Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / 4 нче сыйныфлар өчен еллык административ диктантлар
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

4 нче сыйныфлар өчен еллык административ диктантлар

библиотека
материалов













Административ контроль күчереп язу (кереш) (1 чирек)

4 сыйныф

Кыр казлары

Иңкү аланнарга җәелгән кар суы яз кояшында көмеш көзгедәй балкып ята. Ә кыр казлары ерак сәяхәттән кайтып килә. Алар өчпочмаклы тигез сафларга тезелеп, үзләре туып-үскән тымызык күлләрне, кеше йөрми торган аланнарны эзләп очалар.

Кайтып төшү белән, әнкә каз эшкә тотына: су уртасында калган берәр калкурак урынга, куаклар төбенә оя кора башлый. Ул аны төрле чыбык-чабыктан, корыган камышлардан ясый. Аннары, кайнар шәрә түше белән булачак бибиләренҗылытып, айга якын урыныннан купмый утыра.




Бирем.

  1. Беренче абзацта исемнәрнең килешеләрен, санын билгеләргә.
























1 нче яртыеллыкка административ контроль диктант

4 сыйныф

Декабрь

Декабрь – елның соңгы ае. Төньяктан исүче салкын җилләр һаваны көннән – көн суыта.

Сулыкларны каплан алган боз калыная, ныгый бара. Балалар, рәхәтләнеп, тимераякта шуалар. Олылар да, юлларын кыскартып, боз өстеннән йөриләр. Ә Идел, Кама, Вятка кебек зур елгаларда боз өстеннән кешеләр генә түгел, хәтта маниналар да йөри. Кышкы боз ышанычлы. Елга – күлләрдәге боз өстенә балыкчылар сибелә. Бораулары белән бозны тишеп, алар балык тота башлыйлар. Декабрьдә чуртан, алабуга, кушбашлар, шамбы шәп эләгә.



Бирем:

  1. Фигыльләрнең астына сызарга, зат, заман белән төрләнешен күрсәтергә.

  2. Төньяктан, сулыкларны сүзләренең төзелешен тикшерергә.





















Административ контроль диктант (3 нче чирек)

4 сыйныф

Кошлар.

Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебеңне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң?


Бирем:


  1. Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын билгеләргә.
















Административ контроль диктант (3 нче чирек)

4 сыйныф


Март.

Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады.




Бирем:

1.Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.





















Еллык административ контроль диктант

4 сыйныф



Җәйге иртә.

Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.

Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.

Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һәм суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады.




Искәрмә. Кыштырдата, боҗра сүзләре тактага языла, өтерләр искәртелә.

Бирем:

  1. Кушма һәм парлы сүзләрнең астына сызарга.


Автор
Дата добавления 13.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров183
Номер материала ДБ-029148
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх