Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научно-исследовательская работа "Вахит Имамовның "Тозлы яра" романында җәмгыять язмышы"

Научно-исследовательская работа "Вахит Имамовның "Тозлы яра" романында җәмгыять язмышы"

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Яр Чаллы шәһәре гомуми бюджет белем бирү учреждениесе ”Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе”







Вахит Имамовның “Тозлы яра” романында шәхес язмышы һәм җәмгыять








Башкарды: Фәрхетдинова

Лилия Атлас кызы, татар теле һәм

әдәбияты укытучысы








Эчтәлек


Кереш..............................................................................................................3

Төп өлеш

  1. Вахит Имамовның “Тозлы яра” романында шәхес язмышы һәм җәмгыять..............................................................................................................5

Йомгаклау ...................................................................................................10

Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................11























Кереш.

Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Вахит Имамов “Тозлы яра” исемле романы белән укучыга зур яңалык китерде. Бүгенге көндә язучылар арасында иң хөрмәт иткәнебез  − Вахит Имамов.

Фәнни эшебезнең темасы – “Вахит Имамовның “Тозлы яра” романында шәхес язмышы һәм җәмгыять”.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да Вахит Имамовның иҗаты күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана. Аның әсәрләре төрле гасырлар материалына корыла. Вахит Имамов бер үк дәрәҗәдә әдәбиятчы да, тарихчы да. Ул барыннан да бигрәк халкыбызның тарихын дөрес яктыртырга омтыла. “Утлы дала”, “Сәет батыр”, “Татарлар Пугачев явында”, “Могикан”, “Казан дастаны”, “Япон татары” кебек әсәрләр язганлыгын беләбез.

Максат – Вахит Имамовның “Тозлы яра” романында шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтен өйрәнү.

Максаттан чыгып, без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

- Вахит Имамовның тарихи романнар остасы булуын исбатларга;

- “Тозлы яра” романын укып анализларга һәм романга карата үз мөнәсәбәтебезне белдерергә.

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Вахит Имамов иҗаты; предметы – “Тозлы яра” романы (роман 2 кисәктән тора).

Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Вахит Имамовның әдәби әсәрләре, Әдәбият белеме сүзлеге, Дания Заһидуллина хезмәтләре, вакытлы матбугат (“Мәйдан” журналы, “Татар иле” газетасы) файдаланылды.

Ут күрше Башкортстанда булып узган реаль вакыйгалар җирлегендә иҗат ителгән шушы тарихи-документаль эчтәлекле романны бик яратып, язучының иҗади сәләтенә, тел байлыгына сокланып, тарихи фактларны, вакыйга һәм күренешләрне бу әсәрендә дә тирән анализлавына ышанып укып чыктым. Вахит Имамов үзе болай ди: “Минем “Тозлы яра” романым да фәкать туган әнкәм нәселе күргән вакыйгаларга гына нигезләнеп язылды, бер генә персонажның исемен дә уйлап чыгармадым, барысы – нәкъ тормышта булганча.”

Сайлап алган теманың актуальлеге бәхәссез: романда СССР кебек зур дәүләт төзелешендә авыл халкы, бөтен ил кичергән фаҗигаләр эзлекле тәртиптә һәм ышандырырлык күрсәтелә. Вахит Имамов тоталитар системаның корбанына әйләнгән Әмир Нәгыймов тормышы аша заманның иң кырыс, иң рәхимсез шартларына җайлаша белгән, кешелек сыйфатларын саклап кала алган әдәби герой белән таныштыра, Әмир Нәгыймовның прототибы – Вахит Имамовның бабасы икәнен дә беләбез. Шундый нәтиҗәләргә килдем: Вахит Имамов − татар әдәбиятында әйдәп баручы прозаик. Аның иҗат җимешләре һәм андагы кешелеклелек, изелгән-рәнҗетелгәннәргә миһербанлылык, шәфкать, теләктәшлек белдерү – безнең татар әдәбиятының бер сыйфаты һәм горурлыгы.







Төп өлеш.

Бүгенге көндә тарихи китаплар, дәреслекләр бик күп язылган. Без, хәзерге көн балалары СССР дип аталган зур дәүләт турында укып кына беләбез. Бүген, бер яктан, олы буын кешеләре аны сагынып искә төшерә. Әлбәттә, һәр нәрсәнең ике ягы бар. Шулай да, ни өчен шундый зур дәүләт тиз таркалды икән соң? Димәк, ялгышлар күбрәк булгандыр дигән нәтиҗәгә киләбез. Вахит Имамов та “Тозлы яра” романында шул хакта уйлана, тоталитар системаның иң зур хатасы – “якты киләчәк” хакына бүгенге җәмгыятьне, халыкны корбан итү булган дигән уйга китерә. Асылда, “якты киләчәккә” аерым катлам кешеләр генә килеп җитте. Романны укыгач, күңелдә яра барлыкка килә, әшәке, явыз җинаятьчеләрнең җәмгыятьнең иң түренә менеп утыруы шул ярага тоз булып ята. Әсәрнең исеме метафора булып яңгырый: яңа тормыш төзү – кешелек тарихындагы тозлы яра, ялгыш, хата, фаҗига, кешеләр, гаиләләр, нәселләр, милләтләр күңелендәге тозлы яра. Автор исә шушы яраларның сәбәпләре хакында уйланырга, борчылырга, сабак алырга чакыра.

Тозлы яра” романында 1916 – 1980 еллар колачлап алынган. Шулай да автор 1922-1939 елларны аерып ала. Татар авылларында яңа тормыш төзү күренешен Башкортстан республикасы Бүздәк районы Төркәй авылы мисалында һәм аерым шәхес – Әмир Нәгыймов үрнәгендә җентекләп сүрәтли.

Әсәр Әмир Нәгыймовны характер буларак күрсәткән күренештән башлана. Бөтен Төркәй авылын дер селкеткән, куркытып торган Рөстәмбәк байның тегермәнен яндырып, Әмир авылдан чыгып кача. Автор Әмирнең тәвәккәл, башбирмәс булуына басым ясый. Куркак, кол дәрәҗәсенә төшкән авыл кешеләреннән Әмирне аерып куя. Авыл халкы арасында бер кеше дә егетне яклап сүз әйтергә батырчылык итми, сарык көтүе кебек таралыша. Дөньялар үзгәрмәсә, бәлки Әмир ломовой дәрәҗәсендә генә калмас иде, әмма революция, гражданнар сугышы Әмирне кире үз авылына кайтара. Абыйсы Әбелсаттар байлыкка кызыккан, түбән бәндә булып чыга, Әмир исә кешелекле, миһербанлы, авылдашлары турында кайгыртучы герой буларак күңелдә кала.

Төркәйдә яңа тормыш төзү башлангач та, авыл халкы “тегермән ташы” астына Әмирне китереп тыга, байлар җирен бүлүче итеп Әмирне тәкъдим итә.

Башкортстанга куылган рус кешесе Булгаков Яков Әмирне алдан ук болай дип кисәтә: “Бу большевиклар без биш елда забастовка, стачка йурган шалапайлар тукел. Болар буре кебек, все умырып ала. ...Однако бел: если алар йырын йырламасан или строй барганда хата бассан, алар сине чигара да ата. Большевиклар көтуендә как буре булырга, бер таларга киряк.” Минемчә, шушы сүзе белән Яков яңа тормышның бар асылын әйтеп бирә. Алга таба, без аның сүзләрен кабат-кабат искә төшереп укыйбыз. Әмир Нәгыймов – шушы яңа тормышның корбаны. Ипле хатыны Гөлтуташ, балалары Зифа, Тимерҗан, Вәзирәләрне яратып, кешелекле итеп тәрбияли алса да, үз авылының битарафлыгына каршы тора алмый Әмир. Ул бары тик халыкка бер-бер артлы өелеп килүче явызлыкларны, авырлыкларны күпмедер җиңеләйтер өчен, авылдашлары белән хакимият арасында басып торган хәлдә генә кала. Алай да халык моны аңламый, Әмирне явызлык чыганагы, Алласыз “урыс” дип кабул итә. Әмирнең үз якыннары аның башын ашый, әләк язып тора. Хәби, Әбелсаттар, Мәхмүт Илмурзин, Кара тавык Гайса, Закир хәлфә кебек образлар нәфрәт хисе уята. Куркак, көнче, байлыкка омтылучы бу кешеләрне яңа тормышның нигезенә салынган куркыту, алдау, икейөзлелек, явызлык, әләкчелек, коллык психологиясе җинаятьче ясый. Кешелеклелек сыйфатларын югалтып, алар дустын-туганын-авылдашын үтерүчегә әйләнәләр. Хәбинең Әмиргә якын дус, Әбелсаттарның абый булуы әлеге фаҗигане тирәнәйтә генә.

Алай гына да түгел, авыл халкы тулысы белән диярлек битараф, явыз. Төркәйдә Әмирне чынлап торып яклаган, аның гаиләсенә ярдәмгә килгән кешене аерып күрсәтеп тә булмый. Намаз укыган карчыкларга кадәр, Әмирнең гөнаһсыз балаларын каһәрли, белә торып кечкенә Ленаны үлемгә җиткерәләр, балалар да Ленага тилебәрән орлыгы ашатып үтерәләр. Шәрифулла, Идрис, Фазылбәк кебек Әмиргә теләктәшлек күрсәткәннәрне террор елларында юк итәләр. Әмирне большевик булганга күрә алмыйлар дияр идең, кулак дип авылның баен, хәлле кешеләрен куганда да халык арасында сүз әйтүче булмый. Себергә озатканда Рөстәмбәк малае Гамилнең кулыннан яшермәкче булган бишмәтен дә йолкып алалар. Моңа автор да үз мәнәсәбәтен белдермичә кала алмый: “Себергә сөреләсе Рөстәмбәкнекеләрне үләксә өстендә бөтерелгән карга көтүе сыман сырып алган Төркәй халкы арасыннан ник бер кеше, мескен Гамилне яклап-жәлләп, бер авыз сүз әйтсен?...”

Ни өчен җәмгыять шундый кешелексез соң? Ләкин Әмирнең Яковта эшләгән вакытын, Гөлтуташ янына утырмага килгән кызларның сөйләшүләрен исәпкә алсаң, моның сәбәбенә төшенергә була. Бер-бер артлы революция, гражданнар сугышы, я акларның, я кызылларның талап китүләре, коммуна төзү, коллективлаштыру, колхоз төзүләр, НЭП политикасы, гел артып тора торган налоглар, әләкчелек, ачлык, мәчетләрне җимерү, гарәп алфавитын бетерү – сәбәпләрнең халыкны шаккатырган, аптырашка төшергән, куркуга салган иҗтимагый үзгәрешләрдә икәнлеген аңлыйбыз. Тулы бер авылда миһербанлы, кешелеклелек үрнәге дип атарлык кеше табылмау яңа тормышның кешеләр җанын кешелексезлек чигенә җиткерүче явызлык булуын тагын бер кат искәртә.

Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын без Әмир Нәгыймов, аның гаиләсе мисалында, чит илгә чыгарылган ашлык, элеваторларда череп, спирт ясауга тотылган бодай, шуның нәтиҗәсендә коточкыч ачлык кичергән халык яссылыгында ачык күрәбез.

Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый югалтулар кичергәндә, чын кеше булу миссиясен адәм баласы үтиме? Әмирҗан кебек шәхесләрнең иң олы фаҗигасе – гел кешелекле булып калырга тырышуларындадыр. Алар бу дөньяда намуслы, тәртипле яшәеш кенә дөрес дип ышанып яшиләр. Әмма көчләү һәм буйсындыруга корылган системаның гади халык язмышында эше юк. Система Әмир кебек шәхесләрне юк итеп, Мәхмүт Илмурзин кебек кабахәтләрне өскә мендереп, “якты киләчәк”кә бара. Әсәрдә шәхес фаҗигасе – Әмирнең карашы белән хакимиятнең теләге туры килми. Әмир авылдашларының яшәеше, тормышы хакында кайгыртмый булдыра алмый, ләкин авылдашларыңны кайгыртсаң, үзеңне хакимият җәзалый. Авылдашлары хакына Әмир Нәгыймов аңлы рәвештә “ялгыш” эшли: язгы чәчүдән калган орлыктан икмәк пешертә, сарык суйдыра. Гражданнар сугышы узган коммунист Әмир тегермән ташына кергән бодай хәлендә кала.

Социаль фаҗига – илдән уңган-булган кешеләр Себергә озатыла, халыкны дошманнарга һәм сыйнфый аңы булган ярлыларга аералар.

Ил фаҗигасе – миллионлаган халыкның кемнеңдер әләге буенча каторгаларда черүе, балаларның атасыз калуы, 90 яшьлек картның эт дәрәҗәсенә төшерелүе, коточкыч ачлык нәтиҗәсендә зиначылык, кеше ашау кебек күренешләрнең булуы.

Романда икенче сюжет сызыгы да бар. Анда Әмир Нәгыймовның кызы – Гөлзифа тормышы турында, японнар белән сугыш турында сүз бара. Без романның беренче кисәген темага ярашлы рәвештә анализладык.

Романның беренче кисәге 100 яшькә кадәр яшәячәк юлбасар Мәхмүт Илмурзин тарафыннан үтерелгән Әмир Нәгыймовның үлеме белән тәмамлана. Үлгәндә дә Әмир уйларында тыныч кына авылы белән хушлаша: “...тәүлек буена да йокыны белми торган чын авыл бар иде. Юк инде син хәзер, назлы, шаулы Төркәй. Риясыз, газиз улыңны да үз сафларына юмалап-алдап бастырган баскынчылар җимерделәр, тараттылар сине. Назлы Гөлтуташ әйтмешли, бигрәкләр дә прастуй һәм беркатлы булганмын мин.... Ә шулай да барыбер гафу ит син, онытма мине, газиз авылкаем!”

Кеше күңеленең дә, дөньяда яшәүнең дә ни­кадәр катлаулы булуы проблемасы калка. Шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре авыр, чуалчык. Иҗтима­гый мәнфәгатьләр белән шәхси теләк-омтылышларның үзара катлаулы бәйләнеше, ярашу яки ярашмау мөмкинлекләре...





























Йомгаклау

Вахит Имамовның “Тозлы яра” романын һәркемгә укып чыгарга тәкъдим итәбез. Әсәр укучыны тетрәндерә, халкыбызның үткән тормышы, тарихы, язмышы турында кат-кат уйланырга мәҗбүр итә. Әсәр реаль фактларга нигезләнеп язылганга, әдәби әсәрдән бигрәк, авторның үз бабасының тормышын бәян иткән документаль әсәр буларак кабул ителә. Әсәрнең буеннан буена кешелекле шәхес Әмир Нәгыймовның рухи яктан үзгәрүен, сынуын күзәтәбез. Совет системасының асылына төшенгән, ләкин иҗтимагый тормышның асылын үзгәртү өчен берни эшли алмаган Әмир шәхси фаҗига кичерә, рухи каршылыклар эчендә яна. Яңа хакимият Әмир кебек көчле рухлы шәхесләрнең, Дини кебек романтикларның гомерләрен өзә. Аларга алмашка җинаятьчеләр, кеше үтерүчеләр килә. Әсәрнең идеясы шундый безнеңчә: тоталитар система яшәеше өчен властьта үз мәнфәгатен кайгырткан, әшәке, явыз кешеләр генә кирәк. Әмир кебек көчле рухлы кешеләрне дә совет системасы сындыра, юк итә. Тоталитар җәмгыятьтә кешечә яшәү омтылышы һәм хакимият максатлары беркайчан да туры килми. “Тозлы яра” романында шушы идея исбат ителә. Безнең илебез тарихында 20 нче гасыр вакыйгалары мәңге яра булып торыр, тозлы яра кебек сулкылдар.

Ә бит намус­лы корылган җәмгыять үзе шәхесләр алдында бурычлы һәм җаваплы. Кичә булганмы, бүген бармы бездә шундый җәм­гыять? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Тарих кына кабатланмасын...











Кулланылган әдәбият исемлеге

I. Чыганаклар

1. Заһидуллина Д. “Тозлы яра”ны укыгач уйланулар // Мәйдан. – 2004. - №12. – Б. 56.

2. Имамов Вахит. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б.

3. Зарипов Р. Юллар әле, юллар узылмаган...// Мәйдан. – 2014. - №3. – Б. 115.

4. Исламов Ф. Тәэсир // Татар иле. – 2003. – №47. – Б. 7.


II. Фәнни әдәбият


1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.

2. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 238 б.

3. Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш. Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 206 б.

4. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.










Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров168
Номер материала ДВ-032677
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх