Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

библиотека
материалов

Каралган

МБ утырышында

1нче № беркетмә

27” август 2015 ел

Килешенгән

Уку-укыту буенча директор урынбасары

__________ / Гыйльметдинова Г.М./

28 август 2015 ел

Расланган

10нчы гомуми урта белем бирү

мәктәбе директоры

__________ / Бликин А.И./

28 август 2015 ел



Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хилазова Динара Хафиз кызының

2015- 2016 нчы уку елына

5 нче В сыйныфының рус төркеме өчен

татар әдәбияты буенча эш программасы





Педагогик совет утырышында каралган

1 нче № беркетмә

28 ” август 2015 ел






5 нче В сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан төзелгән эш программасы

Аңлатма язу.

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:



        • Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

        • Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

        • Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

        • Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (2005);

        • 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2014 ел, 14 март).

        • Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

        • (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. – Казан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, 2014.

        • Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 24.02.2014   933/14 “Об утверждении примерных программ учебных предметов “Татарский язык” и “Татарская литература” для основного общего и среднего общего образования” боерыгы

        • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту ” турында аңлатмасы.

        • Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы

        • 10 нчы мәктәпнең эш программалары турында нигезләмәсе.














УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына. ИКТ – компетентлык:

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.


4.Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.





5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

төрле темаларга проект эше яклау;

әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.






Курс темаларының эчтәлеге


Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

8

Әкият яздым – укыгыз...

6

Хыял канатларында.

4

Белем баскычлары.

7

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

9

Ватаным өчен.

16

Кояшлы ил – бәхет иле.

7

Кеше − табигать баласы.

7

Эш беткәч көләргә ярый.

6

Барысы:

70





календарь-тематик план

Дә-

рес

Дәрес темасы

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре.

Үткәрү

Вакыты.

метапредмет

предмет

шәхси


План.

Факт.


I нче чирек.18 сәг.Борын-борын заманда...”



1

Халык авыз иҗаты.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



2

Әкиятләр.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.



3


«Ак бүре» әкияте.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

Әкиятнең 1нче бүлеген укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.



4

«Ак бүре» әкиятендәге патша малайлары образлары.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү

«Ак бүре» әкиятендәге образларга характеристика бирү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.



5

«Ак бүре» әкияте буенча иҗади эш..

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Ак бүре» әкиятен анализлау

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.



6

«Абзар ясаучы Төлке» әкияте.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.



7

«Өч кыз» татар халык әкияте.

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү,

геройларга бәяләмә бирү.



8

Халык әкиятләре.

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.


Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.




Әкият яздым –укыгыз...”



9

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты, «Патша белән карт» әкияте.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.



10

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты

Рус шагыйрьләре белән чагыштырып өйрәнү.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

«Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу.



11

Г.Тукайның

«Су анасы» әкияте.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның «Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу.



12

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.


Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.



13

Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Гафият турында әкият» әсәре.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау.




14

Әкияттә кунакта. «Әкият» курчак театры.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

«Әкият» курчак теат-ры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.




Хыял канатларында”



15

Адлер Тимергалинның

тормышы һәм иҗаты.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау.



16

Адлер Тимергалин

Сәер планетада”әсәре

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.



17

Хыял дөньясында.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәб

бәт тәрбияләү,сөй

ләм культурасын үстерү.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.



18

Б.С.Ү. Мин фантастик әкиятләр укырга яратам.

Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Укучылар үзләре уйлап язган яки башка авторларныкы булган, тәрҗемә иткән әкият һәм фантастик әсәрләрне китапчык итеп, рәсемнәр белән бизәп, сыйныфташларына тәкъдим итәләр.




II нче чирек. 14 сәг.“Белем баскычлары”


19

Татар халкының мәгърифәтчелеге. “Белемгә омтылу” тексты.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының

белемле булуы

турында сөйләшү, «мәгърифәт-челек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.



Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.



20

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Китаптагы текст белән танышу, уку, укытучының истәлекләр белән таныштыруы.



21

Укытучылар мәктәбе.


Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.


Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.


Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү.


Тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру.




22

Казан университеты.

Казан университеты тарихы белән таныштыру.

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текст җөмләләрен кыс-картып әйтү, анализ ясау.



23

Г.Исхакыйның «Мөгаллим “ әсәре.»


Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.


Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.


Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.



24

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты ,«Кил, өйрән…» шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.


Текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү.



25

Мәгърифәтчелек чоры әдәбияты.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Мәгърифәтчелек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләште-

реп кабатлау.

Балаларда белем-

гә омтылыш тәр-

бияләү.

Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү.




Балачак-хәтерләрдә мәңге калачак...”


26

Исемдә калганнар” әсәрендә төп герой.

Исемдә калганнар” әсәрендә төп геройны ачыклау.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбия-

ләү.


Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.



27

Исемдә калганнар” әсәрендә Г.Тукайның авыр тормышы.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрби-яләү.


Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.



28

Исемдә калганнар” әсәрендә Сәгъди абзый образы.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру

Укучыларда кызгану хисе тәрбияләү.

Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.



29

Исемдә калганнар” әсәренә анализ.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.


Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.



30

Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты .


Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.



31

Музейларда — хәтер.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.



32

Ямьле балачак.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-

лүматны

аерып ала белү.


Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү.




III нче чирек. 20 сәг.







33

«Салават

күпере» журналы.


Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.



34

Проект-дәрес

«Салават күпере — дуслык күпере».


Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү, эшне аудиториягә тәкъдим итү.




2 нче бүлек: “ Ватаным өчен “


35

Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты .



Фантастик әсәр

ләр иҗат иткән рус язучыларын барлау.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.



36

Рөстәм маҗаралары” повесте.

Әби әкияте” өзеге.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.


«Рөстәм маҗарала-ры» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.



37

Яз җиткәч” өзегендә Рөстәмнең хыялы.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.


«Рөстәм маҗарала-ры» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру»төшен-чәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.



38

Сихерле чәчәкләр” өзеге.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.


«Рөстәм маҗарала-ры» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру»төшен-чәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.



39

Расад” өзегендә чагыштыру.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.


Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.



40

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү.


Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.



Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.



41

М. Җәлил «Сагыну» шигыре.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату

Муса Җәлилнең

«Сагыну»

шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.


Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау



42

М. Җәлил «Соңгы җыр» шигыре.

Сугышчыларның батырлыгына ихтирам, фашизмга

карата нәфрәт хисе тәрбияләү.



Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.


Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.




43

«Алтынчәч» әсәре.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.


Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.


Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.



44

Опера ничек туа?


Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.


Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.



45

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.


Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү.



46

Ф. Кәрим “Кыр казы” шигыре..


Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.


Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.



47

Фатих Кәрим иҗаты.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.


Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.


Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.



48

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты

Укыганны гомуми-ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.


Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау.

Укучыларда илебез халкының фашистларга кар-шы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып бару-лары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү, фикерне ачу.




49

Сугыш кайтавазы.


Укыганныгомуми-ләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып

ала белү.

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.

Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.



50

Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.

Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Укучыларда көрәшчеләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.


Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү.



51

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты.




Укучыларга хезмәт-нең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хез-мәткә, хезмәт кешесенә ихти-рам тәрбияләү.


Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.



52

«Бәхет кайда була?»


Укучыларга хезмәтнең, тырыш-лыкның бәхет чыга-нагы икәнлеген аңлату.


Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.


Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.




IV нче чирек. 17 сәг.







53

Туган җирдә минем бәхетем.

Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.


«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.


Укучыларны тапкыр, уяу булырга өйрәтү.

Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.



54


Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты, «Чыбыркы» әсәре.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.


Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.


Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.



55

Фоат Садриев

Көбагыш чәчәге”

хикәясе.

Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.

Көбагыш чәчәге”

әсәрен уку, Төп геройга характеристика бирү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.


Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.



56

Әхмәт Рәшитов

Кояшлы ил-бәхет иле”шигыре.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү.



57

Мәгъсүм Хуҗин

Туган көн”әсәре.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Мәгъсүм Хуҗинның

Туган көн”әсәрен уку.

Олыларга игътибарлы булу, аларны хөрмт итү хисләре тәрбияләү.

Уку, сорауларга җавап бирү, фикер алышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.




Кеше-табигать баласы


58

Равил Фәйзуллин

Табигать кочагында”шигыре.

Укучыларга экологик тәрбия бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.


Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.


Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.



59

Мөдәррис Әгъләмов

Матурлык минем белән”шигыре.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Уку, сорауларга җавап бирү, фикер алышу.



60

Иван Иванович Шишкин биографиясе.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.



Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.



61

Мөдәррис Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты.


Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу.



62

Матурлык минем белән» әсәре.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


«Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу



63

Җир-ана, кояш һәм башкалар.


Экологик тәрбия бирү.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.


Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу.



64

Рәссам

И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәссам

И.И. Шишкин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.




Эш беткәч көләргә ярый.


65

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты. «Пирамида» әсәре.

Укучыларны язучы биографиясе белән таныштыру.Укучы-ларда укуга,фәннәр-гә карата кызыксыну уяту.



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү.



66

А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

Уку, сорауларга җавап бирү.Биография буенча фикер алышу.



67

Алмаз Гыймадиев

Зөлфия +...мин”тексты

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.



68

Ш.Галиев-

нең «Ул кем?» шигыре.


Укучыларга эстетик тәрбия бирү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Ул кем?» шигырен өйрәнү.

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Шигырьне укып, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.




69

Шәүкәт Галиев

Әлләкем”шигыре

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү

Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Шигырьне укып, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.




70

Уйныйк та көлик!


Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.






Уку-укыту барышының матди-техник яктан тәэмин ителеше


  1. Ә.Р. Мотыйгуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

  2. Ә.Р. Мотыйгуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнүче укучылар эш дәфтәре. 5нче сыйныф.

  3. Укытучының үз презентацияләре, дәрес материаллары.



Электрон материал:




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров186
Номер материала ДВ-377589
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх