Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 3 нче сыйныфка әдәби укудан эш программасы
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

3 нче сыйныфка әдәби укудан эш программасы

библиотека
материалов

« Каралды» МБ утырышы беркетмәсе № 1_

25 “нче август 2015 нче ел

МБ житәкчесе

_____________/ Җамалиева Г.Н/

« Килешенде»

26 “нчы август 2015нче ел

Укыту һәм милли тәрбия эше буенча җитәкче урынбасары :

______________/Г.Р.Әхмәтова/

«Расланды»

187 нчы номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде

26 “нчы август 2015 нче ел

Мәктәп җитәкчесе

______________/Т.А. Малахова/


















Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

6нчы урта гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сираҗетдинова Гөлнур Вилдан кызының

әдәби уку буенча 3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен төзелгән эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать )



2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде :

1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль закон(2012 нче елның 29нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273нче ФЗ;2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева,Казан,2014нче ел.

3.МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы;

4. МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең «Эш программаларын төзү тәртибен раслау турындагы “ нигезләмә;


Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.


Алтынчы мәктәбнең базис укыту планы буенча 3 нче сыйныфта уку елы 35 атна тәшкил итә. Атнага 3 сәгать татар теле, 3 сәгать әдәби уку.Елга барлыгы 210 сәгать . Татар теленә 105 сәгать, әдәби укуга 105 сәгать. Шунлыктан эш программасына үзгәрешләр кертелде. Эш программасы 1 елга исәпләнеп төзелде.

3 нче сыйныф рус төркемендә әдәби укуны укытуның максатлары:

Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

Танып белү максаты

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне

балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары белән таныштыру.

Белем бирү максаты

Укучыларның әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

3 нче сыйныф рус төркемендә әдәби укуны укытуның бурычлары:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

3) татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

4) халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

3 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • фәнгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.


Метапредмет нәтиҗәләр

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр


Тыңлап аңлау:

  • укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

3 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телле укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. -Дәфтәрегез кайда? 8. Ул юл аркылы чыга.

-Дәфтәребез өстәлдә. 9. Яздан бирле яңгыр юк.

2. -Апалары кайда яши? 10. Ул ел саен авылга кайта.

-Апалары авылда яши. 11. Китап өстәл өстендә.(астында,алдында,артында)

3. Татарстанда иң зур шәһәр-Казан. 12. Бүген салкын,чөнки җил бар.

4. Бу китап бик кызыклы. 13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.

5. Мин язмадым әле. 14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

6. Ул укыды инде. 15. Ул балалар өчен китаплар язган.

7. Ул Азат кебек тырыш

Программаның эчтәлеге


Сәгать

саны

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем бәйрәме

23 сәг.

Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмаклымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.

Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм. Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз. Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте, ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син нинди китаплар укыйсың?


Башлана, уңыш, тели, килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, маҗаралы, хикәя, ярдәм, турында, ә, һәм, чөнки.

Дистә саннары: ун, егерме, ...

Көндәлек режим

4 сәг.

Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың?

Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртә, 11-100 гә кадәр саннар.

Ашханәдә

10 сәг.

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү. Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.

Миңа өчпочмак кирәк.

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый.


Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, әдәпле.

Без әти - әниләргә булышабыз

13 сәг.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.

Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.

Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең? Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша.

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. Марат – эшчән малай. Ул өйдә булыша.


Булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, тиз, саф һава, эшчән, ялкау.


Туган якка кыш килде

13 сәг.

Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.

Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Җил төньяктан исә. Көн аяз. Салкын. Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин тау шудым, компьютерда уйнадым.


Һава торышы, кар бөртеге, төньяк, көньяк, аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә, юмарт, саран.

Шәһәрдә һәм авылда

8 сәг.

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.

Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү.

Үз фатирың турында сөйли белү.


Безнең шәһәрдә музейлар, театрлар бар, кибетләр күп.

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар.

Мин икенче катта, 57 нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.


Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча, чишмә.

Әдәпле булыйк!

11 сәг.

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.

Туган көнгә чакыра белү әдәбе.

Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

Өстәл артына рәхим итегез! Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт. Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә.

Исәнмесез, миңа Алсу кирәк иде.

Айдар – тәртипле, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.


Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын, монда, әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, рәхимле, шалтырый, чакырыгыз, борчый, шалтырата, шатлык, бәхет, сәламәтлек.

Кечкенә дусларыбыз

8 сәг.

Кышлаучы кошлар, аларга җим-лекләр ясау турында сөйләшү.

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.


Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, чыпчык, кара карга, күгәрчен, тәпи, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, йомшак.


Күңелле җәй

14 сәг.

Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.

Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам.

Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим.

Җиләк, кып-кызыл, гөмбә, җыям, эре, аз, күп, агулы, салават күпере, яңгыр, йөзә, кызына, су коена, чума, балык тота, үткәрә, чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, скакалка, сикерә.




Эш төрләренең күләме һәм бәяләү нормалары

1.Тыңлап аңлау - 0,5- 1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; аңлап, якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; аңлап, өлешчә генә сөйли алганда ”3”ле; эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2.Диалогик сөйләм - 5 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә, “4”ле; өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, ”3”ле ; Сораулар төзи, җавап бирә алмаганда, ”2”ле куела.

3.Монологик сөйләм - 6 фраза. Тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган монологик сөйләм өчен”5”ле; аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләмгә”4”ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4-6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле; монологик сөйләм төзи алмаганда”2”ле куела.

4.Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда”4”ле куела; эчтәлекне өлешчә аңлап, 4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела

5. Язма сөйләм (сочинение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орф-к яки 2-3 гр-к хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик

әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова,

Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Ике кисәктә. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.


2. Кассеталар, таблицалар, татар язучыларының портретлары, аудио-аппаратура һ. б.


3. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2014. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)

1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 3 нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.


2. Р.З. Хәйдарова, Л. А. Гиниятуллина “Книга для родителей” Казан:Татармультфильм, 2012




1. Ф.С.Сафиуллина “Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТАРИХ, 2012ел.

3. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле таблицаларда” (рус телле укучылар өчен), Яр Чаллы, 2005 ел

Электрон ресурслар:

http://edu.tatar.ru/

http://www.suzltk.ru/

http://www.mtss.ru/corse/

http://Kitap.net.ru/

http://tatar.com.ru/

http://mon.tatar.ru/

сайт МО и НРТ



Тема

Сәг саны

Дәрес төре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика ики укыту эшчәнлеге төре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Үткәрү

вакыты

Искәрмә

План

Факт

Белем бәйрәме 23 сәг.

1


Мәктәптә Белем бәйрәме

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Уку өчен кирәкле предметларның исемнәрен белү, сөйләмдә куллану




2

Бәйрәм белән котлыйм!

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Текст өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, белемнәрен ныгыту, укуга кызыксыну уяту.




3

1 дән 10 га кадәр саннар

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән, күнегүләр эшләү, аудирование

Тема буенча диалоглар өйрәнү, сөйләм телен үстерү, котлау текстын әйтергә һәм язарга өйрәнү




4

Төсләр

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча эшләү

Предметларның төсен, санын кулланып, узеңә сорый белү




5

Диалогик сөйләм күнегүләре(Кая?кайда?кайдан?сораулары һәм аларга җавап)

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эш.

Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү




6

Диалогик сөйләм төзү

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү күнегүләр эшләү

Лексиканы кулланып сөйли белү




7

Комплиментлар әйтәбез

1

Яңа материалны аңлату

Карточкалар белән эшләү

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү. Хәзерге, үткән заман формаларын сөйләмдә куллану




8

Б.с.ү.Көз турында хикәя төзеп сөйләү

1

Катнаш

Рәсемнәр буенча эшләү

Өйрәнгән лексиканы кулланып көз турында сөйләү




9

Безнең сыйныф

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү




10

Без диктант язабыз” тексты

1

Яңа материалны аңлату

Текст белән эш

Укыганга бәя бирә белү Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллану




11

Без диктант язабыз” тексты өстендә эш

1


Текстта җавап булган сораулар төзү

Өйрәнгән сүзләрне куллана белү




12

Без ничек укыйбыз?

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.




13

Диалогик сөйләм төзү

1

Катнаш

Парларда эшләү

Диалог төзи белү




14

М.Галлямованың “Чын иптәш” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү




15

Чын иптәш нинди була? (М.Галлямованың "Чын иптәш" хикәясе буенча).

1

Хикәяне сәнгатьле уку

Текст өстендә эшләү

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү




16

Монологик сөйләм төзү

1

Катнаш

Индивидуаль эш

Сөйләм телен үстерү




17

Ш.Галиевнең “Онытылган” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Индив.эшләү, шигырь өстендә эшләү

Сәгатьле уку күнекмәләрен үстерү




18

Китапханәдә” тексты

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән, текст өстендә эшләү

Сөйләм телен үстерү, белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.




19

Монологик сөйләм “Китапханәдә”

1




Белемнәрне ныгыту

Лексик күнекмәләрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм төзү, китап укуга кызыксыну уяту.

Китапханәдә” темасына монологик сөйләм төзеп сөйли белү




20

Без китаплар укыйбыз

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү




21

Ә.Исхак“Сөмбелә” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Шигырьне сәнгатьле уку, әңгәмә

Дәреслек белән эшләү күнекмәләре. Күзәтүдән чыгып сораулар куя, җавап бирә белү




22

Г.Зәйнәшева“Бер атнада ничә көн” шигыре

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү




23

Белем бәйрәме” темасын кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Инд./фронт.эш





Көндәлек режим 4 сәг

24

Бу эшләрне мин кайчан эшлим?

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү




25

Минем көндәлек режимым

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр башкару

Эш тәртибен аңлап , уку эшчәнлеген оештыра белү




26

М.Җәлил “Сәгать” шигыре

1

Катнаш

Шигырь өстендә эшләү

Эш тәртибен аңлап , уку эшчәнлеген оештыра белү




27

Диалогик сөйләм төзү

1

Катнаш

Парларда эшләү

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру




Ашханәдә 10 сәг.

28

Ашханәдә” тексты

1

Белемнәрне системалаштыру

Инд./фронт. эш

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру




29

Б.С.Ү. “Без татар халык ашларын яратабыз”

1

Катнаш

Группаларда эшләү

Сөйләм берәмлеклекләрен логик тәртипкә салу




30

Безгә кунаклар килә

1

.Яңа материалны аңлату

Инд./фронт. эш

Текстны укыганда эчтәлекне аңлап, дөрес уку.




31

Б. Рәхмәт “Аш вакыты “шигыре

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Шигырьдән төп фикерне аерып ала белү




32

Без табын әзерлибез.

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча эшләү, видеоязма карау

Сораулар төзи, тулы җавап бирә белү




33

Табын янында. Диалогик сөйләмгә чыгу

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү




34


Х.Гардановның “Икмәк” хикәясе

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Текстны уку барышында төп фикерне аңлату




35

Х.Гардановның “Икмәк” хикәясе буенча эш

1

Катнаш

Текст өстендә эшләү

Хикәя өстендә эшләү, белемнәрен ныгыту, икмәккә хөрмәт тәрбияләү.




36

Ш.Галиев “Кунаклар”шигыре.

1

Яңа материалны аңлату

Эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




37

Ашханәдә” темасын кабатлау

1

Белемнәрне ныгыту

Группаларда, индивид.эшләү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




Без әти-әниләргә булышабыз - 13 сәг.

38

Г.Тукай –бөек шагыйрь

1

Яңа материалны аңлату

.Әңгәмә оештыру

Тукай турында белгәннәрне үз сүзләрең белән сөйли белү.




39

Г.Тукай “Безнең гаилә” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Бергә,ата-ана, хатын кыз, бала-чага сүзләрен куллану.

Тексттан төп фикерне аерып ала белү




40

Б.С.Ү.” Минем гаиләм”.

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Хикәя төзү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




41

Акыллы малай” тексты

1

Яңа материалны аңлату

Текст өстендә эшләү

Дустыңны тыңлый белү




42

Без хикәя сөйлибез. “Иң яхшысөйләүче!”

1

Катнаш

Индивид.эшләү





43

Без өйдә булышабыз.

1

Яңа материалны аңлату

Хикәяне сәнгатьле укый белү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




44

И.Әхтәмов “Ана рәхмәте” хикәясе. Образга бәя бирү

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү




45

Мин - яхшы булышчы” Диалог төзү

1

Катнаш

Парларда эшләү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү




46

Мин әбиемә булышам.


1

Яңа материалны аңлату

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Тема буенча сөйләшү, белемнәрен ныгыту, хезмәтне яратырга өйрәтү.




47

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием” шигыре.

1

Катнаш

Дәреслек беләе шигырь өстендә эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү




48


И.Туктар ”Авыраяк” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.




49

И.Туктар ”Авыраяк”хикәясен рольләргә бүлеп уку

1

Катнаш

Хикәя өстендә эш





50

Без әти- әниләргә булышабыз” темасын кабатлау дәресе

1

Тема буенча бәйләнешле сөйләм төзү.

Индив./групал.эшләү

Диалогик сөйләмне активлаштыру. Сорауларны дөрес төзү, дөрес җавап бирү.




Туган якка кыш килде – 13 сәг.

51

Җ.Тәрҗеман “Яшел чыршы” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Дустыңны тыңлый белү




52

Яңа ел бәйрәме белән котлау

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча эшләү

Котлау текстын белү




53

Чыршы бәйрәме” тексты

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү




54

Салкын. саф һава” Кыш айлары, кыш билгеләре

1

Яңа материалны аңлату

Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белән уку

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру




55

Һава торышы

1

Яңа материалны аңлату

Әңгәмәдә катнашу





56

Без тауда

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча эшләү

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли




57

Тауда” хикәясе

1

Катнаш

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру




58

Тауда” хикәясен иң оста сөйләүчегә конкурс!

1

Катнаш

Индив.эшләү

Дуслык хисләре тәрбияләү.




59

Дуслар” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Тексттан төп фикерне аерып ала белү




60

Без хикәя сөйлибез

1

Катнаш

Эчтәлек сөйләү күнекмәләре





61

Каникулда” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Текст өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү.




62

Без каникулда

1

Катнаш

Әңгәмә оештыру

Сүзләрне дөрес әйтеп сөйли белү




63

Туган якка кыш килде” темасын йомгаклау

1

белемнәрен ныгыту.

Индив.группаларда эшләү

Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.




Шәһәрдә һәм авылда – 8 сәг.

64

Татарстан – минем туган ягым.

1

Яңа материалны аңлату

Тема буенча диалогик, монологик сөйләм төзү

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү




65

Татарстан шәһәрләре

1

Яңа материалны аңлату

Әңгәмә кору

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү




66

Без нинди йортта яшибез?

1

Яңа материалны аңлату

Группаларда эшләү

Сорауларны дөрес формалаштыра белүгә ирешү




67

Минем исемем Дима”

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү




68

Транспортта барабыз

1

Яңа материалны аңлату

Әңгәмә оештыру

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү




69

Без шәһәргә барабыз

1

Катнаш

Видеоязма карау

Лексик берәмлекләрне кулланып сөйли белү




70


Безнең авыл”

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Күзәтүдән чыгып сораулар куя, җавап бирә белү




71

Б.С.Ү.”Минем туган авылым” Хикәя төзү.

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Хикәя өстендә эшләү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




72

Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау

1

Теманы кабатлау, белемнәрен ныгыту.

Диалоглар төзү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




Әдәпле булыйк - 11 сәг.

73

Тәмле сүзләр” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән хикәя өстендә эшләү

Сүзләрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану Урын, кеше, буш сүзләрен куллана.




74

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.

1

Яңа материалны аңлату

Группаларда эшләү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




75

Дусларны каршылыйм.

1

Катнаш

Индив.эшләү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




76

Туган көн” сценарий төзү һәм уйнау

1

Яңа материалны аңлату

Индив.эшләү

Фикерне куелган логикасында үстерә белү




77

8 нче Март – Әниләр бәйрәме”хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Күрсәтмәләрне аңлап үти белү, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшең белән аралашу

Бүләк, булышам, гөлгә су сибәм, савыт-саба, табын әзерлибез, гомер, сәламәтлек, шатлык, уңышлар сүзләрен белү




78

Котлау язу

1

Катнаш

Индив.эшләү

Эш тәртибен аңлау, үзеңә максат куя белү




79


Трамвайда” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү




80

Без хикәя сөйлибез

1

Катнаш

Рәсемнәр буенча эшләү

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү




81

Дәрдемәнд “Өч ул” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу




82

Дәрдемәнд “Өч ул” хикәясе буенча эшләү

1

Белемнәрне кабатлау.

Дәреслек белән эшләү

Хикәянең эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү




83

Әдәпле булыйк!” темасын кабатлау

1

Белемнәрне ныгыту

Рәсемнәргә карап хикәя төзү

Өйрәнгән тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм үстерү, матур сыйфатлар тәрбияләү.




Кечкенә дусларыбыз - 8 сәг.

84

М.Галләмованың “Дуслар” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Хикәянең эчтәлеген сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү




85

М.Галләмованың“Дуслар”хикәясе буенча эш

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Ярдәмчел, эшчән, ялкау, акыллы, тырыш, начар, тәрбияле сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү




86

М.Җәлил “Маэмай” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Этләрне ничек караганыңны сөйләү

Иптәшеңә сорау бирү, фикерен тыңлый белү күнекмәләре булдыру




87

Акмуен яраткан песием” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү

Песи, минем песием, песиемнең, песиемнең күзләре сүзтезмәләрен белү




88

Акмуен яраткан песием”хикәясе буенча эш

1

Катнаш

Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә

Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорау, сөйләү. Песинең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганыңны сорау




89

Минем песием

1

Катнаш

Индив./группаларда эшләү

Фигыльләрне дөрес кулланып сөйли белү




90

Кем нәрсә ярата?” әкияте

1

Катнаш

Әкиятне уку, эчтәлеге белән танышу

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу




91

Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау

1

Белемнәрен ныгыту

Рәсемнәр буенча эшләү, видеоязма карау

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу




Күңелле җәй – 14 сәг.

92

Җәй җитте” тексты

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне аңлап сөйләүгә ирешү




93

Б.с.ү.”Җәй” темасына хикәя төзү

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Группаларда, индив.эшләү

Җәй” темасына хикәя төзи белү




94

Төсләр” әкияте

1

Катнаш

Дус, тату яшәү турында сөйләү

Фикерне логик чылбырга салу, сәхнәләштерү күнекмәләре булдыру




95

Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, индив.эшләү

Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтү




96

Җиләк җыям, как коям” уены

1

Яңа материалны аңлату

Урманда нәрсәләр үскәнен сөйләү

Җиләк җыям, как коям” уенын сәхнәләштерү, үзеңә бәя бирү




97

Х.Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе

1

Яңа материалны аңлату

Хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзү, рольләргә бүлеп уку

Тагын, пешер, яме, даруханә, каймак сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү




98

Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре

1

Катнаш

Роберт Миңнуллин турында сөйләү

Ишетеп аңлау, фикер йөртү, анализлый белү




99

Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” шигыре

1

Яңа материалны аңлату

Р.Миңнуллинның шигырләрен сәнгатьле уку, фикереңне төгәл итеп җиткерү

Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен әйтә белү




100

Җәйге ял”тексты

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, индив.группаларда эшләү

Җәйге ял турында сөйләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү




101

Контроль эш

1

Бедемнәрне системалаштыру

Индив.эшләү

Барлык үтелгәннәрне куллана белү




102

Сабантуй – күңелле бәйрәм” тексты


1

Яңа материалны аңлату

Сабантуйда катнашуың турында сөйләү

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, фикерне төгәл итеп җиткерү




103

Без Сабантуйга барабыз

1

Катнаш

Группаларда, индив.эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу




104

Күңелле җәй, ямьле җәй” темасы буенча үтелгәннәрне кабатлау

1

Белемнәрен ныгыту

Рәсемнәр буенча эшләү

Барлык үтелгәннәрне хатасыз куллану




105

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

1

Белемнәрен ныгыту

Әңгәмә уздыру, грамматик күнегләр эшләү, уеннар уйнау

Эш тәртибен аңлау, үзеңә максат куя белү








2015-2016 нчы уку елына 3 нче сыйныфта әдәби укудан (рус төркеме) арадаш аттестация үткәрү өчен әңгәмә сораулары

  1. Укытучыны Белем бәйрәме белән котла.

  2. Дустыңа комплиментлар әйт.

  3. Чын иптәш”хикәясе нәрсә турында?

  4. Чын иптәш нинди була?

  5. Ш.Галиевнең “Онытылган” шигырендә төп геройның исеме кем? Шигырь нәрсә турында?

  6. Син китапханәгә йөрергә яратасыңмы? Нинди китаплар укырга яратасың?

  7. 1 дән алып 100 гә кадәр сана.

  8. Бер атнада ничә көн? Исемнәрен санап чык.

  9. Көндәлек режимың турында сөйлә.

  10. Ашханәдә нәрсә ашатулары турында сөйлә.

  11. Син нинди ризыклар ашарга яратасың?

  12. Икмәк” тексты нәрсә турында, төп герой Искәндәр нинди начар эш эшли?

  13. Син әти-әниеңә булышасыңмы? Ничек булышасың?

  14. Татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

  15. Үзеңнең гаиләң турында сөйлә.

  16. Акыллы малай” текстындагы Дима нинди малай?

  17. Әти-әниеңә булышкач, алар сиңа рәхмәт әйтәләрме?

  18. Үзеңнең әбиең турында сөйлә. Син аңа булышасыңмы?

  19. Авыраяк” тексты нәрсә турында, төп геройның исеме кем?

  20. Дустыңны Яңа ел бәйрәме белән котла.

  21. Син каникулларда нишлисең?

  22. Татарстандагы нинди шәһәрләрне беләсең? Санап чык.

  23. Әтиеңне туган көне белән котлап, котлау яз.

  24. Яраткан йорт хайваның турында сөйлә.

  25. Сабантуй бәйрәме турында яз.



Бәяләү нормалары

Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелсә, “4” ле куела.

Тема буенча эзлекле төзелмәгән. 4-6 хатасы булган сөйләм өчен “3” ле куела.

Дөрес сөйләм төзи алмаганда “2” ле куела.







Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-286041

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"