4
нче сыйныф өчен әдәби укудан
“Язучылар
һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест
1 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
Торып чыккач, шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай
а) “Яңгыр”
ә) “Чишмә”
б) “Ай һәм Кояш”
2. ”Фатыйма белән Сандугач” шигырендә
Сандугач кайда яшәргә тели?
а) Урманда
ә) Читлектә.
б) Өйдә.
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын
билгелә:
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез!
а) Муса Җәлил
ә) Габдулла Тукай
б) Мәҗит Гафури
4.Г.Тукай нинди халык шагыйре
А. Башкорт
Б. Татар.
В. Үзбәк.
5. Әкиятнең тулы исемен билгелә:
“Бала....”
а) Кояш
ә) Болыт
б) Агач
6. Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенә
иллюстрация ясаучы рәссам:
а) И.Э. Грабарь
ә) Ф.А. Васильев
б) Б.М. Әлменов
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Калган эшкә ...
а) җил исә
ә) су ага
б) кар ява
8. И.Э.Грабарь “Февраль зәңгәрлеге”
картинасында кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?
а) җәй
ә) кыш
б) көз
2 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
Яшел хәтфә кебек матур болын
Нурлар чәчеп ята дөньяга,
Сыгылып үскән таллар арасыннан
Көмеш тасма кебек су ага.
а) “Яңгыр”
ә) “Болын”
б) “Чишмә”
2. ”Фатыйма белән Сандугач” шигырендә
Сандугач кайда яшәргә тели?
а) Урманда
ә) Читлектә.
б) Өйдә.
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын
билгелә:
Яңгыр китте, озак тормады,
Җирдән сөйрәп күксел томанын.
Ул ашыкты нәүбәт буенча
Сугарырга күрше кырларны.
а) Муса Җәлил
ә) Габдулла Тукай
б) Мәҗит Гафури
4.Г.Тукай нинди халык шагыйре
а) Башкорт
б) Татар.
в)Үзбәк.
5. Әкиятнең тулы исемен билгелә:“Иң
бәхетле …”
а) көн
ә) төн
б) иртә
6. Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенә
иллюстрация ясаучы рәссам:
а) И.Э. Грабарь
ә) Ф.А. Васильев
б) Б.М. Әлменов
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Тырышкан табар, ...
а) кайнар ашка пешәр
ә) тапса аны югалтмас
б) ташка кадак кагар
8. Ф.А. Васильев “Юеш болын”
картинасында кайсы ел фасылы сүрәтләнгән
а) җәй
ә) кыш
б) көз
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.