Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе

библиотека
материалов

Морфология бүлеген кабатлау.

(4 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча үткәрелгән дәрес)

Дәрес тибы: Кабатлау

Дәрес төре: Катнаш

Максат:

  1. Сүз төркемнәре турында белемнәрне тикшерү, ныгыту, гомумиләштерү;

  2. Сөйләм һәм язу күнекмәләрен ныгыту;

  3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, дәреслек, биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  • Исәнләшү.

  • Дежур укучы белән әңгәмә. (Тактага кояш рәсемен элеп кую)

  • Уңай психологик халәт тудыру.

Челтер, челтер кыңгырау,

Безне дәрескә чакыра.

Без аны ишетәбез

Һәм эшкә керешәбез.

  1. Актуальләштерү.

Кроссвордны чишегез.hello_html_31ecab8e.gif

  1. Исемне алыштыра.

  2. Фигыльнең 1 төре.

  3. Исемнәр аның белән төрләнә.

  4. Нинди? соравына җавап бирә.

  5. Сүзләрнең охшаш мәгънәсе.

  6. Сорау куеп булмый.

  7. Сүзнең капма-каршы мәгънәсе.

  8. Нишли? соравына җавап бирә.

  9. Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә.

  10. Хәзерге ел фасылы.


  • Нинди сүз килеп чыкты?

  • Морфология!

  • Нәрсә соң ул – Морфология! Сингапур системасы буенча Таймд-Пэа-Шэа структурасын кулланып тактада бирелгән җөмләне дәвам итегез. Җавапларыгызны кәгазь битләренә язып куегыз. Моңа 1 минут вакыт бирелә. Эшне башлыйбыз!

  • Вакыт чыкты! Җавапларны тыңлап үтәбез. ( 2 нче сан астында утыручылар җавап бирә)

Дөрес җавап: Морфология – сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән.

Укучылар дәреснең темасын әйтә:

  • Безнең дәреснең темасы: Морфологияне кабатлау.

Максат: Сүз төркемнәре турында белемнәрне тикшерү.

  1. Белемнәрне системалаштыру.

  • Укучылар, сез әкият яратасызмы?

  • Әйе.

  • Без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә чыгабыз. Бу илнең исеме дә бик кызыклы: “Сүз төркеме” дип атала.

  • Ә сез сәяхәткә нәрсәләрдә йөрисез?

  • Самолет, машина, поезд һ.б.

  • Без бүген сезнең белән поездда барачакбыз. Ә поедыбызның исеме “Морфология”

(Поезд тавышы тыңлатыла, рәсем тактага эленә)

  • Менә беренче тукталышка килеп җиттек. Исеме генә бик кызык, бәлки монда ниндидер ялгышлык киткәндер, әйдәгез бергә чишик.

(Укучылар ребусны чишеп, исемне табалар “Исем”, вагонга исемен эләктереп куялар)

  • Исемен таптык, ләкин вагонны эләктереп китеп булмый. Вагонны эләктерү өчен биремнәрне үтәргә кирәк. (1 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар)

  • Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 4 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

1 нче төркем өчен бирем:

Сүзләрне ике төркемгә (уртаклык һәм ялгызлык) бүлегез: Әби, кош, Казан, эт, Әлмәт, Роза, кеше, Идел, уенчык, Татарстан.

2 нче төркем өчен бирем:

Урман сүзен килешләр белән төрләндерегез.

3 нче төркем өчен бирем:

Дәфтәр сүзен тартым белән төрләндерегез.

  • Молодцы! Булдырдыгыз. Без вагонны поезга эләктереп куябыз. Юлны дәвам итәбез. (Поезд тавышы)

  • Алдагы тукталышка килеп җиткәнбез икән! Бу тукталышның исеме “Ял итик!” дип атала. Димәк ял итәбез. (Хәрәкәтләр белән физкультминутка)

  • Өченче тукталышка да якынлаштык. Исемен билгеләп алыйк. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз. (...ый...а....т – сыйфат)

  • Вагонны эләктереп китү өчен биремнәр үтәргә кирәк. (2 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар). Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 3 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

Биремнәр: Билгеләмәне билгеләгез, мисаллар китерегез.

1 нче төркем:

Бу сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә (гади дәрәҗә: ак яулык, кызыл чәчәк)

2 нче төркем:

Бу сыйфатлар 1 предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерә (чагыштыру дәрәҗәсе: баллырак, әчерәк)

3 нче төркем:

Бу сыйфатлар 1 предметтагы билгенең башка шундый ук предметлардагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерәләр (артыклык дәрәҗәсе: ямь-яшел, иң матур)

  • Менә без дүртенче тукталышка да килеп җиттек. Ребусны чишеп, аның исемен билгеләргә кирәк.

,hello_html_m1484c608.gif ,,, , hello_html_m3d6c0db4.gif ,, М=Н

Җавап: САН

  • Вагонны эләктереп китү өчен биремнәр үтәргә кирәк. (4 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар). Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 1 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

Биремнәр: Билгеләмәнең кагыйдәсен табыгыз.

1 нче төркем : Сан

2 нче төркем: Микъдар саны

3 нче төркем: Тәртип саны

  1. Өй эше бирү.

1 нче дәрәҗә: Бүген кабатлаган сүз төркемнәрен кулланып сүзтезмәләр төзегез.

2 нче дәрәҗә: Сүз төркемнәрен кулланып хикәя төзегез.

  1. Йомгаклау.

  1. Үткән тема буенча әңгәмә.

  • Безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Кояш та йокларга ятты, ай калыкты. Һәр төркемнең 3 нче сан астында утыручы укучылар 1 сүз төркеме турында кабатлаганнарны сөйләп үтә.

  • Без тагын нинди сүз төркемнәрен беләбез? (Алмашлык, фигыль һ.б.)

  • Без бүген аларны кулландыкмы? (Физкультминутка һәм биремнәр үтәгәндә кулландык)

  1. Билгеләр кую.

  2. Саубуллашу.

  • Укучылар безнең дәресебез ахырына якынлашты. Алдагы дәрестә без башка сүз төркемнәрен кабатларбыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 17.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров513
Номер материала ДA-049132
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх