2нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен
әдәби уку фәненнән еллык йомгаклау контроль эше (тест)
(2015-2016 нчы уку елы)
1 вариант
1. Кем ул Габдулла Тукай?
А) рәссам; Б) шагыйрь; В)
җырчы.
2. Бу шигырьне кем язган?
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
А)
Г.Тукай; Б) Ш.Галиев; В) З.Туфайлова.
3. Кыш кайсы айдан
башлана?
А) ноябрь; Б) декабрь; В) гыйнвар.
4.Табышмакның җавабын
яз.
Яз килсә
киенә,
Көз килсә
чишенә.
А) кеше;
Б)агач; В) җәнлек.
5. Эше барның ашы
бар
А) мәкаль; Б) табышмак.
6. Туган илебез ничек дип атала?
А) Татарстан; Б) Казан;
7. Яз көне нинди
бәйрәм була?
А) Әниләр бәйрәме; Б) сабантуй; В) яңа ел.
8. “Өч кыз”-ул татар
халык әкиятеме?
А) Әйе, татар халык әкияте; Б) Юк, рус халык
әкияте
9. Җәй көне көннәр нишли?
А) кыскара; Б) озыная; В) берни эшләми.
10. Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?
А) май; Б) июнь; В) сентябрь.
2нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен
әдәби уку фәненнән еллык йомгаклау контроль эше (тест)
(2015-2016 нчы уку елы)
2 вариант
1. Габдулла Тукай ничә ел яшәгән?
А) 27; Б) 67.
2. Бу шигырьне кем язган?
И туган тел, и
матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә
белдем син туган тел аркылы.
А) Г.Тукай; Б)
Ш.Галиев; В) З.Туфайлова.
3. Табышмакның
җавабын яз.
Кулсыз, күзсез,
буяусыз
Ясый ул төрле
бизәк.
Беркем аны
өйрәтми,
Ул үзе шундый
зирәк.
А) җәй;
Б)кыш; В) көз.
4. Кыш кайсы айдан
башлана?
А) ноябрь; Б) декабрь; В) гыйнвар.
5. Эшнең боткасы
тәмле
А) мәкаль; Б) табышмак.
6. Башкалабыз ничек
дип атала?
А) Татарстан; Б)
Казан;
7. Җәй көне төннәр
нишли?
А) кыскара; Б)
озыная; В) берни эшләми.
8. Җәй көне нинди
бәйрәм була?
А) Әниләр бәйрәме; Б) сабантуй; В) яңа ел.
9. “Кәҗә белән
бүре”-ул татар халык әкиятеме?
А) Әйе, татар халык әкияте; Б) Юк, рус халык әкияте
10. Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?
А) май; Б) июнь; В) сентябрь.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.