Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / 1960-1985 нче еллар шигъриятенең үсеш үзенчәлекләре.

1960-1985 нче еллар шигъриятенең үсеш үзенчәлекләре.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

1960-1985 нче еллар шигъриятенең үсеш үзенчәлекләре.



- өлкән буын шагыйрьләр С.Хәким, Х.Туфан, С.Баттал, Ә.Давыдов, Н.Арсланов, Ш.Маннур, Ә.Ерикәй һ.б. иҗатында заман, кеше һәм дөнья язмышы, сугыш һәм тынычлык турында фәлсәфи уйланулар киң урын ала, 50 нче елларда шигърияткә килгән әдипләр сугыш чоры буынының уй-хисләрен үзәккә алып иҗат итә: Г.Афзал, Ш.Галиев, И.Юзеев, Х.Камалов, Ә.Баянов һ.б. 60 нчы елларда талантлы яшь шагыйрьләр килә: Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Г.Рәхим, Р.Харис, Р.Мингалим һ.б. 70 нче елларда поэзиягә аяк атлаучылар; Рәшит Әхмәтҗанов, Ф.Яруллин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, К.Сибгатуллин, Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, З.Мансуров; 80 нче елларда шигърият ишеген кагучылар: Р.Зәйдулла, Х.Әюпов, Л.Зөлкарнәй, Г.Морат, Н.Акмал һ.б.

- шигъриятнең үзенчәлекле бер катламын шагыйрәләр иҗаты тәшкил итә; С.Сөләйманова, Г.Зәйнашева, К.Булатова, М.Фәйзуллина, Р.Вәлиева, Н.Сафина, Ф.Зыятдинова, Р.Рәхимова, Э.Шәрифуллина һ.б.ның шигырь-поэмаларында интим хисләр дөньясы, акыл һәм хис көрәше күп төрле төсмерләрдә, бизәкләрдә чагылыш таба;

- гади кешенең рухи дөньясын тормыштагы үзгәрешләргә, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләргә, гаиләгә һ.б. бәйле ачу; аның шатлык-борчуларын, теләк-омтылышларын үзәккә кую (Н.Арсланов “Ир гайрәте”; Р.Харис “Кеше”; М.Әгъләмов “Еракка китеп кара” һ.б.);

- интим хисләрне (Ә.Рәшит “Беренче мәхәббәт”; Р.Фәйзуллин “синең өчен яшим”), туган илгә, туган җиргә, халыкка тирән хөрмәтне чагылдырган (Г.Афзал “Туган җиреңнән китмә”; Ә.Рәшит “Авылны сагынганда”; К.Сибгатуллин “Эзләмәгез әллә кайлардан”), туган телебез турында тирәнтен борчылган (Ш.Галиев “Туган тел”; Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә”), ата-ананы ярату хисләрен алга куйган (Р.Фәйзуллин “Менә без дә үсеп җиттек, әни”, “Минем әти”; К.Сибгатуллин “Әни”; Р.Вәлиев “Әнкәйгә хат”; Р.Миңнуллин “Су буеннан әнкәй кайтып килә”) шигырь цикллары языла; болардан тыш тагын мондый тематик төрлелек күзәтелә: а) бөек шәхесләрнең әдәби образларын тасвирлау (Х.Туфан “Могикан”, С.Хәким “Кырыгынчы бүлмә”; Р.Харис “Мулланур”; Р.Фәйзуллин “Сәйдәш”; М.Әгъләмов “Тукайдан хатлар”, “Акмулла арбасы”); ә) Бөек Ватан сугышын гәүдәләндерү (Г.Хуҗиев “Безнең Муса”; Н.Дәүли “Берлинда окоп”; С.Хәким “Дуга”; “Әле һаман куркып уянамын”); б) табигатьне саклау (Ә.Баянов “Сәяхәтнамә”);

- табигый хис-тойгылар чагылыш тапкан лирик шигырьләр, көйгә салынып, киң яңгыраш алган җырлар булып китә (С.Хәким “Башка берни дә кирәкми”; Ш.Галиев “Раушаниям, бәгърем”; И.Юзеев “Яшь наратлар”, “Мәтрүшкәләр”; Г.Зәйнашева “Китмә, сандугач”; Р.Фәйзуллин “Аккошлар”; Р.Вәлиев “Зинһар өчен кермә төшләремә” һ.б.);

- шагыйрьләр, татар халкы, ил тормышында, дөньяда барган вакыйгаларга актив гражданлык позициясендә торып, публицистик үткенлек мөнәсәбәтләрен белдерәләр (Р.Харис “Дөньям кызыксындыра”, “72 ел икмәге”; Н.Арсланов “Давыл”; Х.Әюпов “Авыл җаны”; М.Әгъләмов “Бары шул”, “Мин әйттем”; К.Сибгатуллин “Тарала картлар җомгадан”, “Без сугышта һаман” һ.б.);

- сатирик эчтәлекле шигърият яңа баскычка күтәрелә; Ә.Исхак мәсәл жанрын заманга бәйле үстереп җибәрә (“Аю яңа урында”, “Бюрократ һәм хат”), Г.Афзал турыдан-туры фаш итүе һәм читләтеп көлүе аша уңышлы сатирик типлар тудыра (“Мыек борам”, “Тотып җибәр, апаем”), Ш.Галиевнең тормыштагы, кешеләр характерындагы кимчелекләргә каршы юнәлтелгән кинаяле юморы киң яңгыраш ала (“Шәвәли маҗаралары”, “Юаттылар”, “Яр эзләдем, яр таптым”, “Камырша”);

- лиро-эпик жанр, үсеш-үзгәреш кичереш, әдипләргә эпик вакыйгаларны масштаблы итеп, кичерешләр байлыгы аша сурәтләргә мөмкинлек бирә; поэмаларның лирик герое – һәрнәрсә өчен җаваплылык тоеп яшәүче, үз позициясен актив яклаучы, дөреслек, хакыйкать өчен җан атучы шәхес (И.Юзеев “Мәхәббәт китабы”; Р.Харис “Рәссам”, “Ант суы”; Зөлфәт “Йөрәкләрдә үлмәс дастан”, “Кара күбәләк”; Р.Фәйзуллин “Гадиләргә гимн”, “Сәйдәш”; М.Әгъләмов “Онытма, Европа”);

- бер төркем шагыйрьләр классик шигырьгә йөз тотып иҗат итсә (Р.Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Ф.Яруллин, М.Әгъләмов, Р.Миңнуллин, Ф.Сафин һ.б.), икенчеләр, Һ.Такташ, Х.Туфаннардан килгән форма эзләнүләрен дәвам итеп, ирекле шигырьне үстерә (Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим һ.б.);

- балалар шигъриятендә матур табышларга ирешелә; Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим һәм башкаларның шигырьләрендә нәниләр дөньясын аңларга омтылу, бала характерын ачу, яшь лирик геройның ихласлыгы, хыялга бай дөньясы, үзенчәлекле сөйләме чагылыш таба (Ш.Галиев “Камырша”, “Физзарядка ясый куян”, “Пәрәмәч”; Р.Миңнуллин “Әти төсе”, “Үч итеп”, “Икесе дә мин үзем”; Р.Фәйзуллин “Минем әти”; Р.Мингалим “Күңелсез малай”, “Кыюлык”; Җ.Дәрзаман “Сер”, “Авыр “бишле”ләр” һ.б. Ш.Галиев һәм Р.Миңнуллин Халыкара бүләккә - Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була.


















Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров208
Номер материала ДВ-045648
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх