Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 8нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

8нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Омар урта гомуми белем мәктәбе”



Каралды Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе Мәктәпнең укыту эшләре Мәктәп директоры

_______/Мусина Л.М../ буенча директор урынбасары _______/Мусин А.Н. /

ФИО _______/ Кирина Н.С. / ФИО

Беркетмә № __1_ ФИО Боерык №__84__

24 “ __август_ 2015 нче ел “ 29 ” нчы август 2015 нче ел





I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мусина Лена Мәсхүд кызының

8 нче сыйныф (рус төркеме) өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы




Беркетмә № 1

26 ” август 2015 нче елгы

педагогик киңәшмәдә каралды һәм

кабул ителде.





2015 нче ел



Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “ Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль закон № 273-ФЗ (29.12.2012 –кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

3. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел). федераль дәүләт мәгариф стандарты.

4. 1) “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”;

  1. 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру”;

  2. 2014-2016 нчы елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программалары.

Бу программалар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче ел 9 нчы июль 4154 /12 номерлы “ТР гомуми һәм төп белем бирү оешмалары өчен базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турындагы” карары.

6. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Төзүче-авторлар –  Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан, 2013

7. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә. Р., Ханнанов Р. Г., Вәлиуллина Р.Һ “ Татар әдәбияты” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. 2 кисәктә. К., “Мәгариф –Вакыт” нәшрияты 2015.

8. 2015-2016 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге. РФ Мәгариф һәм фән министырлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы.

9. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “ Омар урта гомуми белем мәктәбе”нең 2015-2016нчы уку елына укыту планы.

Татарстан Республикасы Конституциясенең “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законы нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары”на нигезләнеп төзелде

Белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча татар әдәбияты дәресе атнага 2 сәгать исәбеннән – 70 сәгать итеп төзелде. Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә.

Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен,


киләчәген белү зарур. Татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

Дәреслектә һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган.

8 нче сыйныфта татар әдәбияты буенча эш программасына укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр алынды.

Бу сыйныфта балалар халык авыз иҗаты өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтеп, легендалар һәм риваятьләр өйрәнәләр. Алга таба укучылар танылган әдипләр, аларның бер яки берничә әсәре белән таныша, алар турында фикер әйтергә өйрәнә. Әсәр ахырына төзеп салынган сорауларга җавап биреп, биремнәр үтәп, башка телдә анализ ясау күнекмәләрен алалар.

Мәктәпнең гамәлдәге уку планы буенча татар әдәбиятына 2сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 70 сәгать. Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы,эш программасының эчтәлеге, календарь-тематик план ,укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары ,кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.

Эш программасына татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимумга нигезләнеп Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек, Резидә Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырьләре кертелде.


Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1


Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...


5


Халык авыз иҗаты. Риваятьләр. “Сихерче кыз”,.“Гали тугае” , “Моргана”риваятьләрен уку.Легенда жанрына гомуми күзаллау. “Күке каян барлыкка килгән?” Милли уен кораллары белән танышу

2

Без тарихта эзлебез.

11

Сәяхәтнамәләр һәм елъязмалар. Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе. Фатих Кәрими иҗаты “Ауропа сәяхәтнамәсе”. Миргазиян Юныс иҗаты. “Су”хикәясе. Казан Кремле тыюлыгы турында мәгълүмат. Г.Тукай иҗаты. “Пар ат” шигыре. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Бакый Урманче иҗаты. ” Пар ат” картинасы. Наҗар Нәҗми иҗаты “Агыйделдә –ак параход”әсәре. “Казанның тарихи урыннары”. Сочинение

3

Онытылмас еллар

12

Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку. Роберт Әхмәтҗанов “Солдатлар”, “Герман көе”шигырьләре.

Фатих Кәрим.”Ант” шигыре. “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасыннан өзек.

Татар гармунының тарихы.Т.Миңнуллин. “Моңлы бер җыр”драмасыннан өзек. “Моңлы бер җыр”драмасы буенча эш. Казанда М.Җәлил һәйкәле.

Хат үрнәкләре белән танышу. Фронт хатлары. Мостай Кәрим иҗаты.”Билгесез солдат”шигыре Чыңгыз Айтматов иҗаты “Анам кыры”әсәре

Онытылмас еллар” бүлеген кабатлау. Тест.

4

Әтинең зур бүреге иртә киелде

8

Клара Булатова иҗаты. ”Башым иям”шигыре. Нур Әхмәдиев иҗаты “Җиңү көне” шигыре. “Минем туган көнем”хикәясе. Факил Сафин иҗаты “Тулганай”әсәре

Разил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигыре.

Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек.

Бүлекне кабатлау. “Вакыт сынавы аша” Проектлар ясау.

5

Ана-изге, Ана-бөек,аңа-дан! Аңлар өчен йөрәкнең олылыгын, туу кирәк безгә кайчак яңадан!

12

Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Буранда”хикәясе.

Ибраһим Салахов иҗаты “Колыма хикәяләре” “Ана тавышы”өзеге

Сибгат Хәким иҗаты.”Әнкәй”шигыре.С.Хәким “Җырларымда телим”шигыре.

Роберт Миңнуллин иҗаты “Әнкәй”шигыре. Марсель Галиев иҗаты “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Кабатланмас әкият”шигыре

Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты. (“Әни килде”) ”Әниемнең ак күлмәге” драмасыннан өзек. Фоат Садриев иҗаты. ”Таң җиле”романыннан өзекләр.

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау. Тест.

6

Көлсәң- көл, еласаң-ела!

7

Беренче сатирик журналлар. Г.Камал иҗаты “Банкрот” комедиясе.

Хәйләсез дөнья –файдасыз. Г.Камал “Банкрот” комедиясе. Гамил Афзал иҗаты. ”Юл газабы”хикәясе.”Тәвәккәл әби”шигыре. Зәки Нури иҗаты,пародия, эпиграммалар

7

Даһи гомере-халкы хәтерендә!

8

Ренат Харис иҗаты.”Гармунчы”поэмасыннан өзек. “Ике гөл”шигыре

Зөлфәт иҗаты.”Шигырем-ачык!”, ”Шундый чагы әле җанымның”шигыре.

Галия Кайбицкая биографиясе.

Рабит Батулла иҗаты. “Бию җене кагылган егет”кыйссасыннан өзек.

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау. Тест

8

Табигатьнең дә җаны, рухы бар

6

Айдар Хәлим “Өч аяклы ат”повестыннан өзек. Гарәфи Хәсәнов иҗаты. “Беренче күк күкрәү”хикәясе. Камил Кәримов иҗаты,”Тимергали бабай хикәяте”

Ялкын”журналына күзәтү


9

Йомгаклау

1

Күңелемдә уелып калган әсәрләр. Йомгаклау дәресе.


Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план.

План : Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнгән. Казан-2013

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Сочинение

Шигырь

ятлау

Тест

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

8

70

2

1

3

3

Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Р.Һ. Вәлиуллина, 2015


8нче сыйныф (рус төркеме) татар әдәбиятыннан тематик план.


Дәрес тәртибе

Дәрес темасы.

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

Планлаш

Фактик


Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...





1.

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр.

1

1.09

1.09


2.

Сихерче кыз”риваятен уку.

1

5.09

5.09


3.

Гали тугае” , “Моргана”риваятьләрен уку

1

8.09

8.09


4.

Легенда жанрына гомуми күзаллау. “Күке каян барлыкка килгән?”

1

12.09

12.09


5.

Милли уен кораллары белән танышу

1

15.09

15.09



Без тарихта эзлебез.





6

Сәяхәтнамәләр һәм елъязмалар.

1

19.09

19.09


7

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе белән танышу.

1

22.09

22.09


8

Фатих Кәрими иҗаты “Аурупа сәяхәтнамәсе”белән танышу.

1

26.09

26.09


9

Миргазиян Юныс иҗаты. “Су”хикәясен уку

1

29.09

29.09


10.

Казан Кремле тыюлыгы турында мәгълүмат

1

3.10

3.10


11.

Г.Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен уку.

1

6.10

6.10


12

Пар ат”шигыренә анализ

1

10.10

10.10


13

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе.

1

13.10

13.10


14.

Бакый Урманче иҗаты белән танышу.” Пар ат” картинасы.

1

17.10

17.10


15.

Наҗар Нәҗми иҗаты “Агыйделдә –ак параход”әсәре

1

20.10

20.10


16.

Казанның тарихи урыннары”. Сочинение

1

24.10

24.10



Онытылмас еллар





17

Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку

1

27.10

27.10


18

Роберт Әхмәтҗанов “Солдатлар”, “Герман көе”шигырьләрен уку.

1

31.10

31.10


19.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.”Ант” шигырен сәнгатьле уку.

1

10.11

10.11


20.

Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасыннан өзек.

1

14.11

14.11


21.

Татар гармунының тарихы.

1

17.11

17.11


22

Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. “Моңлы бер җыр”драмасыннан өзек.

1

21.11

21.11


23

Моңлы бер җыр”драмасы буенча эш.

1

24.11

24.11


24.

Казанда М.Җәлил һәйкәле.

1

28.11

28.11


25.

Хат үрнәкләре белән танышу. Фронт хатлары.

1

1.12

1.12


26.

Мостай Кәрим иҗаты.”Билгесез солдат”шигыре

1

5.12

5.12


27

Чыңгыз Айтматов иҗаты “Анам кыры”әсәре

1

8.12

8.12


28

Онытылмас еллар” бүлеген кабатлау. Тест.

1

12.12

12.12



Әтинең зур бүреге иртә киелде





29.

Клара Булатова иҗаты. ”Башым иям”шигырен сәнгатьле уку.

1

15.12

15.12


30

Нур Әхмәдиев иҗаты “Җиңү көне” шигыре.

1

19.12

19.12


31

БСҮ: “Авылымда Җиңү бәйрәме” Административ конт.тест.

1

22.12

22.12

Административ конт.тест.

32

Н.Әхмәдиев “Минем туган көнем”хикәясе

1

26.12

26.12


33

Факил Сафин иҗаты “Тулганай”әсәре

1

12.01

12.01


34

Разил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигырен ятлау.

1

16.01

16.01


35*

Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзекне уку.

1

19.01

19.01


36

Бүлекне кабатлау. “Вакыт сынавы аша” Проектлар ясау.

1

23.01

23.01



Ана-изге, Ана-бөек,аңа-дан! Аңлар өчен йөрәкнең олылыгын, туу кирәк безгә кайчак яңадан!





37.

Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Буранда”хикәясе.

1

26.01

26.01


38.

Шәриф Камал иҗаты “Буранда”хикәясе буенча эш.

1

30.01

30.01


39.

Ибраһим Салахов иҗаты “Колыма хикәяләре” “Ана тавышы”өзеге

1

2.02

2.02


40.

Сибгат Хәким иҗаты.”Әнкәй”шигырен сәнгатьле уку.

1

6.02



41.

С.Хәким “Җырларымда телим”шигырен уку.

1

9.02



42.

Роберт Миңнуллин иҗаты “Әнкәй”шигыре.

1

13.02



43

Марсель Галиев иҗаты “Су буеннан әнкәй кайтып килә”шигыре

1

16.02



44

М.Галиев “Кабатланмас әкият”шигыре

1

20.02



45

Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты. (“Әни килде”) ”Әниемнең ак күлмәге” драмасыннан өзек.

1

23.02



46.

Фоат Садриев иҗаты. ”Таң җиле”романыннан өзекләр уку

1

27.02



47.

Таң җиле”романыннан өзекләр уку. 2нче бүлек.

1

1.03



48

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау. Тест.

1

5.03




Көлсәң- көл, еласаң-ела!





49

Беренче сатирик журналлар.

1

8.03



50

Г.Камал иҗаты “Банкрот” комедиясе.

1

12.03



51

Хәйләсез дөнья –файдасыз. Г.Камал “Банкрот” комедиясе. 3нче пәрдә.

1

15.03



52

Гамил Афзал иҗаты. ”Юл газабы”хикәясе.

1

19.03



53.

Гамил Афзал”Тәвәккәл әби”шигыре буенча эш.

1

2.04



54.

Зәки Нури иҗаты,пародия, эпиграммалар.

1

5.04



55*

Резедә Вәлиева “Барый телевизор карый” шигырен сәнгатьле уку.

1

9.04




Даһи гомере-халкы хәтерендә!





56

Ренат Харис иҗаты.”Гармунчы”поэмасыннан өзек.

1

12.04



57

Ренат Харис “Ике гөл”шигыре

1

16.04



58

Зөлфәт иҗаты.”Шигырем-ачык!”шигыре.

1

19.04



59

Зөлфәт.”Шундый чагы әле җанымның”шигырен сәнгатьле уку.

1

23.04



60

Галия Кайбицкая биографиясе.

1

26.04



61

Рабит Батулла иҗаты. “Бию җене кагылган егет”кыйссасыннан өзек.

1

30.04



62

Бию җене кагылган егет”кыйссасыннан өзек буенча эш.

1

3.05



63

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау. Тест

1

7.05




Табигатьнең дә җаны, рухы бар





64

Айдар Хәлим “Өч аяклы ат”повестыннан өзек белән танышу.

1

10.05



65

Өч аяклы ат”повестыннан өзек буенча эш.

1

14.05



66

Өч аяклы ат” тексты буенча монологик сөйләмгә чыгу.

1

17.05



67

Гарәфи Хәсәнов иҗаты. “Беренче күк күкрәү”хикәясе.

1

21.05



68

Камил Кәримов иҗаты,”Тимергали бабай хикәяте”

1

24.05



69

Ялкын”журналына күзәтү

1

28.05



70

Күңелемдә уелып калган әсәрләр. Йомгаклау дәресе.

1

31.05




Бәйрәм көннәре эш көннәренә туры килү сәбәпле, дәресләр һәм темалар берләштерелә , шуңа карамастан Дәүләт стандартының үтәлеше саклана.


Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

8 нче сыйныф

  • Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  • Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

  • Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

  • Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

  • Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белүләре. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

  • Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү.

  • Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.

  • Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткәндә автор кулланган сурәтләү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

  • Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белүләре. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

  • Иҗади хикәяләр төзү: кайсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләү күнекмәләре булдыру.

  • Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйләү күнекмәләре булдыру.



Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.


8 нче сыйныф.

1.Тыңлап аңлау- 1,2 минут.

2.Диалогик сөйләм- 9-10 реплика.

3.Монологик сөйләм- 10-12 фраза.

4.Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү- 4.

5.Уку- 80-90 сүз.

6.Язу: - сүзлек диктанты- 18-22 сүз;

сочинение- 9-10 җөмлә.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл дөрес җавап бирелмәгән, 5 орфо график, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфо график, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегендә, “3” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата булганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйәләрне озып укыгаәләрне озып укыганда, “2”ле куела.



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Укытучы өчен: 1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Казан-2013 Авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова

2. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә. Р., Ханнанов Р. Г., Вәлиуллина Р.Һ “ Татар әдәбияты” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. 2 кисәктә. К., “Мәгариф –Вакыт” нәшрияты 2015.

3. “Татар әдәбияты” Теория. Тарих. Казан. “Мәгариф” нәш. 2006.

4. С.Г.Исмәгыйлова “Мәктәптә әдәби әсәрләргә анализ ясау алымнары”. Алабуга

5. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов “Татар әдәбияты” Казан, 2007

6. Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” Казан, 2007

7.Р.З.Хәйдарова “ Научно- педагогические аспекты билингвального образования в РТ” Н Челны, 2007

8.Ф.Ф.Харисов “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” Казан, 2006

9. «Мәгариф» журналлары, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ачык дәрес” газеталары.

Укучылар өчен: 1. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә. Р., Ханнанов Р. Г., Вәлиуллина Р.Һ “ Татар әдәбияты” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. 2 кисәктә. К., “Мәгариф –Вакыт” нәшрияты 2015.

Интернет- ресурслар: - http://mon.tatar.ru/- министерство образования и наукиРТ

- http://www.openclass.ru//Родной http://tatar.com.ru /– фонд татарскогоязыка

-belem.ru; - tatarile.org.com; - “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе. www.edu.tatar.ru --- электронное образованиеРТ

http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ

http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарскогоязыка

http://www.languages-study.com/tatar-links.html – портал для учителей татарского языка

http://adiplar.narod.ru – портал для учителей татарскогоязыка


- Электрон дәреслек “Татар телле заман” из серии “Я изучаю татарский язык.”

-“Габдулла Тукай” Энциклопедия. (дисклар коллекциясе).

- Татар әдәбияты дәресләре. Презентацияләр.

- Татар теле. 5-11кл.

- Р.Р. Нигматуллина дәреслеге буенча “Татарча да яхшы бел” (дисклар)





Автор
Дата добавления 05.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров393
Номер материала ДВ-418240
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх