Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 1 нче сыйныф өчен әлифбадан эш программасы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

1 нче сыйныф өчен әлифбадан эш программасы.

библиотека
материалов

Килешенде“Килешенде“Раслыйм”

Методик берләшмә җитәкчесе: Укыту эшләре буенча директор 5 нче гимназия директоры

________ Бикмуллина Р.Г. урынбасары: ________Салахова З.У. ______ Чибинова Н.Ш.

Беркетмә №1, “ ”__________2014 ел “ ” __________2014 ел “ ” __________2014 ел






Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче Б сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы




Төзүче: Бикмуллина Рәмилә Гарифулла кызы,

Яшел Үзән муниципаль районы МББУ 5 нче гимназиясенең

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы









Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, “ 27 ”август 2014 ел





I. Аңлатма язуы

1нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:

1. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

2. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елгы 7699/12 номерлы “Об учебных планах для 1-2 классов школ РТ, реализующих в 2012-2013 учебном году основные образовательные программы начального общего образования в соответствии с ФГОС НОО” 4 модель” инструктив хатка;

4. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

5. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Р.Р.Шәмсетдинова авторлыгындагы “Грамотага өйрәтү программасы”на(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел);

6.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 нче ел, 11нче октябрь).

7. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” (Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел), Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку” ( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Программа 33 сәг.кә исәпләп төзелде.

Грамотага өйрәтү, үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Грамотага әзерлек чоры түбәндәге максатка ия:

- кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү.

  • Кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

  • Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку.


Әлифбадан соңгы чор максатлары:

  • нәниләр өчен басылган китаплар белән таныштыру, мөстәкыйль укуга омтылыш булдыру;

  • рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген сөйләү;

  • дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү.

Грамотага өйрәтү дәресе түбәндәге бурычларны хәл итә:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  • коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;

  • укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» да аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.


II. Әдәби уку дәресләренең эчтәлеге


Әзерлек чоры (3cәг)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу


Әлифба чоры(18 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тарлык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.


Әлифбадан соңгы чор (12 сәг)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.




































III. Укытуны тематик планлаштыру.



Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенең төрләре


УУК


Үткәрү вакыты

Искәрмә

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырыл

ган нәтиҗәләре

План буенча

Фактта


Телдән әзерлек чоры – 3 сәгать

1

Исәнме, мәктәп! Сөйләм һәм җөм-лә.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Рәсем буенча җөмләләр төзү,җөмләнең схе-масын сызу, функцияләре уртак булган предметларны төркемләү.Көнлек режим белән танышу.Сөйләмнең нәрсәләрдән торуын, җөмләнең нәрсә белдерүен, схема буенча аңлау, җөмлә башын һәм ахырын билгеләү.

Рәсемнәр бу-енча сөйләм һәм җөмләләр төзетү

Сөйләмнең җөм-ләләрдән тору-ын, җөмлә ба-шын һәм ахырын белүләре.




2

Сүз һәм иҗек бе-лән таныштыру.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Эт, песи, карга” мәзәген сөйләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, практик күнегүләр Сүзнең һәр кисәге иҗек дип аталуын, һәр иҗектәге сузыкны көчлерәк тавыш белән әйтергә, сузарга кирәклеген белергә.

Сүзләрне иҗекләргә бүлдертү

Җөмләнең сүз-ләрдән торуын, сүзләрнең иҗек-ләргә бүленүен үзләштерүләре.




3

Сөйләм авазлары белән таныштыру. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Һәр рәсемдәге эчтәлек ачыклау, сөйләү.

Җөмлә, сүз, иҗекләр ныгыту. Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү. Аваз схемасы төзү.Сузыкларны һәм тартыкларны аера белү.

Сузык, тартык авазларны ае-ру

Сузык, тартык авазларны ише-теп аера алула-ры.





4

[а] авазы, А, а хә-рефләре.

[ә] авазы, Ә ә хә-рефләре.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә иҗекне билгеләү; авазны сүздә дөрес әйтү, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача хәрефләр белән танышу;дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү.

Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне аңлау-лары.




5

[и] авазы, И и хә-рефләре.

[ы] авазы, Ы ы хәрефләре.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Рәсем буенча сөйләтү, схема буенча җөмлә төзетү.Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре белән танышу.Сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.


Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне белү-ләре.




6

[у] авазы,

У, у хәрефләре.

[ү] авазы,

Ү, ү хәрефләре.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Калын, нечкә сузыкларны әйтү (а,у, ә, и);

дәреслек белән эшләү. Нечкә [ү] авазын, калын [у] авазын ишетеп тану, уен: “ү дән,у дан башланган сүзләр”, “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйләү.

Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне белү-ләре.




7

[э] авазы, Э, э хә-рефләре.

[о] авазы, О, о хә-рефләре.

[ө] авазы, Ө, ө хә-рефләре .

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[э] авазы, Э, э (е) хәрефләрен тану, иҗекләр, сүзләр уку.

Калын сузык [о] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.

Нечкә сузык [ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү

Авазларны дөрес әйтә һәм дәреслек материалын укый белүләре.




8

[н] авазы,

Н, н хәрефләре.

[л] авазы,

Л, л хәрефләре.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Калын һәм нечкә сузыкларны ишетеп тану, “Тартык аваз-сузык аваз” уены, рәсем эчтәлеген сөйләтү, иҗекләрне уку. Яңгырау [л], [н] аваз-ларын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш.

Иҗекләр, сүз-ләр, җөмләләр укыту

Өйрәнгән хә-рефләр кергән сүзләрне, җөмлә-ләрне укый белү-ләре.




9

[м] авазы,

М, м хәрефләре.

[р] авазы,

Р, р хәрефләре.

1





Яңа мате-риалны үз-ләштерү



Мәк сүзен анализлау, [м] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, иген, икмәк, ашлык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.Р, р хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, карга турында шигырь ятлау, агач исемнәрен өйрәнү.


Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү

Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирә белүләре.





10

[й] авазы,

Й, й хәрефләре.

[ң] авазы,

ң хәрефе.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Сузыктан соң килгән тартык [й] авазы, ы, й хә-рефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү, ң хәрефе белән сүзләр уку, кис-мә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку.

Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү

Авазларны дөрес әйтә һәм дәреслек материалын укый белүләре.




11

Я, я,Ю,ю хәреф-ләре, аларның аваз мәгънәләре.

[йы, йэ] авазы,

Е, е хәрефләре.



1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Схема буенча сүзләрне анализлау, Я, я,Ю,ю хә-рефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

[йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.


Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү

Хәрефләрне ае-рулары,укый, сөйли белүләре.




12

[д] авазы,

Д, д хәрефләре.

[т] авазы,

Т, т хәрефләре.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Яңгырау [д] авазы, Д, д хәрефләре белән таны-шу, [д] авазыннан башланган сүзләр уйлау,текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

Саңгырау [т] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.

Парларда һәм аерым укыту

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирә белүләре.




13

[з] авазы,

З, з хәрефләре.

[с] авазы,

С, с хәрефләре.


1

Катнаш дә-рес

Яңгырау тартык [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [з] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Саңгырау тартык [с] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, “Су анасы” әкиятен сөйләү.


Парларда һәм аерым укыту

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирә белүләре.




14

[г, гъ] авазлары,

Г, г хәрефләре.

[к, къ] авазлары, К, к хәрефләре.

1

Катнаш дә-рес

[г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

[к,къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

Парларда һәм аерым укыту.

Өйрәнелә торган авазны әйтә, характеристика бирә белүләре.




15

Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] аваз-лары, В, в хәреф-ләре.

[ф] авазы,

Ф, ф хәрефләре.

1

Яңа мате-ри-алны үз-ләштерү

Тавык” сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [в] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән таны-шу, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү, кисмә хәрефләр белән эш.

Тау кемне-ке?” текстын укыту, төп фикерен бил-геләтү.

Текст укый һәм төп фикерен ачыклый белүлә-ре.




16

[б] авазы,

Б, б хәрефләре.

[п] авазы,

П, п хәрефләре.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Сүзләрне анализлау, [б-п] авазларын чагыш-тыру, [п] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Яттан шигырь сөйләтү.

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә алулары.





17

[ж], авазы,

Ж, ж хәрефләре. [ш] авазы,

Ш,ш хәрефләре.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[ж] ,[ш] авазларын дөрес әйтергә, Ж, ж ,Ш,ш хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рә-сем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.


Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны ае-ра белүне тик-шерү.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес-лек материалын укый белүләре,

аңлаулары.




18

[җ] авазы,

Җ, җ хәрефләре.

[ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре.


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, сүзләрне анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, кисмә хәрефләр белән эш.

Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре бе-лән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү.


Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү.

Авазга характе-ристика бирә һәм укый белүләре.




19

[х] авазы,

Х, х хәрефләре.

[һ] авазы,

Һ, һ хәрефләре.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Укыту, сорау-ларга җавап бирдерү.

Авазларны дөрес әйтүләре һәм дә-реслек материа-лын укый белү-ләре.




20

[йо]авазы, ё хәре-фе.

[ц] авазы,

Ц, ц хәрефләре.

[щ] авазы,

Щ, щ хәрефләре.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

[йо]авазы, ё хәрефе белән танышу, сүзләрне ана-лизлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку.

[ц] авазы, Ц, ц хәрефләре белән танышу, сүз-ләр уку, текст уку, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, текст уку.

Укыту, сорау-ларга җавап бирдерү, пар-ларда укыту.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес -лек материалын аңлаулары.




21

ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне уку.

1

Яңа матери алны үз-ләштерү

ь һәм ъ хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрне сәнгатьле укыту.

Дәреслек мате-риалын укый бе-лүләре.





Әлифбадан соңгы чор – 12 сәгать

22/1

Уку күнекмәлә-рен тикшерү.

1

Белем-кү-некмәләрне тикшерү.

Алфавитның һәр хәрефенә карата чыгарылган шигырьләрне уку.

Контроль укыту.

Шигырьләрне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.




23/2

Әкиятләр иленә сәяхәт.

1

Катнаш дә-рес

Дисктан әкиятләр тыңлау, сорауларга җавап бирү, фикер алышу.


Сорауларга җаваплар алу. укыганны аң-лау.

Әкиятләрне аң- лап ,сәнгатьле укый белүләре, үз фикерләрен әйтә алулары.




24/3

Санамышлар.

1

Яңа матери- алны аңлату

Санамышларны уку, логик басым куярга өйрәнү, әһәмиятен аңлау.


Сәнгатьле укыту, истә калдыру.

Санамышларны аңлап, сәнгатьле укый белүләре, истә калдырула-ры.




25/4

Табышмаклар.

1

Яңа матери- алны аңлату

Табышмаклар белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш, әһәмиятен аңлау.

Аңлап укыту, истә калдыру.

Аңлап укый алу-лары,тормышта урынлы куллана белүләре.




26/5

Эндәшләр. Тизәйткечләр.

1

Яңа матери -алны аңлату

Эндәшләр,тизәйткечләр уку, әлеге жанр-ларның әһәмиятен аңлау.

Сәнгатьле уку, истә кал-дыру.

Дөрес интонация белән укый белү-ләре, тормышта куллана алулары.





27/6

Нәрсә ул рифма.

1

Яңа матери -алны аңлату

Рифма турында аңлату, әһәмиятен аңлап калулары.

Рифмалашкан сүзләр уйлау, фикерли белү.

Рифмалашкан сүзләр белән ши-гырь иҗат итү-ләре.




28/7

Яраткан ша-гыйрьләребез.

1

Белем-кү-некмәләрне ныгыту

Шигырьләрне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрне сәнгатьле укыту, укы-ганны аңлау-лары.

Дөрес интонация белән укый белү-ләре, логик яктан дөрес уйлый бе-лүләре.




29/8

«Аю белән өч кыз» әкияте.

1

Катнаш дә-рес

Рәсемгә карап әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләү,әкият буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Әкияттәге герой-ларны характер-лый белүләре, эчтәлеген сөйли алулары.




30/9

Әкиятләрне роль-ләргә бүлеп уку.

1

Яңа матери -алны аңлату

Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, укылган буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Сорауларга төгәл җавап бирә белү-ләре, әкият эчтә-легенә карата үз фикерләрен әйтә алулары.




31/10

Әсәр төрләрен билгеләү.

1

Яңа матери -алны аңлату

Әсәр төрләрен билгеләүне аңлату, сайлап уку күнегүләре, сәнгатьле уку.

Сәнгатьле укыту, сорау-ларга җавап. кыскача эчтә-лек сөйләү.

Укыган буенча нәтиҗә чыгара белүләре, логик яктан дөрес уй-лый алулары.




32/11

Язучылар язган әкиятләр.

1

Катнаш дә-рес

Язучылар язган әкиятләр белән танышу, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Әкияттәге герой-ларны характер-лый белүләре, эчтәлеген сөйли алулары, үз фи-керләрен әйтә белүләре.




33/12

Такмазалар. Уку-чыларның аңлап укуларын тикше-рү. Йомгаклау.

1

Белем һәм күнекмәләр-не ныгыту, гомумиләш-терү

Сәнгатьле уку күнегүләре, такмазалар белән танышу, уку. Укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Сәнгатьле уку, истә кал-дыру,йомгак-лау.

Укыганнарны гомумиләштерү һәм нәтиҗә чы-гара белүләре, логик яктан дө-рес уйлый алу-лары.








IV. 1нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

  • Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

  • уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

  • китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

  • текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

  • картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

  • укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

  • укыган текстның эчтәлеген сөйләргә;

  • тыңланган текстка исем куша белергә.



V. Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

1. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. “Әлифба”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба” .Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

4. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.


VI. Кулланылган әдәбият:

  1. Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003

  2. Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004

  3. Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005

  4. Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000

  5. Татар халык табышмаклары.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

  6. Татар халык мәкальләре.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

  7. Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.



13



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров538
Номер материала ДВ-410819
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх