Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 5 нче сыйныф эш пограммасы татар төркеме татар теле ФГОС

5 нче сыйныф эш пограммасы татар төркеме татар теле ФГОС



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

5 нче класс өчен татар теле буенча белем бирү программасы( татар төркеме)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

Стандарт: Федераль дәүләт белем бирү стандарты.

Программа: : Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2015” нигезендә төзелде

Дәреслек: Татар теле , 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2015

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы мәктәпнең укыту планы буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.


Программаның эчтәлеге


Бүлекләр, темалар

Барлыгы

Темага караган төп төшенчәләр

1.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

2.

Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография

38

Аваз, хәреф, басым, иҗек, иҗек калыбы, сөйләм органнары, транскрипция,увуляр тартык, ирен гармониясе, сингармонизм законы. Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе

3.

Лексика һәм лексикография

21

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе). Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү

4.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

30

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар; Сүз ясалу ысуллары. Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге.

5.

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны кабатлау

Барлыгы

105с.



Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Фонетика буенча:

-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү; Алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

  • Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

  • өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Суз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

  • сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

  • Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

Эш кәгазьләре буенча:

  • төрле эш кәгазьләрен ( хат, белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) яза белү

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

  2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

  3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.

  4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.


Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.


Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • фәнгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Метапредмет нәтиҗәләр

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.













Укыту методик комплекты


- Программа: : Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2015

- Дәреслек: Татар теле. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 20105ел.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар




1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

4. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр









Татар теленнән тематик план


Сыйныф: 5


Укытучы: Гафарова Гөлнара Галимхан кызы


Сәгать саны: барлыгы 105 ; атнага 3 сәгать


Планлаштырылган контроль дәресләр:изложение: 5 , сочинение: 3 , диктант: 2 сәгать

Административ контроль дәресләр: _1сәг, Конроль диктант-3


Планлаштыру: Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2015” нигезендә төзелде


Дәреслек: Татар теле , 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”,Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2015

Өстәмә әдәбият: 1. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” нәшрияты, 1994

2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”, “Яңалиф” нәшрияты, 2006

3. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”, “Мәгариф”нәшрияты, 2005
















Календарь- тематик план





Дәрес темасы

Сәг са-ны

Дәрес тибы

Кон-

троль төре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика, уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

Предмет

Метапредмет

шәхси

план

факт

I ЧИРЕК

1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

  1. 1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

Р:эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга карата кызыксыну хисе булу; укуга уңай караш булдыру;



  1. 2.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сүзнең мәгънәле кисәкләре


1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү



  1. 3

Исем

1

Белемнәрне системалаштыру

Индивидуаль эш

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Исемнәрнең санын, килеш-ләр белән төр-ләнүен , ялгыз-лык, уртаклык исемнәрне аера белү.Исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Алмашлыклар турында төшен-чә. Зат һәм со-рау алмашлык-ларын танып белү. Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан категория-сен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге роле

Р: үз җавабың-ны яки иптә-шеңнең җава-бын раслау өчен кагыйдәгә таянырга мөм-кин икәнен аң-ларга;

Т.б:дәреслек-ләрдә ориент-лаша белергә: шартлы бил-геләрне укый белергә,берни-чә информация чыганагы белән эшләргә;

К: үз фикерең-не формалаш-тыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фике-ре белән ки-лештерә белү;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау; матур язу күнекмәләрен булдыру



  1. 4

Алмашлык, сыйфат.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Мөстәкыйль эш

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



  1. 5

Фигыль.

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



  1. 6

Диктант Фигыль.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Диктант язу

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Р: эш өчен мак-сат куя белү;

Т.б:эш бары-шын контроль-ләү һәм эш нәтиҗәсен бәя-ли белү;

К:уку мәсь-әләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш бул-дыру;




  1. 7

Хаталар өстендә эш.

Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә

1

Белемнәрне системалаштыру

Индивидуаль эш

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне бәй-ләүче чараны аера белү. Сүзтезмәләрне таба белү

Р.:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чи-шү өчен дөрес юл сайлый белү;

Т.б: чагыш-тыру, анализ-лау, нәтиҗә ясау; билгеле тәртиптә төркемли белү;

К.:сорау куя белү, ярдәм сорап мөрәҗә-гать итү, үз алдыңда туган авырлыкны та-ный белү;

яңа уку материалы-на һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 8

Җөмлә

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Татар теле һәм рус телендә сүзләр бәйләнешенең уртак һәм аермалы якларын таба белү

Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләлрне дөрес уку һәм язу. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү

Р.: биремнәрне үтәү, үтәле-шенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т.б.:эшкә мак-сат кую, максатка ире-шү юлларын эзләү;

К.: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

яңа уку материалы-на һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү



  1. 9

Изложение

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Р: эш өчен мак-сат куя белү;

Т.б:эш бары-шын контроль-ләү һәм эш нәтиҗәсен бәя-ли белү;

К:уку мәсь-әләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш бул-дыру;





2. Фонетика

  1. 1

Хаталар өстендә эш.

Фонетика һәм орфоэпия. Авазларның ясалу урыннары

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

авазларны, авазларның дө-рес әйтелешен тикшерү. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция. Төп сөйләм органнары. Авазлар ясалы-шында сөйләм органнарының роле. Тавыш-лы,шаулы, бо-рын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү.

Р.: биремнәрне үтәү, үтәле-шенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т.б.:эшкә мак-сат кую, максатка ире-шү юлларын эзләү;

К.: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү



  1. 1

Сузык авазлар

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, белешмә әдәбият белән системалы эшләү

Сузыкларның, алгы һәм арткы рәт,иренләш-кән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше. Кыс-ка һәм озын әйтелешле су-зыклар. Син-гармонизм за-коны.

Т.б:сузык авазларны анализлый, алар арасын-дагы охшаш яки аермалы якларны табу,

Р:кагыйдәләрне күрсәт-мәләрне истә тотып гамәл-ләр кылу.

К: мәгълүмат эзләү, әңгәмәдә

укуга уңай караш бул-дыру;




  1. 1

Сузыклар гармониясе


1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү.

Индивидуаль эш

Төшенчә, термин, кагый-дә, закончалыкларны аңлап кабул итү



  1. 1

Ирен гармониясе

1

Белемнәрне системалаштыру


Мөстәкыйль эш

Төшенчә, термин, кагый-дә, закончалыкларны аңлап кабул итү

икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э(е] авазлары урынына [о],[ө]сузыкларының әйтелүе

катнашу




  1. 1

Тартык авазлар.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау, саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә [۶] тартыгы.

Т.б: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

Р: кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

К: мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

укуга карата кызыксыну хисе булу; укуга уңай караш булдыру;



  1. 1

Сочинение

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Әңгәмә, сөйләм төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Р: эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш бары-шын кон-трольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К:уку мәсь-әләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш бул-дыру;




  1. 1

Хаталар өстендә эш.

[в] һәм [w] тартыклары

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

[в] һәм [w] тартыклары-ның ясалыш-лары ягыннан аерымлыклары: Саңгырау тар-тык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелү

Р.: бирем-нәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т.б.:эшкә максат кую, максатка ирешү юл-ларын эзләү;

К.: башка-ларга юл куя белү, пар-ларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

укуга карата кызыксыну хисе булу; укуга уңай караш булдыру;



  1. 1

[х] һәм [һ] тартыклары

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

[х] һәм [һ] тартыкларының әйтелешендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы

Р.укытучы-ның күрсәтм-әләрен аңлап үти белү.; аерым тема-ларга караган сорауларга җавап бирә белү;

Т.б.тартык аваз белән танышу, дә-реслектәге рә-семнән бирел-гән хәрефләр сүзләрне табу

К. Фикерне төгәл итеп җиткерү; әң-гәмәдәше бел-ән аралашу

аралашуда татар теленең мөһимлеген аңлау;



  1. 1

Терәк сүзләр кулланып хикәя төзү “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Әңгәмә, сөйләм төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Р: эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш бары-шын кон-трольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К:уку мәсь-әләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш бул-дыру;




  1. 1

[к],[қ] һәм [г],[ ғ] тартыклары

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

[к], [қ] һәм [г], [ғ] аваз-ларының яса-лышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [ғ] һәм [қ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. [г], [к] - тел арты тартык-лары, [ғ] һәм [қ] – кече тел тартыклары

Р.уку эшчән-леген оеш-тыра, бәя бирә белү;

Т.б.өйрәнелгән кагый-дәләрне дө-рес итеп куллану аерым темага караган со-рауларга җа-вап бирә белү, укытучының күрсәтмәлә-рен аңлап үти белү


Күршеңә ярдәм итү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау



  1. 2

[м],[н], [ң] тартыклары

1


Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Мөстәкыйль эш

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

[м],[н],[ң] тар-тыкларының уртак һәм аермалы як-лары.Татар телендә [ч] –тел алды тартыгы, [ж] тартыгының саңгырау пары.

[ء] һәмзә тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе

Сөйләмдә тар-тыкларның үзгәреше. (җайлашу).

Р.дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү кунекмәләрен камилләш-терү;

Т.б.парлап эшләү;

рәсем буенча җөмләләр төзи белү; Басымны дөрес куя белү Кагыйдәләрне ятлау, аңлату;Хатасыз язу

К. үз фикереңне формалаштыру.

Күршеңә ярдәм итү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау



  1. 2

[ч],[ц], [щ] тартыклары

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 2

[ء] һәмзә тартыгы

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү



  1. 2

Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү



  1. 2

Контроль диктант. Ирен гармониясе

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Үз-үзеңә контроль ясау

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Т.б:эшкә максат кую, максатка ире шү юлларын эзләү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана бе лү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

.

яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 2

Хаталар өстендә эш Иҗек калыплары

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Күнегүләр эшләү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе;



II ЧИРЕК

  1. 2

Сүз басымы

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү.

Т.б:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Р:тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш булдыру



  1. 2

Диктант. Басым.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Диктант язу

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Р:эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш бары- шын кон-трольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К:уку мәсь-әләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

укуга уңай караш булдыру



  1. 28

Хаталар өстендә эш.

Интонация

1

Белемнәрне системалаштыру


Индивидуаль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Интонация. Та-вышның хәрә-кәтен билгели белү. Әйтү максаты буенча төрле җөм-ләләрне әйт-кәндә та-вышның төр-лечә хәрәкәт итүе

Т.б:эшкә максат кую, максатка ире шү юлларын эзләү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана бе лү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

.

яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 2

Графика һәм орфография


Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 39 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ь,ъ аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма.

Р.тыңланган мәгълүмат эчтәлегенә бәя бирү;

Т.б.чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштеү Орфографик кагыйдәләрне истә тотып, хатасыз язу.

К.укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый, үз фикереңне әйтеп бирә белү


яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 3

Сочинение . “Иң кадерле кешем”



1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Сөйләм төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Т.б.: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К:башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

Әти-әниләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү



  1. 3

Хаталар өстендә эш.

Сузык аваз хәрефләре

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү.

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

Е,ю,я хәреф-ләрен кул-лану.Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф – е белән белдерелүе. О,Ө хәреф-ләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кул-ланылуы.

Р. куелган сорауларга җавап бирә белү; Т.б.Орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләрне белү;

Сузык һәм тартык авазларны белү; үзеңә һәм иптәшеңә үзбәя һәм бәя бирү белү.

К.укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый, үз фикереңне әйтеп бирә белү

Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту



  1. 3

Е, я,ю; о,ө хәрефләренең дөрес язылышы

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Мөстәкыйль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 3

Тартык аваз хәрефләре:

В хәрефенең дөрес язылышы

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. В хәрефе татар һәм алынма сүзләрдә кулланылуы.

[ғ] һәм [қ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп-фарсы сүз-ләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы .

Р:биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т: үз фике-реңне дәлил-ләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

К: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инциативасын күрсәтү



  1. 3

[ғ] һәм [қ] авазларының язуда белдерелүе

1


Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 3

Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы

1


Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Ъ һәм Ь хәрефләренең аваз бел-дермәве, Ъ һәм Ь хәрефләренең нечкәлек-ка-лынлык һәм аеру билгесе буларак кул-ланылуы.





  1. 3

Изложение

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Изложение

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү

Р.тыңланган мәгълүмат эчтәлегенә бәя бирү;

Т.б.чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштеү Орфографик кагыйдәләрне истә тотып, хатасыз язу.

К.укытучыны һәм иптәшләр-еңне тыңлый, үз фикереңне әй-теп бирә белү


Үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү



  1. 3

Хаталар өстендә эш.

Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау

2

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Фонетик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү



  1. 3

3. Лексика һәм лексикология турында төшенчә

  1. 3

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе.

1


Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләш-терү. Логик схемаларны, графикларны мөстә-кыйль төзү.

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтел-мәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лек-сикасын өйрә-нүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе

Т: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

К: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инциативасын күрсәтү



  1. 4

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белде-рүе.




  1. 4

Хикәя “Яраткан ел фасылым”

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

Сөйләм төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Т.б.: үз фике-реңне дәлил-ләү;

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

К: үз фике-реңне формалаш-тыру;

Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү



  1. 4

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләшләштерү.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр

Р:эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инциативасын күрсәтү



  1. 4

Алынма сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Мөстәкыйль эш

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.



  1. 4

Контроль диктант. Алынма сүзләр.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Үз-үзеңә контроль ясау

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Бирелгән репликалардан диалог төзү

Т.б.: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К:башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

укуга уңай караш булдыру



  1. 4

Хаталар өстендә эш

Диалог төзү

1

Белемнәрне системалаштыру


Индивидуаль эш

Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.







III ЧИРЕК



  1. 6

Интернациональ сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Татар телендә интернациональ сүзләр (рус, латин, грек, француз, немец, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру

Р:эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инциативасын күрсәтү



  1. 4

Хикәя “Мин һәм чит ил”

1

Белемнәрне системалаштыру


Индивидуаль эш

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Фикерләреңне эзлекле язу.

Т.б.: үз фике-реңне дәлил-ләү;

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

К: үз фике-реңне формалаш-тыру;

Туган җирне ярату хисләре тәрбияләү



  1. 4

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.


Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнә-ре.Гомумхалык сүзләренең гомум аң-лаешлыһәм кулланылышы сүзләр булуы.

Т.б.: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К:башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 4

Изложение

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Изложение

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр .

Т.б.: үз фике-реңне дәлил-ләү;

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

К: үз фике-реңне формалаш-тыру;

яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;



  1. 5

Хаталар өстендә эш.

Һөнәрчелек сүзләре

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индивидуаль эш

план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;



  1. 5

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр.

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

- татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.







  1. 5

Искергән сүзләр.

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы

Телда барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы

Р.:биремнәрне үтәү, үтәле-шенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т.б.:эшкә максат кую, максатка ирешү юл-ларын эзләү;

К.:башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

әхлакый кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау;

-балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.




  1. 5

Неологизмнар

1

Белемнәрне системалаштыру

Мөстәкыйль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 5

Фразелогик әйтелмәләр

2

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү.

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы.


Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;



  1. 5

  1. 5

Фразелогик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе

Телдән сорау

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү. Тексттан сүз, җөмлә табу ны камилләште рү.



  1. 6

Лексикография

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү; орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;


Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Сүзлекләрнең төп ике төркемгә: аңлатмалы һәм телара сүзлекләргә бүленүе.

Т: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

К: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерү

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;



  1. 6

Лексик анализ ясау

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе

Мөстәкыйль эш

Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү.



  1. 6

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Белешмә язу

1

Белемнәрне системалаштыру

Индивидуаль эш

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалык-ларны аңлап кабул итү



  1. 6

Сочинение

2

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;



  1. 4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Хаталар өстендә эш.

Тамыр һәм кушымчалар

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

- план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;

Сүз төзелеше-нең аларның ясалышына бәйле булуы. Ясалышлары ягыннан сүз-ләрнең тамыр һәм ясалма сүз-ләргә бүленүе. Сүзнең мәгъ-нәле кисәклә-рен аера белү.Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялга-нып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәк-ләренең кушымча дип аталуы. Сүз ясагыч кушым-чаларның сүз-нең лексик мәгънәсен үзгәртүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) кушымчалар-ның ялгануы.


Р.:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Т.б: чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; билгеле тәртиптә төркемли белү;

К.: сорау куя белү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү;


яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;




  1. 6

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык-ны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегең-не планлаштыра белү.



  1. 6

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



  1. 6

Мәкалә язу

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Әлеге генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;




Бәйләгеч кушымчалар

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчалар булуы, аларның исем һәм фигыльләргә ялгануы.

Модальлек кушымчаларының бәйләгеч кушымчалар алдыннан килүе.

Р:эш өчен максат куя белү;

Т.б:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

әхлакый кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау;

-балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.




  1. 6

Модальлек кушымчала-

ры

2

Белем күнекмәлә-

рен тикшерү дәресе.

Индивидуаль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 7

  1. 7

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

1

Белемнәрне системалаш-

тыру

Мөстәкыйль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы

Тамыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы.

Р.:укытучы белән берлек-тә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чи-шү өчен дөрес юл сайлый белү;

Т.б.: чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; билгеле тәр-типтә төркем-ли белү;

К: сорау куя белү, ярдәм сорап мөрәҗә-гать итү, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү;


яңа уку материалын өйрәнүгә һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну уяту;




  1. 7

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

Белем күнекмәлә-

рен тикшерү дәресе.

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



  1. 7

Изложение (контроль)

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Изло-

жение

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Грамматик анлиз төрләрен үзләштерү; Мәктәп про-граммасы кү-ләмендә тулы грамматик анализ ясый бе-лү (сүз төзеле-ше, ясалышы ягыннан)

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Т.б:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;




  1. 7

Хаталар өстендә эш.

Сүз төзелешен тикшерү

1

Белемнәрне системалаш-

тыру

Индивидуаль эш




  1. 5

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау.

1

Белем күнекмәлә-

рен тикшерү дәресе.

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



  1. 7

Биремле диктант. Сүз төзелеше.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Үз-үзеңә контроль ясау

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана бе-лү;

К: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;




IV ЧИРЕК

Cүз ясалышы ысуллары

  1. 7

Хаталар өстендә эш.

Диалог “Язның бер көне ел туйдыра”

2

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Телдән сорау

Диалогик, монологик сөйләм оештыра белү

Телдән һәм язма сөйләмне үстерү

Сүзләрнең ясалыш ысул-лары; Сүз ясалышының сүзләргә сүз ясагыч ку-шымча ялгау, сүзләрне ку-шу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүз-ләрнең мәгъ-нәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркемен-нән икенче-сенә күчерү, Сүз ясагыч кушымчалар-ның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануы.

Р: үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү; укытучы бе-лән берлектә яңа уку мәсьәләсен куеп аны чи-шү юлын сайлый белү;

Т.б: сүзлекләр белән эшли белү; эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

К: иптәшеңә ярдәм тәкъдим итү, хезмәт-тәшлек итә белү; төркем-нәрдә эшне дөрес бүлешә белү, уртак мксат куеп, аңа ирешү;

дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;



  1. 7

Сүзләрнең ясалыш ысуллары. Кушымча ялгану

ысулы

2

Белемнәрне системалашты-

ру

Мөстәкыйль эш

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 7

  1. 8

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индиви-

дуаль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы.

Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү, яисә кабатлау юлы белән ясалуы, парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы.Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы;

Р: үз җава-быңны яки иптәшеңнең җавабын раслау өчен кагыйдәгә таянырга мөмкин икәнен аңларга;

Т.б:дәреслек-ләрдә ориент-лаша белергә: шартлы билгеләрне укый белер--гә,берничә информация чыганагы бе-лән эшләргә;

К: үз фикерең-не формалаш-тыру; парлар-да эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фи-кере белән килештерә белү;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-Татарча матур җөмлә төзи белү



  1. 8

Укылган китап буенча әңгәмә

1

Белемнәрне системалашты-

ру

Телдән сорау

Әңгәмә



  1. 8

Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 8

Тезмә сүзләр

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



  1. 8

Изложение (контроль)

2

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Изложение

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү.

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән яңа икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы.

Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту

Т.б:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Р: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

Туган телгә, туган илгә карата мәрхәмәтлелек хисен тәрбияләү.



  1. 8

Хаталар өстендә эш.

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

2

Белемнәрне системалаштыру

Индиви-

дуаль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



  1. 8

  1. 8

Әкият язу “Сүз төркемнә-

ре”

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Индиви-

дуаль эш

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.



  1. 8

Сүзләрне кыскарту

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү

Сүзләрне кыскарту ысулы белән яңа сүзләр ясалуы. Кыскартылма сүзләргә сүзләрнең я беренче авазлары, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнең тулысынча алынуы.

Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең ясалуы.

Р: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Т: яңа сүзләр һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау; үз фикереңне дәлилләү;

К: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.

кешеләр һәм хайваннарның үзара мөнәсәбәтләре турында укуга кызыксыну булдыру;




  1. 8

Фонетик ысул

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү



  1. 8

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Мөстә-

кыйль эш

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



91

Диалог төзү

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Бирелгән репликалардан диалог төзү

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

Р.:үрнәк буен-ча эшли белү;

тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Т.б.Фигыльләрне юклык һәм барлык санда куллана белү;

К.әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмә-ләрен форма-лаштыру

әхлакый кагыйдәләрдә ориенлашлашу аларна үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;



92

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне системалаштыру

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү.




  1. 9

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Индиви-

дуаль эш

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Р:эш өчен максат куя белү;


Т.б:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү;


К: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;



  1. 9

Сочинение (контроль)

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Сочине-

ние

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.



  1. 9

Хаталар өстендә эш.


1

Белемнәрне системалаштыру


Индиви-

дуаль эш

Күнегүләр эшләү



  1. 9

Әдәби әсәрдән өзеккә план төзү

1

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Фикер йөртергә, текстта мөһим вакыйганы сайлап алырга өйрәнү

Текстның стилен саклап план төзергә өйрәнү

Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

Р.укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти бе-лү; уку эшчән-леген оештыра белү

Т.б.рәсем бу-енча җөмләләр, сораулар төзи белү; К.әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнек- н формалаштыру

Туган телгә, туган илгә карата мәрхәмәтлелек хисен тәрбияләү.



98-102

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

5

Беренчел күнекмәләрне камилләштерү

Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү.




103

Контроль диктант. Парлы һәм тезмә сүзләр

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе.

Диктант

Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәресен тикшерү максатында.

Хаталарны төзәтү, үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Т.б:эшкә максат кую, максатка ире-шү юлларын эзләү;

Р: тиешле ка-гыйдәләрне файдалана белү;

К: уку мәсьә-ләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;




104

Хаталар өстендә эш

1

Белемнәрне системалаштыру


Индиви-

дуаль эш

Кхнегүләр эшләү



105

Кабатлау дәресе

1

Белемнәрне системалаштыру


Телдән сорау

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү.




















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 11.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1239
Номер материала ДВ-052625
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх