Инфоурок Другое Другие методич. материалы7 нче сыйныф. Урын хәле .

7 нче сыйныф. Урын хәле .

Скачать материал

                                                                                             Түбән Кама шәһәре

                                                                                 Бакый Урманче исемендәге

                                                                                2 нче гимназия укытучысы

                                                                                Хаҗиева Зилия Гали кызы

7 нче сыйныф

 Тема: Урын хәле .

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

 Максат:

1. Хәл турында белемнәрне тулыландыру һәм ныгыту.

2. Урын  хәлләрен таба белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану.

3. Бердәмлек, дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру.

Дәреснең бурычлары:

- белем алу һәм иҗади эзләнү процессында проблеманы чишү;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Шәхси: эшне планлаштырып, төркемдә һәм шәхси эшләргә өйрәтү; уртак фикергә килү һәм үзеңнең фикереңне әйтү һәм дәлилләргә өйрәнү;

2. Предмет нәтиҗәсе: татар телендә урын хәлләрен таный белү һәм аларны башка хәлләр белән чагыштыру күнекмәләрен формалаштыру.

Метопредмет нәтиҗәләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, укуда үзеңә яңа бурычларны билгели белү.

Предметарга бәйләнеш: татар теле, татар әдәбияты.

Эш формалары: шәхси, төркемнәрдә, фронталь.

Дәресне җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек.  Н.В. Максимов, Г. Ә. Нәбиуллин. К...2014), интерактив такта, компьютер, карточкалар, физкультминут өчен бию көе.

 

 

 

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

 Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ  ФАЙВ структурасы ярдәмендә. Укучылар дүртәр кеше утыралар.

2. Өй эшен тикшерү.

Әдәби әсәрләрдән вакыт хәле булган 6 җөмлә күчереп алырга кирәк иде.

   Өй эшенең җөмләләрен укыйбыз. Мәсәлән,бер укучыныкы:

а) Былбыл аңа бүген (кайчан?) беренче мәртәбә күргәндәгегә караганда матуррак һәм ягымлырак булып күренде (Н. Фәттах).

ә) Көннәр җылытканнан соң (кайчан?) Камил Ак чишмәдән умарталык өенә күчкән иде (Г. Бәширов).

б) Ул, Әхмәт янына барып туктагач (кайчан?), тез буыннарында бераз калтырау сизде.(Ш.Камал)

в) Иртәдән бирле  (кайчаннан?) түбә кыекларыннан тамчылар тама.

                                                                                                    (Г. Әпсәләмов)

г) Җәен (кайчан?) нефть сиртмәләре янында арыш серкә очыра. (С. Лывин)

д) Анда кичкә кадәр (кайчанга кадәр?) торма, кайткан вакытта (кайчан?), әбиләреңә дә кереп чык. (Г. Гобәй)

      3. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү:

- Без узган дәрестә вакыт хәле һәм аның үзенчәлекле яклары белән танышкан идек.

- Вакыт хәле фигыльгә кайсы чаралар ярдәмендә иярә? Һәр чараны мисаллар белән дәлилләгез.

СИНГЛ-РАУНД-РОБИН  структурасын кулланып, җавапларны тикшерәбез. (Төркемнәрдәге һәр кеше берәр сүз укый).

    4. Яңа теманы аңлату.

а) Интерактив тактада тәкъдим ителгән җөмләләрдән хәлләрне табабыз һәм түбәндәге сорауларны ачыклыйбыз:

-Бу хәлләр нинди сорауларга җавап бирә?

 -Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән? 

 - Димәк,  без бүген   хәлләрнең нинди төркемчәсе турында сөйләшербез? (Тема ачыклана)

   

1. Кошлар, никтер, түбәнтен (кайдан?) очалар.

2. Урманда (кайда?) кошларга игътибарлы бул!

3. Торналар көньякка (кая?) китә башладылар.

4. Илгизәр кырдан (кайдан?) кайтты.

5. Яшьләр клубка таба (кая ?) киттеләр.

 

-         Нәтиҗә ясыйк,нинди хәлләр урын хәлләре дип атала?

ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН структурасын кулланып эшлибез. .(уйла-яз-командада фикерләш)

Укучылар чират буенча җавапларын кәгазьдән укыйлар.

- Урын хәле кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә. Урын хәле җөмләдә урын рәвешләре, урын, вакыт, юнәлеш, чыгыш килешендәге исемнәр, бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

    Ә.Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге 182нче күнегүдән урын рәвешләрен язып алабыз. Җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәрен әйтәбез. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер йөртәбез. Дәфтәрләрне йөзгә-йөз (портнёр по лицу) утырган иптәшегез белән алмашабыз һәм тикшерәбез.

Шигырьнең эчтәлеге буенча һәр өстәл фикерләшә һәм һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә.

  “ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР”структурасы буенча физкультминут.

Урындыкларны өстәл астына этеп куябыз.

Бер-бер артлы тезелеп басабыз .(Бию көе  яңгырый)

Беренче булып баскан укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,алдагы укучы артка күчә,кабат бию көе җибәрелә,икенче укучы лидер була,шулай дәвам итә)

     5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. КОНЕРС (почмаклар) структурасын кулланып эшлибез.

А.-Хәзер почмаклардагы карточкаларда бирелгән терәк сүзләрне урын хәленә үзгәртеп һәм файдаланып, мәгънә ягыннан бәйләнгән җөмләләр уйлап язасыз.

 1нче почмак. Болын, югары,күк, ял иткән җир;  2 нче почмак. Камышлар арасы, яр буе, көймә, таллык; 3 нче почмак. Тау итәге, җиләклек, чәчәкләр арасында,күңел; 4 нче почмак.Урман,наратлык,агачлар арасы,оя;

   Вакыт башланды. Таймер куела.Вакыт бетте.

-Үзегез уйлаган җөмләләрне әйтеп,урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләрегезгә шул җөмләләрне язып куясыз.

   Ә: Экрандагы  җөмләләрдән урын хәлләрен язып алырга, алдыгызда тәкъдим ителгән таблицага тутырырга.

Мисаллар:

1. Юлларда,сукмак читләрендә әле болганмаган, саф гәрәбә сулы нәни гөрләвекләр чәч толымы төсле үрелеп ага.(Ш.Маннур)

2. Урамга чыккач та икеләнмәде ул, бик кызу атлады һәм ун-унбиш минуттан Фукс бакчасының текә ярына - хатирәле таныш урындык янына килеп басты.(Г.Әпсәләмов)

3. Тышта буран, февраль җиле уйный, үкерә, тәрәзә капкачларына кар томыра. Өйдә җылы,өйдә тыныч. Өйдә табагач тавышы, кызган май исе.

 Әнием мичтә тәбикмәк пешерә.(М.Юныс)

4. Вак елгалар, ташып, урман эчләреннән агып төшкән кар суларын үзләре белән ияртеп, Иделгә илтеп түктеләр.(Г.Ахунов)

5. Агач башларын сирпеп үтә, урман эченә чумып кала да, гүя сине күздән югалтудан курка, тиз генә калкып чыга, агачтан агачка сикерә.(Г.Гобәй)

- Экранга карагыз әле, таблица дөрес тутырылганмы? Чагыштырыгыз.

Мисаллар

Урын хәленең соравы

Эш яки хәлне кайсы яктан ачыклый?

Ничек белдерелә?

1

Юлларда

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

2

сукмак читләрендә

Кайда?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

3

урамга

Кая?

урын

Юнәлеш  килешендәге исем белән

4

ярына

Кая?

урын

 

5

урындык янына

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

6

тышта

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

7

өйдә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

8

мичтә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

9

урман эчләреннән

Кайдан?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

10

 Иделгә

Кая?

урын

Юнәлеш килешендәге исем белән

11

урман эченә

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

12

агачтан

Кайдан?

урын

Чыгыш килешендәге исем белән

13

агачка

Кая?

урын

Юнәлеш  килешендәге исем белән

 

6. Йомгаклау.

а) Бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

ә) Өй эше: 183 нче күнегү (үрнәктән файдаланып эшләргә).

в) Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "7 нче сыйныф. Урын хәле ."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Түбән Кама шәһәре

Бакый Урманче исемендәге

2 нче гимназия укытучысы

Хаҗиева Зилия Гали кызы

7 нче сыйныф

Тема: Урын хәле .

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

Максат:

1. Хәл турында белемнәрне тулыландыру һәм ныгыту.

2. Урын хәлләрен таба белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану.

3. Бердәмлек, дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру.

Дәреснең бурычлары:

- белем алу һәм иҗади эзләнү процессында проблеманы чишү;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Шәхси: эшне планлаштырып, төркемдә һәм шәхси эшләргә өйрәтү; уртак фикергә килү һәм үзеңнең фикереңне әйтү һәм дәлилләргә өйрәнү;

2. Предмет нәтиҗәсе: татар телендә урын хәлләрен таный белү һәм аларны башка хәлләр белән чагыштыру күнекмәләрен формалаштыру.

Метопредмет нәтиҗәләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, укуда үзеңә яңа бурычларны билгели белү.

Предметарга бәйләнеш: татар теле, татар әдәбияты.

Эш формалары: шәхси, төркемнәрдә, фронталь.

Дәресне җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек. Н.В. Максимов, Г. Ә. Нәбиуллин. К...2014), интерактив такта, компьютер, карточкалар, физкультминут өчен бию көе.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә. Укучылар дүртәр кеше утыралар.

2. Өй эшен тикшерү.

Әдәби әсәрләрдән вакыт хәле булган 6 җөмлә күчереп алырга кирәк иде.

Өй эшенең җөмләләрен укыйбыз. Мәсәлән,бер укучыныкы:

а) Былбыл аңа бүген (кайчан?) беренче мәртәбә күргәндәгегә караганда матуррак һәм ягымлырак булып күренде (Н. Фәттах).

ә) Көннәр җылытканнан соң (кайчан?) Камил Ак чишмәдән умарталык өенә күчкән иде (Г. Бәширов).

б) Ул, Әхмәт янына барып туктагач (кайчан?), тез буыннарында бераз калтырау сизде.(Ш.Камал)

в) Иртәдән бирле (кайчаннан?) түбә кыекларыннан тамчылар тама.

(Г. Әпсәләмов)

г) Җәен (кайчан?) нефть сиртмәләре янында арыш серкә очыра. (С. Лывин)

д) Анда кичкә кадәр (кайчанга кадәр?) торма, кайткан вакытта (кайчан?), әбиләреңә дә кереп чык. (Г. Гобәй)

3. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү:

- Без узган дәрестә вакыт хәле һәм аның үзенчәлекле яклары белән танышкан идек.

- Вакыт хәле фигыльгә кайсы чаралар ярдәмендә иярә? Һәр чараны мисаллар белән дәлилләгез.

СИНГЛ-РАУНД-РОБИН структурасын кулланып, җавапларны тикшерәбез. (Төркемнәрдәге һәр кеше берәр сүз укый).

4. Яңа теманы аңлату.

а) Интерактив тактада тәкъдим ителгән җөмләләрдән хәлләрне табабыз һәм түбәндәге сорауларны ачыклыйбыз:

-Бу хәлләр нинди сорауларга җавап бирә?

-Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?

- Димәк, без бүген хәлләрнең нинди төркемчәсе турында сөйләшербез? (Тема ачыклана)

1. Кошлар, никтер, түбәнтен (кайдан?) очалар.

2. Урманда (кайда?) кошларга игътибарлы бул!

3. Торналар көньякка (кая?) китә башладылар.

4. Илгизәр кырдан (кайдан?) кайтты.

5. Яшьләр клубка таба (кая ?) киттеләр.

  • Нәтиҗә ясыйк,нинди хәлләр урын хәлләре дип атала?

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасын кулланып эшлибез. .(уйла-яз-командада фикерләш)

Укучылар чират буенча җавапларын кәгазьдән укыйлар.

- Урын хәле кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә. Урын хәле җөмләдә урын рәвешләре, урын, вакыт, юнәлеш, чыгыш килешендәге исемнәр, бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

Ә.Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге 182нче күнегүдән урын рәвешләрен язып алабыз. Җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәрен әйтәбез. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер йөртәбез. Дәфтәрләрне йөзгә-йөз (портнёр по лицу) утырган иптәшегез белән алмашабыз һәм тикшерәбез.

Шигырьнең эчтәлеге буенча һәр өстәл фикерләшә һәм һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә.

“ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР”структурасы буенча физкультминут.

Урындыкларны өстәл астына этеп куябыз.

Бер-бер артлы тезелеп басабыз .(Бию көе яңгырый)

Беренче булып баскан укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,алдагы укучы артка күчә,кабат бию көе җибәрелә,икенче укучы лидер була,шулай дәвам итә)

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. КОНЕРС (почмаклар) структурасын кулланып эшлибез.

А.-Хәзер почмаклардагы карточкаларда бирелгән терәк сүзләрне урын хәленә үзгәртеп һәм файдаланып, мәгънә ягыннан бәйләнгән җөмләләр уйлап язасыз.

1нче почмак. Болын, югары,күк, ял иткән җир; 2 нче почмак. Камышлар арасы, яр буе, көймә, таллык; 3 нче почмак. Тау итәге, җиләклек, чәчәкләр арасында,күңел; 4 нче почмак.Урман,наратлык,агачлар арасы,оя;

Вакыт башланды. Таймер куела.Вакыт бетте.

-Үзегез уйлаган җөмләләрне әйтеп,урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләрегезгә шул җөмләләрне язып куясыз.

Ә: Экрандагы җөмләләрдән урын хәлләрен язып алырга, алдыгызда тәкъдим ителгән таблицага тутырырга.

Мисаллар:

1. Юлларда,сукмак читләрендә әле болганмаган, саф гәрәбә сулы нәни гөрләвекләр чәч толымы төсле үрелеп ага.(Ш.Маннур)

2. Урамга чыккач та икеләнмәде ул, бик кызу атлады һәм ун-унбиш минуттан Фукс бакчасының текә ярына - хатирәле таныш урындык янына килеп басты.(Г.Әпсәләмов)

3. Тышта буран, февраль җиле уйный, үкерә, тәрәзә капкачларына кар томыра. Өйдә җылы,өйдә тыныч. Өйдә табагач тавышы, кызган май исе.

Әнием мичтә тәбикмәк пешерә.(М.Юныс)

4. Вак елгалар, ташып, урман эчләреннән агып төшкән кар суларын үзләре белән ияртеп, Иделгә илтеп түктеләр.(Г.Ахунов)

5. Агач башларын сирпеп үтә, урман эченә чумып кала да, гүя сине күздән югалтудан курка, тиз генә калкып чыга, агачтан агачка сикерә.(Г.Гобәй)

- Экранга карагыз әле, таблица дөрес тутырылганмы? Чагыштырыгыз.

Мисаллар

Урын хәленең соравы

Эш яки хәлне кайсы яктан ачыклый?

Ничек белдерелә?

1

Юлларда

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

2

сукмак читләрендә

Кайда?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

3

урамга

Кая?

урын

Юнәлеш килешендәге исем белән

4

ярына

Кая?

урын

5

урындык янына

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

6

тышта

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

7

өйдә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

8

мичтә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

9

урман эчләреннән

Кайдан?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

10

Иделгә

Кая?

урын

Юнәлеш килешендәге исем белән

11

урман эченә

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

12

агачтан

Кайдан?

урын

Чыгыш килешендәге исем белән

13

агачка

Кая?

урын

Юнәлеш килешендәге исем белән

6. Йомгаклау.

а) Бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

ә) Өй эше: 183 нче күнегү (үрнәктән файдаланып эшләргә).

в) Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 432 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.09.2016 2208
    • DOCX 24 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хажиева Зилия Галиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хажиева Зилия Галиевна
    Хажиева Зилия Галиевна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11584
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Практические аспекты работы логопеда: методы и приемы в логоритмике

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Политология: теория, практика, законодательство

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе