Инфоурок Начальные классы Рабочие программы4 нче сыйныф өчен татар теленнән тематик план

4 нче сыйныф өчен татар теленнән тематик план

Скачать материал

Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы

 Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә

Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язу

Эш программасы структурасы. Татар  теленнән эш  программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.  Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Программа  атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 102 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 4,сочинение- 4,  изложение – 4 сәгать. Татар теленнән тематик план  Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек “Перспективалы башлангыч мәктәбе” И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова  нигезендә төзелде .  

 

 

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.     8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз  хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе .   8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше.   11  сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем–8  сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары.Җөмләдәге ролеЯлгызлык һәм уртаклык исемнәрЯлгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан  формалары.  Исемнәрнең килеш  һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары.   Барлык, юклык формалары  Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.  Фигыльләрнең күпмәгънәлеге.

 Боерык фигыль.Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары.Җөмләдә роле.Сөйләмдә  әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары.  Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

   8. Сан  -6 сәг.

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәгЛексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.

10. Кисәкчәләр. 2сәгДа. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның  җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 2 сәг.Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

  12. Җөмлә. Сүзтезмә -2  сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре.  Ия һәм хәбәр.  2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.   1 сәгҖыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг.Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.  1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

  17 .Эндәш сүзләр.  1 сәг.Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә.  2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин,  әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80  сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95  сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

-  темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

   Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

   • мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

   • күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

 • тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

   • материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

  • бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

   • фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

   • уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

   • мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

   • партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

   • нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

   • килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

   • сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

   • монолог төзергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

   • таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

   • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

   • кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

   • максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

   • уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

   • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

   • яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.  

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

   • татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

   • дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

   • үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

   • нормалардан тайпылышны күрү;

 

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр

 

4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз, каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;

-сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;

-сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясенбилгеләү;

-тиңдәшле кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;

-җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен аеру;

-текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

-әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

-тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;

-хикәяләү тибындагы сочинение язу;

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыру, аз-маз,ата-ана,ашханә, аңлый,әби-бабай, әверелә, әүвәл,балачак, бәла, берничә,борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек,җиләк-җимеш,зинһар,иелә, ихтирам, йомры, кадәр, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, мәйдан, мәкалә, могҗиза, мөстәкыйль, нәкъ,охшаш, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тирә-як, төер, туп-туры, тынгылык, чүп-чар, шагыйрь, шәфәкъ, шыңшый, эшчән, юеш, юньле, юучы, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь

Укучыларның белемен бәяләү системасы

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү белемнәрне үзләштерүне тикшерүдәе аларны гамәлдә куллана белүгә күчерелә.

Мәгълүмат чыганаклары:

-укучыларның эшләре

-танып белү процессының барышы;

-статистикага нигезләнгән мәгълумат;

-тестлар уздыру нәтиҗәләре;

-портфолио;

Тикшерү алымнары:

-күзәтүләр;

-мөстәкыйль контроль эшләр;

-укучыларның әзер җавапны табуы, ирекле кыскача җаваплары; ачык җавап, үз-үзеңне тикшерүх өчен сораулар куя белү.

Бәяләү критерийлары:

--җавапларның дөрес булуы;

-грамматика кагыйдәләрен куллана белүдә шәхси үсеш;

-әйтмә һәм язма сөйләмнең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге үсешендә югарырак баскычка күтәрелү;

-җавапның, уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктның сыйфаты; нигезләмәләрнең уйланган булуы;мөстәкыйль әйтелгән гипотезаның, аңлатмаларның, язма сөйләм модельләренең дөрес төзелгән булуы, сөйләмнең максатчан оештырылуы.

Уку әсбабы

1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек  4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова  “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел 

5. Диктантлар җыентыгы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теленнән календарь тематик план      4 класс

 

Дәреснең темасы

Сәг

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

план

факт

предметлы

Шәхсиятле һәм метапредметлы

(УУГ формалаштыру)

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

10 сәг.

1

Үткәннәрне кабатлау.

1

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү“Аңлатмалы сүзлек”, “Дөрес яз” “Дөрес әйт”сүзлеге белән эш

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

2

Сингармонизм законы.

1

 

3

Авазлар һәм хәрефләр.

1

сүзләрдәге орфограммалар

ны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату

 

4

Парлы тартыклар.

1

Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

5

Сүз төзелеше.

1

Тамырдаш сүзләрне табу

 

6

Кушымча төрләре.

 

Сүз төркемнәрен искә төшерү

 

7

Килеш кушымчалары.

1

Килешләрне искә төшерү.

Җөмләнең баш кисәкләрен табу, тест биремнәрен башкару

 

8

Сүз. Җөмлә. Текст.

1

Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

 

9

Үзеңне тикшер. Тест.

1

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

 

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

 

ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

 

10

Алынма сүзләр.

1

 Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

 

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.

6 сәг.

 

11

Сүзнең лексик мәгънәсе. Алынма сүзләр.

1

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу әйтелеш һәм язылыш, сүзлек запасын тулыландыру.

 

ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш

 

12

 

 

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.Тотрыклы сүзтезмәләр.

1

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: Сүзлекләрне белешмә чыганагы итеп куллана белү

 

13

Омонимнар

1

Парларда эш,омонимнарны табу

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

 

14

Синонимнар, антонимнар.

1

Синонимнар, антонимнарны табу.

 

15

Изложение язу.

1

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ШУУГ:алган белемнәрне  кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, изложение язу

 

16

Үткәннәрне ныгыту.Текст өстендә эш .Тест биреме №2

1

 

ТБУУГ: рәсем һәм план буенча  биремнәр үтәү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

Сүз төзелеше.

11 сәг.

 

 

17

Тамыр һәм кушымча.

 

    1

 

 

 

 

КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

РУУГ: кагыйдә, алгоритм  ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

 

18

 

 

Сүз ясагыч кушымчалар.

 

   1

Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

 

19

Сүз ясагыч кушымчаларны күнегүләр белән ныгыту.

1

Модель  буенча эш буенча эш

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

сүз ясагыч кушымчаларны аера

 

20

Сюжетлы рәсем буенча инша.

1

Рәсем һәм план буенча эш

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

21

Төрләндергеч кушымчалар.

1

 

Тартым, күплек һәм килеш кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, алгоритм  ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

 

22

Кушма сүзләр.

1

ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы 

ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне  аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

 

23

Кушма сүзләрне күнегүләр белән ныгыту.

1

Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре,

 

24

Парлы сүзләр.

1

Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы

 

25

Тезмә сүзләр.

1

 

Тезмә сүзләрне аеру, дөрес язу

 

26

Контроль диктант №1 

1

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

 

27

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне ныгыту.Тест №3

1

Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

Сүз төркемнәре. Исем.

8 сәг.

 

28

Сүз төркемнәре. Исем.

1

исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары

РУУГ: кагыйдә,  таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

 

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

 

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

 

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

 

29

 

 

 

 

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе,   язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

 

 

 

 

 

 

 

30

 

 

 

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Сайланма диктант.

 

 

31

 

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

 берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау

 

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Тберлек һәм күплек тартым кушымчалары

 

 

33

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше

1

 

34

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.Тест

1

 

35

Изложение язу

1

 

 

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

 

Фигыль

13 сәг.

 

 

36

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.

1

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

 

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

 

 

 

 

 

 

 

 

37

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү 

 

38

Хәзерге заман хикәя фигыльне күнегүләр белән ныгыту.

1

 

39

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү 

 

40

Үткән заман хикәя

фигыльне күнегүләр белән ныгыту.

1

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

 

41

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү

 

42

Киләчәк заман хикәя фигыльне күнегүләр белән ныгыту.

1

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

 

43

Боерык фигыль.

1

Боерык фиг. турында төшенчә. 2, 3 затлары берлек һәм күплек формасы

 

ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану

таблицалар кулланып биремнәрне үтәү

 

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

 

44

Боерык фигыльнең төрләнеше.

1

 

45

Боерык фигыльне күнегүләр белән ныгыту.

1

 

46

Антоним һәм синоним фигыльләр.

1

 

47

Контроль диктант №2 

1

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү

 

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

48

Хаталар өстендә эш. Тест биремнәрен башкару.

1

Дәреслектәге тест биремнәре эшләнелә.

 

Сыйфат

7 сәг.

 

49

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. (2 кисәк)

1

Парларда эш, иҗади эш, сыйфат төзелеше, анализлау

 

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

 

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

 

 

 

 

 

 

50

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы

 

51

Сыйфат дәрәҗәләре н күнегүләр белән ныгыту.

1

 

52

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.

1

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

 

53

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

 

 

54

Инша язу .

1

Картина буенча инша язу

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

 

55

Үткәннәрне ныгыту.Тест биреме.

1

 

 

Алмашлык

6 сәг.

 

56

Зат алмашлыклары.

1

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3  нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат –сөйләүче үзе,2 нче зат –әңгәмәдәш, 3 зат – әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

 

 57

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

 

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

 

 

58

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен күнегүләр белән ныгыту.

1

 

59

Сорау алмашлыклары.

1

Сорау алмашлыклары турында аңлату

 

60

 

Сорауалмашлыклары.Тест биремнәре.

1

 

61

Аңлатмалы диктант

1

 

РУУГ:үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

 

Сан

6 сәг.

 

 

62

Сан турында төшенчә.

1

Сан түрында беренчел күзаллау тудыру

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

 

63

Микъдар саны.

1

Парларда эш, кагыйдә белән дәлилләү

 

64

Микъдар санын күнегүләр белән ныгыту.

1

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе

 

 

 

 

65

Тәртип саннары.

 

 

 

66

Тәртип саннары.Тест биремнәре.

1

 

67

Искәртмәле диктант.

1

 орфограммаларны кулланып диктант язу, саннарны табу

 

Рәвеш.

5 сәг.

 

68

Рәвеш турында төшенчә.

1

 

 

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ:рәвешнең-мөстәкыйль сүз төркеме икәнен, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерүен, морфологик яктан төрләнмәгәнен, синтаксик яктан җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килгәнен белү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

69

 

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр.

 1

 

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану

 

 

70

Телдә еш кулланыла торган рәвешләрнең дөрес язылышы.

1

 

71

Изложение язу

1

 

 

72

Рәвеш темасын ныгыту.Тест биреме.

1

хезмәтләрне коррекцияләү; рәвешнең сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау  

 

Кисәкчәләр.

2 сәг.

 

73

Кисәкчәләр.

1

Кисәкчәләр  аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр

ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

74

Кисәкчәләрнең сөйләмдә роле.Тест биреме.

1

 

Бәйлекләр.

2 сәг.

 

75

Бәйлекләр.

1

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле

 

ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза 

 

76

Бәйлекләр куллану.

1

Бәйлекнең җөмләдәге роле

 

77

Контроль диктант №3

1

орфограммаларны кулланып диктант язу; грамматик биремне башкару

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалауШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

78

Хаталар өстендә эш.Бәйлек темасын ныгыту.

1

Бәйлекләрнең  роле, аларны билгели алу

 

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

Сүзтезмә.

2 сәг.

79

Сүзтезмә.

1

сүзләр бәйләнешен табу

 

80

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Аңлатмалы диктант.

1

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

 

Җөмлә.

10 сәг.

 

81

Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре.

1

 җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера

 

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

 

82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

1

 

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

 

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

1

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аңлату;   тиңдәш кисәкләрне табу, чагыштыру, аеру, куллану

 

85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

1

 

86

Эндәш сүзләр.Тест биреме.

1

 

87

Гади һәм кушма җөмлә.

1

 

88

Гади һәм кушма җөмләне ныгыту.

1

 

89

Изложение язу.

1

орфограммаларны кулланып изложение язу, сүз төркемнәрен билгеләү

 

РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп  итеп яза

 

90

Үткәннәрне ныгыту.Тест биремнәре.

1

 

 

 

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

 

Текст. Бәйләнешле сөйләм.

8 сәг.

 

 

91

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую

ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

92

Текст.Тема.Текст өлешләрен ныгыту.

1

 

93

Сөйләм этикасы.

 

 

 

1

әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

 

94

Сөйләм этикасын ныгыту.

1

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

ТБУУГ: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр  телдән, язмача чакыру, тәбрикли

 

95

 

Хикәяләү, тасвирлау текстлары.

1

 

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

96

Хикәяләү, фикерләү текстлары.

1

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

 

97

Контроль диктант №4

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

 

98

Хаталар өстендә эш. Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары

 

1

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

 

99

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

РУУГ:Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, тест һәм күнегүләр эшләү

 

100

Үткәнне ныгыту

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

101

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту .Тест биремнәре

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

ТБУУГ: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү

 

 

102

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.Йомгак.

1

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "4 нче сыйныф өчен татар теленнән тематик план"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по работе с молодежью

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 809 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2015 1305
    • DOCX 59.3 кбайт
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тухватуллина Зиля Илшатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тухватуллина Зиля Илшатовна
    Тухватуллина Зиля Илшатовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6769
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 948 человек из 82 регионов

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 20 регионов