Җан рәхәте тән белән.
Ике җан бер булса,
ике сер бер була.
Кайсы җирең авыртса, җан
шул җирдә.
Күңел урынында булса, җан
җаенда.
Күркәм кием – тән зиннәте,
күркәм холык – җан зиннәте.
Намус җаннан кадерле.
Тән картая, җан картаймый.
Ярты икмәгең булса да, җаның
тыныч булсын.
Яхшы сүз –
җан азыгы, яман сүз – баш казыгы [4].
Бүлеккә нәтиҗә ясап әйткәндә, татар телендә җан
сүзенең кулланышы өйрәнү-тикшеренүләр алып бару өчен гаять бай җирлек. Милли
сөйләмдә җан сүзенең лингвокультурологик эчтәлеге кешенең эчке
дөньясы белән бәйле. Гомумлингвистик эчтәлек белән бергә, җан сүзе
кулланышына безнең милләтебезгә хас сыйфатлар, эчке дөньяны үзенчә аңлату,
милли характер эчтәлеге дә салынган. Җирле сөйләмнән һәм мәкальләрдән
китерелгән мисаллар шуны раслады.
Икенче бүлек
Җан компонентлы
фразеолгизмнар һәм мәкальләр
Татар теленең фразеологизмнарын да
иң беренче өйрәнүче – К.Насыйри. XVIII гасырда фразеологизмнар фәнни җирлектә
өйрәнелә һәм теоретик мәгълүмат бирә [6:156].
Татар теле фразеологизмнарыннан җан компоненты
кергән берәмлекләр еш очрый. Н.Исәнбәт тарафыннан төзелгән фразеологизмнар
сүзлегендә [3:93] җан компонентлы берәмлекләр күп. Әлеге чыганакта
китерелгән мисалларны анализлаганда этномәдәни эчтәлеккә нигезләндек.
Татар телендә җан сүзенең кеше мәгънәсен
аңлатуы аның тере затны тасвирлавында чагыла. Мисаллар: җан иясе –
тереклек, һәр тере нәрсә, кем булса да берәү; җан башына, җан башыннан
– кеше саен, һәр кешегә; җан исәбен алу – кеше яки малның санын белү
өчен исемлеккә теркәү.
Җан – иң мөһим дини төшенчәләрнең
берсе [1:276]. Фразеологизмнар җыентыгында җан сүзе кергән күп
берәмлекләрнең кешенең яшәве белән үлеме эчтәлегенә яраклаштырганлыгын күрәбез.
Мисаллар: җан иңү – җанланып, терелеп китү; җан керү –
курыкканнан соң, яки, туңганнан соң тернәкләнеп китүне әйтәләр; җан бирү
– үлү; җан кыю – үтерү.
Татар кешесенең рухи дөньясына, эмоциональ
характерына бәйле кулланышта җан концепты кергән фразеологик берәмлекләргә
Әгерҗе төбәгендәге сөйләмнән мисаллар : җан азыгы – күңелгә рәхәтлек,
канәгатьлек бирә торган рухи-мәдәни чыганаклар; җан рәхәте – рухи канәгатьләнү,
күңелгә рәхәт табу; җан җылысы – ярату, үз итү хисе; җан ату –
эш өчен, кадерле кеше яки гаилә өчен омтылу, тырышу; җан җимешем – бала, җан
дус, җан дусты – иң якын дус; җан кисәге, җан кисәгем,– иркәләү
сүзе, иң кадерле кеше кебек фразеологизмнар телдә нәфис, матур яңгырый.
Һәрвакыттагыча, матурлыкның капма-каршы күренеше
дә бар, мисалга, җан көеге дип тынычсызлык тудыра, проблемалар булдыра
торган кеше турында әйтелә. Кайбер очракларда җан сүзе кешенең сыйфатларын
ассызыклап күрсәтү өчен хезмәт итә: җанлы бүкән, җанлы кисәк – надан, тупас,
белемсез кеше. Мондый мисалларны вак җанлы кеше, кара җанлы кеше, боз җанлы
бәндә кебек фразеологизмнар белән дә дәвам итәргә мөмкин.
Тискәре эмоцияләрне җан концепты ярдәмендә
сурәтләү очраклары да күп. Әгерҗе төбәгендәге сөйләмнән мисаллар: җанга тию
– аптыратып бетерү; җанны тырнау – һәрвакыт борчып тору; җан өшү
– күрәсе килмәү, гайрәт чигү.
Бүлеккә йомгак.
Җан компоненты кергән фразеолгизмнар – телнең
этномәдәни бизәге. Татар авылларында, көндәлек телдә, милли сөйләмдә әлеге
фразеологизмнарның барысы да кулланыла. Мисаллардан күренгәнчә, җан сүзе
дини-мифологик эчтәлеккә ия формалар ( җан бирү, җан кыю) белән берлектә,
гадәти, тормышчан хисләрне татар кешеләренә хас милли рухта җиткерү өчен (җан
кисәгем, җан җимешем, җанга тию, җанны тырнау һ.б) дә кулланыла.
Йомгак
Татар телендә җан сүзе кулланышын
лингвокультурологик җирлектә анализлау максаты белән башкарылган фәнни эштә җан
сүзенең мәгънәсен ачыклау; татар этномәдәнияте кысаларында җан сүзенең
кулланышын күзәтү; өйрәнүләрне фразеологизмнар һәм халык мәкаленнән мисаллар
белән раслау бурычлары тормышка ашырылды. Фәнни эшкә түбәндәге нәтиҗәләрне
ясарга мөмкинлек туды:
1.
Халык
мәдәниятенең бөтен нечкәлекләре аның үзенчәлекле һәм уникаль булган телендә
чагыла. Җан сүзе аңлатмалы сүзлектә ун төрле мәгънәгә ия. Җан
сүзенең лингвокультурологик эчтәлеге кешенең эчке дөньясы белән бәйле төшенчәләргә
нигезләнгән. Бу сүз кергән фразеологик берәмлекләрнең мәгънәви асылы кешенең хис-кичерешләр,
уй-фикерләр, өмет-хыяллар белән бәйле
2.
Җан сүзе кулланышына татар
халкына хас милли характер, милли сыйфатлар салынган. Этнономәдәни яктан
анализлаганда, фразеологизмнарда кулланылган җан компоненты – кешенең
эчке дөнья концептларын сурәтләү чарасы.
3.
Көндәлек сөйләмдә дөньяви һәм дини сыйфатларны берләштереп, бу
берләшкән сыйфатны милли сурәт итеп куллануда җан компонентының роле
зур.
4.
Җан сүзе саф татар сөйләмендә
авыл җирлегендә яшәүчеләр телендә еш яңгырый. Әгерҗе районының җирле сөйләменә
нигезләнеп, җанлы телдәге фразеологизм берәмлекләре, мәкаль-әйтемнәр
лингвокультурологик анализда мисал итеп китерелде. Җирле сөйләмдәге һәр мисал
кулланылган теоретик чыганаклардагы һәм сүзлекләрдәге мисаллар белән тиңдәш.
Кулланылган әдәбият
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.