Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен әдәби уку буенча эш программасы ( сәгать күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен әдәби уку буенча эш программасы ( сәгать күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)

библиотека
материалов






Бүлекләр һәм темалар

Үрнәк программа буенча

Эш программасы буенча

Укыту план буенча

Татар теле

Әдәби уку

1

Белем бәйрәме!


32

40

20

20

2

Ашханәдә


18

20

10

10

3

Көндәлек режим.


7

14

7

7

4

Без әти-әниләргә булышабыз

26

22

11

11

5

Туган якка кыш килде”

21




24

12

12

6

Без шәһәрдә(авылда) яшибез

14

20

10

10

7

Әдәпле булыйк!

18

24

11

11

8

Кечкенә дусларыбыз


14

20

10

10

9

Күңелле җәй,ямьле җәй.

20

22

11

11


Барлыгы

170

204

102

102









Программаның эчтәлеге


Бүлек исеме

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем бәйрәме!



20

Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

2

Ашханәдә


10

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.


3

Көндәлек режим

7

Вакытны әйтә , сорый белү.Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз


11

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

5

Туган якка кыш килде

12

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

6

Без шәһәрдә ( авылда) яшибез

10

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

7

Әдәпле булыйк!

11

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

8

Кечкенә дусларыбыз

10

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй.


11

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.Өйрәнелгән текстлар буенча тест эшләү.


Барлыгы

102









Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр


Белем бәйрәме!

Яңа уку елы белән котлый белү.

Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.


Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм,

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз ...

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте, ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син китап укыдың?

Башлана, уңыш, тели, килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында, дистә саннары: ун, егерме.

Ашханәдә

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.

Табын әзерләү турында сөйләшү.

Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. ...

Миңа өчпочмак кирәк.


Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына ...

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый ...

Табын янында сөйләшми.

Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле, идән, төште, тәлинкә янына, тук, ач, ватыла, вата, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле.

Көндәлек режим

Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Көндәлек режим турында сөйли белү.


Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың? ...

Мин сәгать 7дә торам. Ашыйм, мәктәпкә китәм.


Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртә, 11-100гә кадәр саннар.

Без әти-әниләргә булышабыз

Г.Тукай турында сөйли белү.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.


Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

Г.Тукай – бөек шагыйрь ...

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.



Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең?

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. <...>

Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә анигабулыша.. <...>

Шагыйрь, шигырь, әсәр, өлкәннәр, кечкенәләр, булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри.


Туган якка кыш килде

Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.


Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Көн аяз, салкын, җил исә буран. ...

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин чаңгыда шудым, компьютерда уйнадым. <...>

Һава торышы, кар бөртеге, аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез.

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.



Үз фатирың турында сөйли белү.


Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. <...>

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар. <...>

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча, чишмә, агач.

Әдәпле булыйк!

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.


Туган көнгә чакыра белү әдәбе.

Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.


Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

табынгаӨстәл артына янында у рәхим итегез! Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.

Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын, егыла, , әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый, шатлык, бәхет, сәламәтлек, озын.

Кечкенә дусларыбыз

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.<...>

Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, тәпи, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, кара карга, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, маэмай, тыңлый, Акмуен, Акбай, Актырнак.


Күңелле җәй, ямьле җәй

Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.



Җәйге Сабантуй турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.


Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. <...>

Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим.

Сабантуй - зур бәйрәм. ...

Җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы, яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота, чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.










3нче сыйныфта татар телленнән үзләштерергә һәм камилләштерергә тиешле белем бирү күнекмәләре


Тыңлап аңлау. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

Диалогик сөйләм. Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү. Программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү.

Монологик сөйләм. Укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү.Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча хикәя төзү.

Уку. Укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү. Укыганда, сүзлекләр куллана белү.

Укытуның шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


Әдәби уку предметы буенча 3 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; ярдәмчәнлек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.



Әдәби укуга өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

Регулятив:

уку хезмәтен планлаштырырга өйрәтү;

үзенә максат куярга өйрәтү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

укудагы уңышлылыгын һәм уңышсызлыкларын күрә белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

уку хезмәтенә бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

парларда һәм күмәк эшли белү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

аралаша белү сәләтен үстерү (арашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)

Танып – белү:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү.

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

үрнәк буенча эшли белү;

аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

аңлап укый белү;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;










Әдәби укудан 2014 – 2015 нче уку елы өчен 3 нче сыйныфның рус төркеменә календарь – тематик планлаштыру.

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Эчтәлек элементлары

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәсе

Үткәрү вакыты 3 а

Үткәрү вакыты

3 б

Үткәрү вакыты

3 в

план

факт

план

факт

план

факт

I чирек – 27 сәгать

1 Тема: “Белем бәйрәме!” (20 сәгать)

1

Беренче сентябрь - белем бәйрәме.

1

Алмашлыклар

ны сөйләмдә кулланганда үз фикереңне ачып бирү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Беренче сентябрь - белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

2.09


2.09


1.09


2

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап.

1

Сорауларга җавап биргәндә әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Мәктәпкә барганны, мәктәптә укыганны, мәктәптән кайтканны әйтә белү.

4.09


5.09


2.09


3

Уку, язу әсбаплары.


1

Җөмләләр төзү, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

План буенча сөйләү,

әңгәмә булдыру

Уку, язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү(сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.


6.09


6.09


5.09


4

1 – 10 га кадәр саннар.

1

Тиешле мәгълүматны сайлап алу, санау күнегүләре, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Уку, язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү(сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.


9.09


9.09


8.09



5

Төсләр.

1

Санау күнегүләре, сорау, әйтү, диалог төзү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Предметларның төсен әйтә белү.


11.09


12.09


9.09



6

Минем сумкамда нәрсә бар?

1

Сөйләм телен үстерү.

Биремнәрне үтәү.

Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада нәрсә булганын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү

13.09


13.09


12.09



7

Сиңа нәрсә кирәк?” диалог төзү

1

Диалогны сәнгатьле уку

Сорауга җавап бирү.

Бер-береңнең хәлен сорый белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү. Бер-береңә комплимент әйтә белү.

16.09


16.09


15.09



8

Безнең сыйныф


1

Сыйныф турында сөйләү, эш тәртибен аңлап эш итү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү.


18.09


19.09


16.09



9

Мин билге алам .


1

Хикәянең эчтәлеген сөйләү эчтәлеге турында уйлану, әңгәмәдәшең белән аралашу

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын әйтә белү.

20.09


20.09


19.09


19.09


10

Безнең мәктәп” текст уку.

1

Диалог төзү, текстның эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеген оештыру

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү.


23.09


23.09


22.09


22.09


11

Без диктант язабыз” тексты

1

Текстның эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеген оештыру

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен, эшләмәгәнен әйтә белү.

25.09


26.09


23.09


25.09


12

Без ничек укыйбыз?

1

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәте турында сөйләү, фикерне логик чылбырга салу

Сорауга җавап бирү.

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен, эшләмәгәнен әйтә белү.

27.09


27.09


26.09


26.09


13

Без дәрестә.


1

Ишетеп аңлау күнегүләре, диалог төзү

Сорауларга җавап бирү.

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен атый белү.

30.09


30.09


29.09


29.09


14

Чын иптәш ” хикәясе.


1

Уку эшчәнлеген оештыру, проблеманы билгеләү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен атый белү.

2.10


3.10


30.09


2.10


15

Ярдәм ит әле, ярдәм итегез әле төзелмәләре.

1

Ярдәм ит әле, ярдәм итегез әле төзелмәләрен куллану

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Үзеңә ярдәм сорый белү.


4.10


4.10


3.10


3.10


16

Китапханәдә” тексты

1

Сорау - җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Китапханәгә барганыңны, нинди китап алганыңны әйтә белү.

Китапханәгә барырга чакыра белү

7.10


7.10


6.10


6.10


17

Без китаплар укыйбыз

1

Аңлап уку, фикерне логик чылбырга салу

Биремнәрне үтәү.

Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Китапханәгә барганыңны, бармаганыңны әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.


9.10


10.10


7.10


9.10


18

Ә. Исхак “Сөмбелә” шигыре.

1

Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Шигырь яңгырашын ишетү





Предметның ничә икәнен әйтә белү.


Үзеңә кирәк санда предметлар сорап ала белү.




11.10


11.10


10.10


10.10


19

Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн” шигыре

1

Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Шигырь яңгырашын ишетү

14.10


14.10


13.10


13.10


20

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, эшне планлаштырырга өйрәнү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Вакытны әйтә, сорый белү.

Кайчан, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

16.10


17.10


14.10


16.10


2 Тема: “Ашханәдә” (10 сәгать)

21



Минем көндәлек режимым. Иртәнге, көндезге,кичке аш.

1

Сүзлек өстендә эш, бер-береңә сораулар бирү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Тема буенча сораулар куярга һәм җавап бирергә өйрәнү.

18.10


18.10


17.10


17.10


22

Бу эшләрне мин кайчан эшлим?

1

Ишетеп аңлау, диалог төзеп әңгәмәдәшең белән аралашу

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Табын янында үзеңне дөрес тоту, бер-береңне кыстый белү турында сорау һәм җавап бирү

21.10


21.10


20.10


20.10


23

М. Җәлил “Сәгать

1

Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку, яңгырашын ишетү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Сәнгатьле уку. Аш табыны янында үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

23.10


24.10


21.10


23.10


24

Кунаклар каршылыйбыз.

1

Уку максатын билгеләү,бәя бирү

Рәсемнәр белән эшләү, сорауларга җавап бирү

Татар халык ашлары исемнәрен белү. Өйрәнелгән сүзләрне кулланып “Пешекче ...әзерли” монологын сөйли белү.

25.10


25.10


24.10


24.10


25

Ашханәдә” тексты


1

Хикәяне уку, төп фикерне әйтә алу күнекмәләре

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Ашханәдә ашаганны, нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү.


28.10


28.10


27.10


27.10


26

Минем яраткан ашларым

1

Хикәяне сөйләү, эчтәлеген истә калдыру

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Гаилəнең яраткан ризыклары турында əйтə белү

Пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү

30.10


31.10


28.10


30.10


27

Без татлы ризыклар яратабыз.

1

Сүзлек өстендә эш, әңгәмәдәшең белән аралашу

Гаилəнең яраткан ризыклары турында əйтə белү

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү.

1.11


1.11


31.10


31.10


II чирек – 21 сәгать

28

Б.Рәхмәт “Аш вакыты”

1

Шигырьне аңлап уку, үзеңә бәя бирү

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Шигырь яңгырашын ишетү

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү.

11.11


11.11


10.11


10.11


29

Табын янында диалог.

1

Ишетеп аңлау күнегүләре, диалог төзеп сөйләү

Иң мөһим мәгълү-матны сайлап алу, үзләштергән белемнәрне системага салу кунекмәләрен камилләштерү;

Нәрсә янына килгәнеңне, нәрсә янында уйнаганыңны, нәрсә яныннан киткәнеңне әйтә белү. Предмедларның урынын әйтә белү.

13.11


14.11


11.11


13.11


30

Нәрсә янына? Нәрсә янында?

1

Кроссворд чишү.

Хикәяне уку, эзлекле фикер йөртү

Сүзлек эше, телдән эш

Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.


15.11


15.11


14.11


14.11


3.Тема: “Көндәлек режим” (7 сәгать)

31


Гардановның “Икмәк ” хикәясе.

1

Уку эшчәнлеген оештыра белү, хикәяне сөйләү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

Образга бәя бирә белү.

18.11


18.11


17.11


17.11


32

Ш. Галиев “Кунаклар”

1

Шигырьне сәнгатьле уку, яңгырашын ишетү

Сүзлек эше, телдән эш

Кайчан,нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

20.11


21.11


18.11


20.11


33

Без табын әзерлибез.

1

Ишетеп тыңлау, төп фикерне әйтә белү

Сүзлек эше, телдән эш

Кайчан,нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

22.11


22.11


21.11


21.11


34

Көн исемнәре

1

Бәйләнешле итеп сөйли белү

Рәсемнәр белән эшләү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

25.11


25.11


24.11


24.11


35

Син вакытны беләсеңме?

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, эшне планлашты-рырга өйрәнү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү

Вакытны әйтә, сорый белү.


27.11



28.11


25.11


27.11


36

Көндәлек режим

1

Диалог төзеп әңгәмәдәшең белән аралашу

Парларда эшләү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

29.11


29.11


28.11


28.11


37

Көндәлек режим темасын кабатлау

1

Уку максатын билгеләү,бәя бирү

Рәсемнәр белән эшләү, сорауларга җавап бирү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

2.12


2.12


1.12


1.12


4 Тема: “Без әти-әниләргә булышабыз” (11 сәгать)

38

Г. Тукай – бөек шагыйрь.

1

Г.Тукайның биографиясен сөйләү, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Г. Тукайның биографиясен сөйли белү.

4.12


5.12


2.12


4.12


39

Г. Тукай “Безнең гаилә”

1

Безнең гаилә”шигырен уку, яңгырашын ишетү

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Г. Тукай “безнең гаилә” шигырен яттан сөйләү.


6.12


6.12


5.12


5.12


40

Акыллы малай” тексты.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, уртак билгеләрне билгеләү

План буенча сөйләү,

әңгәмә булдыру

Хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли белү.

9.12


9.12


8.12


8.12


41

Минем әти-әнием кем булып эшли?

1

Эш сыйфатына контроль һәм бәя бирү, фикер йөртү

Рәсем ясау

Ни өчен? соравын куя, аңа җавап бирә белү.

11.12


12.12


9.12


11.12


42

Без өйдә булышабыз. темасына диалог төзү.

1

Ишетеп тыңлау, төп фикерне әйтә белү

Нишли белә?” грамматик структурасын сөйләмдә дөрес куллана белү;


Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү.


13.12


13.12


12.12


12.12


43

Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” тексты

1

Диалогик-монологик сөйләм. Образларга бәя бирү

Үзләштергән белемнәрне системага салу кунекмәләрен камилләштерү.

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү.

16.12


16.12


15.12


15.12


44

Мин өйдә булышчы текст уку

1

Иптәшеңә сорау бирү, фикерен тыңлый белү күнекмәләре булдыру

Классташларыңнан аларның гаилə-лəрендəге эш бүленеше турында сораша белү

Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

18.12


19.12


16.12


18.12


45

Без табын әзерлибез.

1

Диалогик-монологик сөйләм, үзеңә бәя бирә белү

План буенча сөйләү,

әңгәмә булдыру

Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

20.12


20.12


19.12


19.12


46

Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием” шигыре.

1

Шигырьне аңлап уку, фикер йөртә белү


Сәнгатьле уку.

Дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү.

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

23.12


23.12


22.12


22.12


47

Без өйдә булышчылар. Монологик сөйләм.

1

Монологик сөйләм

Сөйләм телен үстерү.

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

25.12


26.12


23.12


25.12


48

И. Туктар “Авыраяк” хикәясе.

1

Сүзлек өстендә эшләү. Образга бәя бирү, анализлау

Парларда эшләү, монологик

сөйләү

Предметның кайда икәнен әйтә, сорый белү.

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

27.12


27.12


26.12


26.12


III чирек – 30 cәгать

5 Тема “Туган якка кыш килде” (12 сәгать)

49

Җ.Тәрҗеманов “Яшел чыршы” шигыре

1

Ишетеп тыңлау, төп фикерне әйтә белү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

13.01


13.01


12.01


12.01


50

Чыршы бәйрәме тексты

1

Сүзлек өстендә эшләү, әңгәмәдәшең белән аралашу

Парларда эшләү, монологик сөйләү

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү

15.01


16.01


13.01


15.01


51

Ә.Бикчәнтәева “Салкын, саф һава”

1

Күмәк эш башкару, төгәл фикер йөртү


Сәнгатьле уку.

Кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү

17.01


17.01


16.01


16.01


52

Кыш айлары, кыш билгеләре.

1

Көз, кыш билгеләрен сөйләү, чагыштырып нәтиҗә ясау

Рәсем ясау.

Кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү

20.01


20.01


19.01


19.01


53

Кышкы уеннар.

1

Сорау – җавап күнегүләре, ишетеп тыңлау

Сөйләм телен үстерү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

22.01


23.01


20.01


22.01


54

Һава торышы.

1

Диалоглар төзү, кыш турында табышмаклар уку, күрсәтмәләр

не үти белү

Сүзлек эше, телдән эш

Һава торышын сорый, әйтә белү.


24.01


24.01


23.01


23.01


55

Тауда ” хикәясе

1

Сүзлек өстендә эшләү, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне җиткерү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

27.01


27.01


26.01


26.01


56

Спорт төрләре

1

Бирелгән күрсәтмәләрне аңлап үти белү

Сүзлек эше телдән.

Чаңгы ярышы турында сөйли белү

29.01


30.01


27.01


29.01


57

Дуслар” хикәясе.

1

Хикәянең эчтәлеген сөйләү, әңгәмәдәшең белән аралашу

Хикәя өстендә эш, сорауларга җавап бирү

Геройларга характеристика бирә белү. Дустыңның нинди спорт төрләрен яратканын сорый белү.

31.01


31.01


30.01


30.01


58

Без хикәя сөйлибез

1

Кышкы уен төрләре турында сөйләү, уенга чакыру.

Хикәя өстендә эш, сорауларга җавап бирү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

3.02


3.02


2.02


2.02


59

Каникулда ” хикәясе

1

Каникулда кайда булганыңны сөйләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләре

Әсәрдәге геройларга бәя бирү, үз фикереңне әйтү

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.


5.02


6.02


3.02


5.02


60

Без каникулда” темасына диалог төзү

1

Диалоглар төзү

Әңгәмә булдыру

Каникулда кайда булганыңны әйтә белү.

7.02


7.02


6.02


6.02


6 Тема: “Без шәһәрдә (авылда) яшибез” (10 сәгать)

61

Татарстан- минем туган ягым.

1

Сүзлек өстендә эшләү, Татарстан турында сөйләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләре булдыру

Рәсем буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү,


Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

10.02


10.02


9.02


9.02


62

Татарстан зур,бай республика

1

Текстның эчтәлеген үзләштерү, төп фикерне ачыклау.

Табигать турында үз фикереңне әйтә белх. Файдалы казылма, болын, чишмә, табигать, тирән арыш, бодай, борчак сүзләрен куллану.

Татарстан шәһәрләренең,елгаларының атамаларын әйтә белү.

12.02


13.02


10.02


12.02


63

Татарстан шәһәрләре.

1

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку.


Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

14.02


14.02


13.02


13.02


64

Без шәһәрдә яшибез тексты



1






Хикәяне уку, сюжетын ачу,билгеләү, әңгәмәдәшең белән аралашу

Әңгәмә, үрнәк буенча әйтү,текст тыңлау, уку, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару,

Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сүрәтли белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

17.02


17.02


16.02


16.02


65

Без шәһәргә барабыз

1

Төп фикерне ачыклау

Үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыгару.Төркемнәрдә диалогик сөйләм оештыру.

Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү.


19.02


20.02


17.02


19.02


66

Минем шәһәрем” тексты.

1

Текстның эчтәлеген үзләштерү

Үрнәк ярдәмендә сөйли белү

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү.

21.02


21.02


20.02


20.02


67

Мин авылда яшим.

1

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, сөйләм берәмлек-ләрен логик тәртипкә салу

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Авыл табигате турында сөйли белү.

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.


24.02


24.02


23.02


23.02


68

Безнең авыл тексты

1


Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Әңгәмә булдыру, монологик сөйләм

Авыл табигате турында сөйли белү.


26.02


27.02


24.02


26.02


69

Без Казанга барабыз.

1

Лексиканы кулланып сөйли белү

Үрнәк ярдәмендә сөйли белү

Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү

28.02


28.02


27.02


27.02


70

Шәһәрдә һәм авылда темасын кабатлау

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Әңгәмә булдыру, монологик сөйләм

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү.

3.03


3.03


2.03


2.03


7 Тема: “Әдәпле булыйк” (11сәгать)

71

Тәмле сүзләр” тексты

1

Сүзлек өстендә эшләү, диалогик-монологик сөйләм күнекмәләре булдыру

Тәрҗемә итү,рәсем буенча эш,гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләү,

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү

5.03


6.03


3.03


5.03


72

Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?

1

Эш тәртибен аңлау, үзеңә максат куя белү

Рәсем буенча эш ,үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыгару.Төркемнәрдә диалогик сөйләм оештыру.

Килгән кунакларны каршылый белү.

Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү. Бер береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.


7.03


7.03


6.03


6.03


73

Табын янында.

1

Ишетеп тыңлау, диалогик-монологик сөйләм күнекмәләре булдыру

Гомуми нәтиҗә чыгару, фикер йөртү,чагыштыру, анализлау

Килгән кунакларны каршылый белү.

Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү. Бер береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.


10.03


10.03


9.03


9.03


74

8 нче март – әниләр бәйрәме.

1

Күрсәтмәләрне аңлап үти белү, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшең белән аралашу

Парларда эшләү, монологик сөйләү

8 нче март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләрбирү турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлый белү

12.03


13.03


10.03


12.03


75

Трамвайда” хикәясе.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү

Үзлектән уку,кирәкле мәгълуматны сайлап алу

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү.


14.03


14.03


13.03


13.03


76

Трамвайда” хикәясендә геройлар.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү

Үзлектән уку,кирәкле мәгълуматны сайлап алу

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү.


17.03


17.03


16.03


16.03


77

Без хикәя сөйлибез.

1

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, фикер йөртү


Текст өстендә эш

Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.


19.03


20.03


17.03


19.03


78

Дәрдмәнднең “Өч ул ” хикәясе.

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу

Йөгерек, сәнгатьле уку.

Хикәяне сәнгатьле итеп уку, эчтәлек сөйләү.

21.03


21.03


20.03


20.03


79

Үзенең сумкасы төзелмәсе.

1

Үзенең сумкасы төзелмәсен истә калдыру, диалог төзү

Рәсем буенча эш, уку, сорауларга җавап бирү, тыңлау, парлап эшләү

Кешегә булышканыңны әйтә белү. Үзеңә булышуны сорый белү.

2.04


3.04


3.04


2.04


80

В. Осееваның “Бер әби ич” хикәясе.

1


Образларга бәя бирү, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү


Текстның эчтәлеген сөйләү

Кешегә булышканыңны әйтә белү. Үзеңә булышуны сорый белү.

4.04


4.04


6.04


3.04


81

Әдәпле булыйк темасын кабатлау

1

Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Кемгә дә булса әйбер биргәнне, кемне дә булса яратканыңны әйтә белү


7.04


7.04


7.04


6.04


8 Тема: “Кечкенә дусларыбыз” (10 сәгать)

82

Дуслар” хикәясе.



1





Хикәянең эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Текстны чылбыр буенча сәнгатьле уку.

Кемгә дә булса әйбер биргәнне, кемне дә булса яратканыңны әйтә белү.


9.04


10.04


10.04


9.04


83

Дуслар” хикәясен анализлау.

1

Хикәянең эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.

Этләрнең кушаматын әйтә белү.этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны нчек караганны әйтә белү.

11.04


11.04


13.04


10.04


84

М. Җәлил “Маэмай”

1

Иптәшеңә сорау бирү, фикерен тыңлый белү күнекмәләре булдыру

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны нчек караганны әйтә белү.

14.04


14.04


14.04


13.04


85

Акмуен яраткан песием.

1

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү, әңгәмә оештыру

Укыган буенча сорауларга җавап бирә белү

Песинең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү.

16.04


17.04


17.04


16.04


86

Минем песием” темасына хикәя язу.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Песинең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү. Песиләрне ничек караганны сөйли белү.

18.04


18.04


20.04


17.04


87

Хайваннар турында әкиятләр

1

Әкиятне сәнгатьле уку

Сорауларга җавап бирү

21.04


21.04


21.04


20.04


88

Кем нәрсә ярата?” әкияте

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу

Халык яки автор әкияте дигән терминнар белән танышу.

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

23.04


24.04


24.04


23.04


89

Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу

Әңгәмә булдыру, монологик сөйләм

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

25.04


25.04


27.04


24.04


90

Минем дүрт аяклы дустым



Мөстәкыйль эшләү.

План буенча эшләү.

28.04


28.04


28.04


27.04


91

Кечкенә дусларыбыз темасын кабатлау

1

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен формалаштыру

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

30.04


1.05


1.05


30.04


9 Тема: “Күңелле җәй,ямьле җәй” (14 сәгать)

92

Җәй җитте” тексты.

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне аңлап сөйләүгә ирешү

Диалог уку,сорауларга җавап бирү.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

2.05


2.05


4.05


1.05


93

Без җәйне яратабыз

1

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне аңлап сөйләүгә ирешү

Сөйләм телен үстерү.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

5.05


5.05


5.05


4.05


94

Төсләр” әкияте.

1





Фикерне логик чылбырга салу, сәхнәләштерү күнекмәләре булдыру

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Предметның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү. Дус, тату яшәү турында әйтә белү.

7.05


8.05


8.05


7.05


95

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре.

1

Шигырьне сәнгатьле уку, аңлау, анализлау

Җиләк җыям, как коям” уенын сәхнәләштерү,

үзеңә бәя бирү

Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку.


Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү.

9.05


9.05


11.05


8.05


96

Х.Халиков “Витаминлы аш” хикәясе



1

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү.предметны каян алганны сорый белү.

12.05


12.05


12.05


11.05


97

Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

1

Ишетеп аңлау, фикер йөртү, анализлый белү

Язучының биографиясен сөйләү, сүзлек эше,

Р.Миңнуллин турында белешмә бирә белү

14.05


15.05


15.05


14.05


98

Р.Миңнуллин “к” лар тулган бакчага.


1

Р.Миңнуллинның шигырләрен сәнгатьле уку, фикереңне төгәл итеп җиткерү


Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Шигырь яңгырашын ишетү

Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен әйтә белү. Бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү.

16.05


16.05


18.05


15.05


99

Җәйге ял тексты



1


Җәйге ял турында сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү


План буенча сөйләү,

сорауларга җавап бирү

Җәйге ял турында сөйли белү.

19.05


19.05


19.05


18.05


100

Күңелле җәй, ямьле җәй темасы буенча еллык контроль эш

1

Контроль эш эшләү.

Тест биремнәрен язма үтәү.

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

21.05


22.05


22.05


21.05


101

Без Сабантуйга барабыз. Монолог

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу

Әңгәмә булдыру, монологик сөйләм

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү

23.05


23.05


25.05


22.05


102

Күңелле җәй, ямьле җәй темасын кабатлау

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу

Тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыгару

Җәйге ял турында сөйли белү.

26.05


26.05


26.05


25.05


103

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Алган белемнәрне камилләштерә алу.

Гомуми нәтиҗә чыгару

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

28.05


29.05


29.05


28.05


104

Сугыш техникасы музеена экскурсия

1

Алган белемнәрне камилләштерә алу.

Гомуми нәтиҗә чыгару

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

30.05


30.05


30.05


29.05


105

Рәсем күргәзмәсенә экскурсия

1

Алган белемнәрне камилләштерә алу.

Рәссамнарның исемнәрен белү

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

30.05


30.05


30.05


29.05











Кулланылган әдәбият

1. “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”  (1-11нче сыйныфлар) (төзүче авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2. Р.З.Хәйдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина” Күңелле татар теле”-3нче сыйныф. Казан. ”Татмультфильм” нәшрияты 2013.

3. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту: 3 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма / Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина – Казан: ”Татармульфильм”, 2013.

4. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 2 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр / Р.З.Хәйдәрова. – Яр Чаллы, 2010.

5. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы./ Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанов – Яр Чаллы, 2014

6. Сүзлекләр, дисклар, презентацияләр


Интернет-ресурслар:

  1. http://edu.tatar.ru/

  2. http://mon.tatarstan.ru/

  3. http://nsportal.ru/

  4. http://tatarschool.ru/


Җиһазлау:


  1. Ноутбук

  2. Интерактив такта

  3. Мәктәпнең интернет-ресурслары



Әдәби укудан практик эшләр күләме




Эш төре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

барлыгы

диалог

1


1


2

монолог


1


1

2

Шигырь ятлау

1

1

1

1

4

Еллык контроль эш




1

1






9





















Әдәби укудан 3 нче сыйныф өчен еллык контроль эш.

1 вариант


1.Какие из этих утверждений подходят к содержанию

текста «Безнең авыл»?

1) Безнең авылда ике урам бар.

Безнең авылда бер урам бар.

2) Һәр йорт янында бакча бар.

Һәр йорт янында бакча юк.

3) Бакчада алмагачлар, чияләр үсми.

Бакчада алмагачлар, чияләр үсә.


2.Дополни диалог.

-Сиңа җәй ошыймы?

- ... .

-Җәй көне нинди бәйрәм була?

- ... .

-Җәй көне урманда нәрсәләр үсә?

- ... .


3.Расположи предложения по содержанию текста «Җәйге ял».

1) Урманда, болында кошлар сайрый. 2) Җәй җитә.

3)Җәйге каникуллар башлана.















Әдәби укудан 3 нче сыйныф өчен еллык контроль эш.

2 вариант


1.Какие из этих утверждений подходят к содержанию

текста «Без шәһәрдә яшибез»?

  1. Мин шәһәрдә яшим.

Мин авылда яшим.

2) Шәһәрдә автобуслар, троллейбуслар,трамвайлар, таксилар йөри.

Авылда автобуслар, троллейбуслар,трамвайлар, таксилар йөри.

  1. Мин мәктәпкә троллейбус белән барам.

Мин мәктәпкә автобус белән барам.


2.Дополни диалог.

-Сиңа җәй ошыймы?

- ... .

-Җәй көне нинди бәйрәм була?

- ... .

-Җәй көне урманда нәрсәләр үсә?

- ... .


3.Расположи предложения по содержанию текста «Җәйге ял».

1) Көннәр озыная, төннәр кыскара. 2) Җәй җитә.

3)Җәйге каникуллар башлана.






Кушымта №3


Гомумбелем күнекмәләрен бәяләү нормалары

Эш төрләре

Сыйныф

3

1

Тыңлап аңлау

0,2-0,4 минут

2

Диалогик сөйләм

5 реплика

3

Монологик сөйләм

6 фраза

4

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

3

5

Уку

35-45 сүз


Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты-Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне кешеләрне координатив (ана телендә һәм өйрәнә торган башка телдә хатасыз аралашу), субординатив(ана телендә хатасыз,өйрәнә торган телдә хаталар җибәрү фараз ителә) һәм катнаш типларга (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) аерып карый. Программа авторлары рус телле балаларга татр телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре теләп ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, “коммуникативно-достаточный уровень-аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень- аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”,”5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”,”2”ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэффициенты 0,7 булса-“3”ле, 0,8-0,9 булса-“4”ле, 0,9-1 булса-“5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а:р, монда Үк- үзләштерү коэффициенты, а-дөрес үтәлгән биремнәр саны, р-барлык биремнәр саны.

Әйтик,сүзлек диктанты 20 сүздән тора,ди. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты болай исәпләнә: 15:20=7,5. Укучы “4”ле билгесе ала.

Әйтик,укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен,5 ситуатив күнегү бирелде, ди. Укучы 4 күнегүгә сөйләм максатын дөрес аңлап аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты болай була: 4:5=0,8. Укучы “4”ле билгесе ала.


3 нче сыйныфта эш төрләрен бәяләү :

1.Тыңлап аңлау. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; Аңлап,якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2.Диалогик сөйләм. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи ,җавап бирә , әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик сөйләм төзегәндә “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле;

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,э чтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә”3”ле ; Сораулар төзи, җавап бирә алмаганда”2”ле куела.

3.Монологик сөйләм. Тема буенча әйтелеше, грамматик. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; ...аерым сүзләрнең әйтелешендә, , грамматик формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

4.Уку.Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда”4”ле куела; Эчтәлекне өлешчә аңлап,4-6 орфоэпик хата белән, һәм уку тизлеге акрын булганда ”3”ле; Аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда, ”2”ле куела














41



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров292
Номер материала ДВ-196044
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх