Инфоурок / Классному руководителю / Научные работы / Научно-практическая работа на тему "Творчество Равиля Файзуллина"

Научно-практическая работа на тему "Творчество Равиля Файзуллина"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип аталган Халыкара

фәнни-гамәли конференция



ФИО Исламова Зимфира Нәсыйх кызы Кече Шилнә урта мәктәбе

Кәрәзле телефон: 8 963 122 16 58

Электрон почта адресы: zimfiraislamova@mail.ru

Доклад исеме: Равил Фәйзуллин иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.



























Эчтәлек

1. Кереш ............................................................................................2 бит

2.Төп өлеш:

2.1. Равил Фәйзуллин иҗатының көче...........................................3-4 битләр

2.2. Шагыйрь тудырган образларның киңлеге................................5 бит

2.3. Шигърияткә килеп кергән яңарыш...........................................6-7 битләр

2.4. Әсәрләрдәге тел-сурәтләү чаралары........................................ 8бит

3.Йомгак..............................................................................................9 бит

4. Күрсәтмә материаллар...................................................................10 бит

5. Әдәбият исемлеге...........................................................................11бит





















1.Кереш. Һәр шагыйрьнең үз язу стиле, үзенә хас теле бар. Дөнья картинасын тасвирлаганда һәр әдип төрле тел-сурәтләү чараларыннан теләгәнен сайлап куллана. Иҗат үзенчәлекләрен яхшы белгән сурәттә, таныш булмаган шигырьне укып, аның авторын күзалларга була.

Тормыш ваклыкларыннан арып, күңел кошың талып, бернинди эшкә дә тотына алмасаң, шигърият диңгезенә чумарга кирәк. Ә кем шигырь укырга бик яратып бетерми, Равил Фәйзуллинның шигырьләрен кулына алып карасын әле!.. Аның иҗат бакчасыннан һичшиксез җаны теләгән җимешне өзеп алачак, күңел сызлауларына сихәт табачак, яшәешнең күпкырлы каршылыкларын җиңәргә үзенә көч чумырачак.

Юнәлеш – бер.

Аралар гына бүтән.

Сызлану – бер.

Яралар гына бүтән.

Сабыр канатларың сынганда, менә бу юлларны дога итеп кабатлау хәлләреңне җиңеләйтер:

Көч бир Син миңа, мадәт бир!

И Аллам – Бөек хуҗам!

...Ник тыныч түгел бу күңел,

ник тыныч түгел бу җан?..

Равил Фәйзуллинның шигырьләре уйларыңны чытырманлыктан алып чыгып кына калмый, иңнәреңә канатлар беркетә, ак болытларга алып менә. Дөнья мәшәкатьләре пәрәвәзендә уралып калсаң, үз кыйблаңны табарга ярдәм итә.

Кыя – текә. Җилләр – йолка,

кузгала таш... Кая басыйм?

Колакта өн: менгәнсеңме –

“Егылам!” ... дип,

ярдәм сорап кычкырма син!..

2.1. Равил Фәйзуллин иҗатының көче нидән гыйбәрәт соң? Ә бит шигырь юллары һәрберебез кулланган гадәти сүзләрдән тора. Әмма ләкин аларда нинди илаһилык, бөеклек! Сүзләр – ирекле кошлар! Шагыйрь аларны бернинди кысаларга да бикләмәгән; алар әдип күңеленнән, саф сулы тау чишмәсе кебек, үзләре ургып чыга... алар зәңгәр күкне иңләп очу бәхетенә ия... алар мәрмәрләргә чокылып язу хокукына ия. Алар кеше күңеленең иң нечкә кылларын тирбәтү көченә ия! Могҗиза түгелмени бу?! Шагыйрь иҗатында ясалмалылык, кемгәдер яраклашу юк.

Минем телем –

меңәрләгән ишләре күк,

тыйнак тел ул.

Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас,

Яңгырыйм дип кабаланмас,

җегәр чиген белер,

йөрер җирен.

(“Минем телем”)

Менә шулай, гади генә җепләрдән шау-чәчәкле алан чигелгән келәм ничек күзләрне камаштырса, әдипнең иҗаты да үзенең төрлелеге, бай эчтәлеге, зәвыгы белән сокландыра. Шагыйрьнең тумыштан килгән таланты шунда ачыла да инде: аның шигырьләрен тормышка яңа гына тәпи басканнар белән инде яшәү чиген үтеп баручылар да бердәй яратып укый; алардан күңелләргә якты нур бөркелә, җаннарга рухи азык тула. Рәхәт тынычлык иңә.

Равил Фәйзуллинның күп кенә шигырьләре җыр булып яши. Кайберләре инде халык җыры итеп кабул ителгәннәр – авторы кем икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Халык өчен язылу, халык күңелендә яшәү – менә нидә ул иҗатның көче!

Мин сиңа йомшак таң җиле

юллаган идем, –

чәчләреңнән иркәләр дип

уйлаган идем. (“Сагыш”)

Мин сине ничек яраттым!

Мәктәп юллары белә.

Синең эзне аера идем

мең эздән, карау белән.

(“Мин сине ничек яраттым”)

Көзге соңгы чәчкәләргә

Саксыз кагылма икән.

Үзең теләп бер хушлашкач,

Кабат сагынма икән.

(“Ул көннәр”)

Көзләрдән соң язлар килми, –

алда – салкын ак кышлар.

Китәсез дәмени,

китәсез дәмени,

китәсез дәмени, аккошлар?

(“Аккошлар”)











2.2. “Шигърияттә коры фикер белән генә берәүне дә шаккатырып булмый. Шуңа күрә дә Равил Фәйзуллин фикерләүдә тапталган юлдан атламый. Аның образлары төрле ассоциациягә корылган.”1

Мич тутырып шигырьләр яна.

Күгем яна,

йолдызларым,

аем яна.

Менә шулай илһам утында янып иҗат итә шагыйрь. Үзең янмый торып, укучы йөрәгендә ялкын кабызып булмый ул. “Равил Фәйзуллин шигъриятендә, – дип яза Мостай Кәрим, – бушлык вә аска төшү юк диярлек... Ул һәрнәрсәнең чамасын тоеп яза белү бәхетенә ия. Шагыйрьнең әйтәсе килгән фикере метафора һәм чагыштырулар басымы астында югалып калмый”. Шагыйрь үз иҗатында яшәешнең мәгънәсен ачарга, кеше белән табигатьнең гармониясен күрсәтергә омтыла. Уй-хыяллары белән күкләрне иңләп йөри дә, җиргә кайтып, үзенең газиз туган җиренең гүзәллегенә баш ия.

Зәңгәр күккә гүя береккән

Челтәр-ятьмә булып ботаклар.

Яфраклары – тере төен.

Кояшлы күк тә, түгәрәк ай да, галәм тулы йолдызлар да аның романтика тулы җанына яктылык өстиләр, аңа җиңелмәс көч-куәт, көрәш рухы бирәләр, яңадан яңа образлар тудырырга булышалар.








2.3. Равил Фәйзуллин әдәбиятка алтмышынчы елларда күкрәү булып, күнегелгән тып-тыныч шигырь агышын үзгәртеп, фикерләүдәге яңа шәкел-формаларны алып керде. Аның иҗатының башыннан ук башкалардан аерып торган бер тармак барлыкка килде: ул – кыска шигырь остасы. Берьюллыклардан алып сигезьюллыкларга кадәр шигъри шәлкемнәр үзләренә шулкадәр зур дөньяви мәгънә сыйдырганнар, ул фикерне әйтергә кемгәдер куплет-куплет шигырь язарга кирәк булыр иде... Бу өлкәдә Равил Фәйзуллин төрки халыкларның чичәнлек традицияләрен дәвам итеп кенә калмый, әсәрләрен заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета. Ул тирә-якны , төрле вакыйгаларны тасвирлау белән генә чикләнми, ә лирик геройның психологик халәтен, хис һәм фикер каршылыкларын, күңел тирбәлешләрен чагылдыра.

Өстән торып карыйм:

Син бит әле бөре!...

Ә мин инде күптән яфрак!

Беркөн аста көтеп каршылармын:

Икебезгә дә мендәр – туфрак.

Монда һәркем зур тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфәне укый ала. Шагыйрьнең иҗаты ирекле шигъри формаларын киңәйтү белән бергә төзек рифмалы поэтик формаларны да эченә алган. Һәр юнәлештә әдип уңышлы иҗат итә.

Вулканнар бар диңгез төбендә.

Әллә ниләр кайный күңелдә.

Бар Җиһанга ярасы иде дә!..

Ярар, сабыр, калсын бүгенгә.


Равил Фәйзуллин да шигъри форма белән эчтәлекне камилләштереп, аны яңа рух, яңа хис, яңа фикер белән баетты, XX гасырның икенче яртысындагы татар шигъриятенә яңа егәрлек өстәде. Аның әсәрләре ил, халык, милләт, туган тел язмышын кайгырткан югары әхлакый кыйммәтләр белән сугарылган. Алар халыкны рухи ныклыкка, сафлыкка, гаделлекккә өнди,

фәлсәфи фикер йөртергә өйрәтә, матурлыкка, мәхәббәтнең илаһилыгына мәдхия җырлый.”2


























2.4. Равил Фәйзуллин үз иҗатында тел-сурәтләү чараларын бик тәмләп куллана белә. Аның шигырьләрендә лексик чаралар, троплар, стилистик фигуралар һәм фонетик чаралар да очрый.

Җиде кат җиргәчә нәфрәтем,

Җиде кат күккәчә шатлыгым. (гипербола)

Читләрдән караучыга без –

Туйдагы пар ат кебек!

Ә эчләрдә яра саркый

Чәерле нарат кебек... (чагыштыру)

Җәяүле буран.

Сукыр яңгыр.

Җилкәнле болыт.

Шадра кыр.

Чапкын чишмә.

Төсле җыр. (җанландыру)

Артта – яндырылган күперләр (фразеологизм)

Былбыллы назлы таңнар! (эпитет)

Асты – өскә, өсте – аска

Әйләнде дөнья безгә!

Колмак бата, таш йөзә... (оксиморон)

Җырла, син! Җырыңны тыңлап,

Белермен үткәнеңне.

Җырла, син! Күзләрең миңа

Әйтер ни көткәнеңне. (рефрен)

Утларда янам, утларда!.. (кабатлау)

Яндыручысы, ул – Син! (эпифора)

Рәхәттән шашам, рәхәттән!.. (кабатлау)

Шаштыручысы, ул – Син!

Кемнең бар даннар аласы, Кемнең – кала саласы! (анафора)

Кемнең – кеше көнләшерлек Маллар җыеп каласы...

3. Йомгак. Инде бик күптәннән, шигъриятнең әчкелтем бал тәмен татыгач та, үзем өчен мин Равил Фәйзуллинны ачтым. Кулыма килеп кергән аның беренче китабын гаҗәпләнеп тә, сокланып та укып чыктым. Һәм аны гел үзем белән йөртә торган булдым. Шулай да язып була икән?! Нинди киң колачлы фикерләү! Уй-кичерешләрне төгәл ярып салу! Әйе, Равил Фәйзуллинның иҗатына мин күптән гашыйк инде.

Кешене гомер буена

Хыялдан хыялга җыр әйдәр,

җыр назлар... Кирәксә, җыр яклар!

Кем телне, кем җырны күтәргән –

Халыкның йөрәген шул саклар!

(“Туган якта”)



















Күрсәтмә материаллар.


hello_html_m434a5719.jpg






Әдәбият исемлеге

  1. Фәйзуллин Р. Чәчәкләр үстердем. Казан, 1979

  2. Фәйзуллин Р. Кошлар юлы. Казан, 1981

  3. Фәйзуллин Р. Җил – Вакыт ул... Казан, 1996

  4. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. IV том. Казан, 1998

  5. Даутов Р. Балачак әдипләре. Казан, 2002

  6. Коллектив. Һәр елдан – берничә юл... // Казан утлары. – 2003. - №8. – 63- 78 б.

  7. Мостафин Р. Күкрәүләргә тиң гомер // Татарстан. – 2003. – №8. – 58-61б.

  8. Бәдигый Х. Шигъриятнең рушан көзгесе // Мирас. – 2000. – №6. – 27-29б.

  9. Шәрифуллин Ф. Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин // Мәгариф. – 2003. – №9. – 18б.

  10. Фәйзуллин Р. Һәр табуда күпме югалтулар... // Мәйдан. – 2013. – №8. – 79-84б.

  11. Фәйзуллин Р. Р.Фәйзуллинның тормыш линиясе // Татарстан. – 2013. – №8. – 57-59б.

1 Рафаэль Мостафин, Күкрәүләргә тиң гомер // Татарстан журналы. – август, 2003, 58 бит

2 Хәнәфи Бәдигый, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, Шигъриятнең раушан көзгесе //Мирас журналы, июнь, 2006

12


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-362749
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>