Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән ФГОС буенча төзелгән эш программасы

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән ФГОС буенча төзелгән эш программасы

В ПОМОЩЬ УЧИТЕЛЮ ОТ ПРОЕКТА "ИНФОУРОК":
СКАЧАТЬ ВСЕ ВИДЕОУРОКИ СО СКИДКОЙ 86%

Видеоуроки от проекта "Инфоурок" за Вас изложат любую тему Вашим ученикам, избавив от необходимости искать оптимальные пути для объяснения новых тем или закрепления пройденных. Видеоуроки озвучены профессиональным мужским голосом. При этом во всех видеоуроках используется принцип "без учителя в кадре", поэтому видеоуроки не будут ассоциироваться у учеников с другим учителем, и благодарить за качественную и понятную подачу нового материала они будут только Вас!

МАТЕМАТИКА — 603 видео
НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА — 577 видео
ОБЖ И КЛ. РУКОВОДСТВО — 172 видео
ИНФОРМАТИКА — 201 видео
РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТ. — 456 видео
ФИЗИКА — 259 видео
ИСТОРИЯ — 434 видео
ХИМИЯ — 164 видео
БИОЛОГИЯ — 305 видео
ГЕОГРАФИЯ — 242 видео

Десятки тысяч учителей уже успели воспользоваться видеоуроками проекта "Инфоурок". Мы делаем все возможное, чтобы выпускать действительно лучшие видеоуроки по общеобразовательным предметам для учителей. Традиционно наши видеоуроки ценят за качество, уникальность и полезность для учителей.

Сразу все видеоуроки по Вашему предмету - СКАЧАТЬ

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Каралган

МБ утырышында

1нче № беркетмә

27” август 2015 ел

Килешенгән

Уку-укыту буенча директор урынбасары

__________ / Гыйльметдинова Г.М./

28” август 2015ел

Расланган

10нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры

___________ / Бликин А.И./

28” август 2015ел



Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хилазова Динара Хафиз кызының

2015- 2016 нчы уку елына

5 нче В сыйныфының рус төркеме өчен

татар теле буенча эш программасы





Педагогик совет утырышында каралган

1 нче № беркетмә

28 ” август 2015 ел








5 нче В сыйныфының рус төркеме өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш програмасы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

  • Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

  • Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  • Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (2005);

  • 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2014 ел, 14 март).

  • Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәткулова, Г.М.Әхмәтҗанова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” төп гомуми белем бирү мәктәбе”. – Казан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы , 2013.

  • Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 24.02.2014   933/14 “Об утверждении примерных программ учебных предметов “Татарский язык” и “Татарская литература” для основного общего и среднего общего образования” боерыгы.

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту ” турында аңлатмасы.

  • Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

  • 10 нчы мәктәпнең эш программалары турында нигезләмәсе.













Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре (уку елы ахырына)\

Шәхескә кагылышлы:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;


  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

ИКТ – компетентлык:

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.



Кулланылган методлар һәм алымнар.

- Традицион : группа белән (уен, сорашу) һәм индивидуаль эшләү (карточка, аерым биремнәр) методы

- Танып-белү методы: күрсәтмәлелек, аңлату, иҗади, белем алырга этәргеч ясау, дәреслек белән эш

- Белем-күнекмәләрне куллану методы: ныгыту, тикшерү,үзтикшерү



Эш программасының эчтәлеге һәм структурасы

Төп программада татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 140 сәгать бирелгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының 13.08.2012нан 9777/12 №лы “Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартын тормышка ашыручы ТР мәктәпләренең I-IX сыйныфларының уку планы” буенча тәкъдим хатына нигезләнеп, 28.08.2015 елның №1 педагогик советында расланган мәктәпнең базис планы нигезендә татар теле атнага- 2 сәг., елга- 68сәг. исәбеннән, татар әдәбияты атнага- 2 сәг., елга- 68сәг. исәбеннән төзелде. Татар теленнән контроль эшләр – 4, сүзлек диктанты – 2 каралган.

Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1. Без мәктәптә. Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, билгеләр, яхшы уку кагыйдәләре. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәдә. Яхшы уку серләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы.

2. Мин-өйдә булышчы. . Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Өлкәннәрне хөрмәтләү. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы. Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Әти-әниләргә булышу,ярдәм итү.Буш вакытны файдалы үткәрү. Өлкәннәрне хөрмәтләү,аларга ярдәм итү. Өйдә эшләрне эләү,алар турында сөйли белү.

3. Дуслар белән күңелле. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Кәрәзле телефон куллану, компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары. Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино, театр, парк, кафэ һ.б.) Караган фильм, андагы геройлар. Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну. Сәяхәт итү.

4. Дүрт аяклы дусларыбыз. Йорт хайваннарын рәнҗетмәскә чакыру. Аларны карау. Алар турында сөли белү-монологик сөйләмгә чыгу.Диалог төзеп сөйли белү. Этләрнең, песиләрнең сыйфатларын,кыяфәтләрен әйтә белү. Табышмаклар,мәкальләр өйрәнү.

5. Без спорт яратабыз. Спорт төрләрен белү,аларны тормышта куллану.Сабантуйда үткәрелгән ярыш төрләре белән танышу.





Укыту планы буенча сәгатьләр саны



1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

барлыгы

Сәгатьләр саны

17

14

20

17

68

Контроль эшләр

1

1

1

1

4

Сүзлек диктант



1


1

Сочинение



1


1









Календарь-тематик план




Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлеге төрләре.

Көтелгән нәтиҗә

Үтәлү вакыты.


Шәхескә кагылышлы.


Метапредмет

Предмет


план


факт.

1нче чирек: 17 сәг. “Без мәктәптә.”



1

Яңа уку елы котлы булсын!

Исәнләшү,саубуллашу сүзләре

Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы гимнарын уку, тыңлау. Телдән эш, язма эш, парлап эшләү, диалог.

Татар телен өйрәнергә теләк, укуга карата кы-зыксыну хисе булдыру.

Дәрескә максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү. Үз хезмәтеңне оештыра белү. Исәнләшә белү.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнарының авторларын белү. Белем бәйрәме бе-лән котлый белү.




2

Кем? Кемгә? Кемне? сорауларын сөйләмдә куллану

Телдән эш,индиви-дуаль эш, тактада эш. Таблица тутыру.

Сыйныфташларыңа карата ихтирамлы булу. Бер-береңне игъ-тибар белән тың-ларга өйрәнү.

Укытучы ярдәме белән эшне план-лаштырырга өйрә-нү.

Сорауларга дөрес җавап бирү,дөрес кушымчалар куллану. Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә белү, аларны сорау.



3

БСҮ. Уку-язу әсбаплары.

5 биттәге схема буенча җөмлә төзү. Парларда эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Укуга җаваплы карау. Тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнү.

Төркемнәрдә, пар-ларда эшли белергә өйрәтү.


Дәрестә алган бе-лемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану



4

Кая? Кайда? Кайдан? соравы .

Телдән эш,индивидуаль эш, тактада эш. Яңа сүзләр өстендә эш.

Үзлектән эшләргә өйрәтү. Укуга ка-рата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.Яңа сүзләрне кул-ланып,сорауларга дөрес җавап бирү.



5

БСҮ. “Мәктәптә бәйрәм”

Яңа сүзләр өйрәнү. Сүзлекләргә күчереп язу.Текст өстендә эш.

Балаларда белем-гә омтылыш тәр-бияләү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү.

Текстның эчтәлеген аңлап, сорауларга җавап бирү.



6

Текстта җөмләләр тәртибе.

6нчы күнегүдәге рәсем буенча җөмләләр төзү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, дөрес итеп җөмләләр төзү.

Укытучы хезмәтенә хөрмәт.Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү. Үз фикереңне әйтә белү.

Раслый белү. Фи-гыльләрне җөмләдә куллана белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү.



7

Нинди? Ничек? сораулары.

Ситуатив күнегүләр эшләү. Татарстанның гимнын өйрәнү.

Балаларда хез-мәткә, хезмәт кешесенә ихти-рам тәрбияләү.


Төркемнәрдә, пар-ларда эшли белер-гә өйрәтү.


Татарстанның гимнын белү, инто-нация белән сөй-ләргә өйрәнү.



8

Исемнең тартым белән төрләнеше.

Таблица белән эш. Әңгәмә, фонетик кү-негү, текст, диалоглар өстендә эш. 10нчы бит күнегүләрен телдән һәм язмача эшләү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Таблица белән эшләү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Мәктәптәге тормыш турында сөйләшә белү. Парлап эшләү, таблица белән эш, телдән эш күнекмәләрен камилләштерү.



9

Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.

13 биттәге таблица белән эш. Тактада, дәфтәрдә эш. ЦОР биремнәрен эшләү.

Кечеләргә игъ-тибарлы булырга өйрәтү

Ярдәмлекләрдән файдалана белер-гә өйрәтү.

Тартымлы исемнәрне җөмләдә куллана белү-10,11 биттәге күнегүләрне чиста-пөхтә эшләү.



10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

Сүзләрне күплек санда тартым белән такта алдында, дәфтәрдә төрләндерү.

Укытучы ярдәме белән эшне план-лаштырырга өйрә-нү.

Аерым темаларга караган сораулар-га җавап бирә бе-лү.

Кушымчаларны дөрес куллана белү. Җөмәләдә тартым-лы исемнәрне кул-лана белү.



11

Боерык фигыль.

Таблица белән эшләү.Ситуатив күнегүләр башкару.Слайдлар карау.

Үзлектән эшләргә өйрәтү. Укуга карата җаваплы-лык хисе тәрбия-ләү.

Ярдәмлекләрдән файдалана белер-гә өйрәтү.

Боерык фигыльнең ясалышын камилләштерү.



12

Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Боерык фигыльдә басым.

Тактада һәм дәфтәрдә эш. Г.Тукайның “Акбай” шигырен тыңлау.

Хайваннарга карата мәрхә-мәтлелек хисләре тәрбияләү.

Төркемнәрдә, пар-ларда эшли белер-гә өйрәтү.


Мәктәбең турында сөйләм оештыра белү. Боерык фигыль-ләрне барлыкта һәм юклыкта җөмләдә куллана белү. Дөрес басым белән әйтә белү.



13

Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта җөмләдә куллану.

17 биттәге текстан фигыльләр эзләү,зат-саннарын билгеләү.

Тәртипкә, чиста-лыкка, пөхтәлеккә өйрәнү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Боерык фигыль-ләрне барлыкта һәм юклыкта җөмләдә куллана белү. Кирәкле уку-язу әсбапларының барлыгын-юклыгын әйтә белү.



14

Ясалышы буенча исемнәр. Тамыр һәм ясалма исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

Кагыйдә белән танышу.Мисаллар китерү. 22 биттәге ситуатив күнегүләр эшләү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрескә максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.

Китап” шигы-рендәге сүзләрне ясалышы буенча тикшерә белү. Кушма, парлы, тезмә, кыскартыл-ма, сүз ясагыч кушымчалы сүз-ләрне аера,таба белү.



15

Контроль эш № 1. Исемнең тартым белән төрләнеше.

Өйрәнелгән күнекмәләрне камилләштерү.

Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.



16

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше .

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү Таблица белән эшли белү Г.Тукай, Р.Миңнуллин шигырьләрен уку. 24 нче биттәге күнегүләрне эшләү.

Балаларда хез-мәткә, хезмәт кешесенә ихти-рам тәрбияләү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү. Укытучы ярдәме белән эшне план-лаштырырга өйрә-нү.


Хикәя фигыльнең заман формаларын камилләштерү.Тәрҗемә итә белү. Зат-санда төрләнгән хәз.з.хик.фиг-не җөмләдә куллана белү.Г.Тукай, Р.Миңнуллин шигырьләреннән хәзерге заман хикәя фигыльләрне табу



17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.















- сан белән төрләнеше.

25 биттәге таблица белән эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләндерә белү.

Укуга карата җа-ваплылык хисе тәрбияләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат – сан белән төрләнешен камилләштерү. Диктанттан нинди билге алуы, ничә һәм нинди хаталар булуы турында сөйли белү.



2 нче чирек: 14 сәг.






18

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.

Фигыльләрне барлык-юклык формасында тактада, дәфтәрдә төрләндерү. 27 нче биттәге биремнәрне үтәү. Тикшерү. Тәрҗемә эше. Телдән эш, язма эш, парлап эшләү, сүзлек эше.

Балаларда тырышып укырга, белемгә омтылырга теләк тәрбияләү.

Укудагы уңышларын һәм уңышсызлыкларын анализлый белү, хаталарны төзәтә белү.


Фигыльләрне юклык формасына куеп,җөмләләр төзи белү. Билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану. Олег образына характеристика бирә белү.



19

Чөнки,шуңа күрә теркәгечләре.

31-32нче биттәге күнегүләрне телдән һәм язмача парлап эшләү.Теркәгечләрне кулланып җөмләләр төзү.

Укучыларны тор-мышта уяу бу-лырга, әти-әни сүзен тыңларга өйрәтү.

Актив фикерләү сәләтләрен булдыру. Дәрескә максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.

Үз фикерен әйтә белү. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыра белү.



20

Сорау җөмләләр.

Ишетеп аңлау күнегүләре. Җөмләләрнең дөрес тәрҗемәсен табу. Җөмләләргә сораулар кую. Күнегүләрне телдән, язмача эшләү.

Балаларда тырышып уку, хезмәткә, хезмәт кешесенә ихти-рам тәрбияләү.


Төп мәгълүматны аера белү, тыңланган текст эчтәлегенә бәя бирү. Ярдәмлекләрдән файдалана белергә өйрәтү.

Иптәшеңнән диктантны нинди билгегә, ничә хатасы булуы турында сораша белү.Җөмләләргә дөрес сорау куя белү. –мы,-ме кушымчаларын, сорауларны дөрес куллану.



21

Сан.Микъдар, тәртип, җыю саннары.

Җөмлә төзү, тәрҗемә итү.Кагыйдә белән танышу. Карточкалар белән эш,тикшерү,бәяләү.

Бер-береңне игъ-тибар белән тың-ларга өйрәнү

Сыйныфташың белән диалогны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Саннарны гамәлдә куллану Таблица белән эш итә белү күнекмәләрен камилләштерү. Кагыйдәне белү.



22

Ләкин,чөнки теркәгечләре

Проблеманы билгеләү, аны чишү юлларын эзләтү.Кагыйдә белән танышу. Җөмләләр төзеп язу. Җөмләләрне тулыландырып язу.

Укучы ролен үз-ләштерү.

Төркемнәрдә, пар-ларда эшли белер-гә өйрәтү. Проблеманы билгеләү һәм аны чишү юлларын эзләү.


Үз фикереңне дәлилли белү.Теркәгечләр кулланып сөйләм оештыра белү.



Мин – өйдә булышчы”



23

Нишли? соравының сөйләмдә кулланылышы

Уку мәсъәләсен ку. Һәм аны чишү. Яңа сүзләр өйрәнү.Җөмләләрдән нишли? соравына мисаллар эзләү. Биремнәрне эшләү.

Укытучы ярдәме белән эшне план-лаштырырга өйрә-нү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Яңа сүзләр өйрәнү. Шул сүзләр белән җөмләләр төзи белү.



24

Вакыт. Ничә? Ничәдә? сораулары

Вакытны әйтә белергә өйрәнү. Яңа сүзләр өйрәнү. Җөмләләр уйлап әйтү,язу.

Төгәл булырга өй-рәтү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Вакытны әйтә белү.



25

Хәзерге заман,үткән заман хикәя фигыльләрнең кулланылышы.

Текстан үткән заман хикәя фигыльләрен табып, хәзерге заман хикәя фигыльләргә үзгәртү.

Әти-әниеңә карата ихтирам, аларга өйдәге эшләр буенча булышу турында сөйләшү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Үзенең көндәлек режимы турында сөйләгәндә вакытны дөрес әйтә белү,фигыльләрне куллана белү.



26

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Кагыйдә белән танышу.Зат-сан белән тактада,дәфтәрдә төрләндерү.Парлы тикшерү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү. Ае-рым темаларга ка-раган сорауларга җавап бирә белү.


Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрлә-нешен истә кал-дыру. Сөйләмдә куллана алу.



27

Хикәя фигыльләрнең барлык,юклык формасында җөмләдә кулланылышы.

47 биттәге биремнәрне үтәү. Парлы эш.

Кем эшләми - шул ашамый төшенчәсен аңлату.Үзлектән эшләргә өйрәтү. Укуга карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Ярдәмлекләрдән файдалана белер-гә өйрәтү.

Бирелгән хикәя фигыльләрне барлык,юклык формага куеп,зат-санда төрләндереп, җөмләләр төзи алу.



28

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

Кереш сүзләр таный белү. Чагыштыру һәм гомумиләштерү (рус һәм татар телен)

Үз фикеркңне әйтә белү, укучыларны тәр-бияле булырга өй-рәтү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү

Дәрестә актив булу теләге булдыру. Төркемнәрдә, пар-ларда эшли белер-гә өйрәтү.


Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү Кагыйдәне белү. Кереш сүзләрне кулланып җөмләләр төзи белү.Кереш сүзләр сөйләмдә куллана белү.



29

Инфинитив. Инфинитивның барлык һәм юклык формалары..

Инфинитивны таный белү

Таблица белән эш. Дәфтәрдә,тактада эш. Индивидуаль эш.

Ярый,ярамый, кирәк,кирәк түгел сүзләрен инфинитив белән куллану.

Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Укуга карата кы-зыксыну хисе булдыру.

Интернеттан файдалана белү. Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Инфинитивны сөйләмдә куллана белү .Сүзләрнең мәгънәсен һәм дө-рес язылышын бе-лүне камилләш-терү.Инфинитивның барлык һәм юклык формаларын җөмлә-дә дөрес,урынлы куллану.



30

Контроль эш №2. Хикәя фигыльләрнең барлык, юклык формасы.

Өйрәнелгән күнекмәләрне камилләштерү.

Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.



331

Мактау сүзләре

Яңа сүзләр өйрәнү. Диалогларны тулыландырып уку. Хикәядән үткән заман фигыльләрен табып,хәзерге заман формасында язу.

Сыйныфташларыңа карата ихтирамлы булу, аларны тыңлый белү, алар белән матур сөйләшер-гә өйрәтү.

Ярдәмлекләрдән файдалана белер-гә өйрәтү.

Иптәшен мактый белү.

Хикәядән үткән заман фигыльләрен табып,хәзерге заман формасында яза белү.



3 нче чирек: 20 сәг.






32

Фигыльләр. Фигыльләрнең җөмләдәге роле.

Яңа сүзләр өйрәнү. Фигыльләрне барлыктан юклыкка кую.Тактада,дәфтәрдә эш.Барлык фигыльләрне таблицага урнаштыру.Парлы тикшерү.Җөмләләр төзеп язу.

Укучыларны тәр-бияле булырга өй-рәтү.

Дәрескә максат куярга, үз эшлә-рен бәяли белергә өйрәтү.

Фигыльләрне аера белү.Аларны җөмләдә дөрес урында куллана белү. Үз фикерләрен әйтә белү. Фигыльләрне барлыктан юклыкка куя белү.



33

Нинди? соравы. Бәя бирү.Киңәш бирү.

Рәсимгә бәя бирү.Киңәш бирергә өйрәнү.

Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Укуга карата кы-зыксыну хисе булдыру.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Өйрәнелгән фи-гыльләрне кул-ланып киңәш бирә белү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап кешеләргә, Рәсимгә, бәя бирә белү.



34

Кем? Кемгә?Ниш-ләргә? Нишлим? сораулары.

51 биттәге күнегүләрне телдән эшләү. Фикер алышу.Сорауларга җавап бирү.Парлы,индивидуаль эш.

Бер-береңне игъ-тибар белән тың-ларга өйрәнү

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Ситуатив күнегүләр эшли белү.Мөстәкыйль эшли белү.



35

Өчен бәйлегенең җөмлә оештырудагы роле һәм урнашу тәртибе

Минем өчен,синең өчен һәм башка сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Кагыйдәне истә калдыру. Сүзтез-мәләр белән җөм-ләләр төзи белү.



36

Кереш сүзләр.

Кагыйдә белән таны-шу-64 бит. Кереш сүзләрне табу. Биремнәр эшләү.

Укуга карата җа-ваплылык хисе тәрбияләү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Кагыйдәне –яңа сүзләрне белү. Кереш сүзләрне кулланып,үз фикереңне яза белү.



37

Ике пирожный” хикәясен үзгәртеп язу.

Хикәяне 1нче затка үзгәртеп язу.

Әти –әнигә бу-лышырга өйрәтү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Хикәяне 1нче затка үзгәртеп, чиста,пөхтә язу.



38

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын җөмләдә куллану.

66 нчы биттәге кагыйдә белән танышу. Биремнәр үтәү.Рәсемнәр белән эш. Ипинең кеше тормышындагы роле турында видео карау.

Балаларда намус-лылык, гаделлек сыйфатларына, ипигә карата хөр-мәт тәрбияләү.

Рәсем буенча җөмләләр, сорау-лар төзи белү.

Хикәя фигыль-ләрне барлык-та,юклыкта җөм-ләдә куллана белү.Ипинең ничек пешкәне турында сөйләү.



39

Сүзтезмәләр.

Алып бара,алып кайта съзтезмщлщрен өйрәнү.Яңа сүзләрне сүзлекләргә күчереп язу. Алар белән җөмләләр төзү. Үтелгән сүзтезмәләрне искә төшерү.Алар белән җөмләләр төзү.

Укучыларны тәрбияле булырга өйрәтү.

Дәрескә максат куярга, үз эшлә-рен бәяли белергә өйрәтү.

Яңа сүзләрне куллана белү. Үтелгән сүзләрне кабатлап тору.



40

Фигыльләрнең барлык,юклык формасы.

Әкиятне рольләргә бүлеп уку. Бирелгән фигыльләрне юклык формасына кую. “Кирлемән” уенын уйнау.

Бер-береңне игъ-тибар белән тың-ларга өйрәнү.

Ярдәмлекләрдән файдалана белер-гә өйрәтү.

Әкиятне рольләр-гә бүлеп уку. Би-релгән фигыль-ләрне юклык формасына куя белү.Тавык, тыч-кан,көртлеккә ха-рактеристика би-рү.



41

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

Кагыйдә белән танышу-73 бит.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык - юклык формасын өйрәнү.

Укуга карата җа-ваплылык хисе тәрбияләү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык - юклык формасын зат-сан белән төрләндереп,җөмләдә куллана алу.



Дуслар белән күңелле”.




42

Дуслык турында мәкальләр. БСҮ

Дуслык турында мәкальләр өйрәнү. “Ахырын тап” уенын уйнау.

Укучыларны чын дуслыкның мәгъ-нәсенә төшенде-рү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Дуслык турында мәкальләр белү.



43

Минем дусларым бар” Инша

77 нче биттә бирелгән план буенча инша язу.

Укучыларны чын дуслыкның мәгъ-нәсенә төшенде-рү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

План буенча инша яза белү.



44

Боерык фигыльнең барлык-юклык формасы.

Ситуатив күнегүләр башкару. Җөмлә төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Укучы ролен үз-ләштерү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Боерык фигыльнең барлык-юклык формасын таный белү, сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллана белү.



45

Катлаулы фигыльләр.

Алып бар,алып кайт кебек боерык фигыльләрне җөмләдә куллану. “Язгы каникул” хикәясеннән яңа сүзләр өйрәнү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Сорау формасын, киңәш бирү, кушу формаларын сөй-ләмдә куллана бе-лү.



46

Теләк , ният белдерә торган аналитик фигыль формаларын диалогта,монологта куллану.

Диалог төзү, тикшерү. Сүзлекләр белән эш.82 биттәге биремнәрне эшләү.

Бер-береңне игъ-тибар белән тың-ларга өйрәнү.

Синтез-анализ, чагыштыру алым-нарын файдалана белергә өйрәтү.

Теләкләрен,ниятләрен белдерә алуларына ирешү.



47

Сорау, киңәш бирү, кушу формалары.

Рәсемнәр буенча җәмлә төзү, парлы эш.83 биттәге схема буенча диалог төзү.

Балаларда хезмәт-кә, хезмәт кеше-сенә ихтирам тәр-бияләү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Сорау формасын, киңәш бирү, кушу формаларын искә төшерү.



48

Сорау, хикәя җөмләләр

Язгы каникул” хикәясендә җөмләләрне урнаштыру. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча урнаштыру. Сорауларга җавап бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Сорауларга тулы җавап алу. План буенча эшли белү.



49

Контроль эш №3.

Сүз төркемнәре.

Өйрәнелгән күнекмәләрне камилләштерү.

Укучы ролен үз-ләштерү.Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Укучыларның белемнәрен тик-шерү һәм бәяләү.



50


Әдәпле сүзләр.

Сүзлек диктанты.

Әдәпле сүзләрне язу

Әдәпле булырга өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Әдәпле сүзләрне яза белү.



51

Татар халык ашлары исемнәрен җөмлә-ләрдә куллану.

Ашларны сорау, итә-гатьле сүзләр кул-лану.Җөмләләрне ки-ңәйтеп язу.

Төрле милләт го-реф-гадәтләрен хөрмәт итү.

Дәрескә максат куярга, үз эшлә-рен бәяли белергә өйрәтү.

Ашларны сорап ала белү,итәгатьле сүзләр куллану. Җөмләләрне ки-ңәйтеп язу.




4 нче чирек: 17 сәг.







52

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш кушымча-ларының җөмләдәге роле.

Исемнәрне килешләр белән төрләндерү. “Туган көн” хикәя-сеннән исемнәрнең килешләрен билгеләү. Сүзләрне килешләр белән төрләндерү. Тәрҗемә эше.

Укучыларны тәрбияле бу-лырга өйрәтү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Килешләрне,килеш сорауларын, ку-шымчаларын истә калдыру. Тәрҗемә иткәндә килеш со-рауларыннан фай-далана белү. Ки-лешләрне дөрес билгеләү.



53

Уртага, уңга, сулга, өстенә, астына , астында, өстендә, янында бәйлекләре.

Яңа сүзләрне өйрәнү.Сүзлекләргә күчереп язу. Җөмләләр төзү. Бәйлекләрне төрле килешләрдә җөмләдә куллану.94 нче биттәге биремнәрне үтәү.

Укуга карата кы-зыксыну хисе булдыру.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


Өйрәнелгән сүзләрне җөмләдә куллана белү. Бәйлекләрне төрле килешләрдә җөмләдә куллана белү.



54

Туган көнгә чакыру язу.

Үрнәк буенча туган көнгә чакыру язу.Диалоглар төзү.

Үзлектән эш-ләргә өйрәтү. Укуга карата җаваплылык хисе тәрбияләү

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Туган көнгә чакыру яза белү.Туган көндә эшләгән эшләре турында әйтә белүләре.



55

Өсте,асты ,яны бәй-легенең төрле ки-лешләрдә кулланы-лышы. Бәйлек сүзләр.

Кагыйдә белән таны-шу.Биремнәр үтәү. “Табын янында” хикә-ясендә бәйлек сүз-ләрне өйрәнү.Яңа сүз-ләр өйрәнү. Хикәяне аңлап уку. Сорауларга җавап бирү. Хикәядән бәйлек кергән җөм-ләләрне табу,тәрҗемә итү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә эш уры-нын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту кү-некмәләрен бул-дыру.

Бәйлекләрне җөм-ләдә куллана алу. Бәйлекләрне та-ба,тәрҗемә итә, куллана белү. Үзенең табын янында утыруы турында яза бе-лү,сөйли белү.



56

Табын янында” хикәясен үзгәртеп язу.

Табын янында” хикәясен үткән заманнан хәзерге заманга үзгәртеп язу.Хаталарны тикшерү. Бәяләү.Парлы эш.

Табын янында үз-үзеңне тоту ка-гыйдәләрен кабат-лау.

Үрнәк буенча эш-ли белү.

Әти-әнигә булышу, өйдәге эшләр турында сөйләм оештыру. “Табын янында” хикәясен үткән заманнан хәзерге заманга үзгәртеп яза белү.



57

Ия белән хәбәрнең зат-санда ярашуы. Мөстәкыйль эш

Мөстәкыйль эшләү.

Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмә-ләрен камилләш-терү.



Дүрт аяклы дусларыбыз”



58

Катлаулы фигыль-ләрне җөмләдә кул-лану.

Каршы ала,озатып кала, уйнарга ярата кебек сүзтезмәләрне өйрәнү. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

9нчы күнегүдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорауулар кую.

Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Укучы ролен үз-ләштерү.

Сүзлекләрдән файдалана белү. Аерым темаларга караган сораулар-га җавап бирә бе-лү.

Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Яңа сүзләрне җөмләдә куллана алу.Яңа сүзләрнең тәрҗемәсен белү.



59

Эт исемнәре,эт токымнары.Проект эше.

Проблеманы билгеләү, аны чишү юлларын эзләү. Яңа сүзләрне өйрә-нү.Таблица туты-ру.103 биттәге бирем-нәрне эшләү. Иҗади эш башкару.

Балаларда хайван-нарга рәхимлек хисләре тәрби-яләү.

Үрнәк буенча эшли белү. Төр-кемнәрдә, парлар-да эшли белергә өйрәтү. Интернеттан, газете-журналлардан кирәкле мәгълүмат табу, аны иҗади эш формасында презентацияли белү.


Интернеттан, газете-журналлардан кирәкле мәгълүмат табу, аны иҗади эш формасында презентацияли белү.Этне сүрәтли торган сүзләрне җөмләдә куллану.



60

Мин,син,ул зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

Кагыйдә белән танышу.Тактада,дәф-тәрдә эш.

Үзлектән эшләргә өйрәтү. Укуга ка-рата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәрескә максат куярга, үз эшлә-рен бәяли белергә өйрәтү.

Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Алмашлыкларны килешләр белән төрләндерә белү.Аларны җөмләдә куллана белү.



61

Алмашлыкларны җөмләдә кулллану.

Акыллы Карабай” хикәясе белән та-нышу. Алмашлык-ларны тикшерү. Диалогта алмаш-лыкларны өстәп,язып бетерү.

Хайваннарны ярату, аларга карата мәрхәмәтле булу, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү. Төркемнәрдә, пар-ларда эшли бе-лергә өйрәтү.




Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү. “Акыллы Карабай” хикәясен аңлап уку. Алмашлыкларны табу. Килешләрен билгеләү.



62

Минем дүрт аяклы дусларым” инша.

Инша язу.

Хайваннарга ка-рата мәрхәмәт-лелек хисләре тәрбияләү.

Үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү.


Үтелгән сүзләрне кулланып,хикәягә таянып инша язу.



Без спорт яратабыз”



63

Тән әгъзалары исемнәре

Тән әгъзалары исемнәре белән танышу.Диалог-ларны тулыландыру. Кулымны кистем, ба-шым авырта кебек яңа сүзләр өйрәнү.Алар белән җөмләләр төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Укучы ролен үзләштерү. Укучы-ларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тың-ларга өйрәтү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү.Ситуатив сорауларга тулы җавап бирү.



64

Сәламәтлек турында мәкальләр Табибта” БСҮ







Сәламәтлек турында мәкальләр өйрәнү. Кроссворд чишү. “Та-бибта” диалогын төзеп сөйләшү. Бирелгән сүзләрне тәрҗемә итү. Диалоглар,монологлар төзү.

Сәламәт яшәү рә-вешен тәрбияләү.

Төркемнәрдә, пар-ларда эшли бе-лергә өйрәтү.


Сәламәтлек турында мәкальләр белү. “Табибта” диалогын төзеп сөйләшү. Үтелгән сүзләрне кулланып,диалог,

монолог төзи алу.



65

Нишлиләр? соравы.

Сорау җөмләләр төзү. Сораулар конкурсы.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

Укучыларны тор-мышта уяу булыр-га, әти-әни сүзен тыңларга өйрәтү.

Синтез-анализ, чагыштыру алым-нарын файдалана белергә өйрәтү.

Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.



66

Киңәш, теләк белдерү формасы.

Сәламәт булыйк” шигыре белән танышу. Сәламәт булу серләрен ачыклау.

Сәламәт яшәү рәвешен тәрби-яләү.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү.

Шигырьне йөгерек, сәгатьле уку. Сәламәт булу серләренә төшенү.



67

Контроль эш№4. “Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре”.

Мөстәкыйль эшләү. Өйрәнелгән күнекмәләрне камилләштерү.

Үзлектән эшләргә өйрәтү.

Үзлектән эшләр-гә,үз эшләрен бәя-ли белергә өйрә-тү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү. Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү.



68

Татар җөмләсендә сүзләр тәртибе. Килеш кушымчала-рының кулланылы-шы.


Килешләрне кабатлау. Җөмләләр төзү, тик-шерү. “Башын әйтәм, ахырын уйла!” уены.

Балаларда һәр мизгелнең ка-дерен белеп яшәүне тәрбия-ләү.

Эш тәртибен аң-лап, уку эшчән-леген оештыра белү.

Ия,хәбәрнең урынын,санның,инфинитивның урынын дөрес күрсәтү. Җөмләдә килеш кушымчаларын дөрес куллану.




Барлыгы: 68 сәг.















Уку-укыту барышының матди-техник яктан тәэмин ителеше

  • Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар/Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан:Мәгариф, 2014)

  • Татар теле һәм әдәби укудан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2005

  • Р.Р. Нигъмәтуллина. Татар теле өйрәнүчеләргә, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004 ел;

  • Түбән Кама-туган шәһәрем. Рус телле укучыларга, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен, җирле төбәк материалыннан тупланган текстлар һәм күнегүләр.\М.С. Шәфыйкова, Л.Н.Муртазина һ.б.\ Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли бүлеге тәкъдиме белән ООО ИПЦ “Гүзәл”.- Түбән Кама, 2008 ел

  • Хәйдәрова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений., Наб.Челны, 2004 г.

  • Физкультминуткаларhttp://www.igla-nevidimka.ru/forum/viewtopic.php?p=537& ,http://www.artgif.ru/predmet6.html

  • Укытучының үз презентацияләре

  • Укытучының индивидуаль эш биремнәре



Электрон материал:













Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 25.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров159
Номер материала ДВ-377518
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх