Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / 8-11 нче класслар өчен Яңа ел кичәсе

8-11 нче класслар өчен Яңа ел кичәсе

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе





ЗӘҢГӘР

УТ ЯКТЫСЫНДА

9-11 нче класслар өчен Яңа ел тамашасы














Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гайнетдинова Фәридә Мөнир кызы






Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый (Иркә «Беренче кар» җыры )

1а.б. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

2а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

1а.б. Хәерле кич, хөрмәтле өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, һәм бәйрәмебез кунаклары. Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2015 нче Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2015 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.

Кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар. сезне Яңа ел б.н котлап 11 нче сыйныф укучылары җыр башкара.

1а.б. Тәңкә-тәңкә карлар яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын.

2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Робертовнага бирәбез. (Завуч.)

1а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килә.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б. Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар Янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1а.б. Чыршыларда җем-җем килә утлар,

Бөтен дөнья нурда, тамаша.

Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

Шатлык калып күзләр камаша.

Ә хәзер 8 сыйныфлар сезгә үзләренең музыкаль сәламнәрен бүләк итәләр.

1.а.б.Әйдәгез Әле берәләп уен уйнап алыйк. Бу уенны уйнар өчен безгә биш егет кирәк.

Егетләр, менә сезгә бишегезгә биш тәлинкә, бишегезгә биш киндер, кайсыгыз иң уңган, булган икән, кемгә бәхет елмаер икән, бер киндеребез пешмәгән.Маңгай белән ватырга.Киттек.(Музыка)

2а.б. Молодцы!Булдырдыгыз!Яңа ел яңа ел дибез, ә беләсезме, Яңа ел сүзен ишетүгә минем нәрсәләр күз алдыма килә?

1а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер инде мөгаен. Мин үзем дә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, әти-әниемнең миңа бүләкләре, дусларның СМСлары...

2а.б. Я, я онытылып киттең түгелме? Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттың да бугай ахры. Бүген яңа елда без әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе елда шулкадәр яхшырак булачак дияләрме әле?

1а.б. Әйе шулай диләр. Ә син үзең моңа ышанасыңмы? Яңа ел киче могҗизаларга бай була диләр бит. Менә 31 декабрь көнне нинди хыялың тормышка ашуын теләр идең?

2а.б. Сиңа барын да әйтеп бетерсәң хыялың 31 декабрьгә кадәр дә тормышка ашып куюы бар. Син тылсымчы түгелсеңдер бит?

1.а.б.Юк, ә хәзер 11 сыйныф укучылары “Теләкләрнең чынга ашуы” дигән скетч күрсәтәләр.Карап үтик әле.

  1. А. Б. Көн артыннан көннәр үтә,
    Гүя еллар йомгак сүтә.
    Иске елның матур киче
    Саубуллашу кичен көтә.

Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Кадерле кунаклар,сезнең әчен 8 сыйныфлар башкаруында « Супер коктейль» биюе.

2 а б Иптәшләр, менә мин сезгә карап торам да, күзләрем камаша башлый... барыгыз да шундый матур, купшы киенгәнсез, һәрберегезнең үз стиле дисәң дә була=) Әйдәгез әле маскарадка рәхим итик.

Каршы алыгыз, сезднең алда 9-10 сыйныф укучылары “Әби һәм оныклар”дигән скетч күрсәтәләр.

1.а.б. Ә хәзер уен уйнап алыйк.Бу уенны уйнау өчен 3 кыз һәм 3 егет кирәк.

Уен “Кыш бабайны киендер”

Сезнең берегез Кыш бабай, ә берегез Кар кызы була. Кар кызы сезгә шундый сынау, сез үз Кыш бабаегызны, залдан теләсә ничек матур итеп киендереп, бизәп, тамашачыларга тәкъдим итәргә тиешсез, кем ничек булдыра ала. Киттек(музыка Фиеста).

1 а б Яна ел белән сезне,

Яна ел котлы булсын!

2.а.б. Бәхет елы булсын,

Кырларда иген уңсын,

Амбарлар тулып торсын!

Бәйрәмебезне тагын да күңеллерәк итү өчен әйдәгез, бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк. (МУЗЫКА)

Кыш бабай:

Яңа елның ишеген ачып керәм

Йөрәктәге илгә булган

Олы мәхәббәт белән

Исәнмесез, минем күз нурларым

Сезне сагынып килдем мин менә

Сезнең кебек гүзәл балаларны

Күргән саен күңел сөенә

Көн буена, бөтен ел буена

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Тынычлыгын бүләк итәсем.

Кар кызы:

Исәнмесез, кадерле дуслар!

Яңа ел бәйрәменә,

Әйлән- бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик сагынып килдек сезгә.

К. б. Яңа ел белән, дуслар!

Яңа шатлыклар белән!

К.к. Яңа ел котлы булсын!

Дөньялар тыныч булсын!

К.б. Һәр бала булсын тырыш!

К.к. Күңелле үтсен тормыш!

А. Б. Әйдәгез, әйдәгез, кунакларыбыз! Рәхим итегез!

Нинди яңалыклар бар,

Юлда ниләр күрдегез?

Ниләр алып килдегез?

Тизрәк сөйләп бирегез.

К.б. Капчыгым зур булмаса да

Күп нәрсә алып килдем

Карлы таулар, шугалаклар,

Чыршылар, уенчыклар, чикләвекләр, алмалар, конфетлар алып килдем.

К. к. Тәңкә- тәңкә карлар яусын.

Бар дөнья тулсын

Безнең көннәр карлар кебек

Ак һәм пакъ булсын.

Алып килдек без чыршының

Иң яшен, яшелен

Чыршы кебек зифа булсын

Минем яшьлегем.

А. Б. Рәхмәт сезгә Кыш бабай белән Кар кызы, матур теләкләрегез өчен!

Килеп керде Кыш бабай,

Куллары салкын, туңган.

Үзе шаярткан була:

Йә, кем бии, кем уңган?”

Бии ул безнең белән,

Җырлый да белә икән.

Үзе бик карт булса да,

Бик матур көлә икән.

Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да җыелышып чыршы әйләнәсендә бер биеп алыйк әле.

(Чыршы-чыршы җыры,В лесу родилась елочка җырлары) .

1.А.б. Кыш бабай, безнең сезгә шактый күп бүләкләребез, күчтәнәчләребез бар, рәхәтленеп утырып, ял итеп, тыңлагыз, карагыз . Барысы да сезнең өчен!

10 сыйныф укучысы Хәйруллина Регина “Бәхетемнең йозагы”җырын башкара.

Хөрмәтле Кыш бабай Кар кызы, кунаклар, балалар, ә хәзер сезнең өчен 8 сыйныфлар скетч күрсәтәләр.

1.а.б.Бетен кеше сагынып көткән бәйрәм бу,

Имин көннәр насыйп иткән бәйрәм бу.

Кыш бабай. Сез миңа үзегезнең осталыклырны күрсәттегез инде, мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Әйдә әле, бер биеп алыйк! Татар халык бию көе

Кыш бабай. Сезнең бәйрәмнәрегез бик күңелле, дусларым! Матур итеп ял итә беләсез. Җырлыйсыз, биисез. Кызганыч, әмма кызым Карчәчәк, безгә китәргә вакыт.Сезгә Яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхетләр телим. Сау булыгыз дусларым.

1.а.б. Ә без исә бәйрәмне дәвам итәбез.

Яңа елның һәрбер көне,

Бәхетләр алып килсен,

һәр ишектән тулы,

Яңа елның якты мизгелләре үтеп керсен.

2.а.б.Һәрбер сыйныфка өй эше бирелгән иде, алар реклама әзерләргә тиешләр иде.Әйдәгез бергәләп карап үтик,сүзне 8 нче сыйныфка бирәбез. «Реклама » (8,9-10,11 )

1.А.Б. Афәрин булдырдыгыз, әйдәгез әле бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, күңелләр көлеп торсын бергәләп уен уйнап алыйк.

«Уен»( Пешми калган Яңа ел җырлары» дип атала.

Очып бара бер бәлеш, Агып тора майлары, Бик сагынган чакларыңда Аягыңны суга тык.

Сезнең бу шәп җырны ишеткәнегез бардыр. Ә хәзер шушыңа охшаган җырны — бәлки безнеке тагын да матуррак чыгар — без үзебез иҗат итәргә тиеш. Шарты бик гади: һәр сыйныфтан 4 шәр кеше чакырыла. менә шушы кәгазь битен җибәрәм. Һәркайсыгыз шунда башыгызга килгән яки үзегез белгән Яңа ел җырыннан бер юл язасыз, аннары шул турын күрсәтмичә бөкләп, күршегезгә бирә­сез. Күршегездә шулай эшли. Соңыннан инде, әлеге кәгазьләр әйләнеп чыккач, бергәләшеп тудырган шедевр җыр белән бергәләп танышырбыз.

1а.б. Яна ел яңа шатлыклар алып килсен,

Яңа ел таңнары гел аяз булсын!

Сезгә бәйрәм сәламнәрен 9-10 сыйныф укучылары үзләренең “Клубничный коктейль” биюе аша җиткерә. Кызыклы лотерея.

1а.б. Зур өметләр баглап, эре атлап,

Өр-яңа ел килде җиремә.

Имин тормыш,куанычлар гына

Алып килсен туган илемә.

2а.б. Ә иске ел инде авыл башына,

Тавыш-тынсыз гына чыгып бара.

Ишегалдындагы Кыш бабабыз

Үрелә-үрелә аңа карап кала.

11 сыйныфлар башкаруында “Коктейль с изюминкой.” биюе.

Безнең укучылар “Яңа елга багышланган газеталар чыгарганнар иде,аларны да бүләкләп китик әле.(Бүләкләү)

1а.б. Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел

Төкле аяк белән уз түрдән.

Барлык хыялларны ашыр чынга,

Өметебез сиңа бик зурдан.

2а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп.

Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,

Котлы булсын Яңа еллар!

1а.б. Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам. Киләсе елда очрашулар насыйп булсын.

2.а.б. Хөрмәтле дуслар, килүегез өчен бик зур рәхмәт, барыгызны да бәйрәмнәр белән!!!Ә хәзер дискәтүккә рәхим итегез.

6


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 21.09.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров470
Номер материала ДВ-000499
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх