Инфоурок Другое Научные работыНаучно-исследовательский проект: Ялгызлык исемнәр. « Исемең матур, кем куйган?»

Научно-исследовательский проект: Ялгызлык исемнәр. « Исемең матур, кем куйган?»

Скачать материал

 

 


 


Муниципальное казенное общеобразовательное учреждение

Общая общеобразовательная школа с. Мраково

 

 

 

 

 

 

Научно-исследовательский проект:

 

Ялгызлык исемнәр.

« Исемең матур, кем куйган?»

 

 

 

Выполнила: Ученица 9 класса

МКОУ ООШ с.Мраково

Усманова Розалия

Руководитель: Учитель татарского языка и

литературы Минибаева В.К.

 

 

2016г.

 

Эчтəлек

 

Кереш сүз…………………………………………………………………….. 1

1 бүлек. Исем - үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш………………2

1.1 Исемнәрнең функциясе…………………………………………………. 3

1.2.Исемнәрнең тарихы, килеп чыгышы…………………………………… 3

1.3 Ислам дине исемнәр турында…………………………………………. 7

2 бүлек. Исемнәр тел белемендә һәм әдәбиятта………………................ 9

2.1 Исемнәрдә булган лексик күренешләр. …………………………….. 9

2.2. Исемнәр әдәбиятта ничек чагыла……………………………………. 9

3 бүлек. Практик эш. Шәжәрәмдәге исемнәрне тикшерү………………11

3.1. Усмановлар нәселенең шәҗәрәсе………………………………….. 11

3.2. Нәселемдәге исемнәрнең мәгънәләрен тикшерү………………….. 13

Йомгаклау…………………………………………………………………. 16

Чыганаклар………………………………………………………………… 17

 

 

 

 

Кереш сүз.

Без татар теле дәресендә «Шәҗәрә» төзергә өйрәндек. Мин үземнең туганнарымның исемнәрен язып алдым. Миңа һәрвакыт олы буын туганнарымның исемнәре кызык булып тоела иде : алар озын әйтелешле, күбесе ике өлештән тора, шуңа күрә ул исемнәргә мин игътибар иттем инде - замандашларымның исемнәре бөтенләй башка. Хәзер андый исемнәр кушмыйлар. Шәҗәрәмдәге яңа буын туганнарымның исемнәрен күреп, тагы да яңалыклар ачтым үземә: исемнәрең мәгънәләре була икән, үзгәреп тә торалар икән! Шуңа күрә миндә: « Безнең ата-бабаларыбызның исемнәре ник болай?- дигән сорау туды.- Кем аларны уйлап чыгарган? Нәрсә алар аңлаталар? Мин шуның турында әбиемнән, әти-әнидән сораша башладым. Исемнәр сүзлеген табып укыдым. Хәзер мин үземнең исемем, сыйныфташларымның исемнәре дә нәрсә аңлатканын беләм, гомумән, исемнәр турында күп нәрсә беләм. Сезгә дә шуның турында сөйләргә телим.

Теманың актуаль булуы.

1.Иптәшләремнең күбесе үз исемнәренең мәгънәләрен белмиләр;

2. Күп кешеләр яңа туган балаларга ямьсез әйтелешле, яңгырашсыз яки мәгънәсез исем кушалар.

3. Рус һәм башка милләт исемнәре белән йөргән татар-башкорт кешеләре дә очрый.

Эшнең максаты. Һәрбер кеше үз исеменең мәгънәсен яхшы белергә тиеш. Шул максаттан чыгып, без укучыларны чын татар исемнәре, аларның тарихы, мәгънәсе, килеп чыгышы белән таныштырырга кирәк дип уйладык.

Гипотеза. Әгәр һәркем үз исеменең нәрсә аңлатканын бала чагыннан ук белеп, исемнәр белән чынлап кызыксынып, бу мәгълүматны буыннан –буынга тапшырса, шул чакта, безнең арада һич матур, ягымлы исемнәр генә яшәр иде дигән фикердә калабыз.

Бурычлар :

1.Нәселемнең шәҗәрәсен төзү.

2. Туган-тумачаларымны тирәнтен өйрәнү.

3. Туганлык мөнәсәбәләрен ачыклау.

4. Исемнәрнең мәгънәләрен, тарихын тикшереп чыгу.

Билгеләнгән чыганаклар: китаплар, гәзит-журналлардан исемнәр турында материаллар, мәгълүматлар тупларга;

- карт кешеләрдән сорашып белешергә, сөйләшергә;

- Интернет ресурсларына мөрәҗәгать итәргә.

Хезмәтемнең нәтиҗәсе: 1. Нәселемнең шәҗәрәсен төзү.

2. «Татар исемнәре» дигән сүзлек төзү;

Тикшеренү эшемнең срогы: 2015-2016 уку елы.

Тикшеренү эшемнең этаплары:

1. үз нәселемнең шәҗәрәсен төзү; 2. материаллар туплау;

3. сүзлек төзү; 4. конкурста катнашу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I бүлек

Исем - үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш

 

1.1. Исемнәрнең функциясе.

Балага исем кушу шәхси генә эш түгел. Исем кешенең үзенә дә, дәүләткә дә шулай ук башка кешеләр арасында яшәгәндә бик зур йогынты ясый. Шул исем белән кешенең бөтен гомере үтә. Исемне сайлаган чакта, аның матур әйтелешенә генә түгел, шулай ук аның яхшы эчтәлекле булуына игътибар итү зарури. Ләкин бөтен кеше дә исемнәрнең мәгънәсен белеп бетми.

Гаиләдә бала туды ди. Бу өйгә ямь, шатлык, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә ата-ананың проблемалары арта. Шул проблемаларның берсе - балага исем бирү. Исем кушу - зур, җаваплы эш, чөнки бу гомерлеккә ата-анадан балага бирелгән бүләк. Бала тудырган иманлы хатын үзенең бәгырь җимешенә исем эзли башлаганда һәрбер исемнең мәгънәсенә туктала. Һәрбер ата-ана үз баласына бәхет, саулык, иман тели. Шул теләкләр баланың исемендә чагылыш табарга тиеш: ир балага көчле, кыю, акыллы булу,ә кыз балага - матур, сөйкемле, тыйнак. Кешеләрнең күбесе исем кушуга жаваплы итеп карый. Ләкин кайбер кешеләр шушы жаваплылыкны онытып, туган балага мәгънәсез, ямьсез исем биреп куялар. Мондый хаталар булмас өчен, һәркем, һәр ата-ана исемнәрнең тарихын, килеп чыгышын, мәгънәсен белергә тиеш дип уйлыйбыз.

    1. Исемнәрнең килеп чыгышы, тарихы һәм мәгънәләре.

Татар исемнәре үзләренең чыгышы белән тарихка бәйле. Килеп чыгышы ягыннан исемнәрне ике зур төркемгә бүлергә була:

  1. Татар сүзләреннән чыккан чын татар исемнәре.
  2. Чит телләрдән алынган исемнәр.

Беренче төркемнең исемнәрен күп чакта фамилияләрдә һәм авылларның исемнәрендә очратып була.

1. Борынгыдан калган чын татар исемнәре

Борынгы кешеләр ау белән шөгыльләнеп, күп итеп мал асраган вакытларда кешеләрнең исемнәре кошлар һәм хайваннар белән чагыштырылганнар. Шуларның арасыннан иң таралганы «Арслан» дигән исем булган, я барс дигән сүздән - Янбарс, Юлбарс, Кулбарс дигән исемнәр һәм Янбарисов,Кулбарисов фамилияләре килеп чыккан. Аю, бүре, төлке сүзләреннән Аюхан, Бүребай, Акбүре, Төлкебай дигән исемнәр булган.

Йорт хайваннарыннан Атъегет, Толпар, Аргымак, Колынбай, Тайбикә дигән исемнәр булган, «Кузы» (ягненок) сүзеннән – Кузы, Кузбай, Күзбәк, Кузыбаш. Бик күп исемнәр кош-кортлардан да алынган: Карагош, Аккош, Сандугач, Карлугач, Кобагош һ.б. Шушы исемнәргә карап элекке кешеләрнең табигать белән тыгыз яшәгәннәре күренә.Алар ул хайваннарны ,кошларны яратканнар һәм үз балаларына аларның исемнәрен кушканнар.

Бик күп исемнәр табигать күренешләре белән дә бәйле. Ай, Кояш сүзләренә бәйле исемнәр:Аксубай,Айсылу, Айтуган,Айбулат, Айбикә, Көнсылу , Көнбикә, Таңсылу, Көнсолтан,Буран, Бурангол, Буранбай,Буранша,Яңгыр,Яңгырбай,, Томан, Томанбай, Томанхан, Болыт, Болытбай һ.б. Шулай ук Каръяу, Аяз кебек исемнәр булган. Бу исемнәрнең күбесе әлеге вакытта да киң таралган. Гомумән, элекке кешеләр табигатьнең көченә ныклап ышанганнар. Балалар төрле чирләрдән үлеп китмәсеннәр өчен, яңа туган балага сакчыл караганнар, йола бунча гына исем кушканнар, йола буенча гына гаилә әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Мәсәлән, яңа туган баланы күп балалы гаиләгә тәрәзә аша чыгарып биргәннәр. Шуннан соң аны бер мал биреп сатып алганнар. Андый балага Сатлыкбикә, Cатыбал исеме бирелгән. «Тору» - яшәү дигән сүздән Торсын, Торсынбай, Торсынхуҗа, «үлмәс», «тере», «исән», «калды» сүзләреннән: Исәнбикә, Исәнбай, Исәнбәк, Исәнтай, Исәнгол, Терегол, Теребаш, Теребәк,Үлмәсбай, Калды, Калдыбай, Калдыгол дигән исемнәр барлыкка килгән.

Күп исемнәргә «иш» компоненты кушылган. Моның белән ата-ана баланы үзләренә тиңләгән: Ишбирде, Ишәй, Ишекәй, Ишбай һ.б.

Балага ике төрле исем бирү дә кулланылган.

Кешеләр сүзнең көченә дә ышанганнар.Бу исем балаларга сәламәтле, көчле булып үсәргә ярдәм итәр дип уйлаганнар. Шуна күрә күп исемнәр «таш», «тимер», «булат» кушылмалары белән ясалганнар: Булат, Ташбулат,Таштимер, Тимерхан, Тимербулат. Шулай ук балаларга алама исемнәр дә бирү хас булган, мондый исемнәр баланы бәла-казадан саклар дип уйлаганнар: Яман, Яманкыз, Ямангөл, Яманбай, Яманхуҗа. Шул ук мәгънәдә Үтәш, Уттаян, Түләт һ.б. исемнәр йөрегән.

Озак көтеп алган балаларга Куану,Сагыну, Танчык, Сөенбикә, Сөендек Теләк, Теләүле, Теләш, Теләүле, Теләүбай, Теләүөмет, Көчәп дигән исемнәр кушылган.

Бик күп исемнәр «яхшы», «иге» компоненты белән ясалган: Яхшыбай, Яхшыбикә, Игебай, Игелек.

Әгәр яңа туган баланың миңе булса, аңа Миңлебикә, Миңлебай, Йөзлекәй, Йөзлебай кебек исемнәр кушылган. Бик күп исемнәр география атамалары белән бәйле: Тугай, Урманбай, Сарман, Аралбай, Урмантай, Яланбай, Үзәнбай, Кырбатыр,Яланбикә. Елга исемнәре белән бәйле исемнәр: Иделбай, Иделбикә, Тукбирде, Туксаба, Икбай, Яик һ.б.

Борынгы төрек халыкларының тормышларында булган вакыйгалар исемнәрдә дә чагылыш тапкан. Җәйләүдән- җәйләүгә күчеп йөрү, сугышлар, яу килүләр, бәйрәмнәр – барысы да исем ясалуда катнашкан. Сугыш вакытында балаларга Яубатыр,Яубасар, Яугилде исемнәре кушылган. Шулай ук Юлдаш, Юлдашби, Юлтимер, Юлчыгол, Сәфәр, Сәфәрбикә һ.б. исемнәр бирелгән.

Туй, кунак, бәйрәмнәр хөрмәтенә «кунак», «туй», «бәйрәм» компоненты кушылган: Кунакбай, Бәйрәмгол һ.б.

Хәзерге көндә шушы исемнәр белән фамилияләр, авыл исемнәре йөри. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче бер иптәш кызымның фамилиясе – Сатлыкова, Гафури районында Яугилде дигән исемле авыл бар.

Бу төркем исемнәрне иң борынгы төрки тамырлы татар исемнәре һәм исем кушу йолалары тәшкил итә. Бу исемнәр татар исемнәренең төп фонды булып тора.

 

2. Борынгыдан калган алынма исемнәр.

Икенче төркемгә хәзерге татар исемнәренең зур өлешен тәшкил иткән гарәп һәм фарсы сүзләреннән торган исемнәр керә.

Татар халкы борын-борынгыдан башка төрки халыклар белән тыгыз бәйләнештә яшәгән : сәүдә кылган, мәгърифәтчелек эше алып барган, алар арасында сугыш мөнәсәбәтләре дә булган. Мәсәлән, җиденче-унынчы гасырларда Урта Азия халыкларына гыйлем, мәдәният теле булып гарәп теле килеп керә. Шушы йогынты белән төрки теленә яңа сүзләр агымы, шул исәптән яңа исемнәр килә. Ул исемнәрне татар теленә тәрҗемә итеп була:

Гарәп исемнәре:

Абрар – изге, яхшы;

Баттал – батыр, кыю;

Гыйлмениса – гыйлемле;

Мансур – ярдәм иткән;

Наил – максатына ирешкән;

Шамил – үз эченә алганһ.б.

Фарсы теленнән кергән исемнәр:

Мырза – түрә баласы;

Сарьян – танылган кеше;

Гөлдәр – гөл белән бизәлгән һ.б.

Ике телдән алынган ике компонентлы исемнәр:

Насыръян – гәр., фарс.- ярдәмче;

Янсылу – фарс., тат - чибәр кыз;

Галиарслан - гәр., тат – көчле, гайрәтле булу.һ.б.

Рус теленнән кергән исемнәр : Руслан, Светлана, Рита, Ирина, Денис һ.б

Көнбатыш илләр исемнәре: Альфред, Рудольф, Анжелика, Арсен, Анзор, Герцен, Роберт, Рафаил һ.б

Шулай итеп, алынма исемнәр барлыкка килгән. Әмма бу алынма исемнәр татар телендә, тел үзенчәлекләре йогынтысына бәйле, үзгәрешләргә дучар булганнар, һәм борынгы әйтелешен югалтып, татарча яңгырый башлаганнар.

Татар исемнәре лексик-семантик яктан түбәндәндәге төркемнәргә бүленә:

1 .җәнлек, кош-корт атамаларыннан алынган;

2. табыну йолаларыннан алынган;

3. баланы саклау йоласыннан;

4. яхшылык, изгелек теләү;

5. вакыт төшенчәсенә бәйле;

6. табигать куренешләренә бәйле;

7. төрле вакыйгаларга бәйле;

8. төрле төс атамаларына бәйле;

9. туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләрен белдергән;

10. җир-су атамаларына бәйле;

11. эш-хезмәт, аң-белем белән бәйле;

12. социаль титулларга бәйле исемнәр һ.

Шулай ук, алынма исемнәрнең лексик- семантик мәгънәләре татар исемнәре кебек шушы мәгънәләргә бәйле . Бу күренешне икенче өлештә тикшерәбез.

 

3.Совет чоры исемнәре.

Бу чор белән халык тормышында сыналмыш башлана. Халык гореф-гадәтләре «искелек калдыклары» дип аталып, тормышта кулланылмый башлый. Бу чорда ике сүздән торган исемнәр кыскартыла : «алла», «кол», «би», «мырза», «хан», «хак», «хуҗа» дигән компонентлар исемнәрдән төшеп кала. Заманча кыска исемнәр белән мавыгу башлана. Шушы эшнең нәтиҗәсе булып, Бирдин, Дәүләтбирде, Килдебай, Кунакхуҗа кебек исемнәрюгалган. Яңа тормышны кабул итеп, заманча исемнәр килеп чыккан:Пионер, Сталия, Тракторина, Вил (Владимир Ильич Ленин), Люция (Революция).

Совет чоры, исемнәрне заманча үзгәртеп, бер үк вакытта яңа( нейтраль) исемнәр дә барлыкка китергән. Аларның күбесе неологизмнар катламын тәшкил итәләр. Мәсәлән, Дамир, Айрат, Назгөл, Салия, Самария, Венера, Венер, Земфира, Зинфира, Земфир һ.б.( Морак, Карлы авылларында яшәгән, әле яшәүче кешеләр исемнәре каралды).

4. Интернациональ исемнәр.

Күп исемнәр төрле милләтләрдә кулланылып, интернациональ исем булып йөриләр: Света, Светлана, Юлия, Руслан, Алина, Карина, Денис һ.б.

Хәзерге заманда иң еш кушыла торган исемнәр: Илгиз, Тимур,

Света, Алина, Алия,Самир, Дамир, Искәндәр, Динар, Рәлиф,Радмир,Сабрина,Сабина, Элина һ.б. Шушы исемнәргә карап, татар исемнәренең искелеккә тартылуы, алынма исемнәрнең күбәюе тенденциясе күзәтелә дигән фикергә киләбез( Морак авылы «Родничок» балар бакчасындагы балалар исемнәре каралды).

1.3. Ислам галимнәре исемнәр турында.

Соңгы вакытта безнең мөселман кардәшләребез редакцияләргә хатлар язалар. Алар исем кушу йоласы, исемнәрнең мәгънәләре турында һәм дә башка исемнәргә кагылышлы темаларга хат язып мөрәҗәгать итәләр. Шуларга җавап рәвешендә, без мәктәп укучылары, берникадәр мәгълүмат бирәбез.

Исем- иң кыска дога.

Адәм баласының исеме көненә ничә тапкыр кабатлана? Күпме кеше ничә тапкыр мөрәҗәгать итсә, исем дә шул кадәр кабатлана. Димәк, кеше өчен иң күп әйтелә , телдән-телгә күчә торган иң кыска дога да исем дияргә мөмкин. Әйтик, бер балага «Камил» яисә «Гүзәл» дигән исем куштык икән, димәк, атмосферада бу исем ничә тапкыр яңгырый, шулкадәр аңга-акылга тәэсир итә һәм бу балага син - камилсең яисә син – гүзәлсең дип кабатлап,исенә төшереп тора. Кайбер галимнәр кеше исеменең язмышына тәэсире бар диләр. Ничек кенә булса да, яхшы мәгънәле исемнең көненә ничә тапкыр кабатлануы кешегә тәэсирсез калмас. Шуңа да балаларыбызга матур, мәгънәле, күркәм исемнәр кушыйк, шул исемнәре белән дөньяда да бәхетле булсыннар иде дигән теләк туа.

 

 

 

Исемнәрнең дә була төрлесе.

Ислам галимнәре исемнәрне 3 зур төркемгә бүләләр.Беренчесе - хәләл, икенчесе - хәрәм , өченчесе – мәкруһ исемнәр.

Хәләл исемнәр

Хәләл исемнәргә килгәндә, галимнәр аларны өч төркемчәгә бүлгәннәр:

  1. Рәсүлләр, пәйгамбәрләр, изгеләр, әүлияләр исемнәре.

Рәсүлләрнен кешегә билгеле 25 исеме бар: Адәм, Нух, Шис, Идрис, Һуд,Сәлих, Ибраһим,Лут, Исмәгыйль,Исхак, Яъкуб,Әййуб,Шогаеп, Йосыф һ.б.

  1. Мәгънәсе яхшы булган исемнәр.
  2. Мәгънәсез исемнәр.

Хәрәм исемнәр.

 

Кайбер кешеләр : «Хәрәм исемнәр дә бармыни? Исемнәр бит аракы белән

дуңгыз түгел, шулай булгач, исемнәр ничек хәрәм була алсын инде?»- диләр.Ашый һәм эчә торган ризыклар гына түгел, бәлки, сөйли торган сүзләрнең дә кайберләре хәрәм була, сез аларны үзегез дә беләсез. Мисал өчен: кешене яманлау, гайбәт сөйләү, яла ягу, шикле сүзләр сөйләү дә хәрәм булып тора. Әгәр бер кеше шәригатьтә рөхсәт ителмәгән сүзләрне сөйләсә, ул сүзләр кайбер очракта кешене гөнаһлы итүе мөмкин. Ислам динендә нинди исемнәр мөселманга хәрәм булып санала? Җавап: Аллаһы Тәгәләнең исемнәре. Алар менә шундый: Аллах, Әр-Рахмән, Әр-Рәхим.

Мәкруһ исемнәр.

Яхшы исемнәр булган шикелле, начар, мәкруһ исемнәр дә җитәрлек.Әгәр дә мөселманнарда начар исемнәр булса, ул исемнәр шәригать хөкеме белән үзгәртелә торган булалар. «Дөреслектә, пәйгамбәребез начар, мәкруһ исемнәрне яхшы, матур исемнәргә алыштыра иде». Бу шәригатьтә каралган эш булгач, безгә дә начар, мәкруһ исемнәрне яхшы исемгә алыштыру рөхсәт ителгәне аңлашыла . Дөньяда нинди генә кешеләр яшәмәгән?! Кайберләре хәтта үзләрен илаһ итеп, кешеләрне табындырып яшәгән. Аларның исемнәре тарих китапларында язылган. Мисал өчен Фиргавен, Һаман, Карун, Кәмруд исемнәре. Бу исемнәрне мөселманнарга кушу Ислам динендә хәрәм булып санала.

Безнең татарларда «Габду» сүзе белән башланып киткән исемнәр бик күп. Мәсәлән, Габдуррахман, Габдуллаһ, Габделкаюм, Габделкәбир һәм башка шуңа охшаган исемнәр. Бу исемнәр Ислам динендә мактаулы исемнәрдән санала һәм андый исемнәрне баласына кушкан әти-әниләр әҗер-саваплы да булалар.Ә менә «Габду», «Габде» сузләрен Аллаһы исемнәреннән башкага кушса, ул чагында, шәригать рөхсәт итмәгән исемнәрне кушып, гөнаһлы булла. Мәсәлән, Габдел-рәсүл, Габдул-гали, Габдур-риза. Хәтта безнең «Татар исемнәре сүзлеге» ндә «Габделҗан» дигән исемдә табылды. Бу исем җан колы- җанга гыйбадәт кылучы дигән мәгънәне аңлата. Шулай булгач, андый исемнәрне кушмаска кирәк. Кайберәүләр үзләренең мәкруһ исемнәрен күркәм исемнәргә алыштыра. Моның өчен алар әҗерле була. Ә инде андый начар, мәкруһ исемнәрне бөтенләй кушмау тагын да хәерле дип санала.

 

 

 

II бүлек. Исемнәр тел белемендә һәм әдәбиятта .

2.1 Исемнәрдә булган лексик күренешләр.

а) исемнәрнең мәгънәви яктан синонимлыгы.

Алынма исемнәрнең дә бер өлеше мәгънәви яктан төп татар исемнәрен кабатлап, синоним исемнәр ясый. Мәсәлән, татар исеме Арслан, русларда -Лев, Аслан – инглиз телендә, Хәйдәр, Канзәфәр – гарәпләрдә, Ширгали- фарсы телендә. Борынгы төрки телендә - Руслан. Бу исемнәр барысы да арслан мәгънәсендә йөриләр.

Синоним - исемнәргә мисаллар таблицасы.

Татар исемнәре

Гарәп исемнәре

 

Фарсы исемнәре

Бүләк

Һадиә, Наилә, Тәскирә

Ядкәр

Котлыбай, Ураз

Сәгадәт, Бәхет

Фәрвәз,Фәрвәҗ

Көнбикә

Шәмсениса

Мәнәвәрә, Раушания

Юлдыбай

Сәфәрбай

Илгизәр

Юлдаш

Сәфәр,Сәхиб

Илгиз

Сылу, Гүзәл

Вәсимә,Ямал,Бәдига

Бикә

Ниса

Бану, Биби

Азат

Ахрәр

Бу таблицадан алынма исемнәр лексик-семантик яктан чын татар исемнәренең мәгънәләрен кабатлап килгәнен күрәбез. Шуңа күрә исемнәрдә синоним күренеше барлыкка килә дия алабыз.

б) исемнәрдә омоним күренешләре.

Ләйсән- ул язның беренче яңгыры. Менә шул яңгыр исемен кешеләр балаларына кушалар. Матур исем.

Зөһрә- йолдыз исеме, димәк , бу исемнең мәгънәсе яхшы.

Зифа- матур буйлы, зифа буйлы.

Булат- тимернең югары сыйфатлысы. Яхшы мәгънәле исем һ.б.

в) исемнәрдә антоним күренешләре.

Акбаш-Карабаш, Яхшыбикә-Яманбикә һ.б.

2.2. Исемнәр әдәбиятта ничек чагыла.

а) Язучылар исемнәр турында.

«Сабыйга исем эзләгәндә,ул исемне җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле булырга тиешлеген истә тоту зарури». ( Гамзат Цадаса)

«Исемсез кыз»

Җирдә яши кешеләр

Исем алып, ат алып.

Исемсез кала алмый

Хәтерләрдә сакланып.(Фәнис Яруллин)

б) Исемнәр җырларда да яңгырый.

Исемең матур. Кем куйган?

Сине күреп кем туйган? «Рәйхан»

 

Бибинур, Бибинур,

Кояш сиңа сипкән нур. «Бибинур»

 

Зимфирәкәй, кемгә гөлләр өздең

Арышларда йөргән чагыңда? «Зимфирәкәй»

 

Шулай ук «Раушаниям», «Рамай», «Ләйсән», «Галия», « Гөлнара», «Зөлфия»һ.б. җырлар да бар.

в) Исемнәр табышмакларда

1.Азиядәге бер тауның исемен алам,беренче иҗеге әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге-йорт хайванының исеме. (Алтай – тау исеме)

2. Көндез – кыз, төнлә - егет.( ай һәм кояш – күк җисемнәре атамалары.)

3. Беренче иҗеге – боерык фигыль.

Икенче иҗеге – атау җөмлә.

Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме.( Алтын)

 

 

4.Төшсә суга, батмыйдыр,

Ут кабынса, янмыйдыр,

Күмсәң җиргә, чермидер,

Беләсезме, ул нидер?

 

5.Әйбергә дә ябышкан,

Дөньяга да ябышкан,

Сиңа да ябышкан,

Миңа ябышкан.

 

6. Бер җиз комган

Бар җиргә дә кунган, ябышкан.

7.Йомшак тәнгә тәңкә ябышкан.

 

 

 

 

 

III бүлек . Шәҗәрәмдәге исемнәрне тикшерү.

 

 

3.1. Нәселемдәге исемнәрнең мәгънәсен тикшерү.

Абдрахман (гар.) – абд+рахман; рәхимле, изге ниятле(дәү әти, Хәмзәнең әтисе).

Азат—ирек, хөр. Минем әтием.

Артур-(неол.,кельт теленнән) - мактаулы,гайрәтле,көчле.

Дамир (неол). – 1. «тимер» сүзендә борынгы төрки формалы «димер» сүзеннән дигән караш бар. 2. «Да здравствует мир» дигән лозунгтан

Илгиз (тат. фарс.) – ил нуры.

Илдар (тат., фарс.) – ил хуҗасы.

Илнур,(тат., гар.) - ил нуры.

Кәлимулла (гар) – сүз остасы, таныклы( Шәрифулла дәү әтинең әтисе).

Мансур (гар).- җиңүче.

Марат (неол).-совет дәверендә 1930 е. барлыкка килгән исем.

Марсель (неол).-1930 еллдарда үзләштерәлгән исем.

Мөбәрәк (гар) - бәхетле, уңышлы(Дәү әнинең дәү әнисе).

Наил(гар)-бүләк, мирас, варис(әтинең абыйсы).

Нуртдин (гар).- дин нуры.

Радик (неол).-1930 е. таралган яңа исем.

Рафаил (неол).- (ходай, алла савыктырды)

Нәркис (неол.,фарс) - гөл атамасыннан.

Ришат (гар).-туры юлдан баручы .

Руслан –(бор. төрки) - Арыслан исеменнән, руслаштырылган формасы.

Рәис (гар)- башлык, җитәкче.

Салават (гар)- мактаулы догалар,намазлар, әтиемнең дәү абыйсы.

Тимур (төрк)- 1336-1405 елларда Урта Азиядә дәүләт эшмәкәре(әтиемнең икетуган энесе).

Хәбибулла ( гар)- алланың сөеклесе(дәүәтинең әтисе).

Хәмзә (гар) - яндыргыч, көйдергеч( дәү әти).

Хәдичә (гар) – 1.вакыйга, хикәя; 2.Мөхәммәт пәйгамбәрнең хатынының исеме.

Халидә (гар)- 1. мәңгелек; 2. иптәш.

Хаҗиәхмәт (гар) – хаҗга барган + иң мактаулы( Дәү әтинең этисе).

Шарифулла (гар)- алланың данлы, дәрәҗәле кешесе( әниемнең әтисе, дәү әти).

Гүзәл (гар)—матур, чибәр( икетуган апам).

Галия (гар) - бөек (апам).

Гөлнара (фарс) - гранат чәчкәсе (2.че сеңлем).

Динә (гар) – динле.

Дания (фарс).-данлы.

Зифа (фарс) - матур буйлы(Дәү әниемнең исеме).

Зилә (неол), (фарс) -таза, саф( бертуган сеңлем).

Клара (неол) -1930 е. кергән исем( әтиемнең апасы).

Лилия-(неол.,лат) - ак төстәге чәчкә( икетуган сеңлем).

Ләйсән (гар) - «нисан»(апрель)дигән гәрәп сузеннән узгәртелгән( икетуган сеңлем).

Рәфилә (неол).- дус,иптәш(минем әнием).

Розалия (неол), - Роза исеменнән(үзем).

Рита (неол)- « Маргарита»дан кыскартылган(әтиемнең беренче апасы).

Роза ( неол)- чәчкә исеме(әтиемнең икенче апасы).

 

Нәтиҗә.

 

Безнең нәселдә исемнәрнең бар төрлесе: алынма исемнәр

( гарәп, фарсы, көнбатыш илләр исемнәре), чын татар исемнәре, неологизмнар. Исемнәрнең килеп чыгышы түбәндәге таблицада чагылган. Исемнәрдә булган үзгәрешләр, үзгәрешләрнең тенденциясе дә күзәтелә. Буыннан буынга исемнәр үзгәрә. Олы буын туганнарымның исемнәре – борынгы исемнәр, урта буын туганнарымның исемнәре заманча берникадәр үзгәргәннәр: кыскарганнар, алар беркопонентлы, күбрәк неологизмнар, алынма исемнәр, борынгыдан калган чын татар исемнәре. Миңа тиң туганнарымның исемнәре – алынма исемнәр, неологизмнар, заманча үзгәргән исемнәр.

 

 

Чын татар

исемнәре

Алынма исемнәр

гарәп

фарсы

рус

көнбатыш

илләрдән

совет исемнәре

яңа исемнәр

Руслан

Роза, Розалия

Зилә

Рафаил

Рита

Радик

Снежана

Тимур

Рәфилә

Зифа

Лилия

Дамир

Инар

Ләйсән

Дания

Клара

Пионер

Рузанна

Динә

Гөлнара

Марат

Вил

Розалия

Талха

Галия

Нәркис

Марсель

Динар

Шәрифулла

Илгиз

Артур

Рəлия

Хәмзә

Илдар

Гүзәл

Азат

Хәбибулла

Салават

Рәис

Ришат

Нуртдин

Илнур

Абдрахман

Сәгыйдә

Фәхретдин

 

Туган –тумачаларымның исемнәре, күбесенчә , матур әйтелешле, яхшы мәгънәле. Гәрчә, мәгънәсезләре дә очрады (Радик). Отчествога әйләнгән чакта да, безнеңчә, бу исемнең әйтелеше бик отышлыдан түгел( Радикович, Радиковна).Өр-яңа ясалган исемнәр күзәтелмәде.

Жәмгыятебездә, борын-борынгыдан йола булып килгән, алынма исемнәрне кушу, гомумән, исем кушу йоласы, хәзерге көндә дә актуаль. Күрүебезчә, мөселман халкында күбрәк гарәп һәм фарсы исемнәре кулланыла. Безнең мисалда алар беренчелекне алалар. Көнбатыш исемнәр төркеме өченче урында тора. Бу төркем исемнәр хәленә килгәндә, мәгънәләре, әйтелешләре матур булса да, отчествога әйләндереп әйткәндә, әйтелешләре исем һәм фамилиягә берникадәр туры килми торырга мөмкин(Марселевич, Марселевна, Артурович, Артуровна һ.б). Бу төркем исемнәрнең кулланышы мөселман исемнәре арасында бик урынлы түгел.

 

 

Йомгаклау.

 

Кеше исемнәре һәм аларның килеп чыгышы белән галимнәр элек-электән кызыксына килгән. Безнең илдә кеше исемнәрен җыю, гыйльми яктан өйрәнү эшләре 19 гасырның азагында башлана һәм үзенең башлангычында саф тел гыйлеме булып түгел, ә этнографик тикшеренүләр булып үсеп чыга. Төрки исемнәргә караган хезмәтләр арасында В. Магницкийның « Чуашларның мәҗүси исемнәре» 1905 ел, Г.Ф.Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге» дигән хезмәтләр булуы миңа мәгълүм. Мин бу теманы тирәнтен өйрәнеп, берникадәр магълүмат туплауга ирештем. Шушы тикшеренү хезмәтемнең йомгагы итеп, түбәндәге фикерләремне китерәм.

Һәр исемнең үз мәгънәсе бар. Исемнәр үз эчтәлеге белән кеше тормышының төрле ягын ачыклый: туганлык-дуслык мөнәсәбәтләрен, аң- белем, зиһен-саләмәтлек төшенчәләрен, табигать күренешләрен һ.б. Ата-ананың исемнең мәгънәсен белеп, ул исемнең көченә ышанып, үз баласын яратып исем кушуы элек-электән килгән йола.

Балаларга исем биргән чакта, ул баланың киләчәктә үз балалары булуын истә тотарга кирәк. Бала зур үскәч, аның исеме атасының исеме белән бергә җиңел итеп әйтелсә тагы да отышлы була.

Ничек кенә булса да, яхшы мәгънәле исемнең көненә ничә тапкыр кабатлануы кешегә тәэсирсез калмас. Шуңа да балаларга матур, мәгънәле, күркәм исемнәр кушу әһәмиятле, шул исемнәре белән дөньяда да бәхетле булсыннар. Сүз башында куйган гипотезабызның проблемасын, исемне балага кушканда, аны төрле яклап тикшерү кирәген раслыйбыз.

Балага матур әйтелешле, яхшы мәгънәле исем бирү зарури.

 

 

 

 

Чыганаклар.

1.Асылгәрәева Р.Ә. Зиннәтова М.З. Татар теле. – Казан: Мәгариф, 2005

2. Биккулов Х. Т. Җырлар.Уфа. Башкортостан китап нәшрияты,1984.

3. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан, 1998.

4. Кусимова Т.Х. Башкорт исемдәре. – Уфа: Башкортостан «Китап»

нәшрияты, 2000.

5.Надиров Илбарис. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Казан. Татар китап нәшрияты,1977.

6. Усманова Н. Г. Татарско-русский словарь и русско-татарский разговорник. – Уфа. ГУП «Уфимский полиграфкомбинат», 2003.

7. Фәткуллина Фатыйма // Исемегез хәләлме? «Атна» гәзите .№ 47, 2007.

8. Фәткуллина Фатыйма. Исем – иң кыска дога. «Атна» гәзите.№1, 2008.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта  №1

 

                               

 

Мәликә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

әни

Рәфилә 1966е

китапханәче

 

                          

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научно-исследовательский проект: Ялгызлык исемнәр. « Исемең матур, кем куйган?»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Логист

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Эта работа –анализ происхождения и возникновения татарских имен, об их значении, благозвучии и популярности. Это некий справочник значений татарских имен. Рекомендуется тем, кто выбирает имя ребенку или изучает тайну своего имени. Автор приложил анализ имен своего рода (шэжэрэ) и примеры благозвучия имени и отчества человека.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 752 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.01.2017 1663
    • DOCX 65.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Минибаева Вазира Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Минибаева Вазира Камиловна
    Минибаева Вазира Камиловна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6304
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 161 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе