Инфоурок Начальные классы Рабочие программы3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Скачать материал

Аңлатма язуы.

 

     3 сыйныф өчен әдәби уку буенча эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

 

  • Әдәби укудан  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

 

  • «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәби укудан программа”. 1-4 сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2010 нчы ел.

 

·         Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 7 нче сентябрендә чыгарылган “Федераль дәүләт

белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы 12138/13 санлы хат.

 

 

   Татар әдәбиятыннан эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Дүртьеллык башлангыч  мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 нчы ел , авторлары: М.Х. Хәсәнова,Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова , 2 кисәктә) нигезләнеп төзелде.

 

 

 3 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 68 сәгатькә бүлеп (34 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.  Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән һәр сигезенче дәрес).

 

 

Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

 

·         әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

·         әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

·         мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдђбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,китапка кызыксыну булдыру;

·         белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерлвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенэ ирешү.

 

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

 

·        әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

·        татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;

·        тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

·        укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;

·        сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;

·        әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

·        мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;

·        белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

·        әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

·        үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;

·        укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 

 

Программаның эчтәлеге.

Уку һәм сөйләм эшчәнлеге.

Уку. Беренче сыйныфтан ук укучыны әдәби текстны аңлап, дө­рес, йөгерек  һәм сәнгатьле укырга өйрәтүгә йөз тота. Икенче сыйныфларда әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку мөһим. Тәкъдим ителгән программада йөгерек уку, сайлап уку, аңлатмалы уку, эчтән уку, бергәләп уку кебек төрле уку төрлђәренә мөрәҗәгать ител, кычкы­рып уку һәм эчтән (күңелдән) уку төрләре алга куела.

Кычкырып уку. Текстны төгәл, аңлап, грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү игътибарга алына. Бер минут эчендә укучының кычкырып, уртача 60—70 сүзне укый алуына ирешү максаты куела.

Күңелдән уку. Башлангыч сыйныфларда күңелдән уку барышын­да укучыны текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлауга күнектерү, әсәрдәге кирәкле информацияне табу һәм аңларга, сәнгати камиллеген тоярга өйрәтү мөһим. Күңелдән 85 сүзле текстны йөгерек укый алуга ирешү максаты куела.

Сөйләм (телдән сөйләм культурасы). Монологик һәм диалогик (кара-каршы) сөйләмне үстерүне күздү тота. Монологик сөйләмне үстерүгә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзү, аны план буенча сөйләү ярдәмендә ирешелә. Укучының үз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерү белүе игътибар үзәгенә куела. Диалогик сөйләмне үстерү аралашу (коммуникатив) культурасын үзлштерү белән бәйлә­нештә алып барыла. Укучының баш­каларны тыңлап, аңлап, әңгәмәгә кушылуы, үз фикерен әйтә белүе, сораулар бирүе, сөйләү барышында әдби тел нормаларын куллануга ирешүе күздә тотыла.

Язу (язма сөйләм культурасы). Укучы язмасының тема эчтэлегенэ туры килүенә, текстның логик яктан түгел, аңлы һәм бәйләнешле бу­луына ирешү алга куела. Матур һәм  хатасыз язу күнекмәләре булдыру максатыннан, әдәби әсәр буенча куелган сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү

  Тыңлау. Укучының тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирү алуы игътибар үзәгенђ куела.

  Методик һәм фәнни-популяр текстлар белән эш. Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәлекләр, электрон чаралар), балалар өчен  чыга торган газета-журналлар турында мәгълүматлар бирелү, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле аңлатыла. Укучыларда алар белән эшләү  методикасы булдырыла.

  Әдәби текстлар белән эш. Әдәби текстларның  башка төр текст­лардан аермасын танырга өйрәтү алга куела. Бу очракта укучыны әсәр­нең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкларны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен  формалаштырырга өйрәтү мөһим.

 Балалар әдәбияты дөньясы. Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау- төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйм­мәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар ара­сында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дљнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энцик­лопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә џәм балалар вакытлы матбуга­тында басылган материаллар да бар.

Әдәбият белеменә кереш (материалны гамәли үзләштерү). Уку­чының текст сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен бил­гели, автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый алуы алга куела.

Укучы эшчәнлеге. Әдәбият дәресләрендә сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, изложение, диктант язу, бирелгән темага телдән яки язмача кечкенә текст әзерләү, картиналар белән эш, әсәрләргә нигезләнеп инсценировкалар кую кебек эш төрләрен куллану күздә тотыла.

 

 

                     

3 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 68 сәгатькә бүлеп (34 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән 4 модельгә (№ 7699/12,3.06.2014ел), нигезләнелде. Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән һәр сигезенче дәрес).

 

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

 

Укучы белергә тиеш:

·         шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

·         әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

·         кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

·         тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

·         әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

·         укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

·         2–3 татар классигының исемен;

·         2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

·         үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

·         китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

·         сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

·         әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

·         авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

·         яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

·          дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

·         тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

·         төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

·          сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү; аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

                      Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре

Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

·         үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

·         логик фикерләү чылбырын төзү;

·         тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

·         мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

·         тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

·         тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

·         материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

·         анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

·         тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

·         күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

·         җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

 

                                                          Тематик план

Дәреслектәге бүлекләр

Сәг. саны

 

Сыйныфтан

тыш уку

Яттан уку

Тикшерү эше

1

Туган җирем!  Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар...

8 сәг.

1

1

 

2

Туган илем – алтын бишек

7сәг.

1

1

1

3

Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт

7сәг.

1

1

 

4

Һөнәрленең кулы алтын

7сәг.

1

1

1

5

Ап – ак карлар яуганда

4сәг.

 

1

 

6

Ил язмышы-ир кулында, ир язмышы – ил кулында..

3 сәг.

1

1

 

7

Яктылык – кояш янында,  яхшылык – ана янында

3сәг.

 

 

 

8

Ах, бу, язлар, назлы язлар

6сәг.

1

1

1

9

Батыр үлсә дә, исеме үлмәс

6 сәг.

 

2

 

10

Татарстан- спорт иле

2 сәг.

 

1

 

11

Татар халык әкиятләре

4 сәг.

1

 

 

12

Дөнья халыклары әдәбияты

11 сәг.

1

 

1

 

Барлыгы

68 сәг

8

10

1

 

 

 

 

                                                                          Календарь – тематик план

 

Тема

Сәг. саны

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

дата

факт

Туган җирем!  Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар... ( 8 сәг.)

1.

Х.Халиков “Белем иле”, “Укытучым”.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү.

Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

“Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау.

5.09

 

2.

Р.Гәрәй “Көз”.

1

07.09

 

3.

Зыя Ярмәки “Иртә”.М.Җәлил “Яңгыр”

.Н.Дәүли “Бала болыт”.

1

12.09

 

4.

К.Тәхау “Көз көнендә”.Й.Шәрәпова “Көз”.

1

14.09

 

5.

Ә.Еники “Ипекәй”.Н.Дәүли “Икмәк”.

Э. Мөэминова “Яшәү чыганагы”.

1

19.09

 

6.

Х.Халиков “Ятим тургай”.

Ф.Яруллин “Урман – колак, кыр – күз”.

Р.Бәшәр “Сандугачлы Ак инеш”.

1

21.09

 

7.

Әкият “Бүләк кемгә?”.

1

26.09

26/09

8.

Сыйныфтан тыш уку. Р.Хафизова “Карурманда ниләр булмас”.

1

28.09

28.09

Туган илем – алтын бишек ( 8 сәг)

9.

Г.Галиев “Туган ил кайдан башлана?”.

Ә Гадел “Туган ягым”.

1

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.   Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.  Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли,  аның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.

 

 

 

  • Татар телендә елыйм мин, татар телендә көләм.
  • Сүзләр охшашлыгы. Рифма.
  • Мөслимем – туган йортым. Аның гербы

03.10

 

10.

Ф.Яруллин “Туймыйм сокланып яшәүдән”. Г.Ахунов “Чал тарихка сәяхәт”.

1

05.10

 

11.

Р.Фәхретдинов “Идел суы ага торыр”.

Ф Яруллин “Татарстан байрагы”.

1

10.10

 

12.

Р.Миңнуллин “Кунакка килегез!”  Э. Мөэминова “Туган телем”.

1

12.10

 

13.

Сыйныфтан тыш уку. “Мөсәгыйт хан һәм Ләйлә”.

1

17.10

 

14.

Беренче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

19.10

26.10

15.

Ш.Маннур “Яхшы бел”. Р. Әхмәтҗан “Мең яшә, Казан”.

1

24.10

19.10

16.

Ә.Шәрипов “Кол Шәриф мәчете”. Ф Сафин “Саклау кирәк”.

1

26.10

24/10

Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт. ( 7 сәг)

17.

Р.Вәлиева “Япь-яшь кенә бөдрә каен”. Р.Миңнуллин “Яхшылык”.

                                                            2 чирек

1

Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. 

Барлык тереклек ияләренә мәрхәмәтле, кешеләргә ярдәмчел, кайгыртучан булу  Чын дуслык, аны ничек саклау, үзеңә дуслар сайлау турында фикер алышу.

Дуслык турында мәкальләр өйрәнү. “Якын дустым” темасына хикәя әзерләү.

31.10

 

18.

Ф.Хөсни “Җүлә – кайгылы эт”.

1

09.11

9/11

19.

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”.

1

14.11

 

20.

“Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?” (әдәби әкият)

1

16.11

 

21.

Сыйныфтан тыш уку. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”.

1

21.11

 

22.

С.Шәмси “Нәни дус”.

Р. Мингалим “Дусларың гына булсын”.

1

23.11

 

23.

Н.Каштанов “Коймадагы кояш”.

1

28.11

 

Һөнәрленең кулы алтын. ( 7 сәг)

24

Р.Фәйзуллин “Күмәч пешерүчеләр җыры”. Г.Бәширов “Әтием һөнәре”.

1

Әсәрләне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү. 

   Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау. 

   Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе турында сөйләү.

 

  • Мин дә инде зур үсәм, һөнәр сайларга вакыт.
  • Хезмәткә – хөрмәт.

30.11

 

25.

А.Расих “Көтүче”. Ә Ерикәй “Әти йорт төзи”. Г.Латыйп “Маляр абый”.

1

05.12

 

26.

Сыйныфтан тыш уку . Татар халык әкияте “Зирәк карт”.

1

7.12

 

27.

Ф.Сафин “Әткәм эшен яратам”. Ә Кари “Минем әнием – тегүче”.

1

12.12

 

28.

М.Гафури “Гөлләр бакчасында”. А.Алиш “Әни ялга киткәч”.

1

14.12

 

29.

Дәрдемәнд “Бер хәзинә”.

1

19.12

 

30.

Икенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

21.12

 

Ап – ак карлар яуганда. ( 4 сәг)

31.

Г. Хәсәнов “Кышкы урман”. Г.Тукай “Буран”.

 

                  3 чирек

1

 Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру.

   Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау.

·        Өлешләр арасындагы бәйләнеш.

·        Кышкы спорт төрләре, танылган спортчылар, кышкы универсиада.

26.12

 

32.

Ш.Биккол “Урман читендә”.

1

16.01

 

33.

Ф.Яруллин “Иң бәхетле төн”. Р. Гаташ “Яңа ел белән”.

1

18.01

 

34.

Тема буенча йомгаклау дәресе.

1

23.01

 

Ил язмышы-ир кулында, ир язмышы – ил кулында.. ( 3 сәг)

35.

Ш.Галиев “Бусы-хәрби сер!”

Р.Бәшәр”Саклый белергә кирәк”.

Й.Шәрәпова “Батыр булам”.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклау. Әсәргә карата сорауларга төгәл җавап бирү.

 Шигырьләрнең төп идеясын (фикерен) ачыклый белү.

25.01

 

36.

Ш.Маннур “Муса”.

С. Хәким “Татарлар елмаеп үлделәр”.

1

30.01

 

37.

Сыйныфтан тыш уку.

Р.Мостафин  “Кызыл ромашка”.

1

01.02

 

Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында. ( 3 сәг)

38.

Ф.Яруллин “Әни”.

Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем”.

1

    Шигырьләрне һәм проза әсәрләрен сәнгатьле уку. Шигырьне сәнгатьле итеп яттан уку. Әсәргә, аның геройларына карата үз фикереңне белдерү.

   Әсәрнең үзеңә үрнәк булырдай геройларын билгеләү. Әниләрнең дөньядагы иң кадерле кеше булуларын аңлау. Аларга карата кайгыртучан, миһербанлы, мәрхәмәтле булу.

·        Герой хисе.

·        Иң кадерлем – әнием. 

06.02

 

39.

Дәрдемәнд “Бәллү”.

М.Мәһдиев “Елау да рәхәт була икән”.

1

08.02

 

40.

Ф.Әмирхан “Ул үксез бала шул!”

Р.Мингалим “Иң зур кеше”.

1

13.02

 

Ах, бу, язлар, назлы язлар!. ( 6сәг)

41

К.Тәхау “Ах, бу, язлар, назлы язлар!”

Г.Бәширов “Яз”.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиешле шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.  

    “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эш – балаларга аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән таба белү.

  • Персонаж. Персонаж сүзе.
  • П.И.Чайковский. Ел фасыллары. Яз.
  • Түбән Камада Сабантуй бәйрәме.

15.02

 

42.

И. Туктар “Таныш тургайлар”.

 Н. Каштанов “Алмагач читекләре”.

1

20.02

 

43.

Р. Миңнуллин “Гагарин токымыннан”.

1

22.02

 

44.

Ф.Яруллин “Бәп-бәләкәй Апуш”,“Тукай аша”.

 Ш Галиев “Тукайга”. Г.Тукай  “Сабыйга”.

1

27.02

 

45.

Сыйныфтан тыш уку. «Тукай иленә сәяхәт”.

1

29.02

 

46.

Өченче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше

 

05.03

 

Батыр үлсә дә, исеме үлмәс. ( 6 сәг)

47.

Р.Вәлиева “Ил яклар ир булып үсегез”.

Г. Әпсәләмов “Чын сугыш”.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклау. Әсәргә карата сорауларга төгәл җавап бирү.  Шигырьләрнең төп идеясын (фикерен) ачыклый белү. Ветераннарга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү. Туган илгә тугрылык турында фикер алышу. Ветеран якташларыбыз турында материал туплау.

 

·         Автор сүзе.

·         Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең кадерен бел.

07.03

 

48.

Г.Әпсәләмоы “Зәңгәр иртә”.

1

12.03

 

49.

Р.Харис. “Ана сүзләре”.

А.Алиш “Үзем турында җыр”.

1

14.03

 

50.

Р.Низамиев “Бәләкәй әле шул мин”.

                                                         4 чирек

1

19.03

 

51.

Ф.Яруллин “Юылмас хурлыу”.

1

02.04

 

52.

Йомгаклау дәрес. “Батырлыкта – матурлык”.

1

04.04

 

Татарстан – спорт иле.( 2 сәг)

53.

Й.Шәрәпова “Татарстан – спорт иле”.

С. Әхмәтҗанова “Үрнәк алыйк”.

1

Бирелгән сорауларга җавап таба белү.

Татарстанның спортчыларын, спорт командаларын белү. Универсиадада ирешелгән уңышлар турында фикер алышу. Спортның кеше сәламәтлеге өчен файдасы турында фикер алышу.

 

09.04

 

54.

Җ.Дәрзаман “Олимпияче аю”.

Х.Халиков “Хәрәкәттә – бәрәкәт”.

Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”.

1

11.04

 

Татар халык әкиятләре. ( 4 сәг)

55.

“Батыр әтәч”

 

1

     Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү.  Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре. Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку. Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

    Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. .

16.04

 

56.

“Зөһрә”

 

1

18.04

 

57.

“Алдакчы белән күпер”

 

1

23.04

 

58.

Сыйныфтан тыш уку. Минем яраткан әкиятем.

1

25.04

 

Дөнья халыклары әдәбияты. ( 12 сәг)

59

А.С.Пушкин “Кышкы юл”.

Г.Тукай “Пушкинга”.

1

   Тәрҗемә әсәрләрне, аларның аторларын, тәрҗемәчеләрен әйтә белү. Дөнья халык әдәбияты әсәрләренең үзенчәлекле якларын әйтә белү.

Бу әсәрләрнең геройларын татар әдәбияты әсәрләре геройлары белән чагыштыру.

Уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирү.

Әкияттәге тылсымлы элементларны табу.

Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү.

Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

 Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. .

 Җәйгә укырга тиешле әдәби әсәрләр белән танышу, исемлеген язып алу.

 

 

30.04

 

60.

Л.Н.Толстой “Балачак”.

1

02.05

 

61

Әсәр геройларына характеристика

1

07.05

 

62

Х.К.Андерсен “Ромашка”.

1

09.05

 

63.

Сыйныфтан тыш уку. Андерсен әкиятләре.

1

14.05

 

64.

Бертуган Гриммнар. “Боткалы чүлмәк.”

1

16.05

 

65.

Д.Родари. “Чипполоне принц лимонның  аягына баса.”

1

21.05

 

66

Дүртенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча белемнәрен, уку тизлеген тикшерү

 

23.05

 

67

Сурия халык әкияте.” Алтын балта”.

1

28.05

 

68.

Корея халык әкияте. “Тату туганнар”.

1

30.05

 

Кулланылган әдәбият һәм электрон белем бирү ресурслары.

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 1-3 томнар.

Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”.

Х.Ярми, Х.Гатина “Татар халык әкиятләре”.

Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. Татр балалар әдәбияты

 

Интернет ресурслар:

magarif-uku.ru

belem.ru

nsportal.ru

edu.tatar.ru

proshkolu.ru  

openclass.ru

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Спортивный психолог

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 647 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.11.2015 1920
    • DOCX 176.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Идиятуллина Маргарита Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13599
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 180 человек

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Информационная интоксикация: методы исцеления

Перейти к трансляции