Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 7 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) татар теленнән эш программасы
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

7 нче сыйныф укучылары өчен (рус төркеме) татар теленнән эш программасы

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

7 В сыйныфы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: “Мәгариф турында“ Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 № 273-ФЗ, “Мәгариф турында“ Татарстан Республикасы Законы, Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдарова, Р.Л. Малафеева, Казан – 2014; мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына Укыту планы.

Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева Татар теле, 7 нче сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

1) Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

2) Программага эчтәлек сайлау принциплары

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: телне аралашу аша өйрәнү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); уку процессын индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу).


Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре


Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел.Ул текстның лингвистик яктан катлаулыгына, текстның күләменә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Алар татар теле дәресләре дип атала, ягъни татар теленең лексикасына һәм грамматикасына өйрәтү дәресләре. Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лигвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдәге тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм уку дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, уку дәресләре саны да керә.

Тематик план еллык өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә. Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләрне формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/с-диалогик сөйләм

М/с-монологик сөйләм.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәпләрендә кулланылган эш алымнарыннан байтак аерыла.Тексттагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.


Программаның тематик эчтәлеге 7 нче сыйныф


Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш (21 сәг.)

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Без бергә ял итәбез (20 сәг.)

Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.


Өлкәннәр һәм кечкенәләр (17 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

Без Татарстанда яшибез (10 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова.

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.


  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  2. Рәвеш төркемчәләре.

  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  5. Хәл фигыль белән таныштыру.

  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  10. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.


Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, 5нны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.


Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар



5

6

7

8

9


1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут


2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

9-10 репли

ка

11-12 реп-лика


3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

10-12 фраза

10-12 фраза


4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5


5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз


6.

Язу:








сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз



Сочинение

5-7 җөм-лә

7-8 җөм-лә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Мәктәпнең укыту планы буенча 7 нче сыйныфта елына 105 сәг. Атнага 3 сәг.

Сыйныфка характеристика

7 В сыйныфының рус төркемендә 15 укучы белем ала. Укучыларның татар теле фәненнән белем дәрәҗәләре уртача.Төркемдә тырышып укый торган, сәләтле балалар да, фәнне авыр үзләштерүче укучылар да бар. Шуны исәпкә алып, биремнәрне төрле дәрәҗәдә бирү, шулай ук укучыларга сайлап алу мөмкинчелеге, индивидуаль һәм өстәмә биремнәр каралган.


Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:


Язма эшләр саны:

  • диктант -1

  • контроль эшләр – 5

  • сүзлек диктанты -3

  • тест – 1

  • тикшерү эше -1


Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1.. Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2007. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән).

3. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.

4. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

5. Р.З Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Набережные Челны, 2005.

6. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

7. Электронное образование РТ. ЦОР,

  • аудио һәм видео әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • татар сайтлары;

  • электрон китапханә;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  • “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.














Татар теленнән тематик план (105 сәг.)


Дәрес темасы



Сәг.

саны

Дәрес

тибы

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт


Белем һәм тормыш – 29 сәг.

1

-лы/-ле, -сыз/-сез – сыйфат ясагыч кушымчалар

1

ЛГКК

Таблица буенча эш

Сыйфат ясагыч кушымчаларны истә калдыру


4 бит 3 нче күн. Б) диалог төз.

02.09


2

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ЛГКК д/с

Ишетеп аңлау күнегүләре, сорауларга җаваплар, кагыйдәне искә төшерү, биремнәр эшләү

Үткән заман формасында килгән фигыльләрне сөйләмдә куллана белү


5 бит 9 нчы күнегү – сөйләш. өйрән.

04.09


3


Исемнең урын-вакыт килеше

1

ЛГКК

Рәсемнәргә карап, кайда? соравына җавап бирү; тиешле сүзләрне куеп, диалогларны уку

Исемнәрне урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллануга ирешү


6 бит 2 нче күн.-язмача

07.09


4

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

ЛГКК

Аудирование, җөмләләрне тәрҗемә итү, сорауларга җаваплар бирү

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне аера белү


7 бит 3 нче күн. – таблица тутырырга

09.09


5

Хәл фигыль төрләре

1

ЛГКК

Аудирование, кагыйдәне уку, таблица буенча эш, тәрҗемә итү күнегүләре

Хәл фигыльнең ясалышын искә төшерү


8 бит –кагыйдә, 5 нче күн.- яз.

11.09


6

“Хәл фигыль” темасы буенча дәрес-күнегү

1

ЛГКК

Күнегүләр эшләү

Хәл фигыльләрне сөйләмдә куллана белү


10 бит 11 нче күн.-тәрҗ. итәргә

14.09


7

Кереш контроль эш

1

Белемнәрне бәяләү

Контроль эш биремнәрен башкару

Белемнәрне кулланып, контроль эшне мөстәкыйль рәвештә эшләү

Контроль эш

Өй эше бирелмәде

16.09


8

Хаталарны төзәтү. Үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта-юклыкта төрләнеше

1

ЛГКК

Хаталарга анализ ясау, аларны төзәтү

Үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта-юклыкта төрләнешен кабатлау

Хаталарны төзәтү

Язып бетерергә

18.09


9

Хәл фигыльнең җөмләдә кулланышы

1

ЛГКК

Хәл фигыль төрләрен кабатлау, дәреслек белән эш, яңа лексиканы өйрәнү

Хәл фигыльләрне кулланып сораулар төзи белү

Сүзлек диктанты

11 бит 4 нче күн.

21.09


10

Хикәя фигыльләр

1

ЛКФ

ГКК

Кагыйдәләрне искә төшерү, диалогларга төшеп калган репликаларны өстәп, парларда сөйләшергә өйрәнү

Хикәя фигыльләрне кирәк урында куллана белү күнекмәләрен булдыру


12 бит 8 нче бирем – сөйләш. өйрәнергә

23.09


11

Инфинитив+кирәк сүзтезмәсе

1

ЛКФ

ГКК

Инфинитив формасын искә төшерү, ситуатив биремнәр эшләү; инфинитив+кирәк сүзтезмәсен кулланып, киңәшләр бирү

Инфинитивны сөйләмдә куллана белү

Ситуатив биремнәр

13 бит 11 нче күн. – эшләп бетерергә

25.09


12

Сүзтезмә

1

ГКФ

Изафәнең II төрен өйрәнү, кагыйдәне аңлату, исемнәрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

Изафәнең II төрен аңлый һәм сөйләмдә куллана белү


13 бит 13 нче күнегү – эшләп бетерергә

28.09


13

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

ГКК

Кагыйдәне өйрәнү, боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

Боерык фигыльнең ясалышын искә төшерү


14 бит 1 нче бирем - өйрәнергә

30.09


14

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

ЛКФ

ГКК

Юклык формасындагы фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, җөмләләрне тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр эшләү

Юклык формасындагы фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү


15 бит 3 нче бирем- телдән, 10 нчы күн. – яз.

02.10


15

Боерык фигыльләрдә басымның урыны

1

ГКК

Кагыйдәне өйрәнү, ишетеп аңлау, дәреслектәге биремнәр эшләү

Боерык фигыльләрдә басымны дөрес әйтә белү

Диалог сөйләшү

15 бит 2 нче бирем – кагыйдәне. өйрән., 7 нче бир. – телдән

05.10


16

Боерык фигыльнең сөйләмдә кулланышы

1

ЛГКК

Сүзлек, дәреслек белән эш

Боерык фигыльләрне аңлый һәм куллана белү


18 бит 16 нчы күн.-тәрҗ.ит.

07.10


17

Рәвеш

1

ЛКФ

Кагыйдәне искә төшерү, җөмләләрне тәрҗемә итү, рәвешләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Рәвешләрне күрә, тәрҗемә итә белү


19 бит – кагыйдәне кабатларга

09.10


18

Рәвеш төркемчәләре

1

ЛКК

Рәвеш төркемчәләрен өйрәнү, дәреслек белән эш, диалогларны сөйләшү

Рәвешләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Диалог сөйләшү

20-21 бб. 8 нче бирем – сөйләш. өйр.

12.10


19

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

ЛГКК

Җөмләләрне киңәйтеп язу, сораулар кую, тәрҗемә итү күнегүләре

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү


22 бит 4 нче күнегү - язмача

14.10


20

Күрә бәйлеге

1

ЛКК

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Күрә бәйлеген актив лексикага кертү


23 бит 6 нчы күнегү (2) - тәрҗ. ит., яз.

16.10


21

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе

1

ГКК

Кагыйдә, дәреслектәге күнегүләрне эшләү, киңәшләр бирү

Сүзләргә аффикслар ялгый белү күнекмәләрен булдыру


24 бит 11 нче күнегү - язмача

19.10


22

-ныкы/-неке кушымчалары

1

ЛКФ

Диалогны үзара сөйләшү, рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү

Кемнеке? соравына дөрес җавап бирә белү


24 бит 13 нче бирем - язмача

21.10


23

Иялек килешендәге исем+тартымлы исем төзелмәсе

1

ГКФ

Изафәнең III төрен өйрәнү, сүзтезмәләрне, җөмләләрне тәрҗемә итү

Изафәнең III төрен аера, таный белү


26 бит 5 нче күнегү - язмача

23.10


24

Фигыль төркемчәләре” темасы буенча контроль эш

1

Белемнәрне бәяләү

Контроль эш биремнәрен мөстәкыйль эшләү

Алган белемнәрне куллана белү

Контроль эш

Өй эше бирелмәде

26.10


25

Хаталар төзәтү эше. Кеше холкын белдерүче сыйфатлар

1

ЛГКК

ЛКФ

Хаталарны төзәтеп язу, дәреслек, сүзлек белән эш.

Хаталарны анализлый белү

Хаталар төзәтү

Язып бетерергә. 27 б. – сүзл.ятл.

28.10


26

“Көндәлек – документ, көндәлек - көзге” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Сүзлекне кабатлау, дәреслек белән эш, диалогларга төшеп калган репликаларны куеп сөйләшү, таблица тутыру

Үз фикереңне белдерә алу күнекмәләрен булдыру

Сүзлек диктанты

28 бит 12 нче күнегү – сораулар төзергә

30.10


27

Өчен бәйлеге

1

ЛКФ

Боерык фигыль ярдәмендә киңәшләр бирү, яхшы уку өчен кагыйдәләрне искә төшерү

Өчен бәйлеген сөйләмдә куллануга ирешү


29 бит 5 нче күнегү – өстәп язарга

09.11


28

Киңәш бирү формалары

1

ЛГКК

Боерык фигыль, инфинитив формаларын кабатлау

Киңәшне төрле формалар кулланып бирә белү


30 бит 6 нчы күнегү - язмача

11.11


29

“Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Диалоглар сөйләшү, таблица тутыру, ситуатив биремнәр, схема буенча диалоглар төзү

Кара каршы сөйләшүне оештыра алу

Диалог сөйләшү

31 бит 11 нче бирем – сөйләш. өйр.

13.11


Без бергә ял итәбез – 32 сәг.

30

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

ГКФ

Җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итү, кагыйдә чыгару, индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Хәзерге заман сыйфат фигыльне сөйләмдә куллануга ирешү


32 бит – кагыйдә, 5 нче күнегү – рәсем буенча җөмл. төзергә

16.11


31

Үткән заман сыйфат фигыль

1

ГКФ

Кагыйдәне өйрәнү, ишетеп аңлау, ситуатив биремнәр эшләү

Үткән заман сыйфат фигыльне хикәя фигыльдән аера белү


33 б. –кагыйдә, 9 нчы күнегү

18.11


32

Киләчәк заман сыйфат фигыль

1

ГКФ

Җөмләләрне тәрҗемә итү, сыйфат фигыльләрне юклык формасында төрләндерү

Сыйфат фигыльнең киләчәк заман формасын белү


34 бит 6 нчы күнегү - язмача

20.11


33

Сыйфат фигыльнең заман формаларын ныгыту

1

ГКК


Күнегүләр эшләү, индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Сыйфат фигыльнең заман формаларын аера белү


Кабатларга


23.11


34

Сыйфат фигыль” темасы буенча тикшерү эше

1

Белемнәрне бәяләү

Биремнәр эшләү

Биремнәрне мөстәкыйль рәвештә дөрес эшли алу

тикшерү эше

Өй эше бирелмәде

25.11


35

Хаталар төзәтү эше. “Сыйфат фигыль” темасын кабатлау


1

ЛГКК

Хаталар төзәтү, кагыйдәләрне искә төшерү, биремнәр эшләү

Хаталарга анализ ясый белү

Хаталар төзәтү

Язып бетерергә

27.11


36

Җөмләнең баш кисәкләре

1

ГКФ

Рус теле белән чагыштырып, җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләү, сораулар кую, күнегүләр эшләү

Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү


35 бит-төшенчәләрне ятлау, 3 нче күнегү - язмача

30.11


37

Исемләшкән саннар

1

ЛКФ

Кагыйдәне өйрәнү, мисаллар язу, дәреслек белән эш

Җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру


36 бит 10 нчы күнегү – җөмл. төзергә

02.12


38

“Сәгать ничә?” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр, диалог сөйләшү

“Сәгать ничә?” соравына дөрес җавап бирү

Диалог сөйләшү

38 бит 11 нче бирем – сөйләш. өйрән.

04.12


39

Фикерне белдерү формалары

1

ЛКФ

Текст һәм сүзлек белән эш

төрле ситуациядә үз фикереңне белдерә белү


38 бит 1 нче бирем -җөмл. өйрәнергә

07.12


40

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

ГКФ

Кагыйдәне искә төшерү, күнегүләр эшләү

Тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белү


40 бит – кагыйдә

09.12


41

“Буш вакыт” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

ЛГКК

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш

Кара каршы сөйләшә белү

Диалог сөйләшү

40-41 бб. 10 нчы бирем – сөйләш. өйр.

11.12


42

Тезүче теркәгечләр. Җыючы.

1

ЛКФ

Ишетеп аңлау, җөмләләр төзү

Рус теле белән чагыштырып өйрәнү


41 бит- кагыйдәне өйрән.

14.12


43

Тезүче теркәгечләр. Каршы куючы

1

ЛКФ

Индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Теркәгечләрне истә калдыру


Җөмләләр төзеп язарга

16.12


44

Тезүче теркәгечләр. Бүлүче

1

ЛКК

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Теркәгечләрне сөйләмдә куллануга ирешү


Бүлүче теркәгечләр белән җөмл. күчереп яз.

18.12


45

Ияртүче теркәгечләр

1

ЛКФ

Ияртүче теркәгечләр белән җөмләләр төзү

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне истә калдыру һәм куллана белү


41 бит 3 нче күн. – язмача

21.12


46

Дуслык” исемле диктант


Белемнәрне тикшерү

Диктант язу.


Тыңлап хатасыз яза белү

Диктант

Өй эше бирелмәде

23.12


47

Хаталар төзәтү. Теркәгечләрне сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

Фонетик күнегү, кагыйдәләрне кабатлау

Хаталарны анализлый белү

Хаталар төзәтү

46 бит 8 нче күн. – язмача

25.12


48

Шарт фигыль.

1

ГКФ

кагыйдәләрне өйрәнү, ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Шарт фигыль кушымчаларын истә калдыру


42 бит 5 нче күнегү – җөмләләрне язып бетер.

11.01


49

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

ГКФ

Шарт фигыльне зат-сан белән төрләндерү, сораулар бирү, үзара сөйләшү

Шарт фигыльләрне сөйләмдә куллануга ирешү


6 җөмлә төзеп язарга

13.01


50

Исем фигыльнең барлык формасы

1

ГКФ

Кагыйдәне өйрәнү, исем фигыльне тикшерү, дәреслек белән эшләү

Исем фигыльнең билгеләрен истә калдыру


44 б.-кагыйд. өйрән., 4 нче күн. – язып бетерергә

15.01


51

Исем фигыльнең юклык формасы

1

ГКК

Таблица буенча эш

Исем фигыльнең барлык һәм юклык формаларын аера белү


Җөмләләр күчереп язарга

18.01


52

“Исем фигыль” темасы буенча дәрес-күнегү

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш, индивидуаль биремле карточкалар

Исем фигыльләрне таный белү


кабатларга

20.01


53

Кереш сүзләр

1

ЛКФ

Кереш сүзләрне өйрәнү, схема буенча сөйләшү

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү

Диалог сөйләшү

45 бит 6 нчы бирем – ятл., 9 нчы күнегү 1 төркем – 1), 2 төркем – 2)

22.01


54

-лык /-лек - сүз ясагыч кушымчалар

1

ГКК

Яңа сүзләр ясау, җөмләләр төзү

Кагыйдәне дөрес куллана белүгә ирешү

Җөмләләр төзү

47 бит 3 нче күнегү – яз.

25.01


55

Синоним һәм антонимнар

1

ЛКФ

Дәреслек белән эш, парларда эш

Синоним һәм антонимны сөйләмдә куллана белү


48 бит 8 нче күн. – язмача

27.01


56

БСҮ “Буш вакытны файдалы үткәрү”

1

Сөйләм үстерү

Сорауларга җавап бирү, ситуатив биремнәр, төркемнәрдә фикер алышу

Фикер алыша белү


Сөйләргә өйрәнергә

29.01


57

Тартым кушымчалары

1

ГКК

Сүзләрне тартым белән төрләндерү, тәрҗемә итү

Тартымлы сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү


51 бит 2 нче күнегү

01.02


58

I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

ГКФ

I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдыру


Бирелгән сүзләрне төрләндер.

03.02


59

III зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

ГКФ

III зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерү, дәреслек белән эш

Килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәрне дөрес тәрҗемә итә белү


51 бит 5 нче күнегү - язмача

05.02


60

“Подъездагы чисталык” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Ситуатив биремнәр, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, схемалар буенча диалог төзү

Парларда килешеп эшли белү күнекмәләрен булдыру

Диалог сөйләшү

54 бит 7 нче бирем – сөйләш. өйр.

08.02


61

БСҮ “Безнең йортның подъезды” темасына хикәя язу

1

Язма сөйләм үстерү

Тема буенча фикер алышу, план төзү, хикәя язу

Үз фикерләреңне язма рәвештә белдерә алу

Хикәя язу

54 бит 10 нчы бирем – яз. Инд: 11 нче бир. – телдән

10.02


Өлкәннәр һәм кечкенәләр – 27 сәг.

62

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

ГКФ

Төшенчәләрне өйрәнү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, җөмлә кисәкләрен билгеләү

Сүзләргә сораулар куя белү


55 бит-кагыйдә, 6 нчы күнегү-язмача

12.02


63

Аергыч

1

ГКФ

Җөмләләрдә аергычларны табып билгеләү

Җөмләдә аергычларны таба белү


57 бит 10 нчы күнегү

15.02


64

“Минем гаиләм” темасына диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Дәреслек белән эш, диалоглар төзү

Үзара сөйләшә белү

Диалог сөйләшү

58 бит 13 нче бирем-телдән

17.02


65

Тәмамлык

1

ГКФ

Кагыйдәне өйрәнү, җөмләләр тикшерү, сораулар кую

Җөмләләрдә тәмамлыкларны дөрес таба белү


58 бит – кагыйдәне өйрән.

19.02


66

БСҮ “Ничек кирәк?” хикәясен үзгәртү

1

Язма сөйләм үстерү

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, фикер алышу

Хикәяне үзгәртеп яза алу

Хикәяне үзгәртеп язу

60 бит 9 нчы бирем - язмача

22.02


67

Хәл.

1

ГКФ

Кагыйдәне өйрәнү, җөмләләр тикшерү, сораулар кую, дәреслек белән эш

хәлне танып белүгә ирешү


60 бит-кагыйдә, 2 нче күнегү - язмача

24.02


68

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре” темасы буенча контроль эш

1

Белемнәрне тикшерү

Контроль эш биремнәрен эшләү

Эшне пөхтә итеп, җиренә җиткереп эшли белү

Контроль эш

Өй эше бирелмәде

26.02


69

Хаталар төзәтү эше. Җөмләдә сүзләр тәртибе

1

ГКФ

Хаталар төзәтү, туры сүз тәртибе кагыйдәсен искә төшерү

Кагыйдәләрне куллана белү

Хаталар төзәтү

61 бит 3 нче күн. - язмача

29.02


70

“Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча ситуацияләр

1

д/сөйләм

Дәреслек, сүзлек белән эш, фикерләрне язу

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү


61-62 бб.- диалог төзеп сөйләш.

02.03


71

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

1

ГКФ

Килешләрне, аларның сорауларын, кушымчаларын кабатлау, исем фигыльнең килешләр белән төрләнешен өйрәнү

Исем фигыльләрнең килешләр белән төрләнешен истә калдыру


62 бит 1 нче бирем – төрләнешне ятларга

04.03


72

“Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше” темасы буенча дәрес-практикум

1

ГКК

Ишетеп аңлау, дәреслек, сүзлек белән эш, диалог төзү, тәрҗемә итү күнегүләре

Исем фигыльләрне сөйләмдә куллануга ирешү


63 бит 7 нче күнегү - язма

07.03


73

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

ГКФ

ЛКФ

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен искә төшерү, ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны күрә белү


Җөмләләр төзергә

09.03


74

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе

1

ГКФ

Кагыйдәне искә төшерү, индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсен дөрес тәрҗемә итә белү


Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнергә

11.03


75

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

1

ГКФ

Шигырьне уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, фикерне язу

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә куллануга ирешү


Кабатларга


14.03


76

Исем фигыль” темасы буенча контроль эш

1

Белемнәрне бәяләү

Контроль эш биремнәрен эшләү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдыру

Контроль эш

Өй эше бирелмәде

16.03


77

Хаталар төзәтү эше. Кисәкчәләрнең мәгънәви төркемчәләре

1

ЛГКК

Кагыйдәләрне кабатлау, хаталар төзәтү, кисәкчәләрнең төркемчәләрен өйрәнү

Эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү күнекмәләрен булдыру

Хаталар төзәтү

65 бит –кисәкчәләрнең төркемч. өйрәнергә

18.03


78

Кисәкчәләрнең язылышы

1

ГКК

Кагыйдәне өйрәнү, дәреслек белән эш

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын истә калдыру


65 бит – кагыйдә

30.03


79

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын үзләштерү


Җөмләләр төзеп язарга

01.04


80

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

ГКФ

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерү

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү


68 бит 9 нчы бирем 1)-язмача

04.04


81

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ГКК

Индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасын истә калдыру


Кабатларга


06.04


82

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

ГКФ

Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен истә калдыру


Җөмләләр язарга

08.04


83

Сорау алмашлыклары

1

ЛКФ

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, сорау алмашлыклары белән җөмләләр төзү

Сорау алмашлыкларын актив сөйләмгә кертү


Сорау алмашлыкларын ятларга

11.04


84

Күрсәтү алмашлыклары

1

ЛКФ

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, күрсәтү алмашлыклары белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Күрсәтү алмашлыкларын өйрәнү


Җөмләләр язарга

13.04


85

Билгеләү алмашлыклары

1

ЛКФ

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, билгеләү алмашлыклары белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Билгеләү алмашлыкларын дөрес аңлый белү


69 б. 3 нче күн. – җөмл. төзеп язарга

15.04


86

Билгесезлек алмашлыклары

1

ЛКФ

Кагыйдә өйәнү, индивидуаль биремле карточкалар

Билгесезлек алмашлыкларын пассив һәм актив лексикага кертү


Кабатларга

18.04


87

Юклык алмашлыклары

1

ЛКФ

Кагыйдә өйәнү, индивидуаль биремле карточкалар

Юклык алмашлыкларын аңлау һәм сөйләмдә куллану


Мисаллар язарга

20.04


88

“Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив биремнәр, схема буенча сөйләшү язу

Язма сөйләмне үстерү


72 бит 6 нчы бирем I вар.- 1 нче тема, II вар. – 2 нче тема

22.04


Без Татарстанда яшибез – 17 сәг.

89

“Татарстанның табигате” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Фонетик күнегү, сүзлек өстендә эш, ситуатив биремнәр эшләү, диалог төзү

Туры сүз тәртибен куллана белү


74 бит 6 нчы бирем – диалог төзеп язарга

25.04


90

Елга атамалары

1

ЛКФ

Елгаларның татарча исемнәрен өйрәнү, тәрҗемә итү, сораулар төзү

Елгаларның татарча исемнәрен истә калдыру


74 бит. Елга атамаларын ятларга

27.04


91

“Баш һәм иярчен кисәкләр” темасын кабатлау

1

ГКК

Фонетик күнегү, транскрипция язу, тәрҗемә итү, сүзлек белн эш

Яңа лексиканы пассив һәм актив сөйләмгә кертү


75 бит 3 нче бирем - язмача

29.04


92

Антонимнар

1

ЛКК

Дәреслек белән эш, сүзләрнең антонимнарын язу

Сүз байлыгын үстерү

Сүзлек диктанты

75 бит 4 нче күн. – сүзл. тәрҗем. ятл.

02.05


93

“Республика территориясе” темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

д/сөйләм

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, төшеп калган репликаларны өстәп, үзара сөйләшү

Бер-берең белән сөйләшә алу

Диалог сөйләшү

77-78 бб. 7 нче, 12 нче күнегүләр – сөйләш. өйр.

04.05


94

БСҮ “Туган ягым” темасына чыгыш язу

1

Язма сөйләм үстерү

Фикерләрне дәвам итү, темалар буенча материал җыю, чыгыш язу

Тема буенча үз фикереңне белдерә алу

Чыгыш ясау

78 бит 11 нче бирем

06.05


95

Теләк фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

ГКФ

Теләк фигыльне зат-сан белән төрләндерү, җөмләләр төзү

Теләк фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү


79 бит - кагыйдә

09.05


96

Теләк фигыльнең юклык формасы

1

ЛКК

Ситуатив биремнәр, ишетеп аңлау, теләк фигыльне юклык формасында төрләндерү, дәреслек белән эш

Теләк фигыль формасын сөйләмдә куллана белү


80 бит 5 нче бирем

11.05


97

Барасы килә ” конструкциясе

1

ГКФ

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Барасы килә ” конструкциясен истә калдыру


79 бит – кагыйдә, җөмләләр төзергә

13.05


98

Барырга тели ” конструкциясе

1

ГКФ

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Барырга тели ” конструкциясен куллануга ирешү


Диалог төзергә

16.05


99

Иде ярдәмче фигыле

1

ГКФ

Кагыйдәне өйрәнү, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, дәреслек белән эш

Теләк белдергәндә иде ярдәмчел фигылен куллана белү


80 бит 1 нче күнегү – җөмләләр төзергә

18.05


100

“Теләк белдерү формалары” темасын ныгыту

1

ЛГКК

Сүзлек, дәреслек белән эш

Теләк белдерү формаларын үзләштерү


Теләк белдерү формаларын кабатларга

20.05


101

Теләк белдерү формалары” темасы буенча контроль эш

1

Белемнәрне

тикшерү

Контроль эш биремнәрен башкару

Алган белемнәрне кулланып, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру

Контроль эш

Өй эше бирелмәде

23.05


102

Хаталар төзәтү. Инфинитив формасын кабатлау

1

ЛГКК

Хаталарны анализлау, төзәтү, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Хаталарны анализлый белү күнекмәләрен булдыру

Хаталар төзәтү

Язып бетерергә

25.05


103

“Сыйфат фигыль” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Индивидуаль биремле карточкалар белән эш

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру


Җөмләләрне тәрҗемә итәргә

27.05


104

Боерык фигыльләрнең рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

1

ЛГКК

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Боерык фигыльләрне дөрес тәрҗемә итә белү


Кабатларга


30.05


105

БСҮ “Татарстан Республикасы турында яңалыклар”

1

ЛГКК

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Бәйләнешле сөйләм үстерү


Өй эше бирелмәде

31.05





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-324610

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"