Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научно-практическая работа "Чишмәләр җыры тынмасын"(10 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Научно-практическая работа "Чишмәләр җыры тынмасын"(10 класс)

библиотека
материалов

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_147fa4fc.gifМуниципальное бюджетное образовательное учреждение

СРЕДНЯЯ /ПОЛНАЯ/ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6”

Елабужского муниципального района




























Алабуга шәһәре

6 нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбиятының

I нче категорияле укытучысы

Шибаева Ризәлә Рафаил кызы

әдәбияттан фәнни-тикшеренү эше.








Алабуга, 2015

Эчтәлек.


  1. Су – яшәү чыганагы. 1 бит

  2. Чишмәләр- табигать бизәге.

    1. Чишмә – тормыш чыганагы. 2 бит

    2. Чишмәләр аналарга тиң. 2-3 бит

    3. Авылым чишмәләре. 3-4 бит

    4. Яшьләр тормышында чишмәләрнең роле.

Гореф-гадәтләр. 4-5 бит

    1. Чишмә образы җырларда, шигырьләрдә. 5 бит

    2. Чишмәләр – табиб. 6 бит

  1. Экология.

    1. Сулыкларның пычрануы һәм аларны саклау

проблемалары. 7 бит

3.2 Халык педагогикасы суның әһәмияте турында.

Йомгаклау. 8-9 бит

  1. Су – яшәү чыганагы.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

- Су – табигать күрке. Үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә тереклекне ул бирә...Димәк, су – яшәү чыганагы”. (“Мәгариф”, №3, 2008, 47 бит)

Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны зур елга буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар.

Су – кыйммәтле минерал. Судан да кыйммәтле нәрсә бар соң? Аны бернәрсә дә алмаштыра алмый. Су дөньяга һәрвакыт кирәк. Күз алдына китерүе дә кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле ул су! Кайбер яклардагы суларның яралуына ун миллион яшь, дияләр. Бик яшь дигәннәре дә дистә мең еллар буе шулай чылтырап ага. (“Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре”, Казан, 2005, 114 бит)




II.Чишмәләр – табигать бизәге.

2.1. Чишмә – тормыш чыганагы.

Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага... Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә...

Халкыбыз элек-электән чишмә-күлләрне чистартып, урман-кырларны күз карасыдай саклап, кадерләп торган, тау астыннан чишмәләр челтерәп аккан. Чишмә - гомерне чагылдыра, дидек, ә тормышыбыз, әйләнә-тирәбез матур булсын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Алар халык тормышының истәлек-хатирәләре һәм тарихы турында сөйлиләр. “Чишмәләр шавы хыялларны әллә кай заманнарда алып китә иде.

Имештер, менә бу чишмәләрне дә Алып бабай чыгарган. Элекке заманнарда илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай җиде улының җидесен дә сугышка озаткан. Бер улы киткән саен, тау кабыргасына бер тибә, типкән саен, бер чишмә чыгара икән.

Шул чишмәләр шавын тыңлый-тыңлый, улларын көтеп бик озак утырган бабай. Заманалар үткән, кар яуган да, кыш булган, кышны узып яз килгән. Әмма уллары кайтмаган.”(Г. Бәширов “ Җидегән чишмә”, 392-393 бит)

Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күп санлы йөгерек чишмәләр, сугару чыганагы булу белән бергә, зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр- кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы - тауда, аягы - диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Күзләреннән өзлексез аккан яшьләре илгә - аш, игелекле хезмәт буларак билгеле. Идел, Чулман (Кама) кебек мәһабәт елгалар да кайчандыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр. Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. ( М., №6, 1998).


2.2. Чишмәләр аналарга тиң.

Чишмә-суларны мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын кадерләп үстергән аналар кебек чишмәләр дә суларның һәр бөртеген исәпкә алып, саклап агызалар. Елгаларны тукландыралар, дым саклыйлар, халыкка зур хезмәт күрсәтәләр. Хатын-кыз – кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, су исә - дөньядагы тереклеккә җан өрүче. Күрәсең, инеш-чишмәләр белән хатын-кыз арасындагы үзара тартылу һич тә юкка түгел. Чишмә диюгә, без, чынлап та, иңнәренә чиләк-көянтә асып, судан кайтучы хөрмәтле газиз әниләребезне, яраткан апа һәм сеңелләребезне күз алдына китерәбәз, яшьлегебезгә кайткандай булабыз. Нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та, туган төбәгебез, үз сукмагыбыз, үз чишмәбезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый. Шуңа күрә әби-апалар чишмәләрне кадерләп саклаганнар. Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти- әнисе, кардәш-ыруларын, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен үз-үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Менә шушы эчке элемтәне сиземләгәннәр алар, күңелләргә миһербанлык һәм шәфкать салу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланганнар, су хакын ата-ана дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!

2.3. Авылым чишмәләре.

Челтер-челтер чишмә ага...Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра. Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли.

Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. (“Көч һәм рух тамырлары”, 81 бит)

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Г. Тукай

Әйе, Туган авыл, Туган җир...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта. Кайда гына йөрмә, суының тәме авызда саклана, җыры әкрен генә күңел түрендә сызыла.

Авылларыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләрнең суын эчеп үстек, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга сихәт алабыз.

Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки, сез, авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр, дип уйлыйсыздыр. Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны,инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган.( Г. Бәшировтан).

(Укытучы апам сөйләгәннәрдән)

Минем дә бар үзем өчен

шундый як – Туган ягым:

дога иңгән һәр төшеннән

чишмәләр чыга аның! (Р. Фәйзуллин “Туган ягым”)

Чишмәләр, газиз чишмәләр! Сезнең тавышыгызны ишетү миңа әллә никадәр куаныч бирә. Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?

Киң болыннар, әрәмәлек

Туган ягымда.

Башын игән бөдрә таллар

Инеш ярында. (С. Таҗиев “Туган авылыбыз Бәзәкә” шигыре).

Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган кошлар тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Минем туган авылымда да чишмәләр бар. Әйе, исемнәре дә төрле-төрле. Туган авылым Бәзәкәдә: Баллы чишмә, Татлы су, Олы чишмә.

Чишмә буе – җәй көне минем иң яраткан урыным. Тирә-ягы яшел чирәмлеккә күмелгән Баллы чишмә суын бик яратам. Бу исем аның җисеменә дә шундый туры килә, башкасын күңел кабул да итмәс иде. Аның суы шулкадәр чиста ки, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында, йылк-йылк килеп, ялтырап тора. Мин атна саен авылга кайтам, һәм һәр кайтуымда чишмә суына төшәм. Шифалы суын эчәм, моңын тыңлыйм. Моңы – бала чакта ишеткән җыр. Җырында кешеләргә җиткерәсе сөенеч авазы да ишетелә кебек”.

2.4. Гореф-гадәтләр. Яшьләр тормышында чишмәләрнең роле.

Чишмәләр – безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм тел – бердәм алар. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән. Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган һәм кавыштырган. Чишмә буенда кичке уеннар оештырылган, кичәләр үткән. Шат, моңлы җырлардан, дәртле бию көйләреннән чишмә тирәсе яңгырап торган.

Очраштырды безне язмыш

Баллы чишмә буенда.

Су эчәргә килгән идек

Җәйге Сабан туенда. (Зөфәр Гыймадиев “Баллы чишмә” шигыре).

Картлар чишмә янына үзләренең иң изге теләкләрен әйтергә килгәннәр. Чишмә суына көмеш акчалар салганнар, аның тирәсенә сөлгеләр элгәннәр. Яшь киленгә су юлы күрсәтү дә авылыбызда бик борынгыдан килгән йола булган. Әйе, килен башка авылдан төшсә дә, яки үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзе генә бармаган. Әбием сөйләгәнчә авылыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән.

2.5. Чишмә образы шигырьләрдә, җырларда.

Безнең бабаларыбыз ифрат та нечкә күңелле, шигъри җанлы булганнар, үзләре яшәгән тирәләргә әнә нинди матур исемнәр кушканнар, нинди легендалар калдырганнар, җырлар чыгарганнар. Аңлаган кешегә “Җидегән чишмә” җыры үзе генә дә бик зур рухи байлык бит ул. “Зур әдибебез Гомәр Бәшир белән мине “Җидегән чишмә” таныштырды. Г. Бәшир миңа “Җидегән чишмә” сүзләрен тәгъдим иткәч, мин бик куандым һәм бик каты кайгыга калдым. Шундый шигъри, музыкальный сүзләргә ниндирәк көй кирәк булыр икән дидем, чөнки анда челтерәп аккан таулар эченнән улакка агып чыккан көмештәй саф суы да бар, шул улакка җанкай җанашы өчен багышлап, көмеш йөзек салып калдырган саф күңелле матур авыл җегете дә бар, һәм чәй суы алып кайтырга дип иртә таңнан көмеш чулпыларын чыңгылдатып чишмәгә суга килгән, иртәнге чыктай саф, балкып килә торган таң кебек матур, илаһи чиста, илаһи нурлы авыл кызы – яшь кыз да бар. Ә менә шушы матурлыкларга карап торган, җем-җем итеп торган Җидегән йолдыз да бар. Хәзер менә шушы образларны җыеп тасвирлый торган бай, киң, саф, матур көй кирәк. Мин ул көйне бик озак эзләдем. Үземне шул чишмә янына илтеп куйдым, гомумән, мин бик күп көйләремне кырларга чыгып, болыннарда, су буйларында, таллар арасында кешеләрдән качып, табигать белән күзгә күз калып, илаһи моңнар астында тирбәлеп, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, куанып, йөрәгемне аңа ачып , барлык сагышларымны аңарга сөйләп, аның белән серләшеп, күңелем йомшап, күңелемне бушатып, зәңгәр һаваларга карап сайраган тургай кебек җырлый башлыйм. Менә шулай җырлый-җырлый, моңлана-моңлана “Җидегән чишмә” дөньяга туды”. (С.Садыйкованың Г.Бәширов белән бергә эшләүләре турында сөйләве, истәлек)

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу. (“Җырларыбыз”, Казан, 1989, 196 бит).


Чишмәләр җырын һәм көен тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр! Минемчә, болар хәзерге тормышны да бизиләр. Дөньяга шагыйрь тудырган авыл чишмәсез була алмый. Ә шагыйрьләр телебезне үстерә, яшәтә. Димәк, чишмәләр туган телебезне дә баеталар. Чишмәләргә булган мәхәббәтләрен шагыйрьләребез үзләренең әсәрләрендә белдерәләр.





2.6. Чишмәләр – табиб.

Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган гап-гади суның да искиткеч гаҗәеп тылсымлы сыйфатлары бар. Төссез сыекчада 60% тан артык химик элемент бар. Кайбер чишмәләрне халык шифалы яки изге дип атаган.

Җәүһәрия, Дилбәр сүзенә эче пошып:

-Халык дөрес әйтә, арада шифалысы да бар,-дип әйтеп куйды.-Сугыш вакытында әнкәй мәрхүмәнең күзләре авырта башлады. Кая барасың? Күз докторлары һәммәсе сугышта. Картлар әнкәйгә күзен көненә өч тапкыр шул чишмә суы белән киңәш бирделәр...

-Шул тазартты, дисәң инде, ә?

-Юып кына төшерде, юып кына!

-Алайсам менә әйт әле син, матуркаем, безнең авылда кайчан да булса бер генә сукыр кеше булганмы, ишеткәнең, күргәнең бармы?

-Әллә тагы... Очратканым юк...

Әһә! Шулаймы?! Очратканың юкмы? Юк шул алар! Өч йөз туксан йортлы Җидегәнде бер генә кешенең дә сукырайганы булмады. Элек тә булмаган! Беркайчан да! Менә нәрсәдә чишмәнең изгелеге! Казаннан килгән зур врач әйтте: чишмәгезнең суында йод бар, тагын шундый сихәтләндерә торган нәрсәләр бар. Шулар тазарткан карчыкның күзен, диде. Ишеттеңме? Шифалы дип, изге дип йөртәләр икән, халыкка файдасы тигәнгә әйтәлә”.( Г. Бәширов “Җидегән чишмә”, 407-408 бит).

Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар, ди торганнар иде. Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак. Әйтик, Карт тирәк чишмәсенең суы - гомерне озайта. Бакырчы чишмәсе - җегетләргә көч, гайрәт бирә. Фазыл чишмәсе суын эчеп үскән кызлар сылу була, диләр иде... Халык дөрес әйтә, чынлыкта да шулай. Гомер-гомергә Карт тирәк чишмәсенә якынрак урамнарда йөз яшәр картлар күбрәк булды. Югары очта исә кызлар сылурак. Фазыл чишмәсе суын эчәләр, чөнки. җырга, гармунга да бик әвәс була шул тирәнекеләр. Инде үзең уйлап кара - Сабантуйда кайсы урам җегетләре батыр кала? Бакырчы чишмәсеннән су эчеп үскән түбән оч җегетләреме?.. Шулар! (168 бит)

Тау куеныннан чишмә бәреп тора. Юкә кабыгыннан ясалган нәни генә улак куелган җирдә алар туктап кала. Монда улак юк иде,чегәннәр эше икән, дип уйлап ала Айтуган.Шул чишмә каршындагы таш өстендә торган калай кружкага су тутырып башта үзе эчә, аннары чишмә суын Айтуганга тәкъдим итә.

-Нурлы Аланда мужик здоровый должен быть. Это не вода, а чудо! Знай, мужик, чегәннәр не зря сюда едут,- дип, үтмәс пычак белән имән кискәндәй каты тавыш белән сөйли аңа чегән.- Сам пей, жена пей, дети пей, Нурлы Алан пей- все жить будут. Все как цыган смеяться, плясать и петь будут...

Салкын көе дә эчәләр суны, чәйне дә шул судан кайнаталар, ашны да. Һәм атна-ун көн дигәндә, Гөлйөзем белән Айтуган бер-бер артлы аякка басалар”.( 170 бит).


III. Экология.

    1. Сулыкларның пычрануы һәм аларны саклау проблемалары.

Ярты гасыр эчендә ике миллиардтан артык “кара алтын” биргән Татарстанның җир асты сулары үзләренең меңъеллык агымнарын үзгәртте, күп кенә сулыклар тозланды, елга-күлләрнең башы булган чишмәләр югалды. Г. Бәширов “Җидегән чишмә” романында туган якны – урманнарны, кырларны, җир-суны, кош-корт, җәнлекләрне, гомумән, бөтен тирә-якны саклау мәсъәләсен күтәрә.Ә без яшебез-картыбыз гомер-гомергә Җидегән чишмә өстендә таң алдыннан сандугач сайраганны, кичләрен болында тартай белән бытбылдык әйтешкәнне тыңлап үскән кешеләр. Әйтегез әле, аларга нинди бәя куясыз? Сандугач сайравы ничә тәңкә тора?! Сез аларны кырып ташлаганнан соң, без ул кошкайларны кайлардан табарбыз, нинди алтыннар биреп сайрата алырбыз икән?!”( 409 бит). Әсәрнең төп геройлары – яшь егет Гайнан, умартачы Минһаҗ бабай авылдагы табигатьне, матурлыкны саклау өчен көрәшәләр.

Колхозда хәлләр коточкыч: җиләк-җимеш бакчасы көтүлеккә әверелә бара, чәчәкле болын-әрәмәлекләр чәчүлек җир итеп сөрелә, нефтьчеләр, болыннарны пычратып, авыр вышкаларын куялар, техника чирәмлекләрне таптый, чишмәләрнең юлын боза.

Ә халык табигатькә карата ваемсыз, битараф. Язучы Камил, Гайнан һәм Минһаҗ бабай ярдәмендә халыкта табигатькә карата мәхәббәт хисләре уятырга тырыша, кешеләрне тирә-якка зыян салучыларга каршы көрәшкә өнди.

Элекке заманнарда елга буйлап, чишмә яннарында әрәмәлекләр сузылган булган. Анда шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары, җиләк, кузгалак, балтырган, шома көпшә, йонлы көпшә үскән. Боларның барысы да кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән.Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра бара. Хәзер байлык, мал-мөлкәт туплау йогышлы чиргә әверелә бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый. Чишмәгә суга килүчеләр машиналарындагы чүпне, һич тә чирканмыйча, сукмакка ыргытып китәләр, буялган урындыкларга аяклары белән басалар...

Чишмәләр – алар изге урын. Чишмә суын пычрату, чишмә буенда кычкырып сөйләшү, көлү, хәмер эчү, әдәпсез сүзләр әйтә – мәгънәсезлек. Чишмәләрне пычратмыйк! (”Фән һәм мәктәп”, №5, 2008, 24 бит).

Ә шулай да чишмәләр исән кала. Бәхетебезгә, су фаҗигасын иң башлап, нефтьчеләр үзләре төшенде. “Татнефть” коллективы тормыш чыганагы булган чишмәләрне чистарту һәм яңартуга кереште, “Чишмә” операциясен башлады. 500дән артык чишмә табылды һәм аларны төзекләндерү эше башланды. Чал тарих исән! Бүген дә алар безне саф сулары белән куандыра.

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!



    1. Халык педагогикасы суның әһәмияте турында.

Чишмәләр турында табышмак, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерик:

Тау астында анасы,

Чыгып кача баласы.

Таудан туса да, тауны яратмый.

Суның башы – тауда, аягы – диңгездә.

Суның кадере – чишмә корыгач.

Агым судан чиста булмассың.

Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.

Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса ни белән юарсың?(”Мәгариф, №3, 2008, 47-48 бит).

Су күрмичә интеккәнеңне онытма.

Халык байлыгы – җир белән су.

Җир тартмаса, су тарта.

Елгаларым – тормыш тоткаларым.

Чишмәләрне корытсак – диңгезләрне корытачакбыз.

Чишмәгә таяк тыкма – күзеңне сукырайтырсың. (”Фән һәм мәктәп”, №5, 2008, 24-25 бит).

Кеше – табигать баласы, аның эчендә, аңа хезмәт итеп, үзенә дә зыян салмыйча яшәргә тиеш. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне саклау, дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.


Табигатьне саклау ул – урманны, болынны, үләнне саклау гына түгел, әнкәбезне саклаган кебек, тарихыбызны да саклау дигән сүз.( Г. Бәширов )

Кеше тарафыннан пычратылмаган табигать тормышы ул – хөрлек патшалыгы. Табигать белән аралашу кешеләрне бер-берсенә якынайта һәм җәмгыятнең сафлануына ярдәм итә!” ( С. Аксаков )

Сылу табигать кешеләр җанына да мәрхәмәт, шәфкать, нәфислек иңдергән. Шунлыктандыр инде, кызлары да бер күрүдә һуштан язарлык чибәр, егетләре имән кебек күркәм, ыспай, чыдамлы, балалары – өлгергән алма кебек түгәрәк, таза булганнар.

Табигать шәрәләнеп калганнан соң, кешеләрнең җаны ярлыланган, тупасланган, узара мәхәббәтләре сүрәнләнгән, туган җиреннән суынган...”( И. Юзеев, “Фән һәм мәктәп”, №5, 2008, 25 бит).

Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау – барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларын тапсак, авылларыбыз да яшәрер, матурланыр!

Теләр идем мин дә...

Гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә.

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә. ( М. Җәлил “Чишмә җыры”).

Кешеләр! Табигатькә мәхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен көчебезне кызганмыйк! Табигатьне һәм аның байлыгын саклап калу – безнең бурыч.

Их, яшисе иде озак мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый –

Чишмәләрнең кадерен белегез! (И.Юзеев)





Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр. Казан, “Хәтер”, 2006.

  2. Р. Гатина “Челтерәгез чишмәләр”. “Мәгариф”, №6, 1998, 74 бит.

  3. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Казан, 2005.

  4. Көч һәм рух тамырлары”. Казан, “Мәгариф”, 2000, 78-82 бит

  5. И. Минһаҗева “Әдәбиятта кеше һәм табигать темасы”. “Фән һәм мәктәп”, №5, 2008, 22-25 бит.

  6. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия(5-11 сыйныфлар). Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов белән бергә эшләүләре турында сөйләве(“Җидегән чишмә” җыры турында). Кассета №6.

  7. С. Таҗиев “Туган авылыбыз Бәзәкә кайда да безнең йөрәктә”. Алабуга, 2000.

  8. Ә. Яббарова ”Су – яшәү чыганагы”. “Мәгариф”, №3 2008, 47 бит.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Родники – это символ чистоты. И долг каждого истинного гражданина своей Родины – содержать их территории в порядке, сохранить для будущих поколений. Ведь именно о родниковой воде мы чаще всего отзываемся с уважением. Мы считаем её не просто чистой, а кристальной, не просто целебной, а поистине - животворящей.

Родники издавна берегут как зеницу ока. Они приносят здоровье, возвращают молодость, одаривают богатырской силой каждого, кто хоть однажды испил их студеной воды.

Их бережно охраняют, возрождают в сегодняшних деревнях и городах звонкоголосые ручьи, обносят их зеленой изгородью. И родники щедро одаривают прохожих «живой» водой…

Автор
Дата добавления 15.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров564
Номер материала 284052
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх