Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 4 нче сыйныф өчен әдәби укудан тематик план

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан тематик план



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Аңлатма язуы

Эш программасы елына 102 сәгатькә исәпләнеп төзелде, атнага 3 сәг.


Максат

Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.


Бурычлар

-әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү

-әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү

-балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,

-дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

- -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.


Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре


Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.

-дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

-төзелгән текстның мәгънәсен аңлату

Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

  • логик фикерләү чылбырын төзү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

  • дәреслектә ориентлаша белү

  • текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрация табу

  • билгеле бер биремне үтәү өчен китапханәгә бару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

з эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

з-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

тәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

-тылсымлы әкиятләрне анализлый белү


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

  • төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

4 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр


Укучы белергә тиеш

  • 2–3 татар классигының исемен;

  • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

  • аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

  • дәреслектә оста ориентлашу;

  • әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

  • уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

  • 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

  • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба ;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзү ;

  • аңлап, йөгерек укый;

  • фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

  • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;



Укучы башкара алырга тиеш


  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү

  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

  • сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;

тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзү ;


Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

-китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;

-мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

- укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү.

- китапта оста ориентлашу;


Кулланылган Әдәбият.


1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел

3 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 201нче ел


2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.4 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова


3.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре,4 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.



Дәрес темасы

Материал үзләүнең планлаштырылган

нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт




1.


Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү.


Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр



Белергә тиеш:

-дәреслекнең төзелешен белү

- китапханәләрдән файдалану

Башкара алырга тиеш:

-эчтәлек битендә ориентлаша алу

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша белү

КУУГ: парлап эшли белү.

РУУГ:”Эчтәлек ” бите белән эшли белү




2.

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.


Җир ничек барлыкка килгән?

Белергә тиеш:

- хикәя, әкият һәм риваятьләрне аера

Башкара алырга тиеш:

-риваять, бәет, мифларларны тану

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

КУУГ: фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү.




3.

Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе.


Борынгы легендалар ни сөйли? Күкнең күтәрелүе.


Белергә тиеш:

- легенданың төп мәгънәсен аңлый

Башкара алырга тиеш:

-китапханәдән легендалар табу

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.




4

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.


Тотем агачлар.

Белергә тиеш:

- кешелек дөньясының тылсымлы дөнья белән бәйләнешен

Башкара алырга тиеш:

-укыган әсәрдән тылсымлы бәйләнешне табу

ТБУУГ: укылган әсәрдән мөһим фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү




5

Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.


Пәйгамбәрнең тууы” хикәяте, А.Абзгильдинның “Мөхәммәднең тууы” картинасы

Белергә тиеш:

- китапның төп элементларын аера

Башкара алырга тиеш:

- китапны саклап тоту

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

КУУГ: коллектив белән фикер алышуда катнашу.




6.

Әйләнә-тирә дөнья матурлыгы-ның шагыйрь өчен илһам чиш-мәсе булуына инандыру.


Туган як сылуы-ак каен.

З.Ярмәки “Ак каен”

Белергә тиеш:

- шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны таный

Башкара алырга тиеш:

- табигатьнең матурлыгын күрү, аңлау

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларыңтурында фикер йөртү

ТБУУГ: укылган әсәрдән иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




7.

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.


Абага чәчәге.

Белергә тиеш:

-жанр төрлелеген

Башкара алырга тиеш:

- әсәрләрнең жанрын билгеләү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




8.

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлы-гы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык.


Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

Белергә тиеш:

- жанр үзенчәлеген

Башкара алырга тиеш:

- әдәби әсәрләрне анализлау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: ачыклый торган сораулар бирү




9.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегү-ләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы


Тотем хайваннар. Р.Шәмсетдинов “Алтын Урда. Хан ауда” картинасы. Р.Фәйзуллин “Безнең тарих”

Белергә тиеш:

- хикәя геройларының характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылдыра

Башкара алырга тиеш:

-сөйләм мелодикасын дөрес башкару

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: шартлы билгеләрнең телен белү..

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: эчтән һәм кычкырып аңлап уку




10.

Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү


Татар мифологиясендә ак бүре. Татарстан гербы. Ак бүре (легенда)

Белергә тиеш:

- жанрларның максатын аера

Башкара алырга тиеш:

-әсәрнең төп героена характеристика бирү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, китап белән эшли белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




11.

Әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире



Ак бүре татар халык әкияте. Ак бүре (Татар халык әкияте)

Белергә тиеш:

- әкиятнең тәэсирен аңлый

Башкара алырга тиеш:

-әкиятне аңлап сәнгатьле уку

ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эшли белү

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




12.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын аера белү.


Әкиятләрдә Ак елан.


Белергә тиеш:

- әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын аера

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле әкиятне китапханәдә табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: китап белән эшли белү

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




13.

Еланнар патшасы Шаһмара




14.

Әкиятләрдә герой характерының катлаулылыгы.


Класстан тыш уку. Мәрҗән каласы һәм унике кыз


Белергә тиеш:

-әкиятләрдә төп геройны билгели

Башкара алырга тиеш:

- әкият геройларына тулы характеристика бирү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




15.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.


Борынгы шагыйрь Кол Гали. Иҗаты турында Ш.Галиев “Кол Галигә”.

Белергә тиеш:

- әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен

Башкара алырга тиеш:

-картина буенча бәйләнешле сөйләм төзү

ШУУГ: төзелгән текстның мәгънәсен аңлату

ТБУУГ: укылган әсәрдән мөһим фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.




16.

Борынгы шагыйрь Кол Гали Хикәя тезү. Р.Шәмсетдинов “Кол Гали” картинасы, “Тоткын Сөембикә җыры”.




17.

Кыссаи Йосыф узе турында




18.

Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, су-рәтләү чараларын тану һәм аң-лау.


Кол Гали “Кыйсаи Йосыф”

Белергә тиеш:

- тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера

Башкара алырга тиеш:

- сурәтләү чараларын тану һәм аңлау.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




19.

Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет


Без татар балалары. Г.Латыйп “Безнең нәсел”, Э.Шәрифуллина “Без-татар балалары”

Белергә тиеш:

- шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетны аера

Башкара алырга тиеш:

- шигырьдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу.

ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.




20.

Без татар балалары. Р.Миңнуллин “Татарларым”




21.

Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү.


Нәсел агачы. Ә.Рәшит “Нәсел агачы”, Ф.Гыйрфанов “Болгар ханнары шәҗәрәсе”, Х.Камалов “Археолог”

Белергә тиеш:

- сүзлекләрне таный

Башкара алырга тиеш:

-аңлатмалы сүзлектән кирәкле сүзнең мәгънәсен табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.





22.

Нәсел агачы. Ф. Бәйрамова “кара пулат”




23.

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе


Су асты патшалыгында. Н.Сәйяр “Айсылу”.


Белергә тиеш:

-автор һәм халык әкиятен аера

Башкара алырга тиеш:

- кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнешне аңлау

ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү




24.

Су асты патшалыгында.

Ф.Мәҗитов “Яңгыр кызы Гөлтамчы”




25.

Су кызы. Н .Сәйяр “Айсылу”

Белергә тиеш:

-автор һәм халык әкиятен аера

Башкара алырга тиеш:

- кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнешне аңлау

ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.




26.

Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.


Су кызы. Батулла “Су иясе”, Ф.Яруллин “Буар елгасы”

Белергә тиеш:

- тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера

Башкара алырга тиеш:

- сурәтләү чараларын тану һәм аңлау.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




27.

Айсылу-бәхетле бала. Г.Гыйльманов “җавапсыз легенда




28.

Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу


Класстан тыш уку.

Белергә тиеш:

- язучы, шагыйрьләр иҗаты белән кызыксына

Башкара алырга тиеш:

- китапханәдә ориентлашу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне китаптан таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




29.

Автор теленең кабатланмас матурлыгы.


Җирдә миңа ни кирәк? Ш.Галиев “Алсу дөнья”, Г.Вәлиева “Кызыктырсалар да”


Белергә тиеш:

-автор телен аңлый

Башкара алырга тиеш:

-әсәрне аңлап сәнгатьле уку

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: дәрестә эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




30.

Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.


Җирдә миңа ни кирәк? Г.Гыйльманов “Чишмәгә бардык”


Белергә тиеш:

- тавыш төсмерен аңлыйый

Башкара алырга тиеш:

-әсәрне укыганда дөрес тавыш төсмере бирү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




31.

Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.


Шаехзадә Бабич ”Габдулла әфәнде”.

Белергә тиеш:

- сурәтләү чараларын аера

Башкара алырга тиеш:

- тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: дәрестә эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




32.

Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөнья-сын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы


Шаехзадә Бабич шигырләре .


Белергә тиеш:

- лирик геройның эчке дөньясын шигъри формада тоя

Башкара алырга тиеш:

- әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы табу

ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: төрле чыганаклар белән эшли белү.

РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

КУУГ: әсәрне анализлау




33.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре.


Көзге табигать мизгелләре. Г.Рәхим “Көзге урман”, М.Усманов “Урман күле”, О.Кульпин “Зәңгәр култык” картиналары.

Белергә тиеш:

- телдән һәм язма сөйләмне аера

Башкара алырга тиеш:

- аңлап һәм сәнгатьле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




34.

Көзге табигать мизгелләре. Г.Рәхим, М.Мирза, К.Булатова, Р.Корбан шигырьләре.


Белергә тиеш:

- телдән һәм язма сөйләмне аера

Башкара алырга тиеш:

- аңлап һәм сәнгатьле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




35.

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру


Кышкы сандугач. Г.Рәхим “Песнәк”.

Белергә тиеш:

- тематик һәм монографик җыентыклар

Башкара алырга тиеш:

- хикәянең жанр үзенчәлеген ачыклау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




36.

Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану.


Иртә яме иртә моңы җаназыгы. З.Ярмәки “Иртә”

Белергә тиеш:

- : өй, мәктәп китапханәләреннән файдалана

Башкара алырга тиеш:

- китапта дөрес ориентлашу

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру.

ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү.

РУУГ укытучы һәм укучылар белән бергә класс эшчәнлегенә эмоциональ бәя бирү.

КУУГ: әсәрдән өзекнең эчтәлеген сөйләү




37.


Әнкәм портреты. Г.Рәхим “Апрель” (портрет).




38.

Мәкальләр. Мәкальләр – ха-лыкның тормыш тәҗрибәсен-нән тупланган акыллы сүзләр.


Иң матур сүз. Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”, сүз турында мәкальләр

Белергә тиеш:

-мәкальләрне таный

Башкара алырга тиеш:

- мәкальләрнең мәгънәсен аңлау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




39.

Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку.


Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. Л.Лерон “Кыхмырый, Мыхмырый һәмШыхмырый”, И.Гыйлаҗев “Тутыкмас тотка”

Белергә тиеш:

- эчтән укый

Башкара алырга тиеш:

- чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку.

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.





40.

Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу


Класстан тыш уку.

Г.Сабитов “Чәчәк нигә боекты”

Белергә тиеш:

- язучы, шагыйрьләр иҗаты белән кызыксына

Башкара алырга тиеш:

- китапханәдә ориентлашу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне китаптан таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




41.

Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау.


Газаплы язмыш. Г.Галиев “Бибкәй аланы”

Белергә тиеш:

-әсәрдәге төп фикерне ачыклый

Башкара алырга тиеш:

- әсәрне аңлап һәм сәнгатьле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү

КУУГ: парларда эшли белү




42.


Газаплы язмыш. З.Думави “Бер асрвуның аһ-зары”.




43.

Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөй-ләм һәм вакыйгалар аша чагылышы


Кечкенә хезмәтче. Ф.Әмирхан “Кечкенә хезмәтче”.

Белергә тиеш:

-әсәрдәге төп фикерне ачыклый

Башкара алырга тиеш:

-хикәя героена характеристика бирү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




44.

Кечкенә хезмәтче. Н.Думави “Ятим бала”.




45.

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек.


Күз яшле балачак. К.Нәҗми ”Нәсимәнең беренче эш көне”, В.Маяковский “Күрешү”.

Белергә тиеш:

- хикәядә автор фикерен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- катнашучы геройларга характеристика бирү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




46.

Күз яшле балачак. Д.Аппакова “Кечкенә Бануның тарихы”.




47.

Төрле ел фасылларын чагыш-тырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булу-ын аңларга ярдәм итү, матур-лыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту.


Каникуллар рәхет вакыт. Г.Ибраһимов “Укудан кайткач”, Ф.Решетников “Каникулга кайтты” картинасы

Белергә тиеш:

- күзәтүчән, игътибарлы була

Башкара алырга тиеш:

- укылган әсәрне анализлый белү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




48.

Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.


Балачак хатирәләре. С.Хәким “Яратам мин”

Зөлфәт “Кыз тавы”

Белергә тиеш:

- әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүен ачыклый

Башкара алырга тиеш:

-укылган әсәрне анализлый белү.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру.

ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү.

РУУГ укытучы һәм укучылар белән бергә класс эшчәнлегенә эмоциональ бәя бирү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




49.

Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге.


Матурлык дөньяны коткара(1 нче кисәкне йомгаклау). Класстан тыш уку

Белергә тиеш:

- тылсымлы шигъри әкиятләрне таный

Башкара алырга тиеш:

-әсәрне сәнгатҗле уку

ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү.

РУУГ : укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

КУУГ: эчтән һәм кычкырып аңлап уку




50.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү.


Көннәрем гөрләп торсын. В.Хәйруллина”Хәерле көн”, Р.Миңнуллин “Иртән иртүк”

Белергә тиеш:

- әдәби китапларда җиңел ориентлаша

Башкара алырга тиеш:

- эчтәлек битендә ориентлаша алу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: парларда эшләү




51.

Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү


Каен-урман чибәре. С.Гафарова “Көз”, И.Шишкин “Каенлык”, К.Максимов “Каенлык”картиналары

Белергә тиеш:

- китапның элементларын

Башкара алырга тиеш:

-китапны саклап тоту

ШУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

ТБУУГ: әсәрләрне чагыштырып уртак һәм аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




52.

Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү


Бөтен дөья ак кына. Р.Вәлиева “Бөтен дөнья ак кына”

Белергә тиеш:

аннотация” төшенчәсенең мәгънәсен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- әсәр яисә китапка аннотация яза белү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




53.

«Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү.


Язгы моң. Р.Гыйззәтуллин “Язгы моң”, М.Хәйретдинов “Ана булу. Назлылык” картинасы


Белергә тиеш:

-“ сайланма әсәрләр” төшенчәсенең мәгънәсен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- китапханәдән кирәкле китапны сайлап алу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.




54.

Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү


Серле күк. Р.Мингалим “Бүген төнлә күккә кара”


Белергә тиеш:

- сүзлекләрне аера

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: кирәкле информацияне сүзлектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




55.

Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.


Матурлык дөньясы. Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”

Белергә тиеш:

- әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә

Башкара алырга тиеш:

-әсәрне аңлап сәнгатьле уку

ТБУУГ: укылган әсәрдән мөһим фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү




56.

Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу


Класстан тыш уку. Вакытлы матбугатка күзәтү.

Белергә тиеш:

- язучы, шагыйрьләр иҗаты белән кызыксына

Башкара алырга тиеш:

- китапханәдә ориентлашу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне китаптан таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




57.

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.


Туган як-Идел көзгесендә. К.Булатова “Шушуы яктан, шушы туфрактан без”, К.Максимов “Идел көзгесендә”картинасы

Белергә тиеш:

-тиз һәм йөгерек укый

Башкара алырга тиеш:

- укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: китап белән эшли белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.





58.

Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.


Туган көнгә-салават күпере. Батулла “Салават күпере кайда йоклый”



Белергә тиеш:

- укуга карата таләпләрне төгәл үтәү:

Башкара алырга тиеш:

- шул таләпләрне

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




59.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.


Табигать серле дөнья. Җ.Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү”

Белергә тиеш:

- юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне аера

Башкара алырга тиеш:

-шул әсәрләрне укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.





60.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чаралары


Аккошлар-сак кошлар. Г.Хәсәнов “Аккош”, Р.Фәйзуллин “Быелгы яз”, А.Тимергалина “Аккош”.

Белергә тиеш:

- сәнгатьлелек чараларын ачыклый

Башкара алырга тиеш:

- текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: китап белән эшли белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




61.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку).


Сандугач –табигать җырчысы. Р.Миңнуллин “Атказанган сандугач”

Белергә тиеш:

-әсәрне сәнгатҗле укый

Башкара алырга тиеш:

-укыганда интонация, тон, темп саклап кычкырып уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




62.

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре


Тылсымлы, кодрәтле үлән. Г.Хәсәнов “Абага”

Белергә тиеш:

- укылган әсәргә анализ ясый

Башкара алырга тиеш:

-әсәр буенча үз фикереңне әйтә белү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




63.

Укылган әсәрне анализлый белү.


Кирлемән маҗаралары. Р.Хафизова “Кирлемән”.

Белергә тиеш:

- тиз һәм йөгерек укый

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрдәге чагыштыру,сынландыру, җанландыруларны таба, анализлый белү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.




64.

Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү.


Урман докторы. Җ.Тәрҗеманов “Шуктуган”, Ш.Галиев “.Тукран сые”

Белергә тиеш:

- фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән кызыксына

Башкара алырга тиеш: фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугаттан кирәкле мәгълүматны табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




65.

Балалар китабы белән эшләү.


Гөмбәләр серен белү кирәк. Н.Сладков ”.Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”.

Белергә тиеш:

-балалар китабын таный

Башкара алырга тиеш:

-әдәби китапта ориентлашу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




66.

Гөмбәләр серен белү кирәк. Е.Зуев “Урман хәзинәләре”




67.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.


Бану әби сабагы. К.Тимбикова “Бану әби сабагы”

Белергә тиеш:

- әсәрләрне тематик яктан берләштерә

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне аңлап һәм сәнгатҗле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: китап белән эшли белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




68.

Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү


К.Тимбикова “Бану әби сабагы”


Белергә тиеш:

- тематик җыентыкларга игътибар итә

Башкара алырга тиеш:

- төрле тематик җыентыклар төзү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




69.

Аш пешерү хикмәтләре.





70.

Аш пешерү хикмәтләре. Р.Рахман “Кесәл”.




71.

Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү.


Татар халык ашлары. Э.Шәрифуллина “Тормыш яме”, В.Кочунов “Бәйрәмчә натюрморт”

Белергә тиеш:

-“ сайланма әсәрләр” төшенчәсенең мәгънәсен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- китапханәдән кирәкле китапны сайлап алу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




72.

Татар халык ашлары,дәфтәр Ф.Тарханова “Килде пилмән ашыйсы



73.

Тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.


Балалар дөньясы. А.Байбеков “Балалар”.


Белергә тиеш:

-игътибарлы, күзәтүчән була

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле китаплар сайлый белү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү

КУУГ: парларда эшли белү.




74

Аралашу культурасын ныгыту.


Балалар дөньясы. Г.Гыйльманов “Минем исемем-Бүрек”


Белергә тиеш:

-аралашу нормаларын

Башкара алырга тиеш:

- аралашу нормаларын төгәл үтәү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү

КУУГ: парларда эшли белү.




75.

Дәвам итү. Бүре-ышынычлы сакчы.




76.

Бүре-ышынычлы сакчы.




77.

Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Класстан тыш уку

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”



Белергә тиеш:

- балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән кызыксына

Башкара алырга тиеш:

- нәни җыентыклар төзү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




78.

Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.


Р.Вәлиев “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”

Белергә тиеш:

- “диалогик” һәм” монологик” төшенчәләрен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- диалогик һәм монологик сөйләмне куллану

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




79.

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка,дөньяга карашларын чагыштырып карау.


Бәбкә үстерү кыенлыклары. Р.Вәлиев “Эт кояшы”, К.Насыйри “Каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашау”.

Белергә тиеш:

- әсәр геройларын чагыштыра

Башкара алырга тиеш:

- әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




80.

Дәвам итү. Бәбкә үстерү кыенлыклары.




81.

Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу.


Чыпчыкның үз җыры. Мөҗәһит “Кемнең сайрыйсы килми?”, К.Сибгатуллин “Чыпчык”.

Белергә тиеш:

- әдәби сурәтләү чараларын тану

Башкара алырга тиеш:

-әсәрдән әдәби сурәтләү чараларын табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




82.

Дәвам итү .Чыпчыкның үз җыры.




83.

Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру.


Яз галәмәтләре. Р.Әхмәтҗанов “Безнең шигырь”, И.Гыйләҗев “Охшашлык”.

Белергә тиеш:

- авторларның иҗат алымнары, тормышлары белән кызыксына

Башкара алырга тиеш:

-авторлар турында чыгыш ячау

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




84.

Дәвам итү .Яз галәмәтләре. Г.Тукай “Яз галәмәтләре”, В.Аршинов “Яз билгеләре”




85.

Әдәби әсәрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше Класстан тыш уку


Һәркемгә үз ватаны кадерле.

Билгесез рәссам “Сөембикә ханбикә үз гаиләсе белән”, Р.Вәлиев “Ватаным”.

Белергә тиеш:

- әдәби әсәрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен

Башкара алырга тиеш:

- иллюстрациягә әсәрдән өзекне табу

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану




86.

Дәвам итү . Һәркемгә үз ватаны кадерле.




87.

Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау.


Татарстан флагы. Р.Харис “Татарстан әләме”.

Белергә тиеш:

- автор фикерен билгели

Башкара алырга тиеш:

- әсәргә карата үз фикереңне әйтү

ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

ТБУУГ: анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

.РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану




88.

В.Худяков “Сөембикә ханбикәне Казаннан алып китү”




89.

Сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).


Зур тарихлы халкым. Н.Арсланов “Халкыма”, Г.Морат “Чит тел”.


Белергә тиеш:

- “сөйләм мелодикасы” төшенчәсен аңлый

Башкара алырга тиеш:

- сөйләм мелодикасы дөрес куллану

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




90.

Зур тарихлы халкым. К.Вениг “Казанны яулап алу”




91.

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге.


Балачакның онытылмас истәлекләре. М.Мирза “Балачак хатирәсе”


Белергә тиеш:

- хикәядә төп геройны таба

Башкара алырга тиеш:

- характер һәм тойгылар үзенчәлеге.

билгеләү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.




92.

Дәвам итү. Балачакның онытылмас истәлекләре.




93.

Шигырьләрдә рифманы таба, куллана белү.


Авыр елларда. Р.Фәйзуллин “Минем әти”, А.Ширяева “Авыр елларда”

Белергә тиеш:

-шигырьдә рифманы таба

Башкара алырга тиеш:

- шигырьне сәнгатьле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.




94.

Дәвам итү. Авыр елларда.




95.

Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнү.


Сөю-иң куәтле дәва. Р.Вәлиева “Онытма”.


Белергә тиеш:

- шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны таный

Башкара алырга тиеш:

-әсәргә карата үз фикереңне әйтү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.




96.

Сөю-иң куәтле дәва. М.Җәлил “Дару”.





97.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.


Кыю очучылар. Г.Кутуй “Яшен”, А.Пластов “Фашист самолеты очып үтте”

Белергә тиеш:

- әсәрләрне тематик яктан берләштерә

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне аңлап һәм сәнгатҗле уку

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану




98.

Һәркемгә якын ул туган як. Г.Мөхәммәтшин “Туган як”, М.Галиев “Туган як”




99.

Еллык контроль кисем.

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.



Белергә тиеш:

-әдәби уку дәресләрендә алган белемне куллана

Башкара алырга тиеш:

- укучы үзенә бирелгән биремне үтәү

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану




100.

Аралашу культурасын ныгыту.

Хаталар өстендә эш.


Белергә тиеш:

- әдәби уку дәресләрендә алган белемне куллана

Башкара алырга тиеш:

- әдәби уку дәресенә карата үз фикерен әйтү

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.




101.

Минем яраткан язучым яки шагыйрем.




102.

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

Җәйге каникулга укыр өчен китаплар, биремнәр исемлеге бирү.

























57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров321
Номер материала ДВ-046184
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх