Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 7 нче сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы (рус төркеме)

7 нче сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы (рус төркеме)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_372e00e0.jpg

Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Программа:

«Россия Федерациясендә мәгариф турында федераль законның “Уку-укыту программалары” дип исемләнгән 12 нче матдәсе (5,7 нче пунктлар) нигезендә әзерләнә. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (5-7сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы”на нигезләнә. Төзүче-авторлар: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Г.Г.Мулласалихова 2014 ел.

  1. Норматив документлар:

Россия Конституциясенең 26 нчы матдәсенең 2 нче пункты, Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче матдәсе, Россия Федерациясе законының 3 нче матдәсе, 3 нче пунктына нигезләнә.

  1. Татарстан Республикасында мәгариф турында Татарстан Республикасы законы, татар һәм рус телләре Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак федераль дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы төп урта белем бирү (5-9 нчы класслар) өчен билгеләнгән күләмдә өйрәнелә.

  2. Мамадыш шәһәре 3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең төп укыту программасына

  3. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №183 нче боерык);

  4. Мәктәпнең календарь укыту графигы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №184 нче боерык) ;

  5. Россия Федерациянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган федераль исемлеккә кертелгән (8.06.№576 боерыгы нигезендә Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Мулласалихова Г.Г. Татар әдәбияты, 7 нче сыйныф,(2 кисәктә) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 ел нигезләнеп алып барыла.




  1. Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 2 сәгать ( барысы 70 сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.







Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максатлары һәм бурычлары.

-туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.


фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга грамматик яктан дөрес тезәргэ күнектерү;

татар халкының фән,мәгариф, сәнгать, мәдәния өлкәсендә казанышлары, куренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

халыкларның узара аңлашып тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Аерым сузләрне, жөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына жавап биру;

дәрес барышында жанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.





Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.


Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.


Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.


Язу

Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру; лексик тема буенча хикәя яза алу; Укылган(тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү;




Предмет буенча рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем,осталык һәм күнекмәләр.

-тыңланган яки укылган текстның эчтелеген сөйләп бирә белү; -коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү; -тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтелеге ягыннан эзлекле монололик сөйләм төзи алу;

- телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

-татар теленең башка телләр арасында урынын белү; -татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүләрне дөрес әйтә белү ; -татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;

-телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү; -сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү; -гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү; -татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма дөрес сөйләм оештыруга ирешү;








Татар әдәбиятын өйрәтүгә елына 35 атнага барлыгы 70 сәг. каралган ( атнага 2 сәг).


Темаларның бүленеше


Тематик эчтәлек

Сәгатьләр саны

1

Халык әйтсә- хак әйтә

7

2

Аталар сүзе – акылның үзе.

12

3

Ил язмышы – ир язмышы

12

4

Һәр чорның үз герое

9

5

Туган ил ул була бер генә, туган илнең кадерен бел генә!

14

6

Актыктан хаклык җиңә

10

7

Табигатькә дә табиб кирәк!

6


Барлыгы

70














Тематик план


Дәрес темасы

Вакыты


Искәрмә



План буенча

Фактик


1

Йола фольклоры

3.09



2

Гаилә йолалары. Бәби туе. Туй

8.09



3

Фәтхи Бурнаш иҗаты «Яшь йөрәкләр» драмасы

10.09



4

«Сак-Сок» бәете

15.09



5

Мөнәҗәтләр. «Туган ил исемнән китмәс»

17.09



6

Габдулла Тукай «Милли моңнар” шигыре.

22.09



7

Бүлекне кабатлау, йомгаклау

24.09


Корбан бәйрәме

8

Фатих Әмирхан иҗаты.

«Ай өстендә Зөһрә кыз» әкияте.


29.09



9

Әдәбиятта фольклоризм

1.10



10

Нәкый Исәнбәт “Җирәнчәч белән Карачәч” драмасы

6.10



11

Г.Ибраһимов иҗаты

8.10



12

Г.Ибраһимов . «Алмачуар» хикәясе

13.10



13

Г.Ибраһимов иҗаты. «Алмачуар» хикәясе(2нче бүлек)

15.10



14

Г.Ибраһимов иҗаты. «Алмачуар» хикәясе йомгаклау

20.10



15

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

22.10



16

Роберт Миңнуллин иҗаты. «Килен төшкәндә» шигыре

27.10



17

Рөстәм Яхин иҗаты

29.10



18

Халисә Мөдәррисова иҗаты. «Көмеш дага» шигыре

10.11



19

2 нче бүлекне кабатлау дәресе




20

Әдип Маликов иҗаты “Ир язмышы-ил язмышы” шигыре


12.11



21

Г.Кутуй. “Сагыну нәсере”

Нәсер, инверсия


17.11



22

Сибгат Хәким иҗаты.

19.11



23

С.Хәким “Бакчачылар”поэмасы

24.11



24

Сибгат Хәким иҗаты “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”шигыре

26.11



25

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты

1.12



26

Р Төхфәтуллин «Җиләкле аланнар» повесте

3.12



27

Рафаил Төхфәтуллин . «Җиләкле аланнар» повесте

8.12



28

Мәһдиев иҗаты. Мөхәммәт


10.12



29

М.Мәһдиев «Без кырык беренче ел балалары “ повесте

15.12



30

М.Мәһдиев «Без кырык беренче ел балалары “ повестен уку

17.12



31

Мөхәммәт Мәһдиев

«Без — кырык беренче ел балалары» повесте. Тартмалы композиция

22.12



32

3 нче бүлекне кабатлау дәресе

24.12



33

Нәҗип Думави иҗаты. «Беренче кар» шигыре

12.01



34

Һади Такташ иҗаты.

14.01



35

Һ.Такташ “Алсу”поэмасы

19.01



36

Һ.Такташ шигырьләрен уку

21.01



37

Хәсән Туфан иҗаты. «Агыла да болыт агыла» шигыре

26.01



38

Хәсән Туфан “Тамчылар ни сөйли шигыре”

28.01



39

Гурий Тавлин иҗаты

2.02



40

Гурий Тавлин иҗаты “Кояшка болыт кергәндә” (өзек)

4.02



41

4 нче бүлекне кабатлау дәресе

9.02



42

Аяз Гыйләҗев иҗаты.

11.02



43

Аяз Гыйләҗев иҗаты. «Өч аршын җир» повесте

16.02



44

Аяз Гыйләҗев иҗаты. «Өч аршын җир» повесте

18.02



45

Аяз Гыйләҗев иҗатын йомгаклау

23.02



46

Илдар Юзеев иҗаты.


25.02



47

Илдар Юзеев

«Ак калфа-гым төшердем кулдан” драмасы

1.03



48

Илдар Юзеев

«Ак калфа-гым төшердем кулдан” драмасын укуны дәвам итү

3.03



49

Фәннур Сафин иҗаты. «Туган җиремә» шигыре

8.03



50

Марсель Галиев иҗаты

10.03



51

Марсель Галиев иҗаты “Нигез” повесте

15.03



52

М.Галиев “Нигез”повестен укуны дәвам итү

17.03



53

Повестька анализ ясау

31.03



54

5 нче бүлекне кабатлау дәресе

5.04



55

Фатих Хөсни иҗаты

7.04



56

Фатих Хөсни иҗаты “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре

12.04



57

Роза Хафизова иҗаты

14.04



58

Р.Хафизова «Әти кайткан көн» хикәясе

19.04



59

Фәнис Яруллин иҗаты

21.04



60

Фәнис Яруллинның «Ак төнбоек» хикәясе

26.04



61

Рафис Корбан иҗаты “Ярдәм итик”шигыре

28.04



62

Рөстәм Галиуллин иҗаты “Биш икеле”хикәясе

3.05



63

Айгөл Әхмәтгалиева “Табыш”хикәясе

5.05



64

6 нчы бүлекне кабатлау

10.05



65

М.Әгъләмов иҗаты “Сөйли ак каен” шигыре

12.05



66

Зиннур Мансуров иҗаты «Балык кычкыруы» шигыре

17.05



67

Еллык аттестация эше

19.05



68

Хәбир Ибраһим иҗаты. «Карач» хикәясе

24.05



69

7 нче бүлекне кабатлау

26.05



70

Йомгаклау

31.05











1 вариант

1.”Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә төп герой кем?

А) Минтимер

Б)Бикбулат

В) Биктимер


2.Биктимер нинди савытка утырып шуа?

А) табак

Б) тагарак

В) таба


3. “Әти кайткан көн” әсәренең авторы кем?

А) Фатих Хөсни

Б) Марсель Галиев

В) Роза Хафизова


4.”Тема” сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

А) әдәби әсәрнең нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы.

Б) табигать күренеше турында шигырь

В) әдәби ачыклау


5.”Ак төнбоек ” әсәрен кем язган?

А) Роза Хафизова

Б) Рафис Корбан

В) Фәнис Яруллин


6. Гадиләнең әтисе Шөһрәткә нәрсә бүләк иткән?

А) велосипед

Б) фотоаппарат

В) костюм чалбар


7.”Юкка көттеләр” әсәрендә Нурҗиһан әби авызыннан нәрсә очыра?

А) чыпчыклар

Б) каргалар

В) саескан


8. Мәкальне дәвам ит “Дуслык акчага ..........”

А) сатыла

Б) бүләк ителә

В) сатылмый


9. Мансур белән Фатих әрәмәлектә нәрсә җыялар?

А) чәчәк

Б) печән

В) утын


10. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен кем яза?

А) Фатих Хөсни

Б) Роза Хафизова

В) Аяз Гыйләҗев


11.Дуслык турында 6-7 җөмләдән торган хикәя языгыз

12.7нче сыйныфта укыган әсәрләр арасыннан кайсы әсәр ошады? Ни өчен?



2 вариант

1.”Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә Биктимернең әнисе нәрсә пешерергә уйлый?

А) бәлеш

Б)бавырсак

В) коймак


2.Биктимер кем булып эшли?

А) очучы

Б) инженер

В) табиб


3. “Әти кайткан көн” әсәре кем исеменнән сөйләнелә?

А) Солтан

Б) Мансур

В) Фатих


4.”Идея” сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

А) чагыштыруга нигезләнгән жанр.

Б) хис-тойгы каршылыгы

В) әсәрдә конкрет вакыйгалар һәм җанлы сүрәтләрдә гомумиләштерелгән эмоциональ, образлы фикер


5.”Ак төнбоек ” әсәрендә Гадилә нинди чәчәкләр җыя?

А) миләүшә

Б) кыңгырау

В) төнбоек


6. “Суга батучыны коткарган өчен” медален кемгә бирәләр?

А) Гадиләгә

Б) Кәшифкә

В) Шөһрәткә


7.”Юкка көттеләр” әсәрендә Нурҗиһан әби авызыннан нәрсә очыра?

А) чыпчыклар

Б) каргалар

В) саескан


8. Мәкальне дәвам ит “Йөз сум акчаң булганчы, йөз .......... булсын”

А) дошманың

Б) дустың

В) күршең


9. “Нигез” повестенда Өянкегә хатын –кызлар нәрсә эләләр?

А) косынка

Б) яулык

В) кулъяулык


10. “Нигез” повестенда әсирлектә булган геройның исеме кем ?

А) Давыт

Б) Хикмәтулла

В) Байтирәк


11.Туган як турында 6-7 җөмләдән торган хикәя языгыз

12.7нче сыйныфта укыган әсәрләр арасыннан кайсы әсәр ошады? Ни өчен?





Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров255
Номер материала ДВ-415308
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх