Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программмасы(рус группасы)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программмасы(рус группасы)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Казан шәҺәре Яңа Савин районының


Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе’’

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



Каралды Килешенде Расланды

Методберләшмә җитәкчесе Милли тәрбия Һәм белем бирү буенча 132нче урта гомуми белем

_____Губеева Р.Н. директор урынбасары бирү мәктәбе директоры

Беркетмә № 1 Минашаева Г.Ф.. ______ Осипова О.А.______

_26_08__2016ел _ 29__08___2016 ел Боерык №167-0 29__08__2016 ел






Укытучы Шәрәфиева Алия Наил кызының

5нче А, 5нче Б сыйныф рус телендә сөйләшүче балалар өчен

2016-2017 нче уку елына татар әдәбиятыннан

эш программасы.
















Педсовет утырышында каралды:

Беркетмә № 1

26 август, 2016 нчы ел



2016


аңлатма язуы


Эш программасы статусы


5 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары тарафыннан расланган

Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы”, төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова. - Казан, 2014.


  1. 132нче номерлы мәктәпнең белем бирү программасы.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны


Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән, елга 35 сәгатькә төзелде.


Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.



Эш программасының эчтәлеге

Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслектән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятивуку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.

Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максатыда ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.


ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.


Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

  • Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);

  • парларда эшли белү.

Шәхси нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, кебек хисләр формалашу.


ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоетик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлләп куя.

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”;

Г. Тукай, “Су анасы”;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”


Дәреслекнең 1 нче кисәге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.

I бүлек. Борын-борын заманда.(4 сәгать)

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйлә\челәр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.

II бүлек. Әкият яздым укыгыз...(3 сәгать)

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирзклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның«Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге.«Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.

III бүлек. Хыял канатларында.(2 сәгать)

Адлер Тимергалин «Сәер планетада». Адлер Тимергалин турында белешмә. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе. «Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының бер өлешен өйрәнү. Әсәрдәге чындарлык белән фантастиканың нисбәте.

IV бүлек. Белем баскычлары.(4 сәгать)

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат.Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасы. Гаяз Исхакый турында мәгълүмат. «Мөгаллим» пьесасындагы Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәннең «Кил, өйрән...» шигыре. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.«Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

V бүлек. Балачак — хәтерләрдә мәнге калачак...(5 сәгать)

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Рабит Батулланың «Тукай-Апуш» әсәрендә кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы – сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы.Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.


Дәреслекнең 2 нче кисәге

I бүлек. Ватаным өчен.(7 сәгать)

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлилнең «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләрен уку. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кыйлган гамәлләр.

Шәүкәт Галиевның «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Теоретик төшенчә. Баллада.

II бүлек. Кояшлы ил – бәхет иле. (3 сәгать)

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» хикәясе. Автор турында белешмә. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Теоретик төшенчә.Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төеноәнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитовның « Каяшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү - зур бәхет булуын ачыклау.

III бүлек. Кеше – табигать баласы.(4 сәгать)

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеген төшендерү.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты.

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитовның «Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы. Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

IV бүлек. Эш беткәч көләргә ярый.(3 сәгать)

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиевның «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик -шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.


Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”


Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халык әкияте)

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте)

Куркак юлдаш (татар халык әкияте)

Каюм Насыйри. Күләгә

Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке

Владимир Даль. Кар кызы

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса

Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан

Илдус. Ибраһим Газидан

Мөнирә Булатова

Фатих Кәрим. Ватаным өчен

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан

Шәүкәт Галиев

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле

Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан

Нури Арсланов. Ринат авылда

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан

Борис Вайнер. Искиткеч китап

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе


Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

  3. Татар әдәбияты. Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

  4. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар өчен методик әсбап). – 5нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова, Л.М. Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр. – 2014. - 167 б.



Өстәмә әдәбият


  1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма / Дания Заһидуллина. − Казан: Мәгариф, 2004.

  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

  3. Мухаметшина Р.Ф. Изучение литературы в аспекте диалога культур. – Казань: 2006. – 116 с.

  4. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

  5. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылыр, югары уку йортлары студентлары, укучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. − Казан: Мәгариф, 2003.

  6. Яхин А.Г. Система татарского фольклора / А.Г.Яхин. – Набережные Челны: НИСПТР, 2012. – 286 с.

  7. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр / Төз. Л.Җамалетдинов. – Казан, 1994.

  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.


Мәгълүмат чыганаклары


Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;

  • Интернет-ресурслар;

  • Махсус сайтлар.


http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Программа материалының бүленеше


Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

4

Әкият яздым – укыгыз...

3

Хыял канатларында.

2

Белем баскычлары.

4

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

5

Ватаным өчен.

7

Кояшлы ил – бәхет иле.

3

Кеше − табигать баласы.

4

Эш беткәч көләргә ярый.

3

Барысы:

35


Чирекләрдә сәгатьләр саны:
















5нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Дә-

рес

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү

вакыты

План

Фактик

1 чирек – 9 сәгать. Тема “Борын-борын заманда...” – 4 сәгать.

1

Акыллы сүзгә ни җитә!


1

сент

сент

2

Белмәгәнгә - әкият, белгәнгә - чын.

1

сент

сент

3


Яхшылыкка каршы яхшылык. Булма син төлке, булырсың көлке.

1

сент

сент

4

Борын-борын заманда... Ана дигән хәзинә.

1

сент

сент

Тема: “Әкият яздым – укыгыз...” – 3 сәгать.







5 Б –

5 В –

5 Г –

5

Яшәгән, ди,

булган, ди...Юк дип әйтмә, бардыр ул...

1

сент

сент

6

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.


1

окт

окт

7

Әкиятче бездә кунакта. Әкияттә кунакта.

1

окт

окт

Тема: “Хыял канатларында”- 2 сәгать.

8

Әкият тә түгел, чын да түгел... Хыял дөньясын-

да.

1

окт

окт

9

Дәрес-проект.

1

окт

окт

II чирек-8 сәгать. Тема : Белем баскычлары” - 4 сәгать.

10

Белем —

бәхет ачкычы. Белем

укудан

башлана.


1

нояб

нояб

11

Укытучылар мәктәбе.


1

нояб

нояб

12

Казан университеты. Галим кеше хөрмәткә лаек!

1

нояб

нояб

13

Укысаң – белерсең...Кил,өйрән....

1

дек

дек

Тема: “Балачак – хәтердә мәңге калачак...” – 5 сәгать.

14

Исемдә калганнар.

1

дек

дек

15

Исемдә калганнар.

1

дек

дек

16

Исемдә калганнар. Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш.

1

дек

дек

17

Музейларда — хәтер. Кабатлау дәресе.

Ямьле

балачак.

1

дек

дек

3 чирек- 9 сәгать

18

«Салават

күпере» журналы . Проект-дәрес

«Салават күпере — дуслык күпере».


1

гыйн

гыйн

Тема “Ватаным өчен” – 7 сәгать

19

«Әгәр мин тылсымчы булсам...» Мин сине шундый сагындым...


1

гыйн

гыйн

20

Гомере аның моңлы бер җыр иде... «Алтын- чәч».

1

гыйн

гыйн

21

«Алтын- чәч».

1

фев

фев

22

Опера ничек туа?Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

1

фев

фев

23

Кыр казы.

Сөйләр сүзләр бик күп алар...

1

фев

фев

24

Аталы-уллы солдатлар.Кабатлау дәресе.

Сугыш кайтавазы.


1

фев

фев

25

Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

1

март

март

Тема: “ Кояшлы ил – бәхет иле” – 3 сәгать.


26

«Бәхет кайда була?»

Туган җирдә минем бәхетем.

1

март

март

4 чирек – 9 сәгать

27

Минем холкым —
минем язмышым.

1

март

март

28

Кабатлау дәресе.

Кояшлы ил — бәхет иле.


1

март

март

Тема : “ Кеше − табигать баласы ” – 4 сәгать.


29

Табигать кочагында. Матурлык минем белән.

1

апр

апр

30

Җир-ана, кояш һәм башкалар. Җир-ана-

быз —рәсемнәрдә.


1

апр

апр

31

Кабатлау дәресе.

Туган илем —
иркә гөлем.

1

апр

апр

32

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».


1

апр

апр


Тема: “ Эш беткәч көләргә ярый ” - 3 сәгать.

33

Белем —
нур, белмәү — хур. Беренче хисләр...

1

май

май

34

Шәвәли шуклыгы. Кабатлау дәресе.

Уйныйк та көлик!

1

май

май

35

Йомгаклау дәресе.

1

май

май
















































Кушымта


Укуны бәяләү


Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:




Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст)
тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә,
ягъни:

—   фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзен-
чәлекләре) дөрес бирелсә,

—   татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нор-
малары (сүзнең язылышы һәм әйтелеш үзенчәлекләре)
сакланса,

—   җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә
(сүзләр — иҗекләргә; җөмлә сүзтезмәләргә һәм сүзләргә,
мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә,

—   тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы
һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

—   интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш
белән укылса,

«5»ле
билгесе
куела.

2.

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән со-
рауларына төгәл җавап бирелсә,

 

1.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә
укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик,
орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

—   кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзен-
чәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә,

—   сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар
булса,

—   җөмләне укыганда, интонацион яктан 1—2 төгәл-
сезлек җибәрелсә,

*4»ле
билгесе
куела.

2.

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә,

 

1.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку бары-
шында 3 —4 фонетик, 2—3 орфоэпик хата җибәрелсә,
Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сә-
бәпле, интонация төгәл бирелмәсә,

«3»ле
билгесе
куела.

2.

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда
төгәлсезлекләр булса,

 

1.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса,
Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлек-
ләр күп кабатланса,

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, инто-
национ хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа,

«2»ле
билгесе
куела.

2.

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә
җавап алынганда,

 



Кушымта 2

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан еллык контроль тест эше.



2 вариант


1.Фольклор –сүзе...

а) хикәя

б) әкият

в) халык иҗаты


2.Байназар Әлменов -

а) рәссам

б) галим

в) шагыйрь

а) язучы


3.Мәдрәсәдәге укучыларны

а) шәкертләр дип атыйлар

б)школьниклар дип атыйлар

в) укучылар дип атыйлар


4.”Исемдә калганнар “ әсәренең төп герое кем?

а) Габдуллаҗан

б) Габидулла

в) Габдулла


5.Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Муса Җәлил язган

б) Гадел Кутуй зган

в)Шәүкәт Галиев язган


6.”Чәчәк нигә боекты” хикәясендә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

а) кыш фасылы

б) яз фасылы

в) көз фасылы


7.Туган җирегез табигате турында

5-7 җөмлә языгыз

1.Халык авыз иҗаты дип ...

а) шигырьне

б) әкиятне

в) фольклорның бер өлешен


2. Байназар Әлменов -

а) картиналар ясаган

б) әкиятләр язган

в) фәнни хезмәтләр язган

а) скульптуралар ясаган


3.Мәдрәсәдә укучыларны

а) җырларга өйрәтәләр

б) укырга өйрәтәләр

в) рәсем я сарга өйрәтәләр


4. “Исемдә калганнар” әсәрен Г. Тукай кем турында яза?

а) Апасы турында

б) абыйсы турында

в) үзе турында


5. Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Гадел Кутуй язган

б) Шәүкәт Галиев язган

в)Муса Җәлил язган


6.”Чәчәк нигә боекты” хикәясендә Кыз кемгә булыша?

а)апасына

б) сеңлесеә

в) әнисенә


7.Туган җирегез табигате турында

5-7 җөмлә языгыз




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров292
Номер материала ДБ-331876
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх