Инфоурок Другое Рабочие программы7нче класс өчен эш программасы (рус төркеме)

7нче класс өчен эш программасы (рус төркеме)

Скачать материал

7нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга әдәбияттан эш программасы

Аңлатма язуы    

Эш программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

1.    “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (2013);

2.    “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча   Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2013 ел, 25 нче октябрь).

3.    Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013);

4.     “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014);

5.    Азнакай шәһәре 4 нче лицее” гомуми белем муниципаль учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

1.    Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

2.    Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

3.    Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

 

Төп бурычлар:

1.      Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

2.      Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

3.      Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

4.      Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

 

 

Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

7 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы ту­рында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кы­зыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, уку­чыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

 

 Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

2 минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итеп телдән яки язмача сөйләп бирә алу;

Төрле жанрлардагы текстларны тыңлап аңлау һәм эчтәлеге буенча биремнәр башкара алу.

Диалогик сөйләм

Җәенкеләндерелгән репликаларны кулланып, аралашу ситуациясе буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 8 дән ким булмаска тиеш);

Сөйләм гыйбарәләрен урынлы кулланып, диалог төзеп сөйли алу.

Монологик сөйләм

Лексик тема буенча хикәя төзеп сөйли алу ( җөмләләр саны 10 нан ким булмаска тиеш);

Тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү элементларын кертеп, укылган (тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли алу;

Шигырьләрне яттан сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

Укылган текстның эчтәлегенә, анда күтәрелгән мәсьәләләргә, төп геройларына карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

 Язу

Лексик тема буенча бәйләнешле текст яза алу;Җөмлә калыпларын, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп яза белү.

 

7 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны(программада -68 сәг.)

Тематик планда

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш (21 сәг.)

Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

 

9

        Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы,    нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Без бергә ял итәбез (20 сәг.)

Буш вакыт: файдалы,  файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру

7

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр (17 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.

10

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

Без Татарстанда яшибез (10 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны.  Татар композиторы, Сара Садыйкова.

9

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.

 

Татар теле фәненең базис укыту планында урыны.

7 нче сыйныфта әдәби укуны укытуга базис уку планында атнага 2 сәгать, ел буена 70  сәгать , Азнакай  шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “4 нче лицее” ның укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать, ел буена 35 сәгать бирелде.Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына үзгәрешләр  кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

  1. Программа. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н.Сафиуллина).
  2. Татар әдәбияты. Методик әсбап. Авторлары: В.В.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина. (Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014).

3.      1.Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле. 7 сыйныф ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен ).Казан,” Татармультфильм”, 2014

4.        2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 7 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: ” Татармультфильм”, 2014 .

  1. Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru
  2. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. Авторы: Д.Ф.Заһидуллина. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

·         Первая помощь   -   shkola.edu.ru      

·         Школьный портал   -   portalschool.ru

·         Министерство образования и науки РФ   -   mon.gov.ru 

·         http:www.tatar.org.ru

·         http:www.1september.ru

·         http//pedsovet.org.ru

·         belem.ru

 

Сәг.

Теоретик материал

Б.с.ү.

К.т.у.

ятлау

1 нче чирек

9

5

2

1

1

2 нче чирек

7

6

1

-

-

3 нче чирек

10

8

2

-

1

4 нче чирек

9

5

2

1

1

еллык

35

24

7

2

3

 

7нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга әдәбият укыту  өчен тематик план

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева

 

Дәрес темасы

Сәгать

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

 

план

факт

 

1 нче чирек - 9 сәгать

 

Белем һәм тормыш -9 сәг.

 

1.

Бсү №1 Хуш килдең, беренче сентябрь!

1

Укытучы сүзе,әңгәмә; сүзлек эше, уку,тәрҗемә итү ,? җавап бирү

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү, бер-береңә комплиментлар әйтә белү.

 

3.09

 

2.

Бсү № 2

“Җәйге  ялым

1

Әңгәмә, сорауларга җаваплар, сораулар төзү.

Җәйге каникулда кайда булуыңны, ничек ял итүеңне сөйли белү.Темага карата хикәя төзи  белү

10.09

 

3

Минем сыйныфташларым

1

Укытучы сүзе,әңгәмә; сүзлек эше, уку,тәрҗемә итү ,? җавап бирү, дилогик һәм монологик сөйләм

Үзеңнең сыйныфташларың турында сөйли, аларга характеристика бирә белү.Классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алуы, өй эшләрен ничек бергәэшләве, китапны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү.

17.09

 

4

Казанда ирләр гимназиясеннән чыккан атаклы шәхесләр

1

Текст белән танышу; сүзлек эше, җөмлә төзү, диалог төзү, тыңлап аңлау

Казанда ирләр гимназиясеннән чыккан атаклы шәхесләр, алар турында сөйли белү

24.09

 

5

Бсү №3 "Атаклы шәхесләр"

1

Укучылырның төркемнәрдә  эшләп килгән эшләрен тикшерү, чыгышларын тыңлау, презентацияләр карау

Ирләр гимназиясеннән чыккан атаклы шәхесләр турында сөйли белү

1.10

 

6

З.Туфайлова "Самат"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

Китапны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү.

8.10

 

7

К.т.у.№1Минем яраткан китабым

1

Өй эшен тикшерү, әнгәмә,укучыларны тыңлау,

сорауларга җаваплар

Үзеңнең иң яраткан китабың, андагы вакыйгаларны сөйли белү

15.10

 

8

“Көндәлек-документ, көндәлек-көзге

 

1

Укытучы сүзе, өй эшен тикшерү;текст өстендә эш,сүзлек эше, рәсем буенча эш,шигырьне уку ,тест эшләү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Уку-язу әсбапларының нинди булуын, кемнеке икәнен әйтә белү.Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү

22.10

 

9

Ш.Маннур “Киңәш” шигыре

 

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

Яхшы уку кагыйдәләре

турында сөйли белү

Шигырьне сәнгатьле яттан сөйли белү

29.10

 

 

2 нче чирек - 7 сәгать

 

Без бергә ял итәбез -7 сәг.

10

Без бергә ял итәбез

1

Әңгәмә, диалогны  рольләп уку,сәнгатьле уку, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү,?җавап,  тәрҗемә

Сыйныфташларың белән бергәләп ял итү, буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү турында сөйләшү

12.11

 

11

“Буш вакыт”

 хат өзеге. “Аларның эшләре юкмы?”

 

1

Укытучы сүзе, текстны укып күрсәтү; чылбырлап уку, сүзлек эше, ?җавап, план буенча эш ,тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү.Концертка, театрга бару турында сөйләшү.Караган тамашага бәя бирү.Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмәгать урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү

19.11

 

12

Китапханәдә

1

Әңгәмә, диалогны  рольләп уку,сәнгатьле уку, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү,?җавап,  тәрҗемә

Китапханәдә үзеңә кирәкле китапны сорап ала белү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен китапханәдә тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү

26.11

 

13

Б.с.ү.№3Минем буш вакытым булса...

1

Әңгәмә, сәнгатьле уку, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү,?җавап,  тәрҗемә. хикәя язу

Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү. Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.

Яраткан шөгылең турында сөйли һәм хикәяләп язып бирә белү.

3.12

 

14

Тәмәкенең

зарары

1

Әңгәмә, диалогны  рольләп уку,сәнгатьле уку, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү,?җавап,  тәрҗемә

 

"Нәрсә ул егетлек?" проблемасы буенча сөйләшү. Тәмәкенең зарары турында сөйли белү

10.12

 

15

Ш.Галиев"Ялгыш адым"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

"Нәрсә ул егетлек?" проблемасы буенча сөйләшүне дәвам итү.Ялгыш адым нинди нәтиҗәгә китерә? соравына җавап эзләү

17.12

 

16

Р.Миңнуллин"Подъезддагы язулар"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

"Безнең йортның подъезды" темасына сөйләшү оештыру, хикәяләп сөйләп бирә белү

24.12

 

 

3 нче чирек - 10 сәгать

 

Өлкәннәр һәм кечкенәләр -10 сәг.

17

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте

1

Илдарның "Сабантуй" газетасына язган хатын уку, тәрҗемә итү,әңгәмә оештыру, ? җавап бирү, диалог төзү

Өлкәннәрне һүм үзеңнән кечкенәләрне хөрмәт итү турында сөйләшү, Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү.  нәтиҗә ясый белү

14.01

 

18

Тәрбиялелек сыйфатлары

1

Ничек кирәк? текстын тикшерү, тәрҗемә итү, диалоглар төзү, сорауларга җаваплар

Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйләшү,әйтәсе фикереңне башкаларга төгәл итеп җиткерә белү

21.01

 

19

Б.с.ү.№4 Ярдәмләшеп яшәү күңелле

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Дусларың белән бергә эшләү,  ял итүне планлаштыра белү

28.01

 

20

Р.Мингалим."Иң зур кеше"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

Өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

4.02

 

21

Ни өчен ата-ана - иң зур кеше?

1

Әңгәмә, диалогны  рольләп уку,сәнгатьле уку, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү,?җавап,  тәрҗемә

Ни өчен ата-ана - иң зур кеше? темасына сөйләшү/ Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

11.02

 

22

Тәрбияле булу заманчамы?

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Тәрбияле аралашу әдәбе турында сөйләшү,әңгәмәдәшеңнең фикерен бүлдермичә тыңлый белү

18.02

 

23

Ш.Галиев"Тагын бер рәхмәт"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

Мактанчыклык һәм тыйнаклык турында сөйләшү,куелган проблемага фикереңне белдерә белү

25.02

 

24

Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Тәрбияле аралашу әдәбе турында сөйләшү/ Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү. Oңгәмәдәшеңнең фикерен бүлдермичә тыңлый белү

4.03

 

25

Б.с.ү.№5 Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер

1

Сорауларга җавап бирү,диалоглар төзү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Куелган проблемага карата фикерләрне телдән белдерә белү

11.03

 

26

Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен бүлдермичә тыңлый белү, куелган проблемага карата фикерләрне язмача  белдерә белү

18.03

 

 

4 нче чирек - 9 сәгать

 

 

Без Татарстанда яшибез -9 сәг.

 

27

Без Татарстанда яшибез

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Татарстанның табигате байлыгы, матурлыгы турында сөйли белү.Татарстанда нинди милләтләр яшәвен һәм ничек яшәвен әйтә белү . Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.

 

31.03

 

28

И.Юзеев"Татарстаным"

1

Биографик белешмә бирү, әнгәмә; инд. бирем *,сүзлек эше, шигырьне уку, биремнәр эшләү

 

Татарстанның табигате байлыгы, матурлыгы турында сөйли белү. Шигырьне сәнгатьле яттан сөйли белү

7.04

 

29

Татарстан-минем республикам

1

Сорауларга җавап бирү, тест  чишү, тыңлап аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү

 

14.04

 

30

Б.с.ү№6 Татарстанның хайваннар дөньясы

1

Укучылырның төркемнәрдә  эшләп килгән эшләрен тикшерү, чыгышларын тыңлау, презентацияләр карау

 

Үзең эшләгән проект эшеңне сөйли, яклый белү

21.04

 

31

Туган ягым турында сөйлим сезгә...

1

Укучыларның  эшләп килгән эшләрен тикшерү, чыгышла-рын тыңлау, презентацияләр карау

Туган ягыбыз Азнакай, аның табигый байлыклары, кешеләре турында сөйли белү

28.04

 

32

К.т.у№2Азнакаем, Азнакай..

1

Өй эшен тикшерү, әңгәмә, укучыларны тыңлау, сорауларга җаваплар

Азнакайга багышлап язылган әсәрләрне сәнгатьле итеп укый, сөйли белү, үзеңнең фикереңне белдерә белү

5.05

 

33

Б.с.ү.№7 Туган ягы кирәк кешегә

1

Өй эшен тикшерү, әңгәмә, укучыларны тыңлау, сорауларга җаваплар

Туган ягыбыз Азнакай, аның табигый байлыклары, кешеләре турында хикәяләп язып бирә белү

12.05

 

34

Туган ягым йолдызлары

1

Укучылырның төркемнәрдә  эшләп килгән эшләрен тикшерү, чыгышларын тыңлау, презентацияләр карау

Азнакайдан чыккан атаклы шәхесләр турында проект эшләрен яклау, сөйләп бирә белү

19.05

 

35

Җәйгә биремнәр. Йомгаклау.

1

Җәйгә биремнәр бирү, йомгаклау.

Җәйгә биремнәр бирү, йомгаклау.

26.05

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "7нче класс өчен эш программасы (рус төркеме)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 878 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2015 958
    • DOCX 35.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салахова Гульназ Ризатдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Салахова Гульназ Ризатдиновна
    Салахова Гульназ Ризатдиновна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8705
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Педагогические аспекты работы с баснями Эзопа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе