Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Научно-практическая конференция на тему "Язмыш җиле"

Научно-практическая конференция на тему "Язмыш җиле"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Яңа Чәчкап урта мәктәбенең

3 нче сыйныф укучысы

Солтанова Алия.


Язмыш җилләре


hello_html_m263f510a.jpg


Әдәбиятта тыйнак шагыйрьләр бар. Эш аты кебек һаман иҗатта булыр андыйлар. Танылган шагыйрь Әхмәт Рәшит тә шундыйлардан. Ул әдәбиятка тәүге тапкыр “Беренче адымнар” шигырьләр китабы белән килеп керә. Бу бәхетле җыентык була. Аннан соң бер-бер артлы унөч шигырь китабы дөнья күрә. Әхмәт Рәшит бик күп еллар радиода эшли.. Телевидение, “Ватаным Татарстан”газетасында да иҗат итеп ала. Тамашачы мәхәббәтен ул халкыбызның легендар җырларна әверелгән “Беренче мәхәббәт”, һәм “Зәңгәр күлмәк” кебек шигырьләре белән дан казанды.

Ватаным Татарстан”



hello_html_19e5a5c3.jpg

Газетадагы шушы язманы укыганнан соң, минем авылдашым, күрше абыем Әхмәт ага Рәшитов турында күбрәк беләсем, аның тормыш юлы, иҗаты белән ныграк танышасым килде. Дәү әтием, дәү әнием сөйләгәннәрдән, аның шигырьләрен укыганнан соң мин үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым.

Әхмәт Рәшит 1936 елның 25 мартында Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Балачагы авыр Бөек Ватан сугышы елларына туры килү өстенә, кечкенәдән сеңелесе белән тома ятим калалар.

Бу чор кешеләренең күпчелеге кебек, әтисе Әхәт абый да сугышка китеп һәлак була.

Кай илләрдә ятып калды икән

Асыл сөякләре атамның?

Үги улы иде микәнни соң

Рәсәй дигән юньсез ватанның.

(Атам кабере кайда-кем әйтер?!)

Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. 1945 нче елның августында 9 яшьлек Әхмәт аганың әнисе дә кинәт авырып үлеп китә. Йөрәгенә кече яшьтә үк салынган җөй аны күзгә күренеп өлкәнәергә мәҗбүр итә. Ун яшьлек малайның шигырьләр яза башлавы да газиз әти-әнисен югалту тетрәнүләренә турыдан-туры бәйледер.


Ак кәфендә әниебез ята,

Тышта сызылып алсу таң ата,

Түр сәкедә үксеп сеңелем елый-

Күз яшьләре бигрәк моңайта.

Тәрәз төпләрендә гөлләр сулган,

Безнең өйгә кешеләр тулган.

Бар да уфтана да авыр сулый,

Үксезләр!”- дип сөя аркадан.

Ак кәфендә әниебез ята,

Тышта сызылып алсу таң ата.

(“Елама, сеңелем”)

Әхмәт абый бик яшьли шигырьләр яза, авылның мәдәни тормышында катнаша башлый, кулъязма журналлар чыгара, комсомол эшләрендә башлап йөри, мәктәпнең, колхозның стена газеталарын чыгара. Әхмәт абыйның шагыйрь булып китүенә ятимлек тә зур йогынты ясый. Болай да моңлы бала тагын да моңая төшә, әти-әнисе белән сөйләшердәй сүзләрен ул күңеле белән генә уртаклаша, шулай итеп шигырь туа.


Язмыш миңа мәрхәмәтсез булды,

Кара кайгыларга гел чолгап:

Юлга чыксам- бер ялгызы чыктым,

Озатмады беркем кул болгап.

...Ник син болай моңлы бала, дисез,

Нидән, дисез, күңелең яралы?

Тугыз яшьтән миндәй ятим калып,

Артык кашык булып карале!

(“Дусларга”)


Авылда Әхмәт Рәшитовның әтисенең бертуганы- Каюм абый яши. Аның үзенең дә тормышы авыр: 10 баласы гына бар. Әмма шуңа да карамастан, бу игелекле зат туганының үксез ятим калган ике баласын үзенә сыендыра, булдыра алган кадәр аларның күңелен күрергә тырыша.

hello_html_3a679ab2.png

Каюм абзый гаиләсендә. Әхмәт Рәшит арттагы рәттә сулдан дүртенче.

1951 ел.


Җидееллык мәктәпне туган авылыбызда тәмамлап, Әхмәт абый урта белемне Олы Тархан һәм Буада ала.

hello_html_2a7df895.jpg

Сыйныфташлары белән. Беренче әттә, уңнан беренче.

1954-1960 нчы елларда Әхмәт Рәшитов - Казан университеты студенты. Аны тәмамлагач, Әхмәт ага күп еллар радиода, телевидениедә, Ватаным Татарстан газетасында хезмәт куя.

Әхмәт аганың таланты, хезмәт сөюе һәм тырышлыгы- халкыбызның асыл сыйфатларыннан. Аның шагыйрьлек сәләте-әтисеннән, ә үрнәге Каюм абыйсыннан. Әтисенең шигырьләрен Әхмәт ага өлкәннәр авызыннан язып алып туплаган. Ә Каюм абыйсы һәр елны балаларны 1 сентябрь көнне мәктәпкә үзе иҗат иткән шигыре белән озата торган булган.

Кайсы гына татар авылына барып чыксаң да , сиңа унлаган талантларның исемен атарлар. Аларның кайсы гармунчы, кайсы җырчы булыр, кайсы шаян такмак яки кайгылы бәет чыгарыр, халык арасында җорлыгы, үткен теле белән аерылып торыр. Чыннан да, меңләгән татар авылларында меңләгән шагыйрьләр яши. Кайберләре киң даирәгә таныш, икенчеләре исә туган-тумачаларына, күршеләренә генә билгеле. Ә безнең нәселгә шигырь җене күптәннән, бик күптәннән кагылган икән ләбаса “-дип язды Ә. Рәшит үзенең истәлекләрендә. Әхмәт аганың бабалары арасында укыганнары да, муллалык иткәннәре дә булган. Әтисе Әхәт абый исә үзенең укырга хирыслыгы булуы белән, мәзәкчән, җор телле булуы белән авылдашларының абруен казанган.

Әхмәт аганың иҗаты күпкырлы – ул тарихи поэмалар, шигырьләр , җырлар авторы. Балалар өчен шигырьләре дә күп, 30 лап шигыре көйгә салынган. Шулар арасыннан дәү әнием яратып җырлый торган “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк”, “Язгы гөлем” җырларын белмәгән кеше юктыр.

Әхмәт ага Рәшитов шигырьләрен укыганнан соң, миндә шундый фикер туды. Әйтерсең лә ул табигать матурлыгын, язгы гөлне, ал таңны беренче тапкыр күрә, шуңа соклана, аны шигъри юлларга күчерә.


Күңелемдә игелекле хисләр-

Мин кояшка гашыйк, гөлләреңә;

Гизәм, сокланудан гаҗиз булып,

Сандугачлы, таңлы илләреңдә...

(“Күңелнең ике халәте”)


   Төрле язмышлар, төрле уйлар, төрле юллар, төрле илләр – кеше үз тормышында ниләр генә күрми дә нинди хисләр генә кичерми. Шагыйрь Әхмәт Рәшит тә үз кичерешләрен, уй-хисләрен укучыларына җиткерергә омтыла, шигри юлларга сала.


Мин яшеннән, яшен ташыннан мин

Күкрәүләргә гашыйк күңелем,

Чөнки беләм, күпне вәгъдә иткән

Бу дөньяның камил түгелен.


Мин дөньяга яшәр өчен килдем,

Пыску өчен түгел, янам дип,

Җәннәтле һәм җәһәннәмле җиргә

Мин эндәштем, газиз анам дип.


Мин дөньяны үзгәртергә телим-

Беләм, беләм җиңел түгелен.

Мин яшеннән, яшен ташыннан мин-

Күкрәүләргә сусый күңелем

(“ Мин яшеннән, яшен ташыннан мин...”)


Авылдашыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Туган авылы мәктәбенә очрашуларга Әхмәт абый бик теләп кайта. Үзебез дә бу очрашуларны зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Бу очрашуларда ул үзенең яңа шигырьләре белән таныштыра. Ә без үз чиратыбызда уңышларыбыз, укуыбыз белән уртаклашабыз.


hello_html_4925fc29.jpg

Очрашуга кайткач.


Шулай ук мәктәбебез китапханәсендә Әхмәт ага Рәшитовка стенд, аның китапларыннан күргәзмәләр оештырылган. Ә мәктәп музеенда ул бүләк иткән экспонатлар, аның шәхси документлары, әйберләре саклана.






hello_html_6e9ed6c1.jpghello_html_261cd943.jpg


hello_html_m2c2a0731.jpghello_html_4acf7e4e.jpg




Мин- Кеше

Мин – Гади адәми зат,

Туганымнан бирле юлда һаман;

Үткәнемнән барам иртәгәмә-

Барам шулай мәңгелеккә табан.


Авылдашым, күршем, шагыйрь, Г.Исхакый бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт ага Рәшитовка кичә 77 яшь тулды. Әхмәт агага иҗади уңышлар, тормыш иптәше, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Мәдинә апа белән тигез, озын, бәхетле гомер телим.








57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 19.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров335
Номер материала ДВ-357201
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх