Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 4 нче сыйныф өчен эш программасы.Рус төркеме.

4 нче сыйныф өчен эш программасы.Рус төркеме.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«Килешенде» «Килешенде» «Раслыйм»

МБГБУ “Аерым предметлар МБГБУ “Аерым предметлар МБГБУ “Аерым предметлар

тирәнтен өйрәнелә торган тирәнтен өйрәнелә торган тирәнтен өйрәнелә торган

35 нче урта гомуми белем 35 нче урта гомуми белем 35 нче урта гомуми белем

мәктәбе” нең мәктәбе”нең милли мәсьәләләр мәктәбе”

МБ җитәкчесе буенча директор урынбасары директоры

_______/ Г.Ф.Гыйлаҗева __________ / Г.Р.Шиһапова _________/ Е.В.Глухарева

1 нче номерлы беркетмә 246 нчы номерлы боерык

28август 2015 нче ел “28август 2015 нче ел “29август 2015 нче ел





Татар теленнән эш программасы

Казан шәһәре Идел буе районы МБГБУ “Аерым предметлар

тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта гомуми белем мәктәбе”

Фатаува Гөлнур Мөхәмәтҗан кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

4 нче сыйныфлар (рус төркемнәре)

(ФДББС таләпләренә нигезләнгән башлангыч гомуми белем баскычы)





Педагогик киңәшмәдә каралды

2 нче номерлы беркетмә

28 август 2015 нче ел







2015 – 2016 нче уку елы

Аңлатма язуы

4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” гы РФ Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) “О государственных языках Республики Татарстани других языках в Республики Татарстан”).

5. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Ферерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрендә (1897 нче номерлы боерык), РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

6. Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүч балалар өчен) 1-11 нчы сыйныфлар, (төзүче-авторы:– К.С.Фәтхуллова, Казан, 2014.)

7. Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).-Казан : Татар.кит.нәшр., 2014.-143.:рәс.б-н.

8. Мәктәпнең укыту планы.

4 нче сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүч балалар өчен) 1-11 нчы сыйныфлар, (төзүче-авторы:– К.С.Фәтхуллова, Казан, 2014.), Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Рус телендә белем бирү мәктәбендә татар балаларына татар теле укытуның максаты:

Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, аның аркылы башка телләрне дә өйрәнү теләге уяту; үз милләтеңә, аның мәдәни үзенчәлекләренә, гореф-гадәтләренә, ана телеңә мәхәббәт тәрбияләү; шулар аркылы башка милләтләргә, аларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә ихтирам уяту.

Балаларда туган телгә, аның яңгырашына, сүзлек байлыгына карата кызыксыну уяту. Тел күренешләрен аңларга, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү. Фәнни-тикшерү эшчәнлеге алып баруга мотивация тудыру, проект эшләрен башкаруны дөрес оештыру. Тел берәмлекләрен урынлы кулланып, бәйләнешле сөйләм тудыру өстендә эшләү, аралашу компетенциясе булдыру.


Бурычлары:

- укучыларда, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик төзелеше, орфоэпик, орфографик нормалары турында белем бирү;

- телнең лексик байлыгын анализлый, күрә, таба белү сәләтен, осталыгын булдыру, үстерү, сүз байлыгын арттыру;

- татар теленең сүз ясалыш мөмкинлекләрен үзләштерү, гамәли кулланылышка кертү;

- алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү;

- сүзлекләр, дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү;

- үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 4 нче сыйныфта татар теле дәресләрен укытуга атнага өч сәгать бирелә, ел дәвамында 105 дәрес тәшкил итә, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.


Яңа стандарт куйган таләпләр

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела.Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр - һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

Нәтиҗәләргә таләпләр - гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка - универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка - шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Универсаль гамәлләр (фән буенча, метапредмет, шәхескә бәйле нәтиҗәләр):

А. Фән буенча:

-укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Б. Метапредмет

Регулятив УУГ:

- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

- проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Танып белү гамәлләре:

- танып белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра

- белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;

- сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сүзләр ясый белү , сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү;

- телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

- тел берәмлекләренең әдәби әсәр тудырудагы ролен билгеләү;

- татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша фразеологик берәмлекләрнең эчтәлегендәге фәлсәфәне үзләштерү.

Коммуникатив УУГ:

- тыңлый белү;

- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

- төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

- укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

- бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;

- иптәшенең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү

В.Шәхескә бәйле:

- атар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.



Курсның эчтәлеге

































Календарь-тематик планлаштыру

Татар теле


Сыйныф 4”В”,(рус төркеме)

Укытучы Фатаува Гөлнур Мөхәммәтҗан кызы

Сәгатьләр саны 105

Барлыгы 105 сәг.; атнага 3 сәг.

Планлаштырылган контроль дәресләр 4 сәг.


План буенча

4 В

Факт буенча

4 В

Мәктәптә(13 сәгать)

1

Белем көне


1

2.09


2

Кадәр, соң бәйлекләрен кабатлау


1

5.09


3

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау


1

7.09


4

Бишкә куша , биштән ала конструкциясен сөйләмгә кертү


1

9.09


5

Бишкә бүлә, бишкә тапкырлый конструкцясен сөйләмгә кертү.


1

12.09


6

к һәм г авазларын кабатлау. Бишкә куша, биштән ала конструкцияләрен кабатлау.

1

14.09


7

к һәм г авазларын кабатлау. Бишкә бүлә , бишкә тапкырлый конструкцияләрен кабатлау.

1

16.09


8

Бишкә куша, биштән ала , Бишкә бүлә , бишкә тапкырлый конструкцияләрен ныгыту.

1

19.09


9

Яңа уку елы. Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Белем көне”


1

21.09


10

Хәзерге заман һәм билгеле, билгесез үткән заман фигыльләрен кабатлау.


1

23.09


11

Омонимнарны кабатлау.

1

26.09


12

Сүзлек диктанты.Омонимнарны кабатлау.

1

28.09


13

Хаталар өстендә эш.

Безнең исемнәр нәрсәне аңлата?”

1

30.09


Татарстанның дәүләт символлары(14 сәгать)

14

Сыйфат ясаучы кушымча

- лы \ -ле

1

3.10


15

Сыйфат ясаучы кушымча - сыз\ -сез.

1

5.10


16

Сыйфатларның дөрес язылышы

1

7.10


17

Антонимнар

1

10.10


18

Синонимнар.


1

12.10


19

Исем ясаучы -лык\-лек кушымчалары.

1

14.10


20

Контроль эш №1

(Антонимнарны һәм синонимнарны кабатлау)

1

17.10


21

Хаталар өстендә эш

1

19.10


22

Татарстан -мөстәкыйль дәүләт. Б.С.Ү. “Туган илем - Татарстан”

1

21.10


23

Сүз ясаучы -лы\-ле, -сыз \-сез, -лык\-лек кушымчаларын кабатлау.

1

24.10


24

Сүзлек диктанты.(“Сыйфат”)

1

26.10


25

Хаталар өстендә эш.

Татарстан Республикасының дәүләт символлары

1

28.10


26

Антоним, синоним, омонимнарны кабатлау.

1

7.11


27

Үткән материалны кабатлау

1

9.11


Зоопаркта(15 сәгать)


28


Кебек, шикелле бәйлекләрен кабатлау.


1

11.11


29

Ясалма сүзләр.

1

14.11


30

Ясалма сүзләр белән җөмләләр төзү.

1

16.11


31

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.

1

18.11


32

Артыклык дәрәҗәсе ясаучы көчәйткеч кисәкчәләр: бик, иң.

1

21.11


33

Бик, иң кисәкчәләре белән җөмләләр төзү.

1

23.11


34

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен ныгыту.

1

25.11


35

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем дүрт аяклы дустым”

1

28.11


36

"Баланың бәхете бар", "Бәхетле бала" конструкцияләрен чагыштыру.

1

30.11


37

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.

1

2.12


38

Саннарны кабатлау. Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан җәнлегем”

1

5.12


39

Саннарны сөйләм телендә куллану.

1

7.12


40

Хәзерге һәм үткән заман фигыльнең юклык формасы. Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Зоопаркта”.

1

9.12


41

Контроль диктант №2 “Алма” (Сыйфат, сан сүз төркемен кабатлау)

1

12.12


42

-лы\-ле кушымчалы сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Хаталар өстендә эш

1

14.12


Табигатьне саклыйбыз(6 сәгать)

43

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Табигатьне саклыйбыз”.

1

16.12


44

Икән сүзен җөмләдә куллану.

1

19.12


45

Үткән заман фигыльнең төрләнеше.

1

21.12


46

Сүзлек диктанты (Үткән заман фигыль)

1

23.12


47

Хаталар өстендә эш. Үткән заман фигыльләрне кабатлау.

1



9.01


48

Үткән заман фигыль төрләнешен кабатлау.

1

11.01


Һөнәрләр(8 сәгать)

49

Таба, аша бәйлекләре


1

13.01


50

Таба, аша бәйлекләрен җөмләдә куллану

1

16.01


51

Тамыр сүзләр, ясалма сүзләр, тезмә сүзләрне чагыштыру

1

18.01


52

Тамыр сүзләр, ясалма сүзләр, тезмә сүзләрне җөмләләрдә куллану.

1

20.01


53

Юклык алмашлыклары.

1

23.01


54

Юклык алмашлыкларын кабатлау.Бәйләнешле сөйләм үстерү. "Бөтен һөнәрләр дә яхшы".

1

25.01


55


Бу алмашлыгының килешләрдә төрләнүе.


1

27.01


56

Бу алмашлыгының килешләрдә төрләнүен ныгыту.

1

30.01


Үзәк универмагта(11 сәгать)

57

Ябык-ябыла конструкциясен кертү

1

1.02


58

Теге алмашлыгының килешләрдә төрләнүе.


1

3.02


59

Бу, теге алмашлыкларын ныгыту дәресе.

1

6.02


60

Бүлек кострукциясен өйрәнү.

1

8.02


61

Кушма сүзләр.


1

10.02


62

Саннарны кабатлау.

1

13.02


63

Контроль эш №3

(Алмашлыкларны кабатлау)

1

15.02


64

Хаталар өстендә эш

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау.

1

17.02


65

Үзәк универмаг темасына диалогик сөйләм.


1

20.02


66

Үзәк универмаг темасын кабатлау

1

22.02


67

Кибеттә темасына диалогик сөйләм.

1

24.02


Татарстанның тарихы белән танышабыз(12 сәгать)

68

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1

27.02


69

Билгеле киләчәк заман фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

1.03


70

Билгеле киләчәк заман фигыльнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту.

1

3.03


71

Билгеле киләчәк заман фигылен сөйләмдә куллану.

1

6.03


72

Татарстанның тарихи урыннары дигән темага сөйләшү

1

8.03


73

Билгеле киләчәк заман фигылен кабатлау

1

10.03


74

Сүзлек диктанты (“Фигыль”)

1

13.03


75

Хаталар өстендә эш.

1

15.03


76

Фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заман формаларын кабатлау.

1

17.03


77

Фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заман формаларын ныгыту


1

29.03


78

Фигыль сүз төркемен кабатлау.

1

31.03


79

Билгеле үткән һәм билгеле киләчәк заман фигыльләрен кабатлау.

1

3.04


Музейга барабыз(10 сәгать)

80

Музейлар темасына диалогик сөйләм оештыру.


1

5.04


81

Фигыльнең үткән заман формасын кабатлау.

1

7.04


82

Фигыльнең үткән заман формасын ныгыту.

1

10.04


83

Вакыт , сәгать төшенчәләренә диалогик сөйләм үстерү

1

12.04


84

Кирәк, ярамый сүзләрен кабатлау.

1

14.04


85

Бу алмашлыгының килешләрдә төрләндерүен кабатлау.

1

17.04


86

Казанда музейлар тексты өстендә эш.

1

19.04


87

Фигыль.

сүзлек диктанты

1

21.04


88

Хаталар өстендә эш.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

24.04


89

Исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау.

1

26.04


Исәнме, җәй!(8 сәгать)

90

Билгесез үткән, билгеле киләчәк заман фигыльләрен кабатлау.

1

28.04


91

Сәгать, вакыт темасын кабатлау.


1

1.05


92

Кемнең, кемнеке алмашлыкларын искә төшерү.


1

3.05


93

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллануны ныгыту.

1

5.05


94

Бакчада темасына диалогик сөйләм оештыру.

1

8.05


95

Бәйлекләрне кабатлау.

1

10.05


96

Сүзлек диктанты (“Алмашлыклар”)

1

12.05


97

Хаталар өстендә эш.

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

15.05


Балачак китапларым(8 сәгать)

98

Яраткан әкиятем темасына монологик сөйләм оештыру.

1

17.05


99

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яраткан әкиятем.

1

19.05


100

Контроль эш №4.(Сүз төркемнәрен кабатлау)

1

22.05


101

Хаталар өстендә эш.

Сүз басымы.

1

24.05


102

Билгесез үткән, билгеле киләчәк заман фигыльләрен,бәйлекләрне кабатлау.

1

26.05


103

Ел буе үткәннәрне кабатлау.

1

29.05


104

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

30.05


105

ЙОМГАКЛАУ.

1

31.05




















Укыту-методик һәм матди-техник тәэмин ителеш

Укытучы өчен:

  1. Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүчеалалар өчен) 1-11 нчы сыйныфлар, (төзүче-авторы:– К.С.Фәтхуллова, Казан, 2014.)

  2. Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).-Казан : Татар.кит.нәшр., 2014.-143.:рәс.б-н.

  3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.

Укучы өчен:

1. Дәреслек: И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан Татарстан китап нәшрияты

2013.

2. Татар теленнән эш дәфтәре: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова, Л.Х. Гыйльметдинова; [рәссамы Светлана Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 79 б.

3. Татарско-русский учебный словар / Ганиев Ф.А., Абдуллин И.А., Гатаулина Р.Г. и др. – М.: Рус. яз., 1992. – 416 с.

4. Татар теленең орфографик сүзлеге: Башлангыч мәктәп укучылары өчен / Яңадан эшләнгән дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 1996. – 144 б.


Интернет-ресурс.

1.Единая коллекция Цифровых Образовательных Ресурсов. – Режим доступа : http://school-collection.edu.ru

Техник чаралар.

1. Шәхси компьютер.

2. Мультимедия проекторы.

3. Экспозицион экран.

Мәгълүмат чыганаклары

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. selet.ru “Сәләтяшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Балакитапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com);

4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр


Тыңлап аңлау. Татар сөйләмен тыңлап аңлау буенча укучыларда башлангыч күнекмәләр булдыру; таныш материалга нигезләнгән сөйләмне тыңлап,җөмлә чикләрен билгеләү;сөйләм барышында эчтәлеккә төшенеп бару; тыңланган мәгълүматның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, сораулар кую, сөйләшү үткәрү, эчтәлекне татарча яки русча сөйләп бирү.

Сөйләү. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрдән һәм җөмлә калыпларыннан файдаланып, мәктәп,гаилә,балаларның тормышы һәм табигать күренешләре белән бәйле ситуацияләргә диалог яки монолог төзеп сөйләү;аралашуга бәйле исәнләшү,саубуллашу, гафу үтенү,рәхмәт әйтү,котлау, үтенеч белдерү,кайтарып сорау һәм башка репликаларны сөйләмдә дөрес куллану.

Уку. Татар хәрефләрен танып,алар белдергән авазларны дөрес әйтү,аерым җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку;текстларның эчтәлегенә төшенеп бару; яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу.

Язу һәм язма сөйләм. Татар хәрефләрен, сүзләрен дөрес язу;бәйләнешле текстка өстәмәләр кертмичә күчереп язу;сүзлек диктанты язу;аралашу ситуацияләренә бәйле хикәя язу, котлау, чакыру кәгазе, адрес язу.

ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, сан, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.

  2. Актив үзләштерелгән сыйфатларны төп, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә куллануга ирешү.

  3. Хикәя фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аера белергә һәм гамәли кулланырга күнектерү.

  4. Гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре белән җөмләләр төзергә өйрәтү.

  5. Күрсәтү алмашлыкларының (бу, теге) килеш формаларын, әнә, менә алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү.

  6. Таба, соң, кадәр бәйлекләрен сөйләмгә кертү.

  7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  8. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен искәртү.

  9. Грамматик белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

ОРФОЭПИК ҺӘМ ОРФОГРАФИК МИНИМУМ

1. Лексик темаларга караган сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү.

2. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

3. Сүзләрне, аерым җөмләләрне үзгәрешләр кертеп язуга ирешү.

4. Исемнәрнең — сан, тартым, килеш кушымчаларын, фигыльләрнең барлык-юклык, зат-сан, заман кушымчаларын дөрес язарга өйрәтү.

5. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп язарга күнектерү.

6. Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен, шәһәр, авыл һәм елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язарга күнектерү.

7. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен системалаштыру.

8. Сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыруга ирешү.




































Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр


Сәбәбе

(нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган)
































































































































































































































































Укучыларның татар теленнән белем, осталык һам күнекмәләрен бәяләү нормалары


БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

1

2

3

4

11

Тыңлап аңлау


0,5-1

мин

1-1,5

мин

1,5-2

мин

2.

Диалогик сөйләм

3

4

5

6

3.

Монологик сөйләм

4

5

6

7

44.

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

  1. сүзлек диктанты (сүзләр саны)

  2. диктант (сүзләр саны)

  3. изложение (сүзләр саны)

  4. сочинение (җөмлә саны)

1-2

3-4

6-7

25-30

5-6

8-9

30-35

40-45

6-7

7-8

10-12

35-40

50-55

7-8


Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.


Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2—4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

  1. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунк- туацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус тукталу сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3—4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларның санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик уңай билгеләр генә куела.


Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.


Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.


Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.



















































Мәктәп компонентындагы сәгатьләр бүленеше


Барлыгы

(сәгать саны)





Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №1

1 нче вариант

  1. Выпишите слова, отвечающие на вопрос нинди?

Матур, китап, укый, зур, акыллы, белемле, яза, майсыз.

  1. Спишите прилагательные парами, подбирая антонимы.

Пример: Ялкау-тырыш(ленивый-старательный).

Яхшы, матур, яшь, авыл, яжа, ямьсез, карт, начар,иске, шәһәр.

  1. Образуйте от существительных прилагательное при помощи аффиксов –лы/-ле, -сыз/-сез.

Пример: Җиләк – җиләкле, җиләксез.

Алма, балык, кояш, май, бәхет.

  1. Спишите прилагательные парами, подбирая синонимы.

Пример: Яхшы-әйбәт;

Татлы, дәү, зур, бәләкәй, әби, кала, дәү әни, шәһәр, баллы, кечкенә.

  1. Составьте предложения:

Килдек, мәктәпкә, без, бүген.

Көн, кояшлы, бүген, һәм, матур.

  1. Переведите слова

Тынычлык –

Акыллы –

Бүләргә –

Уйларга –













Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №1

2 нче вариант

  1. Выпишите слова, отвечающие на вопрос нинди?

Ямьсез, дәфтәр, ишек, кечкенә, кояшлы, карый,балыклы, алмалы.

  1. Спишите прилагательные парами, подбирая антонимы.

Пример: Ялкау-тырыш(ленивый-старательный).

Кечкенә, матур, биек, ак, яңа, ямьсез, тәбәнәк, зур, иске, кара.

  1. Образуйте от существительных прилагательное при помощи аффиксов –лы/-ле, -сыз/-сез.

Пример: Җиләк – җиләкле, җиләксез.

Чәчәк, күңел, ай, май, тоз.

  1. Спишите прилагательные парами, подбирая синонимы.

Пример: Яхшы-әйбәт;

Матур, дәү, зур, бәләкәй, бабай, кала, дәү әти, шәһәр, ямьле, нәни.

  1. Составьте предложения:

Бардык, урманга, без, кичә.

Гөмбәләр, җыйдык, һәм, җиләкләр, без.

  1. Переведите слова

Азатлык –

Санарга –

Күңелле –

Тозсыз –





















Кояшлы ил: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен хрестоматия (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /(төз.-авт.: Г.М.Әхмәтҗанова һ.б.)


Контроль диктант №2

Алма.

Бакчачы бабай Чулпанга түм-түгәрәк, кып-кызыл бер алма бирде. Ул алма шулкадәр зур, шулкадәр матур, шулкадәр тәмле һәм шулкадәр хуш исле иде.

Кыз моңсу күзләре белән алмага озак карап торды. Ләкин ул кызыл алманы ашарга ашыкмады.



Бирем

1 нче вариант

Тор! Торма! – сүзләрен киләчәк заманда зат-санда язарга.

2 нче вариант

Бир! Бирмә! – сүзләрен киләчәк заманда, зат-санда язарга.


















Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №3

1 нче вариант.

  1. Переведи слова

Веете –

Учёный –

Открытие –

Здание –

Историк –

  1. Выпиши глаголы будущего определенного времени.

Арды, бара, бирәчәк, утырды, кайтачак, барачак, сикерә, бирде, буяды, укыячак.

  1. Напиши глаголы в будущем определенном времени.

Пример: Аша! – ашаячак.

Укы! Утыр! Сикер! Ят! Йөгер!

  1. Напиши глаголы будущего определенного времени в отрицательной форме.

Пример: Ашаячак ( ашамаячак);

Бирәчәк, ятачак, алачак, йөртәчәк, утырачак.

  1. Зат-санда язарга.

Картаячак; пешермәячәк.

  1. Напиши предложения в будущем определенном времени

Ул иртәгә укырга бара.

Мин кунакка киттем.





















Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №3.

  1. нче вариант.

  1. Переведи слова

Ловкие –

История –

Вселенная –

как –

Исторический –

  1. Выпиши глаголы будущего определенного времени.

Ара, барачак, бирмәде, китте, кайтачак, менәчәк, уйнады, ясый, ашаячак, арды.

  1. Напиши глаголы в будущем определенном времени.

Пример: Аша! – ашаячак.

Яз! Ятла! Сөйлә! Җырла! Бар!

  1. Напиши глаголы будущего определенного времени в отрицательной форме.

Пример: Ашаячак ( ашамаячак);

Китәчәк, сатачак, уйнаячак, атачак, себерәчәк.

  1. Зат-санда язарга.

Сөртәчәк; утырмаячак.

  1. Напиши предложения в будущем определенном времени

Без өйгә кайттык.

Мин кинога барам.


















Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №4

1 нче вариант

  1. Переведи слова

Гөлҗимеш –

Кура җиләге –

Гөлбакча –

Карабодай –

Балыклы –

Зарарлы –

  1. Составить словосочетания

Пример: Аккош – Аккошлы күл

Гөлҗимеш –

Кура җиләге –

Гөлбакча –

Карабодай –

Балыклы –

Зарарлы –

  1. Составить предложения

Пример: Кояшлы көн – Бүген бик кояшлы көн.

Карлы кыш –

Җылы яз –

Җиләкле җәй –

Яңгырлы көз –

  1. Определить какое это слово? (Тамыр или ясалма? Если ясалма: тезмә, кушма, парлы, кыскартылма, сүзъясагыч кушымчалымы? Часть речи?)

Пример: ап-ак – ясалма сүз, парлы, сыйфат.

Зарарлы –

КГУ –

Балыклы –

Зәп-зәңгәр –

Карабодай –

Җир җиләге –

  1. Написать 5 тезмә сүз, 5 кушма.






Татар теле = Татарский язык. 4 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек / И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 143 б.: рәс б-н.

Контроль эш №4

  1. нче вариант

  1. Переведи слова

Агулы –

Җир җиләге –

Энҗе чәчәк –

Яхшырта –

Файдалы –

Ташбака –

  1. Составить словосочетания

Пример: Аккош – Аккошлы күл

Җир җиләге –

Энҗе чәчәк –

Яхшырта –

Файдалы –

Ташбака –

  1. Составить предложения

Пример: Кояшлы көн – Бүген бик кояшлы көн.

Җәйге яңгыр –

Көчле җил –

Язгы кояш –

Салкын көн –

  1. Определить какое это слово? (Тамыр или ясалма? Если ясалма: тезмә, кушма, парлы, кыскартылма, сүзъясагыч кушымчалымы? Часть речи?)

Пример: ап-ак – ясалма сүз, парлы, сыйфат.

Файдалы –

Кып-кызыл –

Агулы –

Аккош –

Төньяк –

Кура җиләге –

  1. Написать 5 тезмә сүз, 5 кушма.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров23
Номер материала ДБ-330559
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх