Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 7 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы

7 В сыйныфы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: “Мәгариф турында“ Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 № 273-ФЗ; “Мәгариф турында“ Татарстан Республикасы Законы; Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы, Төзүче-авторлары: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова, Э.Х. Гыйзәтуллина, Г.Г. Мулласалихова; мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына Укыту планы.

Дәреслек: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) . 7 нче с-ф. Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф - Вакыт” нәшр., 2014.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты - туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

Курс темаларының эчтәлеге

I. Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).

Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).

Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).

Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).


II. Аталар сүзе — акылның үзе

Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).

Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).

Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).


III. Ил язмышы — ир язмышы

Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. “Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).

Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекләре детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).

Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак” шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).


IV. Һәр чорның үз герое

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).

Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).


V. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннән өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).

Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә.Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше (1 сәгать).

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

Әдәбият теориясе. Повесть. (4 сәгать).


VI. Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).

Роза Хафизова. Язучы турында белешмә.Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү (2 сәгать).

Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш “икеле” хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).


VII. Табигатькә дә табиб кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).

Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы – кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә.Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).


7 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 34 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.


Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

Барлыгы

Теоретик материал

БСҮ

Дәрестән тыш уку


1.

Халык әйтсә — хак әйтә

7

7

1

-

Халыкның йолаларга багышланган бай мирасын өйрәнү; халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу

2.

Аталар сүзе — акылның үзе

12

10

2

1

Фольклорга нигезләнеп язылган, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләрне өйрәнү. Әдәбиятта фольклоризм төшенчәсен үзләштерү. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирү.

3

Ил язмышы — ир язмышы

13

11

-

1

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.


4

Һәр чорның үз герое

9

7

1

1

ХХ гасыр башында иҗат ителгән әсәрләр белән танышу. Репрессияләнгән татар әдипләре, аларның әсәрләрендә “хәтәр елларның” чагылышы.

5

Туган җир ул бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

13

12

1

-

Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез. Тема төрлелеге.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

6

Актыкта хаклык җиңә

10

9

1

-

Төрле чорларда балалар тормышын сурәләгән әсәрләр. Тема төрлелеге. Әхлак тәрбиясе бирү.

7

Табигатькә дә табиб кирәк

6

3

1

1

Тирә-як табигатебезгә игътибарлы булу, экологик тәрбия бирү. Табигать турында төрле жанрдагы әсәрләр иҗат ителү.


Барысы

70

58

8

4




Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән өзек. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек. М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннән өзек. Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек. Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

Мостай Кәрим. Озын-озак балачак. Нардуган. (Татар халык йоласы). Покрау. (Керәшен татарлары бәйрәме). Уярня. (Мари халык бәйрәме). Ким Васин. Җыр шулай туды. Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау. Юрий Семендер. Ике ветеран. Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы. Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер... Нәҗип Думави. Габдулла. Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә. Фоат Садриев. Юкка көттеләр. Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш. Гавриил Троепольский. Акбай Караколак. Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә. Шәйхи Маннур. Печән җыйганда. Рашат Низами. Куркытылган поши.

Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Тукайлы тормыш.

Асылташларга тиң хәзинәләр.

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.

Батырлар бар төштә – татарлар бар...

Ватан барыннан да газиз.

Балачакның онытылмас мизгелләре.

Табигать – уртак йортыбыз.

Сыйныфка характеристика

7 В сыйныфының рус төркемендә 15 укучы белем ала. Укучыларның татар әдәбияты фәненнән белем дәрәҗәләре уртача.Төркемдә тырышып укый торган, сәләтле балалар да, фәнне авыр үзләштерүче укучылар да бар. Шуны исәпкә алып, биремнәрне төрле дәрәҗәдә бирү, шулай ук укучыларга сайлап алу мөмкинчелеге, индивидуаль һәм өстәмә биремнәр каралган.

Укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге

Укытучы өчен:

1. Аминева В.Р. Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй пол. ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) / В.Р.Аминева. – Казань: Казан. ун-т, 2010. – 474 с.

2. Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале ХХ века: Исторические зарисовки / Р.У.Амирханов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 152 с.

3. Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / М.Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 бит: фот.б-н.

4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

5. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда / төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.н.шр., 2009. – Т.I. – 751 б.; Т.II. – 735 б.

6. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы / А.Г.Әминев. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.

7. Әминев А.Г., Сайкин Ш.Р. VVII классларда әдәбият укыту методикасы /Абдулла Әминев, Шәриф Сайкин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1965

Укучы өчен:

1. “Татар әдәбияты” Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014 ел.

Сәгать саны: барлыгы - 70 сәгать, атнага 2 сәгать.



Әдәбияттан календарь-тематик план (70 сәг.)

Дәрес темасы

Дәреснең төп эчтәлеге

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

план

факт

Халык әйтсә — хак әйтә

1

Йола фольклоры

Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү

Татар халкының йолаларына гомуми күзәтү. Йола фольклоры турында теорияне белү. Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

02.09


2

Гаилә йолалары. Бәби туе. Туй

Дәреслектәге текстларны уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү. Өстәмә уку өчен материал тәкъдим итү

Йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү. Укучыларга татар халкының тарихы турында белем бирү. Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, үткәненә кызыксыну булдыру.

07.09


3

Фәтхи Бурнаш иҗаты.

Теоретик материал белән танышу.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Татар драматургиясе, театры һәм артистлары турында белергә теләк булдыру. Укучыларда күп белергә теләк тәрбияләү.

09.09


4

Фәтхи Бурнаш. “Яшь йөрәкләр” драмасы

Пьесаны рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу

Яшь йөрәкләр” әсәрен өйрәнү. Татар халкының йолаларына кызыксыну уяту. Гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарга карата кызыксыну булдыру.

14.09


5

Сак-Сок” бәете

Сак-Сок ” бәетен өйрәнү

Бәетләр турында белешмә бирү. Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү. Борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү.

16.09


6

Туган ил исемнән китмәс” (Мөнәҗәт)

Мөнәҗәтләр турында мәгълүмат бирү, мөнәҗәтнең эчтәлеген аңлап уку

Туган ил исемнән китмәс” шигырен өйрәнү. Теоретик төшенчәләрне үзләштерү. Туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

21.09


7

Габдулла Тукай иҗаты

Габдулла Тукайның биографиясен, иҗатын өйрәнү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү. Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш булдыру.

23.09


8

Габдулла Тукай. “Милли моңнар” шигыре

Җырны тыңлау, беренче һәм икенче строфаларын ятлау

Милли моңнар” әсәрен өйрәнү. Шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән танышу. Татар халык җырларын яратып тыңлау теләген тәрбияләү.

28.09


9

Бүлекне кабатлау, йомгаклау

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, тест сорауларына җавап бирү

Йолаларны кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру. Халыкның йолаларга багышланган бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү; белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү. Татар халкының мирасына ихтирам тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

30.09


Аталар сүзе — акылның үзе

10

Фатих Әмирхан иҗаты

Презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Татарстанның күренекле язучыларның берсен белү. Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү.

05.10


11

Ф. Әмирхан. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте

Әдәбиятта фольклоризм” төшенчәсен үзләштерү, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, биремнәр үтәү, әсәрне сәнгатьле уку

Ай өстендә Зөһрә кыз ” әсәрен өйрәнү. Әдәбиятта фольклоризм турында теоретик төшенчә формалаштыру. Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

07.10


12

Нәкый Исәнбәт иҗаты.

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, фольлор өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә. Н. Исәнбәтне татар фольклорын җыючы, сүзлекләр төзүче, тәрҗемәче, галим буларак истә калдыру. Укучыларның белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү

12.10


13

Н. Исәнбәт. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы

Әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау; әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

Җирән чичән белән Карачәч сылу ” әсәрен өйрәнү. Театр сәнгате турында төшенчә формалаштыру. Әсәр аша ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.

14.10


14

Г.Ибраһимов иҗаты.

Г.Ибраһимовның тормыш юлын өйрәнү

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү. Г.Ибраһимов турында алган белемнәрен истә калдырып сөйли алу теләгенә ирешү.

19.10


15

Г.Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясе

Яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, сораулар төзү, әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлек сөйли белү.

Алмачуар ” әсәрен өйрәнү. Әсәрнең эчтәлеге буенча үз фикереңне әйтә белү. Гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

21.10


16

Г.Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясенең дәвамы

Сайлап уку; план төзү, эчтәлек сөйләү, укыганны тәрҗемә итү.

Алмачуар” әсәрен өйрәнүне дәвам итү. Революциягә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү. Хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

26.10


17

Г.Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясенең ахыргы өлешләре

Әсәрне өйрәнүне дәвам итү

Закирның кичерешләре турында сөйләү. Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату. Хайваннарны яратырга өйрәтү.

28.10


18

Алмачуар” хикәясенә әдәби анализ

Хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау

Алмачуар” хикәясен уку, йомгаклау. Әдәби анализ ясый белү. Укучыларда шәфкатьлелек, кызгану хисләре тәрбияләү.

09.11


19

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу

Татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру. Милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү. Татар милләтенең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.

11.11


20

Роберт Миңнуллин иҗаты.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. Татарстанның күренекле шәхесләрен белү. Татар шагыйрьнең иҗаты белән кызыксыну.

16.11


21

Р. Миңнуллин. “Килен төшкәндә” шигыре

Шигырьне сәнгатьле уку, җырны тыңлау, кушылып җырлау

Килен төшкәндә ” әсәрен өйрәнү. Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү. Гореф-гадәтләргә, йолаларга ихтирам тәрбияләү.

18.11


22

Рөстәм Яхин иҗаты.

Р. Яхинның биографик белешмәсен өйрәнү, җырларын тыңлау, ТР Дәүләт гимнын җырлау

Композитор Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Җыр сәнгате турында белешмә бирү. Музыка әсәрләре аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

23.11


23

Халисә Мөдәррисова иҗаты. “Көмеш дага” шигыре

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу; халык йолаларын искә төшерү, сүзлекчә белән эш

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Көмеш дага” әсәрен өйрәнү. Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү. Татар халкының йолаларына кызыксыну булдыру, үткәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

25.11


24

2 нче бүлекне кабатлау дәресе

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, тест эшләү

Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Фольклорны, гореф-гадәтләрне, йолаларны чагылдырган әсәрләргә кызыксыну уяту.

30.11


Ил язмышы — ир язмышы

25

Әдип Маликов иҗаты. “Ил язмышы — ир язмышы” шигыре.

Шигырьне өлешләргә бүлеп, бүлекләргә исем кую; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Ил язмышы — ир язмышы” шигырен өйрәнү; Гражданлык лирикасы, пафос турындагы төшенчәләрне үзләштерү. Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүмат бирү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

02.12


26

Гадел Кутуй иҗаты.

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗаты белән танышуны дәвам итү

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә бирү. Язучының батырлыгына ихтирам хисләре тәрбияләү.

07.12


27

Гадел Кутуй. “Сагыну” нәсере.

Сагыну” нәсерен уку. Теоретик төшенчәләрне үзләштерү, өлешчә анализ ясау.

Сагыну” нәсерен өйрәнү; нәсер һәм инверсия турында төшенчә бирү. Илебезнең билгеле урыннарын белү. Туган илгә, аның табигатенә соклану, ярату хисләре тәрбияләү.

09.12


28

Сибгат Хәким иҗаты.

С. Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында мәгълүмат бирү. Патриотик хисләр тәрбияләү.

14.12


29

Сибгат Хәким. “Бакчачылар” поэмасы

Һөнәрле булу турында әңгәмә; әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү.

Бакчачылар” поэмасын өйрәнү. Хезмәт тәрбиясе бирү. Хезмәт кешесенә карата ихтирам тәрбияләү.

16.12


30

С. Хәким.” Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре

Дәреслек белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә белешмә, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә...” шигырен өйрәнү. Туган җирнең матурлыгын күрә белү. Туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

21.12


31

Рафаил Төхвәтуллин иҗаты. “Җиләкле аланнар” повесте

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу; сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, хронологик таблица тутыру, план төзү

Р. Төхфәтуллин иҗаты белән танышу,

Җиләкле аланнар” повестен уку. Язучы яшәгән чорга тарихи күзәтү. Өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

23.12


32

Р. Төхфәтуллин. “Җиләкле аланнар” повесте. Беренче алан

Әсәрне өлешләп уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү.

Җиләкле аланнар” повестен уку. Үткәннәргә ихтирам тәрбияләү. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

11.01


33

Р. Төхфәтуллин. “Җиләкле аланнар” повесте. Дүртенче алан

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү; план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

Эчтәлеген аңлап уку. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру. Хезмәт сөю, эшчән булу сыйфатларын тәрбияләү.

13.01


34

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; хронологик таблица тутыру, план төзү.

М. Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат, “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек белән танышу. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү.

18.01


35

М. Мәһдиев. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте. “Менә дигән бер майор” өзеге

Бөек Ватан сугышы чоры турында өстәмә мәгълүматлар белән танышу; сүзлекчә белән эш, сораулар, биремнәр үтәү,

Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзекләр белән танышу. Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү. Тырыш, пөхтә укучы булу теләген тәрбияләү.

20.01


36

М. Мәһдиев. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте. “Моны Фадеев кына шулай яза ала” өзеге

Өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү, теоретик төшенчәне өйрәнү.

Тартмалы композиция турында теоретик төшенчә. Өзектәге рус язучыларының исемнәрен, аларның әсәрләрен белү. Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

25.01


37

Мөхәммәт Мирза иҗаты. “Изге сукмак” шигыре

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау

М. Мирза турында мәгълүмат, балачак хатирәсе турында шигырьне уку; халык йолаларын (Питрау, Карга боткасы) искә төшерү, сөйләм телен үстерү. Кеше өчен балачак хатирәләренең иң саф хисләр булуын аңлату. Әхлак (кешелеклелек, юмартлык) хисләре тәрбияләү.

27.01


38

3 нче бүлекне кабатлау дәресе

Төркемнәрдә эшләү, презентация карау, викторина сораулары, тест эшләү.

Ил язмышы, ир язмышы” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Өйрәнгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү. Патриотик тәрбия, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.

01.02


Һәр чорның үз герое

39

Нәҗип Думави иҗаты. “Беренче кар” шигыре

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу; сораулар төзү, җавап бирү; сүзлекчә белән эш, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү, шигырьне тыңлау, аңлау, сәнгатьле уку

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Беренче кар” шигырен өйрәнү. Эстетик тәрбия бирү. Табигатькә карата күзәтүчәнлек булдыру, һава торышының үзгәрешен аңларга, татарча дөрес репликалар белән аңлата белергә өйрәтү.

03.02


40

Һади Такташ иҗаты

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру

Һ. Такташ турында мәгълүмат. 1920 – 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат. Татар шигъриятенә мәхәббәт уяту.

08.02


41

Һади Такташ. “Алсу” поэмасы.

Чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү, поэманы өлешләп сәнгатьле уку

Алсу” поэмасы белән танышу. Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү . Тормышта максатка ирешү юллары, бәхетле булу турында тәрбия.

10.02


42

Һади Такташ. “Алсу” поэмасы (дәвамы)

Лирик әсәр теориясе буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, теоретик төшенчәләрне кабатлау, яңа төшенчәләр белән танышу; поэманы өлешләргә бүлү, анализ ясау

Алсу” поэмасын уку. Рефрен һәм кабатлау турындагы теоретик төшенчәләрне үзләштерү. Поэманың төп үзенчәлекләрен белү. Ачык күңелле, шат күңеллелек сыйфатларын булдыру теләген уяту.

15.02


43

Хәсән Туфан иҗаты. “Агыла да болыт агыла” шигыре

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау. Яңа теоретик төшенчәләр белән танышу.

Х. Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Агыла да болыт агыла” шигырен өйрәнү. Хафиз строфасы турында теоретик төшенчә. Репрессия еллары турында төшенчә. Туган илне сагыну хисләрен аңларга өйрәтү.

17.02


44

Х. Туфан. “Тамчылар ни диләр?” шигыре

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча үтелгәннәрне ныгыту, тест рәвешендә белемнәрне тикшерү; шигырьгә анализ ясау, шигырьне тыңлау, аңлау,сәнгатьле уку.

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрне ныгыту һәм тикшерү. “Тамчылар ни диләр?” шигырен өйрәнү. Репрессия еллары турында тарихи белешмә. Хисләр аша бирергә теләгән фикерне ачыклау, якыннарыңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

22.02


45

Гурий Тавлин иҗаты

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру

Гурий Тавлин иҗаты белән танышу. Репрессия еллары фаҗига икәнен аңлату. Күп белергә теләк тәрбияләү.

24.02


46

Г. Тавлин. “Кояш болытка кергәндә” (романнан өзек).

Сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү, вакыйгаларны бәяләү, сорауларга җавап бирү

Кояш болытка кергәндә” әсәрен уку. Әсәрдәге вакыйгалар һәм геройлар аша шәхес культы фаҗигасен ачу; гаделсезлекләр-не күрә, аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү. Татар халкының үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру; шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

29.02


47

4 нче бүлекне кабатлау дәресе

Язучыларның портретлары белән эш; викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, тест эшләү

Н. Думави, Һади Такташ, Х. Туфан, Г. Тавлинның тормышлары, иҗатлары турында белгәннәрне ныгыту, әсәрләрен хәтердә калдыру. Белемнәрне гомумиләштерә, кирәк ситуациядә куллана белү. Татар халкының тарихына аңлы караш булдыру, укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

02.03


Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

48

Аяз Гыйләҗев иҗаты

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү; хронологик таблица тутыру.

Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу. Әдәбият дөньясында Аяз Гыйләҗевнең урынын билгеләү. Аяз Гыйләҗевнең иҗатын өйрәнү теләкләрен уяту.

07.03


49

Аяз Гыйләҗев. “Өч аршын җир” повесте

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү

Өч аршын җир” повестеннан өзекләр уку. Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика. Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм рухи сәламәтлек тәрбияләү.

09.03


50

А. Гыйләҗев. “Өч аршын җир” повесте (дәвамы)

Өзекләрне уку, өйрәнгәннәрне искә төшерү, теоретик төшенчәләрне кабатлау

Өч аршын җир” повестеннан өзекләр укуны дәвам итү. Әсәр геройларына характеристика бирү. Туган җирнеӊ изге төшенчә икәнлеген төшендерү.

14.03


51

А. Гыйләҗев. “Өч аршын җир” повесте (ахыры)

Өзекләрне сәнгатьле уку, яңа төшенчәләр белән танышу, әсәрне өлешләргә бүлү, анализ ясау.

Өзекне сәхнәләштерү. Үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен булдыру. Җаваплылык хисе тәрбияләү.

16.03


52

Илдар Юзеевның тормыш юлы

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру

И. Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Логик эзлеклелектә сөйли белү. Илдар Юзеевның иҗаты белән кызыксыну.

30.03


53

И. Юзеев. “Ак калфагым төшердем кулдан...“ драмасы. Беренче күренеш

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү

Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасын аңлап уку. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Туган җирнең изге булуын төшендерү.

04.04


54

И. Юзеев. “Ак калфагым төшердем кулдан...“ драмасы. Икенче күренеш

Өзекне уку, исем бирү, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасын укып нәтиҗә ясау. Әдәбият теориясе – ремарка турында төшенчә. Туган җирнең кадерен белергә өйрәтү.

06.04


55

Фәннур Сафин иҗаты. “Туган җиремә” шигыре

Презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең иҗаты турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау.

Ф. Сафин иҗаты турында мәгълүмат, шигырен уку; туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү. Шигырь аша туган илнең кадерен төшендерү. Туган җирнең һәркем өчен кадерле булуын аңлату.

11.04


56

Марсель Галиев иҗаты

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, хронологик таблица тутыру.

Марсель Галиев иҗаты белән танышу. Хәзерге татар әдәбияты вәкилләрен өйрәнү. Кызыксынучанлык тәрбияләү.

13.04


57

М. Галиев. “Нигез” повесте

Сүзлекчә белән эш, сәнгатьле уку, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү

М. Галиевның “Нигез” повестен уку. Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү. Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

18.04


58

М. Галиевның “Нигез” повестеннан өзекләр.

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; дәреслек белән эш

Нигез ” әсәрен уку, аңлау. Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү. Туганлыкның кадерен белү.

20.04


59

М. Галиев. “Нигез” повесте (ахыргы өлеше)

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, өлешләргә бүлү, план төзү; план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

Әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү. Повесть турында төшенчә. План төзи белү. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

25.04


60

5 нче бүлекне кабатлау дәресе

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге татарлар. Теоретик төшенчәләрне истә калдыру. Туган җиргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

27.04


Актыктан хаклык җиңә

61

Фатих Хөсни иҗаты

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру, сәнгатьле уку

Ф. Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү. Язучы яшәгән чор турында тарихи белешмә. Язучының рус теленә тәрҗемә иткән әсәрләрне тулысынча уку теләге булдыру.

02.05


62

Ф. Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре.

Сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу; эчтәлек сөйли белү.

Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү. “Тема” турында төшенчә формалаштыру. Җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

04.05


63

Роза Хафизова. “Әти кайткан көн” хикәясе

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, җөмләләр төзү, план төзү.

Әти кайткан көн” хикәясен уку, аңлау; автор Р.Хафизова турында мәгълүматлы булу. Бөек Ватан сугышы елларындагы балалар язмышы турында төшенчә. Әсәр геройларының эчке кичерешләрен аңлау.

09.05


64

Роза Хафизова. “Әти кайткан көн” хикәясенең дәвамы

Укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү

Хикәянең дәвамын уку. Идея турында төшенчә. Сугыш чоры балаларына карата ихтирамлы булырга өйрәтү.

11.05


65

Рафис Корбан. “Ярдәм итик” шигыре

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

Р. Корбанның биографиясе белән танышу; “Ярдәм итик” шигырен уку. Бал кортлары һәм үләннәр турында табигать белеме фәненә бәйләп аңлату. Тырышлык тәрбияләү, хезмәт яратырга өйрәтү.

16.05


66

Рөстәм Галиуллин иҗаты. “Биш «икеле» хикәясе

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, хронологик таблица тутыру. Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, төп геройны сурәтләү, план төзү; план буенча сөйләү

Р. Галиуллин тормышы, иҗаты белән танышу, хикәяне аңлап уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне таба белү. Сөйләм телен үстерү. Белем алуның, укуның тормышта кирәклеген аңлату.

18.05


67

Айгөл Әхмәтгалиева. “Табыш” хикәясе

Фронталь әңгәмә, хикәяне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку; дәреслек белән эшләү.

А.Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Табыш” хикәясен уку. Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әхлаклы булу турында аңлату.

23.05


Табигатькә дә табиб кирәк!

68

Мөдәррис Әгъләмов. “Сөйли ак каен...” шигыре

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку; эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, экологик проблемалар турында сөйләшү.

М.Әгъләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; “Сөйли ак каен...” шигырен уку. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

25.05


69

Зиннур Мансуров иҗаты. “Балык кычкыруы” шигыре

Шагыйрь тормышы, иҗаты белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

З.Мансуровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

Балык кычкыруы” шигырен өйрәнү. Экологик проблемалар турында төшенчә булдыру. Тирә-як табигатебезгә игътибарлы булу, сулыкларны саклау, чиста тоту турында аңлату.

27.05


70

Хәбир Ибраһим. “Карач”хикәясе

Язучы иҗаты белән танышу; әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

Х. Ибраһимның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Карач” хикәясен өйрәнү. Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

30.05











Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров752
Номер материала ДВ-324607
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх