Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә
1.Хәерле
көн димен барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Ә батырлык сезгә - егетләргә!
2.Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле
укытучылар! Сезне чын күңелебездән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне
белән котлыйбыз. Кадерле малайлар, укучы егетләр! Һәрвакыт шат күңелле,
сәламәт, “4”, “5” ле билгеләренә генә укыгыз, туган илебезнең ышанычлы уллары
булыгыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын. Хөрмәтле укытучыларыбыз
Алмаз Раситович, Гомәр Мәгъдәнурович, Басыйр Фәйзелхакович, Шамил Шәрипҗанович,
һәрвакыт мәктәпнең җылылыгы, төзеклеге өчен җавап бирүче Зөфәр абый безне
автобуста вакытында укырга йөртүче Илгиз абый! Сезгә бу бәйрәмдә бары тик
шатлыклы елмаюлар, куанычлар гына насыйп булсын. Көч, акыл, кешелеклелек сыйфатлары сездә ярашып торсыннар.
Гаиләгез, якын кешеләрегез өчен терәк булыгыз. Кыенлыклар алдында туктап
калмагыз, һәрвакыт батыр һәм җитез булыгыз! Сезгә иминлек, муллык, бәхет теләп калабыз.
1.Тиздән - 23 февраль - Ватанны
саклаучылар көне якынлаша. Гади генә әйтсәк –
бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар
бәйрәме, батырлар һәм кыюлар
көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын
өчен Ватаныбызны саклаган.
2.Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Сез яшисез эшегез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
Сез безнең күңелгә мәңгелек
ышаныч!
Сез көчле ,сез
батыр,сез—безнең куаныч.
Сез—алтын багана, гаиләдә сез
–терәк,
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк! !
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар, гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
1.Ә хәзер бәйрәм концертыбызны башлыйбыз.
1. 2,3 нче класс кызлары башкаруында җыр “Үз
җырыбыз ”
2. 4 нче класс кызлары башкаруында татар халык
биюе.
3. 5 класс кызлары сезгә җыр бүләк итәләр. “Бәхет
өчен”.
4. 4 класс укучысы Валиева Гүзәл башкаруында
шигырь тыңлагыз. “Бабамның медальләре”
5. 2, 3 класс укучылары башкаруында “Матрешка”
биюе карагыз.
6. 4 нче класс укучысы Мухаметова Лилия
башкаруында нәфис сүз. “Кирәкми безгә сугыш”.
7. Киңәйтегез түгәрәкне,
Мәйдан булсын киңрәк,
Мәйдан булсын киңрәк,
Биергә күңеллерәк!
8. 6 нчы класс кызлары сезнең игътибарга “Катюша”
биюе башкаралар. Рәхим итегез!
9. 4 нче класс укучысы Габдуллина Динә
башкаруында җыр “Мой дед уходил на войну”
10. 7 нче класс кызлары башкаруында “Ковбой”
биюе карагыз.
11. 8 нче класс укучылары башкаруында җыр “
13. 11 класс укучылары башкаруында .......
13.Солдат
формасы бик матур,
Килешә егетләргә.
Ходаем түземлек бирсен,
Тырышып хезмәт итәргә.
Солдат әниләре көтә,
Балаларын минутлап.
Солдатлар уяу булганда,
Без яшәрбез тынычлап.
Еллар тыныч булсын,
дуслар,
Солдатлар исән кайтсын.
Алдагы көннәребездә дә
Тормышлар чәчәк атсын!
14.11 нче класс укучысы Сабирова Илүзә башкарачак “ “
җыры сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Әтиләр башлаган юлны
Безгә дәвам итәргә.
Бар җиһанга үрнәк булып
Кирәк безгә үсәргә.
Ялкаулыкны бетерик, төбе - тамыры
белән
Үссен сәләт, артсын уңганлык.
Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә
Оешканлык, дуслык , туганлык!
Ирләр булыйк — мәхәббәттә жиңелгәндә, чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә.
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә.
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә…
Ирләр булыйк — ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!!!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!!!
Кадерле дуслар! Безнең әзерләнгән бәйрәм
концертыбыз ахырына якынлашты. Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз,
иң изге, матур теләкләрне җиткерәбез. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.