Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 3 нче сыйныф өчен эш программасы.Рус төркеме.

3 нче сыйныф өчен эш программасы.Рус төркеме.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«Килешенде»«Килешенде»«Раслыйм»

МБГБУ “Аерым предметлар МБГБУ “Аерым предметлар МБГБУ “Аерым предметлар

тирәнтен өйрәнелә торган тирәнтен өйрәнелә торган тирәнтен өйрәнелә торган

35 нче урта гомуми белем 35 нче урта гомуми белем 35 нче урта гомуми белем

мәктәбе” нең мәктәбе”нең милли мәсьәләләр мәктәбе”

МБ җитәкчесе буенча директор урынбасары директоры

_______/ Г.Ф.Гыйлаҗева __________ / Г.Р.Шиһапова _________/ Е.В.Глухарева

1 нче номерлы беркетмә 246 нчы номерлы боерык

28август 2015 нче ел “28август 2015 нче ел “ 29август 2015 нче ел




Татар теленнән эш программасы

Казан шәһәре Идел буе районы МБГБУ “Аерым предметлар

тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта гомуми белем мәктәбе”

Фатаува Гөлнур Мөхәмәтҗан кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 нче сыйныф(рус төркеме)

(ФДББС таләпләренә нигезләнгән башлангыч гомуми белем баскычы)





Педагогик киңәшмәдә каралды

2 нче номерлы беркетмә

28 август 2015 нче ел







2015 – 2016 нче уку елы

Аңлатма язуы

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” гы РФ Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) “О государственных языках Республики Татарстани других языках в Республики Татарстан”).

5. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Ферерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрендә (1897 нче номерлы боерык), РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

6. Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүчеләр өчен) 1-11 нчы сыйныфлар, (төзүче-авторы:– К.С.Фәтхуллова, Казан, 2014.)

7. Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.B. Гарипова; [рәссамы С.Х. Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 135 б.: рәс. б-н.

8. Мәктәпнең укыту планы.

Рус телендә белем бирү мәктәбендә рус балаларына татар теле укытуның максаты:

1) гамәли максат, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ирешү;

2) гомуми белем бирү максаты – укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;

3) тәрбияви максат – балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Куелган максатларга ирешү өчен, аерым бурычларны хәл итү сорала. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Татар теленә өйрәтү беренче чиратта фәннилек, аңлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомумдидактик принципларга нигезләнә. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тәшкил иткән телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел бе-рәмлекләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү тел берәмлекләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принципларын да истә тотып эш итү таләп ителә. Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның гамәли белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Бу исә сөйләм эшчәнлегенен төрләренә – тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга үзара бәйләнештә һәм системалы өйрәтүне үз эченә ала.

Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучылар, аерым сүзләрне, җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны ишетеп, аларның әйтелешен, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга күнегергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда укучыларны, укытучының һәм сыйныфташларының сөйләмен яки аудиокушымтадагы татар сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, кирәкле мәгълүматны аерып, сорауларга җавап бирергә, әңгәмә корырга, эчтәлекне татарча сөйләп бирергә күнектерү мөһим.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның мәктәптәге һәм җәмәгать урыннарындагы тормышына бәйле диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм яттан сөйләү, охшаш диалог төзү эшләренә өстенлек бирү әһәмияткә ия. Алар аша укучылар татар сөйләм этикеты үрнәкләрен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, реплика төрләрен актив рәвештә үзләштерә алалар. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп белдерергә өйрәтү зарур.

Монологик сөйләмгә өйрәтү кешеләрне, предметларны, табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, шулай ук мәктәп, шәһәр (авыл), гаилә һәм башка темаларга хикәя төзеп сөйләүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирүгә кайтып кала. Укучыларда монологик сөйләм күнекмәләре үсеш алсын өчен, аларны билгеле бер ситуациягә бәйле җөмләләр төзеп әйтергә, аларны үзара бәйләргә һәм логик яктан эзлекле текст төзергә әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, укучылар башта татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү; тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку, алга таба җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; укылганның эчтәлегенә төшенеп бару, яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу күнекмәләренә ия булырга тиешләр. Моңа ирешү өчен, башлангыч чорда ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр һәм сүзтезмәләр, җөмләләр яисә бәйләнешле уку текстлары белән эш итәргә кирәк. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайланырга һәм тәрбияви яктан әһәмиятле булырга тиеш. Алга таба таныш материалга ни-гезләнгән кечкенә күләмле текстларны, шулай ук таныш булмагансүзләр кергән текстларны эчтән аңлап укырга, кирәкле мәгълүматны барга, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулай ук укучылар шигырьләрне яттан өйрәнеп, сәнгатьле итеп сөйли белергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һәм эчтәнуку төрләренә өстенлек бирелә. Моннан тыш, карап чыгу максаты белән уку, өйрәнү максаты белән уку, танышу максаты белән уку, эзләнү максаты белән уку төрләрен куллану да әһәмияткә ия.

Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес күчерепязу кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт. Моңа ирешү өчен нокталар урынына кирәкле сүзләрне яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада куеп, җөмләләрне күчереп язу (3—4 нче сыйныфлар) кебек эш төрләрен куллану зарур.

Язма сөйләмгә өйрәтү терәк сүзләр яки сүзтезмәләр белән лексик тема яки ситуация буенча җөмләләр һәм кечкенә хикәяләр язуны үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә. Укучыларны үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә хикәяләр язарга өйрәтү мөһим. Котлау открыткасы яки хат язу, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү эшләре дә укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерә. Шунысы мөһим: башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша татар халкының тормыш-көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һәм ризыклары турында мәгълүмат җиткерү, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияли, аларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Сөйләмнең фонетик, лексик, грамматик ягын үстерү өчен, беренче Дәресләрдән үк авазларны – сүзләр аша, ә сүзләрне җөмләләр аша дөрес әйтергә күнектерү, актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын бәйләнешле сөйләмгә кертергә өйрәтү шарт. Лексик минимумга килгәндә, башлангыч мәктәптә 1000 гә якын сүзне актив үзләштерү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру бурычыкуела. Моның өчен кулланылыш ешлыгыннан чыгып сайланган сүзләр һәр сыйныфта тематик принципка нигезләнеп бирелә. Шулай ук укучылар, терминнарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын (синонимнар), капма-каршы (антонимнар) яки әйтелешләре охшаш сүзләрне дә (омонимнар) гамәли үзләштерергә тиешләр. Грамматик минимумның эчтәлеген аралашу оештыру өчен кирәк булгантел берәмлекләре һәм аларның морфологик формалары, җөмлә калыплары тәшкил итә. Укучылар аларны сөйләм үрнәкләре ашагамәли үзләштерергә тиешләр. Орфоэпик-орфографик минимум исә аваз-хәреф мөнәсәбәтләрен, татар теленә хас булган үзенчәлекле авазларның һәм иҗек калыпларының әйтелешен, хикәя һәм сорау җөмлә интонациясен, сүз басымын гамәли үзләштерүне үз эченә ала.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен коммуникатив нигездә укыту, беренчедән, балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, чөнки алар тел берәмлекләрен гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның сөйләм компетенциясе үсеш ала, чөнки тел аралашу аша үзләштерелә; өченчедән, тел һәм сөйләм берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль-мәдәни компетенциягә ия булалар.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш тәрбияләү, аларның белемнәрен тагын да тирәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар бирү мөһим. Монын өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрен сәхнәләштерү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, татар балаларшагыйрьләре белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; курчак театрына бару, күренекле татар шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.


Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 3 нче сыйныфта татар теле дәресләрен укытуга атнага өч сәгать бирелә, ел дәвамында 105 дәрес тәшкил итә, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.


Яңа стандарт куйган таләпләр

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела.Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр - һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының Танып белү, универсал белем туплау(операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

Нәтиҗәләргә таләпләр - гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә Танып белүяки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка - универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми Танып белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка - шәхси, регулятив, Танып белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.


Универсаль гамәлләр (фән буенча, метапредмет, шәхескә бәйле нәтиҗәләр):

А. Фән буенча

- сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү;

- тезмә, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәсен белү;

- хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллана белү;

- алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзи белү.

Б.Метапредмет:

Регулятив УУГ:

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрускә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрескә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып – белү УУГ:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп –нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңлаган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив УУГ:

- әңгәмәдәшеңеңнең фикеен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү ( аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

В.Шәхескә бәйле:

- татар теленең дәүләт теле буларак роленаңлау;

- башка милләт вәкилләренә ихтирам тәрбияләү;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.









Курсның эчтәлеге
















Календарь-тематик планлаштыру

Татар теле


Сыйныф3 «Б», 3 «Г», 3 «Д», 3 «К» (рус төркеме)

Укытучы Фатаува Гөлнур Мөхәммәтҗан кызы

Сәгатьләр саны105

Барлыгы 105сәг.; атнага 3 сәг.

Контроль күчереп язу – 1

Планлаштырылган контроль дәресләр - _4_


Сәгать саны

План буенча

Факт буенча

План буенча

Факт буенча

План буенча

Факт буенча

План буенча

Факт буенча

Белем бәйрәме белән, дуслар! (6 сәгать)

1.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Беренче сентябрь – Белем бәйрәме”

1

2.09


2.09


2.09


2.09


2.

Тартымлы исемнәрне кабатлау

1

5.09


5.09


5.09


5.09


3.

Тартым кушымчаларын ныгыту


1

7.09


7.09


7.09


7.09


4.

Минем, синең, аның алмашлыклары белән җөмләләр төзү

1

9.09


9.09


9.09


9.09


5.

Үткән заманны ныгыту

1

12.09


12.09


12.09


12.09


6.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем җәйге ялым”


1


14.09


14.09


14.09


14.09


Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы (8 сәгать)

7.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

16.09


16.09


16.09


16.09


8.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне ныгыту

1

19.09


19.09


19.09


19.09


9.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

21.09


21.09


21.09


21.09


10.

Билгеле үткән заманның юклык формасы

1

23.09


23.09


23.09


23.09


11.

Билгеле үткән заманның юклык формалары.

1

26.09


26.09


26.09


26.09


12.

Юклык форманы сөйләмдә куллану

1

28.09


28.09


28.09


28.09


13.

Билгеле үткән заманның юклык формасы. Сүзлек диктанты.

1

30.09


30.09


30.09


30.09


14.

Сүзлек диктанты (Фигыльләрне кабатлау.)


3.10


3.10


3.10


3.10


15.

Хаталар өстендә эш. Фигыльләрне кабатлау.

1

5.10


5.10


5.10


5.10


Бәйлек (12 сәгать)

16.

Белән, өчен, турында бәйлекләре

1


7.10


7.10


7.10


7.10


17.

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

1

10.10


10.10


10.10


10.10


18.

Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзү

1

12.10


12.10


12.10


12.10


19.

Өстендә, астында, янында бәйлекләре

1

14.10


14.10


14.10


14.10


20.

Өстендә, астында, янында бәйлекләре белән җөмләләр төзү

1


17.10


17.10


17.10


17.10


21.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем бүлмәм”

1


19.10


19.10


19.10


19.10


22.

Кемнеке?тартым формасы

1

21.10


21.10


21.10


21.10


23.

Алдында, артында бәйлекләре

1

24.10


24.10


24.10


24.10


24.

Контроль эш №1 (Бәйлекләр, фигыль формаларын кабатлау)

1

26.10


26.10


26.10


26.10


25.

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

1

28.10


28.10


28.10


28.10


26.

Алдында, артында бәйлекләрен кабатлау

1

7.11


7.11


7.11


7.11


27.

Алдында, артында бәйлекләрен ныгыту

1

9.11


9.11


9.11


9.11


Сыйфат. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе (3 сәгать)

28.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

11.11


11.11


11.11


11.11


29.

Сыйфат. Сыйфатны сөйләмдә куллану

1

14.11


14.11


14.11


14.11


30.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ныгыту

1

16.11


16.11


16.11


16.11


Саннар (10 сәгать)

31.

Саннар (20-50)

1

18.11


18.11


18.11


18.11


32.


Саннарны сөйләмдә куллану

1

21.11


21.11


21.11


21.11


33.

Саннар (60-100)

1

23.11


23.11


23.11


23.11


34.

Саннарны кабатлау(20-100)

1

25.11


25.11


25.11


25.11


35.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Спорт уеннары”

1

28.11


28.11


28.11


28.11


36.

Гомумиләштереп кабатлау.“Саннар”

1

30.11


30.11


30.11


30.11


37.

Саннар белән җөмләләр төзү

1

2.12


2.12


2.12


2.12


38.

Саннар”. Рәсем буенча хикәя төзү.

1

5.12


5.12


5.12


5.12


39.

-чы/че кушымчалы исемнәр

1

7.12


7.12


7.12


7.12


40.

-чы/че кушымчалы исемнәрне сөйләмдә куллану

1

9.12


9.12


9.12


9.12


Инфинитив –18 сәгать

41.

-рга/ргә кушымчалы фигыльләр

1

12.12


12.12


12.12


12.12


42.

Инфинитив + кирәк формасы

1

14.12


14.12


14.12


14.12


43.

Инфинитив + кирәк формасын ныгыту

1

16.12


16.12


16.12


16.12


44.

-ырга/ергә кушымчалы фигыльләр

1

19.12


19.12


19.12


19.12


45.

Контроль эш №2. (Инфинитивны кабатлау)

1

21.12


21.12


21.12


21.12


46.

Хаталар өстендә эш.

1

23.12


23.12


23.12


23.12


47.

Инфинитив темасын кабатлау.

1

9.01


9.01


9.01


9.01


48.

Инфинитив + ярый (ярамый) формасы

1

11.01


11.01


11.01


11.01


49.

Инфинитив + ярый (ярамый) формасын кабатлау

1

13.01


13.01


13.01


13.01


50.

Инфинитив + мөмкин (мөмкин түгел) формасы

1

16.01


16.01


16.01


16.01


51.

Безнең аш бүлмәсе” темасына монологик сөйләм

1

18.01


18.01


18.01


18.01


52.

Инфинитив + мөмкин (мөмкин түгел) формасы ныгыту

1

20.01


20.01


20.01


20.01


53.

Инфинитивны сөйләмдә актив куллану

1

23.01


23.01


23.01


23.01


54.

Инфинитив формаларын кабатлау

1

25.01


25.01


25.01


25.01


55.

Инфинитив темасына диалогик сөйләм.

1

27.01


27.01


27.01


27.01


56.

Базарда” темасына лексиканы өйрәнү

1

30.01


30.01


30.01


30.01


57.

Базарда”темасына монологик сөйләм

1

1.02


1.02


1.02


1.02


58.

Инфинитив.Сүзлек диктанты.

1

3.02


3.02


3.02


3.02


Бәйлек (10 сәгать)

59.

Кебек бәйлеген актив сөйләмгә кертү

1

6.02


6.02


6.02


6.02


60.

Җиләк-җимеш исемнәре

1

8.02


8.02


8.02


8.02


61.

Җиләк-җимеш исемнәрен сөйләмдә куллану

1

10.02


10.02


10.02


10.02


62.

Чәчәк исемнәрен өйрәнү

1

13.02


13.02


13.02


13.02


63.

Чәчәк исемнәрен сөйләмдә куллану

1

15.02


15.02


15.02


15.02


64.

Яшелчә исемнәрен өйрәнү


17.02


17.02


17.02


17.02


65.

Яшелчә исемнәрен сөйләмдә куллану

1

20.02


20.02


20.02


20.02


66.

Яшелчә, чәчәк исемнәрен кабатлау

1

22.02


22.02


22.02


22.02


67.

Антонимнар

1

24.02


24.02


24.02


24.02


68.

Сөйләм формаларын кабатлау

1

27.02


27.02


27.02


27.02


69.

Бәйлекләр темасын кабатлау

1

1.03


1.03


1.03


1.03



Хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез үткән заман формасы (12 сәгать)

70.

Хикәя фигыль

1

3.03


3.03


3.03


3.03


71.

Хикәя фигыльнең билгеле үткән заман формасы

1

6.03


6.03


6.03


6.03


72.

Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы

1

8.03


8.03


8.03


8.03


73.

Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасын ныгыту

1

10.03


10.03


10.03


10.03


74.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык hәм юклык формасы

1

13.03


13.03


13.03


13.03


75.

Контроль эш №3. (Үткән заман хикәя фигыль )

1

15.03


15.03


15.03


15.03


76.

Хаталар өстендә эш.

1

17.03


17.03


17.03


17.03


77.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык hәм юклык формасын ныгыту

1

29.03


29.03


29.03


29.03


78.

Үткән заман хикәя фигыль.Кабатлау.

1

31.03


31.03


31.03


31.03


79.

Билгеле hәм билгесез үткән заман формаларын кабатлау

1

3.04


3.04


3.04


3.04


80.

Билгеле hәм билгесез үткән заманның барлык hәм юклык формасын ныгыту

1

5.04


5.04


5.04


5.04


81.

Хикәя фигыльнең билгеле hәм билгесез үткән заман формас

ын сөйләмдә куллану.

1

7.04


7.04


7.04


7.04


Саннар (6 сәгать)

82.

Микъдар саны

1

10.04


10.04


10.04


10.04


83.

Микъдар санын сөйләмдә куллану


12.04


12.04


12.04


12.04


84.

Җыю саны

1

14.04


14.04


14.04


14.04


85.

Җыю санын сөйләмдә куллану

1

17.04


17.04


17.04


17.04


86.

Контроль күчереп язу

1

19.04


19.04


19.04


19.04


87.

Хаталар өстендә эш.

1

21.04


21.04


21.04


21.04



Бәйлекләр (11 сәгать)

88.

Кадәр бәйлеге

1

24.04


24.04


24.04


24.04


89.

Соң бәйлеге

1


26.04


26.04


26.04


26.04


90.

Соң hәм кадәр бәйлекләре белән җөмләләр төзү

1

28.04


28.04


28.04


28.04


91.

Соң hәм кадәр бәйлекләрен сөйләмдә активлаштыру

1

1.05


1.05


1.05


1.05


92.

Буенда бәйлек сүзе

1

3.05


3.05


3.05


3.05


93.

Бәйлекләр темас

ын кабатлау.

1

5.05


5.05


5.05


5.05


94.

Саен бәйлеге

1

8.05


8.05


8.05


8.05


95.

Саен бәйлеген сөйләмдә активлаштыру

1

10.05


10.05


10.05


10.05


96.

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

1

12.05


12.05


12.05


12.05


97.

Контроль эш №4. (Бәйлек. Фигыль. Сан)

1

15.05


15.05


15.05


15.05


98.

Хаталар өстендә эш.

1

17.05


17.05


17.05


17.05



3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (7 сәгать)

99.

Исемнәрне сөйләмдә куллану

1

19.05


19.05


19.05


19.05


100.

Сыйфатларны кабатлау

1

22.05


22.05


22.05


22.05


101.

Үткән заман формаларын кабатлау

1

24.05


24.05


24.05


24.05


102.

Сан формаларын кабатлау

1

26.05


26.05


26.05


26.05


10 3.

Бәйлекләрне кабатлау

1

29.05


29.05


29.05


29.05


104.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

30.05


30.05


30.05


30.05


105.

Йомгаклау

1

31.05


31.05


31.05


31.05

























Укыту-методик һәм матди-техник тәэмин ителеш

Укытучы өчен:

1. Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.B. Гарипова; [рәссамы С.Х. Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 135 б.: рәс. б-н.

2. Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүчеалалар өчен) 1-11 нчы сыйныфлар, (төзүче-авторы:– К.С.Фәтхуллова, Казан, 2014.)

3. Обучение татарскому языку в общеобразовательных организациях с обучением на русском языке = Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-4 классы: метод. пособие для учителей /И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыкова, Л.И. Гарипова – 1-2 кл., Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова – 3-4 кл. –Казань: Татар. кн. Изд-во, 2014. – 215с.

3. Практический татарский язык: методическое пособие для изучающих татарских язык = Гамәли татар теле: татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма/Р.Ф.Фаттахова. -2-е изд., испр., доп. – Казань: Татар. кн. Изд-во, 2012. – 176с.

4. Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Укытучылар өчен методик кулланма. – Яр Чаллы: 2014. – 115б.

5. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар ( I-III сыйгыфларда укучы рус балалары өчен).ТРның Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан “ Хәтер” 1998. – 95б.

6. Р.З. Хәйдарова Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина –Казан: Татармультфильм, 2013, 80б.

Укучы өчен:

1. Дәреслек: И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан Татарстан китап нәшрияты2013.

2. Татар теленнән эш дәфтәре: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова, Л.Х. Гыйльметдинова; [рәссамы Светлана Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 79 б.

3. Татарско-русский учебный словар / Ганиев Ф.А., Абдуллин И.А., Гатаулина Р.Г. и др. – М.: Рус. яз., 1992. – 416 с.

4. Татар теленең орфографик сүзлеге: Башлангыч мәктәп укучылары өчен / Яңадан эшләнгән дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 1996. – 144 б.




Интернет-ресурс.

1.Единая коллекция Цифровых Образовательных Ресурсов. – Режим доступа : http://school-collection.edu.ru

Техник чаралар.

1. Шәхси компьютер.

2. Мультимедия проекторы.

3. Экспозицион экран.

Мәгълүмат чыганаклары

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. selet.ru “Сәләтяшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Балакитапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com);


3 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

I. Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

Сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзеп сөйләү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү.

Монологик сөйләм:

- укытучы тәкъдим иткән ситуация яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.


II. Тыңлап аңлау.

Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап һәм төшенеп бару;

1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.


III. Уку.

Әдәби текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

Укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

Шигырьне яттан сөйләү.


IV. Язу.

Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язу;

Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу;

Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Бәйрәм белән котлау язу.


- Лексик темаларга караган нәрсә? кем? нинди? ничә? нишләде? кая? кайда? кайдан? кайчан?сорауларына җавап бирә

торган сүзләрдән дөрес файдалану.

- Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә дөрес итеп куллану, күплек сандагы тартымлы исемнәрне

гамәли үзләштерү.

- Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес куллану, өйрәнелгәнне күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын

кулланып җөмләләр төзи белү.

- Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес куллану.

- Хәзерге, билгеле hәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта, юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә

дәрес куллану. Кебек, шикелле, аркылы, саен, белән бәйлекләрен исемнәр hәм алмашлыклар белән куллана белү. Алдында, артында, өстендә, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзү.

- Микъдар, тәртип, җыю саннарын сөйләмдә дөрес куллану.

- Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап сөйләмдә актив куллану.

- Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик hәм монологик сөйләмдә дөрес куллану.

- Сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик hәм орфографик яктан дөрес оештыра белү.

- Авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дәрес әйтүгә ирешү hәм сингармонизм законының асылына төшенү.

- Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу.

- Төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү.

- Тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу.

- Тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен hәм язылышын белү.

- Антонимнар, синонимнар, фразеологик hәм башка төр сүзләрдән файдалана белү.

- Тиешле (1400 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.


Грамматик минимум

-Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.

-Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын, күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

-Тезмә (җир җиләге), кушма (көнбатыш), парлы (әти-әни) исемнәрнең мәгънәсенә төшендерү.

-Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә кулланырга өйрәтү.

- Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә

куллану күнекмәләрен ныгыту.

-Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.

-Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

-Ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләрне аңларга өйрәтү. Аларда басымның беренче иҗеккә төшүен искәртү.-

- Әле, инде кисәкчәләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

- Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.

- Раслау, инкяр, сорау, боеру җөмләләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.


Орфоэпик һәм орфографик минимум

Авазларны, лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтергә

күнектерү.

Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү.

Алынма сүзләрнең әйтелешен истә калдыру.

Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешен һәм аваз үзгәрешләрен искәртү (исәнмесез, унбер, борынгы).

Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләре булдыру (аккош, эссе, китте һ. б.).

[р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү ['рәсэм], [ь'рам].

1. Я, ю, е хәрефләре белдергән авазларны гамәли үзләштерү (яшел- [йәшэл]; яңа — [йа°ңа], юл — [йул]; егет — [йэгэт];

ел — [йыл]).

8. Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.



Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр


Сәбәбе

(нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган)
































































































































































































































































Укучыларның татар теленнән белем, осталык һам күнекмәләрен бәяләү нормалары


3 нче сыйныфлар

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч

сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык

(татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык,

фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш

сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык (татар сөйләм этикеты, тормыш-көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли

уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.).


Телдән җавап бирүне бәяләү

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә

аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек

чорында ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм

сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш

кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.

Телдән әзерлек чорына 32 сәгать

вакыт бирелә. Бу вакытта 300 дән артык сүз кергән гади җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла. Балаларның тыңлап аңлау һәм

сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә,

милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар ителә.


Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

1) «тулаем аңлады»;

  1. «өлешчә аңлады»;

3) «аңламады».

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә

үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки

укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса,

«2» ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар

табуда төгәлсезлек

ләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә,

«2» ле куела.


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

1) татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

2) сорауларга җавап язу;

3) сүзлек яки контроль диктантлар язу;

4) изложение язу;

5) сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.


Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме


Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешне текстлар алына.


Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме


Сыйныфлар


Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

3

8-9

5-6


Күчереп язуны бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 жирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, «5» ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, «4» ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, «3»ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, «2» ле куела.



2-4 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Диктант (1 нче сыйныфта уку елының 2 нче яртысыннан уздырыла башлый), изложение, сочинениеләрдәге сүзләр саны түбәндәгечә була.


Сыйныфлар


Эш төрләре

Сүзлек

диктанты

Контроль

диктант

Изложение

Сочинение

3

8-9

30—35

40-45

50-55









Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес

язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә «5» ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә «4» ле

куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә.

Бу эш алдан әзерлек алып барылгач уздырыла.

1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, әмма аерым очракларда икенче яртыеллыкта 30-35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.


Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик

(1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, «5» ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, «4» ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләркулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, «3» ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, «2» ле куела.

Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә.


Грамматик күнекмәләрне бәяләү

Грамматик форма һәм җөмләләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала.

Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.

Грамматик белемнәрне бәяләү

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга

1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, «5» ле куела.

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, «4» ле куела.

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, «3» ле куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә,

«2» ле куела.




Мәктәп компонентындагы сәгатьләр бүленеше


Барлыгы

(сәгать саны)





Контроль эш №1

(Бәйлекләр, фигыль формаларын кабатлау)

1. Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Укытучылар өчен методик кулланма. – Яр Чаллы: 2014. – 115 б.

2. Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение : рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).- Казан : Татар.кит.нәшр., 2013.-135б.:рәс.б-н.

1 нче вариант

1. На какой вопрос отвечает слово «язды»?

А) Нишли?

Б) Нишләде?

В) Нинди?

Г) Ничек?

2. Поставь вместо точек нужное окончание.

Кайт...

А) -ды

Б) -де

В) -ты

Г) -те

3. Найди правильный перевод слова «ты читал».

1) Син укыдым

2) Син укыдыгыз

3) Син укыдың

4) Син укымадылар

5. Поставь вместо точек нужное окончание.

Минем дәфтәр...

А) -ң

Б) -ым

В) -ебез

Г) -ем

6. Переведи слова на татарский язык.

Трудолюбивый – _______________________

Сзади – ____________________________

Щи – _________________________________

Скатерть – _______________________________

Подметай – _____________________________ _

7. Переведи слова на русский язык.

Чөнки – __________________________________

Хата – _______________________________

Алдында – ________________________________

Ялкау – ___________________________________

Үтүклә – __________________________________



2 нче вариант

1. На какой вопрос отвечает слово «бәйләде»?

А) Нишли?

Б) Нишләде?

В) Нинди?

Г) Ничек?

2. Поставь вместо точек нужное окончание.

Эшлә...

А) -ды

Б) -де

В) -ты

Г) -те

3. Найди правильный перевод слова «он убирался».

1) Ул җыештырдык

2) Ул җыештырдыгыз

3) Ул җыештырды

4) Ул җыештырдың

5. Поставь вместо точек нужное окончание.

Синең чүкеч...

А) -ң

Б) -ым

В) -ебез

Г) -ең

6. Переведи слова на татарский язык.

Перед – _______________________

Игла – ____________________________

Дневник – _________________________________

Она гладит – _______________________________

Подметай! – _____________________________ _

7. Переведи слова на русский язык.

Вилка – __________________________________

Ул себерә – _______________________________

Артында – ________________________________

Чөнки – ___________________________________

Кадак – __________________________________





Контроль эш №2

(Инфинитивны кабатлау)

Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение : рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).- Казан : Татар.кит.нәшр., 2013.-135б.:рәс.б-н.

1 нче вариант.

  1. Переведи слова

Карарга –

Ясарга –

Эшләргә –

Түләргә –

  1. Напиши глаголы с аффиксами –рга/-ргә. Переведи их на русский язык.

Ела!, Телә!, Сана!, Тара!, Әзерлә!.

  1. Поставь вместо точек нужное окончание.

Эшлә...

А) -ргә

Б) -рга

В) -ырга

Г) -ергә

4. Отвечай на вопросы

1) Балыкчы сәгать ничәдә уянырга тиеш?

2) Укучы дәрестә нишләргә тиеш?

2 нче вариант.

  1. Переведи слова

Укырга–

Ятарга –

Уйнарга –

Йөгерергә –

  1. Напиши глаголы с аффиксами –рга/-ргә. Переведи их на русский язык.

Утыр!, Түлә!, Сайла!, Укы!, Яз!.

  1. Поставь вместо точек нужное окончание.

Утыр....

А) -ргә

Б) -рга

В) -ырга

Г) -ергә

4. Отвечай на вопросы

1) Укучы сәгать ничәдә йокларга тиеш?

2) Табиб нишләргә тиеш?

Контроль эш №3

(Үткән заман хикәя фигыль).

1. Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Укытучылар өчен методик кулланма. – Яр Чаллы: 2014. – 115 б.

2. Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение : рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).- Казан : Татар.кит.нәшр., 2013.-135б.:рәс.б-н.

1 нче вариант.

1. Поставь соответствующие окончания лица.

Мин: глагол + ды/де, ты/те + _____ Без: глагол + ды/де, ты/те + _____

Син: глагол + ды/де, ты/те + _____ Сез: глагол + ды/де, ты/те + _______________

Ул: глагол + ды/де, ты/те + _____ Алар: глагол + ды/де, ты/те +_____________


2. Поставь глаголы в прошедшем времени и соответствующем лице.

Мин бәйлә______ Без бәйлә_____

Син бәйлә______ Сез бәйлә_______________

Ул бәйлә_____ Алар бәйлә ______________ .

3. Поставь в отрицательной форме.

Үтүкләдем – _________________________

Алдым – ____________________________

Кистем – ____________________________

Себердем –__________________________ .

2 нче вариант.

1. Поставь соответствующие окончания лица.

Мин: глагол + ды/де, ты/те + _____ Без: глагол + ды/де, ты/те + _____

Син: глагол + ды/де, ты/те + _____ Сез: глагол + ды/де, ты/те + _______________

Ул: глагол + ды/де, ты/те + _____ Алар: глагол + ды/де, ты/те + ______________


2. Поставь глаголы в прошедшем времени и соответствующем лице.

Мин себер______ Без себер_____

Син себер______ Сез себер_____________

Ул себер_____ Алар себер____________

3. Поставь в отрицательной форме.

Бәйләдем – _____________________________________

Себердем – ____________________________________

Җыештырдым – _________________________________

Җырладым – ____________________________________.


Контроль күчереп язу


Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение : рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).- Казан : Татар.кит.нәшр., 2013.-135б.:рәс.б-н.

Авылда кунакта.

Бер авылда бабай белән әби яши. Алар кечкенә матур йортта яшиләр. Йортта ике якты, чиста бүлмә бар. Зур бүлмәдә өч тәрәзә, өстәл, дүрт урындык һәм зур ак мич. Ә кечкенә бүлмәдә ике карават.



Контроль эш №4.

(Бәйлек. Фигыль. Сан)

Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение : рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.садыйкова, Л.И.Гарипова; (рәссамы С.Х.Ибраһимова).- Казан : Татар.кит.нәшр., 2013.-135б.:рәс.б-н.

1 нче вариант.

  1. Переведи слова

Сәяхәт –

Сәяхәтче –

Юлдаш –

Җәяү –

  1. Переведи словосочетания

Дәрескә кадәр, иртәнге ашка кадәр, китапханәгә кадәр, сәгать бишкә кадәр.

  1. Продолжи предложения

Ике атнадан сон…

Яшь биючедән соң....

Бассейннан соң....

  1. Поставь вместо точек нужное окончание.

Эшлә...

А) -ды

Б) -де

В) -ты

Г) -те

  1. Напиши предложения в прошедшем времени

Мин матур укыйм.

Мин кунакка барам.

2 нче вариант.

  1. Переведи слова

Чистай –

Яр Чаллы–

көнбатыш–

көньяк –

  1. Переведи словосочетания

Мәктәпкә кадәр, кичке ашка кадәр, ашханәгә кадәр, сәгать унга кадәр.

  1. Продолжи предложения

Өч көннән соң

Укытучыдан соң....

Кибеттән соң....

  1. Поставь вместо точек нужное окончание.

Укы...

А) -ды

Б) -де

В) -ты

Г) -те

  1. Напиши предложения в прошедшем времени

Ул бакчада йөри .

Мин эшкә китәм.


Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров8
Номер материала ДБ-330565
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх