Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 2 нче сыйныф ФГОС буенча татар теленнән рус төркемнәре өчен календарь-тематик план
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

2 нче сыйныф ФГОС буенча татар теленнән рус төркемнәре өчен календарь-тематик план

библиотека
материалов




«Каралды» «Килешенде» «Расланды»

МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Мәктәп директоры

МБ җитәкчесе август 2015нче ел август 2015нче ел

август 2015нче ел

И.М. Ибраһимова Е.В.Абакумова

Р.И.Әхмәтова



Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

169 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



2 нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең рус төркеме)

татар теленнән эш программасы

(сәгатьләр күләме: атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)



Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуреева Чулпан Заһир кызы



Педагогик киңәшмәдә каралды:

беркетмә № 1, август 2015





2015 – 2016 нчы уку елы


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Әлеге программа 2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелгән. Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” №12138/13 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион хаты.

  • Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку “ предметыннан программа. Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011).

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева).

  • Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

  • Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.


Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны,рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагыхәрефләрнетаныйбелү;

хәреф-авазсистемасынаера, татар теленәхасбулганавазларныдөресәйтепукыйбелү;

дәреслектәукуөченбирелгәнҗөмләләрне, текстларныдөрес интонация беләнукыйбелү;

тексттагытынышбилгеләренә карата тиешле пауза һәминтонацияләрнеүтәү,өтерләрянындагысүзләрнетиңдәшлек, эндәшүинтонацияләребеләнуку;

укыганматериалныңэчтәлегеннәнкирәклемәгълүматныаерыпалабелү;

кечкенәкүләмлешигырьләрнеяттансөйләү;

укыгандасүзлекләркулланабелү.


Язу

Татаралфавитындагыхәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

  11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

  12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүзбасымы. Аны дөрес куя белүгәирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

3.Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары


Эш төрләре

Сыйныф - 2



Тынлап аңлау

0,3 - 0,5минут

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

4 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 – 6

8 – 9

5 – 6 җөмлә













Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);

  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса “2”ле куела.

2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела

4)Диктант

Пөхтә ,1орф-к хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.


Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Тест:

5” – 95-100%

4” – 94 – 80%

3” – 66 – 79%

2” – 65%тан кимрәк

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар


Программа

Эш программасы

татар теле

әдәби уку

1

Без мәктәпкә барабыз

38 сәг.

38 сәг.

8 сәг.

2

Көзге уңыш


10 сәг.

17 сәг.

4

Мин чисталык яратам

20 сәг.

16 сәг.

6 сәг.

5

Кыш

25 сәг.

9 сәг.

7 сәг.

6

Безнең гаилә

25 сәг.

8 сәг.

7 сәг.

7

Яз

15 сәг.

4 сәг.

4 сәг.

8

Мин Татарстанда яшим

20 сәг.

9 сәг.

8 сәг.

9

Кибеттә

20 сәг.

5 сәг.

7 сәг.

10

Җәй

25 сәг.

6 сәг.

6 сәг.


Контроль эшләр


4



Барлыгы

175

105

70

Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны: контроль эшләр – 4(2)

Барлык сәгатьләр саны – 105 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны – 3







Укыту-методик комплект

Дәреслек:

Автор

Исеме

Басылу елы

Нәшрият


Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина

Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге


2013

Татармультфильм”


Укытучы өчен методик кулланмалар:

1

Р.З.Хәйдәрова

Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006.

2006

Набережные Челны .


2


Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары



3

Р.З. Хәйдәрова, Л.ӘГыйниятуллина

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” – 2 нче класс Казан . ”Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

2013

Татармультфильм”

4

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина

Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2013

Татармультфильм”,


5

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина

Диск “Татар телен өйрәнәбез”, “Рус телендә сөйләшүче баллаларга татар теле укыту”

2012

Татармультфильм”,


6


Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан



7

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”

2010

Мәгариф

Укучы өчен кулланмалар:

1

Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина

Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)

2013

Татармультфильм”

2

Р.З.Хәйдәрова

2нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”

2013


4

Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева

.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.



Контроль-тикшерү материаллары:

1

Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы

2014

Яр Чаллыи нәшрияты







Электрон кулланмалар:

1

Диск “Заман”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2008

Казан

2

Аудиодисклар “Җырлап-биеп уйныйбыз!”

2008



Интернет ресурслар:

http://www.edu.tatar.ru

http://www.tatmedia.com

http://www.tatar.ru

http://www.selet.biz/

http://www.tatar.com.ru

http://www.kltaphane.tatar.ryu

http://www.matbugat.ru

http://www.belem.ru

























2 класс Календарь – тематик план

Уку эшчәнлеге

төрләре

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

план

факт

Без мәктәпкә барабыз(38сәг)


1.

Яңа уку елы белән! Мин, син алмашлык-ларының юнәлеш килеше

Уку-язу әсбапларының барлыгын,юклыгын,кирәклеген хәбәр итә белү(сорау)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.




















Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.



















Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


Үз хезмәтеңне оешты-ру,дәрестә игътибар-лы булу,бер-береңне ишетә белү

сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү,җөмләләрне киңәйтеп язу

1.09.


2

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

Сорау аффикслары белән җөмләләр әйтә белү;үзеңә сорап алу,иптәшеңә тәкъдим итү

Дәрестә дөрес утыру һәм җавап бирү, укытучыны ишетә белү

2.09.


3

Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция.

Транскрипция билгеләре белән яза белү. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу

Шартлы билгеләрне өйрәнү, сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

7.09.


4

Татар телендә сингармонизм законы.

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү,сингармонизм законын аңлау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

8.09.


5

Иҗек.

Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү.

Укытучыны ишетә белү, тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү

Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу

9.09.


6

Кем?Нәрсә?сораулары. Исемнең күплек саны.

Кем?Нәрсә?сорауларына җавап бирә,аларны кулланып сораулар бирә белү

Язмача күнегүләр эшләү

Гр. күнегүләр, транскрипция билгеләре белән язу.

14.09.


7

Кереш контроль эш. (Тест)

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Алдагы сыйныфта үтел-гән гр-тик материалны искә төшерү

Контролъ эш эшләү

15.09.


8

Хаталар өстендә эш.1-10га кадәр саннар.Ничә? соравы

1-10 га кадәр саннар-ның әйтелешен, язы-лышын искә төшерү.

Сүзләрнең транскрипциясен ясау

Хаталар өстендә эш эшләү

16.09.


9

Тәртип саны. Ничәнче? соравы

Микъдар, тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү.Ничәнче? соравы

Рәсемнәр белән биремнәр үтәү

21.09.


10


Боерык фигыльнең барлык формасы белән таныштыру

Бер-береңә эш куша белү

Парлап эшләргә өйрәтү

Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую

22.09.


11

Боерык фигыльнең юклык формасы

Боерык фигыльнең юклык формасы белән диалоглар аша таныштыру

Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйләү

23.09.


12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнешен белү

Парлап эшләргә өйрәтү

28.09.


13

Фигыльләрдә - ме, -мы сорау кисәкчәсе Контроль диалог”Мин Казанга барам”

Фигыльләргә – ме/ -мы сорау кисәкчәләрен ялгау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

29.09.


14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,3зат юклык формасы

-мый/ -ми аффиксларын куллана белү

Дәреслек белән эшләргә өйрәтү, дәфтәрләрдә орфографик таләпләр үтәү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

30.09.


15

Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнеше

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләвен (эшләмәвен) әйтә белү

Парлап эшләү күнекмәләре

5.10.


16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын ныгыту

Хәзерге заман хикәя фиг.юкл формасын үзләштерү нишлә ми? соравын белү

Татар телендәге хикәя.басы м, сорау,җавап интонациялә ре буенча эзлекле эшләү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

6.10.


17

Исемнең урын- вакыт килеше

-да/-дә, -та/-тә аффиксларын дөрес куллана белү Предметларның кайда икәнле еген әйтә белү

Дөрес яза белү күнекмәләр

7.10.


18

Кайда? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү


12.10.


19

Исемнең юнәлеш килеше

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Арвлвшу өчен бирелгән тем аларга караган сүзләрне дө рес әйтү


13.10.


20

Сүзлек диктанты №1 Исемнәрдә килеш кушымчал ары

Исемнәрдә килеш кушымчаларын дөрес куллану

Дәреслек белән эшли белү

Контролъ эш эшләү

14.10.


21

Кая?соравына җавап формасы

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

Хаталар өстендә эш эшләү

19.10.


22

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап тиешле кушымчалар

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү


20.10.


23

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләре

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләрен чагыштырып куллану

Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

21.10.


24

Кайда? соравы. Астында,өст ендә бәйлек сүзләре

Кайда? соравы белән сорау җөмләләр төзү һәм аларга астында , өстендә бәйлек сүзл әре белән җавап бирү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килүөченнәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

26.10.


25

Кая? Кайда? сораулары белән диалогик сөйләм

Исемнең урын- вакыт һәм юн әлеш килешләрен чагыштырып куллану

Мөстәкыйль эшли белү . Алган белемнәрне гомумиләштерү



27.10.


26

1чирек контроль эш

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Контролъ эш эшләү

28.10.


27

Хаталар өстендә эш Күнегүләр эшләү


Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү

Сүзлек, кагыйдәләр белән системалы эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү

9.11.


28

Исемнең чыгыш килеше. Кайдан? соравы кушымчалары

Яңгырау һәм саңгы-рау авазл арга карап сүзләргә тиеш ле ку-шымча куя белү. Чы-гыш килеше кушымчаларын таный белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр Дәреслек белән эшли белү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

10.11.


29

Кайдан? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү


11.11.


30

Яңгырау һәм саңгырау авазла рга карап чыгыш килешендә тиешле кушымчалар

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар ялгый белү

Дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

16.11.


31

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Рәсем буенча шул сорауларн ы куланып сораулар төзи,җавап бирә белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү.сүзләрне ор фографик яктан дөрес язар- га өйрәтү

17.11.


32

Исемнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре

Җөмләләрдән юнәлеш,чыгыш, урын-вакыт килеше сораул арына җавап биргән сүзләрне табу

Алган белемнәрне гомумиләштерү

18.11.


33

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Җөмләләрне аңлый , сораулар бирә, тәрҗемә итеп уку

Рәсем буенча җөмләләр төзү


23.11.


34

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын тану һәм куллана белү

Дәреслек белән эшли белү


24.11.


35

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын чагыштыру

Рәсем буенча җөмләләр төзү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку.

25.11.


36

Мин бүген нишләдем?

Үзеңнең режимың турында сөйли белү

Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

30.11.


37

Контроль монолог“Без мәктәпкә барабыз”

Практикада куллана белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

1.12.


Көзге уңыш (10 сәг)


38

Хаталар өстендә эш.“Без мәктәпкә барабыз” бүлеген йомгаклау

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү.

Парлап эшләргә өйрәтү Орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

2.12.


39

Җиләк-җимеш яратам. Әле кисәкчәсе

Яратам,яратмыйм фигыле. Әле кисәкчәсенең мәгънәсен аңлау


Чиста язуны камилләштерү


7.12.


40

Күчереп язу.

Базарда”

Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү

Чиста язуны камилләштерү

Контролъ эш эшләү

8.12.


41

Хаталар өстендә эш

Чөнки теркәгече

Чөнки теркәгече белән җөмлә ләр төзи, җөмләдә куллана белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

Хаталар өстендә эш эшләү

9.12.


42

Сыйфатның гади дәрәҗәсе

Нинди?соравын ,сыйфатның гади дәрәҗәсен таный, куллана белү.

Сүзлек белән системалы эшләү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

14.12.


43

Сорау җөмләләр. Ничек?соравы

Сорау җөмләләр төзү, җөмләләрдә бик кисәкчәсен куллана белү

Тулы җавап бирергә өйрәтү


15.12.


44

I яртыеллыкка контроль эш “Базарда”,”Мәктәп” темасы

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Контролъ эш эшләү

16.12.


45

Хаталар өстендә эш

Яшелчәләр нинди?

Яшелчәләрнең төсен әйтү, әйдә базарга барабыз төзелмәсен куллана белү

Тулы җавап бирергә өйрәтү

Хаталар өстендә эш эшләү

21.12.


46

Сүзлек диктанты №2 “Базарда” темасы буенча күнегүләр. Ә теркәгече

Белемнәрне практикада куллана белү.Ә теркәгечен кулланып җөмләләр төзи белү

Дөрес яза белү күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

22.12.


47

Ө,О хәрефләренең язылышы

ө, о хәрефләренең язылышын белү

Күнегүләр эшләү

23.12.


48

Базарда”темасын кабатлау

Тема буенча белемнәрне гомумиләштерү

Тулы җавап бирергә өйрәтү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

Контролъ эш эшләү

23.12.


Мин чисталык яратам” (15 сәг.)

49

Мин чисталык яратам” темасы буенча лексик берәмлекләр

Сүзләрне аңлап өйрәнү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәм-лекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төп һәм ярдәмчел билгеләрне, аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Коммуникатив универсаль укугамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Дәреслек белән эшли белү

Хаталар өстендә эш эшләү

11.01.


50


Нинди?соравы.Диалогик сөйләм


Өйрәнелгән сүзләрне кулланы п сораулар төзи, кирәк,кирәк ме,кирәкми сүзләрен куллана белү

Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

12.01.


51

Сабын белән юына төзелмәсе

Чисталык турында бәйләнеш ле сөйли белү, Сабын белән юына төзелмәсен куллана белү

Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү

13.01.


52

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I,III зат берлек сан формалары

Хәзерге заман хикәя фигыльне I,III зат берлек санда куллана белү

Ситуатив күнегүләр эшләү


18.01.


53

Исемнәрнең берлек санда I зат тартым белән төрләнеше. П-б чиратлашуы.

Үтелгән лексиканы кулланып диалог төзи белү, исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү.

Тиешле сүзләрне куеп җөмлә төзү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

19.01.


54

Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең 2 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

20.01.


55

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

Мөстәкыйль эшли белү

25.01.


56

Исемнәрнең 3 зат берлек санда тартым бн төрләнеше

Исемнәрнең 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

26.01.


57

Предметларның барлыгын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү формасы

Исемнәрне 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

27.01.


58

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзер ге зам хикәя фигыльне юклык

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

1.02.


59

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын берлектә зат-санда төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын куллануга күнегүләр эшләү

Дөрес яза белү күнекмәләре

2.02.


60

11-100-гә кадәр саннар

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү. Саннарны сөйләмдә куллана белү.

Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү

3.02.


61

Аның әнисе төзелмәсе

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү, башкаручыларның осталыгын бәяләү

Бер-береңне ишетә белү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

8.02.


62

Синең башың төзелмәсе

Кешеләрнең хәлен сорый, әйберләр тәкъдим итә белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаш-у

9.02.


63

Нәрсә белән? сораулары һәм аңа җавап формасы


Нәрсә белән ? сорауларына җавап бирү.

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

10.02.


64

БСҮ“Мин чисталык яратам”

Белемнәрне практикада куллана белү

Үзлектән эшләүСүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эшләү

15.02.


Кыш” (9 сәгать)

65

Кыш билгеләре

Ел фасылларын ,ай исемнәрен, кыш билгеләрен әйтә белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Охшатып эшли белү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

16.02.


66

Антоним сүзләр

Сүзләрнең антонимнарын таба белү. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

Үрнәк буенча диалоглар төзү

17.02.


67

Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасы

Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасын белү

Сюжетны үзгәртеп яңа хикәя төзи белү

22.02.


68

Кышкы уен.

Исемнәрнең 1, 2 зат берлек сан тартым белән төрләндерү

Сүзлек белән эш итә белү


23.02.


69

Сүзлек диктанты №3 “Кыш”

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльне юклык формасында кулла ну

Тулы җавап бирергә өйрәтү

Контролъ эш эшләү

24.02.


70

Хаталар өстендә эш

Хәзерге заман хикәя фигыль нең 1, 2, 3 зат берлек санда төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат берлек санда төрләндерү

Сорауларга җавап бирү

Хаталар өстендә эш эшләү

29.02.


71

Мин җимлек ясадым төзелмәсе

Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү.

Сорауларга җавап бирү


1.03.


72

Хикәя төзү”Кыш”

Хәзерге заман хикәя фигыльне 1,2,3 зат берлек санда төрләндерү.

Гомумиләштерү күнекмәлә ре үстерү.Сюжетлы рәсем буенча хикәя төзи белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

2.03.


73

Кыш” темасын кабатлау Тыңлап аңлау ”Кышкы уеннар”

Белемнәрне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү

7.03.


Безнең гаилә” (8сәг)

74

Без,сез,алар алмашлыклары

Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлау


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау


Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

8.03.


75

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү

Дидактик уеннар уйнау

9.03.


76

Чиреклек контроль эш

Кыш җитә”темасы.

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү


Контролъ эш эшләү

14.03.


77

Хаталар өстендә эш.


Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

15.03.


78

Татар халык ашлары

Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү

Дөрес язу күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

16.03.


79

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан-зат формасы белән таныштыру

Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү

28.03.


80

БСҮ“Безнең гаилә” .


Белемнәрне практикада куллана белү

Бирелгән тема буенча эзлек ле сөйли белүгә ирешү

29.03.


81

Контроль монолог “Безнең гаилә” темасы буенча

Белемнәрне практикада куллана белү

Үзлектән эшләү

Контролъ эш эшләү

30.03.


Яз (4 сәг)

82

Яз билгеләре. Кайчан? соравы

Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Ситуатив күнегүләр эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү

4.04.


83

1- 20 гә кадәр саннар

1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

Сүзләрне дөрес яза белү


5.04..


84

Кабатлау дәресе. Диктант “Яз”

Белемнәрне практикада куллана белү

Дөрес яза белү күнекмәләре

Контролъ эш эшләү

6.04.


85

Хаталар өстендә эш 8 Мартка котлау язу

Белемнәрне практикада куллана белү.Бәйрәмгә котлау яза алу

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Хаталар өстендә эш эшләү

11.04.


Мин Татарстанда яшим (9сәг)

86

Ялгызлык исемнәр

Ялгызлык исемнәрен таный, дөрес яза белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Сүзлек белән системалы эшләү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

12.04.


87

Кайда? Кайдан? сораулары

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

13.04.


88

Контроль диалог”Син кайда яшисең?

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү

Рәсемнәр буенча эшләргә өйрәнү, сүзләрдә кушымча-ларны күрсәтә белү

Контролъ эш эшләү

18.04.


89

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Нинди транспортта барганың ны әйтә белү.Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Нинди?ничә? нишли сораулары

Хаталар өстендә эш эшләү

19.04.


90

Күчереп язу. “Юлда”

Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү

Чиста язуны камилләштерү

Контролъ эш эшләү

20.04.


91

Хаталар өстендә эш

Нинди? Ничә? Ничек? сораулары

Нинди? Ничә? Ничек? сорауларын дөрес куллану

Дәфтәрләрдә җөмлә төзү күнегүләре

Хаталар өстендә эш эшләү

25.04.


92

Туган җирем”темасын кабатлау

Белемнәрне практикада куллана

Сүзләрне дөрес әйтә күнек-мәләрен камилләштерү


26.04.


93

Мөстәкыйль эш “Туган җирем

Белемнәрне практикада куллана белү

Дөрес яза белү күнекмәләре


27.04.


94

Изложение

Татарстан – туган ягым”

План буенча һәм сүзтезмәләр гә таянып җөмләләр төзи белү

Изложение яза белү

Контролъ эш эшләү

2.05.


Кибеттә(5сәг)



95

Хаталар өстендә эш

Киемнәр кибетендә. Мактау сүзләре

Исемнәрнең күплек санда ку- ллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү.


Парлап эшләү күнекмәләре

Хаталар өстендә эш эшләү

3.05.


96

Сүзлек диктанты №4 “Киемнәр”

Исемнәрнең 1, 2 зат тартым белән төрләнеше

Исемнәрне 1. 2 затта тартым белән төрләндерә белү

Татар телендәге басым хик щя, сорау,җавап интонация лщре буенча эзлекле эшләү

Контролъ эш эшләү

4.05.


97

Хаталар өстендә эш

Матур киемнәр” хикәясе.

Аңлый, җөмләләрне сайлап ала белү

Өйрәнгән грамматик структ ураларны бәйләнешле сөйл әмдә файдалану күнекмәләрен булдыру

Хаталар өстендә эш эшләү

9.05.


98

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау


Парлап эшләү күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

10.05.


99

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы

Хәзерге заман хикәя фигылне 3 зат күплек санда куллану

Үрнәк буенча эшли белү

11.05.


Җәй(6сәг)

100

Арадаш аттестация эше Диктант

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Язуда дөрес куллану

Ашамлык исемнәрен кулланып, сөйләм төзү.

Исемнәрнең берлек һәм күп лек санын куллануга күнегүл әр эшләү

Аша бәйлеген сөйләмдә дөр ес куллану

Язуда дөрес куллану

Язуда дөрес куллану

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

16.05.


101

Хаталар өстендә эш

Боерык фигылнең 2 зат берлек сан формасы

Боерык фигылнең 2 зат берлек сан формасын куллана белү

Диалоглар төзү

Хаталар өстендә эш эшләү

17.05.


102

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрне берлек һәм күплек санда куллана белүне камилләштерү

Мөстәкыйль күнегүләр эшләү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

18.05.


103

Аша бәйлеге

Җөмләләрдә аша бәйлеген куллана белү

Ситуатив күнегүләр эшләү

23.05.


104

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау (164)

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

24.05.


105

Кабатлау.Йомгаклау дәресе

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Язуда дөрес куллана


25.05.



Автор
Дата добавления 02.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров631
Номер материала ДБ-174215
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх